Язмышларга буйсынмас җан” Фәнис Яруллин иҗаты буенча конференция 1нче алып баручы



Дата20.07.2016
өлшемі95.91 Kb.
#211186
Язмышларга

буйсынмас җан”


Фәнис Яруллин иҗаты буенча конференция


1нче алып баручы:

Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел,

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел мин. Фәнис Яруллин.
2нче алып баручы:

Фәнис Яруллин...Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә,көрәшергә,иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса.(Экранда портреты һәм эпиграф :

Каерса да язмыш минем канатымны,

Ала алмас кешеләрне яратуны.

Ф.Яруллин.)

Җыр башкарыла.(“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)


1нче алып баручы:

Менә шундый матур-матур җырлар,тирән эчтәлекле рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләр иҗат итүче,корыч ихтыярлы шагыйрь Фәнис Яруллин 1938 елның 9 нчы февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында туган.

Ул яшьли әтисез кала.1942 елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы ялгызы үстерә.Фәнис абыйга ачлыгын да,ялангачлыгын да татырга туры килә(әнисенең рәсеме)Ул сигезьеллык мәктәпне авылда тәмамлый.Аннан монтерлар әзерләү курсында укый.3ел монтер булып эшли.Тормыш катлаулы бит ул. Аның кайбер сикәлтәләре сине гаҗәеп зур сынаулар алдына китереп куя.
1нче укучы:

Кайларда йөртми кешене,

Язмыш дигәнең кызык:

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.

Тарта эчәсе суларың.

Тарта сулыйсы һаваң.

Барасың табышлар эзләп,

Югалтуларга табан.

Кайда-кадер,кайда кабер.

Һич белә алмый бәндә.

Шул белмәгәнлек туктаусыз

Куалый:Әйдә,әйдә!

Ашкындыра.кызыктыра,

Гүя тылсымлы чәчәк-

Алдап-йолдап,ымсындырып

Йөртә безне Күрәчәк.
2нче алып баручы:

Әйе,адәм баласын күрәчәк йөртә.Яше җиткәч,Ф.Яруллин армиягә китә.Укчы-радист булып хезмәт итә.Кайтыр вакыты җитә.Әмма шулчак көтелмәгән фаҗига килеп чыга:егет турниктан егылып,умартка баганасын сындыра.Типсә тимер өзәрдәй егетнең 20 яшендә кул-аяклары йөрмәс хәлгә киләләр.Бары тик яшәүгә булган омтылыш,ихтыяр көче аны тормышка кайтара.


1нче алып баручы:

Әйе,Фәнис абый үлем турында да бик күп уйлый һәм Н.Островскийны искә төшерә.Ул да бит шундый язмышка дучар була.Әнә бит ул ничек яшәгән?!Димәк,көрәшергә,соңгы сулышка кадәр көрәшергә дигән карарга килә ул.


2нче укучы:

Дөньяда мин битараф кеше түгел,

Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,

Тормышымда үзем салган эзләрем бар.

Дусларымны кочар өчен кулларым бар,

Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.

Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,

Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.

Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,

Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.

Авырлыкларга туры карап яшим һаман,

Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
2нче алып баручы:

Шуннан соң Ф.Яруллин тормышында зур үзгәрешләр була:ул шигырьләр яза башлый.Башта үз авыруы,үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып,кулына каләм алган Фәнис Яруллин шигърият диңгезенең зур,тирән икәнен аңлый.


3нче укучы:

“Яралы кош тавышы чыгарып”

Бар дөньямны онытып шигырь язам,

Җирләр белән күкләр кушылган.

Әллә нинди сихри сайрар кошлар

Очып чыга каләм очыннан

Ячабышып атлар килеп керә

Язып яткан шигырьләремә

Йөгән кидерергә тырышып карыйм

Атларның иң өлгерләренә

Ләкин атлар кешни-кешни кача,

Көлгән кебек миннән кычкырып.

Болытларга менеп китә алар,

Тоягыннан яшен очырып.

ә күкләргә менеп җиткәч кенә

Әйләнәләр ап-ак кошларга.

Атыла уйлар

Шушы кошлар белән

Иркен күктә ярышып очарга

Барам ярсу атлар артыннан мин,

Томан сара керфек-күзләрне.

Арып егылам.

Күрәм ак кәгаздә

Ярылып ята тояк эзләре.

Гаҗәпләнеп карыйм бу эзләргә:

Кайда –хыял,кайда-чынбарлык?

Каләм төшеп китә кулларымнан

Яралы кош тавышы чыгарып.


1нче алып баручы:

1962нче елда язучы Марс Шабаев ярдәме белән аны Казанга китерәләр.Татарстан Язучылар союзы аңа фатир юллап бирә.Ә ул үзе больница палатасында урта мәктәп программасы нигезендә белем туплый башлый.Аның тирәсендә һәрвакыт ярдәмчел,яхшы күңелле кешеләр була.Кичке эшче яшләр мәктәбе укытучылары,һәркөнне больницага килеп,Фәнис абыйга гыйлем бирәләр,ярдәм кулы сузалар

Кешеләргә бурычым бар:

Алга юллар салыштылар,-дип яза ул үзенең бер шигырендә.


2нче алып баручы:

1964 нче елда аның “Мин тормышка гашыйк”исемле юка гына китабы басыла.Аңа төрле җирләрдән хатлар киләБу инде танылу.Ул иҗат шатлыгы белән бергә яшәү шатлыгы да кичерә.


4нче укучы:

“Сәүиягә”

Яшәү бит ул беркемгә дә җиңел түгел,

Язмыш иңгә авырлыклар өеп тора.

Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный

Ә икенче кулы белән сөеп тора.

Бер батабыз,бер калкабыз елгаларда,

Омтылабыз чыгам-чыгам диеп ярга.

Агымсулар чайкый безне керләр итеп-

Бер елыйбыз,бер көләбез дөньяларда.

Яшәү тәмен беләбез без әкрен-әкрен,

Күз яшьләрен телләр белән ялый-ялый.

Үрмәлибез һаман алга өмет белән

Язмышларның ертыкларын ямый-ямый.

Дөнья шулай булган инде гомер бакый,

Ишеп-ишеп яңгыр ява,кояш балкый.

Кайгы килеп башыбызны идерш дә,

Шатлык килеп кәңелләрнең ишеген шакый.


1нче алып баручы:

Әмма элек югары белем алырга кирәк!Аның университетта укырга теләвен ишеткәч,әнисе аһ итә.”Тәнеңдә чыкмаган җаның гына бит,балакаем!дип өзгәләнә ана.Ләкин Фәнис үзенекен итә:Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.


2нче алып баручы:

1968 нче елда аның “Май төне”исемле хикәяләр җыентыгы һәм тагын ике шигырь китабы укучыларга барып ирешә.Шуннан соң ел саен диярлек аның шигыр ,хикәя,повестлары басылып тора.Чит телләргә тәрҗемә ителә.Кытай,Финляндия,Төркиядә,Австралиядә яшәүче татарлар аның әсәрләрен яратып укыйлар.Әйе.Фәнис Яруллин дөньякүләм танылган язучыга әйләнә.(“Язмыш миңа бик күп бирде”шигыре)


5нче укучы:

Язмыш миңа бик күп бирде

Бәхетле мизгелләрне.

Очтым,очтым-кулларыма

Нык урап тезгеннәрне.

Сикердем упкыннар аша,

Үрелдем кыяларга.

Куркуга ирек бирмәдем

Җаныма ояларга.

Эзләдем таптым,югалттым,

Яраттым-яратылдым.

Бер байлыгымны югалтсам,

Яңасын таба тордым.

Мин тауларга баралмасам,

Таулар килде үзләре.

Күкләр минем күкрәгемнән

Яшен уты эзләде.

Яшеннәргә утлар бирдем,

Диңгезгә ярсуымны.

Яндырдым төнге учакта

Нәфрәтем,ачуымны.

Булды инде,бар да булды-

Агы да ,карасы да.

Күпме чәчәкләр үстердем

Йөрәгем ярасында.
1нче алып баручы:

Шагыйрь үзенең беренче укытучысы Шакирә апаны,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнур апаны,Казандагы 18нче эшче яшьләр мәктәбенең әдәбият укытучысы Наилә ханымны зур соклану,ярату,хөрмәт белән искә ала.Ул,укытучыларга багышлап ,”Сез иң гүзәл кеше икәнсез “шигырен иҗат итә.Әхмәт Хәйретдинов аңа көй яза.(“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”җыры”)


2нче алып баручы:

Поэзиядә Ф.Яруллинның төп жанры- лирика.Аның шигырьләрен укыгач,үз тормышын,яшәвен кызыксыз дип йөргән кеше дә эшеннән тәм,ләззәт таба башлый.

6нчы укучы:

“Таулар аша үтә юлларым”шигыре.

Язмышымнан һич тә зарланмыйм,

Ходай миңа биргән күп нәрсә:

Сулышым белән җирне җылыта алам,

Җылытырга әгәр кирәксә.

Упкыннарда биеклекләр күрәм,

Кара төннән табам яктылык.

Күккә чөйсәң утлы күмер дә бит

Йолдыз булып китә атылып.

Кирәк булса болыт булып агылам,

Яңгыр булып явам –кирәксә.

Шиңгән гөлләр кабат тереләләр,

Хисләр яңгырыма эләксә.

Кояш нурларыннан камчы үреп

Яшен итеп күктә шартлатам;

Аклыгымны чәчәкләргә бирәм,

Ярсуымны җиргә таратам.

Гигант булмасам да керлә түгел,

Бәхетемә җитә буйларым

Карурманнар, зур дәряляр аша

Таулар аша үтә юлларым.

Даным да бар минем,малым да бар,

Бөтенесе,шөкер,җитәрлек.

Халкым мине үзенең иңнәрендә

Киләчәктә бара күтәреп.

(Җыр “Сөялдем сөяннәргә)
1 нче алып баручы:

Дөньяда иң якын,иң изге,иң кадерле кешеләребез-әниләребез.Ф.Яруллин иҗатында әниләр темасы зур урынны алып тора.Ф.Яруллин өчен иң авыр көннәрдә аның янында газиз әнисе була.Ана аны сабый баланы караган кебек карый.


7нче укучы:

“Галим байның иркә кызы.”шигыре

Галим байның иркә кызы

Чибәр Бибигафифә

Гел наз өчен яратылган

Иде бит югыйсә-

Тик дөнялар бармый шул ул

Син уйлаганча гына:

Яки атың егылып үлә,

Ятәртәң шартлап сына.

Каласың кара урманда.

Белмисең ни эшләргә.

Китәсең чишмәләр эзләп,

Ятып суын эчәргә.

Галим байның төпчек кызы

Чибәр Бибигафифә-

Үзе тапкан чишмәләрнең

Суларын эчә-эчә

Китте бормалы юллардан

Сөйрәп язмыш арбасын.

Яндырды сугыш ялкыны

Пар канатның сыңарын.

Җиңелмени ялгызларга

Үтү гомер юлларын

Сыңар канат белән хәтта

Оча алмый бөркетләр.

Бөркетләр менмәс җирләргә

Менде әнкәм кебекләр.

Яралы канатларыннан

Җиргә тып-тып кан тамды.

Алар каны тамган җирдә

Ал гөлләр үсеп калды.


8нче укучы:

“Әни,сине нинди җилләр екты?”шигыре

Хәер моны нигә сорашам!

Җиңелрәк эшләр идең,бәлки,

Зарлар түгеп ешрак еласаң.

Еламадың шул син еламадың

Булганда да яшәү бик авыр.

Кайчагында,бәлки.җирне тырнап

Елаулар да кирәк булгандыр.
(әниләр турында җыр)
2нче алып баручы:

Шагыйрь Ф.Яруллин иҗаттагы Илһам биеклегенә торган саен югарырак күтәрелә бара.Мәхәббәт темасы да аның шигырьләрендә өр-яңа йолдызлар булып кабынып китә,бөтенләй яңача балкыш ала.

Тормышым авыр арба.

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде,

Мәхәббәт тартып бара,-ди ул.


9нчы укучы:

“Яратам дип әйтмичә тор”шигыре.(169бит)



10нчы укучы:

“Бер сүз эзлим “шигыре.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Матурмы ул ,әллә түгелме-

Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын

Тетрәндерсен синең күңелне.

Әгәр ул сүз кара төндә туса,

Күкне ярып ,таңны уятсын.

Таратсын ул бөтен болытларны,

Офыкларга якты ут яксын.

Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен,

Беркем әйтмәгәне,якынны;

Тормыш кебек тирән булсын ул сүз,

Мәхәббәттәй булсын ялкынлы.

(Җыр “Әйтмим...)
1нче алып баручы:

Шагыйрьнең шигырьләре арасында тормыш иптәше ,таянычы Нурсиягә багышланганнары да шактый.Фәнис абыйның бер канаты Гафифә апа булса.ә икенче канаты-аның сөеклесе.Менә алар пар канатлар булып 43 ел бергә яшиләр.Ул-шагыйрьгә ил1ам өстәүче дә,газапларын җиңеләйтүче дә,олы мәхәббәте дә.


11нче укучы:

“Ярый әле“шигыре.

Дусларым күп саный китсәң,

Җитмәс бармак-куллар;

Дуслар ,дуслар инде алар,

Ярый әле син бар.

Кешеләр килә дә китә,

Эчтә кала моң-зар.

Моң-зарларны сөйләр өчен

Ярый әле син бар.

Рәнҗетеп тә куям кайчак,

Гөнаһсыз соң кем бар;

Көн дә ,төн дә яннарымда

Ярый әле син бар.

12нче укучы:

Ярларда ялгыз калдырмам,

Син көймә,мин җил булсам

Упкыннан елып алырмын,

Хисләремә тиң булсаң.

Кырларда күрми калдырмам,

Мин-тургай,син гел булсаң,

Җырларда ,мактап җырлармын,

Сөюемә тиң булсаң.

(“Синең күзләрдә”җыры.)


2нче алып баручы:

Ф.Яруллинның бар өмете яшьләрдә,балаларда,сабыйларда.Ул үзе дә- гомер буена сабый булып кала белгән бәхетле кеше.Аның балаларга багышланган китаплары белән танышканда,авторның төрле рольләргә керә белүе гаҗәпләндерә.Бала күзләре белән дөньяга карап гаҗәпләнеп торганда ,ул нәни укучысына кирәкле сүзләрне әйтергә өлгерә.


13нче укучы :

“Эшнең аның берние юк”шигыре.

14нче укучы:

“Бер дә рәхмәт әйтмиләр”шигыре.


1нче алып баручы:

Чәчмә ,сәхнә әсәрләре авторы ,шагыйрь,әдип һәм халкыбызның каһарман улы Фәнис Яруллинның иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга,чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра.Ул җаныбызны сихәтләндерә,аруландыра,чистарта алган куәтле көч кебек.


2нче алып баручы:

Халык шагыйре Ф.Яруллин иҗаты адәм балаларының күңелләрен,рухларын,җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.Шуңа күрә аның иҗаты,тереклек чишмәсе кебек,беркайчан да кипми һәм беркайчан да кипмәсен.









Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет