"Кышкы колейдоскоп"



Дата07.07.2016
өлшемі47.35 Kb.
#184142
Тема: “Кышкы колейдоскоп”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тәрбияче: Шигабетдинова Римма Ирековна

Максат: Инвацион технологияләр кулланып, балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтләрен, кул чуклары моторикасын үстерү. Кышкы табигатькә сак караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал: җәнлекләр рәсемнәре, маймыл уенчыгы, карточкалар, мультфильм, логик фикерләү өчен презентация, ноутбук, проектр, “мимио” планшеты

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”, “Куркынычсызлык”, “Музыка”

Эшчәнлек барышы:

1.Балалар белән исәнләшү.

Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

Балалар, мин бакчага кергәндә менә шушы тартма ята иде. Кем калдырып китте икән аны? (тартма эченнән маймыл чыга)

Маймыл -Исәнмесез, балалар, мин сезне күрергә дип бик нык ашыктым, хәтта нәрсәгә килгәнемне дә оныттым.

Тәрбияче тартмадан карточкалар һәм хат ала. Хатта язылган: бу тылсымлы карточкалар. Әгәр дә сез рәсемнәрнең беренче авазын кушсагыз, маймылның нәрсә күрергә теләгәнен белерсез.(рәсемнәр: 1-куян, 2-ылыс, 3-шар, 4-буш урын 5-башлык 6-аю 7-барабан 8-алма 9-йолдыз). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, маймылның нәрсәне күрәсе килде икән?

-Кыш бабайны.

Маймыл: Әйе, исемә төште. Сез балалар бик тә бәхетле, кыш бабайны күргәнегез бар, ә мин җылы якта яшим. Бездә беркайчан да кыш булганы юк шул. Ә минем бик тә кыш бабайны күрәсем килә.

-Балалар, ярдәм итәбезме маймылга? Сез сәяхәткә барырга телисезме?

Димәк, без буген кыш бабайның туган ягына-әкият иленә сәяхәткә барырбыз. Ул илдә һәрвакыт кыш һәм салкын икән. Ләкин сәяхәткә чыкканчы маймылга җылы киемнәр сайларга булышык әле. Маймыл җылы яктан, ул бик тиз салкын тидерергә мөмкин. Дидактик уен: "Маймылны киендер". (Төрле рәсемнәр арасыннаннан балалар җылы киемнәр сайлыйлар). Булдырдыгыз, балалалар. Ә хәзер карга батмас өчен чаңгыларны киябез һәм юлга чыгабыз (балалар музыка астында чаңгыда йөргән хәрәкәтләр ясыйлар).

-Менә балалар без килеп җиттек.

Маймыл: Бу нинди эзләр? Алар безне ашамаслармы? Мин куркам!Тәрбияче: Курыкма, маймыл. Без эзләрнең нәрсәнеке икәнен тикшерербез һәм саграк булырбыз.(Келәмгә эзләр төшерелгән. Кыргый җәнлекләрнең эзләрен карау. Дидактик уен “Карда нинди җәнлекнең эзе?” Эзләрдә табышмаклар.

Табышмакларга җавап табу. Табышмакның җавын балалар әйткәч, презентациядә рәсем чыга.

1.Кыш көне ак 2. Сорыдыр төсе,

Җәй көне соры. Үткендер теше,

Урманнан чыгар, Урманда йөри,

Кыр буйлап чабар (Куян.) Бозаулар эзли (Бүре.)

-Бүре безнең үсал, ерткыч җәнлек. Бу эз буенча безгә барырга ярамый.

3.Нечкә билле,

Көлтә койрыклы (Төлке).

4.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен.)

5.Энәсе бар, ә тегә алмый (Керпе.)

6.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста ( Аю.)

- Балалар, бу урманда нинди җәнлекләр яши?

- Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.

-Шушы җәнлекләрнең кайсылары кыш көне йоклыйлар?( Аю, керпе.)

-Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач

кайрысы кимерә. Булдырдыгыз балалар! Ә без юлыбызны дәвам итик.

(Агачта тиен рәсеме)

Тиен: Исәнмесез, кая юл тотасыз? -Без Кыш бабайга бара идек. Син безгә юлны күрсәтә алмассың микән?

-Әлбәттә, күрсәтермен, балалар. Тик сез мин чикләвекләремне тартмаларга урнаштырырга ярдәм итегез.



Дидактик уен: “Чикләвекләрне тартмага урнаштыр”

(9 балага 9 тартма бирелә. Тартма тышында кушуга һәм алуга мисаллар бирелә. Җавабы ничә чыга, бала шулкадәр чикләвек салырга тиеш

1тартма: 10-5+1=6

2тартма: 7+2-4=5

3тартма: 3+2-1=4

4тартма: 10-9+1=2

5тартма: 7+3-2=8

6 тартма: 4+2+1=7

7тартма: 10-8-1=1

8 тартма: 6+4-7=3

9 тартма:8+2-1=9

(45 чикләвек кирәк була)



Тиен: Бик зур рәхмәт,балалар. Менә бу сукмактан барсагыз, Кыш бабайның өенә килеп чыгарсыз. Тик аның капкалары бикле. Сез капкада рәсем күрерсез. Бары тик тылсым гына капкаларны ачыр.

Менә без килеп тә җиттек. Ләкин ничек кенә ачыйк икән капканы?

Балалар, карагыз эле бу рәсемдә хаталар киткән. Бәлки без аларны төзәтсәк, капкалар ачылыр.

Дидактик уен: “Ялгышны тап”(проектр һәм ноутбук ярдәмендә). Балалар ноутбук ярдәмендә хаталарны табып төзәтәләр. Молодцы!

Кыш бабай: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!Рәхим итегез!Түргә узыгыз. Мин бу өйдә үземнең туганнарым белән яшим. Хәзер мин сезне алар белән таныштырам. Кышның 3 ае турында мультфильм карау.

Тәрбияче:

-Балалар бу мультфильмда нинди абыйлар турында суз бара?

-Сез нинди кыш айларын беләсез?

-Сезгә кыш айлары ошыймы? Ни өчен?

Балалар, без сезнең белән кыш айлары турында шигырьләр, табышмаклар өйрәндек, әйдәгез шулайны сөйләп күрсәтик.

(Кышның 3 ае турында балалар шигырь сөйли).

Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар! Менә сезгә күчтәнәч. Ә сине, Маймыл дус мин уземә кунакка калдырам. Тиздән Яңа ел җитә. 2016 елда без бергәләп килеп балаларыбызны сөендерербез.

Тәрбияче: Рәхмәт сина, Кыш бабай. Ә без бакчабызга кайтыйк. Чаңгыларны киябез һәм бакчабызга кайтабыз.(Музыка астында чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясау)

Менә без яраткан бакчабызда.



Нәтиҗә ясау: Балалар, менә минем өстәлемдә кар бөртекләре һәм тамчылар ята. Әгәр дә сезгә эшчәнлек ошады икән, рәсемгә кар бөртекләре ябыштырабыз, әгәр сезгә күңелсез булса менә бу яңгыр тамчыларын ябыштырырсыз (Тактада кышкы көн рәсеме. Балаларга эшчәнлектә күңелле булса, алар кар бөртекләре, ә күңелсез булса тамчы ябыштыралар)

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет