Фонетика (11 нче сыйныфта татар теленнән лаборатор дәрес эшкәртмәсе) Максат



Дата11.06.2016
өлшемі122.5 Kb.
#128892
Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Мөслим районы Мөслим 2 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ФОНЕТИКА

(11 нче сыйныфта татар теленнән лаборатор дәрес эшкәртмәсе)
Максат: “Фонетика” бүлегенең төп юнәлешләре турында гомуми мәгълүмат бирү; курс буенча алган белемнәрне системалаштыру, анализ күнекмәсен камилләштерү; орфографик һәм орфоэпик нормаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; фәнни чыганаклар белән эш итәргә, гамәли эш нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: тарату материаллары, карточкалар, магнитофон, музыкаль язмалар, таблица-схемалар, тел галимнәренең портретлары, китап күргәзмәсе, рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Барыгызга да хәерле эш көне телим. Эш көне дигәч, сезнең күз алдыгызга арып-талып кайта торган эш көне килә, шулаймы? Ә бит уку, белем алу шундыйлар рәтенә керә. Юкка гына аны халкыбыз энә белән кое казуга тиңләмәгән. Әйдәгез, бу эшебезне бүген җиңеләйтик. Дәресебез бүген тоташ тәҗрибәләрдән торачак. Аны үткәрергә безгә консультантлар ярдәм итәр. (Сүз консультантлар төркеме җитәкчесенә бирелә).

II. Яңа мәгълүмат бирү, ныгыту, белемнәрне тикшерү.

Консультантлар төркеме җитәкчесе. Укучылар, без, бер төркем фонетистлар, фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан сезнең белән очрашуга килдек. Ишетеп белүебезчә, бүген сез “Фонетика” курсы буенча белемнәрегезне барлыйсыз. Дәрес барышында консультант-киңәшчеләребез сезгә ярдәмгә килә ала. Хәзер якыннанрак танышыйк. Әйтегез әле: фонетика – тел белеменең нинди тармагы? (Фонетика – телдәге авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнүче тармак.)

Әйе, фонетиканы тел гыйлеменең нигез ташы дип атарга мөмкин, чөнки тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материаль ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләре төзиләр.

Өйрәнү максатыннан чыгып, фонетика төрле өлешләргә таркала. Сүзне консультантларыбызга бирәбез.

1 нче консультант. Гомуми фонетика белгечләре төрле телләр өчен уртак булган авазлар, аваз үзгәрешләре, авазларны төркемләү, иҗек һәм басым, сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленешенең теоретик мәсьәләләрен хәл итәләр.

Кем әйтер: дөньяда иң киң таралган аваз нинди? ([а]) Дөрес. Бу аваз булмаган тел дөньяда юк. Хәзерге татар әдәби телендә ничә тартык аваз бар? (26 тартык аваз бар.) Әйе, алынма сүзләрдә һәм диалектларда тагын 5 тартык аваз очрый: [ц], [тч], [щ], [в], [х]. Ә иң күп тартык аваз кайсы телдә, беләсезме икән? Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә - 85, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык аваз гына. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12) Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә. Абхаз телендә 2 сузыктан гына файдаланалар.



2 нче консультант. Тасвирлама фонетика өлкәсендә аерым бер телнең билгеле бер үсеш этабындагы (күбесенчә, хәзерге чордагы) авазлар системасын тасвирлау, аларның яшәешен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Тарихи фонетикада телебездәге аваз системасының төрле чорлар дәвамындагы үсеше тикшерелә, авазларның тарихи үзгәреше өйрәнелә, аваз тәңгәллеге закончалыкларын билгеләнә, аваз үзгәрешләренең сәбәпләре эзләнә. Тасвирлама фонетика өлкәсендә Р.Шакирова, Ф.Г.Исхаков, Ү.Ш.Байчура, Ә.Ш.Әфләтунов, Л.М.Мәхмүтова, М.З.Зәкиев хезмәтләренә таянабыз. Тарихи фонетика буенча Латыйф Җәләй башлаган тикшеренүләрне Л.И.Яфаров, В.Х.Хаковлар дәвам итә.

(В.Хаковның “Тел – тарих көзгесе” исемле китабы күрсәтелә.)

Әйдәгез, шушы өлкәгә караган берничә мисалны тикшерик.



Лаборатор эш №1. Схемалар буенча фонетик күренешне аңлатырга.



Нәтиҗә язу: борынгы төрки телдәге [ӱ] авазын татар әдәби телендәге [ө] авазы алыштырган һәм киресенчә.

Татар әдәби телендәге [о] - [ө] авазларының иренләшүе борынгылыкны саклап килә: [төтөн], [бөтөн], [ҡолон], [озон].

Тарихи яктан татар милли әдәби теленең тартыклар һәм сузыклар системасында төрле күчешләр очрый. (Укучылар аваз үзгәрешләрен әйтәләр.)


Кäч → кич (ä→и)

Кун → көн (у→ө)

От → ут (о→у)

Туз → тоз (у→о)

Алтун → алтын (у→ы)


3 нче консультант. Хосусый фонетика бүлегендә галимнәребез телнең аваз ягын тикшерә.

Авазларның физик үзенчәлекләрен акустик фонетика белгечләре өйрәнә.

Аваз тыгыз матдәнең билгеле бер мохиттә тирбәнүеннән туган һава дулкыннары агымыннан барлыкка килә. Сөйләм авазы кешенең тавыш ярылары тирбәнешләре ярдәмендә туа һәм дулкынсыман рәвештә килеп ишетелә. Тирбәнеш дулкыннары кимограф (һава дулкыннарын махсус лентага язып бара), осциллограф (аваз тирбәнешен электр тирбәнешенә әйләндереп терки) һәм спектограф (физик төзелешен күрсәтә) ярдәмендә яздырыла (рәсемнәре күрсәтелә), ә бу авазның акустик составын, физик төзелешен билгеләргә ярдәм итә.

Акустик яктан һәрбер аваз тон һәм шауның катнашу дәрәҗәсе, тавышның югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы белән аерылып тора. Бу терминнарның һәрберсе сезгә физика дәресләреннән таныш. Әйдәгез, кабатлап алыйк.

Һава дулкыннарының тигез тирбәнеше нәтиҗәсендә нәрсә барлыкка килә? (Тон, тавыш.)

Тон, тавыш ярдәмендә генә нинди авазлар ясала? (Сузыклар.)

Тирбәнешләр тигезсез, таркау булганда, шау барлыкка килә. Шау ярдәмендә нинди авазлар ясала? (Саңгырау тартыклар.)

Шау янына тон да өстәлсә, нинди күренеш барлыкка килер? (Яңгырау тартыклар барлыкка килә.) Әйе, ә менә [м], [н], [л], [р], [й], [ң] [w] авазларын әйткәндә, тавыш шауга караганда күбрәк катнаша, һәм алар сонорлар (сонантлар) дип аталалар. (“Авазларның акустик характеристикалары” таблицасына игътибар иттерү.)

Авазларның югарылыгы тавыш ярыларының тирбәнешләр санына бәйле (ул герцлар белән үлчәнә). Тирбәнешләр никадәр ешрак булса, аваз шулкадәр югарырак була. Мәсәлән, , [и] авазының югарылыгы [а],[о],[у] авазларыныкына караганда өстенрәк, нечкә [т] авазының югарылыгы калын [т] авазыныкына караганда өстенрәк. Чагыштырып карыйк: [таомыр] - [тимэр].

Лаборатор эш №2. Бирем. Зөлфия Минһаҗева башкаруында ике аудиоязма тыңлагыз. Ачыклагыз: ни сәбәпле бер үк кешенең тавышы ике төрле яңгырый?

Нәтиҗә язу: беренче аудиоязмада тавыш яздырган вакытта тирбәнешләр саны арттырылган, шуңа күрә нечкәрәк яңгырап, артистның тавышы балаларныкына охшаган.

Авазның көче тирбәнешләрнең амплитудасына (көченә) бәйле. Ул децибеллар белән үлчәнә. Аны авазның куәте (громкость) белән бутарга ярамый.

Кем әйтә, кайсы аваз көчлерәк әйтелә: [а] мы, әллә [и] ме? ([а] авазы көчлерәк әйтелә.)

Авазларның озынлыгы аны әйтү өчен сарыф ителгән вакытка бәйле, ул миллисекундлар белән үлчәнә. Мәсәлән, [о], [ө],[ы],[э] сузыклары [ō], [ē],[ˉы] сузыкларына караганда кыскарак, алар мәгънә аеруга хезмәт итәләр. Кыска сузыклар редукциягә дә җиңел биреләләр.

Авазның тембры тавыш ярыларынның аерым өлешләре тирбәнүдән туган өстәмә тоннарга (обертоннарга) бәйле була. Тембр авазларның формант төзелешен билгели. Формантларның мәгълүматлары нигезендә авазларга классификация ясарга, бер телнең авазларын икенче телнеке белән чагыштырып карарга, төрле аваз үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин.

Тавыш формантасы билгеле бер кешенең тавышына гына хас була. Шуннан чыгып, без кешеләрне тавышыннан таный алабыз.

Физминутка. “Тавышымнан таны” уены.

3 нче консультант. Эстрададагы пародия жанры вәкилләре – имитаторлар – тавыш туры килү һәм тембрны үзләштерү нәтиҗәсендә теләсә кайсы артист яки сәясәтче булып сөйли, җырлый алалар.

Сез, укучылар, авазларның акустик үзенчәлекләре никадәр күптөрле икәнен күрдегез. Менә шуңа күрә дә авазларны кеше кебек аера торган машиналар ясау хәзергә мөмкин түгел әле. Шул сәбәпле сөйләмнән язып алынып, аерып күрсәтелгән авазны бөтен төсмерләре белән танып булмый.



4 нче консультант (“Сөйләм аппараты” схемасыннан күрсәтеп сөйли). Артикулятор фонетика өлкәсендә эшләүчеләр авазларның барлыкка килү физиологиясен өйрәнәләр.

Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнар җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппараты телнең үсү процессында формалашкан. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергән: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне формалаштыра.

Сөйләм аппаратының өлешләрен сез инде беләсез. Искә төшерү өчен, алдыгыздагы схемага күз сала аласыз. Схемага карагыз да сорауга җавап бирегез. (Төркемнәрдә эш)

1 нче төркем өчен сорау. Пышылдап сөйләү белән кычкырып сөйләү арасында нинди аерма бар, һәм бу кайсы сөйләм органына бәйле? (Кычкырып сөйләгән вакытта, тавыш ярыгы ябык була һәм тавыш ярылары киеренке халәттә торалар. Һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкылып, кына китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.)

2 нче төркем өчен сорау. “Ашаганда сөйләшмиләр”. Ә ни өчен? (Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте белән аерылып тора: ул, сулаганда, булгазаг юл ача, ә ашаганда, бугазны яба. Ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый. Шуңа күрә “ашаганда сөйләшмиләр”.)

3 нче төркем өчен сорау. Салкын тиеп, авыз белән сулаганда, [м], [н], [ң] авазларын әйтеп булмый. Ни өчен? (Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыга: авыз куышлыгы һәм борын куышлыгы аша. Борын авазлары дип аталучы [м], [н], [ң] авазлары ясалганда, һава агымы борын куышлыгы аша үтә. Салкын тиеп, томау төшкәндә, бу мөмкин булмый, шуңа күрә бу авазларны әйтеп булмый.)

Рәхмәт, булдырдыгыз. Ә хәзер татар телендәге авазларның артикуляцион билгеләрен искә төшерик. Җавап биргәндә, алдыгыздагы “Авазларның артикуляцион классификациясе” таблицасыннан файдалана аласыз. (Төркемнәрдә эш. Сузык авазлар рәт, күтәрелеш, иренләшү буенча аерылалар. Тартыкларны тикшергәндә, аларның ясалу урынына, ысулына, тавыш ярыларының эшчәнлегенә игътибар итәләр.)



Консультантлар төркеме җитәкчесе. Авазлар төрле мәгънәви берәмлекләрне (сүз, морфема һ.б.) оештыралар, ягъни аралашу, фикерләребезне белдерү өчен хезмәт итәләр. Аларның бу үзенчәлеген функциональ фонетика өйрәнә. Болардан тыш, фонетиканың эксперименталь фонетика, чагыштырма фонетика, синтаксик фонетика кебек тармаклары да бар. Алар үзара бик тыгыз бәйләнештә тора.

Лаборатор эш №3. Бирем. Индивидуаль карточкалар ярдәмендә билгеләнгән сүзләргә тулы фонетик анализ ясагыз.

III. Дәрескә йомгак.

Укытучы. Фонетиканың әһәмияте язуы булмаган халыклар өчен әлифба төзегәндә, алфавит һәм орфографияне камилләштергәндә ачык күренә. Телнең авазларын фонетик белемнәрдән башка билгеләп булмый. Фонетиканы белми торып, чит телләрне тирәнтен һәм төрле яклап өйрәнү мөмкин түгел. Сурдопедагогика, тифлопедагогика, логопедия – шулай ук аваз теле белән бәйле рәвештә генә булырга мөмкин. Шигырь төзелешен өйрәнгәндә дә фонетика ярдәмгә килә. Күргәнебезчә, фонетиканың башка фәннәр, тармаклар белән бәйләнеше киңәя бара. Шуңа күрә фонетиканы телнең яңгыраш комплексын тулаем тикшерә торган өлкә дип атарга мөмкин. Дәрес барышында сез дә моңа инангансыздыр, укучылар. Хәзер лаборатор дәрестән ясаган нәтиҗәләрегезне дәфтәрләргә теркәп куяр вакыт җитте.

(Нәтиҗәләр түбәндәгечә булырга мөмкин.

Һәрбер тел, - иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең - морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан башка тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетика тел тарихын, сүзләрнең килеп чыгышын, телләр кардәшлеген өйрәнгәндә шулай ук зур роль уйный. Укырга-язарга өйрәнү дә фонетика белән бәйләнгән. Аннан башка орфографияне, орфоэпия, грамматиканы камил белү мөмкин түгел. Мәсәлән, куя сүзенең тамырын фонетика ярәмендә генә билгеләп була: [куйа] һ.б.)

IV. Өйгә эш бирү.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет