Сау бул, алтын көз



Дата11.07.2016
өлшемі37.5 Kb.
#190116
I квалификацион категорияле

тәрбияче :Хасанова Г.А.

Зурлар төркемендә Танып белү эшчәнлеге



Тема : Сау бул, алтын көз

Максат: Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Балалар белән көз турында белемнәрне барлау. Көз билгеләрнен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү. Җиләк – җимеш , яшелчәләрне кабатлау. Өйрәнгән табышмаклар, мәкальләр, җырлар, уеннарның Сөмбелә бәйрәмендә кулланачакларын аңлату. Балалаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.



Эшчәнлек барышы:

  1. Тәрбияче дәрескә көзге табигать сурәтләнгән рәсемнәр алып керә.

  • Балалар, бер табышмак әйтәм:

Узе тук кебек,

Кайгысы юк кебек.

Елый башласа, туктамый.


  • Нәрсә икән ул , балалар?

  • Ул көз.

  • Балалар, урамга карап әйтегез әле, хәзер елның нинди вакыты?

  • Хәзер көз.

  • Сез анда нинди көз билгеләрен күрәсез?

Балалар көз билгеләрен санап чыгалар.

  • Ә сез нинди көз билгеләрен беләсез? Алар ничек атала?

  • Сентябрь, октябрь, ноябрь.

  1. Физкулҗтминут: “Юешләндек ” уены.

Яңгыр ява шып та шып,

(кул хәрәкәте белән курсәтәләр)

Тамчы тама тып та тып,

(бармакары белән өстәлгә чиертәләр)

Күк йөзенә карадык,

(өскә карыйлар)

Битләребез чыланды,

(битләрен сыпыралар)

Аяклр юешләнде,

(аска карыйлар, куллары белән күрсәтәләр)

Иңбашларын сикерттек,

(иңбашларын хәрәкәтләндерәләр)

Тамчыларын селектек.

Без яңгырдан качабыз

(башларын иеп, чүгәлиләр)

Куакларга посабыз.



  1. Тәрбияче мольбертка көз сурәтләнгән өч төрле рәсем куя.

  • Бу рәсемдә көз башы – сентябрь ае сурәтләнгән. Сенятбрь аен халыкта “алтын көз” дип йөртәләр. Ни өчен аны шулай дип атыйлар?

  • Табигат сентябрьдә бик нык үзгәрә. Агачлар үзләренең сары, кызыл, алтын күлмәкләрен кияләр.

  • Үләннәр дә саргая, кибә, чәчәкләр шиңә башлый. Сентябрьдә җәй көне кебек җылы матур көннәр дә була. Ул – “әбиләр чуагы” дип атала. Шулай ук салкын, яңгырлы көннәр дә була.

  • Сентябрьдә кошлар да җылы якка китә башлыйлар.

  • Нинди кошлар китәләр?

  • Кәккүкләр, карлыгачлар, сандугачлар. Ай ахырында кыр казлары, аккошлар һәм торналар китәләр.

  1. Ишек шакыйлар. Сөмбелә киеменә киенеп тәрбияче керә(кулында өсте капланган кәрзин):

  • Исәнмесез, балалар! Мин – Сөмбелә.

  • Сөмбелә, рәхим ит! Түрдән уз!

  • Балалар, мин – Сөмбелә. Мин көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә – башак дигән сүз. Ә көн белән төн 22 сенҗябрьдә тигезләшә.

Тәрбияче: Ашлык булып җирдә үсә,

Уңыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

Сөмбелә: Балалар, менә минем кәрзинем,

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә, нинди төстә?



  • Хәзер сезнең белән “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк. Мин табышмак әйтәм, сез җавап бирәсез:

Катлы – катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)

Йодрык – йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (Помидор)

Ул җир астына төшкән,

Кып – кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем әйтер дә кем белер? (Чөгендер)

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

Түтәлдә яткан чгымда

Тулам ай кебек,

Табынга ярып куйганда

Эчем сары бал кебек. (Кавын)

Сөмбелә: Булдырасыз икән сез, балалар!

Тәрбияче:Сөмбелә, безнең балалар да сиңа табышмаклар әзерләделәр.

1 бала: Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел. (Шалкан)

2 бала: Ишеге юк, тәрәзәсе юк

Эче тулы халык. (Кыяр)

3 бала: Алма дисэң дә алалар

Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)

4 бала: Туныйсың, тунаганда елыйсың.(Суган)

5 бала: Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. (Борыч)

Сөмбелә: Бик зирәк балалар икәнсез. Мин китим инде, сау булыгыз.


  • Сау бул, Сөмбелә. Безгә бәйрәмгә кил.

  1. Октябрь ае турында сөйләшү.

  • Балалар, без дәресне дзвам итәбез. Менә бу рәсемдә көзнең икенче ае – октябрь. Ул айны халыкта “кара көз” дип атыйлар. Ни өчен шулай атыйлар икән, белмисезме?

1 бала: Кырларда икмәк җыелып бетә. Басуланы сукалыйлар. Җир кара булып кала.

2 бала: Яңгырлар, юеш ка рява. Шуңа күрә урамнар, юллар пычрак җелән каплана. Көннәр кыскара, төннәр озая.

3 бала: Күк йөзен соры болытлар каплый. Томан була. Агачларда яше яфраклар калмый.саргайганнары җиргә коела. Менә шуңа күрә октябр аен “кара көз” дип атыйлар.


  • Тагын ниләр була?

  • Яшелчә, җиләк – җимешләр җыелып бетә.

  1. “Тәме буенча бел” уены уйнала. Тәрбияче алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк – җимешләрне кисәкләргә кисеп, әзерләп куя. Балаларың күзләрен йомып, авызларына каптыра.

  • Син нәрсә каптың?

  • Бу – алма.

  • Ә син нәрсә каптың?

  • Бу – кишер...

  1. Тәрбияче рәсемне күрсәтә:

  • Бу рәсемдә көзнең соңгы ае – ноябрь ае сурәтләнгән. Халыкта бу айны “ боз ай” дип йөртәләр. Балалар, сөйләп күрсәтегез әле, ни өчен шулай?

1 бала: Ноябрь ае – кышка күчү ае. Бу айда җил, яңгыр, юеш кар, томанлы, буранлы төннәр була.

2 бала: Сулар боз беән каплана, җирләр шакыраеп ката. Халыкта “бер болыттан яңгыр да, кар да ява” диләр.

3 бала: Агачларда соңгы яфраклар коелып бетә. Кошлар да җылы якларга китеп бетәләр.


  1. Шигырь өйрәнү.

Н.Арсланов

Алма.


Бакчабызда үсә алма,

Ул кызыл да була, ал да,

Тәме шикәр – бал гына.

Аны гел алмаска түгел,



Рөхсәт булса – ал гына.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет