Россия Ислам университетының филиалы Сайланма хәдисләр аңлатмасы Чаллы 2004



бет1/22
Дата07.07.2016
өлшемі1.53 Mb.
#183367
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22
Россия Ислам университетының

филиалы

Сайланма

хәдисләр аңлатмасы

Чаллы 2004

Бу китап 1859-1936 елларда яшәп үткән бөек галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдин хезмәтләренең берсе булып, аны кыскартып, басмага Нурислам хәзрәт Ибраһимов әзерләде.




Техник мөхәррир:

Рамил Ильясов
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Без мөселманнар үз динебезнең таралуын, аның мәш-рикъ белән мәгърибкә нуры төшеп яктыртып торуын һәм бу дингә ияргән халыкларның бәхет-сәгадәтле булуларын телибез һәм өмет итәбез. Ләкин, әгәр үзебез шул динне яхшы белмәсәк, аны кирәкле дәрәҗәдә ихтирам итмәсәк һәм аның васыятьләрен җаныбызга якын итеп тотмасак, безнең бу өметләребез һәм теләкләребез коры хыял гына булып калачак, алардан бернинди нәтиҗә чыкмаячак.

Бер диннең мәшрикъ белән мәгъриб арасына таралуы, нуры белән бөтен дөньяны яктыртуы һәм халыкларны бә-хетле итүе өчен шул дингә ияргән халыклар, диннең каде-рен белергә һәм кулларыннан килгән кадәр шул динне их-тирам итәргә тиешләр. Шулай булмаганда дин үзеннән-үзе куәтләнмәс, бөтен дөньяга нурын да чәчеп тормас.

Динне кадерләү һәм хөрмәтләү исә аны өйрәнү һәм аның белән гамәл кылудан гыйбарәт. Шушы эшләр булма-ганда дин туфрак астында күмелеп торучы алтын һәм чүп-леккә төшкән энҗе кебек, яшерелеп торыр, нуры түгел, үзе дә күренмәс.

Мәмләкәтләрнең ныгуы, өммәтләр һәм милләтләрнең сәгадәт белән дәвам итүләре җирләренең киң һәм кешелә-ренең күп булуы белән түгел, бәлки гыйлем һәм һөнәрлә-ре, сәнгать һәм мәгърифәтләре белән. Шуның өчен, әгәр без бүген үзебезнең бәхетле булуыбызны һәм рәхәт гомер сөрүебезне теләсәк, арабызда зур галимнәр җитештерүгә генә түгел, бәлки бик зур галим була алмасалар да миллә-тебезнең һәрбер әгъзасы гыйлемле булуы һәм үз кирәклә-рен үзләре белер кадәр нәрсә өйрәнүләре өчен тырышырга тиешбез.

Әгәр динебезнең хөрмәтле булуын һәм яшьләребез-нең мәхәббәт белән шуның күләгәсе астына җыелуларын теләсәк, шул динне үзебез яхшы белеп, шул белгән белән гамәл кылырга тиешбез. Башлангыч дәрәҗәсендә генә булса да гыйлем өйрәнгәннән соң һәрбер мөселман Рәсү-лүллаһның кем икәнлеген һәм аның вазифасы нәрсәдән гыйбарәт булганлыгын белергә тиеш. Моның бердәнбер юлы – Рәсүлүллаһның тәрҗемәи хәле, эшләгән эшләре һәм сөйләп калдырган сүзләре белән таныш булу һәм шу-лардан файда ала белү.

Дөрес тапшырылу белән Рәсүлүллаһтан күчерелгән хәдисләр – өммәт өчен канун булырга тиешле кагыйдәләр һәм дөнья һәм ахирәт сәгадәтенә ирештерә торган юллар-дыр.


Ризаэтдин бине Фәхретдин.

قال رسول الله صلى الله عليه و سلم:

* 1إِنَّمَا الْأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا



أَوِامْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُه ُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ*

"Кешеләр кыла торган гамәлләрнең Аллаһы Тәгалә та-рафыннан игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбә-ләре аларның ниятләренә күрә, һәр кешенең үз гамәле бә-рабәренә булган өлеше нияткә карап була. Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүленең ризалыгын ният кылып һиҗрәт кылучы-ларга Аллаһ һәм Рәсүле өчен һиҗрәт кылу савабы була. Дөньяви максат өчен яки берәр хатынга өйләнү нияте бе-лән һиҗрәт кылучыларның алачак өлешләре дә үзләренең дөньяви максатларына җитү яки шул хатынга өйләнүдән гыйбарәт була".1

Риваятьләргә күрә, бер кеше Мәдинәгә һиҗрәт кылган бер хатынга өйләнү өчен, мөселман булып, Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ягъни, аның һиҗрәт кылудан максаты Рәсү-лүллаһ янында яшәү түгел, бәлки шул хатынга өйләнү бу-ла. Рәсүлүллаһ, аның ниятен белгәннән соң, мәзкүр хәдис шәрифне сөйли. Хәдистә "һиҗрәт кылу" кебек бер гамәл аерып зекер ителсә дә, максат исә гомуми булып, һәрбер гамәл, кирәк тән гамәле һәм кирәк тел гамәле булсын, ки-рәк аз һәм кирәк күп булсын, нияткә карап йөрүне бел-дерү. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек була.

Гыйбадәтләрдә ниятне дөресләү бик мөһим нәрсә, чөнки алар нияттән башка игътибарсыз калалар. Ният, күңел гамәле булганлыгы өчен анда рия булырга мөмкин түгел. Хәтта җәннәт белән җәһәннәмдә мәңге калу да нияткә күрә диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше җәннәттә мәңге калса, дөньяда вакытында мәңге мөэмин булуны ният иткәнлеге һәм бер кеше тәмугта мәңге янса, дөньяда вакытта һәмишә карышып торуны ният кылганы өчен бу-ла. Үкенү бар гөнаһларны юкка чыгарса, ният юк эшләр-не бар итә.

Һәрхәлдә гамәл-гыйбадәт һәм башка нәрсәләрнең ру-хы нияттер. Кеше малын урлау нияте белән үз малын алу-чы кеше гөнаһлы булып, үз малын алу нияте белән кеше малын алучы кеше шәригатьтә гаепсез санала.

Нияткә карап бер гамәл өчен бик күп савап яки бик күп гөнаһ булырга мөмкин. Мөбах (тыелмаган да, кушыл-маган да) эшләргә ният сәбәпле савап яки гөнаһ языла. Фәкать хәрам һәм фарыз эшләрдә ниятнең хәле башкача. Ниятем яхшы дип хәрам эшне кылырга ярамаганлыгы ке-бек, ният бозыклыкны сылтау итеп фарыз гамәлләрне дә калдырырга ярамый.


* 2آيَةُ الْمُنَافِقِ ثَلاَثٌ: إِذَا حَدَّثَ كَذِبَ وَإِذَا وَعَدَ أَخْلَفَ وَإِذَا أْتُمِنَ خَانَ*

"Монафыйкның өч билгесе бар: сүз сөйләсә – ялган-лый, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормый, үзенә тапшырыл-ган амәнәткә хыянәт итә".1

Ялган сөйләүнең бозыклык икәнлеге мәгълүм. Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында өйрәнәләр, соңыннан алар аны үзләренә гадәт итеп алалар да, кирәк аннан бер файда булсын, кирәк булмасын, ялган сөйли һәм шуннан ләззәт таба башлыйлар.

Ләкин шул өч билге табылган кешеләрне өзеп мона-фыйк дип хөкем итәргә ярамый. Чөнки, кайвакыт бер нәр-сәнең билгесе булса да, үзе булмаска мөмкин. Хәдистән максат – шул өч нәрсәдән саклану хакында бәндәләргә нә-сыйхәт кылу. Бу хәдис белән һәркем үзе хакында гына хө-кем итәргә тиеш, башкалар хакында түгел.

Монафыйклык Коръән Кәрим һәм хәдисләр аңлатма-сында тышкы халәт белән эчке халәт бер-берсенә капма-каршы булудан гыйбарәт. Күңелендә булганның киресен күрсәтүче кеше монафыйк була. Әгәр бер кеше тыштан мөселман булып та, күңеленнән ышанмаса, ул Коръән Кә-римдә бәян ителгән монафыйклар җөмләсеннән була. "Монафыйк кем?" – дип сораучыларга: "Ислам диненең бер ишегеннән кереп, икенче ишегеннән чыгып китүче", – дип җавап бирелсә, бик дөрес җавап бирелгән булыр.

Шик юк, мөселманнар арасында да сүз сөйләгәндә (яз-ганда да) ялганлаучылар, вәгъдәләрендә тормаучылар, амәнәткә хыянәт итүчеләр бар. Үзләре теләсә ничек бул-сыннар, әмма шул эшләре монафыйклык галәмәтедер. Үз-ләре саф адәмнәр булып та, әгәр шул галәмәтләр аларга тиешсез тагылып йөри икән, алардан котылуның иң яхшы чарасы шул галәмәтләрнең һәрберсен үзләреннән алып ташларга кирәк.


* 3اِبْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ

عَنْ أَهْلِكَ فَلِذِي قَرَابَتِكَ فَإِنْ فَضَلَ عَنْ ذِي قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَهَكَذَا*

"Малдан иң элек үзеңнең хаҗәтләреңә тот, аннан арт-са, хатыныңның хаҗәтенә сарыф ит, аннан артса, балала-рың һәм башка якыннарыңның кирәкләрен кара. Байлы-гың булганда малыңны менә шул рәвештә садака кыл!"1

Мал һәм байлыкны тоту хакында Рәсүлүллаһ тарафын-нан өйрәтелгән бу кагыйдә, бик кулай бер ысулдыр. Үзе фәкыйрь, балалары ач була торып, кулына төшкән малны башкаларга сарыф итү, яки балаларының маңгай тирләре белән табылган ризыкларны фәкать бер «әфәрин» сүзен ишетер һәм юмарт исеме алыр өчен читләргә тарату ах-маклыктыр. Шулай ук, кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатын һәм балаларын бизәндерү, йорт һәм җиһаз төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау эш-не ахырын уйлап эшләмәү һәм бу хәдис шәриф өйрәткән ысулның киресе белән гамәл кылу була. "Иң элек үзеңә сарыф ит", дигән сүзне "иң элек үзеңне бурычтан һәм җа-ваплылыктан коткар" дип аңларга тиешле.
* 4أَبْشِرُوا وَبَشِّرُوا مَنْ وَرَاءَكُمْ أَنَّهُ مَنْ شَهِدَ

أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ صَادِقًا بِهَا دَخَلَ الْجَنَّة*

"Сезгә сөенечле хәбәр бирәм, сез дә үзегездән соң бул-ганнарга, бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юклыгына чын күңеле белән таныклык бирүче кеше, әгәр дә шул иманы белән үлсә, җәннәткә керәчәк, дип сөенеч бире-гез".1

Хәкыйкый тәүхид – Аллаһы Тәгаләне генә гыйбадәт кылырга лаеклы Зат дип тану, Аңа берәүне дә тиңдәш кылмау, Аннан башкалар­дан курыкмау һәм Аңа гына тә-вәккәл кылудыр. Барча пәйгамбәрләр кешеләргә шушы тәүхидне өйрәттеләр, Аллаһы Тәгаләнең барча китаплары шул тәүхидне боердылар, Нух һәм Салих, Һүд һәм Шө-гаеп һәм башка пәйгамбәрләр үз кавемнәренә:

اُعْبُدُ الله وَمَا لَكُمْ مِنْ إِلَهٍ غَيْره "Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка илаһ юк", дип шушы тәүхидне ирештерделәр. Рәсүлүллаһ та:

أُمِرْتُ أَنْ أُقَاتِلَ النَّاسَ حَتَّى يَقُولُوا لا إِلَهَ إِلَّا الله فَإِذَا قَالُوهَا

عَصَمُوا مِنِّي دِمَاءَهُمْ وَأَمْوَالَهُمْ إِلَّا بِحَقِّهَا وَحِسَابُهُمْ عَلَى الله

"Мин кешеләр белән, алар Аллаһыдан башка илаһ юк, дип әйткәннәренә кадәр, көрәшергә боерылдым. Кайчан шул сүзне әйтәләр, шунда гына алар миннән үзләренең каннарын һәм малларын саклап алып калалар, хаклы бул-ганнан тыш, һәм аларны Аллаһ Үзе хисап кылачак",2 – дип ошбу тәүхиднең нигез икәнлеген бәян иткән. Рәсүлүллаһ-ның бөтен тырышлыгы тәүхидне торгызудан гыйбарәт бу-ла, ул күпаллалыкның үзен генә түгел, бәлки аның шы-тымнарын да бетерергә тырыша. Кайбер мәҗүсиләр кояш-ка гыйбадәт кыла торган вакытларда мөселманнарны на-маз укудан тыюы шул ширек шытымнарын кисеп, тамы-рыннан юк итү өчен була.

Бәндәләрнең көче җитми торган нәрсәләр ялгыз Алла-һы Тәгаләнең Үзеннән генә соралырга, чарасыз вакытлар-да Аллаһы Тәгаләнең ялгыз Үзенә генә ялынырга тиешле. Хакыйкый тәүхид һәм "Лә иләһә илләллаһ" кәлимәсе бе-лән чын шәһадәт бирү шулдыр. Югыйсә, коры тел белән генә укуда һәм гамәл вакытында башкача хәрәкәт итүдә бернинди мәгънә юк.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет