Тема: Исәнме Татарстаным.
Максат: 1. Яңа дәреслек белән танышу.
2. Татарстан Республикасының географик урынына
тасвирлама бирү.
3. Географиядән практик эш һәм карта белән эшләү
күнекмәләрен үстерү.
4. Туган Республикабызга хөрмәт һәм мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау: Татарстан Республикасы географиясе дәреслеге.
Татарстан Республикасы географиясенең эш
дәфтәре.
Татарстан Республикасы географиясеннән
тестлар, Татарстан Республикасы картасы,
Россиянең физик - географик картасы,
компьютер, проектор.
Предметара бәйләнеш.
-
Татарстан тарихы 6-9 сыйныф.
-
Математика
-
Әдәбият
Метод: Дәрестә татар әдәбияты әсәрләрен куллану.
Дәреснең барышы:
Бүгенге дәресебезнең исеме “Исәнме Татарстаным” дип атала. Без бүгенге дәрестә сезнең белән Татарстан географиясе дәреслеге белән танышырбыз, Татарстанның географик урынын, аның административ территориаль төзелешен ачыклап китәрбез.
Җирнең иң матур җирендә
Татарстанда торам мин
Малайлар һәм кызлар! Сезне
Кунакка чакырам мин.
(Р.Миннуллин “Кунакка килегез”.)
Ләкин иркенләп йөрер өчен юл өйрәткеч (путеводитель) кирәк. Безнең өчен ул – дәреслек. Сезнең алдыгыздагы Татарстан географиясеннән дәреслек, зәвык белән эшләнгән, дәрес өчен кирәк булган эчтәлектән башка, схемалар, төрле сурәтләр белән тулыландырылган. Китап ахырындагы таблицалар да күп информация алырга булыша. Авторы безнен укытучыбыз Ә.С.Тайсин. Һәр кеше үзе яшәгән төбәкнең табигатен белергә һәм аны саклауда үз өлешен кертергә тиеш. Бары туган җиребезнең табигать күренешләрен күзәтеп, аның үзенчәлекләрен ачыклап кына гомум география закончалыкларны аңлап, география фәнен тирәнтен үзләштереп була.
Татарстан минем Республикам
Россиянең матур җирендә
Ленин аңа үзе исем кушкан,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта
Туган җирләремнең гүзәллеге
Кергән күңелләргә яшь чакта.
(Н.Дәүли. “Татарстан минем Республикам”).
И, Газиз татар балалары. Безнең халкыбыз бөек халык. Сез татарлыгыгыз белән горурланыгыз. Халкыбызның дәүләтчелек тарихы да гыйбрәтле.
№
| Исеме | Еллары |
1
|
Төрки каһанлыгы
|
6-7 гасыр.
|
2
|
Бөек Болгар дәүләте
|
7 гасыр.
|
3
|
Идел буе Болгарстаны
|
8-13гасыр башы.
|
4
|
Алтын урда дәүләте
|
13 гасыр уртасы-15 гасыр уртасы.
|
5
|
Казан ханлыгы
|
15гасыр уртасы- 16 гасыр уртасы
|
Ә 1552 елдан халкыбыз Россия составында яши. Россия Федерациясе конституциясе нигезендә ул Россия Федерациясендәге 89 субъектның берсе. Бүгенге Татарстан Республикасы чикләре 1920 елның 27 маенда игълан ителгән Совет власте декреты нигезендә билгеләнә.
Татарстан Республикасы үзе дә Татарстан конституциясенең ________ маддәсе буенча административ-территориаль төзелешле. Татарстанда барлыгы 43 муниципаль район, аларның үзәкләре булып 13 Республика буйсынуындагы шәһәр, 6 муниципаль район буйсынуындагы шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора.
Республика буйсынуындагы шәһәрләр муниципаль районнар составына кермиләр, турыдан-туры республика хакимияте тарафыннан идарә ителәләр. Казан һәм Чаллы шәһәрләре муниципаль районнарга бүленәләр.
Дәүләтебезнең башында Президент тора. Ул – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Дәүләт хакимиятенең башкарма органы – хөкүмәт – премьер министр җитәкчелегендәге Минисрлар кабинеты.
Премьер Министр – Рөстәм Нургали ула Миннеханов. Түбән баскычта - муниципаль берәмлекләр. Татарстанда дәүләт телләре татар һәм рус телләре. Татарстанның үз гербы, флагы һәм гимны бар.
Татарстан Республикасының мәйданы – 68 мең км2., халкы – 3,7 млн. кеше. Башкаласы – Казан.
Хәзер түбәндәге таблицалар буенча Татарстан Республикасының башка илләр, Россия һәм аның субъектларына карата мәйданы чагыштырмасын карыйк әле:
Таблица №1.
Татарстанның мәйданы белән бер булган субъектлар һәм илләр.
Россия
|
Россия субъектлары
| Дөнья |
Европа
|
Азия
|
Африка
|
Америка
|
17,1 млн. км2
|
Курган – 71 мең.км2
Түбән Новгород-74 мең. км2
Калмыкия –76 мең.км2
Хакасия –62 мең.км2
|
Хорватия-56,6 мең км2
Швейцария – 41 мең.км2
Босния һәм Герцеговина – 51 мең.км2
Чехия – 79 мең.км2
Нидерланд – 42 мең.км2.
Ирландия – 70 мең.км2
Латвия – 65 мең.км2
Литва – 65 мең.км2
|
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – 83,6 мең.км2
Шри.Ланка – 65,6 мең.км2
Камбоджа – 81 мең.км2
Грузия – 70 мең.км2
Азербайжан – 87 мең.км2
|
Сьерра-Леоне – 72,3 мең.км2
Тогон – 56,6 мең.км2
|
Панама – 71,1 мең.км2
Коста-Рико – 51,1мең.км2
Доминикан Республикасы – 48,7 мең.км2
|
Физкультминутка
Әйдәгез азрак ял итеп алабыз. Барыбыз да урыннарыбыздан торабыз. Урында ориентлашу өчен без төньякка карап басабыз. Кулны алга сузып – алдыбызда төньяк, кулны төшереп, башны артка җибәреп – артыбызда көньяк. Уң кулны күтәреп –төшереп - уңъягыбызда көнчыгыш, сул кулны күтәреп – төшереп – сул ягыбызда көнбатыш. Рәхмәт, утырыгыз.
Таблица №2
Татарстан Республикасы күршеләре
|
Исеме
|
Мәйданы
| Халкы |
Башкаласы
|
Чуваш Республикасы
Марий-Эл Республикасы
Киров өлкәсе
Удмурт Республикасы
Башкортстан Республикасы
Оренбург өлкәсе
Самара өлкәсе
Ульяновск өлкәсе
|
18 мең.км2
23 мең.км2
121 мең.км2
42 мең.км2
144 мең.км2
124 мең.км2
54 мең.км2
37 мең.км2
|
1360 мең
761 мең
1602 мең
1636 мең
4118 мең
2230 мең
3308 мең
37 мең
|
Чабаксар
Йошкар-Ола шәһәре
Киров
Ижевск
Уфа
Оренбург
Самара
Ульяновск
|
Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач,
Әйткән иде, Татарстаным
Картадагы синең сүрәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.
Ничек кенә әле чабасың син
Томырылып, Татарстаным
Ялларыңнан чытырдатып тотып
Синең белән миндә очамын.
(М.Әгъләмов. “Шагыйрь дустым”).
Татарстан Республикасы адресы нинди, аның географик урыны кайда соң? Безгә моны белергә түбәндәге план ярдәм итәр.
-
Эре табигый районга карата урнашуы, аның кайсы өлешендә.
-
Нинди параллель һәм меридианнар арасында урнашкан.
-
Чик нокталары, аларның координаталары.
-
Төньяктан көньякка, көнбатыштан көнчыгышка сузылышы.
-
Нинди климат поясында урнашкан.
-
Күрше субъектлары.
Югарыдагы план буенча бергәләп практик эш эшләнелә, контурлы картага теркәлә. (Эш вакытында тын гына “Мин яратам сине Татарстан” җырының музыкасы яңгырый.
Туган Республикабыз белән аеруча кызыксынучылар өчен.
Татарстан урнашкан киңлекләрдә Россиянең нинди субъектлары, нинди чит ил дәүләтләре ята.
Таблица №3
Татарстан белән бер киңлектә яталар
Россия субъектлары
Көнбатышка
|
Көнчыгышка
|
Чуваш Республикасы
Түбән Новгород
Владимир
Мәскәү
Смоленск
|
Башкортостан Республикасы
Чиләбе өлкәсе
Курган
Омск
Новосибирск
Кемерово
Иркутск
Бурят Республикасы
Чита өлкәсе
Амур өлкәсе
Хабаровск крае
Камчатка
|
Чит илләр
|
Беларусь
Литва
Дания
Бөекбритания
Канада
|
Ныгыту: Тест сорауларына җавап бирү.
Өйгә эш.
Буа муниципаль районының географик урынына тасвирлама:
а) Район исеме, оешу датасы, мәйданы
б) Үзәге
в) Республиканың кайсы өлешендә урнашкан?
г) Нинди районнар, республикалар белән чиктәш?
д) Район аша нинди зур һәм кече елгалар ага?
е) Район территориясе аша нинди транспорт магистральләре уза?
ж) Район Татарстан башкаласыннан нинди ераклыкта урнашкан?
з) Районның географик урынына, уңай һәм уңайсыз якларын исәпкә алып, бәя бирегез.
Достарыңызбен бөлісу: |