2 алып баручы: Кешенең комсызлыгы, табыш артыннан кууы, саксыз каравы нәтиҗәсендә табигать күпме зыян күрә?! Урманнарыбызда законсыз рәвештә кошлар, җәнлекләр атыла. Моннан 40-50 ел элек кенә хуш исен таратып утыручы зәңгәр мәтрүшкәләр сирәгәйде, песи үләне, нәүрүз гөле, энҗе чәчәкләрне җыю шактый кыенлашты. Кешенең табигать кануннары белән исәпләшмәве бары тик фаҗига гына китерә.
Җыр. «Мәтрүшкәләр».
1 алып баручы: Шагыйрь Әзгар Габиди урманда булган аяныч хәл турында әнә ничек сөйли.
10 укучы: Бара поши бик сак атлап, бәлки, сизәдер җаны –
Агач арасында качып сагалый мылтык аны.
Карурманны кинәт кенә гөрселдәү чорнап алды,
Поши алга ыргылды да шапылдап җиргә ауды.
Ага маңгайдан алсу кан яшел үлән өстенә,
Чумды һава дары белән җылымса кан исенә.
Ничә еллар... һич онытмыйм шушы авыр мизгелне,
Ничек кенә аклансам да, юк, кичермим үземне.
Ята күк поши һаман да агачлар арасында,
Калган күк үпкә сүзләре күзләре алмасында.
Синең мондый битарафлык хәят белән дуслыкмы?
Күрдең, нигә кисәтмәдең яшеренгән мылтыкны?
2 алып баручы: Без бәгырен җәрәхәтләп, телгәләп бетергән табигать элекке хәленә кайта алырмы – без моны ачык кына белмибез. Кеше – табигатьнең аерылгысыз өлеше, димәк, без үзебез утырган агач ботагын кисәбез, үзебезне үзебез һәлак итәбез. Моңа кадәр без экологик культураны – табигать белән тулысынча килешеп яшәүне аңларга теләмәдек. Табигатькә начар – безгә дә начар, дигән сүз. Экологик фаҗига кырыс чынбарлык булып алдыбызга килеп басты.
1 алып баручы: Прозаикларыбыз Г. Бәширов, Р. Мостафин, М. Мәһдиев, Ә. Баянов, Ф. Бәйрәмова, К. Тимбикова, Р. Мөхәммәдиевлар үзләренең әсәрләрендә табигать дөньясын, кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне саклау мәсьәләләрен җитди һәм калку итеп куялар.
Табигатебез яклауга мохтаҗ. Ул бездән мәрхәмәт көтә. Үзебезгә үзебез ярдәм итик!
“Шәйхи Маннур – олуг шәхес “ - әдәби-музыкаль кичә
(1 – 11 сыйныф өчен )
Максаты:
1.Укучыларны Ш.Маннурның тормышы һөм иҗаты белөн таныштыру.
2. Язучының иҗаты аша укучыларга миһербанлык, кешелеклелек табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек туган илнең матурлыгын, кирәклеген аңлату.
3.Укучыларда милли горурлык хисе тәрбиялөү.
Җиһазлау:
1.Ш.Маннурның портреты.
2.Китап күргәзмәсе:”Ш.Маннур –олы шәхес”.
3.Плакат:”Геройларым юлдаш була алса,
Ә шигырем сезнең күңелгә
Әз генә бер җылы бирә калса,
Мин бәхетле,дуслар,гомергә!”
(Ш.Маннур)
1.а.б. “Нинди зур, онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман да яратып укый.Ә бу-мәңге яшәү, үлемсезлек дигән сүз.Без менә бүгенге көндә якташлары зур ихтирамыбызны белдереп , Шәйхелислам абыйга мең-мең рәхмәтләр укыйбыз.Аның”Муса” романы Җәлилнең һәм аның башка иптәшләренең кылган батырлыкларын халкыбыз күз алдына бөтен тулылыгы белэн китереп бастырды...Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз! – бу сүзләрне якташыбыз, чыгышы белән Югары Ушмы авылыннан, җәлилче Фәрит ага Солтанбәков язган.
2.а.б. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе ,шагыйрь, прозаик,тәрҗемәче-Пушкин, Лермонтов, Шевченко, Җамбул ,Стальский ,Бубеннов .Михалков, Паустовский әсәрләрен татарча яңгыраткан Шәйхи Маннур мәдәниятебез һәм җәмгыятебез тормышында якты эз калдырган олуг шәхес.
Шәйхи Фәрхулла улы Маннуров 1905 елның 15 январендә Мамадыш районы Тулбай авылында крестьян гаиләсендә туа.
1.а.б. 20нче еллардан 60 нчы елларга кадәрге чорда ул барыннан да бигрәк шагыйрь буларак танылды. Үзенең шигырьгә , поэзиягә Олы мәхәббәтен белдереп язган шигырен тыңлап үтик:
Синең өчен күпме тиргәлдем мин,
Нахак сүзләр күпме ишеттем.
Ялгыз башым монда иңрәндем мин,
Тыш ягында калып ишекнең.
Ә ничаклы гайбәт сөйләделәр,
Чыгардылар яманатымны.
Аерырга безне теләделәр,
Сүндерергә якты ялкынны.
Сине сөеп чәчкә кырау иңде,
Сызыклары батты маңгайның,
Аксап тибә йөрәк хәзер инде –
Илледә үк мине картайттың.
Ә шулай да һаман хыялланып
Сөм сине, сөям акылсыз.
Һәм сөярмен сине мәңге янып,
Поэзия дигәр матур кыз!
2.а.б. Шагыйрьнең күп санлы поэма һәм баллада, шигырь һәм җырларында хезмәт кешесенең күңел көрлеге,җиңелмәс рухы чагылыш тапты.
Утызынчы еллар- крестьян тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килү чоры. Алар белән Шәйхи Маннур аеруча кызыксына. Шушы еллард ашактый гына күләмле, эчтәлекле “Гайҗан бабай,”Чуен
“Гайҗан бабай поэмасыннан өзек.
1.а.б. Бу елларда Ш.Маннур лирик жанрларга ешрак мөрәҗәгать итә, кичерешләре тормышчанрак рәвеш алып бара, тагын да конкретлана. Мәхәббәт хисенең олылыгы, үлемсезлеге бигрәк тә “Бибкәй матур турында баллада”, “Көзге сюжетлар”,” Кайчагында”, “Сагыну” шигырьләрендә ачык күренә.
Яшьлегемнең иң-иң матур чагы,
Иң беренче сөю чагымдыр,
Зәңгәр чәчәк кебек яшьлегемне
Язлар килгәч тагын сагындым.
Ш.Маннур сүзләренә җырланучы татар халкының “Мәк чәчәге”көен тыңлау.
2.а.б. ...Кайда гына йөртми язмыш шагыйрьне.Анжерка шахталарында кара эшче булып эшләү, рудник янындагы татар башлангыч мәктәбендә укытучылык итү, 1923 елда Свердловск шәһәрендәге партия мәктәбендә уку, аннары Кызыл Армия сафларында булып кайту, Донбасс шахталарында ликбезчы, Днепростройда гади бетончы булып эшләү – менә болар барысы яшь шагйрьнең әдәбиятка, тормышка карашы формалашуда тормыш мәктәбе булды.
“Шахта көе”- бу көй шагыйрьнең яраткан җырларыннан берсе була.
1.а.б. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ш.Маннур үзе теләп фронтка китә. Фронт газеталарында эшли, күп санлы очерклар,хәбәрләр бастыра. Ул үзенең шигырь һәм балладаларында кешенең героик характерын ачып бирә, сугышның фаҗигале йөзен реалистик гәүдәләндерә.
Сугыш - мәхәббәт хисләренә зур сынау урыны. Солдат күңелендә туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән бергә моңсулык, өмет-хыяллар, искә төшерүләр дә зур урын алып тора.
2.а.б. Сугыш һәм кеше, сугыш һәм батырлык, сугыш һәм тынычлык проблемалары Ш.Маннурны илгә җиңү көннәре килгәч һәм тыныч хезмәт көннәре башлангач та дулкынландырудан туктамый.1945 елның җәендә әдип Казанга кайта. Шушы елларда ул “Кашан кызы”, “Тыныч көн” поэмаларын яза.
Шушы елларда язылган шигырь :”Язмыш мине кая чөерсә дә.”
1.а.б. 20 –70 нче еллар әдәби хәрәкәтендә Ш.Маннур прозаик буларак катнаша. Язучы иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе –“Муса” романы. Муса Җәлилнең туган авылында, Оренбургта, Волховта булулар, туристлар группасына кушылып Берлинның үзенә барулар аңа күп нәрсә бирә. Шуннан соң гына роман иҗат ителә башлый.
Романның үзенә күрә кереше булган “Беренче кисәк”нең беренче бүлегендә тасвирланган вакыйга аеруча зур эмоциональ көчкә ия. Мусаның буранда адашуы ,һәм ахыр чиктә исән калу күренешләре укучыда борчылу, шатлану тойгылары уята, геройның киләчәк язмышы белән кызыксындыруны арттыра, аның гади биографияле кеше булмавын сиздереп куя.
Җәлил гомере җәйге яшен сыман,
Ут уйнатты көрәш кырында.
Ут уйнатып сүнде... эзе булып,
Җыры калды үткән юлында.
Шагйрь батырлыгы шигырендә,
Батыр шагыйрь хисе – җырында.
Үз гомерен шагыйрь үзе җырлый,
Үзе сөйли үзе турында.- дип язды Ш.Маннур бу әсәре турында.
2.а.б. 70 нче елларда Ш.Маннур “Агымсуларга карап“ исемле автобиографик повестен иҗат итте.
Карыйм...
Карыйм тирә-ягыма...
Агымсулар һаман агыла.
Агымсулар дулкынында гына
Кайтып килдем малай чагыма.
Өч-дүрт яшеннән үк шушы инешнең чыпчык тезеннән генә булган сай җирендә чыпыр-чыпыр коенган булып, ярга чыккач,”чеп-чеп колагыма су керде” дип такмаклый-такмаклый тәпәнләп,комнарында,болыннарында аунап-тәгәрәп үскәнгәме, бу аңа бик якын,бик газиз.
Ник якын булмасын, агымсулар аръягында аның каз көткән, дус малайлары белән кочаклашып,”некрут” булып җырлап йөргән Шәмәк болыны бит.Күпме куанычлар,күпме күз яшьләре калмаган анда! Сулга караса – сөзгәк үрләргә менеп китә торган киң басулар җәелеп ята.Үсмер егет булып шунда урак өмәләрендә йөргән матур чаклары елмайта аны.Уңга караса – хәсрәткә чумган өянке, толымнарын түбән сузган зират каеннары. Анда аның газиз әнкәсе ята.
Шагыйрьнең “Әнкәй җыры” шигыре.
1.а.б. Бармы икән тагын , Ш.Маннур шикелле туган җирен яратучы! Ничек сагынмасын да. Ничек кайтмасын ул? Бу бит аның кабык бишегеннән төшеп, нәни тәпиләре белән ямь-яшел чирәм өстендә беренче тапкыр баскан җире, бу бит аның беренче тапкыр тел ачкычы табып: “әттә”, “әннә”,-дип эндәшкән һәм бөтен дөньяны куандырган җире.
Шагыйрьнең “Туган җир” исемле шигыре.
2.а.б. “Агымсуларга карап” повесте Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым –яшел бишек” әсәре белән аваздаш, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Икесендә дә кабул ителгән кагыйдәләр, гореф-гадәтләр шулкадәр ихтирам, изге бер хис белән сурәтләнгәннәр, халыкның рухи сәламәтлеген нәкъ шулар саклап торганлыгына бөтен күңелең белән ышанасың.
Бу әсәрне укыганда безнең күз алдыннан никадәрле матур күренешләр тезелеп үтә, һәр чорда тормышның үз матурлыгы бар икәнлегенә ышанасың.
Безнең якларда да элек-электән бик матур бәйрәмнәр була торган була. Сабантуйлар, җыеннар, төрле-төрле өмәләр, кич утырулар һ.башкалар.
“Кич утыру” күренеше.
1.а.б. Шагыйрь һәм прозаик буларак,Ш.Маннур балалар әдәбияты үсешенә дә сизелерлек өлеш кертте.Мавыктыргыч сюжетлы, кызыктыргыч вакыйгаларга бай “Олаучы малай” исемле романтик поэмасын яза. Балалар өчен “Миләүшә китабы”, “Ямьле җәй”, “Күгәрченнәр гөрләгәндә”,”Малайларга кызларга” дигән китаплары дөнья күрде һәм хәзер дә яратып укыла.
Ш.Маннурның “Яшь туристлар җыры”, көен Салих Сәйдәшев язган
.2.а.б. Балада миһербанлык,кешелеклелек тәрбияләүне шагыйрь төп бурычларыннан берсе итеп ала. Аның герое:
Ник очтыгыз .тәти кошлар?
Тимим бит мин, якын дуслар!- дип кошларга эндәшкәндә ягымлы,җылы сүзләр таба.
Ш.Маннур “Җәй җыры”, “Су буе”,”Лагерьда”, “Туган ягым”кебек шигырьләрендә туган якның урман кырлары,тауларының, суларының поэтик картинасын рәсемләп балада табигатькә, туган авылына мәхәббәт тәрбияли.
1.а.б. Шагыйрь туган телнең матурлыгын,затлылыгын,кирәклеген “Яхшы бел”шигырендә ассызыклап:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел, дип яза.
Ш.Маннур – балалар өчен әкият иҗат итүгә дә күп көч куйган әдип. Аның “Каз көтүче малай”, “Өч васыять” , “Котан батыр” кебек әкиятләренең нигезендә тормыш материалы ята.
“Өч васыять” әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелә.
2.а.б.Ш.Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы: үзе исән чагында дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә.Әдәби хезмәтләре һәм Бөек Ватан сугышы фронтында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт Ш.Маннурны Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, Почет билгесе орденнары һәм медальләр белән бүләкли.
Ш.Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнде.
Өлкәнәйгән саен чишмәләрнең
Челтерәүләре үзенә тарттылыр.
Актык сулышымда юллар мине
Тагын сиңа алып кайттылар.
Гәүдәм калсын туган җиркәемдә:
Казан аңлар, диеп беләм мин.
Бөтенләйгә,китмәскә, дип кайттым –
Авылдашлар сезнең белән мин.
Шагыйрьнең “Бушка узмаган” шигыре.
1.а.б. Әйе, бушка узмады аның гомере. Ул бик күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы узды. Ш.Маннурның иң изге теләкләренең берсе – туган ягын тагын да матур, бай итәсе , ә кешеләрен укымышлы, зыялы итәсе килү иде. Шуның өчен ул үз акчасына Тулбайда Зур китапханә салдыра.Хәзерге көндә дә ул гөрләп эшли.
2.а.б.Шәйхи аганың васыятендә язылмаса да, үзе исән чакта әйткән тагын бер изге теләге үтәлә .Елның иң яхшы әсәренә Шәйхи Маннур исемендәге бүләк бирү турында карар чыгарыла. Бу бүләкләрне ел саен шагыйрьнең туган көнендә тапшыру традициягә екрде. Бу бүләкне алучылар елдан-ел арта.
1.а.б. Ә инде һәйкәлләргә килсәк... Туган ягыбызның горурлыгы булган Шәйхи Маннурга куелды бездә һәйкәл. Татар халкының күренекле рәссамы, сынчы Бакый Урманче үз куллары белән менә дигән һәйкәл коеп куйды яраткан язучыбызга. Бу безнең горурлыгыбыз.
Без алга таба да аның әсәрләрен укырбыз, шигырьләрен өйрәнербез. Ш.Маннурның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Файдаланылган әдәбият.
1.Бакиева Ә.”Китап сөючеләр бәйрәме”,- “Мәгариф” журналы.-2005-№4, 14нче бит/
2.Галиев. В.Мин авылга гашыйк.- Казан,1995.
3.Зиятдинова Ф. Язгы ярсу.- Казан,1988.
4. Кәримуллин Ә.”Татар китапларының тупланма исемлеге”, - “Мирас” журналы.1994- №1,83 нче бит.
5..Мәрданшина Р.”Халык хәтерен китап саклар” .”Мәгариф” журналы, №1,2012,21нче бит.
6.Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.Казан, 2004.
7.Нури З -.Шигырьләр. Казан ,1980..
8.Сөләйманова С. Шигырьләр.- 1991.
9.Татар балалар антологиясе.-Казан,1980.
10..Хәбибуллина З. Сочинение язарга өйрәнәбез .- Казан, 2002,17 нче бит.
11..Шигъри антология.”Мәгариф» журналы.-2002.-№12, 22 нче бит.
Достарыңызбен бөлісу: |