§31. Юнәлеш килеше. Юнәлеш килеше -га/-гә (-ка/-кә) кушымчасы белән ясала һәм исемне фигыльгә яки башка сүз төркемнәренә ияртә: өйгә (керү), трамвайга (утыру), кунакка (кайту), сүзгә (бай), ќанга (якын), китапханәгә (кирәк) һ.б. Юнәлеш килеше урынара килешләргә керә, һәм ул шактый киң функцияле килеш. Ќөмләдә фигыль яки башка сүз төркемнәре (башлыча сыйфат, рәвеш, модаль сүзләр) белән мөнәсәбәткә кереп, юнәлеш килеше у р ы н, в а к ы т, с ә б ә п, м а к с а т мөнәсәбәтен белдерә; юнәлеш килешендәге исем еш кына бәйлекләр белән аныклана, тотрыклы сүзтезмәләр, тезмә сүзләр ясалышында катнаша.
Исемне фигыльгә иярткәндә юнәлеш килеше:
1) эшнең билгеле бер у р ы н г а ю н ә л ү е н белдерә; һәм бу очракта исем ияргән фигыль семантик яктан күбрәк х ә р ә к ә т фигыле була: өйгә кайту, фатирга күчү, базарга бару һ.б.
Бәдертдин сандыгын күтәреп өйгә ашыкты (Ә.Еники). Якуб басу капкасыннан чыкты да, сары арыш камылы өстеннән барып, әрем үскән сукмакка килеп керде (И.Гази). Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә (Х.Туфан).
2) эш яки төрле халәтне белдергән фигыльләр белән килгәндә у р ы н мөнәсәбәтен белдерә: арбага утыру, диванга яту, дәфтәргә язу һ.б.
Чалт аяз көнне шартлап киткән яшен кебек, бу сүзләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар (А.Гыйләќев). Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк (Ә.Еники);
3) эшнең билгеле бер в а к ы т к а ю н ә л ү е н белдерә. Бу очракта исем күбрәк семантик яктан ел фасылларын яки тәүлек вакытларын белдерә: язга кайту, кичкә билгеләү, төнгә калу һ.б.
Ел килешләре быел шулай ару торса, тагын көзгә ике машина кайтартабыз, – ди председатель (А.Гыйләќев). Операция төшкә тәмамланыр дип өмет итәбез (Г.Әпсәләмов). Ќәйгә чыккач, ат ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде (Г.Бәширов). Кышка бу матурлыкның эзе дә калмаячак (Г.Бәширов).
Мондый очракларда юнәлеш килеше мәгънәсе еш кына кадәр, чаклы, хәтле, таба, кебек бәйлекләр белән төгәлләндерелә:
Бәйрәм тантанасы төнгә кадәр сузылды (Г.Бәширов). Шул хәлдән соң иртәнгә кадәр беребез дә йоклый алмадык (Г.Бәширов). Таңга таба яңгыр да туктады (Г.Әпсәләмов).
Вакытны белдергәндә юнәлеш килешендәге исем еш кына саннар белән ачыкланып килә: бер айга китте, биш минутка тәнәфес һ.б.
Арыш урагы нәкъ унике көнгә тоткарланган иде (М.Мәһдиев). Ләкин көн бирешми, берничә тәүлектән соң көн бер минутка озая, аннары ике, өч минутка һәм сәгатьләргә озая башлый (Г.Әпсәләмов);
4) юнәлеш килешендәге исем кыек объект мөнәсәбәтен белдерә. Бу очракта эш – хәл билгеле бер з а т к а (а) яки п р е д м е т к а яки к ү р е н е ш к ә юнәлгән була (б):
а) Гади бер медсестрага өйләнмәсә, Юматшага дипломлы кызлар беткәнмени дип әйтүчеләр күп булды (Г.Бәширов). Ахияр аңлады: әйбәт, тәртипле, эшчән хатынга буйсыну бик рәхәт икән (М.Мәһдиев);
б) Мансур бу котырган стихиягә шактый озак карап торды (Г.Әпсәләмов). Әкрен генә пәрдә төште. Соңгы аккорд, авыр хәтфә пәрдәгә төренеп, моң гына тынды (Г.Әпсәләмов). Мин ахыры диңгезгә гашыйк булганмындыр (Г.Ибраһимов);
5) исемнең нинди семантик төркемчәгә керүенә бәйле рәвештә, юнәлеш килеше белдергән кыек объект төшенчәсе контекстта с ә б ә п, м а к с а т һ.б. мәгънәләрне ала; э ш н е ң м а к с а т ы н белдерә: ќиләккә бару, суга бару, эшкә китү һ.б.
Кече басу астына балыкка төшкән чаклары хәтерендә яңарып алды (Р.Мөхәммәдиев). Киңәшмәгә яки утырышка дисең дә, чыгасың да китәсең (Р.Мөхәммәдиев);
с ә б ә п м ө н ә с ә б ә т е н белдерә: Алар бу сүзгә куанышып, көлеп ќибәрделәр (Ф.Хөсни).
Ќөмләдә х ә б ә р функциясендә килә. Бу очракта юнәлеш килешендәге исем аерым сүзгә түгел, тулы ќөмләгә карый: Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава яңгырга, яки давылга (Ә.Еники). Юл мәктәпкә, кырга, болыннарга, Анда якты юллар ачылган... (С.Хәким);
6) юнәлеш килешендәге исем тотрыклы с ү з т е з м ә л ә р (а) һәм т е з м ә ф и г ы л ь л ә р ясауда актив катнаша (б):
а) күзгә бәрелү, уйга чуму, йокыга талу, коткыга бирелү, уракка төшү, уңышка ирешү, фикергә кушылу һ.б.;
ә) искә төшү, сүзгә килү, башка чыгу, ќиренә ќиткерү һ.б.
Юнәлеш килеше исемне фигыльдән башка сүз төркемнәренә (сыйфатка, рәвешкә, модаль сүзләргә) ияртә: ќанга якын, сүзгә бай, күлмәккә яхшы, укучыларга кирәк, эшкә оста һ.б.
Эшкә оста, сүзгә кыска Безнең авыл кызлары (ќыр).
III. Исем юнәлеш килеше формасында рәвеш сүз төркеменә дә күчәргә мөмкин (конверсия): иртәгә, көчкә, гомергә, мәңгегә һ.б.
Беләм, матур ялган бар – Тик бу сагыш гомергә... (Ф.Сафин).
§ 32. Төшем килеше. Төшем килеше -ны/-не кушымчасы белән ясала һәм һәрчак исемне фигыльгә ияртә, ул саф адвербиаль килеш: китапны уку, докладны хәзерләү, имтиханны тапшыру, шатлыкны бүлешү һ.б. Төшем килешенең төп грамматик мәгънәсе – т у р ы о б ъ е к т м ө н ә с ә б ә т е н б и л г е л е л е к т ө с м е р е белән белдерү.
Сөйләм эчендә, контекстта бу килешнең гомуми мәгънәсе төрлерәк төсмерләрдә килергә мөмкин:
а) эш турыдан-туры аңа ю н ә л г ә н о б ъ е к т н ы белдерә: мәкаләне язу, шигырьне бастыру, докладны уку, имтиханны бирү, конференцияне оештыру һ.б.
Докладны хәзерләү аның өчен ќиңел эшләрдән түгел иде (К.Тинчурин). Бу шигырьләрне басарга хәзерләгән вакытта, Муса Ќәлил Волхов фронтында дошманнарга каршы сугышып йөри (Р.Мостафин). Ќыелышны озакка сузмаска булдылар (А.Гыйләќев);
б) эшнең туры объекты у р ы н мәгънәсендәге сүз белән бирелә: санаторийны эзләү, дачаны карап чыгу һ.б.
Йокысыннан уянгач ул ике катлы дачаны ќентекләп карап чыкты (Р.Мөхәммәдиев). Мондый очракларда төшем килешендәге исем урын мөнәсәбәтен белдерүгә якыная. Мәсәлән: Таңнан торып, яланны, болынны буйлап чык (К.Тинчурин). Ул... авылны чыгып, ...ындыр артлары белән китте (И.Гази);
в) вакытны белдергән сүзләр белән килгәндә, төшем килеше в а к ы т семантикасын ала. Мәсәлән: Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән (Г.Тукай). Ул төнне Фидаильнең күзләренә йокы кермәде (Т.Галиуллин).
Алда билгеләп үтелгәнчә, туры объект мөнәсәбәте баш килеш белән дә белдерелә, әмма ул очракта эшнең туры объекты гомуми планда гына билгеләнә – китап уку, доклад язу, кино карау һ.б. Ягъни туры объект мөнәсәбәте бу очракта б и л г е с е з л нђлђрне ала:ыкланып та ек төсмерен ала, һәм исем үзе ачыклаган фигыль белән һәрвакыт янәшә килә. Төшем килеше исә югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, һәрчак б и л г е л е о б ъ е к т к а күрсәтә, һәм үзе бәйләнгән сүздән теләсә нинди ераклыкта урнаша ала: ќыелышны озакка сузмау, дачаны ќентекләп карап чыгу һ.б.
§ 33. Чыгыш килеше. Чыгыш килеше -дан/-дән (-тан/-тән, -нан/-нән) кушымчасы белән ясала, исемне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә ияртеп килә: өйдән (чыгу), мәктәптән (кайту), таудан (шуу), Агыйделдән (озын), авылдан (ерак) һ.б.
Чыгыш килеше киң функцияле килеш, чыгыш килешендәге исем һәм ул бәйләнгән сүз арасында күп төрле мәгънә мөнәсәбәтләре барлыкка килә.
Чыгыш килеше:
1) эш яки хәлнең ч ы г ы ш н о к т а с ы н белдерә: өйдән чыгу, урманнан чыгу һ.б.
Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде (Ә.Еники). Хәлил ишектән тышка сикерде (И.Гази). 922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә (Н.Фәттах);
2) эш-хәлнең у р ы н ы н белдерә: юлдан атлау, урамнан бару, таудан шуу һ.б.
Зариф, төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, ашыкмыйча гына сукмактан атлап китте (Ә.Еники). Гата урам уртасыннан бара, әй сез, Акбалык кешеләре, күрегез! (М.Мәһдиев);
3) в а к ы т мәгънәсен белдерә: бер атнадан кайту, ќәйдән калган, сәгатьтән артык һ.б.
Ике амбар арасында көздән төшеп калган, иртә шытып чыккан көнбагыш сап-сары чәчәк аткан (А.Гыйләќев). Алар өчәүләшеп берәр атнадан кайтырга сөйләштеләр (Г.Бәширов). Унбиш-егерме минуттан Мансур яңадан операция өстәле янында иде инде (Г.Әпсәләмов);
4) эш яки хәлгә карата к ы е к о б ъ е к т мөнәсәбәтендә тора: әнидән сорау, кулыннан тоту, бүредән курку, таудан биек һ.б.
Бүген иртән иртүк Гәүһәрия әнисеннән хат алды (А.Гыйләќев). Якубның гади һәм хак сүзләре аларны шик-шөбһәдән арындыра, күңелләрендә өмет үрләтә һәм йөрәкләренә кыюлык сала иде (И.Гази). Тауның буеннан буена шулай буран уйнатып, сызгыртып төшәсең-төшәсең дә, кинәт бер заман ќирдән аерылып, очып китәсең! (Г.Бәширов);
5) чыгыш килешендәге исем сыйфат яки рәвеш сүз төркемнәре белән килгәндә, кыек объект мөнәсәбәте ч а г ы ш т ы р у төсмерен ала: Аттан биек, эттән тәбәнәк (табышмак). Мәхәббәт намустан көчлерәк... (Ә.Еники). Ләкин Гөлшаһидә Диләфрүздән олырак та, тәќрибәлерәк тә иде (Г.Әпсәләмов).
6) аерым очракларда эш-хәлнең кыек объекты предметны м а т е р и а л ы буенча ачыклау төсмерен ала: мамыктан шәл, энќедән муенса, агачтан мунча һ.б.
Ул, хатыны сүзен тыңлап, урман уртасына таштан йорт та салдырып куйды (Р.Төхфәтуллин). Ќиңгәчәйнең өстендә кәшимирдән тегелгән киң итәкле озын зәңгәр күлмәк, яшел камзул, башында көмеш тәңкәле тар гына калфак (Ә.Еники). Менә хәзер дә апам, тамбур энәләрен шул карандаш эзләреннән йөртеп, дебеттән яшел, зәңгәр, бишни төсле зур-зур чәчәкләр чигә (Г.Бәширов).
7) эш яки хәлнең с ә б ә б е н (сәбәп мөнәсәбәтен) белдерә: сагыштан саргаю, шатлыктан сикерү, кояштан уңу һ.б.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан ќан яна... (Г.Тукай). Кинәт килеп төшкән дүрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар (Ф.Хөсни). Шәмсегаян үзенә генә килгән күңелсезлектән интекте (А.Гыйләќев). ...изүләреңнән, бишмәт итәгеңнән кар бәреп керә, очу рәхәтеннән хәтта йөрәгең кысылып килә (Г.Бәширов);
8) акча санау берәмлекләре белән килгәндә, әйбернең х а к ы н белдерә: бишәр сумнан алу, илле тиеннән сату һ.б.
Дистәсен бишәр сумнан ул аны кибеттән алып кайтты (Р.Төхфәтуллин). Ярый әле килосын ќиде сумнан алып булды (К.Тинчурин);
9) чыгыш килешендәге исем сөйләмдә еш кына соң, бирле, тыш, башка, элек кебек бәйлекләр белән кулланыла. Бу очракта исемнең ќөмләдәге икенче сүзгә мөнәсәбәтен нигездә чыгыш килеше формасы белән килгән бәйлекләр белдерә: дәрестән соң, класстан тыш, укытучыдан башка, кичке аштан элек һ.б.
Сабантуйдан соң Поник авылында балта тавышы яңгырады (М.Мәһдиев). Йортлары янган күп кенә кешеләрнең өстендәге күлмәкләреннән башка берни дә калмады (Р.Сибат).
Әмма в а к ы т төшенчәсенә ия исемнәрдә чыгыш килеше үз функциясендә кала, ә бәйлекләр бары тик мәгънәне төгәлләндереп килә: кичәдән бирле, бер елдан соң һ.б.
Бер елдан соң ќиләк-ќимешнең иге-чиге булмаячак бездә (И.Гази). Кичәдән бирле ашамыйча саклап калган икмәк телемен алга сузып, йөгәнемне артка яшереп, ќил ягына чыктым (Г.Бәширов);
10) тотрыклы сүзтезмәләрдә кулланыла: баштан кичү, акылдан язу, хәлдән таю, истән чыгу һ.б.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем... (Г.Тукай);
11) чыгыш килешендәге исемнәр рәвешкә күчәргә дә мөмкин (конверсия): телдән (аңлату), яттан (сөйләү); яңадан (эшләү), өр-яңадан (башлау) һ.б.
§34. Урын-вакыт килеше. Урын-вакыт килеше -да/-дә (-та/-тә) кушымчасы белән ясала һәм исемне фигыльгә яки башка сүз төркемнәренә ияртә. Бу килешнең грамматик мәгънәләре аның атамасында ук чагылыш тапкан. Ул – күпчелек очракта эш-хәлгә карата у р ы н яки в а к ы т мөнәсәбәтен, шулай ук к ы е к о б ъ е к т мөнәсәбәтен белдерә:
1) у р ы н мөнәсәбәтен белдерә: фермада эшли, институтта укый, класста утыра, өйдә тора һ.б.
Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә (Ә.Еники). Ай буе болында балык тота, печәнлектә йоклый, яланаяк йөри (М.Мәһдиев). Безнең класста укучы бер малай быел Артектан кайтты (Г.Бәширов);
2) эш-хәлнең урыны мәгънәсендә һәртөрле эш-шөгыль яки оешма атамалары, мәдәни, иќтимагый-сәяси чараларны белдергән сүзләр килә: ќыелышта сөйләү, концертта ќырлау, профсоюзда эшләү, эштә йөрү һ.б.
Ул тагын бер кат ќыелышта булган хәлләрне күзаллап чыкты (А.Гыйләќев). Партоешмада аларның үз кешеләре бар (Р.Төхфәтуллин). Арба әйтә: «Ќәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен, көне-төне эштә йөрим, һичбер ќигелми тормыймын» (Г.Тукай);
3) урын семантикасы кеше яки башка тере затларның әгъзалары, исемнәре аша белдерелә: йөрәгендә, кулында, күзендә һ.б.
Аның... зур-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде (А.Гыйләќев). Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә, Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары (С. Хәким);
4) эш-хәл, хәрәкәт белән бәйле транспорт чаралары шулай ук урын-вакыт килешендәге исемнәр белән бирелә: трамвайда бару, атта йөрү, поездда бару һ.б.
Трамвайда барганда мин үземнең танышымны очраттым (Г.Бәширов). Ул транспортта барганда да үзенең изге ишан икәнен бер минутка да онытмаска тиеш иде (Ә.Еники). ...елның иң соңгы сабан туе ич. Сатучылар да ничәмә-ничә машиналарда килгәннәр (Р.Сибат);
5) урын мәгънәсе төрле абстракт мәгънәле исемнәр белән килгәндә төшенчәләрне белдергән исемнәр күчерелмә мәгънә төсмерен ала: төштә күрү, фикердә беркетү, хистә сыналу һ.б.
Төшемдә әнине күрдем: тирә-якта кояш яктысы, чиккән күлмәктән түшәктә әни утыра (Т.Галиуллин). Үзен шул фикердә беркетү өчен, ул хәзрәтенә барып та киңәш итте (Г.Исхакый). Өнендә дә куркынып куйган минутлар була (А.Гыйләќев);
7) вакыт мөнәсәбәтен белдерә: үткән елда, шушы минутта, шул мизгелдә һ.б.
Бу хәл үткән елда сентябрь башында булды (Р.Төхфәтуллин). Чәчүне бер атнада төгәлләделәр (М.Хәсәнов). Яшьлектә хаталар күп ясала инде (К.Тинчурин);
8) урын-вакыт килешендәге исем к ы е к о б ъ е к т мөнәсәбәтен белдерә: Татарларда японнарга хас үќәтлек, эшчәнлек, тырышлык бар, – ди Рәуфов (Р.Сибат).
9) урын-вакыт килешендәге исем ќөмләдә мөстәкыйль позициядә, х ә б ә р функциясендә килә: Авыл халкы барысы да эштә. Өйдә карт-карчыклар, ә урамда бала-чагалар (Р.Сибат). Безнең юллар – җирдә, Кошлар юлы күктә (Илгөлем).
§ 35. Килеш категориясен өйрәнүгә карата. Исемдә килеш категориясе татар тел белемендә, шулай ук төрки телләр күләмендә дә, соңгы елларга кадәр галимнәрнең игътибарын ќәлеп иткән шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә булып санала.
Бу бәхәсләр нигездә түбәндәгеләргә карый:
1) килешләрнең с а н ы, хәзерге грамматик хезмәтләрдә сүз ясагычлар дип бирелгән кайбер к у ш ы м ч а л а р н ы ң с т а т у с ы, аларның килешләргә мөнәсәбәте;
2) а н а л и т и к килешләр мәсьәләсе;
3) б а ш к и л е ш һәм аның грамматик мәгънәләре.
Хәзерге татар телендә тотрыклы булып саналган алты килеш һәм саны, һәм составы ягыннан татар теленең беренче грамматикаларында ук шактый төгәл билгеләнгән. Русча язылган беренче грамматикаларда (И.Гиганов, И.Хәлфин, А.Троянский, А.Казем-Бек һ.б.) шул алты килешкә өстәмә рәвештә ч а к ы р у килеше китерелә. К.Насыйри үзенең «Әнмүзәќ»ендә килешләрнең санын алты дип билгели, әмма хәзерге чыгыш килеше урынына ул белән бәйлеге белән килгән кушымчасыз исемне кертә.
Г.Ибраһимов һәм Ќ.Вәлиди татар телендә килеш категориясе юк дигән карашта торганнар, алар килеш кушымчаларын ярдәмлек сүзләр рәтенә кертеп караганнар. Г.Алпаров исә бу фикерне кискен тәнкыйтьли. Ул татар телендә сигез килешне аерып күрсәтә. Галим алты килешкә -ча/-чә, -дай/-дәй кушымчаларын да өстәп карый.
Сөйләмне оештыруда гаять зур әһәмияткә ия булган килешләр системасы – ул, асылда, м о р ф о л о г и к –с и н т а к с и к категория. Морфологиядә килешләр белән төрләнү исемдә с ү з ф о р м а л а р ы н ясый торган грамматик күрсәткечләр булып саналса, синтаксис өчен килешләр ќөмләдә с ү з л ә р б ә й л ә н е ш е н барлыкка китерә торган мөһим чараларның берсе булып тора.
Шуңа күрә дә телебездәге килешләр системасын яңача күзалларга омтылыш синтаксист галимнәр тарафыннан ясала. Академик М.З.Зәкиев, мәсәлән, 70 нче еллар уртасында ук татар телендәге килешләр традицион алты килеш белән генә чикләнми, кабул ителгән килешләр системасында татар теленең эчке мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре тулы чагылыш тапмый дигән караш белдерә. Үзенең «К вопросу о категории падежа в тюркских языках» дигән мәкаләсендә ул татар телендә унбер килеш формасын күрсәтә. Традицион алты килештән тыш бу мәкаләдә -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге, -дай/-дәй, -ча/-чә кушымчалары да килешләр рәтенә кертеп карала [Закиев, 1964: 207]. Шул ук фикерне Ф.Ә.Ганиев тә куәтли, ул -ча/-чә кушымчасыннан кала, алда күрсәтелгән формаларны с и н т е т и к килешләр дип билгели, шул ук вакытта, ни сәбәпледер, сүз ясалышына багышланган хезмәтләрендә галим аларны актив с ү з я с а г ы ч л а р итеп тә саный [Ганиев, 1970: 77].
Татар тел белемендә килеш категориясен яңача юнәлештә өйрәнүгә ќитди өлеш керткән хезмәтләрдән Н.И.Ирисовның «Хәзерге татар әдәби телендә генитив» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясен һәм аның авторефератын да игътибарга алу кирәк. Галим үзенең әлеге татар телендә иялек килешенең (генитив) грамматик табигатен өйрәнүгә багышланган хезмәтендә гомумән төрки телләрдә килешләр өлкәсендә булган күп кенә бәхәсле мәсьәләләргә кагыла һәм үзенең карашларын тирән фәнни дәлилләп бәян итә [Ирисов, 1983].
Аерым алганда, килешләрнең санына кагылышлы рәвештә, бу хезмәттә хәзерге тел белемендә сүз ясагычларга кертеп каралган -ныкы/-неке һәм -дагы/-дәге кушымчаларының килешләргә бик якын булуы раслана. -ныкы кушымчалы форманы автор и я л е к к и л е ш е н е ң и к е н ч е ф о р м а с ы (генитив II) дип, -дагы кушымчасын у р ы н –в а к ы т к и л е ш е н е ң и к е н ч е ф о р м а с ы (локатив II) дип бирә. Шунда ук бу кушымчаларның сүз ясагычлардан бигрәк форма ясагычларга, ягъни килешләргә якын торуы турында күп төрле фәнни дәлилләр китерелә. Алар түбәндәгеләр:
1) бу кушымчалар бер сүз төркеменнән булган сүзләрнең барысына да чиксез ялгана алалар (регуляр булулары);
2) сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмиләр, килеш функциясен генә башкаралар;
3) сүзгә ялгану тәртибе буенча да алар килешләргә охшаш (ягъни күплек һәм тартым кушымчаларыннан соң ялганалар): дәфтәр-ләр-ебез-дәге, бала-лар-ым-ныкы;
4) -ныкы һәм -дагы кушымчалары -да, -ның кушымчалы исемнәр белдергән грамматик мәгънәләрне белдерәләр, әмма алар синтаксик позицияләре белән аерылалар.
Бу соңгы дәлилне, безнеңчә, махсус шәрехләп китү мөһим. Чыннан да, мәсәлән, -ның кушымчасы да, -ныкы кушымчасы да гадәттә и я л е к м ө н ә с ә б ә т е н б е л д е р ә л ә р , әмма синтаксик яктан -ның формасы, икенче исем алдыннан килеп, а е р г ы ч вазифасын башкара (әнинең яулыгы), хезмәттә ул а т р и б у т и в и я л е к к и л е ш е дип бирелә, ә -ныкы формасы үзе бәйләнгән исемнән соң килә, күбрәк х ә б ә р була. Автор аны п р е д и к а т и в и я л е к к и ле ш е дип атый (яулык әнинеке).
Бу формаларның, сыйфатлардан аермалы буларак, ќөмләдә башка сүзләрне ияртеп килә алуларын (Хәмдиев шушы ук авылныкы иде), тиңдәшләнеп килгәндә кушымчаларны төшереп калдыру мөмкинлеген һ.б. ны автор өстәмә дәлилләр итеп китерә.
-лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге, -ныкы/-неке, -дан/-дән, -лык/-лек, -ча/-чә һ.б. кайбер кушымчаларның статусын билгеләүгә татар тел белемендә генә түгел, төрки тел белемендә дә шактый зур урын бирелде, төрле һәм вакыты белән капма каршы фикерләр дә әйтелде. Шунысын да ассызыклап үтү мөһим, соңгы вакытларда төрки тел белемендә бу типтагы кушымчаларны и к е ф у н к ц и я л е к у ш ы м ч а л а р дип билгеләү гамәлгә кереп бара.
Күргәнебезчә, бу кушымчалар үзләренең телдәге вазифалары буенча бик үзенчәлекле. Аларның күбесе хәзерге көндәге грамматик хезмәтләрдә сүз ясагычларга кертелә. Мәсәлән, -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дәге сыйфат ясагычлар: ямьле көн, төссез чырай, судагы балык һ.б; -дай/-дәй, -ча/-чә кушымчалары рәвеш ясагычлар буларак карала: аюдай таза, көндәй ачык, татарча сөйләшә, көндәгечә һ.б. Әмма бу кушымчалар грамматик табигатьләре буенча чыннан да форма ясагычларга якын торалар. Алда әйтелгәнчә, сүз ясагыч кушымчалар сүзләргә сайлап ялганалар, ә форма ясагычларга универсальлек хас, алар бер сүз төркеменнән булган барлык сүзләргә дә бернинди чикләүсез ялгана алалар (мәсәлән, килеш кушымчалары). Югарыда саналган кушымчаларның да сүзләргә ялгану мөмкинлеге бик киң, әйтик, -лы/-ле, -сыз/-сез кушымчалары ямьле – ямьсез, тәмле – тәмсез, баллы – балсыз, күңелле – күңелсез кебек сыйфатлар ясау белән бергә, аерым сүзләргә ялганып, сүзтезмәләрдә һәм ќөмләдә сүзләрне үзара бәйләү вазифасын гына да башкаралар. Мәсәлән: тәрәзәле бүлмә, тәрәзәсез бүлмә, коелы йорт, коесыз йорт, атлы кеше, атсыз кеше һ.б.
Сүз ясагыч кушымчалар, билгеле булганча, сүзнең л е к с и к м ә г ъ н ә с е н үзгәртәләр, ә форма ясагычлар исә г р а м м а т и к м ә г ъ н ә г ә ия, ягъни алар сүзләр арасындагы төрле гомумиләштерелгән м ө н ә с ә б ә т л әр н е белдерәләр. Мәсәлән, соңгы мисалларга грамматик мәгънә белдерү хас, ягъни алар билгеле бер предметка, күренешкә ия булуны белдерәләр, ә тәмле, ямьле, төссез кебек сүзләрдә инде лексик мәгънә дә башкача күзаллана, һәм аларның ясалма сыйфатлар булуы бәхәс тудырмый.
Шуңа күрә дә бу кушымчаларның күпчелеген төрки телләр өчен хас үзенчәлекле и к е ф у н к ц и я л е кушымчалар дип карау фәнни яктан төгәлрәк булыр. Бу бигрәк тә -лы/-ле, -сыз/-сез, -дай/-дәй, -ча/-чә кебек кушымчаларга кагыла. Югарыда без тукталып киткән -дагы/-дәге, -ныкы/-неке кушымчалары исә, грамматик хезмәтләрдә сүз ясагычлар дип каралса да, асылда форма ясагычларга якын торалар. Бу кушымчаларны алган сүзләр, кагыйдә буларак, сүзлекләрдә дә теркәлми, димәк алар аерым сүз, лексема буларак кабул ителми дигән сүз.
Ике функцияле кушымчаларның исемдә килеш категориясенә мөнәсәбәтен ничек билгеләргә соң? Безнең фикеребезчә, бу кушымчаларны грамматик категория рәвешендә тулаем килешләр парадигмасына кертеп карау өчен ќитәрлек фәнни дәлилләр юк. Барлык төрки телләрдәге кебек, татар телендә дә классик булып саналган алты килеш системасын саклау фәнни яктан дөрес һәм төгәлрәк булыр. Ә югарыда саналган барлык кушымчаларны исә килеш мәгънәсен белдерә торган өстәмә чаралар, соңгы вакытларда грамматик хезмәтләрдә урын алган махсус термин белән атасак, килеш категориясенең к у л л а н ы л ы ш б у е н ч а т и р ә –ю н е (перифериясе), ягъни ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы дип карарга мөмкин.
Югарыда без килешләрнең гомумиләштерелгән грамматик мәгънәләрен о б ъ е к т, с у б ъ е к т, а ч ы к л а у мөнәсәбәтләрен белдерү дип билгеләгән идек. Бу күзлектән караганда, ул кушымчалар сүзтезмәләрдә һәм ќөмләдә күбрәк исемне башка бер исемгә, фигыльгә яки башка сүзләргә бәйлиләр һәм ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле төсмерләрдә белдерәләр. Мәсәлән: паспортлы кеше, паспортсыз кеше, конспектсыз сөйләү, кырдагы бәрәңге, баздагы бәрәңге, яулык әнинеке, көндәлек укучыныкы, бүредәй ерткыч, куяндай куркак һ.б.
Килешләрне өйрәнүгә кагылышлы икенче бәхәсле очрак – ул татар теле буенча булган кайбер хезмәтләрдә урын алган а н а л и т и к к и л е ш л ә р м ә с ь ә л ә с е [Ганиев, 1970:74-84]. Ф.А.Ганиев аналитик килешләр дип нуль кушымчалы исем белән янәшә килгән бәйлек һәм бәйлек сүзләрне таный. Мондый аналитик килешләргә ул исемнәрнең түбәндәге бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм ярдәмче исемнәр белән килү очракларын кертә:
Исем + белән бәйлеге (корал һәм бергәлек килеше);
Исем + өчен бәйлеге (сәбәп-максат килеше, дестинатив);
Исем + кебек, шикелле, кадәр, төсле, сыман һ.б. (охшату-чагыштыру килеше);
Исем + турында, хакында бәйлек сүзләре (ачыклаучы килеш);
Исем + буенча, буйлап, өстендә һ.б. ярдәмче исемнәр (урын килеше);
Исем + аркасында, сәбәпле бәйлек сүзләре (сәбәп килеше).
Телдәге функцияләре буенча килешләргә охшаш формаларны бу рәвешле барлау һәм бер системага салып өйрәнү һичшиксез уңай күренеш. Әмма аларның барысын да грамматик категория булган килешләр системасына кертүгә, безнеңчә, бернинди ихтыяќ юк.
Традицион грамматикада югарыда саналган бәйлекләр, бәйлек сүзләр, рус телендәге предлоглар кебек үк, аерым сүз төркеме тәшкил итәләр, һәм сүз төркемнәренең гомуми бүленешендә алар я р д ә м л е к с ү з л ә р т ө р к е м е н ә кертеләләр. Конкрет лексик мәгънәга ия булган мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аермалы буларак, алар чынбарлыктагы предметларны, күренешләрне, эш-хәлне, һәртөрле билгене атамыйлар, ә ќөмләдә сүзләр арасындагы синтаксик бәйләнешне барлыкка китерәләр һәм төрле-төрле а ч ы к л а у л ы м ө н ә с ә б ә т л ә р н е белдерәләр. Икенче төрле әйтсәк, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләргә, килешләр кебек үк, г р а м м а т и к м ә г ъ н ә белдерү хас. Бу – ярдәмлек сүз төркемнәрнең, бигрәк тә бәйлек һәм теркәгечләрнең телдәге төп вазифасы. Типологиягә мөрәќәгать итсәк, мәсәлән, рус телендә п р е д л о г л а р һәм с о ю з сүзләр арасындагы гомумиләштерелгән м ә г ъ н ә м ө н ә с ә б ә т л ә р е н, ә ч а с т и ц а (кисәкчә) төрле м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерә [Русская грамматика, Т.I, 1980: 706-713] .
Шуңа күрә дә, баштан ук телдә үз вазыйфалары булган һәм аерым сүз төркеме саналган бу ярдәмлек сүзләрне килешләр системасына кертү өчен, безнең фикеребезчә, тулы нигез юк.
Аналитик килешләр мәсьәләсендә башка галимнәрнең фикере дә нигездә тискәре дип әйтергә мөмкин. Академик Д.Г.Тумашева, мәсәлән, исем + бәйлек тибындагы төзелмәләрне килеш дип санауга каршы чыга, һәм ул үз фикерләрен түбәндәгечә нигезли:
1) бер үк бәйлекләр, бер үк мәгънә белдергәндә, төрле килеш формаларына ялгана. Әйтик, чаклы, кадәр бәйлекләре кушымчасыз исемнәрдән тыш юнәлеш килешендәге исемнәргә дә ялгана ала: ќомгага чаклы, кичкә кадәр.
Хәтта әтигә кадәр көлмичә булдыра алмады (Г.Бәширов);
2) бер үк мәгънә төрле бәйлекләр белән белдерелә: эт шикелле, эт кебек;
3) бер үк бәйлек төрле мәгънәләрне белдерүдә катнаша һ.б.[Тумашева, 1978: 5-26 ]
И.Б.Бәширова бәйлекләр белән килгән исемнәр контекстта күбрәк төрле килешләр белдергән мәгънәләргә охшаш мәгънәләрне белдерәләр һәм телдә стилистик яктан вариантлылык барлыкка китерәләр, ә яңа килеш формалары ясамыйлар дип саный [Бәширова, 1999: 576 ].
Бәйлекләрнең мәгънәләренә килгәндә, чыннан да, алар һәркайсы диярлек күп төрле мәгънә мөнәсәбәтен белдерә. Мәсәлән, белән бәйлеге биш төрле мәгънә мөнәсәбәтенә ия. Б е р г ә л е к һәм к о р а л мәгънәсеннән тыш бу бәйлек с ә б ә п, в а к ы т мәгънәләрен һәм эшнең ү т ә л ү р ә в е ш е н дә белдерә ала.
Турында, хакында, буенча, буйлап тибындагы бәйлек сүзләрне һәм астында, өстендә, астындагы, өстендәге кебек бәйлек ролендә йөри торган я р д ә м ч е и с е м н ә р н е урын килеше дип килешләр системасына кертү шулай ук шактый бәхәсле мәсьәлә. Беренчедән, мондый сүзләрнең морфологик статусы татар тел белемендә анык билгеләнгән: турында, хакында, буенча, буйлап – болар төрле сүз төркемнәреннән күчкән (конверсияләнгән) б ә й л е к с ү з л ә р, ә ас, өс, ян, як, буй һ.б. сүзләр бәйлек ролендә йөрүче я р д ә м ч е и с е м н ә р. Бәйлек сүзләрнең, бәйлекләр кебек үк, килешләр белән уртаклыгы шунда, алар сүзләрне бәйлиләр һәм сүзләр арасындагы төрле-төрле гомумиләштерелгән мөнәсәбәтләрне белдерәләр. Шул яктан аларны, алдарак саналган ике функцияле аффикслар кебек үк, килеш категориясенең функциональ-семантик кырына кертеп карарга мөмкин, ә килешләр парадигмасын өстәмә рәвештә катлауландыруга ихтыяќ юк. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тел - ул тарихи күренеш, ул һәрчак хәрәкәттә, үсештә, үзгәрештә. Вакытлар үтү белән кайбер бәйлекләрнең, кушымчалар статусына күчеп, килешләр парадигмасына керү мөмкинлеге дә бар. Хәзерге чуваш телендә, мәсәлән, төрки телләр өчен хас классик алты килештән тыш, -па/-пе, -пала(н)/-пеле(н) кушымчалы корал килеше (твор. падеж), -сар/-сер кушымчалы мәхрүмлек килеше (лишительный падеж), -шан/-шен кушымчалы сәбәп килеше килешләр белән төрләнеш системасында карала [Сергеев, 1994:46].
Ә ас, өс, ян, як, урта, буй кебек ярдәмче исемнәргә килгәндә исә, аларны килешләр белән тиңләштерү тагын да бәхәслерәк. Беренчедән, алар үзләре дә килеш белән төрләнәләр һәм урынара килешләрдә генә ярдәмче рольдә кулланылалар. Мәсәлән: су буена китте, су буеннан кайта, су буенда утыра, өстәл өстенә куйдым, өстәл өстеннән алдым, өстәл өстендә ята һ.б. Грамматик килешләрдә исә (Б.к., И.к., Т.к.) бу сүзләр гадәттә үзләренең лексик мәгънәләрен саклыйлар, мөстәкыйль сүзләр булып калалар. Мәсәлән: Өстәлнең өсте ялтырап тора; Урман буеның кары эреп беткән һ.б.
Икенчедән, күп кенә очракта ярдәмче рольдә килгәндә дә бу исемнәр күпмедер дәрәќәдә үзләренең лексик мәгънәләрен саклыйлар, ягъни аларның грамматикалашу дәрәќәсе килеш кушымчалары белән чагыштырганда гына түгел, бәйлекләргә карата да шактый түбән. Мәсәлән: Әти, кулларын баш астына куйган килеш түшәмгә текәлгән дә, үз уйларына чумган (М.Мәһдиев). Юка гына салам өстендә арба белән бергә мин дә берөзлексез калтырана, дерелди, сикергәли башлыйм (Г.Бәширов).
Шул ук вакытта, ни өчендер аналитик килешләргә ярдәмче исемнәрдән ас, өс сүзләренең төрле грамматик формалары гына кертелә. Әмма татар телендә болардан тыш ян, як, тыш, эч, ал, арт, буй һ.б. ярдәмче исемнәрнең дә булуы мәгълүм. Бу сүзләр дә ас һәм өс ярдәмче исемнәре кебек үк, килешләр белән төрләнеп, исемне башка сүзләргә бәйләүдә катнаша алалар. Мәсәлән:
Хәлим дә хәлфәсе янында чәй эчте (Г.Исхакый). Йорт эчендә сыерлар куып йөрүче күрше хатыны Мәхбүбә абыстай... (Г.Исхакый) һ.б.
Ќыеп кына әйткәндә, без телебезнең хәзерге халәтендә морфологик категория булган килешләр системасын алты килештән торган төзек парадигма рәвешендә саклап, алда саналган барлык тел чараларын килеш категориясенең тирә-ягы, ягъни к и л е ш к а т е г о р и я с е н е ң ф у н к ц и о н а л ь- с е м а н т и к к ы р ы дип карау ягында торабыз.
Төрки тел белемендә, шулай ук татар телендә соңгы вакытларга кадәр бәхәсле булып калган тагын бер проблема ул – б а ш к и л е ш һәм аның грамматик мәгънәләре мәсьәләсе. Без аңа килешләрнең грамматик мәгънәләрен яктыртканда беркадәр тукталган идек.
Традицион рәвештә барлык төрки телләрдә диярлек баш килеш күпфункцияле килеш санала, һәм бу юнәлештә ул ќөмләдәге сүзләр бәйләнешендә с у б ъ е к т, о б ъ е к т мөнәсәбәтләрен белдереп, синтаксик яктан и я, т у р ы т ә м а м л ы к функциясендә кулланыла, шулай ук икенче бер исемне ачыклап, а е р г ы ч ролендә дә килә ала. Баш килешнең бу үзенчәлеге фәндә алтай семьялыгына кергән телләр өчен хас типологик уртаклык булып санала.
Моның капма-каршысы булган икенче караш буенча кушымчасыз, ягъни нуль формада килгән исем ќөмләдә и я ролендә килгәндә генә б а ш к и л е ш булып санала, калган очракларда иялек килешенең, яки төшем килешенең икенче, кушымчасыз формалары итеп бирелә.
Мәсьәләгә бу рәвешле якын килү, безнең карашка, морфологик категория булган килешне тулысынча синтаксик яссылыкка кайтарып калдыру белән бәйле. Инде алдарак билгеләп үтелгәнчә, килешләрнең грамматик мәгънәләре исемнең ќөмләдәге синтаксик функцияләрен г о м у м и л ә ш т е р ү нигезендә формалаша, ләкин килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең ќөмлә эчендәге функциясе һәрчакта да бер-берсенә тәңгәл килми.
Беренчедән, баш килештәге исем гадәттә субъект мөнәсәбәтен белдергәндә и я булып килә: укучы укый, бала елый һ.б. Әмма морфологик планда с у б ъ е к т мөнәсәбәте баш килеш белән генә түгел, башка килешләр белән дә белдерелә ала.
Икенчедән, исем о б ъ е к т мөнәсәбәтен белдергәндә дә ия булып килә: эш тәмамланды, йорт төзелде һ.б.
Телләр типологиясендә ачык билгеләнгәнчә, килешләр барысы да, шул исәптән баш килеш тә, күпфункцияле, һәм бер парадигма эчендә килешләр үзара тыгыз мәгънәви бәйләнештә торалар. Типологиядә шулай ук һәр килешнең т ө п һәм ө с т ә м ә мәгънәләре булуы билгеләнә: «Каждый падеж имеет свою систему значений. Отдельные значения у разных падежей могут сближаться или совпадать (ассызык безнеке – Ф.Х.) но системы значений в целом у разных падежей никогда не совпадают» [Русская грамматика, Т.I, 1980:С.479]. Рус телендә, мәсәлән, с у б ъ е к т мәгънәсе һәм а ч ы к л а у л ы (определительное) мөнәсәбәт баш килешнең (имен.п.) төп мәгънәләре итеп күрсәтелә [Шунда ук: 480-481].
Татар телендә баш килешнең күп төрле мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре арасында т ө п ө ч м ә г ъ н ә с е н аерып күрсәтергә кирәк:
1) с у б ъ е к т мәгънәсе – ќөмлә кисәге буларак ул ия булып килә: укучы укый, яңгыр ява.
2) а ч ы к л а у л ы ягъни аергыч мөнәсәбәтен белдерү: әни яулыгы, укучы көндәлеге, яз көне һ.б.
3) т у р ы о б ъ е к т мәгънәсен билгесезлек төсмере белән белдерү – туры тәмамлык: китап уку, нотык сөйләү, сүз әйтү һ.б.
Икенче һәм өченче типтагы сүзтезмәләр төрки телләр өчен хас үзенчәлекле күренеш булып торалар; беренче очракта I төр төрки изафә барлыкка килә, ә икенче очракта исә туры тәмамлык белән хәбәр үзара нык береккән сүзтезмә барлыкка китерә. Әйтергә кирәк, иялек килеше яки төшем килеше белдергән шундый ук мәгънәләрдән алар билгелелек-билгесезлек төсмере белән генә түгел, синтаксик, ягъни сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге ягыннан да шактый аерылалар. Мәсәлән: әни яулыгы ~ әнинең яңа яулыгы, әни (яңа) яулыгы мөмкин түгел; кино карау ~ киноны иртәгә карау, кино (иртәгә) карау мөмкин түгел.
Шул рәвешле, баш килеш үзенең аерым функцияләре буенча иялек һәм төшем килешләре белән мәгънә ягыннан бәйләнештә тора, әмма алар арасында мөһим аерма шунда, баш килеш туры объект һәм иялек мөнәсәбәтен бары тик үзенең төп функциясе – субъект мәгънәсе белән бергә, бер системада гына белдерә ала. Ә төшем килешенә килгәндә, аның төп функциясе – туры объект мөнәсәбәтен билгелелек төсмере белән белдерү, ул беркайчан да субъект мөнәсәбәтен белдерә алмый. Бу килешнең өстәмә мәгънәләреннән бары тик вакыт мәгънәсен генә күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: Без ул төнне бөтенләй йокламадык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, килешләрнең барысы да диярлек күпмәгънәле булган шартларда, бары тик бер килешне генә аерып алып, баш килеш бер функцияле, ул бары тик субъект килеше, ия функциясен генә белдерә дип башка килешләргә капма-каршы кую теоретик яктан төгәл булмау белән бергә, методик яктан да шактый ќайсызлыклар тудыра. Әйтик, баш килеш бары ия генә булып килә икән, без кушымчасыз иялек килешен, кушымчасыз төшем килешен һ.б. билгеләргә тиеш булабыз. Димәк, килешләр системасы алты түгел сигез-тугыз буыннан торырга тиеш була. Кая алар? Килешләр парадигмасында аларны ничек билгеләргә? Морфологиянең бит мәгънә+форма булуы мәгълүм күренеш. Синтаксис буенча хезмәтләрдә дә, баш килешне ия (субъект) килеше дип таныган хәлдә, кушымчасыз килешнең башка грамматик мәгънәләренә карата б и л г е с е з к и л е ш терминын кулланалар. Килешләр парадигмасында шулай ук мондый килешнең урыны, мәгънәсе, формасы аныкланмый. Безнең фикеребезчә, баш килешне күпфункцияле дип таныган очракта да, ќөмләләрнең иясен билгеләү методик яктан бернинди уңайсызлык тудырмый. Эш шунда, гадәттә баш килештәге исем с у б ъ е к т м ө н ә с ә б ә т е н белдергәндә ќөмләдә и я булып килә, бары аерым очракларда, фигыль юнәлешләренә бәйле рәвештә генә, баш килештәге исем о б ъ е к т м ө н ә с ә б ә т е н белдергәндә ия булып килергә мөмкин. Башка мәгънәләрендә баш килеш а е р г ы ч, т у р ы т ә м а м л ы к, х ә б ә р вазифаларын башкара.
Баш килештәге исемне бары тик ия дип таныган тикшеренүчеләр шулай ук бер ќөмләдә ике баш килеш формасы булмый дигән карашка таянырга омтылалар. Әмма морфология буенча соңгы елларда чыккан теоретик хезмәтләрдә бу караш шулай ук тәнкыйтьләнә, ул әлеге һинд-европа телләре өчен хас күренешне урынсыз рәвештә төрки телләргә күчерү дип бәяләнә1.
Фәнни бәхәсләргә кыскача йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: фән ул катып калган хакыйкатьләр өлкәсе түгел. Андагы төрле, һәм хәтта бер-берсенә диаметраль каршы фикерләр булу фәнне үстерүгә булышлык итә, һәр галимне үз юнәлешендә тагы да тирәнгәрәк төшеп эзләнүгә, өйрәнүгә этәрә. Бу очракта без килешләр проблемасына карата үз фикерләребезне бәян иттек, алар күбесе татар тел белеме өлкәсендәге фундаменталь, традицион карашларга нигезләнә.
Татар теле морфологиясе буенча булган фундаменталь хезмәтләрдә, мәсәлән, баш килешнең күпфункцияле булуы, с у б ъ е к т, о б ъ е к т, и я л е к мөнәсәбәтләрен белдерүе беркайчан да диярлек шик тудырмады яки бәхәс астына алынмады. В.Н.Хангилдин хезмәтләренә мөрәќәгать итсәк, мәсәлән, аның бу турыда фикере бик анык: «...татар телендә – нуль формадагы баш килеш ќөмләнең берничә төрле кисәген – и я, а е р г ы ч һәм т у р ы т ә м а м л ы к н ы һ.б. билгеләүгә, яки шуларның синтаксик бәйләнешләрен белдерүгә хезмәт итә». Алга таба укыйбыз: «Бер үк килеш формасының төрле синтаксик функцияләрдә йөрүе һәм төрле мәгънә оттеноклары белдерүе, гомумән, телдә бар. Мәсәлән, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре – һәрберсе тәмамлык һәм хәл функцияләрендә килеп, бик күп мәгънә төрлелекләрен белдерәләр. Моңа карап, беркемнең дә ул килешләрнең һәрберсе икешәр формадан тора дип дәгъва иткәне юк» [Хангильдин, 1954: 75]. Д.Г.Тумашева, үз чиратында, баш килешнең биш төрле мәгънәсен (субъект, объект, иялек мөнәсәбәте, хәбәр, эндәш сүз, килеш мәгънәсен бәйлек аша белдерү) һәм күп төрле мәгънә төсмерләрен билгели [Тумашева, 1964: 56–57] һ.б.
Тартым категориясе.
Достарыңызбен бөлісу: |