Йомгаклау:
1.Табышмакларга тиз һәм дөрес итеп җавап бирүчене билгеләү.
2.Иң дөрес фикерләүчене билгеләү.
3.Актив катнашучыны билгеләү.
4.Иң оста крассворд чишүчене билгеләү.
5.Җиңүчеләрне бүләкләү.
Бар җиһанга кадерле Тукаебыз.
(Әдәби-музыкаль кичә)
Кичәнең максаты: Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, Г.Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, туган телебезгә, сөекле шагыйребез иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, экран, шагыйрьнең портреты, китапларыннан күргәзмә, Тукай шигырьләренә, әкиятләренә карата ясалган рәсемнәр,Тукай тормышына презентация.
Укытучы: Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен тәкъдим итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя; зиннәтле музейлар ача; исемнәрен җырларга куша; китап битләрендә терки ;истәлек такталарда, урам атамаларында мәңгеләштерә.
Татар халкының да бар ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары. Шуларның берсе-халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! Кадерле балалар! Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә .Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм Казан шәһәрендә була. Ул, күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.Анда аның үлемсез әсәрләре яңгырый.Без дә бүген сөекле шагыйребезне искә алу кичәсенә җыелдык.Сүземне
“Мәктәбем дә, телем дә Тукай.
Тукайдагы кебек тел кайда?!
Мең елдан соң да бер синең, илем,
Кайтасыңны беләм Тукайга”.
Алып баручы: Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы-һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри,-
Апрель аңа шундый килешкән!
Апрель булып, илгә Тукай килә.-
Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!
Апрель булып, җиргә шатлык килә,
Яз уяна һәрбер күңелдә,
Күзен ача агач бөреләре,-
Чәчәкләргә илем күмелә.
Апрель булып җиргә Тукай килә.
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!
Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.
1 укучы: Тукай үлде, диләр, тыны бетеп,
Һич ышанмыйм мондый сүзләргә;
Тукай яши безнең уебызда,
Тукай яши безнең хисләрдә.
Үлем сүзен җырчы Тукай белән
Куеп буламыни янәшә,
Кара тәнлеме ул, ак тәнлеме-
Аның җыры белән киңәшә.
“Пар ат”ында “Туган тел” ен сөйләп,
Тукай килә еллар аркылы,
Олы җырлар өчен киртәләр юк,
Кабер ала алмый акынны.
Курку салып йөри бүреләргә
“Кәҗә белән сарык” сәхнәдә.
Былтыр кыскач акылланды инде-
“Шүрәле” се уйный сәхнәдә.
“Карлыгач” ы һаман оя кора
Урамдагы яңа йортларга.
Баласына җыя җимнең мулын
Корыч атлы иркен к
Язлар киләмени ташкыннарсыз,
Язлар буламыни тургайсыз.
Мөлдерәмә безнең лирикабыз,
Яшәгән юк безнең Тукайсыз.
2 укучы: Тигез генә бармый безнең тормыш,
Эш гел барып тормый уңайга...
Эш-гамәлләр авыр барган чакта,
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Кулга алсам Тукай китапларын.
Күңелләрем китә яктырып,
Сөйләшсәм дә, серләшсәм дә шунда,
Эзлим, табам аның хисләрен,
Китап битләреннән актарып.
Көтмәгәндә авыр хәсрәт басса,
Күңел төшсә көнгә я айга,
Кайгыларны тизрәк басар өчен,
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Кайчагында уңыш та елмая,
Эшләр бара минем уңайга.
Шатлыкларны уртаклашыр өчен,
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Тукай-компас, Тукай-идеал ул,
Минем өчен кояш һәм аем!
Тормышыңны дөрес кичәр өчен,
Булсын икән шагыйрь Тукаең!
А.б. Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз булып нур чәчеп тора.
3 укучы: Һәр тарафтан, Тукай җырын тоям,
Сукмагында-Тукай эзләре
Куңелемдә балкый, маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
Кем уйлады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
А.б. Һәр милләтнең, һәр халыкның, тарихи язмышына карап, үзенең моңы, җыры, көе, зары була. Һәрбер милләт кайгыра, шатлана, моңлана ,зарлана .Һәрбер милләтнең моңын, шатлыгын әйтеп бирә торган үзенең шагыйре - халык шагыйре була.Без татарларның да –халкыбызның еллар буена күңелендә янган тойгысын әйтеп биргән шагыйре Габдулла Тукай иде. Тукай үзенең иҗаты, шигыре белән халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур итеп әйтеп бирде. Менә шуңа күрә Тукай, татар әдәбияты тарихында зур урын алып,”халык шагыйре” дигән исем алды.
4 укучы: Тукай, синең моңлы исем белән
Бөтен үткәнебез бәйләнгән.
Синең сагыш тулы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
Синең шигырьләрең укыганда,
Күз алдыма килә үткәнең.
Кышкы бураннарда тышка чыгып,
Керә алмыйча туңып беткәнсең.
Аямаган язмыш бер дә сине.
Йөрткән сине төрле җирләрдә,
Кулдан-кулга күчкән үксез бала
Артык булган һәрбер өйдә дә.
Елагансың кайчак, ялгыз калгач,
Искә алып газиз әнкәеңне.
Теләгәнсен кичен әниеңнең
“Тыныч йокла!” диеп әйткәнен.
Табигатьтә үскәнсең син, күреп
Матурлыкның җанга якынын.
Иркен су буйлары, ак каеннар
Кабызгандыр шигъри ялкының.
Уйнагансың “Шүрәле”ләр белән,
Кети-кети урман эчендә.
Төшергәнсең Кабан күленә син,
Сынагансың Дию көчен дә.
Татар теле-бөек Тукай теле,
“Туган тел”ем –милли җырларым.
Мең яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын,
Тибрәндереп күңел кылларын.
Г.Тукай сүзләренә “Туган авыл” җыры башкарыла.
А.б. Тукай татарның җаны иде.Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта аладыр иде...Менә шуның өчен дә татар җаны үзенең Тукаен юксына, аны бер көн булсын күңеленнән чыгарып, онытып тормыйдыр.
5 укучы: Казан арты. Кырлай.
Кырлай урманнары.
Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,
Урманнарны шуңа сөйгәндер.
Шүрәлене җиңгән Батырның
Киләчәген алдан күргәндер.
Ак каеннар, зифа наратлар...
Шагыйрь иткән аны бу яклар.
Кырлайда ул бәлки тугандыр
Су анасы, алтын тараклар...
“Туган тел”нең нәфис сүзләре
Яктырткандыр аның йөзләрен,
Аңлагандыр шунда күңеле
Илгә бәхет юлын эзләвен
Шул без белгән Кырлай урманыннан
Китте чыгып, китте “ Шүрәле “
Юк әйберсе.Ә артык йөк нигә?
Бары тик сау булсын йөрәге...
Шигърияте тирән, рухы тирән.
Әллә инде шуңа күрәме
Чикләр үтеп, илдән-илгә күчеп,
Бар дөньяны кичә “Шүрәле”.
6 укучы: Тукай абзый әкиятләре...
Үзе бер серле сандык.
Шул сандыкны ачып карау-
Безнең өчен зур шатлык.
Балачактан шул сандыкның
Төбенә төшә барам,
Тукай абзый әкиятләрен
Су кебек эчә барам.
Җайлап кына,көйләп кенә
Күңелгә сала барам.
Туган телеңне онытма,
Ди миңа ата-анам.
Тукай телендә сөйләшәм,
Мин бәхетле, дип саныйм.
Ачык күз белән дөньяга
Сабыйлар кебек карыйм.
Бөек Тукайның “Сабыйга”
Китабы куенымда.
Чәчләремә чал керсә дә,
Һәр язганы уемда.
Ябылмасын серле сандык,
Әкиятләр сандыгы,
Тукаебыз иҗатында
Телебезнең асылы.
А.б. Тукай-үзенең замандашлары, яшьтәшләре өчен генә түгел, үзеннән бик күп яшь кешеләргә дә, киләчәктә туачак балаларга да замандаш булган шагыйрь. Тукай һәр буынга яшьтәш. Тукай һәр буын белән яңара. Чөнки Тукай- гасырлар шагыйре.
7 укучы: Чишмә кебек акты тирән моңнар,
Зур йөрәктән ташып, ургылып.
Ялкынлы дәрт ,хәсрәт, якты уйлар
Мәңгелеккә калды җыр булып.
Караңгыда якты киләчәккә
Өмет нуры булып балкыдың
Шуңа күрә үлмәс улы булдың
Ирек сөйгән татар халкының.
Бөек хезмәт өчен-бөек хөрмәт.
Яхшы бездә халык хәтере.
Онытмабыз.Безнең күңелләрдә
Бөек шагыйрь-Тукай, син-тере.
А.б.Тукай бүген дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып яна . Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз , аннан зәвыклы ләззәт алабыз.
8 укучы: Күпме шигырьләргә сокландым мин,
Күңелемә тиде ялкыны
Ә шулай да синең Тукай абый,
Шигырьләрең иң-иң якыны
Синең шигырьләрең-тел ачкычы,
Һәрбер сүзең-безгә васыять
Мин горурмын,Тукай, телем ачтым
«Туган тел» не, «Пар ат» ны сөйләп.
“Пар ат” көе яңгырый. Бер укучы “Пар ат” шигырен сөйли.
А.б. Тукай бик аз яшәде, әмма бик кыска гомере эчендә ул үзен бөек язучы итеп, үзеннән соң килгән шагыйрьләрнең остазы итеп танытырга өлгерде.
9 укучы: Син илемнең булдың сөйгән улы,
Горурлыгы татар халкының.
Киләчәккә узып барасың син,
Яклаучысы булып халыкның.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
“Туган тел”не сабый чагымнан ук
Матур көйгә салып көйләдем.
Су анасы,шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырләрне,
Олы тормышка мин юл алдым.
Кырлаеңда булдым, тормыш юлың
Тагын бер кат узды уенмнан.
Кыска гомерең.
Ләкин һәрбер көне
Энҗе-мәрҗәннәрдән уелган.
10 укучы: Гадәт булып калган бездә бала,
Ишеген ачу белән гомернең,
Тукай аша туган телен таба,
Гүзәллеген күрә бу җирнең.
Дәү әниләр безгә көйли-көйли
“Су анасы”н кат-кат сөйләде.
Балачакта төшкә иңә иде
Кулын Былтыр кыскан Шүрәле.
Без дә, аның кебек, тыңлап үстек
Авыл тавыклары җырлавын.
Шул бәләкәй инеш суын эчтек
Һәм яраттык чыршы урманын.
Туган җирне сөеп өйрәндек без,
Сөйгән кебек Тукай Кырлайны.
Саклап калдык гөлләр шиңмәслеген,
Иркенлеген чиксез кырларның.
Тик эш беткәч кенә без уйнадык
Хыялга бай балачакларда,
Һәм елмайды Тукай без язганда
Акбур белән кара тактага.
Безнең Тукай һәр көн,һәр кич,иртән
Ачып китә күңел ишеген.
Һәм зур чор тик зурайта икән
Олылыгын олы кешенең.
А.б. Тукай-татар халкының бөек улы ул.Бу якты дөньяга яз килгән, яз киткән.27 ел эчендә шултиклем ерак киткән, без аны һаман куып җитә алмыйбыз, ул һаман алда, һаман безне өйрәтә, безне укыта.
“Эшкә өндәү” шигыре.
А.б. Тукай ул-бөеклек.Бөекләр алдында кешеләр һәрчак баш ияләр.Тукайның бөеклеге-әлбәттә,аның әсәрләрендә.Ләкин шагыйрьнең үз тормышы да бөеклек бит.Ачлык,фәкыйрьлек,рәхимсез чир.Ике башлы сөмруг кош рәвешендәге җәллад балтасы гомер буена Тукайның баш очында асылынып торган.Менә шушы авыр шартларда иҗат иткән шагыйрь миллионнарны җәлеп итәрлек әсәрләр тудырып калдырган.
11 укучы: Ятимлек сине кемнәргә
“Әнием” дидермәгән.
Кемнәрнең утлы сүзләре
Җаныңны көйдермәгән дә
Шатлыгың сүндермәгән.
Еласаң да, елагансың
Кешедән качып кына.
Яраларыңа сипкәнсең
Май түгел, балчык кына шул,
Ят күздән качып кына.
Бөек Тукай булганчы син
Бәп-бәләкәй Апуштан-
Кагылгансың, сугылгансың,
Өтелгәнсең сагыштан шул,
Тибелгәнсең язмыштан.
Үсә-үсә әкияттәге
Батырдай олы булдың.
Җаннан-җанга күчә-күчә
Халыкның моңы булдың син,
Халыкның улы булдың.
12 укучы: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-
Тартыш белән тулган көннәрең.
Шуңа, ахры, искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең...
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь бүген текәлеп-
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Буын арты буын алышыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,
Язлар сиңа гөлләр ташырлар.
Халык моңы-синең моңың булды,
Халык күңеле-синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек
Озын булсын, шагыйрь, гомерең!
А.б. Тукай иҗаты татар дөньясы эчендә генә калмады, үзе исән вакытта ук аны бик күп төрки халыклар яратып укыдылар, аның исеме бөтен дөньяга танылды.Тукайның татар мәдәниятындагы урыны рус мәдәниятында Пушкин биләгән дәрәҗәгә тиң.Тукай иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр,аның турында повестьлар, поэмалар, пьесалар язалар;иҗатын өйрәнүгә күпләгән дисертацияләр,мәкалә һәм монографияләр багышлана;урамнарга, уку йортларына, театрларга аның исеме кушыла.
Укучы: Халык гомере-мәңгелек диләр,
Ә син, Тукай, халык куенында,
Илең белән мәңге бергә син,
Мәңгелекнең олы юлында
Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең!
Юк,үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Буын арты, буын алмашыныр,
Гасыр арты, узар гасырлар
Шагыйребез һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар
Халык моңы, синең моңың булды,
Халык күңеле-синең күңелең.
А.б. ...Тукай-бөек шагыйрь, ләкин шул ук вакытта Тукай табигать тарафыннан язылган үзе бер бөек шигырь, буыннан-буынга җырлана торган шигырь, шат шигырь, кайгы - хәсрәтле шигырь, дошманнарына аяусыз, көрәшче шигырь.
Хөрмәтле укучылар, укытучылар.Кичәбезне Минтимер Шәймиевның Г.Тукайга биргән бәяләмәсе белән тәмамлыйбыз.Ул болай дип яза: “Без 20 нче гасырда Тукай белән яшәдек, 21 нче гасырга да аның белән атлап кердек.Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.Тукай ның кыска гына гомерендә язган шигырьләре бүген дә актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш.Бөтен рухы һәм аһәңе белән халыкчан Тукай шигърияте үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыкты, безнең татар халкы бүген дә Тукае белән билгеле милләт”.
Тукайларның, Такташларның теле
Минем телем, минем туган тел.
Горурланам анам теле белән,
Син дә дустым аның кадерен бел.
Үз телендә генә сайрый кошлар,
Сандугачтан үрнәк алыгыз.
Сүзләремә колак салып,дуслар,
Туган телгә тугры калыгыз!
“Туган тел” җыры башкарыла
“Табигатебез мәрхәмәт көтә” темасына әдәби әсәрләргә күзәтү.
( 7 – 11 сыйныф укучылары өчен )
Макса : 1.Укучыларда туган якны ярату хисе тәрбияләү.
2.Экологик тәрбия бирү
3.Укучыларны әдәби әсәрләр укуга тарту
Җиһазлау: “Планетабыз саклауга һәм яклауга мохтаҗ” темасына китаплар күргәзмәсе, экран, компьютер.
Кичә башланганда, “Яшь имәннәр” көе яңгырый.
1 алып баручы: Табигать – туган йортыбыз – яратып без аны шулай атыйбыз. Ул үзен яратучы, кадерләүчеләрдән байлыгын кызганмый. Татарстаныбыз табигате бик бай. Бу җирдән Көнчыгыш Европаның иң бай елгалары Идел һәм Чулман агып үтә. Елга үзәннәрендә юмарт көтүлекләр, печәнле болыннар, эреле-ваклы елгаларның буеннан-буена көмеш сулы чишмәләрнең саны исәп-хисапсыз.
2 алып баручы: Җөмһүриятебезнең 16% ын урманнар тәшкил итә. Урман булган җирдә туфрак дымлы һәм уңдырышлы була. Елга-инеш ярларында куе әрәмәлекләр, анда төрле җимеш агачлары үсә. Халык төзү материалларына аптырап тормый. Урман кеше сәламәтлегенә дә зур йогынты ясый.
1 алып баручы: Халкым агачларны, үлән-чәчәкләрне, җәнлекләрне, кош-кортларны, кояшны, чишмәләрне бик яраткан. Яшәешен Табигать-Анадан башка күз алдына да китерә алмаган. Кояшка, Җиргә, яшенле яңгырларга чын күңелдән табынган, рәхмәт укыган.
2 алып баручы: Халкыбыз табигатькә җылы хисләрен төрлечә белдергән: шагыйрьләр бәйләм-бәйләм шигырьләрен язган, рәссамнәр гүзәл картиналарын иҗат иткән, композиторлар көй чыгарган.
1 алып баручы: Каен урманнарында күңел хозурлык белән тула, зиһенгә матур-якты уйлар килә.Ә менә шагыйрә Фирая Зыятдинова үзенең хисләрен түбәндәгечә белдергән:
1 укучы: Йөрәкләргә тулган моң-сагыштан
Ямансулап йөргән бер чакны,
Килеп чыктым каен урманына,
Каен урманнары яп-якты.
Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарның ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы.
Көзге юлдан атлыйм акрын гына,
Җиргә коела сары яфраклар.
Ярый әле җирдә каеннар бар,
Ярый әле җирдә аклык бар.
2 алып баручы: Менә ул ап-ак кәүсәле, төп-төз сылу буйлы көяз каеннар, безне генә сәламләгәндәй, салмак искән җилдә бер яктан икенче якка каерылып өзгәләнәләр шикелле. Ак каеннар арасында йөргәндә, тормыш юшкыннарын җуясың да, нарасый бала сыман, шушы илаһи аклык, сихри шәмнәр арасында чабып, җырлап йөрисе килә.
Җыр: “Ак каеннар” яки “Кайсы каен да, кайсы син”
1 алып баручы: Мәһабәт сынлы имән – урман бизәге. Аның турында сөйләгәндә, “мәгърур”, “куәтле” кебек сүзләрне еш кулланалар. Шагыйрь Роберт Миңнуллин урманнарыбыз горурлыгы – имән турында болай ди:
Ул мәһабәт, олпат имән үзе бер урман иде.
Мең еллык моңнары белән гел шаулый торган иде.
2 алып баручы: Беренчеләрдән булып имәнгә багышланган шигырьләрне Нәкый Исәнбәт һәм Муса Җәлил язалар. Аларның варислары да ( Гали Хуҗи, Роберт Миңнуллин һ. б. лар) бу образны тагын да үстерә төшәләр. Рәшит Әхмәтҗанов та имән образын үзенчә тасвирлый.
2 укучы: Илдә имән булып үскәч, гел туры торалмасаң – егыл,
Күктә очып йөргән кошлардан оялмасаң.
Илдә имән булып үскәч, үрел син күккә кадәр,
Дошманның өстенә егыл, тамырыңа чапса әгәр.
1 алып баручы: Имән кебек нык мәхәббәт һәм имән тамырлары кебек таза гаилә төзү – һәркемнең изге теләге. Яңа өйләнешкән яшьләр, гаиләләре нык булсын өчен, имән агачы утырталар.
Җыр: “Имәннәр шаулый”. Г. Рамазанов сүзе, Т. Шәрипов көе.
2 алып баручы: Чишмәләр челтерәп аккан урын безнең халыкта изге җирләрдән саналган. Кеше үзенең көндәлек тормышын чишмә суыннан башка күз алдына да китерә алмаган. Картлар, чишмә буйларына килеп, гыйбадәт кылган, тәңрегә рәхмәтен белдергән. Яшьләр чишмә буенда уенга җыелган, мәхәббәт утында янучылар, чишмәләрне шаһит итеп, бер-берсенә вәгъдә биргәннәр.
Туган ягыбызның мул сулы, тешләрне сындырырдай салкын сулы чишмәләре турында нинди генә җырлар һәм шигырьләр юк?!
3 – 4 укучы: “Чишмә белән күрешү”. Лена Шагыйрьҗан.
- Исән-саумы, Чишмәкәем? Тигезме агышларың?
Ничек үтте ничә җәең, ничә яз-көз, кышларың?
Иңнәремдә суларыңны күп ташыдым, чишмәкәй,
Никтер сиңа төшә идем, гел ашыгып, чишмәкәй...
Чишмәкәем, күптән сиңа су сорап үрелмәдем...
-
Кайларда йөрдең соң, бала? Бик озак күренмәдең.
Ю битеңне суым белән, арын бар сагышыңнан.
Сагынганмын бит үзем дә - таныдым тавышыңнан.
-
И чишмәкәй! Әнкәм сыман юмартсың икән һаман.
Тезләнеп эчим суыңны, янам бит, янам, янам.
Җыр. “Тау чишмәсе”. М. Җәлил сүзләре.
1 алып баручы Бу шигырьләрне, җырларны тыңлаганнан соң, күңелдә табигатькә булган гамьсез, мәрхәмәтсез караш өчен үкенү хисе туа. Нәрсә эшләдек без, кешеләр?!
2 алып баручы : Туган ягыбыз табигатендә җир суларына төшкән йөк гаять авыр. 60-70 ел буе нефть чыгару күпме басу-кырларыбызны ерып, бозып, пычратып бетерде, күпме чишмәләрне корытты. Коелардан сулар качты, яшел тугайлы саф елгаларны үлек суларына әйләндерде.
Шагыйрь Марс Шабаев бу фаҗигале хәлләргә борчылып, “Торыйк, тор-рыйк” исемле шигырен яза.
5 укучы: Тагын көзге торна кәрваннары – җылы якка китеп барганнары.
Почмакланып очкан пунктирлар – сызык-нокта, сызык-нокта-
Сорау билгеседәй эленеп тора. Хәвеф тулы сорау – җитәрбезме?
Җәй буена җан саклады алар туган якларында, җан саклады-
Суладылар – агулы һава, ашадылар – агулы азык, су агу булды.
Зират төсле үле басуларда агуланган борчак чүпләделәр,
Чәрпәләштеләр дә талаштылар, сәрхүшләнеп бетеп, адаштылар.
Көзгә бары уннан бере калды... Исән калганнары китеп бара...
Агу җыеп үскән канатларда – курку-хәвеф – барып җитәрбезме?
Торыйк...тор-рыйк, .тор-рыйк, эштән чыгардык без Җиребезне –
Кайда торыйк? Оя корыйк? Кушылыйк та торна тавышына елыйк...
Елыйк... сулык-сулык, торыйк... тор-рыйк, сулык-сулык... елыйк...
1 алып баручы: Рәшит Бәшәрның “Әле” дигән шигыре югарыда яңгыраган фикерләрнең дәвамы булып ишетелә сыман.
6 укучы: Болгана су, пычрана – балыклар йөзә әле,
Урманнары кырыла – җәнлекләр түзә әле.
Агулы ит ашый – авыллар түзә әле,
Сулар һавасы бетте – шәһәрләр дәшми әле.
2 алып баручы: Авылдаш шагыйребез Вахит ага Галиевның да табигатькә килгән зыянның безгә, ягъни кешеләргә кире тәэсире турында язган шигырьләре бар. Авылыбызда туып, Сәет бабай чишмәсенең татлы суын эчеп үскән Гарәфи Әгъләмов та чишмәләргә карата ваемсызлыкны шигъри юлларга сала, чишмә өчен кайгыра
7 укучы: ”Нефть – алтын”,- диеп мактый-мактый,
Алтын тапкан чакта берәүләр,
Чишмә суларына нефть кергәч,
Илен ташлап китте күбәүләр.
Үскән урманнарны үзең кис тә
Зарлан “Һава аз, дип, суларга”,
Саулык ныгыр микән, химикатлар
Агызылса әгәр суларга?
8 укучы: Кемнең анда булсын үче, ник болыт баскан күген?
Җан-тәнгә сихәт бирүче Чишмә кайгыда бүген.
Коймалары череп ауган, үзе елый кич-иртә,
Пар каен, туктап елаудан, җил белән яшен сөртә.
Барладым барып юлларын, үлән юк сукмагында,
Тыңладым тынып моң-зарын, янында туктадым да
“Куяр җир тапмыйм бу җанны, янәшәмдә пар каен.
Сагынам соңгы хуҗамны, каен шаулаган саен.
Яшим шул хуҗам хакына, шәт, булмас соңгы ноктам.
Янда пар каен атына, мин азат ялгызлыктан.
Узган юлым – бер бизәлеш, тоташ гөл, тоташ үлән,
Гомерем буена аш аттым, атучыга таш белән.”
1 алып баручы: Табигатькә карата ваемсызлыгыбыз, гамьсезлегебез киләчәктә кыйммәткә төшмәсме? Гамьсезлек нәрсәгә алып килер? Мирза Мөхәммәт “Кешегә ни булган?” шигырендә менә ниләр яза
9 укучы: Күрми матурлыгын каеннарның, тоймый тәмен чишмә суының.
Чәчәкләрнең хуш исләрен сизми, я Ходаем, кешегә ни булган?
Төшләренә керми туган өе, сагынмый ул чияле тавын,
Уйлый белми киселгән урманын, я Ходаем, кешегә ни булган?
Уҗымнар карала, көя, куырыла, Җир ярыла, яна бар дөнья.
Кәрәзләнеп кырлар ярылган, я Ходаем, кешегә ни булган?
Достарыңызбен бөлісу: |