§ 82. Катгый киләчәк заман хикәя фигыль. Катгый киләчәк заман фигыль нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала. Тартыкка тәмамланган нигезгә –ачак/-әчәк кушымчасы, сузыкка тәмамланган нигезгә -ячак/-ячәк кушымчалары ялгана: бар-ачак, кил-әчәк, укы-ячак, йөре-ячәк һ.б.
Аерым очракларда, бигрәк тә сөйләм телендә, бу кушымчаларны бутау күренеше бар. Әйтик, булыячак, әйтәячәк рәвешендә. Мондый хата ясамас өчен, фигыльнең нигезен дөрес билгеләү мөһим: бул-ачак, әйт-әчәк, сөйлә-ячәк һ.б.
Катгый киләчәк заман шулай ук тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
Берлек Күплек
I з. барачак-мын барачак-быз
II з. барачак-сың барачак-сыз
III з. бара-чак барачак-лар
Заманның юклык формасы –ма/-мә кушымчасы белән белдерелә, әмма еш кына ул исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин: бармаячак ~барачак түгел.
Юк, булмас бу, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптатмаячакмын... Ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен (Ә.Еники).
Киләчәк заманның бу формасы киләчәктә, ягъни сөйләү моментыннан соң булачак эшне к а т г ы й л ы к төсмере белән белдерә:
Теләкләрем минем сезнең чорда, Сезнең кырда чәчәк атачак, Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә Азык булып җирдә ятачак... (Һ.Такташ). Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр, хәзер җыр башланачак (М.Мәһдиев).
- Син мине көтәрсеңме, Зәрия?
- Ә син кая китәргә җыенасың?
- Киләсе көзгә армиягә алачаклар бит, дим.
- Ә-ә-ә... Сиңа, унсигез яшь кайчан тулачак соң? – ди ул, әллә ничек хәвефләнгәндәй итеп, гүя унсигез тулгач, миңа мөгез чыгачак (Р.Сибат).
-ачак кушымчалы заман татар теленә соңрак, язма тел аша кергән форма булып санала, шуңа күрә аның контексттагы өстәмә (синтагматик) һәм күчерелмә мәгънәләре телдә киң таралмаган. Әмма аерым язучылар телендә аның стилистик яктан үткәндәге эшләрне җанландырып күрсәтү рәвешендә к ү ч е р е л м ә мәгънәдә кулланылуы очрый:
Мин көлдем... Мин әле “язмыш ханымны белмим, - нәкъ егерме елдан соң җәйнең бер көнендә тугыз яшьлек улым велосипедка утырып, шәһәр урамына чыгып китәчәк. Моны кич белән генә мин эштән кайткач, иптәш малайлары әйтәчәк. Малайның югалуына сигез сәгать дигәндә, мин калтыранган кулым белән телефонга тотынып, милициягә, ашыгыч ярдәм станциясенә, моргларга чылтыратачак.... шул көнне минем чәчләрем агарачак... (М.Мәһдиев).
§ 83. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль. Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль –ачак кушымчасы һәм иде ярдәмче фигыле белән ясала: барачак иде, саклаячак иде, күрәчәк иде, сөйләшәчәк иде; кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
Берлек Күплек
I з. барачак иде-м барачак иде-к
II з. барачак иде-ң барачак иде-гез
III з. барачак иде барачак иде-ләр (барачак-лар иде)
Юклык аспекты ике төрле юл белән ясала: бармаячак иде, барачак түгел иде.
Тикшеренүчеләр –ачак иде формасының телдә ике төрле кулланылышын билгелиләр: а) ул хикәя фигыль заманы буларак кулланыла; б) кыек наклонение – шартлы теләк наклонениесендә килә.
Индикативта, ягъни хикәя фигыль заманы рәвешендә кулланылганда, ул гадәттә р е а л ь эш-хәлләрне белдерә. Заман семантикасы буенча киләчәктә булачак эш-хәлне үткәннең билгеле бер моментына бәйле рәвештә белдерә, ягъни к и л ә ч ә к т ә б у л а ч а к э ш н е ү т к ә н г ә к ү ч е р ә:
...Хәлил абыйның өйрәтүләре, үгет нәсихәтләре, төрле киңәшләре минем күңелемә ниндидер җан азыгы булып, бура бурарга өйрәнүләр киләчәк тормышта тәҗрибә булачак иде (Р.Сибат). Күлне боз тоту ул көз бетеп, кыш башлануны белдерә иде. Кыш башлану белән исә бер үк төрле көндәлек тормышта күптән көтелгән үзгәрешләр, күңелле һәм тыңгысыз мәшәкатьләр башланачак иде (Н.Фәттах).
-ачак иде формасының икенче төрле кулланылышы кыек наклонениеләр өлкәсенә карый. Бу форма шарт фигыльле җөмләләрдә күбрәк киләчәккә караган т е л ә к, м ө м к и н л е к кебек модаль мәгънәләрне белдерә:
Зөлфия шул тар тыкырыкка элдертте, басу ягына чыкса, аны егерме “Газиз хатыны” да тота алмаячак иде (М.Мәһдиев).
§ 84. Башка фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы (заман категориясенең функциональ-семантик кыры). 1. Тасвирлама фигыль формалары. Хикәя фигыль заманнарына охшаш мәгънәдә алда саналган 9 заманнан тыш кайбер башка аналитик фигыль формалары да кулланыла. Алар арасында еш очрый торган һәм сөйләм агышы өчен табигый булган түбәндәге формаларны күрсәтергә мөмкин:
а) бул ярдәмче фигыле белән ясалган т а с в и р л а м а формалар;
б) –ган бар (-ган юк) сыйфат фигыльле әйләнмә.
Бул фигыле ярдәмендә фигыльнең төрле шәкелләреннән ясалган аналитик фигыльләр т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары дип йөртелә. Телебезнең грамматик табигате өчен хас булган мондый әйләнмәләр форма ягыннан гаять күптөрле һәм алар төрле грамматик мәгънәләр белдерәләр: барган булган, бара булган, барачак булган, барасы була, бармакчы була, барырга булган, бара торган булган һ.б.
Элегрәк чыккан грамматик хезмәтләрдә мондый әйләнмәләрне хикәя фигыльнең заманнар системасына да кертеп караганнар, һәм алар исәбенә заманнар саны 16 га, хәтта 24кә җиткән. Соңгырак чорда исә бул белән ясалган мондый аналитик фигыль формалары махсус һәм гаять җентекле итеп академик Д.Г.Тумашева тарафыннан тикшерелде [Тумашева, 1965: 147-183].
Хәзерге грамматикаларда бул фигыле белән ясалган аналитик фигыль формаларын грамматик категория булган заманнар системасына кертеп карамауның берничә сәбәбе бар:
а) төрле фигыль формаларыннан ясалган мондый әйләнмәләр һәрчак з а м а н мәгънәсен, ягъни т е м п о р а л ь мәгънә генә белдермиләр, алар төрле м о д а л ь мәгънәләр белдерүдә дә актив катнашалар. Мондый мәгънәләр бигрәк тә затланышсыз фигыльләр нигезендә ясалган тасвирлама формаларга хас: китмәкче була (ниятләү); барырга булды (карар кылу), кагыласы булма (катгый тыю) һ.б.
ә) бер үк тасвирлама форма төрле очракта заман мәгънәсен дә, модаль мәгънәне дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:
Киткән чакта абзасы үзенең иске имана җирен, Фәсхи өлешен дә кертеп, Сәлмән байларга бурычлары өчен ярты бәясенә биреп киткән булган (Ф.Хөсни). биреп киткән булган – темпораль мәгънә, күптән үткән заман; Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган (Ф.Хөсни). бәйләгән булган – модаль мәгънә, ирония;
б) тасвирлама форма составындагы бул ярдәмче фигыле үзе контекстта төрле заман кушымчаларын, яки башка кушымчаларны ала, һәм аларга бәйләнешле рәвештә тасвирлама форманың грамматик мәгънә төсмере дә үзгәрә: барган була, барган булган, барган булыр, барган булса, барган булачак һ.б.
Тасвирлама фигыльләрнең телдә кулланылыш даирәсе шактый киң. Хәзер исә без аларның хикәя фигыль заманнарына якын мәгънәдә кулланылган очракларына гына тукталабыз1.
Темпораль мәгънәдә тасвирлама формалардан -ган кушымчалы фигыль нигезендә ясалган – ган була, -ган булган, -ган булыр, -ган була иде һ.б. формалар, шулай ук –а булган, -а торган булган һ.б. формалар еш кулланыла.
-ган була тасвирлама формасы күбрәк үткәннең билгеле бер моментында булган эшне, яки үткәндәге гадәти эш-хәлләрне нәтиҗәлелек төсмере белән белдерә:
Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни). Кайбер татар авылларын беләсез, чокырга яки урман култыгына утырган була (Г.Бәширов). Җитмәсә тагы, шул кичне, үч иткән кебек, Баязиты – белдекле башы да каядыр юкка чыккан була (Ф.Хөсни).
-ган булган формасы үткәндәге эштән алда булган яки үткәннең билгеле бер моментында булган эшнең нәтиҗәсен белдерә һәм семантик яктан күптән үткән заманга охшаш мәгънәдә кулланыла:
Фәритем каты яраланган булган икән, госпитальгә салганнар, анда байтак яткан.... (Ф.Хөсни). Гафиятулла әйләнеп кайтканда инде Кушкаенда төп хуҗа булып совет власте утырган булган (Ф.Хөсни).
-ган булды формасы үткәндә булган эшнең нәтиҗәсен күреп үткәнлек төсмере белән белдерә:
Чынлап та, күңеле дөрес сизенгән булды ахры Зәйтүнәнең. (Ф.Хөсни).
-ган булыр, -ган булыр иде формалары үткәндәге эшнең нәтиҗәсен киләчәккә юнәлтү өчен кулланылалар:
Кайткач кара: күлмәгеңнең инечендә яка буйлап кечкенә, тар бер чүпрәк тегелгән булыр (Г.Ибраһимов). Мөнирә шундый кызып китте, әгәр яшь Бәдертдинов, моның барысын да җиңел шуклыкка алыштырырга теләп стакан белән су китермәсә, ихтимал, нәрсә дә булса булган булыр иде (Ф.Хөсни).
-а торган булган формасы үткәндәге кабатланган эш-хәлләрне белдерә, кабатлаулы үткән заманга охшаш мәгънәдә кулланыла:
Электә крестьян, язын беренче тапкыр чәчүгә чыккач, орлык белән бергә җиргә күкәй тәгәрәтеп җибәрә торган булган (Г.Бәширов).Электә җыен узды, җәй узды ди торган булганнар (Ф.Хөсни).
Мисаллардан күренгәнчә, темпораль мәгънәдәге тасвирлама формалар белдергән мәгънәләре буенча аналитик заманнар белән уртаклык күрсәтәләр, шул ук вакытта алар сөйләүченең күз алдында булган, яисә сөйләүче күрмәгән эш-хәлләрне белдерү буенча капма-каршы куелалар: килгән булган – килгән иде, сөйләгән булган – сөйләгән иде, ди торган булган – ди торган иде һ.б.
2. -ган бар, -ган (юк) әйләнмәсе.
Үткән заман сыйфат фигыль һәм бар, юк модаль сүзләре белән ясалган бу әйләнмә үткән заман хикәя фигыльләргә охшаш функциядә кулланыла һәм ул гадәттә үткәндә булган эш-хәлләрне барлый; аңа шулай ук беркадәр күптән үткән заман мәгънәсе дә хас. Чагыштырыгыз: мин анда бардым - мин анда барган идем, (бара торган идем), минем анда барганым бар.
-ган бар (юк) әйләнмәсе белдергән эш-хәл өч затка да карый ала. Зат төшенчәсе бу очракта фигыльгә ялганган тартым кушымчалары белән белдерелә (персональлек):
Берлек Күплек
I з. барган-ым бар барган-ыбыз бар
II з. барган-ың бар барган-ыгыз бар
III з. барган-ы бар барган-нары бар
Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Г.Тукай) . ....иң авыр минутларда әллә ничек пошаманга бирелеп: “Минем көрәшәсем килми!” – дип кычкырырга омтылганым бар (Р.Сибат). Безнең әле анда булганыбыз юк. (сөйләм теле).
Бу форма тартым кушымчаларыннан башка да кулланыла, эшнең кайсы затка караганлыгы бу очракта контексттан аңлашыла: Бәхет белән очрашкан бар йөзгә-йөз, Үлем белән карашкан бар күзгә-күз ... (М.Кәрим)
Шигъри әсәрләрдә -ган бар (юк) әйләнмәсе инверсияләнеп тә килергә мөмкин:
Учакта калган күмергә бармы өргәнегез, Ерактагы янган утны эзләп йөргәнегез? (М.Әгъләм).
Боеру наклонениесе (боерык фигыль).
§ 85. Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Боерык фигыльнең махсус грамматик күрсәткече юк, ул нуль формада килә, һәм тышкы яктан фигыль нигезе белән охшаш була: (син) бар, эшлә, укы, яз..
Боерык фигыль II һәм III зат формаларында, берлектә һәм күплектә кулланыла, боеру наклонениесенең үзәген II зат берлек сан формасы тәшкил итә.
Берлек Күплек
I з. - -
II з. (син) бар, кил! (сез) бар-ыгыз, кил-егез
III з. (ул) бар-сын, кил-сен (алар) бар-сыннар, кил-сеннәр
I затның булмавы семантик яктан сөйләүченең үз-үзенә боера, эш куша алмавы белән аңлатыла. Мәктәп гармматикаларында I зат боерык фигыль урынына китерелгән барыйм, барыйк формалары асылда теләк наклонениесенә карый. Грамматик формалары буенча да алар боерык фигыльдән аерыла – аларның наклонение күрсәткече –ый, -и кушымчасы: бар-ый-м, кил-и-м.
Боерык фигыль кыек наклонениеләргә керә, ул, э ш к ә к у ш у, б о е р у, ү т е н ү кебек модаль мәгънәләрне белдерә. Боерык фигыль белдергән эш-хәл асылда киләчәккә карый. Семантик яктан боерык фигыльнең мәгънә төсмерләре гаять киң. Ул к а т г ы й б о е р у д а н башлап, й о м ш а к с о р а у, ү т е н ү г ә кадәрге булган арадагы күп төрле мәгънәләрне белдерә, һәм бу мәгънәләр барысы да боерык фигыльнең төп, ягъни парадигматик мәгънәсе булып санала.
Боерык фигыльле җөмләдә эшкә кушу сөйләүче (адресант) тарафыннан икенче бер адресатка юнәлтелә, һәм күпчелек очракта эшкә кушу, боеруның төсмерләре эш кушучы белән эшне үтәүче арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле була.
П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:
а) эшкә кушу к а т г ы й б о е р у рәвешендә белдерелә: Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: - Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр (Г.Тукай). Хөррияткә тел тидерәсе булма! (Ф.Хөсни);
ә) боеру к о м а н д а рәвешендә башкарыла: ... Ияреннән егылып калган Албуга, алар шулай шаулашканда, яңадан ияренә менеп утырды. – Туктагыз!- дип кычкырды ул үзенең егетләренә... – Таралыгыз! Җибәрегез аны! - диде Албуга боерып (Н.Фәттах);
б) боеру э ш к у ш у, й о м ы ш т а п ш ы р у мәгънәсен белдерә: Кунаклар чакырырга кирәк. Кияүләргә, Матвей Яковличларга алдан әйтеп куегыз. Үзеңнең дус-ишләреңә киленнең дусларына әйт (Г.Әпсәләмов). Сәлам тапшыр бөдрә болытларга, Ерганакта көймә агызучы Малайларга – ерак оныкларга (Зөлфәт). - Ә хәзер ....әйдә, әзерлән. Плакчиха урманына буралык агач кисәргә барабыз (Р.Сибат).
Боерык фигыль югарыдагыча катгый боеру, приказ бирү, эшкә кушу мәгънәсендә булганда, эш кушучы адресант гадәттә адресаттан б ә й с е з, өстен хәлдә була. Эш кушучы (сөйләүче) эш башкаручы адресат белән т и г е з дәрәҗәдә булганда, боеру, йомшаграк, яг
ъни нейтраль төсмер ала:
а) боеру к и ң ә ш мәгънәсен белдерә: Тынма, эшлә, и сабый, бел, тәңредән эшләргә көн... (Г.Тукай). Килсә кулдан шат кыйл һәр җанны, кем ханлык будыр (Дәрдемәнд). - -Үзеңне изүеңнән тотып күтәрергә маташма, башкалар сине күтәрсеннәр (Р.Сибат). Исең китмәсен искән җилләргә! (Р.Фәйзуллин).
ә) эшкә ю л к у ю, р ө х с ә т итүне белдерә: Мин дә Зәриянең безнең комбайнда эшләвен бик тә телим. Шул турыда уемны Хәлил абыйга ачып салам. Ул ризалаша: - Килсен әйдә! Йөрсен шунда! Монда эш җиңел түгел, ну, күңеле тартыла икән, эшләсен... (Р.Сибат)
Боерык фигыль еш кына й о м ш а к б о е р у, с о р а у, ү т е н ү мәгънә төсмерләрен ала. Мондый очракта боерык фигыль үзе генә дә кулланыла (а), әмма ул ешрак –чы/-че кушымчасы белән яки әле, инде кебек кисәкчәләр белән килә (б):
а) Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын ... (Г.Тукай). Әйдә утыр көймәгә, Карама су тирәнгә... (Н.Арсланов). Юк китмә, кирәкми... Мин сине Аралап алырмын кышлардан (Зөлфәт).
ә) Кил әле Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле (Х.Туфан). Якуб чокырын каплап, чынаягын этәреп куйды. – Бир, тагын берне ясыйк. Бигрәк аз эчтең, бир инде (И.Гази). Чыкчы, и фикерем кояшы! Китсен өстеңнән болыт. Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың белән җылыт! (Г.Тукай).
§ 86. Боерык фигыльнең функциональ-семантик кыры. Боерык фигыль үзенең төп, категориаль мәгънәсеннән тыш, контекстта өстәмә мәгънәләрдә дә кулланыла, шулай ук боеру, чакыру, үтенү кебек мәгънәләр башка фигыльләр ярдәмендә дә белдерелә ала.
I. Боерык фигыльнең к ү ч е р е л м ә мәгънәләре:
а) II зат берлектә һәм күплектә боерык фигыль еш кына т е л ә к мәгънәсен белдерә: Сау бул инде, мәңге күреп туймас, Мәңге йөреп туймас болыным ! (С.Хәким). Ярый, исән-сау яшәгез, бәхетле булыгыз (Сөйләм теле). Һәммәгез дә минем Теләктән уңыгыз, Бәхетле булыгыз! Бәхетле булыгыз! (Р.Миңнуллин);
ә) II зат боерык фигыль иде ярдәмче фигыле белән килеп, беркадәр үкенеч катыш к ө ч л е т е л ә к н е белдерә: Нократ өстеннән пароход үтеп бара... Мин хыялланам: “Менә утыр идең дә шушы аккоштай ак пароходка, чит-ят җирләрне күреп, бер сәяхәт кылып кайт идең (Р.Сибат);
б) III зат формасында шулай ук т е л ә к мәгънәсе белдерелә: Әйе, гел менә шулай булсын; каршыда әле генә судан алсуланып чыккан шушы матур кыз басып торсын, өстә иртәнге кояш балкысын, күк шулай зәңгәр, әйләнә тирә шулай иркен булсын! (Ф.Хөсни). Калсын юллар туймас моңнар булып, Калсын алсу таңнар сызылып (Зөлфәт). Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз, Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз, Шаян энем курчакларга тимәсен лә... Бигрәк монсын ләүхелмәхфүзгә яз! (Г.Тукай);
в) теләк мәгънәсендә шул ук форма иде ярдәмче фигыле белән дә килә: килсен иде, сөйләсен иде; юклыкта: сөйләмәсен иде, күрмәсен иде һ.б.
Юк, купмасын иде тагын сугыш... Кыңгыраулар нигә кагарга! (С.Хәким).
г) II зат боерык фигыль контекстка бәйле рәвештә беркадәр канәгатьсезлек төсмере белән т и е ш л е к, к и р ә к л е к модаль мәгънәсен белдерә: Бер очып әйләнер шулай, ике очып әйләнер, өченчесендә яшь тырнаклары арасына кыстырып, алыр да китәр. Аннары бар, күккә карап йөр инде син. Сора, кияү булган кешенең күңелен күр, бергә оешыйк, карт ояны ташламыйк, диген (Ф.Хөсни).
д) III зат боерык фигыль к и р е ш а р т мәгънәсен белдерә:
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен – Ни булса да, бары да бер аның өчен – Уянмый ул, селкетми дә борын очын (Г.Тукай).
II. Б о е р у, ч а к ы р у, э ш к ә к у ш у мәгънәсендә контекстта башка фигыль формалары килә:
а) йомшак боеру мәгънәсен хикәя фигыль заманнары белдерә: зачетка әзерләнеп киләсез (килерсез), әйдәгез, киттек һ.б.
Ул килеп җитте,минем онытылгандай һаман карап торуымнан, ахрысы, уңайсызланыбрак: “Киттекме?” – диде (Ә.Еники);
ә) шулай ук йомшак боеру мәгънәсендә -ыр иде формасы кулланыла: Авылга кайтып, туган-тумачаның хәлен белеп, аларны шатландырып килер идең бер (Сөйләм теле);
б) инфинитив формасы команда рәвешендәге боеруны белдерә: кузгалырга, атуны туктатырга, тупланырга һ.б.
Албуга меңбашы Кәлтәгә борылып карады. – Ату уенын туктатырга! Тупланырга, боерык булганны көтеп торырга, - диде (Н.Фәттах);
в) –са/-сә кушымчалы шарт фигыль кисәкчәләр белән килеп, шулай ук боеруның төрле төсмерләрен белдерә ала: Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада хәл итеп куйсагыз икән (Ф.Хөсни). - Әй ташласагыз ла! – Миңнулла тагын урыныннан сикереп торды. – Аюны әле тотканыгыз юк, ә инде тиресен бүлә дә башладыгыз (И.Гази).
Шарт наклонениесе
(шарт фигыль).
§ 87. Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре. Шарт фигыльнең махсус наклонение күрсәткече бар. Ул фигыль нигезенә -са/-сә кушымчасы ялганып ясала һәм кыска, II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә.
Берлек Күплек
I з. бар-с-ам, кил-сә-м бар-са-к, кил-сә-к
II з. бар-са-ң, кил-сә-ң бар-са-гыз, кил-сә-гез
III з. бар-са, кил-сә бар-са-лар, кил-сә-ләр
Шарт фигыль заман белдерми, башка кыек наклонениеләрдәге кебек үк, ул белдергән эш гадәттә киләчәккә юнәлтелгән була. Әмма шарт фигыль сөйләмдә -ган булса, -а торган булса, -р/-мас булса, -асы булса кебек тасвирлама формаларда да кулланыла. Мондый очракларда шарт фигыль контекстка бәйле рәвештә өстәмә заман мәгънәләрен һәм төрле модаль мәгънә төсмерләрен дә белдерә ала. Җөмлә эчендә шарт фигыль һәрвакыт икенче бер фигыльгә бәйле рәвештә кулланыла, һәм бу очракта бу фигыльләр арасында ш а р т –н ә т и җ ә мөнәсәбәте барлыкка килә:
Һавалар тын торганда, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора (Ф.Хөсни).
Семантикасы буенча шарт фигыль, икенче бер э ш н е ң ү т ә л ү е
ө ч е н к и р ә к л е ш а р т мәгънәсен белдерә, һәм контекстта шарт фигыльнең кулланылышы, аның мәгънә төсмерләре төп фигыльнең нинди грамматик формада килүенә дә бәйле була. Соңгы вакытта чыккан грамматик хезмәтләрдә шарт фигыльнең өч төрле мәгънәсе аерып тикшерелә башлады. Алар: р е а л ь шарт, ф а р а з ы й шарт һәм и р р е а л ь шарт мәгънәләре.
Р е а л ь шарт билгеле бер шартлар булганда эшнең үтәләчәген, үтәлү мөмкинлеге реаль булуны белдерә. Бу очракта нәтиҗәне белдергән төп фигыль күбрәк к и л ә ч ә к к ә, яки киңәйтелгән х ә з е р г е заманга карый. Бу очракта шарт фигыльнең түбәндәге мәгънә төсмерләре барлыкка килә:
а) төп фигыль –ачак/-әчәк, -ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыль формасында килсә, төп фигыль белдергән эшнең үтәлүе реаль, ышанычлы:
Әгәр без Котельниковлар башлангычын бөтен заводка җәелдерсәк, аны бөтен коллектив күтәреп алса, без яңа эшчеләр алмыйча да... планны тутыра алачакбыз (Г.Әпсәләмов). Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман (Г.Тукай). Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен... (М.Җәлил).
ә) төп фигыль б о е р ы к фигыль формасында булса, шарт фигыль шулай ук реаль шартны белдерә: Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми (Г.Тукай). Каршы искән җил капланса тынга, Нык бул: син генә, тик син җанымда (Зөлфәт);
б) төп фигыль х ә з е р г е заман формасы белән бирелгәндә, шарт фигыль гадәти, кабатланган реаль эш-хәлләргә күрсәтә: Агач яфраклары коелып бетмәсә, ел авыр килә (М.Мәһдиев). Валентин бик кыстаса, кайсы көннәрне Фәрхетдин дә физзарядкага чыккан була (Ш.Бикчурин). Ә инде бетон подвалдагы су җылына башласа, аны астагы торба аша Таулар елгасына агызалар... (Р.Сибат). Менә шундый алтын көздә урманнарга килеп керсәң, төз наратлар тагын да төз күренә, мәңге яшел пирамидаль чыршылар тагы да яшелрәк сыман.... (Р.Сибат);
в) төп фигыль ү т к ә н заманда килгәндә дә төп эшнең үтәлүе реаль төсмер алырга мөмкин:
....телен тешләп бер эшкә тотынса – аңа эш чыдамады (М.Мәһдиев).
г) –ган булса формасында эшнең үтәлүе өчен кирәк булган шарт үткәнгә карый, әмма төп эш гадәттә шулай ук киләчәккә юнәлтелгән була: килгән булса, керсен, хәзерләнгән булсаң, имтиханны яхшы бирерсең (сөйләм теле).
Ф а р а з ы й шарт –са, -ган булса; –асы булса формалары белән белдерелә һәм төп фигыль гадәттә ү т к ә н г ә карый: –ыр иде, -ачак иде формаларында була.
Әткәй фатихасын бирсә, җиреннән, малыннан әзерәк өлеш чыгарса, мин туган илгә кайтып, үземә бер оя корыр идем (Г.Ибраһимов). Фаразый шарт булган җөмләдә, шул рәвешле, билгеле бер шартларда киләчәктә булуы мөмкин булган эш турында фараз ителә.
И р р е а л ь шарт контекстта –са, са иде, -ган булса формалары белән белдерелә. Төп фигыль гадәттә ү т к ә н з а м а н формаларында килә: -ачак иде, -а иде, -ыр (-мас) иде, -ган иде, -ган булыр иде һ.б. Бу очракта билгеле бер шартлар булмау аркасында үтәлми калган, инде үтәлүе мөмкин булмаган эш-хәлләр белдерелә:
Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем (Ф.Хөсни). И, хәтәр дә көлде инде Зәрия. Билләһи менә, әгәр яңгыр явып китмәсә, җиргә ятып, чирәмгә аунап көләчәк иде (Р.Сибат). Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйләгән булыр идем мени? (М.Мәһдиев).
К и р е ш а р т фигыль –са да, -ган булса да формасында да/дә кисәкчәләре белән килә: килсә дә, күргән булса да, чакырса да һ.б. Кире шарт фигыльле җөмләләрдә каршы килә торган шартлар булуга карамастан, эшнең үтәлүе белдерелә: Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби... (Г.Тукай). .... чөнки авыл балалары булсак та, табигать кочагында үссәк тә, күп кенә үләннәрне, кош-кортларны аерым карау, танып белү сәләтебез нигәдер юк (Р.Сибат). Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга “сез” дип кенә эндәшә (М.Мәһдиев).
Достарыңызбен бөлісу: |