Программа разработана на 3 года обучения 1 год обучения 4 часа в неделю 2 год обучения 6 часов в неделю



Дата09.06.2016
өлшемі137 Kb.
#124334
түріПрограмма



Образовательная программа объединения ДО

социально – педагогического направления

Илһам”

Возраст детей: 12-15 лет

Программа разработана на 3 года обучения

1 год обучения – 4 часа в неделю

2 год обучения – 6 часов в неделю

3 год обучения – 6 часов в неделю

Руководитель: педагог дополнительного образования

Тимуршина Савия Маликовна

2013 год


Аңлатма язуы

Мәктәп укучылары арасында искиткеч сәләтле укучылар бар. Араларында, әлбәттә, иҗади сәләте булган укучылар да шактый. Шуларны аерыр, җыйнар һәм сәләтләрен үстерү максатыннан, мәктәбебездә яшь иҗатчылар түгәрәге – “Илһам килгән чакларда... ” түгәрәге эшләп килә. Түгәрәкнең эшчәнлеге файдалы һәм нәтиҗәле. Укучыларыбыз иҗаты районыбызның “Йолдыз”, республикабызның “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Мәгърифәт” газеталары, “Салават күпере”, “Ялкын” журналы битләрендә даими басылып бара. Иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булган укучыларыбыз шактый.

Соңгы елларда түгәрәк эше киңрәк җәелдерелеп, укучыларның актерлык сәләтен ачуда да зур эш алып барыла башлады. Укучылар сәхнә серләренә төшенеп, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр, “Дулкыннар”, “Ватан”, “Йолдызлык” кебек бәйгеләрдә исә “конферанс”, “нәфис сүз” номинациясендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Балалар үз иҗат җимешләре белән район күләмендә үткәрелә торган “Сәләтле бала” бәйгесендә дә бик теләп катнашалар.

Укучылар түгәрәккә теләп, яратып йөриләр.

“Илһам килгән чакларда...” иҗат түгәрәге 2 юнәлештә эшли. “Илһам чишмәсе” тармагы укучыларны халкыбызның рухи - әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Түгәрәктә танып - белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар түгәрәктә  газета - журналлар басу технологиясе, газета әсәрләре иҗат итүнең баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, ритм, рифма һ.б.), журналистика жанрлары  турында мәгълүмат алалар. Үзләре газета - журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәләр, үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр.  “Илһам чишмәсе” дигән түгәрәк газетасын чыгаралар . "Илһам” иҗат түгәрәгенең эшчәнлеген шул газета битләрендә яктыртып баралар.

Икенче тармак “Сәхнә” дип аталып, анда укучылар театр сәнгате әлифбасы белән танышалар, үз көчләре белән үзешчән спектакльләр әзерләп, аны сәхнәгә куялар. Соңгысы укучыларны сәхнә культурасына өйрәтә, аларга киләчәктә рольле чараларны оештыра белү күнекмәсе бирә. Бу тармак “Илһам чишмәсе” әгъзаларының әсәрләрен сәхнәдә уйнап, сөйләп күрсәтүне дә максат итеп куя.

Түгәрәкнең эше утырышлар дип аталса да, ул структур яктан традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер утырышлар тулысы белән практик эшкә багышлана.
Түгәрәк занятиеләрен лекция, практикум, иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдир итү, проект эше яклау, очрашу - әңгәмә, экскурсия, кичә һ.б. ш. формаларда үткәрелә. Программа айга 16 дәрес исәбеннән төзелде. Түгәрәктә 1-11 нче сыйныф укучылары шөгыльләнә ала.
Түгәрәкнең максаты:

- сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз ролен укучының аңына сеңдерү;

- туган як матурлыгын күрергә, аны сакларга өйрәтү;

- укучыларны әйләнә - тирәлеккә иҗади карарга өйрәтү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

- укучыларны әдәби телдә матур сөйли, сәхнәдә үз - үзләрен тота белергә өйрәтү.

Түгәрәкнең бурычлары:

- укучыларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту;


- көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү;

- мәктәптә, районда, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү;

- түгәрәк әгъзалары тарафыннан уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета - журналга тәкъдим итү;

- төрле бәйгеләрдә катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.


Тематик план

Айга 16 сәгать исәбеннән: “Илһам чишмәсе”нә - 86 сәг., “Сәхнә”гә - 58 сәг.

 Барысы – 144 сәгать.

Илһам чишмәсе” (86 сәг)



Тема

Сәгать саны

I

Оештыру эшләре.  (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

2

II

Газета-журнал укый беләбезме?

Газета ничек ясала?

Хәбәрчегә хас сыйфатлар

Минем яраткан газетам

“Йолдыз” газетасына экскурсия

Газета алдаганны яратмый. Газеталарга күзәтүләр

Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү


12

2

2



2

2

2


2

III

Журналистикада жанр төрләре

Хәбәри жанрлар:

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу

Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

Интервью – иҗади гапләшү

Хисап (отчет) – сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйли.
Аналитик жанрлар:

Корреспонденция- җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтә

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт


12

8
2
2

2
2

4
2
2



IV

 


Шигырь язарга өйрәнәбез.

Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре

Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырь төзелешен тикшерү.

Уеннар "Башын башлыйм, син тәмамла”

“Җомга көн кич белән” утырышында Апас төбәге белән бәйле шагыйрьләр белән очрашу

Газета - журналларда басылган шигырьләргә күзәтү

Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны утырышларда уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау.

“Илһам чишмәсе” газетасын 3 айга бер чыгару 



28

4
2


2
2

4
6


8

V

Риторика-чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән

Сәнгатьле сөйли белү осталыгы. Үзебез иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку

"Илһам” иҗат түгәрәгенең ачык утырышларында, мәктәптә уздырылган башка чараларда, бәйгеләрдә чыгыш ясау


30
2
28

VI

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау. Апрель ахырында "Илһам” иҗат түгәрәгенең ачык утырышын уздыру.

2

Сәхнә” (58 сәг)





Тема

Сәгать саны

I

Оештыру эшләре.  (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

2

II

Сәхнә серләре

Әсәр белән танышу.

Образларның үзенчәлекләрен билгеләү

Уйналырга тиешле образның башка образлар белән бәйләнеше

Костюмнар әзерләү

Декорацияләр әзерләү

Музыкаль бизәлеш


12

2

2


2

2

2



2

III

Әсәрне куярга әзерләү

Текстны өйрәнү

Сәхнәдә репетиция ясау.


36

18

18 



IV

 


Әзерләнгән әсәрләрне сәхнәгә кую 

Наҗия Гыймадиева.“Аулак өй” (Мирсәй Әмирнең “Тун ачуы” комедиясе һәм Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте буенча)

Галимҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә” пьесасы


4

2

2



VI

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау. Шаян скетчлар бәйләме

4

Илһам чишмәсе” программасы



Оештыру эшләре. (2 сәг.) (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

Газета - журнал укый беләбезме? (12 сәг.) Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Креативлык, культуралылык, хәбәрдарлык, зәвык һ.б. Минем яраткан газетам: яшьләрне кызыксындыручы рубрикалар, аларда күтәрелгән темалар, мәсьәләләр. “Йолдыз” газетасына экскурсия. Элек чыккан саннары белән танышу. Газета алдаганны яратмый. Чынбарлыкны ачу, укучыга аны җиткерүдә журналист осталыгы. Газеталарга күзәтүләр. Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү.

Журналистикада жанр төрләре. Хәбәри жанрлар: репортаж, интервью, хроника, очерк, памфлет, фельетон белән танышу. Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу. Репортаж - күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу. Интервью – иҗади гапләшү. Хисап (отчет) –сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйли.

Корреспонденция - җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтә.

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт.



Шигырь язарга өйрәнәбез. (28 сәг.) Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре. Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырьтөзелешен тикшерү. Уеннар "Башын башлыйм, син тәмамла”. “Җомга көн кич белән” утырышында Апас төбәге белән бәйле шагыйрьләр белән очрашу. Газета - журналларда басылган шигырьләргә күзәтү. Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны утырышларда уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау. “Илһам чишмәсе” газетасын 3 айга бер чыгару.

Риторика - чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән (30 сәг.) Сәнгатьле сөйли белү осталыгы. Үзебез иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку. "Илһам” иҗат түгәрәгенең ачык утырышларында, колледжда уздырылган башка чараларда чыгыш ясау.

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау. (2 сәг.) Апрель ахырында "Илһам” иҗат түгәрәгенең ачык утырышын уздыру.
Сәхнә” программасы

Оештыру эшләре. (2 сәг.) (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

Сәхнә серләре (12 сәг.) Әсәр белән танышу. Образларның үзенчәлекләрен билгеләү. Уйналырга тиешле образның башка образлар белән бәйләнеше. Костюмнар әзерләү. Декорацияләр әзерләү. Музыкаль бизәлеш.

Әсәрне куярга әзерләү (36 сәг.) Текстны өйрәнү: рольләргә бүлеп уку, парлап әзерләү, күренешләп әзерләү. Сәхнәдә репетиция ясау.

Әзерләнгән әсәрләрне сәхнәгә кую (4 сәг.) Наҗия Гыймадиеваның “Аулак өй” (Мирсәй Әмирнең “Тун ачуы” комедиясе һәм Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте буенча) күренешен һәм Галимҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә” пьесасын (декабрь) әзерләү һәм сәхнәгә кую.

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау (4 сәг.) Апрель аенда Тукай атналыгы уңае белән үткәрелә торган "Илһам” иҗат түгәрәгенең ачык утырышында шаян скетчлар бәйләме белән чыгыш ясау.
Программаны тормышка ашыру шартлары һәм көтелгән уңышлар.

Программа түгәрәк җитәкчесеннән фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, журналистика, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның занятиеләргә системалы йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз көчләре белән нәрсәдер иҗат итсәләр, язсалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада гамәли дәресләр өстенлек итә.

Занятиеләр өчен һәр укучыда карандаш, каләм, блокнот, кәгазьләр, флешкалар булдырырга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләре һәрдаим искә төшерелеп торсын, ул инструктаж дәфтәренә теркәлсен.

Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый. Әлеге программаны  тулысынча тормышка ашыру өчен берләшмә утырышлары үткәрелә торган кабинетка интернет челтәренә тоташкан компьютер, ноутбук , цифрлы фотоаппарат, төсле принтер кирәк булачак.

Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра. Программа авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып бара.


Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- мәктәптә яки сыйныфта үткәрелгән чара турында хәбәр яза;

- ритм һәм  рифманы иҗат эшендә дөрес итеп куллана;

- журналистикадагы жанр  төрләрен һәм  үзенчәлекләрен дөрес һәм урынлы файдалана ала;

- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтыла;
- журналистика барлыкка килү, үсеш тарихыннан хәбәрдар, хәзерге шартларда журналистикадагы  үсеш тенденцияләре белән кызыксына, яңалыкларны вакытында белеп бара;
- сүзләрдән образ тудыра, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белә;

- үзе иҗат иткән шигырьне сәнгатьле итеп сөйли;

- авторлык хокуклары турындагы законның төп положениеләрен белә һәм аны үти;

- үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерә;

- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм сәхнәдән торып сөйли белә;

- татар драматургиясенең күренекле вәкилләре һәм аларның иҗаты турында фикер йөртә ала;

- сәхнәдә уйнала торган чараларны оештыра белә;

- иҗади бәйгеләрдә катнаша.




Әдәбият исемлеге

  1. Гарифуллин В.Г. "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.

  2. Гарифуллин В.Г. "Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре” Казан, 2004 – 205 б.

  3. Курбатов Х.Р. "Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. Казан: "Мәгариф” нәшр., 2002. – 200 б.

  4. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.

  5. Кружок театра кукол. Методическое пособие. / Под ред. Л.Г.Шпет. – М: «Просвещение», 1967. – 103 с.

  6. В школьном театре: Инсценировки произведений русских писателей-классиков, песни и романсы на слова поэтов XIX века. – М.: «Детская литература», 1971. – 513 с.

  7. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.

  8. "Сабантуй”, "Көмеш кыңгырау”, "Йолдыз” газеталары, "Идел”, “Ялкын” журналлары.

  9. Веб.сайтлар: gzalilova.narod.ru,  http://www.tatmedia.ru/, http://sabantui.com



2013 – 2014 нче уку елы өчен якынча тематик план

- Укучылар белән бергәләп түгәрәкнең программасы, планы турында сөйләшү – 2 сәг.

- Шигърият турында сөйләшү алып бару, шигырь төзелешен өйрәнү –

2 сәг.


- Балалар шагыйрьләре, аларның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Шигырьләрен уку – 4 сәг.

- Шигырьләр иҗат итү, тикшерү, редакцияләү – 6 сәг.

- “Исеме матур - кемнәр куйган?” Укучыларны иҗади эшләренә исем табу серләренә төшендерү – 2 сәг.

- Балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре белән танышу, сәхнәләштерү – 38 сәг.

- Хәбәр жанры турында укучыларга аңлатма, төшенчә бирү – 2сәг.

- Жанрның бу төре буенча иҗат итү - 2сәг.

- Газета-журналлардагы кызыклы язмалар турында әңгәмәләр үткәрү – 6 сәг.

- Газета – журналлардагы чыккан төрле бәйгеләрдә катнаша бару – 8 сәг.

- Китапханәдә булу – 4 сәг.

- “Йолдыз”газетасы редакциясенә экскурсия ясау – 2 сәг.

- Табигатькә чыгу, күзәтү алып бару – 2 сәг.

- Алган тәэсирләрне иҗатта күрсәтү: төрле жанрда иҗат итү, аларны тикшереп, редакцияләү – 2 сәг.

- Интервью. Иҗатның бу төре турында аңлатма бирү – 2 сәг.

- Аерым шәхестән интервью алу, аларны тикшереп, анализлау – 4сәг.

- Төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, язмалары белән чыгыш ясау – 8 сәг.

- Сәнгатьлелек турында сөйләшү - 2 сәг.

- Сәнгатьле уку буенча бәйге үткәрү – 2 сәг.

- Юбиляр язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты турында әңгәмәләр алып бару – 6 сәг.

- “Конферанс”, “нәфис сүз” номинацияләре буенча төрле бәйгеләргә әзерләнү, катнашу – 20 сәг.

- Район, республика газета – журналларына төрле вакыйгалар уңаеннан мәкаләләр язу – 12 сәг.

- Уку елының гыйнвар, май айларында түгәрәк эше буенча отчет бирү: төрле формада (презентация, күргәзмә, һ.б.) эшчәнлекне күрсәтү – 4 сәг.

- Укучыларның ел буенча язган иҗади эшләрен, чыгышларын чагыштыру, нәтиҗә һәм йомгак ясау – 2 сәг



Барысы : 144 сәгать
2014 – 2015 нче уку елы өчен якынча тематик план

  • Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү - 2 сәг.

  • Оештыру эшләре. Түгәрәк әгъзаларының бурычлары - 2 сәг.

  • Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү - 2 сәг.

  • Сәхнә теленең тормыштагы гади телдән аермасы. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли? - 2 сәг.

  • Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү - 6 сәг.

  • Сәхнә серләренә өйрәнү. Видеоязмалар карау - 2 сәг.

  • Киенү - бизәнү осталыгы. Декорациянең роле - 2 сәг.

  • Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү. Җырлар тыңлау. Бишек җырлары - 4 сәг.

  • Татар халык биюе - 2 сәг.

  • Татар халык әкиятләре - 4 сәг.

  • “Чәчәкләр аланында” сәхнә уенының эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку - 2 сәг.

  • “Үги кыз” әкият - пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку - 2 сәг.

  • Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр - 30 сәг.

  • Сценарийны кабатлау - 2 сәг.

  • Киемнәр әзерләү - 2 сәг.

  • Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек - 2 сәг.

  • Сәхнәгә кую - 2 сәг.

  • Рольле уеннар - 2 сәг.

  • Җырлы-биюле уеннар - 2 сәг.

- Такмак әйтешле уеннар - 2 сәг.

- Җитезлеккә уеннар өйрәнү - 2 сәг.

- “Беренче театр ” театр - тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку - 2 сәг.

- Сәнгатьле уку буенча эш - 2 сәг.

- Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка - 30 сәг.

- Киемнәр әзерләү. Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек - 2 сәг.

- Сәхнәгә кую - 2 сәг.

- Татар халык бәйрәмнәре - 2 сәг.

- Йола бәйрәмнәре - 2 сәг.

- Данлыклы шәхесләребез - 2 сәг.

- Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыруны дәвам итү - 2 сәг.

- Композиторларыбыз иҗаты белән танышуны дәвам итү - 2 сәг.

- Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен уку, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү - 2 сәг.

- Туган ягым – яшел бишек. Бүгенге көн экологик проблемалар. Күзәтүләр буеча фикер алышу - 2 сәг.

- Районыбызның туган як музеена сәяхәт - 2 сәг.

- Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә - 2 сәг.


Барысы : 144 сәгать



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет