Марджани Шихабетдин
РОССИЯ ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартлардагы халәте
Россия 961(1552) ел ахырында татарларны җиңеп, Казан шәһәрен һәм аның тирә-юнен яулап алганда кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет [1], «Таҗик ермагы» дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән[2] күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф[3] дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була.
«Росия князьләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр»,— дип сөйлиләр. Ахырда, россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, ул үзенең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм мәдрәсә түбәсенә чыгып россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм ул шулай итеп шәһит була...
Шулай да Казан Россия составына кергәч мөселманнарның дин һәм дөнья эшләренә комачаулык һәм кысынкылыклар булмый. Татарлар арасында туган дәгъва һәм низагларны, мәеттән калган малны бүлү һәм васыятьләрне үз меллалары һәм олылары җиренә җиткереп хәл кылалар. Теләгән җиргә һәм теләгән рәвештә мәчет, мәктәп һәм мәдрәсәләр бина кылганнар. Кемне ихтыяр итсәләр, әгәр ул риза булса, имам иткәннәр. Имамнарны кире кагуда да мәхәллә һәм авыл халкы мөстәкыйль булган. Балаларга исем бирү, өйләнү, мәетләрне күмүдә һәркем үз ихтыярында булып, моңа кем дә булса читтән катнашмаган, ягъни Россия дәүләте бу эшләргә һичнинди каршылык кылмаган.
Шуның өстенә, бистә халкы, ягъни шәһәрнең төп халкы булган мөселманнар үзләре әһле ислам телендә— «йомышлы мөселманнар», ә россиялеләр каршында «татар сәүдәгәрләре» исемендә танылып, һичнинди комачаулыксыз, тулы ирек белән һәртөрле сәүдә һәм алыш-биреш алып барырга хаклы булганнар. Бу хәл 1220(1805) елга чаклы дәвам иткән. Моннан соң «йомышлы мөселманнарның» бу хокуклары һәм сәүдәдә яшәп килгән тәртипләр бетерелгән. Сәүдәгәрләр дүрт дәрәҗәгә бүленеп, дүртенчесе «мещан» дәрәҗәсенә төшерелә. Беренче дәрәҗә сәүдәгәрләргә бөтен Россиядә, хәтта чит илләр белән дә сәүдә итү хокукы бирелә. Икенче дәрәҗәдәгеләрдән чит илләр белән сәүдә итү хокукы алынып, алар —
Россиянең барлык өлкәләрендә, өченче дәрәҗәдәге-ләр — кайбер өлкәләрдә генә, ә мещаннар исә фәкать үз шәһәрләрендә генә сәүдә һәм алыш-биреш итәргә хокукль! булып кала. һәркайсы, дәрәҗәсенә күрә, хәзинәгә билгеле күләмдә салым түләү, мещаннардан башкаларның гаскәр хезмәтенә алынмау тәртибе кертелә. Авыл халкының исә асыл затларыннан башкалары ике төркемгә бүленә һәм берсе — «казакъ» *, икенчесе «ясаклы» ** исеме белән атала. Ясак-лылардан бары имана *** алынып, чирүгә[4] бару хезмәтеннән азат ителәләр. «Казакъ» җәмәгатенә исә кирәк чакта чирүгә бару бурычы йөкләнә...
Авыл халкының «казакъ» дип аталганнарына кайбер чакта, солдат бирү өстенә, сугыш кораблары өчен урманнардан зур имен агачлары кисеп, билгеләнгән урынга ташу хезмәтләре дә йөкләнә. Вакыты белән солдат бирүдән азат ителгәнлектән, бу хезмәтләр бик мәгъкуль саналган, чөнки аларга казнадан җан башыннан хәтта бераз хезмәт хакы да бирелгән. Безнең бабаларыбыз — шушы «казакъ» дип йөртелгән төркемнән. Петр I 1123(1711) елда Казанга килеп, башта «лашман» хезмәтенә**** 700000 кеше билгеләнә. 1133(1721) елда махсус штаб ачылгач, бу сан киметелә һәм 120000 гә калдырыла. Шул вакытлардан башлап сугыш көймәләре ясау туктатылганчы һәм лашман хезмәте беткәнче халыкка имән агачын кисү кискен рәвештә тыела. Әгәр берәүнең имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Моннан соң, 1260(1844) елларда, ут көче белән йөри торган көймәләр уйлап табыла, Россия мәмләкәтендә дә ут көймәләре ясала башлый, агачтан сугыш көймәләре ясау һәм аңа бәйләнешле хезмәтләр бетерелә. 1276(1859) елларда «лашман» хезмәте дә, атлысы булсын, җәяүлесе булсын, тәмам юкка чыгарылып, лашманчы казакътан һәм ясаклыдан бертигез солдат алына башлый.
Башта бер өйдән бер генә кеше алына. Соңыннан үзеннән соң берәр кешесе булмаганда һәм күп кешеле гаилә барында аз кешеле гаиләдән солдатка алмау кебек законнар чыга. Ләкин эш башкаруда зур кимчелекләр булганлыктан, бу шартлар тиешенчә сакланмый, халыкка күп золым һәм җәберләр кылына. Чираттагы кеше читтә булса я качса, бөтенләй чиратта тормаган кеше алына.
Шуның аркасында чираттагы кешеләрне кулга алып, качмасын дип богаулап куеп, ун-унбишәр көн, хәтта артыграк та каравыл астында тоталар иде. Хәтта безнең заманда да мондый законсызлыклар эшләнә, чираты җиткән кешене, качмасын дип, һичнинди гаебе булмаган икенче берәүнең аягына богаулап куялар, һәрвакыт, ни генә эшләргә туры килсә дә, хәтта йоклаганда да һәм бәдрәфкә чыкканда да икесе бергә булалар. Бу үз күзебез белән күргән хәлләрдән. Шулай ук безнең заман хәлләреннән: берәр кеше ниндидер эш буенча ерактан шаһит итеп чакырылып, теге һәм бу мәшәкать аркасында вакытында килә аямаса, баш бирмәүче дип җәза бирәләр, ә килсә, бөтенләй гаепсез-гә үзен ябып куялар. Болар — мәслихәт белән эшләүне юкка чыгару күренешләре.
84 нче интихабтан[5] башлап, мөселман урынына русны һәм киресенчә алу тыела, ә 1271(1854) елда бу шарт бөтенләй бетерелә. Ара-тирә бу законнарда вак-төяк үзгәрешләр булып торса да, алар турында сүз озынайту һәм тәфсилләп сөйләүдән тыелып, дәшми калабыз. Ниһаять, 1291(1874) елда расланган яңа низам буенча, һәммә халыктан, башлыча 21 яше тулган егетләрдән кирәк кадәр солдат алына башлый. Казан сәүдәгәрләре арасыннан, мөселманнардан беренче булып, Шәмсетдин бине Сәгъдеддин әл-Күгәр-чени углы Җәләлетдин солдатка алына. Юныс бай балаларыннан ике кеше өчен акча түләү билгеләнә. Фәкать ата-аналарының берәрсе эшкә яраксыз яки ятим, авыру һәм зәгыйфь кардәшләре булып, башка ярдәм һәм тәрбия итәрлек кешеләре булмаганнар гына бу кагыйдәгә кертелмиләр һәм солдатка алынмыйлар. Солдат хезмәте башта егерме, аннан соң егерме биш елга чаклы һәм артыграк та сузылып, хәзер унбиш, ә күбесенчә алты ел хезмәт соңында рөхсәт белән илләренә кайтарылалар.
Петр I
Россия дәүләтенең Романовлар династиясеннән мәшһүр һәм мактаулы падишаһы Петр бине Алексей бине Михаил бине Федор бине Никита — «Беренче Петр» яки «Бөек Петр» дип танылган һәм Россия дәүләтендә «император» исемен беренче алган заттыр. .Ул 1094(1682) елдан падишаһ, 1120(1708) елдан император булып, 1137(1725) елда дөнья куя. Күп вакытлар дошманнарыннан өстен чыгып, зур фидакарьлек һәм тырышлык белән Россия шәһәрләренә һәртөрле һөнәрләр һәм сәнгатьләр кертеп, законнар төзеп, илне нык агартып, тәртипкә сала. Ул заманга чаклы Россия мәмләкәтендә ел исәбе дөнья яратылыштан исәпләнгән була. 1113 ел һиҗридә дөнья яратылышыннан башлап 7208 ел саналган булса, милади тарих буенча 1700 ел була. Олуг Петр, башка христиан илләренә ияреп, дин һәм дини кануннар нигезендә һәр яктан ихтирам ителергә һәм олыланырга тиешле хәзрәте Гайса галәйһиссәламнең тууыннан исәпләнгән милади тарихка күчәргә әмер бирә. Шулай итеп, 5508 елны алып ташлап, Гайса туган елны тарих башы дип исәпләп, 1 январьдан башлап милади тарих белән «1701» ел дип саный башлыйлар. Шул заманнан бирле рус халкы милади тарихны кулланып эш итә. Айлары рум һәм юнанча [6] исемнәр белән гыйнвар, февраль һ. б. дип санала.
Спасе өязе Иске Рәҗәп авылы кешеләренең игенчелек, печәнлек һәм урман җирләрен, шулай ук күршедәге башка авылларның чикләрен билгеләп язылган һәм хәзинә[7] мөһере белән расланган ышаныч язуларында һәм шул авылның имамнарыннан булган мелла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим исемле шәхеснең тәрҗемәсендә мондый юллар күренде: «Тарих 7203 ел декабрьнең унөченче көне илән указ олуг. Газыйм падишаһ хәзрәте — олуг князь Петр Алексеевич, барча олуг һәм кечек, ак падишаһ, Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ куәте белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу очен укадиләр[8] илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләмәккә, бу замандагы аңлатуны Казанга түләргә яздым». (Сүзе тәмам.)
Әмма мөселманнар һәр очракта һиҗри тарихны кулланып, айларны: «Мөхәррәм, сәфәр, шәһре рәбигыль-әүвәл, шәһре рәбигыль-ахир, җөмадиел-әүвәл, җө-мадиел-ахир, рәҗәб, шәгъбан, шәһре рамазан, шәүвәл, зөлкагдә, зөлхиҗҗә»,— дип саныйлар. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» [9] дип, гарәби исемнәр кулланалар. Ә кайчакта, мөселман гарәпләрдә йөртелгән сөрьяни 2 исемнәр белән, «азәр, нисан, айяр, хәзиран, тәммүз, аб, эйлүл, тиш-рин әүвәл, тишрин сани, кянун әүвәл, кянун сани, шо-бат» дип саныйлар. Ул заманнарда Казан мөселманнары унике хайванга бәйле төрки тарихын да белгәннәр һәм кулланганнар.
Бу урында Олуг Кавал имамы мелла Сәлимҗан бине Дустмөхәммәд исемле шәхеснең бер китабында язган сүзе үзгәртмичә китерелә: «Руслар хисабы буенча 7208 ел булган иде. Бактылар, Гайсаның тарихынча 1700 ел булган. Ул Адәм галәйһиссә-лам тарихын ташладылар, ошбу—1700 елдан алдылар да, Гайсаның тарихын «мең дә җиде йөз дә бер» дип саный башладылар. 1708 ел булды, пәчин елында 5508 ел тәмам ташланды. И аңлы кеше, бел, кояш елының өч төрле хисабы бар: берсен — «фарсилар хисабы» диерләр. Аның белән Болгар кешеләре файдаланганнар. Берсенә — «Румия хисабы» диерләр. Аның белән христианнар файдаланганнар. Берсе белән барлык шәһәрләрдәге мөселманнар файдаланганнар. Димәк, хәмәл хисабын барлык мөселманнар белергә тиеш, чөнки намаз вакытлары аның белән
Әлеге айлар зодиак тамгасы буенча һәр милади айның 22 сеннән алып алдагы айның 22 сенә кадәр булган араны күрсәтәләр. 3 Сөрьяни — ассирияле.
беленә, кояш баю аның белән беленә. Тагын белегез: элек фарси нәүрүзе [10], ун көннән соң румия нәүрүзе, аннан ун көннән соң хәмәл нәүрүзе була. Шәһре Болгар галимнәре «бапа нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзе»,— дип күрсәттеләр, һәрбер нәүрүз һаваның берәр үзгәрешен күрсәтә». (Сүзе томам.)
Югарыда телгә алынган мелла Сәлимҗанның вафа-ты кайсы елда икәне билгеле булмаса да, 1182(1768) елда, 36 яшендә ул әле исән була.
Югарыда телгә алынган Петр I 1116(1704) һиҗри елда мәмләкәт халкын тәмам тикшереп, никадәр халык бар — исемнәре белән тәфсилләп, саннарын дәфтәрләрдә беркетә һәм 1134(1721) һиҗридә, шуңа таянып, җан башыннан имана[11] түләү кертә. Бу тикшерү рус телендә «беренче ревизия» дип таныла. Икенчесе 1157(1744) елның ахырында аның кызы Елизавета патша заманында була. Өченчесе— татарлар арасында «Әби патша» дип йөртелә торган мәликә Катерина бинте[12] Алексей әс-сания [13] гасырында — 1178(1764) елда; дүртенчесе шуның ук гасырында — 1196(1781) елның ахырында — барс елында; бишенчесе — сигез ел үткәч; алтынчысы — аның оныгы Александр бине Павел бине Петр гасырында, 1226(1811) елда; җиденчесе — 1231(1815) елда; сигезенчесе — 1250(1834) елда; тугызынчысы — 1266(1849) ел ахырында, икенче оныгы Николай бине Павел гасырында; унынчысы — аның углы, гасырыбызның падишаһы Александр II бине Николай заманында, 1273(1856) ел ахырында үткәрелде.
Әлеге Петр I гасырында, 1116(1704) елдан башлап, берничә кешедән сайлап солдат алына башлый. 1120(1708) елда Россия мәмләкәте «губерна» дип исемләнгән өлкәләргә бүленә.
Оренбург шәһәре
Казан чигендә олы бер өлкәнең гүзәл, нык һәм сәүдә үзәге булган шәһәредер. 1147(1734) елның азагында мирза Котлыгмехәммәд бине Тәвәккәл бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан, Россия гаскәре белән килеп, бу шәһәрне төзетә. Рус дәүләтенә күп хезмәтләр күрсәтеп, ул генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. 1160(1747) Һәм 1167 (1753) елда исән булганлыгы мәгълүм. Хәзерге көнгә кадәр Оренбургта өч мәчет төзелде.
________________
[1] Җамигъ мәчет — баш мәчет, җомга укыла торган мәчет.
[2] Сәед — башлык, җитәкче, Мехәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше.
[3] Нәкыйбел-әшраф — бөекләрнең җитәкчесе.
[4] Чирү — гаскәр.
[5] Интихаб — сайлап алу. Бу очракта солдат хезмәтенә алу.
[6] Рум һәм юнанча — грекча,
[7] Хәзинә — бу урында дәүләт мәгънәсендә.
[8] Укадиләр — угодьелар — файдалана торган җир биләмәләре.
[9] Xәмәл — сарык бәрәне, март ае. Сәвер — үгез, апрель ае. Җәүза — игезәкләр, май ае. Сарвтан — кысла, июнь ае. Әсәд — арыслан, июль ае. Сөнбөлә—- ашлык башагы, август ае. Мизан — үлчәү, бизмән, сентябрь ае. Гакързб — чаян, октябрь ае. Кавыс — җәя, ноябрь ае. Җади — кәҗә бәтие, декабрь ае. Дәлу — су чиләге, январь ае. Хут — кит балыгы, февраль ае.
[10] Нәүрүз — яңа ел башы.
[11] Имана — салым.
[12] Катерина бинте Алексей - Алексеевне II.
[13] әс-сания — Екатерина
Достарыңызбен бөлісу: |