Морфологиясе


§ 77. Нәтиќәле үткән заман хикәя фигыль



бет15/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   28
§ 77. Нәтиќәле үткән заман хикәя фигыль. Нәтиќәле үткән заман хикәя фигыль нигезенә -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчалары ялганып ясала: бар-ган, кил-гән, кайт-кан, кит-кән – т у л ы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:
Берлек Күплек

I з. бар-ган-мын/кил-гән-мен бар-ган-быз/кил-гән-без

II з. бар-ган-сың/кил-гән-сең бар-ган-сыз/кил-гән-сез

III з. бар-ган/кил-гән бар-ган-нар/кил-гән-нәр


Бу заман формасы үткән заман сыйфат фигыльгә нигез­ләнә, III зат берлектә (кушымчасыз хәлдә), мәсәлән, х и к ә я ф и г ы л ь һәм с ы й ф а т ф и г ы л ь тышкы яктан охшаш булалар: укыган китап – сыйфат фигыль; Ул китап укыган – хикәя фигыль.

III зат берлектә хәзерге телдә зат-сан гадәттә нуль формада килә, аерым очракларда зат мәгънәсендә -дыр/-дер кушымчасы да кулланыла. Мәсәлән, Г.Тукай шигырь­ләрендә:


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...
Яки:
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Нәтиќәле үткән заман хикәя фигыль сөйләү моментына к а д ә р үтәлгән эшнең н ә т и ќ ә с е н белдерә, һәм бу эшнең нәтиќәсе гадәттә сөйләү моменты белән бәйләнешле була:

Ике басуны аерып торган тар гына межа. Узган елгы чи­рәме инде саргайган, быелгысы әле баш калкытып өл­гер­мәгән... Нәкъ менә шул межага өр-яңа ике вагон килеп туктаган (Ф.Хөсни).

Мәктәп грамматикаларында бу форма б и л г е с е з ү т ­к ә н з а м а н дип, ә кайбер грамматик хезмәтләрдә к ү р ­м и ү т к ә н з а м а н дип атала. Ә бу исә -ган кушымчалы заманның семантик яктан шактый катлаулы булуын да ис­кәртә. Тикшеренүчеләр, мәсәлән, н ә т и ќ ә л е үткән заманга хас п а р а д и г м а т и к мәгънәләрнең генә дә ө ч т ө ­ р е н, шулай ук синтагматик һәм күчерелмә мәгънә­лә­рен билгелиләр [Тумашева, 1986: 38–42].

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

1) нәтиќәле үткән заман сөйләү моментына к а д ә р булган һәм т ө г ә л л ә н г ә н эшнең н ә т и ќә с е н белдерә. Сөй­ләүче бу эшне үзе к ү р м ә г ә н, ул аның турында хә­зерге вакыттагы нәтиќәсе буенча (а), яки башкаларның ул турыдагы сүзләренә карап (б) хөкем йөртә.

а) Идарә тирәсендә чисталык һәм тәртип. Тирә-як асфальтланган (Р.Сибат). Әни, минем күлмәк сәдәпләрен төймәләп, тәрәзәгә ишарә итә: – Әнә андагы урманнарны күрдеңме? Суык бабай әнә нәрсәләр ясап киткән (Г.Бәширов). Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңа баштан төзелгән (Ф.Хөсни);

ә) Кара диңгез флотында бомбардир булып хезмәт ит­кән икән. Быел гына кайткан (И.Гази). Теге кичне сездә бик яхшы концерт булган икән. Чакыручы булган булса, мин дә барган булыр идем... (Ф.Хөсни). – Меньшевиклар кая барып ќиттеләр: эшчеләрнең бердәнбер газетасын яптырганнар, – диде Якуб (И.Гази).

Мисаллардан күренгәнчә, бу заман формасы сөйләмдә күбрәк III затка караган эш-хәлләрне белдерә. Ул I–II затта чагыштырмача сирәгрәк очрый, һәм бу заманның семантикасы белән бәйле. I зат формасында ул күбрәк сөйләүченең ихтыярыннан тыш башкарылган эшне белдерә: Дөнья куып онытканбыз ахры, Рәнќемәдең микән, әбием?.. II затта: Саклый торган маеңны Үзең ашап киткәнсең... (Һ.Такташ) һ.б.;

2) нәтиќәле үткән заман сөйләү моментына кадәр булган һәм сөйләү моментында әле бу эшнең нәтиќәсе дәвам иткән, актуаль булган эш-хәлләрне белдерә. Бу очракта эшнең сөй­ләүче күз алдында булу-булмавына басым ясалмый. Димәк, к ү р м и ү т е л г ә н л е к төсмере (семасы) көчсезләнә, яки юкка чыга.



Туасы әсәрләр урнына Йөрәктән чәчәкләр ташыган (С.Хә­ким). Яшьлек дулкыннарым калган әллә Сөндә, әллә синдә (М.Әгъләм). Ќыр югалмый! Беркем әйтә алмый, Ирек ќыры кайдан алынган?! (Р.Миңнуллин);

3) үткәндә булган вакыйгаларны х и к ә я л ә ү, т а с в и р л а у өчен кулланыла.



«Казмаш» заводы ул елларда хәзерге кебек авыл хуќалыгы машиналары эшләп чыгармаган, бары тик ул кечкенә-кеч­кенә суднолар ясаган, ремонт эшләрен башкарган, Казан промышленникларының металл кою һәм тимер-томыр әй­берләре заказларын үтәгән. Завод күп мәртәбәләр кулдан-кулга күчкән... (Г.Әпсәләмов). Борын заман бер ир белән хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер Кәќә берлә бер Сарык... (Г.Тукай).

С и н т аг м а т и к мәгънәләрдән тикшеренүчеләр аның күптән үткән заман мәгънәсендә кулланылуын (а) һәм киләчәк өчен актуаль булган үткәндәге эшләрне белдерү мәгънә төсмерен билгелиләр (б):

а) Мин ашыгып кайтып ќиттем, ә кунаклар инде киткән... (сөйл.т.);

ә) ...киләчәк буын кешеләре безнең турыда – алар гасыр биеклегендә булганнар, бүгенге көн хисләре белән генә эш итмәгәннәр... дисеннәр (Г.Әпсәләмов).


Гарипләр шәмчыраг күргәндә юлда,

Дисеннәр, бер заман бар булган ул да (Дәрдемәнд).
К ү ч е р е л м ә мәгънәдә -ган кушымчалы заман, даими эш-хәлләрне белдереп, хәзерге заман мәгънәсенә якыная, күбрәк афористик сөйләмдә – мәкаль-әйтемнәрдә кулланыла:

Туры әйткән туганына ярамаган (мәкаль). Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган (мәкаль). Олы сүзен тотмаган Орылган да сугылган (мәкаль).

§ 78. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль – аналитик заман формасы, ул хәзерге заман хикәя фигыль һәм иде ярдәмче фигыле ярдәмендә ясала: бара иде, килә иде, укый иде, сөйли иде. II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Берлек Күплек

I з. бара иде-м бара иде-к

II з. бара иде-ң бара иде-гез

III з. бара иде бара-лар иде, (бара иде-ләр)

Мисаллардан күренгәнчә, бу очракта иде ярдәмче фигыле төрләнә, бары тик III зат күплектә генә зат-сан кушымчасы төп фигыльгә дә ялганып килергә мөмкин: киләләр иде, килә иделәр.

Сөйләм телендә, күбрәк гади сөйләмдә, зат-сан белән төрләнгәндә, төп фигыльгә -дыр,-дер кушымчасы ялгана һәм иде фигыле төп фигыль белән кушылып әйтелә: барадырыем-барадырыйм (бара идем), киләдерием-киләдерим (килә идем) һ.б. Сирәгрәк әдәби телдә дә төп фигыльгә -дыр/-дер кушымчасы ялганып килергә мөмкин. Яшь чагында мин дә шулай җырлыйдыр идем бит (Ш.Камал).

Семантикасына килгәндә, бу заманның шулай ук төп (парадигматик) һәм контексттагы (синтагматик һәм күчерелмә) мәгънәләре аерылып карала.

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

а) тәмамланган үткән заман сөйләү моментыннан а л д а булган,

ү т к ә н н е ң б и л г е л е б е р м о м е н т ы н д а процесс рәвешендә башкарылган эш-хәлләрне белдерә:



Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә кулубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. (М.Мәһдиев). Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә, яшел аланда рәхәтләнеп әүмәкләшә идек. (Г.Мөхәммәтшин). Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде, әмма картка каршы уйнаучы юк иде (Ш.Камал);

ә) заманның бу мәгънәсендә контекстта үткәннең билгеле моментына ишарәләүче сүзләр булып вакыт рәвешләре, яки –ды, -ган, -ганда формалы фигыльләр килә:



Музыка һаман тын гынв уйный, балкон ишегенең ак пәрдәләре һаман тирбәлә иде (Г.Әпсәләмов). Ул килгәндә соңгы сүзен сөйли иде Фәйрүзә... (М.Җәлил). Йөгерә-йөгерә озатырга килдең, Җилдә йөгерә иде үзәннәр... (М. Әгъләм). Туңгак алып капка янындагы каравыл өендә йоклап ята иде, аны шундук уяттылар (Н.Фәттах).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

а) ч и к с е з фигыльләрдә бу заман формасы эшнең д ә в а м л ы булуын белдерә:

Җиһанша бабай сокланып үстергән улларын уйлый иде дә: - Мин сәвиткә ике арыслан бирдем! - дип, күңел эченнән тирән бер хак белән мактана, шуның белән авыр тормыш астында иелгән башы бераз күтәрелгән кебек булып куя иде... (Г.Ибраһимов). Фәхрине яраталар иде. Үз итеп, авыр йөккә төптән җигелеп өстерәүче итеп яраталар иде... (Г.Ибраһимов). Әйе, мин Сафиуллинга борылып карадым. Зәңгәргә буялган биек коймалы, имән баганалы, урыс капкалы өйдә яши иде ул (Т.Миңнуллин).

Контекстта бу заман формасы кабатланып килгәндә иде ярдәмче фигыле гадәттә аларның соңгысына гына ялгана:



Һәм Рәхилә Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде (Ә.Еники). Җиһанша уллары дигәндә, тирә-як кызларының дәртле йөрәкләре яна, башлары әйләнә иде (Г.Ибраһимов).

ә) ч и к л е фигыльләрдә үткәндәге к а б а т л а н г а н, г а д ә т и эш-хәлләр белдерелә:



Сары коңгырт төлке якалы пальтосына борынын яшереп, бер кочак дәфтәр күтәреп, иртән училищега йөгереп килә иде (М.Мәһдиев). Син минем исемне сүз саен кабатлый идең, синең исемең дөньяда иң матур исем, дип әйтә идең (Т.Миңнуллин);

б) үткәндәге эшне с у б ъ е к т к а х а с б и л г е итеп белдерә:

Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга яраталар иде (Ф.Яруллин). Сафиуллин институтка укырга китте. Минем дә теләк зур иде, ләкин әни аркасында калдым. Чирли иде ул, җиде-сигез ел инде туктаусыз чирли иде (Т.Миңнуллин).

К ү ч е р е л м ә мәгънәләр: аерым очракларда тәмамланмаган үткән заман сөйләү моменты белән туры килгән эш-хәлне белдерә, ягъни х ә з е р г е з а м а н мәгънәсендә кулланыла:



Апайның өсте-башы матур, йөзендә шатлык уйный. Ул хәзер берәүдән дә битен яшермичә, мактаганга кинәнеп, бөтенесенә елмаеп тора иде (Г.Бәширов). Учак сүнеп бара, вагонның ишеге яртылаш ачык, ишек янындагы абзыйның башы тирәсендә тәмәке уты җемелди иде (М.Мәһдиев). Сине көтеп тора идем әле (сөйләм теле). Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде (Ә.Еники).

§ 79. Күптән үткән заман хикәя фигыль. Күптән үткән заман хикәя фигыль –ган кушымчалы – нәтиҗәле үткән заман һәм иде ярдәмче фигыле катнашында ясала: барган иде, килгән иде, кайткан иде, киткән иде; II төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:



Берлек Күплек

I-з. барган иде-м барган иде-к

II-з. барган иде-ң барган иде-гез

III-з. барган иде барган-нар иде (яки барган иде-ләр)

П а р а д и г м а т и к мәгънәләр:

а) күптән үткән заман үткәннең б и л г е л е б е р м о м е н т ы н д а булган, т ө г ә л л ә н г ә н, сөйләү моменты белән бәйләнешле (контактлы) эш-хәлләрне белдерә:



