Авылларның һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар



Дата15.07.2016
өлшемі42.57 Kb.
#201769
Һәр кешенең, һәр халыкның, районның, кешенеке кебек, үз йөзе, үз гореф-гадәтләре, тарихы бар. Сүземне Авыргазы район үзәгеннән башлыйсым килә. Авыргазы төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган...

Авылларның һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.

Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра, бер атама да юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре экономикага, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт-йолаларга һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә.

Бормаланып-сырмаланып Баянды елгасы ага. Шул елга буенда кечкенә генә бер авыл бар. Иске Ибрай диләр аны. Нигәдер "иске" дигән сүзне ишеткәч, елмаеп куялар. Кайберләре "Ибрай ничек иске була инде?" диеп ,үчекли дә башлыйлар .

Шушы сорау белән күп кенә кешеләргә, китапларга, документларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ләкин берсеннән дә төгәл генә җавап ала алмадык. Чөнки аны белгән борынгы кешеләр күптән инде дөнья куйганнар, ә кирәкле документлар юкка чыккан. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә табылган материалларның без барысын да күрсәтергә булдык.

Артык зур булмаса да, авылларда йортлар төзек, каралты-куралар нык, урамнар чиста, капка төпләре себерелгән, яшеллек күп, капка төбе саен агачлар.



Авыл басуында очрый торган Зиреклек, Каенлык дип аталган урыннар монда кайчандыр зирек һәм каен агачлары җәелеп үскәнне күрсәтә.Уборочный аланы, Наратлык юлы дигән топонимнар да элек бу тирәләләрдә урман булган дигән фикерне куәтли.

Исмагил тау башы, Карга таулары, Кызыл яр асты, Олы юл, Олы кыр, Иске зират урыннары – Иске Ибрай авылының тарихы ,истәлекләре.



Бу авылда тагын шундый риваять йөри: бер бай сәүдәгәр йорт сала. Аның исеме Ибрай була. Шуннан бу җиргә башка кешеләр дә килә башлый. Шулай авыл төзелә, ул "Ибрай" исемен ала.

Иске Ибрай авылы территориясендә елгалар бик күп. Хәзер инде аларның күбесенең сулары да юк. Мәсәлән, Баянды елгасы кушылдыгы булган Кәҗә елгасы. Имеш, бу елга буенда кәҗәләр ярата торган үлән үскән.

Мулла елгасы - бу елга буеннан Мулла абзый печән чаба торган булган, бүтән кешегә печән чабып алырга ярамаган, шуңа күрә аны Мулла елгасы дип атаганнар.

Җеназа елгасы - анысы зират янында. Картлар җыелып дога укый торган елга.

Шүрәле елгасы – имеш, бу елга буенда шүрәле күмелгән, шуннан бирле Шүрәле елгасы дип атала башлаган.

Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе чишмәләр.

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үткән сезнең һәрбер көнегез

Күпме сахра сусыз кибә, сула, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Чишмәләргә багышланган бу юлларны танылган шагыйребез Илдар Юзеев язган. "Ак сакал нәсихәте " дигән бу шигырьдә чишмәләр "изге" дип юкка гына әйтелмәгән. Чишмәләрне бабаларыбыз саклый белгәннәр, күбесен изге дип игълан иткәннәр. Иске Ибрай авылында да бар андый чишмәләр.

Чуваш чишмәсе - бик салкын, тәмле сулы чишмә. Аның кырыенда гел чүмеч торган, юлаучылар шул чишмәдән су эчеп китә торган булганнар.

Чишмәне чуваш кешесе ачкан, диләр. Бу чуваш, мөгаен, үтеп баручы булгандыр.Табигатьнең матурлыгын, байлыгын күреп монда төпләнеп калгандыр. Чуваш чишмәсе әле дә үзенең тәмле суы белән дан тота. Көтүчеләр, сабан туе бәйрәме кунаклары тешләрне камаштарырлык салкын суын эчеп туймыйлар.


Челтер-челтер чишмә ага,

Гүя, нидер җырлый, көйли.

Баш очындагы каенга

Әйтерсең лә, серен сөйли.

Челтер-челтер ага чишмә,

Кая ашыга-беркем белми.

Сүзем әйтеп калыйм, диеп,

Чишмә сөйли, чишмә көйли.(Фазылова Элина

Язмыш кешене сыный-сыный тинтерәтеп бетерә. Иске Ибрай авылы халкы да котычкыч сынаулар кичергән, авыр юллар үткән. Ничәмә-ничә сугыш, мең газаплы үткән ачлык еллары Иске Ибрай авылы кешеләрен берәм-берәм киметкән, юкка чыгарган. Бер мең тугыз йөз егерме беренче елгы ачлык, шешенеп беткән ябык хатыннар, бала-чага, күзләре эчкә баткан олы гәүдәле ирләр. Гел урман сагызы чәйнәгәннәр. Шушы елда тиф, бизгәк тоту, чәчәк авырулары көчәйгән, корчаңгы, бет баскан. Ачлык бик күп кешеләрнең гомерен өзгән.

Бер мең тугыз йөз кырык икенче ел - авыр сугыш еллары. Ирләр сугышта, шуның өстенә ачлык. Кайбер кешеләр яз көне үргән башакларны җыеп ашаганнар. Шуны ашап, авызлары бозылап беткән. Аннан җир астында калган, өшегән бәрәңгене җыеп, юып, күмәч пешереп ашаганнар.

Сугыш чорындагы ачлык бик күп кешене алып киткән. Иске Ибрайда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрне хатын-кызлар күмгәннәр. Чөнки ирләр сугышта, авылда эшкә яраклы бер кеше дә калмаган. Иске Ибрай авылыннан сугышка барлыгы унҗиде кеше алына. Шуларның җидесе хәбәрсез югалганнар, бары тик унысы гына кире әйләнеп кайта.Күпме югалтулар алып килә сугыш авыл халкына.

Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз. Язылмаган авыл тарихлары халыкның өйрәнелмәгән, танылмаган, данлыклы шәхесләрен юкка чыгара. Аларны өйрәнергә иде, татар халкының бөеклеген, аның мәгърифәтле булуын тагын бер кат раслыйсы иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” ди безнең халык.



Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет