Кешене әдәбиятка әйтер сүзе китерә, иҗатта үзен тапканнарны бәхетле итә. Гыйбрәтле язмышларны бәян иткән әсәрләр һәрвакыт отышлы, укычыны да җәлеп итә. Бу яктан Җәмил Мостафинның иҗаты игътибарга лаек. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче әдибебезнең язганнары бер максатка — яхшылыкка, изгелеккә өндәүче әсәрләр. Күпмедер дәрәҗәдә алар Ч.Айтматов әсәрләре белән дә аваздаш. Ул хайваннар, кешеләр турында яратып, күңел җылысын биреп иҗат итә. Кешенең олы җанлылыгына, рухи ныклыгына ышана, авыр сынауларда да югары әхлак иясе булып калуын күрсәтә.
Җәмил (Ямиль) Мостафин 1927 елның 20 нче маенда Башкортостан Республикасының хәзерге Чишмә районы Усман авылында 9 нчы бала булып мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бабасы — Галләм шул төбәктә ахун булып тора, Ватанга тугрылыклыгы өчен Зур Алтын медаль белән бүләкләнгән кеше. Әтисе — Мостафа укымышлы затлардан, татар, башкорттан тыш рус, гарәп телләрен яхшы белгән, немецчә җиңел аралаша алган. Әнисе — Шамшура Ишкильдинова Ябалаклы авылыннан, шул чор өчен бай саналган башкорт гаиләсеннән.
1932 нче елны аларның гаиләләрен Себергә сөрәләр. Юлда барганда Җәмилнең әтисе тиф белән авырый башлый һәм аларны Тайшет шәһәрендә төшереп калдыралар. Тиздән әтисе вафат була, Мостафиннар гаиләсе исә, туган якларыннан аерылып, Тайшет шәһәрендә төпләнеп калалар. Шуннан бирле Җәмил әфәнде Тайшет шәһәрен үзенең икенче ватаны дип саный. Бу «кара мөхердән» алар 1998 елны гына тулысынча акланалар.
Гаиләләре бик музыкаль була. Өлкән абыйлары сөйләве буенча, әтиләре дә бик матур җырлаган, ул вәгазь укыган вакытларда кешеләр таң калып тыңлый торган булганнар. Миннән башкалары барысы да я гармоньда, я мандолинада, я скрипкада уйныйлар иде, бер мин генә бернинди уен коралында уйнарга өйрәнергә теләмәдем, дип искә ала үзенең истәлекләрендә Җәмил Мостафин. Аның каравы, ул нәрсәдер уйлап табарга, язу-сызу эшенә хирес булып чыга. Бишенче класста укыганда бер пьеса язып, аны бәйрәм көнендә «Эшчеләр клубында» күрсәтәләр, уңыш казаналар. 14 яшеннән Җәмил тимер-юл мастерскойларында слесарь, токарь, тимерче ярдәмчесе булып эшли. Сәгать 15.00 тән төнге 3 кә кадәр эшли, иртән 8 гә укырга китә. Тайшетта кичке мәктәп булмаганлыктан, 8–10 класслар өчен экзаменнарын экстерн белән тәмамлый.
1945 елны Мәскәүгә килә, Сталин исемендәге транспорт инженерлары институтына (МИИТ) укырга керә. Соңрак Ленинград физик культура һәм спорты хәрби институтының хәрби-диңгез факультетына күчә һәм аны 1950 елда тәмамлый. 1954 елга кадәр Порт-Артурда хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Анда хезмәт иткән дәвердә «Портартурец» газетасында беренче хикәяләрен, очеркларын бастыра башлый. Язучылык сәләте үзенекен итә — 1957 елда ул М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Тәрҗемәчеләр семинарына йөри. 1961 дән «Юный техник» журналында җаваплы сәркәтип вазыйфасын башкара. 1965 тән «Советская Россия» нәшрияты хезмәткәре. Соңрак РСФСР Язучылар берлегендә әдәби хезмәткәр булып эшли, «Советский писатель» нәшриятында өлкән мөхәррир, аннан кабат Язучылар берлеге идарәсендә сәркәтип. Шунда эшләгән дәвердә, татар, башкорт, чуваш әдәбиятләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып, китапларын бастырып чыгарырга ярдәм итә. Язганнары кешегә кирәкме, юкмы дип йөргән мәлдә, «Бешеная» («Котырган»), «Голубая лошадь» («Күгелҗем ат»), «Дикарка» («Кыргый») кебек хикәяләре дөнья күргәч, Җ.Мостафин турында кинәт М.Шагинян, В.Астафьев, С.Образцов, С.Антонов кебек әдәбиятне бәяләүчеләр мактап язып чыгалар, Х.Туфан, Г.Бәширов, Г.Ахунов, А.Гыйләҗевләр, башкортлардан — И.Абдуллин, Г.Рамазанов, Т.Ахунзяновлар уңай бәя бирәләр, талантын таныйлар. Җәмил Мостафин «Голубая лошадь» (М., 1971), «Чувства добрые» (М., 1971), «Сибирское чудо» (М., 1972), «Солнце смеется» (Ижевск, 1974), «Лови синий цвет» (М., 1979), «Суровое детство» (М., 1984), «Мост» (К., 1988), «Шайтан» (Уфа, 1999) хикәя һәм повесть җыентыклары, «Дорога» (Уфа, 1987; 2 нче басма М., 1987) романы авторы. Аның хайваннар, җәнлекләр турындагы хикәяләре хрестоматияләргә кертелә. «Литературная Россия»дә «Дикарка» хикәясе дөнья күргәч, Лондонда нәшер ителә торган «Аргази» кыска хикәяләр журналы аны инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырып та чыга (1967). «Голубая лошадь» хикәясе Л.Толстой, А.Куприн, И.Тургенев әсәрләре белән беррәттән басыла (1994).
Җ.Мостафин Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлеге премиясе (1970), ВЛКСМ ҮК һәм СССР Госкомиздат премиясе (1972), Саратов өлкәсенең М.Н.Алексеев исемендәге әдәбият премиясе (2000) лауреаты, «Почет билгесе», «Алтын Йолдыз», «Дуслык» (Кытай) орденнары белән бүләкләнгән.
Җәмил Мостафин хикәяләренең уңышы нидә соң? «Бешеная» хикәясендә сүз йортсыз, хуҗасыз калган эт турында бара. Хикәянең беренче фразаларыннан ук күренгәнчә, кешеләр белән язылмаган табигать законнары арасындагы конфликт. Шәһәр яны паркында үзенең таксасы белән йөрергә чыккан бер матур ханым иясез калган этне котырган дип саный һәм аңа ияреп башка «мамашалар» да, бер кемгә зыяны тимәгән бу бичараны ерактан ук күрешкә балаларын җитәкләп китәргә тырышалар, «котырган» кушаматы тагалар. Эт-бичараны атарга да уйлыйлар, агуланган ит кисәкләре биреп тозакка эләктермәкче булалар. Хәлиткеч бер вакыйга — баланы коткарып калу вакыйгасы гына «котырган»ны акларга ярдәм итә. Икенче бер хикәясендә («Беда» — «Бәла») исә, конфликт трагедия белән тәмамлана. Урманда пожар башлана. Уртак бәладән котылып калырга теләп барлык җәнлекләр дә карт поши артыннан иярәләр. Хәтта аучыларның этләре дә урман җәнлекләренең юлларына каршы төшмиләр. Котылу урыны эзләп килеп кергән пошины атып үтерергә тик менә ярлы Проньканың гына кулы күтәрелә. Җан биргәндә ыңгырашмады да, тыпырчынмады да, горур үлде, дигән фикер җиткерә язучы. Башка бер хикәясендә мәсәлән («Дикарка»), мәчеләрнең хуҗаларына гадәти ияләнүләрен генә түгел, хәтта үзен корбан итү дәрәҗәсенә җитеп яратуларын да сурәтли. Кеше табигатенә хас мондый аң, эмоция кебек сыйфатларны хайваннарда ничек тотып ала белгән язучы... Чөнки ул үзе дә табигать баласы, аның язганнары нык күзәтүчән кеше икәнлеген, хайваннар психологиясенең нечкәлекләрен аңлавын исбат итә. Аларга карата ул шундый җылы-ягымлы мөнәсәбәттә, аларны яратып, шундый матур тасвирлый алуына таң каласың. Күгелҗем атлар, сизгер табигатьле этләр турында язганнарына сокланмый мөмкин түгел. Автор үзе дә нечкә күңелле, олы җанлы, хикмәтле сүз иясе. Гомумән, Җәмил Мостафинның хикәяләре тормыштан, үзе күргән, кичергән вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Кызганычка каршы әсәрләренең, берничә хикәясеннән тыш, татарчага тәрҗемәләре юк. Бәлки Татарстаннан читтә яшәгәнлектән, аның иҗатына игътибар да җитеп бетмәде кебек. Шулай булса да, Җәмил Мостафинның иҗаты яши, бүген дә аның үз укучылары бар. Күңелләре коргаксынып бетмәгәннәр җан тынычлыгы, рухи азык, матурлык эзләп нәкъ менә Җәмил Мостафин әсәрләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Р.Г.Закиева
Достарыңызбен бөлісу: |