Акка вак-вак кына кызыл бөрчекләр төшкән күлмәген киеп.. үзенең иптәш кызы Халидә янына барган иде Тәзкирә. Халидә дә бик киенгән иде ул көнне (Ф.Хөсни). Тамаша карарга бу аланга байтак кеше җыелган иде (А.Гыйләҗев). Шул тынлыкта басып торуы рәхәт, чамасыз рәхәт иде. Менә теге елны торналар шушы тирәгә төшкән иде. Менә бу тирәдә генә без борчак төяп йөргән идек (М.Мәһдиев);

ә) үткәндәге и к е н ч е б е р эштән а л д а булган эш-хәлләрне белдерә. Заманның бу мәгънәсе аның атамасында да чагылыш тапкан: “күптән үткән заман”. Бу заман белән мөнәсәбәтле контексттагы икенче үткән заман күбрәк –ганда, -ды, -ган формаларында килә:



Нәсимә эшкә бару өчен урамга чыкканда, буран басылган иде инде (К.Нәҗми). Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады... Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде (Ә.Еники). Промыселларда эшләр әле кызып китмәгән, шулай да гомумән җыену хәрәкәте башланган иде (Ш.Камал);

б) сөйләмдә -ган иде формасы күбрәк үзе мөнәсәбәткә кергән фигыльдән с о ң килә (югарыдагы мисалларны карагыз). А л д а н килгән очракта ул күбрәк икенче бер эшне дәлилли яки башка мәгънәләр белдерә, сөйләм тәмамланган төсмер ала:



Хәсәнгали бабай урынына барып ятарга теләгән иде, нидер ишетеп туктап калды (Т.Миңнуллин). Тактика дөрес сайланган иде. Инспекторның яңак сөяге бер калкып, бер батып алды (Ф.Яруллин).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр: Д.Г.Тумашева бу заман формасының синтагматик мәгънәләренә түбәндәгеләрне кертә [Тумашева, 1986: 47-50]:

а) үткәндә булган әмма сөйләү моментына караган эш хәлләрне белдерә: Сезне студентлар сорап кергән иде, концультациягә дип .... (сөйләм теле);

б) сөйләү моменты белән бәйле үткәндәге эшне беркадәр эмоциональ төсмердә белдерә: Хәлегезне белергә дип килгән идек (сөйлщм теле).



-ган иде формасының шарт фигыльле җөмләдә булуы м ө м к и н эш-хәлне белдерүе к ү ч е р е л м ә мәгънәгә кертелә. Бу очракта ул шартлы теләк мәгънәсен белдерә: Лейтенант килеп кермәсә аларның тормышы куркыныч астында калган иде (Р.Ишморат).

§ 80. Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль. Кабатлаулы үткән заман –а торган иде формасында килә, ул –а торган формалы хәзерге заман сыйфат фигыльгә нигезләнә, иде ярдәмче фигыле белән ясала: бара торган иде, килә торган иде, укый торган иде, сөйли торган иде. Төрләнеше:

Берлек Күплек

I з. бара торган иде-м бара торган иде-к

II з. бара торган иде-ң бара торган иде-гез

III з. бара торган иде бара торган-нар иде (бара торган иде-ләр)

Семантик яктан бу заман формасы күбрәк үзенең төп, п а р а д и г м а т и к мәгънәсендә кулланыла. Фигыльнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәренә бәйле рәвештә, ул узганда булган г а д ә т и яки к а б а т л а н­­-

г а н эш-хәлләрне белдерә.

а) ч и к с е з фигыльләр (аеруча хәл-торыш, яшәеш фигыльләре) белән килгәндә бу заман формасы үткәндәге гадәти дәвамлы эш-хәлләрне белдерә:

Соңга таба җизни безгә берничә бакыр тиен бирү белән котылып кала башлады. Моны биргәндә ул безне акча турыннан берни дә белми дип уйлый иде булса кирәк, авыз чите белән генә көлеп куя торган иде. Ләкин без ул вакытта акчаның тәмен белә башлаган идек инде, җизнинең көләчлеге генә безне тынычландырмый торган иде (Ф.Хөсни). Бездән ерак түгел “Бүре баткан” байлары бар. Шулар элегрәк заманда ел саен печән чабарга еллык чыгара, монда тирә-якның көчле ирләреннән, шәп-егетләреннән йөзәр кеше була торган иде (Г.Ибраһимов);

ә) ч и к л е фигыльләрдә исә күбрәк үткәндә булган к а б а т л а н г а н эш-хәлләр белдерелә:



Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташалар иде, әмма картка каршы уйнаучы юк иде. Башкаларга караганда солдат яхшы уйный, ләкин Шәрәфи агай белән уйнаганда ул да һаман җиңелә торган иде (Ш.Камал). Туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июль башларында институттан кайта торган иде (Ә.Еники). Менә мин ун ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем (М.Мәһдиев).

Кабатлаулы үткән заман һәм -а иде кушымчалы тәмамланмаган үткән заман семантик яктан бер-берсенә шактый якын торалар. Гадәти яисә кабатлаулы эш-хәлләрне белдергәндә бу ике заман чыннан да бер-берсен җиңел алыштырып килә ала:

Атсыз күлдә беренче тапкыр боз күренүне сөннәр изгегә юрыйлар иде. (Н.Фәттах) – (юрый торганнар иде). Әни әйтә торган иде (Сөй.т.) – (әйтә иде). Әмма алар телдә тулаем бер-берсен кабатламыйлар. –а торган иде формасының грамматик мәгънәсендә үткәндәге эшнең кабатланган булуы һ ә р ч а к чагылыш таба, ә -а иде формасында бу мәҗбүри түгел. Ул күбрәк үткәннең билгеле бер моментында булган, тәмамланмаган эш хәлләрне белдерә. Д.Г.Тумашева заман формаларының бу үзенчәлеген түбәндәгечә билгели: “... формаларны һәр очракта алмаштырып булмый, чөнки – а торган иде формасында кабатлану тамгаланган,1 - а иде формасында исә тамгаланмаган, (ассызыклар безнеке – Ф.Хисамова) ягъни ул кабатлануны белдерергә дә, белдермәскә дә мөмкин” [Татар грамматикасы, Т.II, 2004:134].

Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

§ 81. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Бу заман фигыль нигезенә -ыр/-ер, -ар/-әр, кушымчалары ялганып ясала, һәм тулы, I төр зат-сан кушымчаларын алып төрләнә:

Берлек Күплек

I з. барыр-мын, киллер-мен барыр-быз, киллер-без

II з. барыр-сың, киллер-сең барыр-сыз, киллер-сез

III з. барыр, килер барыр-лар, киллер-ләр

Заман кушымчалары тар вариантта (-ыр, -ер) һәм киң вариантта (-ар, -әр) кулланыла: бар-ыр, кил-ер, яз-ар, кө-л-әр; кушымчасы исә сузык авазга тәмамланган фигыль нигезләренә ялгана: укы-р, сөйлә-р.

Хәзерге телдә тар һәм киң кушымчаларның кулланылышына карата аерым кагыйдә бирү бик авыр. Татар телендә кайбер фигыль нигезләренә бары тик тар –ыр/-ер кушымчалары гына ялгана ала. Бу бигрәк та –р, -л авазларына беткән фигыльләргә яки фигыль формаларына карый, алар арасында бер иҗекле һәм ике яки өч иҗекле фигыльләр дә бар:

бар-ыр ал-ыр утыр-ыр коел-ыр

кыр-ыр сал-ыр актар-ыр кисел-ер

кер-ер кал-ыр батыр-ыр табыл-ыр

йөр-ер тал-ыр кайтар-ыр тарал-ыр

күр-ер кил-ер китер-ер һ.б.

Калган очракларда исә киң һәм тар кушымчаларның вариантлашу мөмкинлеге бар: качар- качыр, кисәр – кисер, түгәр – түгер һ.б.; Әмма мондый очракта киң кушымчалы вариант әдәби әйтелеш нормасына туры килә төшә:

бас-ар ат-ар (тап) таб-ар

кач-ар (как) каг-ар (кап) каб-ар

кис-әр (түк) түг-әр (тип) тиб-әр

күч-әр (сук) суг-ар (сип) сиб-әр һ.б.

Кушымчаларның бу рәвешле вариантлашуы гомумтөрки күренеш, һәм төрки тел белемендә аның турында шактый гына фәнни фаразлаулар да бар. Соңгы вакытта исә галимнәр бу вариантларның семантикага бәйләнеше булмавын, бары фонетик яктан гына аерымлануын ассызыклыйлар, һәм килеп чыгышлары буенча алар төрле архетипларга барып тоташалар дигән фикерне яклыйлар [Щербак, 1981: 81-91].

Заманның юклык формасы -мас-мәс кушымчасы белән ясала: барыр-бармас, килер-килмәс, укыр-укымас һ.б. I зат берлектә һәм күплектә исә элементы төшеп кала: барырмын, бармам, барырбыз-бармабыз (бармас-мын, бармасбыз – кулланылмый). II, III затта исә -мас/мәс тулы килеш саклана:

Берлек Күплек

I з. бар-ма-м бар-ма-быз

II з. бар-мас-сың бар-мас-сыз

III з. бар-мас бар-мас-лар

-мас/-мәс кушымчасы этимологик яктан ике кисәктән тора:-ма-с; -мә-с; Биредә с – з ның саңгыраулашуы һәм тарихи р-з тәңгәллеге чагылыш таба.

–ыр/-ер кушымчалы заман сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләрне белдерә. Киләчәктә булачак эшне

б и л г е с е з л е к төсмере белән белдерүе –ачак/-әчәк кушымчалы катгый киләчәк заманга капма-каршы куйганда ачыграк күренә: Мин анда барырмын – Мин анда барачакмын.

П а р а д и г м а т и к (төп) мәгънәдә, шул рәвешле, бу заман киләчәктә булачак эш-хәлләрне белдерә, һәм ул үзендә катгыйлык төсмере булмау белән характерлана: заман белдергән мәгънә б и л г е л е дә, б и л г е с е з дә булырга мөмкин:

Мин китәрмен дә кайтырмын да Төрле чак булыр. (Г.Ибраһимов)

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам газраилне күргәндә дә ... (Г.Тукай). Сабаныңны да ташып бирербез, бер дә борчылма (И.Гази). Очрашырга кил син, яшьлегем... Бер карауда сине табармын мин, Бер карауда сине танырмын... Ә син мине таба алмассыңдыр, Юк, син мине таный алмассың: Тик аз гына синең төсле чалны Үзең итеп саный алмассың (Х.Туфан).

С и н т а г м а т и к мәгънәләр:

а) бу заман формасы киләчәктә булачак эшне фараз кылу рәвешендә, билгесезлек төсмере белән белдерә:

Энекәш, онытма бу сүземне: мин дә мәңгелек персидәтел түгел, бер көнне эшемнән китәрмен.... Кем белә, бәлки укып кеше булырсың да син минем урынга утырырсың (Р.Сибат). Аннары тагын шул хәтерендә: әтисе мәрхүм Хәлимне шәһәргә алма сатарга җибәрү турында бик тәмләп сөйли торган иде. Имештер кәләпүшен кырын салып, алма ящиклары өстенә утырыр да шәһәр базарына алма сатырга чыгып китәр. Ә карт белән карчык сөенечләреннән авызларын җыя алмыйча, аның артыннан карап калырлар (И.Гази). Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк – Шундый чагы әле җанымның (Зөлфәт);

б) тарихи рәвештә - ыр (-мас) кушымчалы заман хәзерге заман мәгънәсен белдергән. Күпчелек төрки телләрдә ул хәзер дә х ә з е р г е- к и л ә ч ә к заман дип йөртелә. Татар телендә заманның бу мәгънә төсмере нигездә стиль чарасы буларак кулланыла:

Әйе, болай үзе һич ялындырмас, шул ук вакытта үзенең базарын да тота белер. Әйтмичә һич уртага чыгып утырмас. Бер әйттеләрме, икенче әйткәнне көтмәс, чыгар тыз-быз гына басып (Ф.Хөсни). Мәгъсумә апа акыл иясе бит ул, сабыр, ипле кеше, ул әйтә икән, дөресен сөйләр, хагын әйтер! (Р.Сибат). Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше, Мәгърифәт эстәр, иренмәс, һич кеше булган кеше (Г.Тукай).

К ү ч е р е л м ә мәгънәдә билгесез киләчәк заман эшкә кушу, боеру мәгънәсен белдерә:



Мин китеп торган араларда совет башында син калырсың. Ризамы? Көндәлек эшендә Кызыл гвардия отрядына таянырсың (И.Гази). Мәсьәләне сезнең карамакка куябыз. Якын арада карап, хәл кылып куярсыз (Ф.Хөсни).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет