Раслыйм” Мәктәп директоры



бет1/5
Дата04.07.2016
өлшемі0.73 Mb.
#178371
  1   2   3   4   5

Педагогик

киңәшмә утырышында

кабул ителгән

Беркетмә № 1

29 август 2014 ел

Раслыйм”

Мәктәп директоры

_________ Р.Ф.Ямиев

приказ № ______ ____________ 2014 ел



Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем



бирү учреждениесенең

2014-2015 нче уку елына

тәрбия планы

Иске Байсар, 2014

ЭЧТӘЛЕК


1 БҮЛЕК.


2013-2014 уку елында тәрбия эшчәнлеге йомгаклары


3 бит

2 БҮЛЕК.

Тәрбия эшләренең тематикасы.

Яңа уку елына максатлар һәм бурычлар




15 бит

3 БҮЛЕК

Тәрбия процессын оештыру


17 бит

4 БҮЛЕК.

Сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсенең эш планы


33 бит

5 БҮЛЕК

Ата – аналар белән эшләү планы


35 бит

6 БҮЛЕК

2014-2015 уку елында тәрбиягә авыр бирелүче укучылар белән эшләү планы


38 бит

7 БҮЛЕК

2014-2015 уку елында зарарлы гадәтләргә каршы (наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту) профилактик чаралар планы


39 бит

8 БҮЛЕК

Байсар урта мәктәбендә 2014/2015 уку елы өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча эш планы


40 бит

9 БҮЛЕК

Байсар урта мәктәбенең 2014/2015 уку елына юл – транспорт фаҗигаләрен кисәтү буенча эш планы


41 бит

10 БҮЛЕК

Байсар урта мәктәбендә хокук бозуны кисәтү һәм булдырмау буенча эш планы


42 бит

11 БҮЛЕК

Байсар урта мәктәбендә патриотик тәрбия эше планы


43 бит

12 БҮЛЕК

2014/2015 уку елы өчен Байсар урта мәктәбенең суицид очраклары булдырмау һәм профилактик чаралар буенча эш планы


45 бит

13 БҮЛЕК

Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014/ 2015 уку елына укучыларның хәрәкәт активлыгын үстерү буенча эш планы


46 бит

14 БҮЛЕК

2014-2015 уку елында тәрбия эшләре буенча җитәкчелек һәм контроль планы


48 бит



1 БҮЛЕК

2013-2014 уку елына тәрбия эшчәнлеге йомгаклары.



Мәктәптә тәрбия эшчәнлеге 2013 елның 31 августында директор яны киңәшмәсендә кабул ителгән “Актаныш муниципаль районы Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2013-2014 нче уку елына тәрбия планы” нигезендә алып барылды. 2013/2014 уку елына тәрбия эше алдына түбәндәге бурычлар куелды:

  • тәрбия бирүдә яңа формалар һәм методларны өйрәнү һәм тәрбия процессының нәтиҗәлелегенә ирешү;

  • класс җитәкчеләренең профессиональ компетенциясен үстерү; фәнни – теоретик белемнәрен арттыру;

  • балалар оешмасының ролен үстерү;

  • укыту – тәрбия эшендә гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген көчәйтү

  • Сәламәтлек” программасына нигезләнеп, укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш тудыру;

  • Патриотик тәрбия бирү программасы” нигезендә системалы эшләү;

  • Путь к успеху программасын” тормышка ашыру максатыннан укучылар һәм ата- аналар белән эшне дәвам итү;

  • Коррупциягә каршы көрәш программасын” тормышка ашырыру, укучыларда аңлы караш булдыру.

  • Җәмгыятькә яраклы, сәламәт һәм аңлы шәхес тәрбияләүдә гаиләнең ролен үстерү.


Мәктәп түбәндәге программалар нигезендә эш алып барды:

  • Республиканская программа «Путь к успеху»;

  • Сәламәтлек” программасы, 2012-2014 еллар;

  • Образовательная программа, 2011-2015 гг.;

  • Программа профилактики наркотизации среди подростков и учащейся молодёжи в муниципальном бюджетном образовательном учреждении “Байсаровская средняя общеобразовательная школа” на 2011-2013 годы;

  • Программа по профилактике употребления психоактивных веществ в условиях образовательного учреждения МБОУ “Байсаровская СОШ” на 2011-2014 учебный год;

  • Программа “Одарённые дети”, 2011-2014 гг.;

  • Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбендә “2011-2015 елларга укучы балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү” программасы;

  • Программа развития взаимодействия образовательных учреждений с семьями обучающихся (воспитанников) в районе, 2011-2015 гг;

  • Районная программа отдела образования Актанышского муниципального района по формированию здорового образа жизни на 2011-2015 годы;

  • Актаныш муниципаль районында “2011-2015 елларга укучы балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү” программасы;

  • Программа профилактики и наркотизации среди подростков и учащейся молодёжи в Актанышском муниципальном районе на 2011-2013 годы;

  • Программа “Одарённые дети” Актанышского муниципального района РТ, 2011-2013 гг.;

  • Государственная программа “Патриотическое воспитание граждан Российской Федерации на 2011-2015 годы”.

  • Комплексная прграмма  по профилактике правонарушений в Республике Татарстан”, 2011-2014 гг.;

  • Эзтабар юлдашы программасы”;

  • Мирас юлы программасы”;

  • Галстучная страна”;

  • Следопыты родного края”.


Программаларга нигезләнеп, тәрбия эшләренең тематикасы,

һәр ай саен эш юнәлешләре билгеләнде:

Сентябрь

Мәктәп һәм Без.

Октябрь

Тарихи сукмаклар буйлап

Ноябрь

Хокук культурасы һәм хокук бозуларны кисәтү айлыгы

Декабрь

Иҗат һәм сәләт айлыгы

Январь

Гаилә һәм мәктәп

Февраль

Спорт- сәламәтлек һәм оборона айлыгы

Март

Хезмәт һәм хезмәт куркынычсызлыгы айлыгы

Апрель

Экология айлыгы


Мәктәп күләмендә һәм классларда үткәреләчәк күмәк иҗади чаралар планы расланды. Бу планда эш төрләре “Әхлак”, “Сәламәтлек, “Экология”, Хәрби-патриотик”, “Иҗат”, “Хезмәт”, “Хокук”, “Укучылар үзидарәсе”, “Ата-аналар белән эш” , “Контроль” юнәлешләрендә билгеләнде.

Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәләре белән берлектә киңәшләшеп, баланы шәхес итеп формалаштыру, аның сәламәтлеген ныгыту, иминлеген тәэмин итү, төрле зарарлы гадәтләрдән (наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту) саклап калу, һөнәри юнәлеш бирү, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау, патриотик тәрбия бирү максатыннан эш планнары кабул ителде.
Методик берләшмәләрдә тәрбия эшчәнлеге

Сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе максатчан эш алып бара. Берләшмәдә тәрбия бирүнең актуаль проблемалары карала, тәҗрибәле укытучыларның эш алымнары өйрәнелә, туган проблемаларны чишү юллары ачыклана. Үз эшләренең осталары, иҗади эшләүче сыйныф җитәкчеләре арта бару күзәтелә. Сыйныф җитәкчеләре арасында I квалификацион категорияле - 7, II квалификацион категорияле - 1 укытучы эшли.

Үткәрелгән ачык класстан тыш чаралар сыйныф җитәкчеләренең информацион технологияләрне уңышлы файдалануын, укучыларның иҗади үсешен күрсәтте. Һәр сыйныф җитәкчесенең белемнәрне күтәрү курсларында булуы тәрбия эшен тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга этәргеч бирә. Сыйныф җитәкчеләре “Ачык дәрес”, “Класс җитәкчесе”, “Мәгариф” журналлары, “Тәрбия” газетасындагы, Интернет челтәреннән алынган материаллар нигезендә эшчәнлекне планлаштыралар.
Башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре.

Бүгенге чор яшь буынны тәрбияләү класс җитәкчесеннән тагын да күбрәк иҗади осталык таләп итә. Балаларга тәрбия бирүдә һәр класс җитәкчесенең үз юлы, үз кыйбласы бар: туган нигезгә, төбәккә, ата-аналарга, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләрен үстерү. Тәрбия эше никадәр катлаулы булса да мәктәбебезнең класс җитәкчеләре укучылар белән уртак тел табып, үзара аңлашып яшиләр.

Башлангыч сыйныфларда уку еллары - бала шәхесен формалаштыруда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, санарга, сөйләргә, аралашырга, шулай ук гади иҗади хезмәт төрләренә, коллективта үзләрен дөрес һәм иркен тотарга өйрәнәләр. Шуңа күрә укытучыларыбыз башлангыч сыйныфларда уку елларының укучыны шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук зарарлы гадәтләргә каршы тора алырлык ихтыярлы итеп тәрбияләү этабы икәнен онытмыйлар. Укыту – тәрбия эшен заман таләпләренә туры китереп оештыралар. Һәр дәрестә иҗади эшләүләренә ирешү, белем алу шатлыгын бирү, танып-белү активлыгын үстерү өстендә эшлиләр. Башлангыч сыйныфта 4 укытучы белем бирә. Дүртесе дә 1 нче квалификацион категорияле. 2 нче класс җитәкчесе Гимаева Инзилә Хәмзә кызы “Ел класс җитәкчесе 2014” конкурсында катнашып, район күләмендә лауреат исеменә лаек булды.

Һәр елдагыча уку елы 1 сентябрь – белем бәйрәмен үткәрү белән башланып киттте. 1 класска Амирова Айзилә укучылар кабул итте. Быел мәктәпкә 6 укучы белем алырга килде.

Октябрь аенда башлангыч класслар атналыгы булып узды. Аның барышындагы чаралар балаларның сәламәтлеген ныгыту, эстетик зәвык тәрбияләү, халкыбыз йолалары белән тирәнтен таныштыру, зирәклекне, тапкырлыкны үстерүне күздә тотып сайланды, без бу максатларыбызга ирештик дип саныйбыз. Балалар бик канәгать калдылар. Насирова Г.Р. “Сөмбелә бәйрәме” үткәрде . Әмирова А.Н. табышмаклар кичәсе, Гимаева И.Х., Мөфтиева Г.Ә. ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә дә тәрбиягә зур урын бирелгән иде. “Иң чиста дәфтәр” һәм “Иң чиста көндәлек” тотучы укучылар ачыкланды. Укучылар белән күңелле стартлар үткәрелде.

Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Әлеге бурычларны тормышка ашыруда бәйрәмнәр, тематик кичәләрнең файдасы зур. “Уңыш бәйрәме”, “Әниләр көне”, “Яңа ел” бәйрәме, “Халыкара хатын - кызлар көне”, “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан оештырылган программалар бай эчтәлектә, эстетик зәвык белән башкарылды. Тәрбия сәгатьләрендә җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, аралашу культурасы, ярдәмләшү, игелек күрсәтү темалары төрле формада яктыртылды.

Өлкәннәр көне уңаеннан шәфкатьлелек темасына барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үтте. Ветеран укытучыларыбыз катнашында чәй табыны артында “Алтынга тиңләшерлек гомер” очрашу кичәсе үтте. Ул укучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Икенче чирек яңа елга әзерлек белән узып китте. Бу чиректә инвалидлар декадасы уздырылды. Һәр класс җитәкчесе декада өчен план төзеде һәм шул план нигезендә эш алып барды. Тәрбия эшләре буенча директор

урынбасарларының район семинары кысаларында игелек марафоны оештырылды. Кул эшләре ярминкәсеннән кергән акчалардан 1 класс укучы Нәҗмиев Алмазга ярдәм оештырылды. Мәктәбебезнең сәламәтлеге чикле 2 укучысы Нәҗмиев Алмаз белән Шәйдуллина Гөлчәчәк “Чиксез балачак” XVI халыкара фестивале кысаларында район үзәгендә “Игелекле тылсымчы” исемле чарада катнаштылар. Шул исемдәге иҗат конкурсының район этабында Шәйдуллина Гөлчәчәк 1 урынны яулады.

Ноябрь ае әниләр көне белән дә истә калды, чөнки кадерле әниләребез мәктәптә кунакта булдылар. Укытучы Әмирова Айзилә Наил кызы тарафыннан 1 класста уздырылган “Әни җирдә иң кадерле кеше” дип иемләнгән кичә бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды.

Балаларның иминлеген саклау, сәламәт тормыш рәвешенә тарту – безнең төп бурычыбыз булып тора. Быел исә Сочи шәһәрендә үткән олимпиада да моңа ачык мисал. Декабрь аенда уздырылган “Навстречу Сочи-2014!” рәсем конкурсында катнашып 3 класс укучылары Исламова Зәринә, Шәйдуллина Гөлчәчәк сертификат белән бүләкләнделәр, укытучысы Насирова Гөлшат Рафис кызы.

Яңа ел бәйрәме дә күңелле мизгелләр белән истә калды. 4 нче класс укытучысы Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы үзенең укучылары белән әкияти тамаша әзерләде . Һәр сыйныф укучылары, укытучылары да бәйрәмгә бик теләп катнашты. Маскалар, костюмнар, концерт номерлары кызык һәм

матур сайланган иде.

Укучыларыбыз бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Мөфтиев Данияр (4 кл.), Гимаева Илүзә (2 кл.) “Поздравление Деду Морозу” дип аталган кул эшләре конкурсында уңышлы катнаштылар. Район күләм “Иң яхшы сочинение” бәйгесендә Садриева Ләйсәния (3 кл) 2 нче урын яулады. Садриева Ләйсәния (3кл.), Зиннуров Илвир (4кл.) “Иң матур каллиграфияле укучы” район бәйгесендә катнашып, зонада 3 урын алдылар. Гимаева Илүзә (2 кл.), Хәйриева Эльза (4 кл.), Садриева Ләйсәния (3 кл.) “Шигырь укучылар” конкурсында катнашып, район күләмендә 1-2 урыннарны яуладылар . Аларга тиңнәр табылмады . Укытучылары Гимаева Инзилә Хәмзә кызы, Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы, Насирова Гөлшат Рафис кызына рәхмәт белдерелде.



1 классларның “Сау бул, Әлифба!” дип исемләнгән әлифба бәйрәменә әти-әниләр дә чакрылган иде. Балалар үзләренең Һөнәрләрен,төрле фәннәрдән алган белемнәрен уен аша күрсәттеләр. Кичәдән әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать кадылар.

Тыл ветераны, озак еллар китапханәдә эшләүче Җиһангирова Мәдинә апа белән очрашу да укучыларның күңелләрендә кайнар эз калдырды. Ул укучыларга сугыш вакытында һәм аннан соңгы авыр тормыш юллары турында сөйләде, китапханәгә әдәби китаплар бүләк итте.

8 март бәйрәме дә үзенчәлекле үтте .Әниләр өч командага бүленеп үзләренең осталыкларын сынадылар. Тәнәфесләрдә балалар концерт номерлары күрсәтте. Афәрин! Әниләр бар яклап та оста булып чыктылар. 2014 ел Россия Федерациясендә һәм Татарстан республикасында Мәдәният һәм сәнгать елы итеп игълан ителде. Мәктәбебездә ул уңышлы гына башланып китте. Беренче уңышларыбыз да бар. “Мы ценим – мы дорожим”, “Буду бдительным на льду” рәсем конкурсларында Хәйриева Эльза (4кл), Кашапова Илзирә (2кл), “Туган телем-серле тел” шигырь сөйләү бәйгесендә Гимаева Илүзә (2кл) 3 дәрәҗә диплом, Садриева Ләйсәния (3кл), Хәйриева Эльза (4 кл) сертификат белән бүләкләнделәр. Балаларга туган як табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы турында мәгълүмат бирү, файдалы үлән, чәчәк, җәнлек, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, укытучылар эшләрен планлы рәвештә алып бардылар. 2 класста уздырылган “Нәүрүз җыры” дип исемләнгән кичәгә әти-әниләр чакырылды. Балалар язгы авыл күренешен, кошлар тормышын чагылдырган җырлы- уенлы тамаша күрсәттеләр. Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы үткәргән “Кошлар көне” бәйрәме дә шушы максатларны үз эченә алган иде. Кичәдә, төрле кошларның табигатькә файдасы, аларны саклау, ничек итеп ярдәм итеп булулары азсызыкланды.

Урта класс һәм югары класс җитәкчеләренең

методик берләшмәсе эшчәнлеге.

2013-2014 нче уку елына методик берләшмә алдына түбәндәге бурычлар куелган иде:

1. Педагогик технологияләрне тәрбия процессына кертү ярдәмендә

укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә.

2. Укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә.

3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга.

4. Гражданлык - патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Алга куелган бурыч – максатларны тормышка ашыру өчен мәктәп

колективы даими эш алып барды. Укытучылар колективы үз эшләрендә алдынгылар тәҗрибәсен киң кулланып, дәресләрнең сыйфатын, нәтиҗәлелелеген күтәрү өстендә эшләделәр. Укыту процессын сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару өчен, һәр баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларда укуга булган карашларын уңай якка үзгәртергә тырышып, кызыксындыру тудырып, халкына карата

лаеклы варис булу, эшлекле, сәламәт, белемле шәхес тәрбияләү өчен өзлексез эш алып барылды. «Көзге бал», «Яңа ел» бәйрәмнәре зур әзерлек белән узды, класслар стена газетасы чыгардылар, биюләр, котлаулары, сәхнәләштерелгән чыгышлар әзерләделәр; 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче Март –Халыкара хатын-кызлар көне спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару уңаеннан күңелле стартлар укучыларның зур тырышлыгы һәм активлыгы белән үтте.

Балаларга музыка-җыр тәрбиясе бирүнең бай традициясе хәзер тагын да югары үсеш алды: сәнгатькә гашыйк балаларның саны бик күпкә артты. Шуны истә тотып ел саен яшь талантларны ачыклау максатыннан “Йолдызлык”конкурсы оештырыла. “Йолдызлык 2014” фестивалендә куп кенә укучыларыбыз үз теләге белән катнашты. “Кантри “, “Заманча баек”

биюләрен, 5 класстан Әмирова Айзирәкнең рус биюен, конферанслар Локманова Гүзәл белән Шакиров Илнурның чыгышларын жюри уңышлы дип тапты. ”Кантри” бию төркеме, гала концертта катнашып, 1 нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Мәктәп урта мәктәпләр арасында 3 урынны яулады.

Мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелеп килүче конкурсларга укучылар бик теләп катнашалар. Бу уку елында укучылар мондый төр чараларга күбрәк тартылды.

Уку елы дәвамында укучылар район күләмендә сәнгать өлкәсендә төрле интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнаштылар.

Вәсилә Ясави кызы укучыларны кабул итеп алуга, аларны дус, бердәм коллектив итеп туплау максатыннан планлы эш башлады. “Табигатьне саклау – изге бурыч”, “Тәмәке белән тартучы да яна”, “Кешене туйдыручы – һөнәр”, “Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел!” дигән темаларга ачык тәрбия сәгатьләре аеручы уңышлы булды. Мәктәп күләмендә “Аналар көне” үткәрделәр, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының «Диагностика общих валеологических знаний учащихся по проблеме оздоровления. Организация горячего питания. Витаминизация.» темасына багышланган семинарында тирән эчтәлекле С. Михалковның “Как медведь трубку нашёл» дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр. Әлеге тамаша белән ”Музыкаль шкатулка” республика конкурсының район этабында “Иң яхшы сәхнә бизәлеше” номинациясендә җиңеп чыктылар.

Февраль аенда мәктәп республика күләмендә эшләп килүче “Мөстәкыйль балалалар” (“Самостоятельные дети”) проектына кушылды. Әлеге проект кысаларында мәктәптә “Дуслык” балалар отряды төзелде. Аның составына 7 класстан 5 укучы: Бәширова Зәлия, Нигъматуллина Эльвина, Мирзамәхмүтова Зөлфия, Гөмәрова Илмира һәм Хәбиева Мәдинәләр кабул ителде.

7 апрель көнне республика күләмендә үткәрелгән “Будь готов, скажи, нет!” наркотикларга каршы акциясендә катнашып, авыл халкының наркотикларга карашы ачыкланды. Акция барышында барлык сорау алучаларның да карша булулары ачыкланды. Әлеге нәтиҗәләр презентация формасында наркотикларга каршы көрәш Республика Федераль хезмәтенә җибәрелде.
Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм туклануын

оештыру юнәлешендә эш

Саулык – зур байлык”, диләр. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән тәм таба. Сәламәт булу һәбер кешенең тормыштагы омтылышы. Сәламәт булу ул авыру, чирләрнең булмавы гына түгел. Аның өчен физик яктан үсешнең нормада булуы, психологик халәт уңайлыгы кирәк. Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим, кыйммәтле әйбер икәнен һәммәбез аңларга тиеш. Мәктәп еллары – кешенең шәхес буларак формалашуында иң мөһим чор. Бүген мәктәптә баланың сәламәтлеген саклау дигәндә, белем алу шартларының нормаларга туры килүе күз алдында тотыла. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. Сүз дә юк, мәктәптә укытучылар коллективының бердәм, иҗади эшләве генә уңышлар казанырга мөмкинлек бирә.



Безнең мәктәпкә 2006 елда – “Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда бронза дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп”, ә 2008 елда “Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда көмеш дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп” дигән квалификация сыйфатнамәсе бирелде. Әлеге сыйфатнамә 2013 елда кабат якланды.

Моңа ирешү өчен, эшне мәктәпнең укыту-матди базасын яхшыртудан һәм укытучыларның бу мәсьәлә буенча үзбелемен күтәрүдән башланды. Мәктәп бинасы, андагы җиһазлар һәм укыту әсбаплары, мәктәп территориясе санитар кагыйдәләргә туры килә. Мәктәп кирпечтән, өч катлы итеп, укыту учрежденияләре өчен махсус план белән төзелгән. Мәктәп тирәсендәге җир 1,5 га тәшкил итә, ул койма белән әйләндереп алынган. Мәктәп янында тәҗрибә кишәрлеге, спорт мәйданчыгы, ял итү урыны булдырылган. Мәктәпкә килүче юллар асфальтланган. Спорт залы, спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар барысы да яхшы торышта.

Күрү, ишетү дәрәҗәсен, буй озынлыгын искә алып, һәр бала уңайлы эш урыны белән тәэмин ителгән. Моның өчен мәктәп җиһазларына махсус тамга салынган. Яктылык, җылылык, сыйныфларны җыештыру һәм җилләтү, тавыш режимының таләпләргә туры килүе; сыйныф бүлмәләрендә җиһазларны, аларның төсен дөрес сайлау төрле авыруларны булдырмый калуда ярдәм итә. Күп очракта тиешле шартлар тудыру өчен, мәктәп коллективының, әти-әниләрнең бердәм тырышлыгы, максатчан эше кирәк.

Куркынычсызлык техникасы буенча да таләпләр үтәлә. Бинаның өч катыннан да эвакуацияләү юллары бар. Алар һәрвакыт тәртиптә тотыла. Мәктәп янгын сүндерү краннары, янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгән. Аларның эшкә яраклы булу-булмавы даими тикшерелеп тора. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен саклау буенча барлык норматив документлар булдырылды. Җаваплы укытучылар бу мәсьәлә буенча яңа таләпләрне өйрәнеп, белемнәрен арттырып тора.

Үсеп килүче организмның туклануын дөрес оештыруның мөһимлеген һәрберебез аңлый. Балалар арасынды коры-сары белән тукланып йөрү, аксымнарга, витаминнарга һәм микроэлементларга ярлы, майлы, углеводлы ризыкларны күпләп ашау, җитәрлек ашамау очраклары юк түгел. Укучыларны, әти-әниләрне дөрес туклану кагыйдәләренә өйрәтүне дә үз өстебезгә алдык. Бу максаттан әти-әниләргә гаиләдә төрле яшьтәге балаларның дөрес туклануын дөрес оештыру кирәклеген аңлата торган чыгышлар, әңгәмәләр тәкъдим итәбез. Уку елы дәвамында мәктәптә ашханә эшли. Яшелчә, җиләк-җимешләрне укучылар җәй көне мәктәп бакчасында үзләре үстерә. Мәктәп бакчысы – безнең горурлыгыбыз ул. Анда үстерелгән яшелчәләр исәбенә мәктәптә әзерләнгән төшке ашлар туклыклы һәм арзан була. Мәктәптә туклану өчен көнгә 10 сумнан ата-аналарда родвзнос җыела. Дотация буларак бирелгән 5 сум 20 тиен һәм мәктәп бакчасында үсетерелгән яшелчәләрдән кергән табыш белән көнлек туклану бер балага уртача 17-18 сумга төшә. Яңа стандартларга нигезләнеп үткәрелгән түгәрәкләрне исәпкә алып, уку елы башыннан 4 дәрестән соң пешкән камырлы ризык белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган. Ашханәдә туклануны оештыру өчен приказ нигезендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары билгеләнгән. Пешкән ризыкның сыйфаты брокераж комиссия тарафыннан көн саен тикшерелеп торыла.

Җәй буена яшел аш тәмләткечләре: петрушка, укроп киптерәбез, карлыган җыябыз, кыяр һәм помидорларның төрле сортларын, татлы борыч, патиссон, ташкабак үстерәбез. Мәктәбебез Актаныш районы мәктәпләре арасында яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшыларның берсе булды. Бу җиңүләр – укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы.

Балаларның иминлеген саклау, сәламәт тормыш рәвешенә тарту – безнең төп бурычыбыз. Быел башкалабыз Казанда үткән Универсиада да моңа ачык мисал. Шул уңайдан үткәрелгән Универсиада дәресләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чараларыбыз бар. “ Наркоман тарихы”, “Төтенгә әйләнгән сәламәтлек” кебек әдәби-музыкаль кичәләр уздырабыз. Һәр уку елында сыйныфлар арасынды “Сәламәтлек театры” конкурслары үткәрелә. Сәхнәләштерелгән күренешләр белән әти-әниләр, авыл тамашачылары каршында чыгыш ясыйбыз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз.

Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.

Укучыларның авырулары динамикасы

Учебный год



Кол-во уч.

Сколиоз, %

Плоскостопие, %

Зрение %

Сердце, %

ЛОР, %

Почки, %

Анемия, %

Рахит, %

Косоглазие, %

Грыжа, %

ОРЗ, %

Наруш осанки, %

ЖКТ%

2008/2009

112

2,1

-

4,6

-

-




-

-




-

7







2009/2010

98

3,9

-

7

-

-




0,7

-

0,7

-

8







2010/2011

87

2,5

-

6

2,5

-

1,6

0,8

-

0,8

-

6

0,8

2,5

2011/2012

80

2,1

-

5

-

-

0,8

0,8

-

0,8

-

7

0,8

1,6


Сәламәтлек төркеме



Физкультура төркеме

2008/09 2009/10 2010/11 2011/12


Сәламәтлек саклау юнәлешендә хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Соңгы ике елда мәктәптә укучыларга медицина күзәтүе үткәрелмәве укучыларның сәламәтлек һәм физкультура төркемнәрен дөрес билгеләнмәвенә китерә. Шуңа да әлеге күрсәткечләр дәресләрдә тиешенчә исәпкә алынып бетми. Бу исә укучылар арасында төрле авыруларның тагын да артуына, хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин. Әлеге юнәлеш буенча эш тиешенчә оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.

Спорт ярышларында катнашу.

Уку елы дәвамында укучыларның сәламәтлеген саклау буенча нәтиҗәле эш алып барылды. 2013-2014 нче уку елында мәктәбебез спорт ярышларында яхшы гына нәтиҗәләргә иреште. Мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган ярышларда, конкурсларда катнашып уңыш яуладык. Мәктәбебезнең данын яклаучы, иң яхшы спортчыларыбызны атап китми булмый, болар: Бәширова Зәлия, Нигъматуллина Элвина – 7 класс, Әмирҗанов Илнур, Исламова Фирүзә - 9 класс, Бәширов Инзил, Мирзаянов Заһир, Фаррахов Айзат – 10 класс, Сагитова Зилия – 11 класс һ.б . Көрәшче егетләребез күп тапкырлар милли көрәш бәйгесендә район һәм республикада призлы урыннар яуладылар. Район күләмендә үткән милли көрәш бәйгесендә 10 нчы сыйныф укучысы Фаррахов Айзат – 2 урын яулады. Айзат көрәш буенча район командасы составында чыгыш ясап, районыбыз данын республика һәм ил күләмендә яклый.

Һәр елны мәктәпнең егетләр һәм кызлар баскетбол командасы

республика һәм район күләмендәге бәйгеләрдә зур уңышларга ирешә.

Быелгы уку елында егетләр командасы – 3 урынга лаек булды. Нәтиҗәләре дә куанычлы булды. “Байсар” хоккей командасы районда үткәрелгән бәйгедә - 3 урынны, ә хоккей шугалагын ачу тантанасы уңаеннан үткәрелгән ярышта “Байсар” ХК 6:3 исәбе белән Актаныш 2 нче санлы мәктәбе командасын җиңүгә иреште.
Ата-аналар белән эш, хокук бозуларны кисәтү.

Тәрбия һәм укыту барышында класс җитәкчесенең төп таянычларыннан берсе - ата-аналар комитеты. Ата-аналар белән эш иткәндә класс җитәкчесе түбәндәге чаралардан файдалана-гаиләдә, укучының өендә әңгәмәләр үткәрә, укучының әти- әнисен мәктәпкә дәшә, ата-аналар комитетын оештыра, алар белән җыелышлар, әңгәмәләр үткәрә. Балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеге торышы, булачак әти-әниләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләре гомумдәүләт бурыч булып тора. Бары сау- сәламәт шәхес кенә көндәшлеккә сәләтле була, һәм ул тормыш куйган сорауларга җавап таба алачак.

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп һәм

җәмәгатьчелек алып барган тәрбияви чаралары да бер-берләре белән тыгыз

бәйләнештә булырга тиеш. Гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсе - тәрбия

эшенең гаять мөһим принцибы. Әлбәттә, тәрбия эше педагоглар һәм ата-аналар кулга-кул тотынып эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәләр бирә ала. Бүгенге җәмгыять таләпләренә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү – ике якның да уртак бурычы.

Тәрбияви бурычларны хәл итүдә ата-аналар белән берлектә шактый чаралар үткәрелде. Мәктәп һәм район күләмендә оештырылган чараларда ата-аналар зур ярдәм күрсәтәләр. Аеруча “Көзге бал”, “Яңа ел”, “Йолдызлык” бәйрәмнәрендә һәм бәйгеләрендә ата-аналар ярдәме сизелә.

Ата-аналар белән төрле очрашулар, бәйрәмнәр, кичәләр, җыелышлар оештырыла. Хокук бозуларны кисәтү максатыннан гомуми ата-аналар

җыелышында балиг булмаган балалар белән эшләү инспекторы

Хакимуллин Р.Р. ның катнашуы ата-аналарга тагын да зурырак җаваплылык өстәде.

2013-2014 уку елы башында укучыларның хокук бозуларын кисәтү максатыннан мәктәптә профилактик совет төзелде. Аның составына мәктәп директоры, укыту-тәрбия эшләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, балиг булмаган балалар белән эшләү инспекторы һәм укытучылар кертелде. Әлеге комиссиянең төп максаты – мәктәптә төрле хокук бозуларны кисәтү, ата-аналарга аңлату эшләре алып бару, тәрбиягә авыр бирелүче балаларны исәпкә алып алар белән төрле профилактик чаралар үткәрү, бу укучыларны мәктәп күләмендә һәм районда оештырылган төрле чараларга тарту, буш вакытларын файдалы итеп үткәрүләренә ирешү. Уку елы башында мәктәпнең 8 укучысы төрле юнәлешләрдә “группа-риска” га кертелгән иде. 3 укучы мәктәпнең эчке контроленә куелды. Уку елы барышында максатчан эш оештырылу сәбәпле, класс җитәкчеләненең тәкъдиме һәм уңай характеристикалары нигезендә әлеге укучылар әлеге группалардан чыгарылдылар.

Профилактик отряд эшчәнлеге. Мәктәптә бик күп еллар дәвамында “Убойная сила ”профилактик отряды эшләп килә. Әлеге отряд укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү, төрле авыр хәлдә калган укучыларга, өлкәннәргә ярдәм итү, мәктәптәге дежурствоны контрольдә тоту, хокук саклаучалар белән төрле очрашулар оештыру һ.б. максатлардан чыгып төзелгән. Бу отряд 14 яше тулган 10 укучыдан төзелгән. Отряд үзенең эшен уку елы башында төзелгән план нигезендә оештыра. Әлеге план нигезендә төп эш юнәлешләре:

    • Начар гадәтләргә профилактика;

    • Сәламәтлек саклау һәм сәламәт торсмыш рәвеше алып бару буенча профилактик чаралар;

    • Психик актив матдәләр куллануны профилактикалау;

    • Җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү;

    • Дәресләргә йөрешне һәм мәктәп формасы белән йөрүне контрольгә алу.

Отряд куелган юнәлешләр буенча максатчан эш оештыра, план нигезендә төрле акцияләр һәм конкурслар үткәрә, мәктәпкүләм үткәрелгән чараларда кизү тора. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә ачык күренеп тора. Мәктәп күләмендә тәртип бозу очраклары теркәлмәве, мәктәпнең эчке контролендә укучыларның тормавы моның ачык мисалы. Март аенда район күләмендә уздырылган профилактик отрядлар конкурсында мәктәпнең “Убойная сила”командасы уңышлы чыгыш ясап “Иң спорт сөюче отряд” номинациясендә җиңеп чыкты.

Түгәрәкләр эшчәнлеге.

Мәктәптә бик күп түгәрәкләр эшләп килә. Укучыларның өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөрүләре даими контрольгә алынды. Беренчедән, бу түгәрәкләр укучыларның буш вакытларын файдалы үткәрүне күздә тотса, икенчедән, анда балаларның кызыксынулары исәпкә алына, иҗади мөмкинлекләр ачыла. Җитәкчеләр түгәрәкләрне үзләре төзегән яки башка төр тәкъдим ителгән программаларга нигезләнеп алып баралар. Безнең барыбызның да бурычыбыз булып укучыларны түгәрәкләргә тарту һәм аларның даими эшләвен тәэмин итү, балаларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итү тора. Мәктәбебез тулы канлы тормыш белән яши. Мәктәптә барысы 9 предмет түгәрәге, 4 өстәмә белем бирү түгәрәге эшләп килә. Укучыларның өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөрүләре даими контрольгә алынды. Беренчедән, бу түгәрәкләр укучыларның буш вакытларын файдалы үткәрүне күздә тотса, икенчедән, анда балаларның кызыксынулары исәпкә алына, иҗади мөмкинлекләр ачыла. Җитәкчеләр түгәрәкләрне үзләре төзегән яки башка төр тәкъдим ителгән программаларга нигезләнеп алып баралар.

Спорт түгәрәкләренең эше шулай ук контрольгә алынды. Ел дәвамында спорт: волейбол, баскетбол, чаңгы ярышлары үткәрелә.
Патриотик тәрбия бирү

Мәктәптә тәрбия эшчәнлегенең бер юнәлеше булып хәрби-патриотик тәрбия тора. Хәрби-патриотик тәрбия «2011-2016 елларда Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасы нигезендә төзелгән мәктәп программасы нигезендә алып барыла. Әлеге программада укучыларга патриотик юнәлештә тәрбия һәм белем бирү максатлары, бурычлары, үткәрелә торган чаралар җыелмасы чагылыш алган. Патриотик тәрбия нигезендә, программада күрсәтелгәнчә, мәктәп администрациясенең һәм “Дуслык” балалар оешмасының системалы һәм максатка ирешүгә юнәлгән эшчәнлеге ята. Программаның төп максаты укучыларда югары патриотик үзаң булдыру, үз Ватаныңа тугры булу, гражданлык бурычларыңны үтәргә әзер тору, дәүләт алдында торган конституцион вазыйфаларыңны үтәү хисләре тәрбияләү.

Программаны тормышка ашыру максатыннан 2013-2014 уку елында мәктәп күләмендә шактый чаралар үткәрелде.

Патриотик тәрбия бирүдә сыйныфларда уздырыла торган информацион сәгатьләр һәм сыйныф сәгатьләре зур әһәмияткә ия. Укучыларның Татарстан Республикасы, аның символлары, башкалабыз Казан, районыбыз тарихы һәм бүгенгесе турында белемнәрен арттыру, яшь буында Ватанга мәхәббәт, хөрмәт һәм ихтирам, милли горурлык, патриотлык хисләре тәрбияләү класс сәгатьләрендә тормышка ашырыла.

Байсар авылы халкы , аның үткәндәге яшәеше, авылыбызның данлыклы кешеләре турында ачыклау, белемнәребезне баету максатыннан өлкән буын кешеләре белән истәлекле очрашулар үткәрү дә традициягә әйләнде. Тыл ветераны, озак еллар китапханәдә эшләүче Җиһангирова Мәдинә апа, авылыбызның ак яулыклы әбисе Салахова Асия әби белән шундый очрашулар укучыларның күңелләрендә кайнар эз калдырды. Алар укучыларны, сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр тормыш юллары турында сөйләп, хәзерге тормышның кадерен белергә, сакчыллыкка өндәделәр.

Мәктәбебездә ел саен февраль ае – “ Спорт һәм сәламәтлекне саклау”, “Батырлык ае” буларак үткәрелә. Тәрбия буенча директор урынбасары Әмиров Айзат Салихҗан улы, физкультура һәм ТИН укытучысы Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы тарафыннан бик күп чаралар оештырылды. Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Фаррахов Рамил турында бай мәгълүмат тупланды, район күләмендә һәлак булган әфганчыларга карата төзелгән альбомнар арасында Фаррахов Рамил истәлегенә төзелгән альбом район күләмендә беренче урынга лаек булды. Аның каберенә венок салынды, мәктәпкүләм чаңгы ярышы уздырылды, 5 – 11 сыйныф егетләре арасында пневматик мылтыктан ату ярышы үткәрелде, 7 сыйныф укучылары Батырлык аена карата “Батырларга дан!” бай эчтәлекле стенгазета чыгардылар, “Ягез әле, егетләр!” һәм “Ягез әле, кызлар!” чаралары оештырылды. Тарих һәм җәмгыять укытучысы Хәйриева Луиза Гыйлемҗан кызы оештырган “Законнар кайда туа?” дип исемләнгән мәктәпкүләм чара, хокук бозуларны кисәтү максатыннан мәктәбебездә хокук органнары вәкилләре белән очрашу укучылар өчен кызыклы булды. 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме. Әлеге көнне безнен мәктәп укучылары зур түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алалар. Чөнки әлеге бәйрәм күпләрнең күңеленә үзенең авыр яралары, кайгылы вакыйгалары һәм җиңү шатлыклары белән кереп калган. Безнең мәктәп укучылары әлеге көнне тантаналы төстә үткәрә. Авылыбыз уртасына куелган һәйкәл янында тантаналы митингтан соң авылдашларга, сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм концерты тәкъдим итә. Милли проект кысаларында мәптәпкә 2010 елда ТИН кабинеты кайтты. Кабинет заманча җиһазлар, приборлар, әсбаплар белән баетылды.

Балалар оешмасында эш

Мәктәп каршында 2011-2012 нче уку елынан бирле “Дуслык” балалар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Бу уку елында аның белән Әмирова Айзилә Наил кызы җитәкчелек итте.

Оешманың девизы: “Бөтен кеше бер кеше өчен, бер кеше бөтен кеше өчен!”.

Максат: Ватанның данын һәм байлыгын арттырырга сәләтле шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Яшь буынны тормышта яшәргә әзерләү- балаларны үз тормышлары проблемаларын хәл итүгә тарту;

2. варисларның иҗади активлыгын, аң- белемен, үткенлеген, тугрылыгын үстерү;

3. яшь буынга үз - үзләрен ачарга ярдәм итү, үз мөмкинлекләрен үзенә гамәлгә ашырырга өйрәтү;

4. татар халкының бай рухи мирасы нигезендә гармонияле, актив эш итүче, иҗади шәхес формалаштыру.

Оешма үзенең составына 3 эзтабар группасын, 4 варис отрядын берләштерә. Оешмага керүче балалар саны 76 кеше. Болар барысы да ТВБ членнары булып саналалар. Шул отрядлар, группалар эше белән дружина советы членнары идарә итәләр. Вожатый эшенә дружина советы рәисе һәм дружина советы членнары, отряд вожатыйлары актив ярдәм итәләр. Класстан тыш чаралар үткәргәндә отряд вожатыйлары үз отрядларында материал тупларга, төрле стенгазеталар чыгарырга, күргәзмәләр оештырырга булышалар. Оешма членнары үзләре генә дә төрле ярышлар әзерләп үткәрергә, күңелле стартлар уздырырга , “Күңелле тәнәфес” үткәрергә сәләтлеләр.

Дуслык ” балалар оешмасы составы



Эзтабарлар (30)

1 кл.

Кояшкай”  (6)



2 кл.

Көмеш кыңгырау ” (11)



3 кл.

Саф күңел ” (6)



4 кл.

Тамчы” (7)



Варислар (31)

5 кл.

Кояшкай”(6)



6 кл.

Тамчы” (10)



7 кл.

Йолдызлар ” (8)



8 кл.

Карлыгачлар ” (7)



Дуслык” берлеге варислары ТВБ нең ”Мирас юлы” , “Эзтабар юлдашы”,”Галстуклы ил” программалары буенча эшлиләр. Мәктәп күләмендә үткәрелгән традицион чаралар да варислар катнашыннан башка үтми. “Уңыш бәйрәме”, “Укытучылар көне”, “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Нәүрүз” һ.б. бәйрәмнәр алар тарафыннан күңелле оештырыла. Һәр жирдә, һәр эштә укучыларыбыз “Бердәмлектә көч!” девизына таянып эш итәләр.

Варисларнын яшәү нормасы – закон һәм традицияләр; аласы һөнәрләре: редактор, оста кул, уен белгече, жыр дусты, санитар һ.б; сайланма вазыйфалар: чылбыр житәкчесе, отряд советы, оешма советы һәм аларнын житәкчеләре; яулыйсы үр - биеклек.

Балалар оешмалары – иҗтимагый хәрәкәтләрнең бер өлеше. Алар яшь буынны тормышка әзерләүдә, аның хокукларын яклауда зур әһәмияткә ия.

Балалар оешмалары яшь буын мәнфәгатьләрен чагылдыру, балаларга һәм яшүсмерләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, төрле яклы үсешкә

ирешергә ярдәм итү, аларда яшь гражданнар буларак җаваплылык хисе

тәрбияләү бурычын куя. Балаларның интеллектуаль экологик, эстетик, уен, хезмәт, икътисад, эзләнү һ.б.төр эшчәнлектә катнашуы аларның үсеше, үз сәләтләреннән файдалана белергә өйрәнүләре өчен мөһим. Балалар оешмасы - иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Анда катнашу буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, шәхес буларак танылырга ярдәм итә.

Үз оешмаларында балалар башка кешеләрне тыңлый белергә, уңай традицияләрне сакларга һәм яңаларын барлыкка китерергә өйрәнәләр. Оешмада башкарыла торган эшләр мөстәкыйльлеккә, ирекле аралашуга, үзеңә ошаган эшне сайлап ала белергә, сәләтеңне үстерергә өйрәтә.

Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе “Дуслык балалар оешмасы”нда “Убойная сила” хокук бозуларны кисәтү, “Ялкын” яшь янгын сүндерүчеләр, “Светофор” юл хәрәкәте яшь инспекторлары, “Нур” волонтёрлар отряды кебек махсус отрядлар эшләп килә. Алар үз юнәлешләрендә нәтиҗәле эш алып баралар. Быел күп эшләребез югары бәяләнде:



  1. Доброволец года” республика бәйгесенең район этабында «Добровольческое объединение года» номинациясендә 1 урынга чыктык.

  2. Әмирова Айзирәк, “Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” конкурсында катнашып, республика күләмендә җиңү яулады.

  3. Соңгы Совет солдатының Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылган район конкурсында авылдашыбыз Рамил Фаррахов истәлегенә төзелгән альбом 1 урынга лаек дип табылды.

  4. Созвездие – Йолдыз 2014” фестивалендә яхшы әзерлек белән катнашканы өчен мәктәбебез 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

  5. Иң шәп әйдаман” республикакүләм бәйгенең район этабында “Кояшкай” эзтабарлар төркеме әйдаманы Фаррахова Ләйсән 2 урын алды.

  6. Районкүләм профилактик отрядлар конкурсында “Убойная сила” хокук бозуларны кисәтү отряды “Иң спорт сөюче команда” номинациясендә җиңү яулады.

  7. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган баннерлар конкурсында уңышлы чыгыш ясадык.


Мәктәптә 2013-2014 уку елында район күләмендә үткәрелгән чаралар.

Август аенда район күләмендә чәчәкләр бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары “Авылым бизәкләре” композициясе белән катнашып, 3 урынга лаек булдылар.

6 гыйнвар көнне мәктәптә зур чара – хоккей шугалагын ачу тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Бариев И.Ш., мәгариф идарәсе җитәкчесе Салихов В.М., мәгариф идарәсе инспекторы Фазуллин Н.Г. катнаштылар. Ачылу тантанасыннан соң Актаныш №2, Аккүз, Әлем һәм Байсар мәктәбе хоккей командалары көч сынаштылар.

Мәктәптә бу уку елының ноябрь аенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары оештырылды.

Семинарның темасы – “Диагностика общих валеологических знаний учащихся по проблеме оздоровления. Организация горячего питания”.

Семинарда ачык класс сәгатьләре, класстан тыш чара һәм укытучылар катнашында Сингапур методикасын кулланып, мастер-класс уздырылды. Шулай ук килгән кунаклар хөрмәтенә ярминкә төкъдим ителде. Ярминкәдә укучылар эшләгән кул эшләре сатылды. Сатудан кергән акча “Игелеклелек марафоны” кысаларында сәламәтлеге чикләнгән гаиләләргә ярдәм итү максатында кулланылды.

Без - укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач, киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән, алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт, туган илен, халкын яраткан чын патриот балалар үстерик.

2 БҮЛЕК


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет