Морфологиясе



бет13/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   28
§ 66. Гомуми төшенчә. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап күрсәтәбез, һәм алар и с е м сүз төркеменә карый. Эшли, көрәшә, йоклый ди­сәк, эш-хәл хәрәкәттә, үтәлештә белдерелә, һәм аның үтәү­чесе, субъекты булу күздә тотыла. Фигыль лексик-семантик аспектта исем сүз төркеменә генә түгел, башка сүз төркемнәренә дә капма-каршы куела. Сүз­ләрне төркемләүдә фигыльне б и л г е б е л д е ­р ү ­ч е сүз төркемнәре рәтеннән санау да бар (Д.Ә.Сәлимова), ягъни фигыль предметны яки затны эш яки хәлгә мөнә­сәбәтле рәвештә ачыклый. Әмма фигыль бу очракта да эш-хәл, хәрәкәткә бәйле билгене белдерүе белән башка билге белдерә торган сүз төркемнәренә, ягъни сыйфатка һәм рәвешкә капма-каршы куела. Мәсәлән:

Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф.Хөсни). Табигать үз өстенә килгән дәһ­шәттән курыккан кебек, сагаеп калды. Яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).

М о р ф о л о г и к яктан фигыль сөйләмдә күптөрле грамматик формаларда кулланыла ала, һәм ул телдә иң бай һәм катлаулы сүз төркеме булып санала. Фигыльгә морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ә л еш, д ә р ә ќ ә ка­тегорияләре хас.

С и н т а к с и к яктан фигыльнең ќөмләдәге типик функциясе – х ә б ә р булып килү, әмма төрле грамматик формаларда ул бик иркен рәвештә башка ќөмлә кисәкләре ролендә дә килә ала. Өстәвенә, төрки телләрнең типологик үзенчәлеге буларак, күпчелек фигыль формалары контекстта еш исемләшәләр. Бу очракта алар исемнәр кебек төрләнеп, ќөмләнең теләсә нинди кисәге булып киләләр. Мәсәлән:

Шул көннән башлап, Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар (И.Ибраһимов). – була, чыга, кайталар – х ә б ә р; Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мәкаль) – тырышкан – и я. Табигать миңа сандугач язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен горур йөрәк ярылганчыга ка­дәр. – ярылганчыга (кадәр) – в а к ы т х ә л е. Ќил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора (Г.Тукай). – йоклаганын – т у р ы т ә м а м л ы к һ.б.

Синтаксик яктан фигыль исемне, икенче бер фигыльне, санны, рәвешне һ.б. ияртеп килә: китап уку, йөгереп килү, озак йөрү, биш әйтү һ.б., исемне иярткәндә, үзе иярткән исемнең билгеле бер килештә килүен таләп итә1: урманга бару, өйдән чыгу, шахмат уйнау, имтиханны тапшыру һ.б.

Традицион рәвештә татар телендә фигыльнең төрле формалары ф и г ы л ь т ө р к е м ч ә л ә р е дип атала. Әйтик, х и к ә я фигыль, б о е р ы к фигыль, ш а р т фигыль, с ы й ф а т фигыль һ.б. Фигыльнең грамматик категорияләре аның төрле төркемчәләрендә төрлечәрәк чагылыш таба. Шуңа бәйле рәвештә фигыль категорияләре г о м у м и грамматик категорияләргә һәм х о с у с ы й грамматик категорияләргә аерыла. Фигыльдә б а р л ы к – ю к л ы к, ю н ә л е ш категорияләре һәм эшнең үтәлү характерын белдерә торган д ә р ә ќ ә – гомуми категорияләргә, ә з а т – с а н, з а м а н белән төрләнү һәм н а к л о н е н и е хосусый грамматик категорияләргә керә.

Аерым алганда, зат-сан белән төрләнү-төрләнмәүләренә карап, фигыль төркемчәләре икегә бүлеп карала:

1) затланышлы фигыльләр;

2) затланышсыз фигыльләр.

Төрләнеш парадигмалары булган, ягъни өч затта берлектә һәм күплектә кулланылган фигыльләр затланышлы фигыльләр дип йөртелә:
мин укыйм, син укыйсың, ул укый;

без укыйбыз, сез укыйсыз, алар укыйлар;

мин барсам, син барсаң, ул барса;

без барсак, сез барсагыз, алар барсалар һ.б.
Затланышлы фигыльләргә түбәндәге фигыльләр керә:

1) х и к ә я фигыль;

2) б о е р ы к фигыль;

3) ш а р т фигыль;

4) т е л ә к фигыль;

5) ш а р т л ы т е л ә к фигыль.

Затланышлы фигыльләр икенче төрле н а к л о н е н и е формалары дип йөртелә.

З а т л а н ы ш с ы з фигыльләрдә эшнең үтәүчесе, ягъни зат-сан төшенчәсе гадәттә грамматик юл, ягъни махсус зат-сан кушымчалары белән белдерелми. Аларга түбәндәгеләр керә:

1) с ы й ф а т фигыль,

2) х ә л фигыль,

3) и с е м фигыль,

4) и н ф и н и т и в .

Тел белемендә затланышлы фигыльләрне ч ы н ф и г ы л ь л ә р («истинные глаголы») дип тә йөртәләр. Затланышсыз фигыльләр асылда фигыль, фигыль формалары булсалар да, алар башка сүз төркемнәре белән дә уртаклык күрсәтәләр. Сыйфат фигыльләр, мәсәлән, үзләрендә фигыль һәм сыйфат билгеләрен, хәл фигыльләр фигыль һәм рәвеш билгеләрен, ә исем фигыльләр фигыль һәм исем билгеләрен берләштерәләр. Затланышсыз фигыльләр дә, гадәттә, үтәүчегә бәйле эш-хәлне белдерәләр, әмма эшнең үтәүчесе аларда морфологик юл белән түгел, башка чаралар ярдәмендә (лексик, синтаксик һ.б.) белдерелә. Бу юл, билгеле булганча, функциональ-семантик категория булган п е р с о н а л ь л е к к ә карый. Мәсәлән: мин укыган китап, син килгәч, аның кайтуы һ.б.

§ 67. Фигыльнең башлангыч формасы (нигезе). Фигыльнең күптөрле формаларын ясый торган грамматик чаралар, ягъни кушымчалар аның н и г е з е н ә ялгана. Фигыльнең нигезе, икенче төрле аны фигыльнең б а ш л а н г ы ч ф о р м а с ы дип тә йөртәләр, татар телендә, һәм гомумән төр­ки телләрдә тышкы яктан II зат берлектәге боерык фигыльгә охшаш була. Мәсәлән: бар-ды, кил-гән, укы-р. Бу очракта бар-, кил-, укы- – фигыльнең башлангыч формалары, нигезе; бар!, кил!, укы! дигәндә исә алар II зат берлектәге боерык фигыльләр. Лексема буларак фигыль нигезенең II зат боерык фигыльгә тышкы яктан охшашлыгы күп телләр өчен хас типологик күренеш [Плунгян, 2000: 116]. Ләкин бу охшашлык, уртаклык – тышкы күренеш, чөнки лексик мәгъ­нәгә ия берәмлек-лексема буларак, фигыль нигезе бернинди өстәмә грамматик мәгънә белдерми, барлык грамматик мәгънәләрдән азат була. Төрле грамматик мәгъ­нә­ләрне татар телендә нигезгә бер-бер артлы ялганып килгән форма ясагыч кушымчалар белдерә. Мәсәлән: бар-гала-ган-нар – нәтиќәле үткән заман хикәя фигыль, -гала – эшнең кабатлануын белдерә, III зат күплектә; бар! дигәндә исә лексемадан тыш өстәмә грамматик мәгънәләр бар – б о е р у м о ­ д а л ь л е г е һәм II зат берлек мәгънәсе. Боерык фигыль­дә бу өстәмә мәгънәләр кушымча юклыгы белән тәгъбир ителә. Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, тел белемендә мондый күренеш н у л ь м о р ф е м а, ягъни мәгънә (мәгъ­нә­ләр) белдерүче нуль (значимый нуль) дип атала.

Сөйләм эчендә төрләнә торган сүз төркемнәре гомумән чиста нигез хәлендә генә кулланылмыйлар, алар һәрчак грамматик яктан формалашкан булалар. Мәсәлән, ќөмләдә кушымчасыз кулланылган исем һәрвакыт диярлек б а ш к и л е ш фор­масында була: Электә ќыен узды – ќәй узды ди торган булганнар (Г.Бәширов). Чиләкләренә су алып, тиз генә китмәкче булды (Ф.Хөсни). Шуның кебек үк, өстәмә кушым­чаларсыз кулланылган һәр фигыль контекстта грамматик яктан формалаша, ягъни II зат берлектәге боерык фигыль формасында була: Якуб чокырын каплап, чынаягын этәреп куйды. – Бир тагын берне ясыйк. Бигрәк аз эчтең, бир инде... (И.Гази).

Ясалышы, ягъни төзелеше буенча фигыль нигезенең түбәндәге төрләре була:

тамыр нигез: бар-, кил-, утыр-, йөгер- һ.б.

ясалма нигез: эшлә-, башла-, аша-, киме-, бае-, югал-, төзәл- һ.б.

кушма нигез: саубуллаш-, буйсын-, күзалла- һ.б.

тезмә нигез: тәэмин ит-, баш ват-, карар кыл-, авыз ит-, аяк чал- һ.б.

§ 68. Фигыльнең лексик-грамматик һәм лексик-семантик төркемнәре. Морфологиядә фигыль грамматик үзенчәлекләре ягыннан, ягъни үзенең төп грамматик категорияләре буенча өйрәнелә. Әмма тел, үзенең төзелеше һәм кулланылышы буенча, катлаулы бер система тәшкил итә, һәм аның һәр өлкәгә (яруска) караган берәмлекләре – авазлар, лексик берәмлек булган сүзләр, төрле грамматик чаралар – үзара тыгыз бәйләнештә яши. Бу бәй­ләнешләр исә ќөмлә эчендә, сөйләмдә реальләшә. Шуңа бәйле рәвештә, соңгы елларда тел белемендә фигыль лексикасын өйрәнү, һәм аның фигыльнең морфологик табигатенә бәйләнешен ачыклау юнәлешендәге фәнни тикшеренүләр активлашып китте.

Бу юнәлештә татар тел белемендә дә фигыль лексикасын өйрәнүгә караган яңа кызыклы тикшеренүләр барлыкка килде. Мәсәлән, Д.Г.Тумашеваның «Татар грамматикасы»ның II томында урын алган фигыльнең г о м у м и л е к с и к м ә г ъ н ә с е, шулай ук фигыльнең в а л е н т л ы г ы, фигыль а к т а н т л а р ы турындагы яңача аңлатмалары кызыклы.

Традицион грамматикада без фигыль э ш – х ә л н е белдерә дигән билгеләмәгә күнеккән. Бу дөрес, һәм эш-хәлне белдерү – ул фигыльнең лексик-семантик, яки гомуми лексик мәгънәсе. Әмма, мәсәлән, исемнең гомуми лексик мәгъ­нәсе белән фигыльнең шундый ук мәгънәсе арасында шактый аерма бар. Әлеге хезмәттә исем белән чагыштырганда «...фигыльнең мәгънәсе үтә г о м у м и, үтә к и ң һәм аның нигезендә объектлар арасындагы м ө н ә с ә б ә т ята» дип билгеләнә (ассызык безнеке – Ф.Х.). Исем гомуми лексик мәгънәсе буенча предметлыкны белдерә, ә предметлар, затлар чынбарлыкта яшиләр, исем исә аларның сөй­ләмдәге в ә к и л – р е ф е р е н т ла р ы була, ә фигыль белдергән эш-хәл исә шушы предметларга (объектларга) мөнәсәбәттә генә барлыкка килә. «Референция – исемнәр­нең чынбарлыктагы объектларга караганлыгы дип билгеләнә. Чыннан да, бөтен галәм, дөнья, табигать, безнең мохит төрле ќисем, ќанлы һәм ќансыз предмет, ягъни объектлардан тора, һәм алар телдә исем белән белдерелә: ай, күк, ќир, агач, яфрак, шәһәр, өй, юл, йорт, көймә, кеше, бала һ.б. Бу объектлар исемнең чынбарлыктагы референтлары (вә­килләре). Ләкин чынбарлыктагы объектлар хәрәкәтсез яшәмиләр, һәм аларның хәрәкәтен, эш-гамәлен, ягъни үзара мөнәсәбәткә керүләрен телдә фигыль белдерә» [Татар грамматикасы, Т.II, 2002: 94 ]. Ә чынбарлык объектлары арасындагы мөнәсәбәтләр, контекстта сөйләм сөрешенә бәйле рәвештә, чиксез күптөрле булырга мөмкин, шуңа күрә дә фигыльнең мәгънәсе исемнекенә караганда да киң һәм күптөрле. Фигыльнең бик бай һәм катлаулы сүз төркеме булуы да асылда шуның белән аңлатыла.

Фигыль лексикасы фәндә гомумиләштерелгән мәгънәләре буенча төрле тематик (лексик-семантик) төр­кем­чәләргә бүлеп өйрәнелә: х ә р ә к ә т фигыльләре, э ш ­ н е, э м о ц и о н а л ь х а л ә т н е белдерүче фигыльләр һ.б. Аерым тематик төркемнәргә кергән фигыльләрнең чынбарлыктагы объектлар белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге дә төрлечә. Эшне белдергән фигыльләр, мәсәлән, эшнең туры объекты белән мөнәсәбәткә керәләр: яза (нәрсә яза?) – хат яза, ә хә­рәкәт фигыльләренең туры объекты булмый: бара, йөгерә һ.б.

Төрле объектлар белән мөнәсәбәткә керү мөмкинлеге фи­гыльнең в а л е н т л ы г ы, фигыль белән мөнәсә­бәт­кә кергән объектлар аның а к т а н т л а р ы дип атала. Фигыльнең иң гади валентлыгы дип, мәсәлән, эш- хәлнең башкаручысы – субъекты белән мөнәсәбәтне алырга мөмкин. Мәсәлән: кар ява: субъект  фигыль (бер валентлы, яки бер актантлы); Бала китап укый: субъект  фигыль  объект (ике валентлы, яки ике актантлы) һ.б.

Фигыль лексикасын бу рәвешле өйрәнүдә төп ике юнәлештә төркемләү бар. Алар фигыльнең:

а) л е к с и к-г р а м м а т и к төркемчәләре;

ә) л е к с и к –с е м а н т и к төркемчәләре.

Фигыль лексикасын л е к с и к – г р а м м а т и к яктан төркемләгәндә традицион рәвештә а) к ү ­ ч е м л е һәм к ү ч е м с е з фигыльләр; б) ч и к л е һәм ч и к с е з фигыльләр аерып карала. Соңгы хез­мәт­ләрдә фигыльләрне д и н а м и к һәм с т а т и к, а к т и в һәм п а с с и в төркемчәләргә бүлү дә бар.

Туры объектны белдергән сүзләр белән мөнәсәбәткә керү-кермәүләренә карап, фигыльләр к ү ч е м л е һәм к ү ­ч е м с е з фигыльләргә бүленәләр. Күчемле фигыльләрдә эш-хәл һәрвакыт туры объектка юнәлгән була: китап уку, хат язу, ќир казу, аш пешерү һ.б. Күчемсез фигыль­ләрдә эш объектка юнәлми, гадәттә субъект белән чикләнә: кар ява, кояш чыкты, әни кайтты, баш авырта һ.б. Күчемле-күчемсезлек үз чиратында фигыльләрнең гомумиләштерелгән лексик-семантик мәгънәләренә бәйле. Тикшеренүчеләр билгеләгәнчә, э ш н е, һәртөрле г а м ә л н е белдергән фигыльләр гадәттә күчемле була, ә х ә р ә к ә т фигыльләре, шулай ук ф и з и к яки п с и х и к халәтне белдергән фигыльләр күчемсез була (югарыда китерелгән мисалларга игътибар итегез).

Ч и к л е һәм ч и к с е з фигыльләргә бүлү фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү дәрәќәсенә, ягъни ахыргача үтәлү-үтәлмәвенә бәйле.

Ч и к л е фигыльләрдә эш үзенең логик чигенә омтыла һәм эш чиккә ќитү белән туктала һәм башкаручы яңа халәткә күчә. Чикле фигыльләрнең семантикасы аеруча үткән заман формаларында ачык сиземләнә: килде, китте, төште, утырды, торды, әйтте, тапты, ишетте, алды һ.б.



Ќылы ќилләре, ләйсән яңгырлары белән апрель килде. Табигатьтә һәм кешеләрнең күңелләрендә нинди генә яңарулар уятмады апрель. Ул өй артындагы кечкенә бакчаларда агач бөреләре булып күперде, ул елгаларда ташу булып кузгалды, яшь егетләрнең һәм яшь кызларның беренче мәхәб­бәтләренә кушылып, ќырга әйләнде (Ф.Хөсни).

Чиксез фигыльләрдә гадәттә дәвамлы эш-хәлләр белдерелә, аларда эшнең чигенә күрсәтелми. Мондый фигыльләрнең әлеге үзенчәлеге хәзерге заман формасында ачыграк күренә: яши, ярата, тырыша, тәрбияли, хөрмәт итә, кайгыра һ.б. Әмма эшнең дәвамлы булуы, чиксезлек төсмере үткән заман формаларында да, башка фигыль формаларында да саклана. Мәсәлән:



Егет менә шул утта янды. Шул көрәшләр, шул газаплар, шул каһарманлыклар эчендә кайнап, аның яшь йөрәге якты киләчәкнең матур көннәре өчен үзен бер көрәшче итеп үстерү дәрте белән тулып ялкынланды (Г.Ибраһимов).

Фигыль лексикасын мәгънәләренә карап, л е к с и к-с е м а н т и к төркемнәргә аерып өйрәнү төрки тел белемендә Н.К.Дмитриев тарафыннан башлана. Тюркологлардан галимнәрдән, бу өлкәдә шулай ук Э.Р.Тенишев, Ә.Ә.Юлдашев, Н.З.Гаджиева, А.А.Коклянова, В.Ф.Вещилова һ.б. галимнәрнең хез­мәтләре бар. Татар телендә исә фигыльләрнең семантик төр­кемчәләре башлап Ф.Ә.Ганиев тарафыннан өйрәнелде [Ганиев, 1984:75-84]. Галим фигыль лексикасын 11 тематик төркемгә бүлә. Соңгы еллардагы хезмәтләрдән исә Р.Д.Лизунова һәм Р.К.Иштанова тикшеренүләрен күрсәтергә мөм­кин [Лизунова, 1988; Иштанова, 2002].

«Татар грамматика»сының II томында фигыль лексикасы башта зур өч төркемгә бүленә:

а) э ш фигыль­ләре;

ә) х ә л –т о р ы ш фигыльләре;

б) м ө н ә с ә б ә т фигыльләре;

Бу төркемнәрнең һәркайсы ваграк төркем­чә­ләр­гә аерыла. Эш фигыльләренә, мәсәлән, физик яктан э ш – г а м ә л н е белдергән фигыльләр (ясау, төзү, тегү, үрү, сүтү, түгү һ.б.), а к ы л э ш ч ә н л е г е н белдергән фигыльләр (уйлау, фикер йөртү, дәлилләү, исбатлау һ.б.), х ә р ә к ә т н е белдергән фигыльләр (килү, йөрү, йөзү, үтү, узу һ.б.) һәм шулай ук с ө й л әм э ш ч ә н л е г ен белдергән фигыльләр һ.б. төркемчәләр керә.

Х ә л – т о р ы ш фигыльләре эчендә я ш ә е ш фигыль­ләре (туу, яшәү, гомер итү, утыру, тору һ.б.), нәрсәне дә булса с ы й ф а т л а у, сыйфат үзгәрешен күрсәтү (агару, саргаю, суыну, ќылыну, батыраю, күбәю, азаю һ.б.), ф и з и к һәм э м о ц и о н а л ь халәтне белдергән фигыльләр (та­зару, ябыгу, авыру, савыгу, борчылу, ярату, сагыну һ.б.) аерып карала.

М ө н ә с ә б ә т фигыльләренә исә ќиңү, ярдәмләшү, мәќбүр итү, булышу, күрешү, танышу һ.б. кебек фигыльләр кертелә һ.б.1

§ 69. Мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләрБ Белдергән мәгънәләренә карап, фигыльләр мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче фигыльләргә бүленәләр. Фигыльнең лексик составында иң зур урынны мөс­тәкыйль мәгънәле фигыльләр алып тора: утыру, эшләү, бару, сөйләү, уку, язу һ.б.

Я р д ә м ч е фигыльләрдән беренче чиратта иде, итте, кыл, торган фигыльләрен күрсәтергә кирәк. Болар арасында мөстәкыйль мәгънәләрен инде югалткан, тулысынча диярлек грамматиклашкан фигыльләргә ит, иде фигыльләре керә.



Ит ярдәмче фигыле тезмә фигыльләр ясауда катнаша, димәк, лексик-грамматик мәгънә белдерә: бүләк итү, көн итү, авыз итү, тәэмин итү һ.б. Сирәк кенә бу фигыль сөй­ләмдә мөстәкыйль мәгънәдә дә килергә мөмкин: юкны бар итү, яз язлыгын итә [Тумашева, 1964: 234].

Исем + ярдәмче фигыль калыбында тезмә фигыльләр ясалышында шулай ук кыл, бул ярдәмче фигыльләре дә кат­наша: карар кылу, тәрќемә кылу, гашыйк булу, насыйп булу һ.б.



Иде ярдәмче фигыле исә күбрәк фигыльнең төрле грамматик формаларын ясый, ул тулысынча грамматикалашкан:

а) заман формалары: бара иде, бара торган иде, барачак иде;

ә) модаль мәгънәле фигыль: барасы иде, барырга иде, барсаң иде, барыр идем һ.б.

Иде фигыле сөйләмдә шулай ук башка сүз төркемнәре белән дә (сыйфат, исем, сан һ.б.) кулланыла: Ул минем беренче укытучым иде. Ул яшь чакта матур иде. Алар өчәү иде һ.б. Мондый очракларда иде фигыле предметны, күренешне, билгене һ.б. үткәнгә күчерү өчен кулланыла, димәк, темпораль мәгънә белдерә.

Иде ярдәмче фигыле борынгы булу, әверелү мәгънәсен­дәге эр-/ир- тамырлы фигыльдән барлыкка килгән: эр-диир-де иде. Шул ук тамырдан төрле аффикслар алып ясал­ган эр-кәникән, эр-меширмешимеш, эр-сәирсәисә кебек сүзләр хәзерге телдә кисәкчәләргә, яки мо­даль сүзләргә әверелгән.

Бул фигыле хәзерге телдә мөстәкыйль мәгънәдә дә кул­ланыла. Мәсәлән: ќәй була да , кыш була, бүген ќыелыш була.

Чыганаклар зуррак территорияне алып торсалар – нефть мәйданы була. Ә ќир асты катламында нефть берничә урында мәйдан-мәйдан булып ята икән – ул инде нефть ятмасы була (Ш.Бикчурин). Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары... (Г.Тукай).

Ярдәмче мәгънәдә исә бул фигыле төрле модаль мәгънә­ләр белдерә торган һәм заман төсмеренә ия булган т а с в и р л а м а (перифрастик) фигыль формалары ясый:

а) Сабый баланың елавын кояшлы яңгырга охшатырга була (Г.Бәширов) – ягъни: охшатырга мөмкин (модаль мәгъ­нә). Хөррияткә тел тидерәсе булма! (Ф.Хөсни) – катгый тыю (модаль мәгънә);

ә) Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (Ф.Хөсни) – заман төсмере.

Ярдәмче рольдә кайбер мөстәкыйль фигыльләр дә килә. Аерым алганда, ал, бир, ят, тор, утыр, йөр, бар, ќит, бет, бетер, кил, кит һ.б. кебек фигыльләр башка мөстә­кыйль фигыльләр белән килеп, эш үтәлү д ә р ә ќ ә с ен белде­рәләр. Тел белемендә бу күренеш фигыльдә д ә р ә ќ ә к а т е г о р и я с е дип атала, шул ук вакытта бу фигыльләр тезмә фигыль нигезен мәгънә ягыннан да беркадәр башкача формалаштыралар: сатып алды, әйтеп бирде, яшәп ята, басып тора, эшләп утыра, эшләп йөри, барып ќитте, куркып китте һ.б.

Фигыльнең грамматик категорияләре.



§ 70. Фигыльнең барлык-юклык формасы. Фигыльдә эш-хәлнең ү т ә л ү –ү т ә л м ә в е татар телендә, һәм гомумән төрки телләрдә, махсус -ма/-мә кушымчасы ярдәмендә белдерелә.

Фигыльдә барлык-юклык – г о м у м и грамматик категория, ул, кайбер искәрмәләрне исәпкә алмаганда, барлык фигыль формалары, һәм затланышлы, һәм затланышсыз фигыльләр өчен хас: бар-барма, барды-бармады, баргач-бармагач,барса-бармаса, бару-бармау һ.б. Бары тик хәл фигыльнең кайбер формалары һәм эшнең үтәлү дәрәќә­сен, үтәлү рәвешен белдергән кайбер аналитик фигыльләр генә бу юклык кушымчасына «каршы торалар», аны кабул итмиләр. Мәсәлән, -а/-ә кушымчалы хәл фигыльнең кабатлаулы һәм гади формаларына (ашый утыр, йөгерә-йөгерә килә), -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыльгә (арыганчы эшләдек) юклык кушымчасы ялганмый. Шулай ук, сөйли бирә, кереп бара тибындагы кайбер аналитик нигезле фигыльләр юклык формасында очрамый диярлек.

Фигыльдә юклыкны белдерү – төрки телләр өчен үзен­чәлекле грамматик категория, чөнки -ма/-мә кушымчасы юклык аспектында бары тик фигыльләргә генә ялгана. Исемнең яки башка сүз төркемнәренең юклыгы татар телендә башлыча, түгел кисәкчәсе белән белдерелә: китап ~ китап түгел, яхшы ~ яхшы түгел, күп ~күп түгел һ.б. Башка типтагы телләрдән рус телендә, мә­сәлән, юклык аспекты барлык сүз төркемнәрендә дә универсаль чара – не кисәкчәсе белән белдерелә: не читал, не книга, немного һ.б. Татар телендә кайбер затланышсыз фигыльләрдә генә фигыльнең юклыгы исемнәрдәгечә түгел кисәкчәсе белән дә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: күргән кешем түгел (күрмәгән кеше мәгънәсендә). Без эшлисе эш түгел (сөйл.т.). Кияүгә бирәсе кыз түгел, Ашка саласы тоз түгел (мәкаль).

Киләчәк заман хикәя фигыльдә күп иќеклелектән котылу өчен дә, мәсәлән, юклыкта түгел кисәкчәсе кулланыла: Мин анда бармаячакмын ~ Мин анда барачак түгел.

Фигыль категориясенең бу үзенчәлеге конверсия ќирлегендә барлыкка килгән охшаш сүз төркемнәрен бер-берсен­нән аеру өчен ышанычлы чара булып тора. Мәсәлән, фигыль формаларыннан аерымланып (изоляцияләнеп) исемгә күчкән сүзләр гадәттә фигыльнең грамматик билгеләрен югалталар, исемнәр кебек төрләнә башлыйлар. Грамматик яктан бу үзгәреш беренче чиратта барлык-юклык белән төрләнүгә карый. Мисал өчен:


Фигыль Исем

язу – язмау язу – язу түгел

буяу – буямау буяу – буяу түгел

үлчәү – үлчәмәү үлчәү – үлчәү түгел

язучы – язмаучы язучы – язучы түгел

тегүче – текмәүче тегүче – тегүче түгел
Фигыльнең кайбер грамматик формаларында -ма/-мә кушымчасы әдәби телдә фонетик яктан үзгәреш кичерә. Мәсәлән: бар-а ~ бар-мый (бар-ма-й); кил-ә ~ кил-ми (кил-мә-й). Билгеле булганча, хәзерге заман хикәя фигыль ясалганда, сузык авазга тәмамланган ни­гезгә -й кушымчасы ялгана һәм аны, кушымча буларак, нигез­дәге сузык белән бергә билгелиләр: укы-й (-ый кушымчасы), шул ук вакытта әдәби телдә киң сузыклар тараю кичерә: аша-й ~ аш-ый; юклык кушымчасы -ма/-мә сузыкка тәмамланганга күрә, аңардан соң килгән заман кушымчасы барлык фигыльләрдә дә шундый ук үзгәрешләргә дучар була: утыр-а ~ утыр-мый, кил-ә ~ кил-ми (кил-мәй дән тараеп ясала) һ.б.

§ 71. Зат категориясе. Зат категориясе эш-хәлнең ү т ә ү ­ч е с е н с ө й л ә ү ч е г ә м ө н ә с ә б ә т т ә белде­рә, бу – аның грамматик мәгънәсе. Формасы ягыннан зат категориясе алты буыннан торган төрләнеш парадигмасын тәш­кил итә. Төрләнеше буенча фигыльләрнең өч төрле структур тибы бар: I төр – т у л ы төрләнеш; II төр – к ы с к а төрләнеш; III төр – б о е р ы к фигыльләр төрләнеше. Алар түбәндәге кушымчаларны алалар:
I төр (тулы төрләнеш)
Берлек Күплек

I з. -мын/-мен -быз/-без

II з. -сың/-сең -сыз/-сез

III з. - -лар/-ләр.


II төр (кыска төрләнеш)
Берлек Күплек

I з. -м -к

II з. -ң -гыз/-гез

III з. --лар/-ләр


Боерык фигыльләр мәгънә үзенчәлеге буенча II, III зат формаларында гына кулланыла (I зат үзенә-үзе боера алмый).
Берлек Күплек

II з. - -ыгыз/-егез, -гыз/-гез

III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннәр.
Т у л ы төр зат кушымчалары белән х ә з е р г е заман, б и л г е с е з ү т к ә н заман һәм к и л ә ч ә к заман хикәя фигыльләр төрләнә: барам (барамын), барасың, барабыз; баргансың, баргансыз, барырмын, барачакмын һ.б. II кыска төр зат кушымчалары исә б и л г е л е (категорик) ү т к ә н заман хикәя фигыль, ш а р т фигыль һәм т е л ә к фигыль­ләр өчен хас: бардым, бардың, бардык, барсам, барсаң, барсак, барыйм, барыйк һ.б.

Югарыда китерелгән парадигмалардан күренгәнчә, фигыльләр зат белән төрләнгәндә б е р л е к т ә һәм к ү п ­ л е к ­т ә киләләр. Кайбер грамматик хезмәтләрдә бу күренеш фигыльнең сан белән төрләнеше буларак аерым карала. Әмма фигыльдә күплек мәгънәсе затка мөнәсәбәттә генә белдерелә. Ягъни күплек формалары эш-хәлнең күплеген түгел, эш-хәлне башкаручы з а т л а р н ы ң күплеген белдерә. Шуңа күрә төрки телләрдә зат категориясен зат-сан категориясе дип, яки фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше дип тә йөртәләр.

Зат категориясенең г о м у м к а т е г о р и а л ь мәгънәсе сөйләү­чегә мөнәсәбәттә эш-хәлнең башкаручысы кем булуын белдерү, дидек. Димәк монда өч объект арасындагы гомумиләштерелгән мөнәсәбәт белдерелә: эш-хәл  аның үтәүчесе  сөйләүче. Зат эшнең үтәүчесен белдерә дип кенә алсак, мәгъ­нә төгәл булмый, чөнки эшне реаль башкаручы бер үк кеше булса да, сөйләүченең кем булуына карап фигыльнең зат фор­масы үзгәрергә мөмкин [Тумашева,1964: 120]. Мәсәлән, укытучы үзе турында мин сөйлим дип әйтергә мөм­кин, ә студентлар (тыңлаучылар) аны сез сөйлисез дип әйтә­чәкләр.

Гомумкатегориаль мәгънәдән тыш, һәр өч зат формасының үзе грамматик мәгънә төсмере бар. Әйтик, I зат эш-хәлнең с ө й л ә ү ч е г ә каравын, аны сөйләүче башкаруын белдерә (мин укыйм); II затта эш т ы ң л а у ч ы г а карый (син укыйсың); III затның мәгънәсе үзенчәлекле, ул сөйләмдә катнашмаган III затка карарга мөмкин (ул укый), шулай ук бу очракта теләсә нинди предмет, зат, күренеш III зат формасын ала, икенче төрле әйтсәк, III затның мәгънәсе бик киң: Кояш яктырта. Яңгыр ява. Поезд килә һ.б.

Зат категориясе фигыльдә башкаручы зат төшенчәсен контекстка бәйле рәвештә киңрәк планда белдерә торган п е р с о н а л ь л е к функциональ- семантик категориясенең үзәген тәшкил итә. Башкаручы зат төшенчәсен, зат-сан кушым­чаларыннан тыш, сөйләм эчендә башка төрле тел чара­лары – лексик, синтаксик чаралар һ.б.- белән дә белдерергә мөмкин. Бу бигрәк тә затланышсыз фигыльләргә карый. Хәл фигыльләрдә, мәсәлән, эш башкаручы субъект гадәттә лексик юл белән, зат алмашлыклары яки исемнәр ярдәмендә белдерелә: мин килгәч, ул кайтканчы, ќил исеп... һ.б.

Ќил йөгереп килеп кереп, Сөенечләр бирер кебек... (Х.Туфан). Чатка ќиткәч, Акчурин бик азга гына машинасын туктатып, яңадан сәгатенә карап алды (Г.Әпсә­лә­мов).

Сыйфат фигыльләрдә исә персональлек чарасы буларак сыйфатланмыш үзе (килгән кеше), сыйфатланмышка ялганган тартым кушымчалары (укыган китабым), шулай ук зат алмашлыклары һәм исемнәр килергә мөмкин1:  мин укыган китап, укытучы биргән эш һ.б.



Өстә чалт аяз күк, рәхимле ќылытучы кояш, ә күңелендә аның бетмәс-төкәнмәс ќыр (Ф.Хөсни). Ќирне кү­тәрәсең, тургай, Үзең сайрый торган нокта нибары (Р.Әх­мәтќанов).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет