5 нче сыйныф Татар теленнән еллык контроль эш Бирелгән сүзләрдәге авазларны күрсәтегез



Дата19.06.2016
өлшемі138 Kb.
#148605
5 нче сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Бирелгән сүзләрдәге авазларны күрсәтегез.

яка, яшә, ямь-яшел, ерганак, егерме, куян, юка, югыйсә, тою, кыяр, ялкын, заводта, тәмсез, кыйммәт, җәза, кодрәтле, шомырт, өлкәнрәк, гомер, җәмәгать, шаулый, көнбатыш, картрак, берәү, тау, гаеп.



2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

бар, яз, көн, башлана, быел, төн, юк, көз, бетә, былтыр, кичә, алда, тозсыз, уңда, аста, бүген, артта, сулда, өстә, һәрвакыт, караңгы, һичкайчан, эшчән, якты, кечкенә, тирән, зур, нечкә, сай, кечкенә, калын, юан, күп, иске, юка, аз, яңа, килә, төньяк, тиз, аяз, озын, китә, көньяк, әкрен, болытлы, кыска, тозлы, ялкау



3. Сүзләрнең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.

дөреслек, йокларга, яңгырлы, фотокүргәзмә, болытларны, чынаяк, киңәшче, салкыннар, “Ватаным Татарстан” газетасы, терлек-туар, алъяпкыч, БДБ, өлешчә, батырларча, бераз, автоузыш, бүген, әйберләреңне, яхшылыкны, ТӘСИ, түләргә, кешедәй, ЮС, берничә, ашлыкларны, исән-сау, башкалардан, телетапшыру, ТР, “Казан утлары” журналы.


6 нчы сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Диктант

Төн якты һәм тын иде. Бөтен икмәктәй түгәрәк ай вак, җиңел болытлар арасыннан карап көлә. Күкне чуарлаган кысык күзле йолдызлар да, җирдә, өй түбәләрендә, каралты башларында калын түшәк кебек җәелеп яткан кар да, тәрәзә пыяласына чәчәкләнеп кунган бәс тә күңелне дулкынландырып, күз явын алырлык булып, бик матур, бик матур җемелди.

“Нинди матурлык!” – дип уйлады ул, сокланып.

Рәүфә шулай тәрәзә янында, кар каплаган каралтыларга, төнлә шау чәчәккә күмелгән төсле булып күренгән бәсле агачларга, күктәге исәпсез болытларга карап, аларны беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпләнеп һәм балаларча сокланып, үз-үзен онытып, бик озак утырды. Ай, вак болытлар арасыннан шуа-шуа, калын болытлар артына кереп посты. Күкне чуарлаган йолдызлар, кинәт күңелсезләнеп, тоныклана төште.

Ерактан, авылның икенче башыннан, беренче әтәч тавышы ишетелде. Һәм, шуны гына көткән кебек, Рәүфәләр әтәче дә сузып кычкырып җибәрде. Берничә минуттан авыл әтәч тавышлары белән тулды. (А.Шамовтан) (110 сүз)



Бирем. Җөмлә кисәкләренең кайсы сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.

2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

Күк йөзенең төньяк почмагында асылташтай якты таң йолдызыЧулпан җемелди. Чулпан таңны уята, дип җырлыйлар җырларда. Чыннан да, көнчыгышта, зәңгәрләнеп, таң сызыла башлаган иде. Көмештәй ак бәс белән уралган нәфис каеннар башында, аларга сокланып хәйран калгандай, яңа туган ай эленеп тора. Урамда тирән тынлык. Тик әллә нигә бер кар баскан ботак шартлап куя да ботактан ботакка сикергән тиен артыннан кар коелып кала. Тирә-як үтә тын. Әйтерсең, дөньяда берәү дә калмаган. (Г.Әпсәләмовтан) (60 сүз)



3. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

1. Урамда кояшлы май. Җылы. Кояш нурлары битләрне, муеннарны иркәли. Яңа юып чыгарылган идән төсле чип-чиста күккә карыйм. Кешеләрнең кояш төшүдән нурланган йөзләренә күз ташлыйм. Мондый матур көндә җир йөзендә бәхетсез кеше юктыр кебек.

2. Бәхет бит ул куркак кош кебек. Аны синең ялгыш хәрәкәтең, уйламыйчарак әйтелгән тупас сүзең, һич югы кырыс чыраең куркытырга мөмкин. (Ф.Яруллиннан)

3. Кояш чыкты. Кар белән капланган агач ябалдашдары аның алтын нурларының яктысында таң калырлык матур булып күренде. Аларга, әйтерсең, энҗе сибелгән ак ефәк япканнар да, шул ак ефәк өстендәге энҗеләр хәзер миллион чаткылар белән җемелди. (Г.Әпсәләмовтан)


7 нче сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркатыгыз.

1. Шатлыкны озаккарак җиткерергә кирәк. 2. Ягымлы елмаеп торган балага наз, иркәләү һәрвакыт күбрәк эләгә. 3. Аталы-аналы кешенең, иң ярлы дигәндә дә, кайтып баш төртер урыны, ашарына кайнар ашы була. 4. Яхшылыкка бездә һәрвакыт шикләнеп карау бар бит. Шул шик гайбәтләр тудыра башлый. 5. Кешеләргә мәрхәмәтле, ата аналарыгызга игелекле, шәфкатьле булып үсегез! 6. Үз милләтеңнең һәр гадәте җанга якын шул. 7. Бу рәнҗү тулы күзләрне нәрсә белән сөртергә? 8. Кайвакыт, башкалардан өскәрәк чыгарга тырышу комсызлыгы кешене харап итеп ташлый. 9. Кеше йокысыннан кояшлы иртәләрне, алсу таңнарны сагынып уяна. 10. Яктылыкта кешене шатландыра, тынычландыра торган сихри көч бар. 11. – Тагын шуңа менеп атландыңмы? (Ф.Яруллиннан)



2. Тыныш билгесен куегыз. Җөмләдәге баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләгез.

1. Һәм менә мин кичә генә кайтып төшкән солдат дүрт елдан соң аны җыйнак гәүдәле сөйкемле чырайлы уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. 2. Чыннан да мин бүген кем кайда мин. 3. Алар исә ул вакыйгалар ул тойгылар барысы да менә шушы шәһәрдә шушы шәһәрне чорнаган һавада шушы шәһәрнең җире суы урманнарында ниһаять шушы шәһәрнең яшьләре арасында туган иде. 4. Исәнме Шәмсинур әби исән сау гынамы сез. 5. Ашлык сугу бөтенесе өчен аеруча хатын кызлар өчен иртәдән кичкә кадәр уен көлке белән уза торган бәйрәмгә охшап китте. 6. Кыш иде шикелле әйе кыш иде. 7. Алар көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле акрынлап хәл алдылар аякларына бастылар. 8. Әйе вакыт иң сыналган иң яхшы дәвалаучы ул. 9. Ерактан бик ерактан ак читле күгелҗем болытлар акрын гына йөзеп килә. 10. Елгадагы балыкны сөзеп бетермәдеме икән? (Ә.Еникидән)



3. Изложение Язгы ташу.

Яңадан язгы ташу вакыты җитте. Гәбенә ташкын­нары, авыл урамындагы чүп-чарларны җыеп, каядыр бик еракка, бик еракка алып киттеләр. Бу ташкыннар­ның кая китеп югалуын бик күп елгаларны күргән, бик күп җирләрдә йөргән карт бурлаклар гына белә. Шу­ңа күрә язгы ташу вакытында безнең авыл бала-чага­лары, аларны сырып алып:

– Сөйлә дә сөйлә! – дип аптыратып бетерәләр. Алар сөйләмичә котыла алмыйлар:

– Әнә теге тауны күрәсезме? – диләр һәм каршы­дагы Бөти тауга төртеп күрсәтәләр. – Безнең елга әнә шул тау буеннан борыла-сырыла ага да, кара урман янында, Зөя суына тоташа. Зөя суы – бик киң, бик зур, ә Идел аннан да зуррак, аннан да киңрәк. Менә шулай, безнең ташу сулары Гөбенәдән Зөягә, Зөядән Иделгә барып төшәләр дә көннәр, төннәр агалар. Бик күп көн­нәрдән, бик күп төннәрдән соң гына иксез-чиксез киң диңгезгә барып төшәләр. Диңгез дигән су шундый зур, аның очы да, кырые да күренми… Ул шундый тирән, андагы балыклар да ат буе…

Авылдан аккан шарлавыкларның әллә кая, бик еракка китүе бала-чагаларны бик гаҗәпләндерә. Алар көн­дезләрен зур сулар, очсыз-кырыйсыз диңгезләр, ат буе балыклар турында уйлыйлар да төннәрен, әллә нинди төшләр күреп, саташып бетәләр. Андый төшләрнең бик матурлары булган кебек, йөрәк яргыч куркынычлары да була.

Зурлар – сакаллы агайлар да ташкынлы язны, нәкъ элекке еллардагы кебек, дәртләнеп каршыладылар. Кояшка каршы елмаеп яткан тау башындагы карасу яшел уҗымнар турында сөйләшкәннән һәм туйганчы хы­ялланганнан соң, өйләренә кайтып, сукаларын, тырмала­рын һәм башка кирәк-яракларын караштыргаладылар. Аннары тагын, язгы көннәрне кыскартырга һәм туйган­чы сөйләшеп утырырга теләп, тимерче алачыгы янына җыелдылар.

Су юлы өстенә җыелган яшь-җилкенчәкләр дә, кыз­ларның йөрәкләрен яндырып, гармун уйнадылар, җыр­ладылар һәм сызгыра-сызгыра биеделәр…

(Афзал Шамовтан) (260 сүз)

4. Бу ташкыннар­ның кая китеп югалуын бик күп елгаларны күргән, бик күп җирләрдә йөргән карт бурлаклар гына белә җөмләсендәге җөмлә кисәкләрен билгеләгез. Аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.


8 нче сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. Кушма җөмләнең төрен әйтегез. Компонентларны үзара бәйләүче чараның астына сызыгыз. Квадрат җәяләр белән җөмләнең схемасын төзегез.

1. Тышта ябалак-ябалак кар ява һәм буран котыра иде. (Р.Сабыр) 2. Ата белән малай балыкка җыенды ә Вәсилә мәктәпкә ашыкты. (Н.Гыйматдинова) 3. Кыңгырау һаман чыңлый елый хәбәр итә ялкын телләре барысын ялмап яндырып килә корбаннарны эзли. (Ф.Бәйрәмова) 4. Җил агайның өрфия канатларын аз гына кымшатуы була җир өстенә яфраклар коела. (Х.Ширмән) 5. Аның күзләре ялтырый үзе бик сәер итеп елмая иде. (Г.Бәширов) 6. Яйңгыр пәрдәсен ярып тагы яшен яшни тагы күк күкри. (Г.Бәширов) 7. Кар инде явудан туктаган тик зәңгәр күкне сәләмә болытлар баскан иде. (Р.Сибат)

8. Әллә чия синең иренең төсле

Әллә иренең синең чия төсле. (Ә.Фәйзи)

9. Чәчәкләр бии болында

Җил курай уйнап тора. (Ф.Яруллин)



2. Тыныш билгеләрен куеп, иярченле кушма җөмләләрне күчереп языгыз. Синтаксик анализ ясагыз.

1. Гайса ишеккә таба узмакчы иде … Мәлихка монысы бөтенләй ошамады. (Ә.Баян) 2. Кышкы юлның мәкере шунда … тәҗрибәсез кешегә ул ышанычлы булып күренә. (М.Юныс) 3. Минем бит әле бер малай да белми торган яшерен серем бар. (М.Галиев) 4. Кем әрсезрәк … шуңа күбрәк эләкте. (Г.Бәширов) 5. Өйгә тәмле аш исе таралгач … Сирай бабай да кузгала. (Г.Сабитов) 6. Печән һәм урак өсләрендә шулай гадәткә кергән инде … син басуда яки болында булырга тиеш. (Ф.Яруллин) 7. Изгелек беткән җирдә явызлык башлана. (Мәкаль) 8. Кешене никадәр азрак белсәң … ул шулкадәр серлерәк бит. (М.Галиев) 9. Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады … шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте. (М.Хәбибуллин) 10. Сәгатькә дә җан керде … күке оясыннан сигез мәртәбә башын тыгып карады. (М.Галиев)

11. Мин яратам … ахры … бу дөньяны …

Җанда матур яра булганга. (Г.Рәхим)

12. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым …

Җидегән йолдыз күреп калсын дип. (Г.Бәширов)

13. Арамыздан китәрелсен яман эшләр …

Шулай булса алга китәр тәмам эшләр. (Г.Тукай)



3. Тиешле тыныш билгеләрен куеп языгыз.

1. Күренеп үк тора … бу сүзләр аның күңеленә бик ошый. (Ә.Баян) 2. Вакыты шундый … чәчәкләр … бар матурлыгын күрсәтеп … күкрәп чәчәк ата. (Г.Хәсәнов) 3. Кем тамгасы чыкса … нәүбәттәге болын өлеше шул кешегә була. (Г.Бәширов) 4. Әтиләр дә дошман килгәнне әзерлексез генә көтеп ятмыйлар. (М.Әмир) 5. Кайчан таш өскә калка … шул чакта ошбу солых бозылыр. (М.Хәбибуллин) 6. Нури … үз малы җилгә очкандай … ачынып йөзен чытты. (Г.Бәширов) 7. Хәзер инде хәлләр сукырлар да күрерлек дәрәҗәдә ачылды. (Г.Ибраһимов) 8. Безгә тынычлык шуның өчен кирәк … без киләчәктә бәхетле тормыш төзергә телибез. (Р.Сибат) 9. Әгәр һәркем табигатьнең тамырын йолкып китә башласа … җир өсте шәрәләнер иде. (Н.Гыйматдинова) 10. Олылар үз итмәсә дә … балалар бикәне яратты. (Г.Бәширов) 11. Тик бу кешеләрнең кылачак гамәле аның аңына чын булып кереп җитә алмый … дөресрәге акылы ул турыда уйларга теләми … уйлый алмый. (Г.Бәширов)

12. Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар …

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел. (Ф.Яруллин)

13. Җирдә … күк … кая барсам … шунда

Уем синең белән очраша. (Ә.Баян)



4. Җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1. Кеше килә, китә кеше –

Еллар кала, юллар кала. (Зөлфәт)

2. Көннәр әле бик ипле тора, күктә бер болыт кисәге юк, кояш нәкъ җәйдәгечә көлә, тик Идел өсте генә каралган кебек. (Г.Әпсәләмов) 3. Ә бит ул яхшы белә: Тырнак чылбырыннан ычкындырылган чакта, ишек алдына кеше түгел, күрше тавыгы да керә алмаячак. (М.Хәбибуллин) 4. Үләннәрдәге чыклар да шундый кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән кебек ап-ак. (Г.Сабитов)

5. Чын кешеләр җитми, сафлык җитми,

Хакыйкате җитми кайчакта. (Ф.Сафин)

6. Ямьле язлар җиткәч,

Бозлар агып киткәч,

Зәңгәр күлдә аккош кагына. (М.Ногман)

7. Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар. (Һ.Ташташ)

5. Диктант Ләлә

Вакыт бик, әкрен үтте. Кыз, тын да алмыйча, немец ныгытмалары артындагы сукмакны күзәтте. Яктырып килгән таң аксыллыгында сукмак торган саен ачыграк күренә. Бу сукмак­тан немецлар еш йөриләр, ахрысы, тапталып беткән. Хәзер анда беркем дә күренми. Көтәргә кирәк.

Ләләнең чаңгыда килгәндә кайнарланган тәне әкрен-әкрен туңа башлый. Декабрь салкыны, тун астына кереп, үзәккә үтә. Аның иңбашлары, терсәкләре сызларга тотына. Торасы, селке­нәсе, җайлырак итеп ятасы килә. Ләкин селкенергә дә, кузга­лырга да ярамый. Кем белә, бәлки, аргы якта да, карга күме­леп, снайпер ята торгандыр. Бер секунд – бер гомер!

Кояш чыкты. Кар белән капланган агач ябалдашлары аның алтын нурларының яктысында таң калырлык матур булып кү­ренде. Аларга, әйтерсең, энҗе сибелгән ак ефәк япканнар да, шул ак ефәк өстендәге энҗеләр хәзер миллион чаткылар бе­лән җемелдиләр. Тик Ләләнең генә бу матурлыкка сокланып карап торырга вакыты да, хакы да юк. Ул дошман сукмагын­нан күзен алмый. Ләкин сукмак һаман буш. Дөрес, кояш чы­гар алдыннан анда бөкрәеп беткән бер немец солдаты күрен­де күренүен. Ләлә аңа атмады. Бер фриц өчен генә үзен сиз­дерәсекилмәде.

Көн уртасы үтеп китте. Кар өстенә зәңгәр күләгәләр су­зылды. Җил чыкты. Күзәтү кыенлашты. Әгәр башта кояш нур­ларында җемелдәгән кар аның күзләрен чагылдырса, хәзер йө­герешә башлаган күләгәләр аңа комачаулый иде. Гүя әлеге «хуҗасыз» җиргә дошманның йөзләгән солдаты шуышып килә, гүя анда күләгәләр селкенми, ә ак халатлы гитлерчыларның аркалары кар эченнән күренеп-күренеп китә.

Ләләнең тәне түзә алмаслык булып сызлый, иреннәре ката, тешләре бер-берсенә бәрелеп шыкылдый. Бераздан бу дерел­дәү бөтен тәнгә күчә, аны басу кыен. Ләлә иңнәрен, тезләрен кыймылдатып карый. Ләкин моның файдасы аз. Аның керфек­ләре авырайганнан-авырайды, ул ойый башлады, гүя җылы, йомшак суга чума. Күпне күргән солдатлардан өши башлаган кешенең йоклыйсы килә дип ишеткәне бар иде Ләләнең. Ул да карт чыпчык кебек катып үләрме икәнни? Мондый чаклар­да тик тормаска, йөрергә киңәш итәләр. Ләлә йөри аламы соң? Саксыз хәрәкәт ясаса да, аңа пуля җибәрәчәкләр бит. (Г.Әпсәләмов) (270 сүз)



6. Бирелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1. Әгәр башта кояш нур­ларында җемелдәгән кар аның күзләрен чагылдырса, хәзер йө­герешә башлаган күләгәләр аңа комачаулый иде.

2. Ләләнең тәне түзә алмаслык булып сызлый, иреннәре ката, тешләре бер-берсенә бәрелеп шыкылдый.

3. Саксыз хәрәкәт ясаса да, аңа пуля җибәрәчәкләр бит.



9 нчы сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Диктант Рухи тормышның бөтенлеге.

Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз, беркайчан да, үзләрен табигатьтән аерып куй­маганнар. Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. Бу инде – рухи тормышның бөтенлеге.

Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. Бу кошларның һәрбер­се кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. Йә, нинди урман ин­де ул, карт юкә башында, бәрәңге тукмагы кебек, тып-тын гына утырган ябалагы булмаса? Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда, вакыт-вакыт, күке, кычкы­рып, синең гомереңне санап алмаса? (Бер күке кычкыр­ган вакытта, икенчесе катышмый; ялгышып катышса – шундук туктап төзәтәләр. Безгә гыйбрәт!) Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып күккә тургай күтәре­леп сайрамаса; нинди кыр инде ул, биектә-биектә тилгән тибрәлмәсә?

Авыл халкы шулар белән бай. Кошлар аның рухи дөньясына шулкадәр сеңгән, җәйге җылы кичләрдә ка­ра кулъяулык булып куркыныч очып йөргән ярканат та аның күңелендә кош булган. (М.Мәһдиевтән) (130 сүз)



1. Табигать, ата-бабаларыбыз, беркайчан, гомер, яме, вакыт-вакыт, гыйбрәт, шулкадәр сүзләрендәге авазларны күрсәтегез.

2. Бердәмлек, беркайчан, терлек-туар, серләшеп, кыр казы, үзенчә, гомереңне сүзләренең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез.

3. Халкыбызның, бөтенлеге, тукмагы, гомереңне, күтәрелеп сүзләрен тамыр һәм кушымчаларга таркатыгыз.

4. Изложение Исемсез үр.

Химиклар каласының көн һәм кояш баешы ягысын­да – җирдән калкынып күтәрелгән дүртәр-бишәр катлы игезәк таш йортлардан әллә ни ерак та түгел – дугайла­нып, сөзәгрәк кенә үр сузылып китә. Чак кына арырак шактый ук тигез һәм киң үзәнлек. Анда әле уңга, әле сулга каерылып һәм ярларының туфрак-ташларын комсыз­ланып җимерә-җимерә, урыны белән талгын, урыны белән шашкын сулы Тойма агып ята. Елга да, аны кочагына сыендырган киң үзәнлек тә еракта Акбалык юнәлешендә күгелҗемләнеп торган урман итәгенә орынып уза да, ерагайган саен, үр-калкулыклар кысрыклавында һаман да тарая-тарая, зәңгәрсу рәшә эчендә мәгърур Чулман-дәрья киңлекләре җәелгән тарафларда күк белән тоташып күз­дән югала.

Бик борынгыда әлеге үр битләрендә калын нарат ур­маны шаулап утырган, ә түбәнлектә – уйсу җирләрдә исә, балтасыз-нисез ерып үтә алмаслык куе әрәмәлекләр һәм алар арасында бил тиңентен печәнле хуш исле тугайлар булган, имеш.

Хәзер күренеш бөтенләй үзгә.

Ике-өч чакрымга сузылган үр битләре ялап алгандай шәп-шәрә. Язын биредә – үр кашында, беренче булып, үлән шыта һәм химиклар шәһәрчегенең баласы-чагасы, туп тибеп-нитеп яланаякларын чебиләндерергә, иң әүвәл шун­да – борын төрткән яшел чирәмгә ашкына. Карт-коры да калышмый: кышның бетмәстәй тоелган озын айларында муртайган-какшаган буын-сеңерләрен миһербанлы кояш­ның шифалы нурларында җылындыру һәм әлсерәгән җан­нарына рух өрдереп, яңару, ныгу өчен, үр кашының аулаграк, шау-шусызрак өлешләренә чыга. Үр-калкулык язмышында иң күңелле, иң хозур чак бу. Әмма җәй уртасы җитмәс борын ук, бигрәк тә кайнар һавалы атналар тоташтан ялганып та китсә, сөзәк үр йөзе танымаслык бу­лып үзгәрә: ул, әҗәл түшәгендә авыр чәчәк зәхмәтен киче­реп яткандай, көеп-саргаеп һәм чи яраларда телгәләнеп, шадраланып кала. Бу инде адәм баласына түгел, җеннәр өеренә генә туй итәргә ярардай урын!

Киң үзәнлектәге хәл дә, күзгә ямь биреп, күңелне әллә ни куандыра алмый. Язгы ташу вакытында ярый әле: Тойма, күбенеп, ярларыннан чыккач, су үзәнлекнең байтак өлешенә, кай елларда үр итәкләренә үк җитеп җәелә дә, изге бер сафлыкта кинәнеп, үзенең ялт-йолт җемелдәве, нурлы балкышы яисә ачулы йөз чытулары, моңсу дулкын­нары белән күңелләрне кытыкларга яки шомландырырга тотына. Аның бит шомлануы да үзенчә ямьле. Әмма бу хәл дә алай озакка сузылмый: бер-ике атнадан елга янә үз ярларына кайта, үзәнлек янә калкынып, тырналган, каез­ланган кара-кучкыл йөзе белән якты дөньяга карый баш­лый. Дымлы, уңдырышлы җирләрдә берәүләр бәрәңге утыртырга, икенчеләре яшелчә түтәлләре сызарга ашыга. Монысы үзәнлеккә озакламый беркадәр төс кертә кертүен, әмма асты-өскә актарылып, әрлән балчыклы, вак ташлы һәм, шунлыктан кысыр калып, ала-кола торган җирләрнең байтак булуы киң үзәнлекнең дә каты җәрәхәтләрдә авыр сызланып ятуын аермачык сиздерә.

Анда Акбалыктагы «Чулманнефть» идарәсенең икенче промысел җирләре башланып китә, ә нефтьчеләр, мәгълүм ки, җир-ананың куенына үтеп, аннан май кысып чыгарырга гына түгел, аның битен дә артык жәлләмичә каезларга да, актарырга да бик тә сәләтле халык. Моның өстенә сансыз-исәпсез баганалар, скважина җиһазлары, нефть кудыру корылма­лары димсең.

Тик Тойма ярларына сыенгай вак әрәмәләр, тәбәнәк сыек үләнле, сирәк чәчәкле телем-телем тугай өлешләре генә әүвәлге табигатьнең мондагы муллыгы, гүзәллеге хакында беркадәр хәбәр саклап, җанга аз-маз азык бирә. Әйе, кайберәүләр: «Шәп әле безнең Тойма буйлары! Анда искитмәле иттереп хушланырга була!» дип куаныша, хәтта.

Борынгы заманнарда Чулман-дәрья киңлекләрендә туган тыгыз һәм дымсу җилләр, калын урманнарны шау­латып, хуш исле тугай-аланнарны, куе әрәмәлекләрне иркә­ләп-сыйпап, күбрәге шушы үзәнлек буйлата искән. Хәзер дә, бүгенге көннәрдә дә карт заводны һәм аның яшь кала­сын сафландыручы тыгыз һава дулкыннары, гадәттә, шул ук тарафтан ыргылып килә. Әмма, әлеге дә баягы, таби­гатьнең үз күренешләре, үз хәлләре генә аяныч та, мескен дә.

Бүген дугайланып сузылып яткан исемсез үр битендә йөзләгән, меңләгән халык, бер көтү машина. (Э.Касыймовтан) (450 сүз)



5. Дымлы, уңдырышлы җирләрдә берәүләр бәрәңге утыртырга, икенчеләре яшелчә түтәлләре сызарга ашыга җөмләсенә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.

6. Әмма җәй уртасы җитмәс борын ук, бигрәк тә кайнар һавалы атналар тоташтан ялганып та китсә, сөзәк үр йөзе танымаслык бу­лып үзгәрә җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

10 нчы сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Диктант Болытлар сәяхәте.

Мин бакчада утырам. Күк йөзе чалт аяз. Бу җәйге көннәр­дә ул юып куйгандай чип-чиста. Әнә ерак офык итәгеннән бер болыт йөзеп чыкты. Әкрен генә, тыныч кына килә. Күңелемне шатлык хисе биләп алды: болыт килә, болыт!

Күрәм, ул болыт мәһабәт ир кешегә охшаган иде. Күктә бик салкын, күрәсең. Әнә ул башына ак колакчын бүрек киеп куйган. Җилкәсендә бөдрә тун. Муенын кат-кат шарф белән ураган, һич шигем юк, бу — Әткә болыт.

Аның янәшәсендә генә тагын бер болыт. Бусы — Әнкә бо­лыт. Зифа буйлы, чәчләре ташкын төсле дулкынланып тора. Менә озак та узмады, Әнкә болыт артыннан янә дә бер кечке­нә генә болыт күренде. Ул әле рәтләп йөзә дә белми кебек. Як-якка авышкалап бара да аптырап туктап тора. Әлбәттә, бу – Бала болыт, дидем мин үз-үземә. Әйе, әйе, Бала болыт! Алар өчәү зәңгәр киңлек буйлап сәяхәт итәләр. (Н.Дәүлидән) (135 сүз)



2. Итәгеннән, күңелемне, башына, колакчын, җилкәсендә, дулкынланып, өчәү сүзләрен тамыр һәм кушымчаларга аерыгыз.

3. Әнә ерак офык итәгеннән бер болыт йөзеп чыкты җөмләсендәге баш һәм иярчен кисәкләрне табыгыз, җөмлә кисәкләренә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.

4. Җәйге, итәгеннән, бер, озак, алар сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

5. Диктант Татарстан нефте.

Кешелек дөньясының гаҗәеп бер хасияте бар: инде ирешеләсенә ирешелде, тикшереләсе тикшерелде, шун­нан ары булмас, дисең. Юк, каяндыр бер тынгы-сыз җан килеп чыга, әнә шул тынгысыз җан дөнья галимнәре белән пычакка пычак килә; үзенчә уйлап, үзенчә фи­кер йөртеп, үзенчә исәпли башлый. Карыйсың – бул­мастайны булдыра, адәм ышанмастайга ышандырып куя.

Гасырларга берничә генә туа торган әнә шундый тынгысыз җаннарның берсе – Иван Губкин.

Гаҗәеп кеше булган Михайло малае Иван. Ока ел­гасы буендагы Муром тирәсе авылларының берсендә туып, бала чагын көтү көтеп уздырган. Бөтеркәч баш­лы, каш астыннан карап йөри торган үсмер малай, сыерлары чирәм утлап йөргән чакларда, яр өсләреннән түбәнгә шуып төшә. Текә ярлар пычак белән телеп төшергән төсле! Җир кабыгы катлы-катлы. Бу бик тә сәер тоела малайга. Көзен, мал-туар абзарларга ябыл­гач, Иван мәктәпкә йөри. Зирәклеге, тырышлыгы белән танылып, укытучылар семинариясенә барып керә.

«Бу кеше үз юлын тапты инде, бөтен гомерен бала­лар укытып уздырыр инде», – дигәннәр авылдашлары. Авыл укытучысы ала торган унбиш сум жалованье сала мужигына буй җитмәс хәзинә булып тоелган. Ләкин Михайло малаеның күңелендә башка уй: акта­расы иде тауларны, гизәсе иде дөньяларны!

Укытып алган акчасын ай саен яшерен янчыгына җыя барып, кирәк кадәр мая туплагач, хыялый егет аркасына юл капчыгы аса да Питер каласына юл тота. Анда реаль мәктәп буенча үзлегеннән имтихан тапшы­рып, Тау институтының мәрмәр баскычларына килеп баса.

Яһу! Бер урынга унар кеше туры килә торган имти­ханга генерал балалары, купец-чиновник балалары җыелган чакта, кая инде ул мужик баласына анда бо­рын төртү! Ләкин могҗиза: мужик баласы дигәнебез, белем байлыгы һәм кыю фикерләре белән имтихан алу­чыларны таң калдырып, институтка уза. Ярлы-ялчы хәлендә яшәп, ял көннәрендә Невада баржалар буша­тып, җан-фәрманга тырыша торгач, китә эшләр җайга: сәламәт тәненә җегәр, зирәк башына белем җыйган Иван Михайлович Губкин, 1912 нче елның көзендә тау ин­женеры дигән беренче дәрәҗәле дипломны күкрәк кесә­сенә салып, туп-туры Майкопка юнәлә.

Башлана шуннан тынгысыз эзләнүләр.

Көтүче-академик дип даны чыккан искиткеч зур га­лим нефть геологиясе буенча дөньяда иң яхшы дәреслекләрне яза. Икенче Баку районнарында – Иделдән алып Уралга хәтле булган гаять зур иңкүлектә – нефть эзли.

Дөньяга даны таралган укымышлылар бәхәсләшә Губкин белән. Ләкин көтүче-академик сүзендә нык то­ра. Аның кебек алдан күрү, аның кебек прогноз куя белү сәләте берәүдә дә булмый. Егерме еллык авыр хезмәт, егерме ел буена түгелгән маңгай тире бушка китми. 1932 нче елда безнең кардәш республикабыз Башкортстан туфрагында – Ишембайда сигез йөз метр тирәнлектән нефть фонтаны атып, агач буровойны күз ачып йомганчы йомычкага әйләндереп ташлый! Аннары Татарстан җирендә – Шандорлар, Нобельләр, Малакиенколар шөһрәт казана алмаган җирләрдә – Шөгердә, Баулыда, Писмән якларында бер-бер артлы нефть фонтаннары ата.

Әнә шул көннән башлап, иксез-чиксез Ватаныбызның барлык якларыннан олы хәзинә җирләренә илнең осталары җыела башлады. Алар арасында кайчандыр бәхет эзләп чыгып киткән татар эшчеләре дә бар иде. (Г.Ахуновтан) (455 сүз)

6. Бирелгән сүзләрдәге һәм сүзтезмәләрендәге авазларны күрсәтегез.

гаҗәеп, адәм, туып, карап йөри, мал-туар, барып керә, унбиш, килеп баса, сәламәт, тау, тынгысыз, берәүдә, иксез-чиксез



7. Дөньясының, тикшерелде, сигез йөз, үзлегеннән, мал-туар, алучыларны, иксез-чиксез сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

8. Әнә шул көннән башлап, иксез-чиксез Ватаныбызның барлык якларыннан олы хәзинә җирләренә илнең осталары җыела башлады җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

11 нче сыйныф

Татар теленнән еллык контроль эш

1. Диктант Беренче ау.

Аучылар барлыгы йөз егерме кеше булды. Алардан тыш, төп-төгәл мең кешелек каралар җыелды. Болары төрле эшчеләр, сугымчылар, өйчеләр иде. Беренче ауга – тархан авына шуннан да азрак яисә күбрәк кеше алынмый иде.

Иң алдан аучылар китте. Алардан бераз калышып, каралар кузгалды. Алар көнчыгышка карап бардылар. Арттан бик үк көчле булмаган салкын җил исте. Югарыга күтәрелгән саен кечерәеп күренгән аксыл-саргылт кояш яктысында, бер болытсыз чалт аяз күк йөзе астында иксез-чиксез дала жәелеп ятты. Йөзләгән, меңләгән тояклар таптавына җавап итеп, каты җир өсте гүләп-дөпелдәп торды.

Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар. Кояш төшлеккә җитеп, түбәнәя башлаганда, аучылар тирә-ягында тәбәнәк таллар, карама куаклары, камышлар үскән елга буена килеп чыктылар. Аркача дип аталган бу елга моннан ике көн ераклыктагы Кара тау арасындагы Кылыч кыя төбеннән, куе урман арасыннан агып чыга иде. Бу тирәдә ул, тигез җирдә җәелеп, тынычланып ага иде һәм монда инде аның ярлары да текә түгел, агымы да кискен, шау-шулы түгел иде. Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде. (Н.Фәттахтан) (150 сүз)



2. Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

3. Аучылар, көнчыгышка, аксыл-саргылт, башлаганда, бераз, эшчеләр, арттан, күк йөзе, меңләгән сүзләренең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез.

4. Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде җөмләсендәге баш һәм иярчен җөмлә кисәкләрен табыгыз.

5. Изложение Әкияти манзара.

Зариф урман юлына аяк басуга, ут шары офыкка алсу пәрдә элеп юкка чыкты. Урман тын кебек иде. Очларын күккә төбәгән усак агачларының өске ябалдашлары, ялкын телләрен хәтерләтеп, айкалып-чайкалып тора. Аяк астындагы абага үләне, мулла чалмасы, бакра гөл, кыңгырау чәчәкләр, курай, балтырган, юл читенә елышкан киң яфраклы тигәнәк – һәммәсе, үз төсләрен югалтып, кичке шәфәкъ нурыннан әкияттәге гөлләргә ох­шап калганнар. Каршыдагы Рә тавы үсеп-зураеп киткән сыман, шуларның барысыннан да күңелгә шөбһә иңә, йөрәккә шом төшә. Ул да түгел, тау артыннан ялангач ай калыкты, тирә-юнь чынлыгын югалтып, күз күрә ал­ган һәммә нәрсә әкият манзараларына әверелде. Рә та­вы – гүя Каф тавы, урман исә – балта-пычкы тимәгән карурман.

Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады. Тын кебек иде, ләкин дикъкать белән тыңласаң, күрәсең-ишетәсең: баш өстеннән генә ярканат очып уза, аның канат җиле битеңне ялман ала; ирексезләп, кулың сакка күтәрелә. Биредәге һәр тавыш, һәр аһәң гаммадай көчәеп, яңгырап, куәтләнеп китә, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, йөрәккә әллә ниткән шом сала, ниндидер мизгелдә, барча тавыш юкка чыга; йөрәк тибүең ишетәсең. Ләкин бу тынлык озакка бармый, ур­манны яңгыратып, тартай кычкырып җибәрә, аңа бай­гыш ухылдавы өстәлә, кыр-басу ягыннан бытбылдык аваз сала, аларга бакалар кушыла. Түбән карасаң, черек агач төбендә ут коңгызлары җемелди, сөрсеп, кибеп бет­кән яфрак астында сукыр тычкан кыштырдый.

Зарифка боларның барчасы да якын. Алты яшеннән ул, таң белән торып, зөбәрҗәттәй чыклы үләнне ерып, чылана-калтырый, төнгелек кармакларын карарга төшә иде. Ык буе, аның саф суы, сөзәк ярларына утырып, аяк­ларын сәлендереп, көннәр озын бөке калкавычка карап утырулары, тал чыбыкка тезеп, кәрәкәләр, комкорсаклар, кушбашлар алып кайтулары.

Зариф, урманны узып, болынга килеп чыкты. Ай якты­сында алиһәдәй җәелеп яткан болын! Күл буенда атлар пошкыра, кырыкмыш кешнәп куя, таен янына дә­шеп, карт бия кешни. Карамалы халкы өчен бу болын – печән. Ә печән ул мал-туар, димәк, ит-сөт дигән сүз. Бо­лынга ялганып, Зур күл ялтырый. Күл ярына килеп җит­кән усак урманы биек дивардай тора. Яз килдеме, Ык ташый. Тау-уйдыклардан, чокыр-чакырлардан агып төш­кән язгы сулар Ык бозларын күтәрә. Күп тә үтми, мунча биеклек бозлар, яман тавышлар чыгарып, шушы усак урманына ташлана. Ястык-ястык бозлар, этешә-төртешә, бер-берсенә бәрелешкән саен уала-чәрдәкләнә; урман авы­зындагы шомырт-баланнарны, гөлҗимеш-карлыганнарны егып, гаскәр кебек тезелеп торган усакларга ябыры­лалар. Яшәү дәверләрендә бик күп язларны, хәтәр та­шуларны күргән бозлар бәрелгәннән кәүсә-кайрылары яраланып беткән агачлар ыңгырашып куялар. Шарт­лап, ботаклары сына, яшел күлмәкләре уела, әмма боз­ларга юл бирмиләр. Бозлар ачу аталар, берсе өстенә берсе үрмәләп менә торгач, ярылып китәләр һәм ухылдап мәтәлеп төшәләр. Буыла, тыгыла елга; су үзенә юл эзли башлый. Анда ташлана, бире ургыла, ахыр ки­леп, бәрәңге бакчалары, тыкрыклар аша авылга керә.

Ташу шәп, куәтле елларда урам-тыкрыклардан өстәл чаклы бозлар аккан язлар була. Мондый язларда Карама­лы халкының түбән очта яшәүчеләре бала-чагаларын, мал-туарларын алып, ындыр артына менәләр, өй-карал­тыларына күз-колак булырга көймә белән генә төшәләр. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка бармый. Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл таба, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга. Кешеләр шундук өйләренә ашыга­лар, бүселеп чыккан идән сайгакларын, ишелгән морҗа­ларын күреп, осталарга чабалар. Усак урманы авызында тукталган, әсир төшкән бозлар май аена чаклы шунда яталар, эссегә түзә алмыйча, әрнешеп елыйлар.



Ташу китүгә, сынып-имгәнеп беткән агачларны күрер­гә, аннан бигрәк, чокыр-чакырларда, уйдык-тугайчыкларда бүленеп калган балыкларны тотарга болынга малай-шалай сибелә. Бу көннәрдә Карамалы халкы атна-ун көн буена балык ашый. (М.Хәбибуллиннан) (500 сүз)

6. Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.

7. Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл таба, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга җөмләсенә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет