Америкада яшим Шул ук вакытта, минем яшьтә яңа илдә яңа тормышка күчүнең бик җиңелдән булмасын да аңлый идем. Ни тел белмим, ни үз гомеремдә машина йөртеп караганым юк, компьютер буенча да бик оста түгелмен


Вил Мирзаянов, Лев Федоров, химия фәннәре докторлары



бет2/3
Дата06.07.2016
өлшемі7.77 Mb.
#181630
1   2   3

Вил Мирзаянов,
Лев Федоров,
химия фәннәре докторлары

4. Институ директоры В. Петрунинның генерал А.И. Целиковскийга хаты

Катгый серле. Экз.1

РФ КМ Экономик куркынычсызлык идарәсе башлыгы в/б


А.И.Целиковскийга

1.10.92 N 1594 сс

“Московские новости” газетасының 1992 елның 20 сентябрендә чыккан 38нче санында химия фәннәре докторлары Вил Мирзаянов һәм Лев Федоров имзалаган “Агуланган сәясәт” дигән мәкалә бастырылды, анда химик корал өлкәсендә илебездә үткәрелә торган фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре (НИОКР) турында мәгълүмәт бирелә. Даими эш итүче техник комиссия (ПДТК)ГРНИИОХТ билгеләмәсе буенча, әлеге публикацияләрдә катгый серле булган һәм дәүләт серен тәшкил иткән белешмәләр бар.

Авторларның берсе Мирзаянов Вил Солтанович, 1935 елгы, Башкортстан АССР Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылында туган, башкорт, югары белемле, химия фәннәре докторы, 1965 елдан 1992 елның январена кадәр ГСНИИОХТ хезмәткәре булган, 1986 елның сентябреннән 1990 елның августына кадәр чит ил техник разведкаларына каршылык буенча тармак бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган, “Фолиант” проблемасы буенча аеруча мөһим, катгый серле һәм серле эшләрне һәм документларны беренче форма буенча алуга хаклы булган. Вазифа бурычларының үзенчәлеге буенча В.С.Мирзаянов химик корал өлкәсендәге оештыру системасы, НИОКР юнәлешләре һәм нәтиҗәләре турында хәбәрдар булган. Сезгә институтның даими эш итүче техник комиссиясе (ПДТК) билгеләмәсен һәм В.С.Мирзаяновның ПД ИТР бүлеге башлыгы буларак функциональ бурычлары турында белешмәне “Дәүләт серен ачу” РСФСР УК 75 ст. буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен чишү өчен җибәрәм.

Кушымта:

1. ПДТК билгеләмәсе, мк 1587 сс, экз.1,2, һәркайсы 3 биттә, катгый серле.

2.В.С.Мирзаяновның функциональ бурычлары турында белешмә, мк 1572 сс,эк.1,3, 2 биттә, катгый серле.

Директор, профессор В.А.Петрунин

1594 сс 2 экз. Мартынов

5.

Катгый серле. Экз. 1



ГРНИИОХТның даими эш итүче техник комиссиясе
билгеләмәсе

1992 елның 25 сентябре

Органик химия һәм технология Россия дәүләт фәнни тикшеренү институтының (ГРНИИОХТ) директор урынбасары, химия фәннәре кандидаты Ю.И.Баранов (рәис), бүлек башлыгы, медицина фәннәре докторы В.Г.Зорян, баш химик, химия фәннәре кандидаты Ю.В.Скрипкин, бүлек башлыклары В.И.Лисицына һәм Г.М.Мосякин составындагы даими эш итүче техник комиссиясе, предприятие директоры күрсәтмәсенә нигезләнеп, “Московские новости” газетасының 38нче санында, 1992 елның 20 сентябрендә басылган “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә бәян ителгән белешмәләрнең серлелек дәрәҗәсен карады.

Комиссия монда шуларга нигезләнеп эш итте:

– Дәүләт серен тәшкил иткән иң төп белешмәләр исемлегенә (арытаба ПГС) һәм СССР Министрлар Советының 03.12.1980 ел № 1121-387 Карары белән расланган “Белешмә категорияләренең серлелек дәрәҗәсен билгеләү һәм эшләрдә, документларда һәм эшләнмәләрдә булган белешмәләрнең серлелек дәрәҗәсен аныклау турында положениега;

– Министрлар Советының 03.12.1980 ел № 1121-387 Карарына ярашлы рәвештә әзерләнгән һәм СССР Миннефтехимпромының 27.05.1991 ел № 234-19 Боерыгы белән игълан ителгән СССР Химия һәм нефть химиясе индустриясе министрлыгы буенча сер ителергә тиешле белешмәләр исемлегенә (арытаба Миннефтехимпром Исемлегенә);

– “Фолиант” проблемасы буенча дәүләт сере булып торган белешмәләр исемлегенә һәм Дәүләт серен тәшкил итүче иң төп белешмәләр исемлегенә ярашлы рәвештә СССР Химия һәм нефть химиясе индустриясе министрлыгы буенча сер ителергә тиешле башка белешмәләргә һәм СССР Миннефтехимпромының 25.05.1991 ел № 144-13 игълан ителгән боерыгына (арытаба “Фолиант” проблемасы буенча Исемлек).

Комиссия “Московские новости” газетасының 38нче санында, 1992 елның 20 сентябрендә Вил Мирзаянов һәм Лев Федоров авторлыгында басылган “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә дәүләт серен тәшкил иткән түбәндәге белешмәләр бар дип саный.

1. “Органик химия һәм технология Союз дәүләт фәнни тикшеренү институтында (ГСНИИОХТ) яңа агулавыч матдә ясалды. Мәкерлеге (“сугышчан характеристикалары”) буенча ул билгеле VX матдәсен дә уздыра: аның белән агуланганнан соң терелү асылда мөмкин түгел” (2 колонка, 1 абзац).

Бу белешмәләр чынбарлыкка туры килә. ГСНИИОХТда (хәзерге вакытта ГРНИИОХТ) чыннан да АКШ кораллы көчләрендә кулланышта булган VX матдәсеннән сугышчан характеристикалар комплексы, шул исәптән дәвалау кыенлыгы буенча шактый өстенрәк торучы, төрле классларга керүче берничә яңа химик кушылма синтезланды. Булган белешмәләргә караганда, химик коралга ия булган илләрнең армия арсеналларында әлеге матдәнең аналогы юк. Химик сугыш коралларын бу матдәләр белән кору аларның нәтиҗәлелеген шактый күтәрергә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, булган коралларның (боеприпасларның) мөмкинлекләрен күтәрә торган иң яңа фән һәм техника казанышлары турындагы белешмәләр ачып салынган, ә алар ПГСның 2 абзацының 83 пунктына һәм Миннефтехимпром Исемлегенең 5.3 пунктына ярашлы рәвештә катгый серле булып торалар һәм дәүләт серен тәшкил итәләр.

2. “...шул яңа агулавыч матдә нигезендә инде үз бинар коралыбыз да әзерләнде (2 колонка, 1 абзац).

Бу белешмәләр шулай ук дөреслеккә туры килә. ГРНИИОХТда чыннан да яңа агулавыч матдәләр нигезендә үз бинар коралыбыз әзерләнде һәм полигон сынаулары стадиясендә тора.

Булган белешмәләр буенча, чит дәүләтләр карамагында моңарчы безнең илнең үз бинар коралын әзерләү турында мәгълүмәт юк иде.

Шулай итеп, ил оборонасы интересларында үткәрелә торган перспективалы гамәли фәнни тикшеренү эшләрен ачып сала торган белешмәләр игълан ителгән, ә бу ПГСның 85 пунктына һәм Миннефтехимпром Исемлегенең 5.5 пунктына ярашлы рәвештә катгый серле булып тора һәм дәүләт серен тәшкил итә.

3. “Органик химия һәм технология Союз дәүләт фәнни тикшеренү институтында (ГСНИИОХТ) яңа агулавыч матдә ясалды” (2 колонка, 1 абзац)

“Яңа агулавыч матдәнең беренче партиясе Волгоградта чыгарылды...” (3 колонка, 3 абзац)

“Агымдагы 1992 елның беренче кварталында яңа бинар агулавычны полигонда сынау да төгәлләнде. Бу “яктыртылган” Шиханнарда түгел, ә Нөкес шәһәре янында Үстюрт платосында урнашкан химик полигонда эшләнде” (3 колонка, 2 абзац)

Китерелгән белешмәләрдә химик корал эшләү буенча тикшеренүләрне оештыру системасы ачып салынган. Төп эшләүче фәнни тикшеренү институты (ГРНИИОХТ) конкрет күрсәтелгән, тәҗрибә-индустрия базаларының берсе урнашкан урын (Волгоград ш.) һәм ике сынау полигоны (Шиханнар, Нөкес) искә алынган, ягъни химик корал әзерләү буенча төп объектлар саналган.

Шулай итеп, бер корал төрен әзерләүчеләр һәм эшләп чыгаручылар кооперациясе буенча элемтәләрне ачып сала торган белешмәләр игълан ителгән, ә алар ПГСның 94 пунктына, “Фолиант” проблемасы буенча Исемлекнең 1.3 пунктына ярашлы рәвештә катгый серле булып торалар һәм дәүләт серен тәшкил итәләр.

В.Мирзаянов һәм Л.Федоров мәкаләсендә китерелгән бүтән мәгълүмәттә дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләр юк.

Баранов Ю.И.


Зорян В.Г.
Скрипкин Ю.В.
Мосякин Г.М.
Лисицына В.И.
6.

Катгый серле. Экз. 1

Куркынычсызлык министрлыгының Тикшеренү идарәсе башлыгы
С.Д.Балашовка

Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгының экономик куркынычсызлык идарәсенә Органик химия һәм технология Россия дәүләт фәнни тикшеренү институтыннан (ГРНИИОХТ) материаллар керде, аларда “Московские новости” газетасының 38нче санында, 1992 елның 20 сентябрендә басылган “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә дәүләт серләрен ачып салу факты турында хәбәр ителә.

Әлеге мәкаләгә химия фәннәре докторлары Л.А.Федоров һәм В.С.Мирзаянов кул куйган, соңгысы 1992 елның январена кадәр ГРНИИОХТда эшләгән һәм “Московские новости”дагы язмада бәян ителгән белешмәләрне алырга вазифа үзлеге буенча рөхсәтле булган.

Кергән материалларны тикшерү барышында ГРНИИОХТ мәгълүмәте расланды. Бер үк вакытта В.С.Мирзаяновның “Куранты” газетасында 1991 елның 10 октябрендә басылып чыккан “Инверсия” мәкаләсендә дә ябык белешмәләрнең ачып салынуы ачыкланды.

Аннан тыш, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы санкцияләгән оператив-техник чаралар нәтиҗәсендә В.С.Мирзаянов һәм Л.А.Федоров тарафыннан, Американың “Балтимор Сан” газетасы корреспондентларына тапшыру һәм массакүләм мәгълүмәт чараларына чираттагы публикация әзерләү максаты белән, Россиянең хәрби-химик потенциалы турында өстәмә ябык белешмәләр җыелу турында ышанычлы мәгълүмәт алынды.

Мирзаянов һәм Федоров шулай ук ГРНИИОХТның элекке һәм хәзерге хезмәткәрләрен үзләренә билгеле булган ябык белешмәләрне чит ил журналистларына тапшыру буенча охшаш эшчәнлеккә үгетләгәннәр. Мәсәлән, Саркисян Эдуард Людвигович, 1945 елгы, Тбилиси шәһәрендә туган, ГРНИИОХТның өлкән фәнни хезмәткәре, элек 55нче шәһәр клиникасында баш врач булган, (адресы), 1992 елның 29 сентябрендә “Балтимор Сан” газетасы корреспондентына “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә бәян ителгән белешмәләрне раслаучы буларак интервью биргән.

Мирзаянов Вил Солтановичның гамәлләрендә РСФСР УК 75 ст. буенча җинаять составы үзлекләре булуны, шулай ук Россия интересларына тагы да зуррак зыян салуга юл куймаска кирәклекне исәпкә алып, ГРНИИОХТ материалларын һәм Мирзаяновны тикшерү нәтиҗәләрен аның дәүләт серен ачып салуы факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен чишү өчен җибәрәбез.

Кушымта:


1. Публикациягә карата ГРНИИОХТ хаты, н/вх N 6045, 2.10.1992, катгый серле, 7 биттә.

2. В.С.Мирзаяновның сер ачмау турында имзасы, н/вх N 12290, 28.01.92, серсез, 1 бит.

3. Мирзаяновның телефон сөйләшүләре язылган 6 кассета.

Идарә башлыгы генерал-майор


А.И.Целиковский

7. Катгый серле

Шикләнелүчедән сорау алу
БЕРКЕТМӘСЕ

Мәскәү шәһәре, 1992 елның 22 октябре.

Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгының Тикшеренү идарәсенең өлкән тикшерүчесе юстиция капитаны Шкарин, 1992 елның 22 октябрендәге № 771 ордер күрсәткән 150нче юридик консультация адвокаты Беломестных Леонид Григорьевич катнашында, үзенең хезмәт кабинетында, РСФСР УПК 123, 150-152 статьялары таләпләрен үтәп, шикләнелүче сыйфатындагы

Мирзаянов Вил Солтановичтан сорау алды (1935 елгы, Башкортстан АССР Дүртөйле районы Иске Кәаңгыеш авылында туган, Россия Федерациясе гражданы, югары белемле, өйләнгән, Регион-Центр-Возрождение акционерлык җәмгыятендә фәнни-техник бүлеп башлыгы булып эшли, хөкем ителмәгән, (адресы, паспорт белешмәләре)).

Сорау алу алдыннан В.С.Мирзаяновка РСФСР УПК 52, 64, 66, 70, 76, 141-1, 151 һәм 152 статьяларына ярашлы рәвештә шикләнелүченең яклауга; үзенең нидә шикләнелүен белергә; аңлатмалар бирергә; үз катнашында үткәрелгән тикшеренү гамәлләренең беркетмәләре белән, шулай ук үзен тоткарлау чарасы буларак сак астына алуның законлылыгын һәм нигезлелеген раслау өчен судка юнәлтелгән материаллар белән танышырга; кире кагулар белдерергә, тикшерү алып баручы затның, прокурорның гамәлләренә һәм карарларына шикаять белдерергә; судьяның РСФСР Җинаять-процесс кодексының 220-2 статьясында каралган тәртиптә шикаятьләр каравында катнашырга; күрсәтмәләр биргәннән соң аларны үз кулы белән язарга, сорау алуларда тавыш яздыру куллануны сорарга, беркетмәгә өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертүне таләп итәргә хаклы булуы аңлатылды.

Миңа шулай ук РСФСР УПК 47 статьясына ярашлы рәвештә яклаучының эштә шикләнүчегә тоткарлау чарасы кулланылган мизгелдән башлап катнаштырылуы аңлатылды. (В.С.Мирзаянов)

Сорау алу 12 сәгать 20 минутта башланды.

Сорау алу 15 сәгать 30 минутта тәмамланды.

Мирзаянов Вил Солтановичка аның дәүләт серен ачуда, ягъни РСФСР Җинаять кодексының 75 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда шикләнелүе белдерелде.

Сорау: Күрсәтмәләрне кайсы телдә бирергә телисез?

Җавап: Рус телен иркен беләм, тәрҗемәчегә мохтаҗ түгелмен, күрсәтмәләрне рус телендә бирергә телим.

Сорау: Эш буенча алдан тикшерү миңа – Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгының Тикшеренү идарәсенең өлкән тикшерүчесе юстиция капитаны Шкаринга йөкләнде. Эшне үз башкаруына алган тикшерүчене кире кагасызмы?

Җавап: Эшне үз башкаруына алган тикшерүче Шкаринны кире какмыйм, миндә анлык сылтаулар юк.

Сорау: Сезгә нинди җинаять кылуда шикләнелүегез, шулай ук шикләнелүченең хокуклары белдерелде. Белдерелгән шикләнүнең асылы һәм шикләнелүче хокукларының эчтәлеге Сезгә аңлашыламы?

Җавап: Нинди җинаять кылуда шикләнелүем, шулай ук шикләнелүченең хокуклары миңа аңлашыла. Бер үк вакытта мин бүгенге сорау алуда яклаучының булуын теләвемне белдерәм. Үз яклаучым юк, шуңа күрә миңа теләсә кайсы адвокатны чакыруны сорыйм.

Сорау: Алдан тикшерүдә үз интересларыгызны яклау өчен Сезгә 1992 елның 22 октябрендәге № 771 ордер күрсәткән 150нче юридик консультация адвокаты Беломестных Леонид Григорьевич хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим ителә.

Җавап: Бүгенге сорау алуда минем интересларны адвокат Беломестных Леонид Григорьевич яклауга каршы түгелмен.

Сорау: Сезгә карата туган шикләнү уңаеннан нинди аңлатмалар бирә аласыз?

Җавап: 1992 елның 20 сентябрендә атналык “Московские новости” газетасының 38нче санында басылган “Агуланган сәясәт” мәкаләсе минем тарафтан, химия фәннәре докторы Федоров Лев Александрович соавторлыгы белән әзерләнде. Ул мәкаләдә мин яңа төр агулавыч матдәләр әзерләү, җитештерү һәм сынауның, шулар базасында бинар корал ясауның Органик химия һәм технология Россия дәүләт фәнни тикшеренү институтында (ГРНИИОХТ) эшләү буенча үземә билгеле булган фактларын бәян иттем. Бу институтта мин 1965 елдан 1992 елның январена кадәр эшләдем һәм мәкаләдә сүз барган яңа төр агулавыч матдәләрне ясауга турыдан-туры катнашлы идем, аларны анализладым һәм шуның өчен кирәкле документлар белән таныштым. Ягъни мин мәкаләдә үземә эш буенча анык билгеле белешмәләрне кулландым. Мәкаләне дөньяга чыгарганда мин хәрби-индустрия комплексының химик корал өлкәсендә СССР һәм АКШ хөкүмәтләре арасындагы килешүне бозуга, шулай ук химик коралсызлану конвенциясе төзү буенча Женевада барган сөйләшүләрдә контрольгә алынасы матдәләр исемлегенә яңа корал компонентларын кертми яшереп калу кебек алдашуга барган икейөзле җитәкчеләрен фаш итү максатын күздә тоттым. Аннан тыш, бу проблемага җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә теләдем. Мин Совет ягының, аннары Россия ягының Женева сөйләшүләрендә катнашучылардан яңа агулавыч матдәләр әзерләү, җитештерү һәм сынау, шулар нигезендә бинар корал ясау фактларын яшереп калырга тырышуын аңлый идем. Институтта яңа агулавыч матдәләр әзерләү һәм шулар базасында бинар корал ясау буенча “Фолиант” темасының ябык булуы, ягъни үз мәкаләмдә язган белешмәләрне игълан итәргә ярамавы миңа ачык билгеле иде. Ләкин мин хәзерге вакытта яңа агулавыч матдәләр әзерләүне һәм бинар корал ясауны яшерү Россиянең дәүләт интересларына зыян китерә, алар хәрби химия комплексы җитәкчеләренең үз шәхси интереслары өчен генә отышлы дигән нәтиҗәгә килдем.

“Агуланган сәясәт” мәкаләсендә яңа агулавыч матдәләр һәм шулар нигезендә бинар корал ясау, эшне башкаручы институтның урнашуы, яңа агулавыч матдәләрне җитештерү һәм сынау урыннары турындагы фактларны дөньяга чыгарганда мин яңа агулавыч матдәләрнең составын һәм үзлекләрен характерлый торган бернинди конкрет белешмәләр дә язмадым дип саныйм. Шуңа күрә, ул мәкаләдә бернинди дәүләт серен дә ачмадым дигән фикердә торам.

Яклаучы Л.Г.Беломестных соравы: Мәкаләне дөньяга чыгартканда Сез анда, тикшерү органнары дәгъвә иткәнчә, ачып салырга ярамый торган белешмәләр китерүегезне, шуның белән дәүләт серен ачуыгызны аңладыгызмы?

Җавап: Мин ул мәкаләдә катгый сер астына алынган яңа агулавыч матдә әзерләү, сынау һәм җитештерү, аның базасында бинар корал ясау темасына консептуаль бәйле белешмәләрне яздым. Сер ителгән документларның бер генә юлы да анда юк. Шуңа күрә, “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә дәүләт серен ачмадым дип саныйм.

Сорау алу беркетмәсен укыдым. Күрсәтмәләр минем сүзләр буенча дөрес язылган. Беркетмәгә төзәтмә һәм өстәмәләрем юк. (Шикләнелүче В.С.Мирзаянов)

Яклаучы Л.Г.Беломестных

Сорау алды һәм беркетмәне төзеде
РФ КМ Тикшеренү идарәсенең өлкән тикшерүчесе
юстиция капитаны В.Шкарин

8.

Катгый серле



Шаһиттан сорау алу
БЕРКЕТМӘСЕ

Мәскәү ш., 1992 елның 22 октябре

Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгының Тикшеренү идарәсенең бүлекчә башлыгы юстиция подполковнигы Фанин, үзенең РФ КМ Тикшеренү идарәсендәге хезмәт кабинетында, РСФСР УПК 72-74, 157, 158 һәм 160 статьялары таләпләрен үтәп, шаһит сыйфатындагы

Федоров Лев Александровичтан сорау алды (1936 елның 10 июнендә Мәскәү шәһәрендә туган, чуаш, Россия Федерациясе гражданы, химия фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясенең Геохимия һәм аналитик химия институтының җитәкче фәнни хезмәткәре, өйләнгән, (адресы, паспорт белешмәләре)).

Шаһитка аның РСФСР УПК 73 һәм 74 статьяларына ярашлы рәвештә әлеге эш буенча ачыкланырга тиешле теләсә нинди хәлләр турында соралырга мөмкинлеге, аның эш буенча барлык белгәннәре турында дөрес күрсәтмәләр бирергә һәм куелган сорауларга җавап бирергә бурычлы булуы аңлатылды.

Аннан тыш, миңа РСФСР УПК 141-прим һәм 160 статьяларына ярашлы рәвештә күрсәтмәләр биргәннән соң аларны үз кулым белән язарга, сорау алу беркетмәсе белән танышырга, сорау алу беркетмәсенә өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертүне таләп итәргә, сорау алганда тавыш яздыруны сорарга хаклы булуым аңлатылды. РСФСР Җинаять кодексының 180 статьясы буенча күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан яки тайпылган өчен һәм РСФСР ҖК 181 статьясы буенча белә торып ялган күрсәтмәләр биргән өчен җаваплылык турында искәртелде. (Л.А.Федоров)

Сорау алу 9 сәгать 45 минутта башланды.

Сорау алу 13 сәгать 50 минутта тәмамланды.

Сорау алуга чакырылуына бәйле рәвештә үзенә билгеле барлык хәлләр турында сөйләргә дигән тәкъдимгә каршы Л.А.Федоров түбәндәгеләрне бәян итте:

Рус телен иркен беләм һәм күрсәтмәләрне шул телдә бирәм. Мирзаянов Вил Солтанович белән мин ике ай чамасы элек таныштым. Ул миңа үзе шалтыратты, үзен Мирзаянов Вил Солтанович дип атады һәм “Совершенно секретно” газетасына мәкалә язмадыгызмы, дип сорады. Мәкаләнең исемен хәтерләмим, “Кичектерелгән үлем” булырга мөмкин. Анда сүз химик корал, химия фәннәре докторы буларак ул проблеманы ничек аңлавым турында бара. Ул мәкаләне чыннан да мин яздым, дидем. Мирзаянов телефоннан үзе белән таныштырганда ук мин аның 1991 елның көзендә “Куранты” газетасында басылган “Инверсия” мәкаләсенең авторы булуын искә төшердем. Ул мәкалә мине кызыксындырган иде, авторы да истә калды, шуңа күрә Мирзаянов белән очрашырга килештем. Аның өенә киттем. Очрашкач Мирзаянов минем мәкалә белән кызыксынды. Ул Органик химия һәм технология Союз дәүләт фәнни тикшеренү институтында эшләгәнгә күрә, безнең химик коралсызлану проблемаларына карата уртак интересларыбыз булырга мөмкин. Мин “Инверсия” мәкаләсеннән канәгать булуымны әйттем. Мирзаянов белән сөйләшүдән мин “Инверсия” мәкаләсендә бирелгән белешмәләрнең аңа әлеге институттагы эше буенча билгеле булуын аңладым. Сөйләшү вакытында Мирзаянов ул белешмәләрнең дәүләт сере түгеллеген ассызыклады. Аннан тыш, мәкаләнең “Куранты”да басылу факты да миңа анда бирелгән белешмәләрнең дәүләт сере түгеллеген дәлилли иде.

Сүз бу темага кире кайтып, химик корал җитештерү фактының гына да Россия өчен тискәре нәтиҗәле булуы күзлегеннән яңа мәкалә язуга күчте. Бу тәкъдимне кемнең беренче башлап әйтүен хәтерләмим. Мирзаянов караламасын яза, ә мин карап чыгам дип килештек. 1992 елның август уртасында шалтыратышып, без Мәскәү метросының бер линиясендә очраштык, шунда Мирзаянов миңа үзенең кулъязмаларын тапшырды.

23-28 августта мин Финляндиядә “Диоксин-92” халыкара конгрессында булдым. Кайткач сентябрь башында Мирзаяновтан алган язмалар белән эшли башладым. Текст белән танышкач, мин аны бастырып чыгару өчен журналистларга бирерлек итеп эшләп бетердем. Булачак мәкаләнең тулай конструкциясен мин уйлап башкардым, ә анда күрсәтелгән фактларны миңа Мирзаянов бирде. Мөгаен ул белешмәләр аңа ГСНИИОХТдагы эше буенча билгеле булгандыр. Мәкалә өстендә мин анда бәян ителгән белешмәләрнең бернинди дә дәүләт сере булмавына ышанып эшләдем. Мирзаяновны мин әзерләнгән мәкалә белән таныштырмадым. Шул быелгы сентябрьдә үк мин аны “Московские новости”дагы таныш корреспондентым Леонард Никишинга тапшырдым, шуннан соң мәкалә 20 сентябрьдә шул газетаның 38нче санында басылып чыкты. “Московские новости” атналык газета, шуңа күрә 16 сентябрьдә чәршәмбе көнне чыкты. Никишин аңа үзеннән нинди дә булса үзгәрешләр керткәнме икәнен белмим, чөнки мәкаләнең икенче нөсхәсе үземдә калмады. Ниндидер үзгәрешләр кертелгән булса да, аз һәм әһәмиятсез. Мирзаяновны әзер мәкалә белән таныштырмаган булсам да, ул аның һәм минем имзалар белән чыкты, Мирзаянов белән килешенгәнчә, аның имзасы беренче урында торырга тиеш иде.

Мин дә, Мирзаянов та мәкалә өчен әлегәчә бернинди гонорар да алмадык. “Московские новости” газетасы чыгар алдыннан гына, быел 15 сентябрьдә, сишәмбе көнне Мирзаянов белән мин “Балтимор Сан”ның корпунктында булдык, анда, мәкаләбезнең 16 сентябрьдә чыгасын белгән хәлдә, “Балтимор Сан” корреспондентына “Агуланган сәясәт”тә чагылдырылган проблемалар буенча ук интервью бирдек. Мирзаянов, аерым алганда, зарарлау үзлекләре буенча элек билгеле булганнардан өстенрәк агулавыч матдә ясалды, күләме конвенциядә каралганнан күбрәк, дип белдерде. Нинди конвенция турында сүз барганы миңа билгесез. Бу турыда тагын кемнең дә булса сөйләгәнен хәтерләмим. Шуны да әйтергә телим, мин үз эшчәнлегем буенча бернинди дәүләт серләренә катнашлы түгел, андый серләрне белмим, шуңа күрә андыйны беркемгә ача да алмыйм (ассызыклау минеке – В.М.). “Балтимор Сан” корреспондентының исеме, хәтерләвемчә, Билл Ингланд Энглунд иде. Аңарчы аны очратканым булмады. “Балтимор Сан” корпунктына бару идеясе очрашудан бер атна элек диоксин проблематикасына бәйле рәвештә барлыкка килде, ә “Агуланган сәясәт” мәкаләсенә бәйләнеш үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин Мирзаяновка шалтыратып, “Балтимор Сан” корреспонденты белән очрашырга җыенуымны әйттем һәм бергә барырга тәкъдим иттем. Ул ризалашты. Икенче көнне алда әйтелгән мәкалә чыгасы булганга, очрашуда да шунда күтәрелгән мәсьәләләргә кагылынды. Бу интервью өчен Мирзаянов белән без бернинди гонорар да алмадык.

Ике атна чамасы элек миңа таныш булмаган бер ир шалтыратып, үзен Вишняков Олег Вольдемарович, “Новое время” журналы корреспонденты дип танытты, басылып чыккан “Агуланган сәясәт” мәкаләсе белән кызыксынуын әйтте һәм шул темага очрашып сөйләшергә тәкъдим итте. Мин аның белән шул журнал редакциясендә очраштым һәм аның химик корал темасы өстендә эшләргә, журналда мәкалә чыгартырга теләвен белдем. Аңлавымча, элек ул атом-төш коралы проблемасы белән шөгыльләнгән, аннары тәңгәл рәвештә химик корал белән дә кызыксынып киткән. Ул химик коралны атом шартлавында юк итү идеясе белән мавыга иде. Мин аңа химик корал турында мәкалә язуда ярдәм итәргә килештем. Икенче тапкыр ул миңа чама белән быел 18 октябрьдә шалтыратты һәм мәкалә язуны тизләтергә, аны интервью формасында ясарга карар итүен белдерде. Мирзаянов белән мин аның янына редакциягә барырга һәм шунда бергәләп фикер алышырга килештек. 20 октябрь тирәсендә Мирзаянов белән без аның янына редакциягә килдек һәм “Агуланган сәясәт” мәкаләсендә бәян ителгән шул ук мәсьәләләр буенча интервью бирдек. Вишняков интервьюны магнит тасмасына яздырып үзендә калдырды (ассызыклау минеке – В.М.).

Күптән түгел танышларымның берсе “Агуланган сәясәт” мәкаләсе белән “Аргументы и факты” редакциясенең кызыксынуын әйтте. Быел 16 октябрь, җомга көнне шул редакциягә, Старковка шалтыраттым, ул анда юк иде, шуннан 18 октябрьдә аның өенә шалтыраттым. Танышып, үзем турында сөйләдем. Ул тема белән кызыксынып китте һәм мәкалә язарга киңәш итте. Шуннан соң мин яңа мәкалә өстендә эшли башладым, анда миңа Мирзаянов биргән кулъязмаларда булган белешмәләрне кулландым. Сишәмбегә ул әзер иде инде. 20 октябрьдә, Вишняков янында булганнан соң, “Химик коралның мифлары һәм легендалары” дип аталган ул мәкаләне Мирзаяновка күрсәттем, ул танышып чыкты, кайбер җирен төзәтте һәм имзалады. Шуннан соң мин аны “Аргументы и факты” газетасы редакциясенә китердем, анда баш редактор секретарена тапшырдым, Тамара Васильевнага, ялгышмасам. Ул мәкаләдә Мирзаянов текстыннан безнең илдә яңа агулавыч матдә ясалу турында белешмәләр файдаланылган иде. Калган бөтен текст химик корал ясауда катнашуыбызның тискәре нәтиҗәләре турындагы минем фикерләрдән тора. 20 октябрь көнне кич миңа шул газетаның бер хезмәткәре шалтыратып, мәкаләне кыскарту буенча килешенү өчен очрашырга тәкъдим итте. 21 октябрьдә мин ул редакциягә килдем, анда корреспондент Станишев Борис белән “Химик коралның мифлары һәм легендалары” мәкаләсенең яңа, кыскарак текстын килештердем. Шул текстка кул куйдым. Анда яңа агулавыч матдә ясау турында абзац та калды. Шулай итеп, “Аргументы и факты” редакциясендә хәзерге вакытта әйтелгән мәкаләнең ике варианты бар. (Онытмагыз, чекист иптәшләр! – В.М.)



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет