Китап – киңәшчең синең Максат



Дата16.07.2016
өлшемі51.5 Kb.
#202543
Китап – киңәшчең синең

Максат: китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китап – дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү, матур әдәбият укуга мәхәббәт тәрбияләү, китап укуның әһәмиятен аңлату.
Җиһаз: М.Җәлил, Г. Тукай, Ш. Галиевларның шигырь китапларыннан күргәзмә, “Китап – белем чишмәсе”, “Китап – киңәшчең синең”, “ ... Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”,

“Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” дип язылган плакатлар.
Укытучы: Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап)

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез китап турында. Ул “Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең...” дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти - әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

“Китап.... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы” , - дип язды Ибрагим Гази.

Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә без бүген халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы китап турында сөйләшербез. Иң беренче, плакатларга күз салыйк әле.

“Китап – белем чишмәсе”.

“Китап – киңәшчең синең”.

“ ... Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. (Г.Бәширов)

“Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Г. Тукай)

Бу сүзләр китапның кешенең дусты икәнлеген, аны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлата.

Ә хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирик.


1 нче укучы. Кем күп белергә тели-

Китап җула кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.


2 нче укучы. Укый аны өлкәннәр дә ,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.


3 нче укучы. Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.


4 нче укучы. Мәктәптә иң кирәклесе –

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул – белемнең

Учагын көйрәтүче.



Укытучы. Китап – иң якын дус, тугрылыклы юлдаш ул. Мәдәниятлы кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанга һәм халыкка хезмәт итү, кыюлык, дуслык хисләре тәрбияли.
5 нче укучы. Җир йөзендә төрле – төрле

Никадәр китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.


6 нчы укучы. Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы.

Тирән сер сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.
7 нче укучы. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул – “Әлифба” китабы.


1 нче укучы. И, Әлифбам,

Син – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле,

Син - туган телемнең

Алтын ачкычы.

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла).

Укытучы. Укучылар, матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар буыннарның акылын, белемен үзенә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә.
2 нче укучы. Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.


3 нче укучы. Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньдагы бар нәрсәне

Сыйдырган нурлы китап.


4 нче укучы. Китап дусты кешеләрнең

һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.


5 нче укучы. Кешеләрнең күзен ача

Безнең яраткан



Барысы бергә: китап!
Укытучы. Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Ә сез аларны саклап тота беләсезме соң?

( “Китап” булып киенгән вожатый - өлкән класс укучысы керә. Китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра, киңәшләр плакатка язылган).



Нәни дустым!

- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.



  • Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

  • Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

  • Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

  • Рәсемнәремне буяма, ертылгагн битләрен ябыштыр.

  • Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

  • Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Барлык укучылар бергә: Киңәшләреңне истә тотарбыз, Китап дус!
Укытучы. Бездә ел саен бик күп китаплар басыла. Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия.
6 нчы укучы. Кулыма китап алдым,

Шундый матур рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.


7 нче укучы. Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач – куаклар биргән.


1 нче укучы. Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма!


Укытучы. Укучылар, без сезнең китапларыгызны тикшереп чыктык. Ә китапларга карап, нинди укучы икәнлегегезне белеп була. Китап бит ул - гаҗәеп бер хәзинә. Ул бер генә кешегә түгел, ә миллионнарга хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга һәм сакларга кирәк.

(Класска “Авырмас” табиб керә. Кулында сумка).

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла-

Ул бит көн дә тотыла.


Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин...


Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп – туры-

Мин бит – китап докторы.


2 нче укучы. Доктор апа, без китапларны саклап тотарга өйрәндек.
3 нче укучы. Ә без китапларны төпли дә беләбез.
Авырмас” табиб. Рәхмәт сезгә, укучылар. Сез хәзер минем чын дусларым икәнсез.
4 нче укучы. Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.


5 нче укучы. Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.


Укытучы. Халыкта “Китап – белем чишмәсе”, “Китап – кешенең дусты” дигән мәкальәйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!
Кулланылган әдәбият:

  1. Г.Тукай шигырьләре.

  2. М.Хөсәен шигыре.

  3. Җ. Тәрҗеманов шигырьләре.

  4. Н.Дәүли шигыре.

  5. З. Туфайлова шигырьләре.

  6. Х.Халиков шигырьләре.

  7. Ф.Заһретдинов шигырьләре.

  8. Г.Бәширов шигырьләре.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет