§ 10. Морфема һәм морфонемалар. Шул рәвешле, морфонология сүзгә кушымчалар ялгаганда барлыкка килә торган һәртөрле аваз үзгәрешләрен өйрәнә. Сүз формалары эчендә морфемаларның конкрет реальләшүен м о р ф о н е м а л а р яки а л л о м о р ф л а р дип атыйлар. Тамыр морфемада һәм кушымчаларда бара торган мондый үзгәрешләр, билгеле, югарыда китерелгән очраклар белән генә чикләнми, алар шактый күп төрле. Мәсәлән, сүз нигезенең нинди авазга тәмамлануына карап (тартык, сузык), кушымчалар шулай ук вариантлаша, төрле морфонемалар барлыкка килә. Мәсәлән, тартым кушымчалары: -ыгыз/-егез//-гыз/-гез, -ыбыз/-ебез//-быз/-без (авыл-ыбыз, алма-быз, дәфтәр-егез, энә-без);
Кушымчаларга мәгънәгә бәйсез (асемантик, эпентетик) тартыклар өстәлә (-с, -ш тартыклары) -ар/-әр//-шар, -шәр; -ы/-е//-сы/-се (биш-әр, алты-шар, китаб-ы, алма-сы).
Морфонологик үзгәрешләр нәтиќәсендә барлыкка килгән бу морфонемалар нигездә барысы да кушымчаларның ф о н е т и к вариантлары булып торалар. Флектив телләрдән, аерым алганда рус теленнән аермалы буларак, татар телендә кушымчаларның морфологик вариантлары бик аз. Мондыйларга тартымлы төрләнештәге кайбер кушымчаларны гына кертергә мөмкин.
Мәсәлән, китап-ка – китабым-а, китабын-а. Юнәлеш килешендәге -га/-гә (-ка/-кә) -а/-ә кушымчалары морфологик вариантларга керә, чөнки алар сүзләр төрләнешенә бәйле рәвештә вариантлаша. Рус телендә исемнәр төрләнешендәге мондый үзгәрешләр системалы төс ала һәм алар төрләнешнең өч морфологик тибында (I склонение, II склонение, III склонение) чагылыш таба. Морфологик вариантларның булмавы агглютинатив телләрдә сүзләр төрләнешенең бик төзек булуы, бер системага буйсынуы турында сөйли.
Морфонологик үзгәрешләргә шулай ук тамырда булган үзгәрешләр дә керә:
а) тамыр морфема белән кушымчалар арасында тартыклар чиратлашуы барлыкка килә: к~г, п~б (күлмәк-күлмәге, чиләк-чиләге, китап-китабы, мәктәп-мәктәбе);
б) кушымчалар ялганганда тамырдагы авазлар кыскара: әни-әнкәй, әче-әчкелт, яшел-яшькелт, халык-халкы, милек-милке һ.б.
§ 11. Кушымчаларның ялгану тәртибе. Сүз тамырына бер-бер артлы ялганып килгән кушымчалар билгеле бер тәртипкә буйсыналар. Гадәти, уңай тәртип буенча ялганганда, башта сүз ясагыч кушымчалар, аннан форма ясагычлар ялгана. Мәсәлән: эш-че-ләр-гә; баш-ла-ма-ган-нар, авыл-даш-лар-ым-ның. Шул ук вакытта, форма ясагыч кушымчалар үзләре дә күп төрле, һәм аларның сүз тамырына яки ясалма нигезгә ялгануында да билгеле бер эзлеклелек бар.
Морфология буенча хезмәтләрдә кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатуга төрле галимнәр төрлечәрәк якын киләләр. Г.Алпаров, мәсәлән, кушымчаларның ялгану тәртибен рәтләргә бүлеп карый. I рәт – сүз ясагычлар. II рәт кушымчаларга ул фигыльдә юнәлеш кушымчаларын (-дыр/-дер; -ын/-ен), исемдә иркәләү-кечерәйтү кушымчаларын (-кай/-кәй), һәм сыйфат дәрәќәләре кушымчаларын (-гылт, -сыл, -рак) кертә. III рәт кушымча дип юклык кушымчасын (-ма/-мә) саный. Шунысы үзенчәлекле, галим бу кушымчаларның барысын да сүз ясагычлар буларак билгели. Барлык бу кушымчалардан соң, икенче чиратта сүз төрләндергеч кушымчалар ялгана, ди автор; һәм аларга исемдә килеш, тартым, сан, фигыльдә заман, зат-сан кушымчаларын кертә [Алпаров, 1945: 72–73]. Билгеле булганча, тамырга яки сүз нигезенә якынрак торган кушымчалар киңрәк мәгънәле була, чөнки алар үзләреннән соң килгән барлык категорияләрдә очрарга тиеш. «Сүзнең азагына якынлашкан саен кушымчаның грамматик мәгънәсе көчәя һәм азакта абстракт-грамматик мәгънә белдерә торган кушымча була» [Тумашева, 1964: 23]. Галимәнең бу фикерен күп категорияле фигыль мисалында күрсәтсәк (баш-ла-т-ма-са-гыз), кушымчаларның ялгану тәртибе түбәндәгечә күз алдына килә: 1) сүз ясагыч, 2) юнәлеш категориясе күрсәткече, 3) барлык-юклык, 4) наклонение, 5) зат-сан кушымчалары. Алда әйтеп үтелгәнчә, фигыльдә юнәлеш, барлык-юклык категорияләре гомуми грамматик категорияләр буларак, ә наклонение һәм зат-сан кушымчалары Д.Г.Тумашева тарафыннан хосусый грамматик категорияләр буларак билгеләнгән иде. Соңгы вакытта чыккан хезмәтләрдәгечә грамматик категорияләрне форма ясагыч һәм форма төрләндергечләргә бүлүгә нигезләнсәк, кушымчаларның ялгану тәртибен түбәндәгечә схемалаштырып булыр иде:
Т+СЯ+ФЯ+ФТ1
Әмма телдә сүз төзелешенең бу гадәти тәртибеннән чыгармалар да булырга мөмкин. Мәсәлән, сүз ясалышында кайбер с ү з я с а г ы ч кушымчаларның билгеле бер грамматик формада килгән сүзләргә ялгану очраклары да бар. Бу – күбрәк рәвешләр ясалышына карый: йөз-ләр-чә, үз-ен-чә, ќәй-гә-чә (-чә рәвеш ясагыч кушымча); фигыльдән ясалган исемнәрдә: төз-ел-еш, ќый-ыл-ыш (ќыелыш) һ.б.
§ 12. Кушымчаларның кулланылу дәрәќәсе. Тел төзелешен өйрәнгәндә галимнәр «продуктив кушымчалар», «продуктивлыгын югалткан кушымчалар», «үле кушымчалар» дигән терминнар белән дә эш итәләр. Кушымчаларның бу үзенчәлеге нигездә сүз ясагычларга карый.
Продуктив кушымчалар дип сүз ясалышында киң таралган, хәзерге көндә дә яңа сүзләр ясауда катнаша торган кушымчаларга әйтәләр. Боларга, мәсәлән, исем ясагыч -чы/-че (комбайнчы, компьютерчы, дипломчы), -даш/-дәш (классташ, группадаш), фигыль ясагыч -ла/-лә, -лаш/-ләш (телефонлаштыру, культивацияләү) һ.б. кушымчаларны кертергә мөмкин. Тел үсеше дәвамында күп кенә яңа сүзләр ясалган, әмма хәзерге телдә яңа сүзләр ясауда катнашмый торган кушымчалар да бар. Алар п р о д у к т и в л ы г ы н ю г а л т к а н кушымчалар дип атала. Боларга, мәсәлән, фигыльдән исем ясагыч -ак/-әк, -к (тарак, көрәк, түшәк), сыйфат ясагыч -ык/-ек, -к (ватык, китек, төзек) кушымчалары һ.б. керә.
«Үле» кушымчалар исә тел төзелешенең тарихи үзгәреше нәтиќәсендә барлыкка килә. Хәзерге телдәге төрки тамырлы ике яки өч иќекле сүзләрнең һәркайсында борынгы кушымчалар булуын фаразларга мөмкин, чөнки, галимнәр раславынча, борынгы төрки нигез телдә сүз тамыры бер иќекле булган. Хәзерге телдә тамыр сүзләр булып саналган елан, куян, тузан сүзләре составында -ан/-ән элементы булуын, яки яңак, беләк, терсәк кебек сүзләрдә -ак/-әк, -к кушымчалары булуын бүген дә абайлап була. Күп кенә мондый кушымчалар борынгы тамыр белән берегеп киткәннәр, үле кушымчаларга әверелгәннәр. Үле кушымчалар арасында борынгы сүз ясагычлар да, форма ясагычлар да булырга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге телдәге ары, бире, кире кебек сүзләрдәге -ры/-ре кисәге, яки югары, эчкәре, тискәре (тирескәре) сүзләрендәге -гары/-кәре кисәкләре борынгы телдә юнәлеш килеш кушымчалары булган1.
§ 13. Кушымчаларда омонимия күренеше. Төрле лексик-грамматик яки абстракт-грамматик мәгънә белдерә торган кушымчалар аваз составы буенча бер-берсенә охшаш булырга мөмкин. Мондый кушымчаларны омоним кушымчалар дип атыйлар. Мәсәлән, -а/-ә кушымчасы исемнән фигыль ясый: аш-а, сан-а, кан-а, яш-ә; тартык авазга беткән фигыль нигезеннән хәзерге заман формасы да -а/-ә кушымчасы белән ясала: бар-а, тор-а, сөр-ә. Бу тышкы охшашлык, омонимия күренеше. Омоним кушымчаларга мисал итеп шулай ук фигыльдән исем ясагыч -к кушымчасы (када-к, көрә-к, түшә-к), һәм фигыльдә зат-сан кушымчасын (барды-к, торды-к, килде-к), яки киләчәк заман хикәя фигыль кушымчасы -ыр/-ер (бар-ыр, кил-ер) һәм йөкләтү юнәлешен ясый торган шундый ук кушымчаларны (пеш-ер, төш-ер, кит-ер) китерергә мөмкин. Еш кына телдә төрле кушымчалар кушылу нәтиќәсендә дә грамматик омонимнар барлыкка килә. Мәсәлән, сату-лаш-у, сер-ләш-ү, хәбәр-ләш-ү дигәндә -лаш/-ләш фигыль ясагыч кушымча; ә эш-лә-ш-ү, таш-ла-ш-у, көй-лә-ш-ү дигәндә -лә-ш ике морфемадан тора: -ла/-лә фигыль ясагыч, -ш- уртаклык юнәлеше кушымчасы. Шундый ук омоним кушымчаларга -ка/-кә (кап-ка, урындык-ка), -ларга/-ләргә (эш-ләргә, көймә-ләр-гә) һ.б. керә.
§ 14. Сүз нигезе һәм аның төрләре. Сүзнең лексик мәгънә белдерә торган һәм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисәге нигез дип атала.
Нигез составында тамыр һәм сүзьясагыч кушымчалар гына була ала.
Соңгы вакытта мәктәп дәреслекләрендә сүз нигезе башкачарак аңлатыла башлады, ягъни нигез составына төр ясагыч (модаль) кушымчаларны да кертеп, сүзнең төрләндергеч (бәйләгеч) кушымчаларны алып ташлаганнан калган өлеше сүз нигезе була дип аңлатыла. Бу караш белән килешеп булмый. Әгәр фигыльдә заман, наклонение һ.б. кушымчаларның төр ясагыч (модаль) кушымчалар икәнлеген искә алсак, әйтик, бар- фигыленең унга якын нигезе бар булып чыга (бар-а, бар-ды, бар-са, бар-ый-к, бар-ыр һ.б.). Кайбер флектив телләрдә, мәсәлән рус телендә с ү з н и г е з е н (основа слова) һәм с ү з ф о р м а л а р ы н и г е з е н (основа словоформы) аерып карау бар2. Тамыр морфеманың мөстәкыйльлеге бик чикле булган һәм суффикслар, префикслар, инфикслар һәм флексия бер-берсеннән шактый нык аерылган флектив телләр өчен сүз формасы нигезен аерып кую чыннан да мөһим роль уйный. Ә татар телендә (гомумән төрки телләрдә), безнең фикеребезчә, бу алым отышлы түгел. Чөнки безнең телебездә тамыр морфема һәрвакыт аерылып тора, шулай ук төр ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар да, сүзгә ялгану рәвеше буенча нигездә бер типта, аларны без мәгънәләре һәм вазифалары буенча гына аерабыз. Шуңа күрә сүз нигезен гадәти (традицион) рәвештә билгеләү фәнни яктан дөресрәк булыр.
Татар телендә сүз нигезенең түбәндәге төрләре бар: а) тамыр нигезле сүзләр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сүзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кә, эш-ебез-гә; ясалма нигез – составында сүз ясагыч кушымчалар булган сүзформалар: эшлә-де-к, эшлә-сә-ң; кушма нигез – ике тамыр кушылып ясалган сүзформалар – төнбоек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирә-як-ка, бала-чага-лар; тезмә нигез – эш ит-үче-ләр, каен ќиләг-ен-ә һ.б.
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.
Сүз составы буенча анализ җөмләдәге сүзне морфемаларга бүлү, һәр морфемага грамматик яктан аңлатма бирүне күздә тота. Мәсәлән:
авылдашларыбызга – авыл-даш-лар-ыбыз-га; сүз 5 морфемадан тора.
авыл – тамыр морфема;
-даш – сүз ясагыч кушымча;
-лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;
-ыбыз – форма ясагыч – тартым кушымчасы; төрләндергеч кушымча;
-га – форма ясагыч – килеш кушымчасы; төрләндергеч кушымча.
Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә таба! (Ә.Еники)
без – тамыр сүз, алмашлык;
дә - тамыр сүз, кисәкчә;
бит – тамыр сүз, кисәкчә;
алга – ал-га;
ал – тамыр, ярдәмче исем;
- га – форма ясагыч - килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;
таба – тамыр сүз, бәйлек;
барабыз – бар-а-быз;
бар – тамыр, тамыр нигезле фигыль;
-а – форма ясагыч – заман кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;
- быз – форма ясагыч – зат-сан кушымчасы; төрләндергеч кушымча;
сугышның – суг(-ыш)-ның;
сугыш – тамырлашкан сүз;
-ның – форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;
ахырына - ахыр-ы(н)-а;
ахыр – тамыр;
-ы – форма ясагыч – тартым кушымчасы, төрләндергеч;
-н - өстәлмә (эпентетик) аваз;
-а - форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча.
Белемегезне тикшерегез
1. Тел белеменең морфемика бүлеге нәрсәне өйрәнә? Морфемиканың сүз ясалышы һәм морфология бүлекләре белән үзара мөнәсәбәтен аңлатыгыз.
2. Нәрсә ул морфема? Татар телендә (һәм гомумән агглютинатив телләрдә) сүз төзелешенең үзенчәлеген аңлатыгыз. Төрки тел белемендә нуль морфемага нинди карашлар бар?
3. Тамыр морфема һәм кушымчалар (аффикслар) белдергән мәгънәләре буенча ничек аерылалар?
4. Сүз тамырына билгеләмә бирегез. Төрки телләрдә сүз тамырының үзенчәлеге нәрсәдә?
5. Төрки телләрдә кушымчаларның үзенчәлеген аңлатыгыз. Кушымчаларны төркемләүгә карата татар тел белемендә нинди карашлар бар?
6. Төрки телләрдә сүзләр төрләнешен яңача аңлатырга омтылуның асылы нәрсәдә? «Форма ясалышы», «Форма төрләнеше» төшенчәләрен сез нинчек аңлыйсыз? Кушымчаларның ялгану тәртибе нинди?
7. Ни өчен татар телендә кушымчаларның фонетик вариантлары гына бар? Морфема, морфонема төшенчәләрен аңлатыгыз.
8. «Продуктив», «продуктивлыгын югалткан», «үле» кушымчалар дип нинди кушымчаларны атыйлар? Омоним кушымчаларга мисаллар китерегез.
9. Тамыр нигезле, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә нигезле сүзләргә мисаллар китерегез. Нигезгә билгеләмә бирегез.
Сүз ясалышы
§ 15. Сүз ясалышы һәм аның тел белемендәге урыны. Озак вакытлар сүз ясалышы морфологиянең бер бүлеге буларак өйрәнелеп килде1. Хәзерге вакытта исә сүз ясалышының аерым тел белеме тармагы булуы һәм аны мөстәкыйль өйрәнү кирәклеге дәлилләнә2. Бу фикерләрне кире какмастан, татар телендә сүз ясалышының морфология белән бик күп уртак яклары булуын истә тотарга кирәк дип саныйбыз.
Татар телендә сүз ясалышының күп төрле ысуллары бар, һәм алар һәркайсы тел белеменең аерым тармагы белән бәйләнештә тора.
Ф о н е т и к ы с у л – сүздәге төрле аваз үзгәрешләре нәтиќәсендә яңа мәгънәле сүзләр ясалу: хәзер-әзер, хаќәт-әќәт, балакай-бәләкәй, тау-дәү.
Л е к с и к-с е м а н т и к ысул турыдан-туры лексикология белән бәйләнгән. Бу очракта сүзнең мәгънәсе киңәю (полисемия) нәтиќәсендә яңа сүзләр ясала: күз (глаз), күз (петля); йомгак (клубок), йомгак (итог); түгәрәк (круглый, круг), түгәрәк (кружок).
Әмма татар телендә сүз ясалышы аеруча г р а м м а т и к а (морфология һәм синтаксис) белән тыгыз мөнәсәбәттә тора, һәм телнең сүзлек составында төрле юллар белән ясалган сүзләрнең иң зур күпчелеген дә грамматик юл, ягъни м о р ф о л о г и к, с и н т а к с и к һәм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар белән ясалган сүзләр тәшкил итә. Морфологиядә дә шушы ысуллар белән сүз ясалышын өйрәнү күздә тотыла.
Грамматик юл белән сүз ясалышының морфология, шулай ук синтаксис белән тыгыз мөнәсәбәттә булуы һәм аларны үзара бәйләнештә өйрәнү зарурлыгы түбәндәгеләр белән аңлатыла:
а) сүз төзелеше – морфемика соңгы вакытларда морфологиядән аерылып, сүз ясалышына бәйле рәвештә генә өйрәнелә башлады. Хәлбуки, сүзнең морфологик төзелешен (тамыр, нигез, кушымчаларны) белми торып, морфологияне, ягъни форма ясалышын аңлау һәм аңлату мөмкин түгел. Морфемика ул морфологиянең дә аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә, шул ук вакытта сүз ясалышына да карый;
б) тагылмалы телләрдән булган татар телендә сүз ясалышы да, форма ясалышы да бер үк чара – кушымчалар (аффикслар) ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә сүз ясалышы да, форма ясалышы да структур яктан бер үк типта була: итек-че, урак-чы – сүз ясалышы; итек-не, урак-ны – форма ясалышы. Сүзләр кушу ысулы белән ясалган кушма, тезмә һәм парлы сүзләр дә асылда синтаксик берәмлек булган сүзтезмә калыплары нигезендә яки үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләр ќыелмасыннан ясала (синтаксис белән уртаклык);
в) морфологик яки кушымчалау ысулы белән сүз ясалышы һәм сүзләр төрләнеше арасындагы уртаклык тышкы охшашлык белән генә дә чикләнми. Сүз ясагыч кушымчаларның да грамматик күренешләргә хас гомумиләштерү үзенчәлеге бар. Мөнәсәбәт белдерүче (төр ясагыч һәм төрләндергеч) кушымчалар уртак г р а м м а т и к м ә г ъ н ә нигезендә ф о р м а л а р р ә т е н (парадигмаларны) төзегән кебек, сүз ясагыч кушымчалар да еш кына уртак с ү з я с а л ы ш м ә г ъ н ә с е нигезендә с ү з я с а л ы ш р ә т е н, с ү з я с а л ы ш т и п л а р ы н барлыкка китерәләр. Мәсәлән, -к, -ык/-ек, -ак/-әк кушымчалары белән фигыльдән исем ясалганда, гомумиләштерелгән к о р а л, н ә т и ќ ә, о б ъ е к т, у р ы н һ.б. мәгънәләргә (сүз ясалыш мәгънәләренә) ия булган сүз ясалыш типлары барлыкка килә [Тумашева, 1964: 68-76 б.]:
тара-к бизә-к
көрә-к корал кис-әк эшнең
илә-к мәгънәсе сыз-ык нәтиќәсе
ура-к бүл-ек
терә-к тора-к
када-к эшнең ят-ак эшнең
түшә-к объекты кышла-к урыны
Сүз ясалыш типларының грамматикадагыча парадигмалар рәвешендә төзелү мөмкинлеге гомуми морфология буенча хезмәтләрдә дә искәртелә.
г) морфологиядә сүз төркемнәре һәм аларның грамматик табигатен өйрәнүгә бәйле рәвештә һәр сүз төркеменең ясалыш үзенчәлекләрен ачыклау, сүз ясалыш типларын һәм калыпларын билгеләү сүз төркемнәренең үзенчәлекләре турында тулырак күзаллау булдыруга ярдәм итә.
Шул рәвешле, татар телендә һәм гомумән тагылмалы телләрдә сүз ясалышы грамматика, аеруча аның морфология бүлеге белән тыгыз бәйләнгән. Әмма әле бу тел белемендә сүз ясалышын аерым тармак буларак өйрәнмәскә дигән сүз түгел. Морфология нигездә сүз ясалышының грамматика белән уртаклыгын күрсәтә торган гомумтеоретик ягына һәм төп сүз ясалыш ысулларын аңлатуга игътибар бирә. Шул ук вакытта телнең сүзлек составын баетучы төп чара буларак, барлык сүз ясалыш ысулларын бер системада һәм тел материалы ќирлегендә ќентекләп өйрәнү телнең байлыгын һәм үсеш мөмкинлекләрен ачыклауда мөһим юнәлеш булып тора. Бу өлкәдә күренекле галим Ф.Ә.Ганиевнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия (библиографияне карагыз).
§ 16. Сүз ясалыш структурасы. Сүз ясалышы өч бүлектән тора:
морфемика
сүз ясалыш структурасы
сүз ясалыш ысуллары
Сүз ясалыш структурасы дигән бүлекчәдә грамматик юл белән, ягъни морфологик, синтаксик һәм морфологик-синтаксик ысуллар белән сүз ясалыш закончалыклары өйрәнелә, һәм анда ясалма сүзнең т ө з е л е ш е һәм с ү з я с а л ы ш м ә г ъ н ә с е , с ү з я с а л ы ш т и б ы, с ү з я с а л ы ш м о д е л е, с ү з я с а л ы ш о я с ы, с ү з я с а л ы ш ч ы л б ы р ы дигән төшенчәләр белән эш ителә1.
Кушымчалау ысулы белән (морфологик ысул) сүз ясалышы төп өч элементтан тора: 1) сүз ясагыч н и г е з (мотивлаштыручы сүз); 2) сүз ясагыч к у ш ы м ч а; 3) я ң а ясалган с ү з (мотивлашкан сүз).
сүз ясагыч ясагыч яңа ясалган
нигез кушымча сүз
балык -чы балыкчы
заман -даш замандаш
көрә -к көрәк
1. Сүз ясалыш мәгънәсе. Сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасында структур яктан гына түгел, мәгънә ягыннан да бәйләнеш була. Әгәр андый бәйләнеш булмаса, ул сүз ясалыш закончалыгына туры килми. Мәсәлән, тарак дигән ясалма сүзнең төзелеше тара-к тарак була; тарак – тарауның коралы. Әгәр ул сүзне тар-ак рәвешендә бүләбез икән, мәгънә бәйләнеше юкка чыга. Икенче бер мөһим закончалык – ясалма сүз составындагы нигез шул ук мәгънәдә телдә аерым кулланыла алырга тиеш. Мәсәлән, иләк һәм чиләк сүзләре аваз составы буенча охшаш, әмма чиләк сүзе тамыр сүз, аны төзелеше буенча чил-әк дип аерып булмый.
Сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасында барлыкка килә торган гомумиләштерелгән мәгънәләр с ү з я с а л ы ш м ә г ъ н ә с е дип атала.
Мәсәлән, фигыльдән исем ясый торган -гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчалары күбрәк нигездә белдерелгән эшнең к о р а л ы мәгънәсендәге исемнәр ясый: кис-кеч, сөз-геч, төй-геч, сөрт-кеч. Бу төзелештәге ясалма исемнәр шулай ук эшне башкаручы с у б ъ е к т мәгънәсендә дә булырга мөмкин: бел-геч, ерт-кыч, корт-кыч. Димәк, бу мисалларда сүз ясалыш мәгънәсе – к о р а л һәм с у б ъ е к т мәгънәләре. Сүз ясагыч нигез күпчелек очракта яңа ясалган сүзнең гомумиләштерелгән мәгънәсен билгели (мотивлаштыра). Шуңа күрә лингвистикада ясагыч нигезне м о т и в л а ш т ы р у ч ы с ү з, яңа ясалган сүзне м о т и в л а ш к а н с ү з дип тә атыйлар.
2. Сүз ясалыш тибы. Бер үк сүз төркеменнән бер үк төрле кушымча белән ясалган сүзләрдә сүз ясалыш мәгънәсе төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, исем сүз төркемнәреннән (исем, сыйфат, сан) исем ясагыч -лык/-лек кушымчасы белән ясалган исемнәрдә, ясагыч нигезнең нинди мәгънәви төркемдәге сүз булуына карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә үзгәрә, һәм төрле с ү з я с а л ы ш т и п л а р ы барлыкка килә:
-лык/-лек кушымчасы:
а) т а б и г а т ь к ү р е н е ш л ә р е н белдергән исемнәргә ялгана һәм шул предметлар тупланган урынны белдерә торган исемнәр ясала: ком-лык, су-лык, каен-лык, таш-лык;
б) к е ш е яки х а й в а н ә г ъ з а л а р ы атамаларына ялгана, шул әгъза өчен кирәкле кием яки ќайланма исемен белдерә: баш-лык, күз-лек, түш-лек, арка-лык;
в) с ы й ф а т л а р г а ялганып, абстракт мәгънәле исемнәр ясый: гүзәл-лек, батыр-лык, намуслы-лык;
г) с а н н а р г а ялганып акча берәмлеген белдергән сүзләр ясый: ун-лык, илле-лек, йөз-лек һ.б.
Бер үк сүз төркеменнән бер үк кушымча белән ясалган, бер үк сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган сүзләр бер с ү з я с а л ы ш т и б ы н а карыйлар.
Бер үк сүз ясалыш тибына кергән сүзләр рәтендә дә кайчак төрле мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр барлыкка килә. Мәсәлән, исемнән исем ясагыч -чы/-че кушымчасы ясалыш тибы буенча һәрвакыт ясагыч нигезгә бәйле рәвештә нинди дә булса э ш б а ш к а р у ч ы н ы (с у б ъ е к т н ы) белдергән исемнәр ясый. Бу очракта сүз ясалыш мәгънәсе – с у б ъ е к т н ы белдерү. Әмма нигезнең нинди булуына карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә төрле төсмерләр ала:
сабан-чы билгеле бер нефть-че билгеле бер
урак-чы к о р а л таш-чы о б ъ е к т
баян-чы белән эшләүче печән-че белән эш итүче
юл-чы билгеле бер биләм-че билгеле бер
котып-чы у р ы н д а әләк-че эшкә һәвәс-
буфет-чы эшләүче гайбәт-че лек күрсәтүче
(о б ъ е к т)
Мондый очракта лингвистикада г о м у м и с ү з я с а л ы ш м ә г ъ н ә с е һәм х о с у с ы й с ү з я с а л ы ш м ә г ъ н ә с е дигән төшенчәләр кулланыла. Димәк, сүз ясалыш тибы да үз эченә ваграк мәгънә төркемчәләрен алырга мөмкин. Мондый очракларны бөтен тулылыгы белән өйрәнү нәкъ менә махсус сүз ясалышы фәненә карый.
3. Сүз ясалыш моделе (калыбы). Тел үзенең яшәеше белән тоташ хәрәкәттә булган кебек, аның лексик системасындагы яңа сүзләр дә өзлексез барлыкка килеп тора. Сүз ясалышы фәнендә соңгы вакытта өстенлек алган фикерләргә таянсак, яңа сүзләр нигездә телдә борынгыда ук барлыкка килгән әзер м о д е л ь л ә р нигезендә ясалалар (Н.М.Шанский, А.А.Юлдашев, Г.Н.Семенова). Әзер модельләр (калыплар) нигезендә ясалган сүзләр с ү з я с а л ы ш р ә т е н, с ү з я с а л ы ш т и б ы н барлыкка китерәләр. Мәсәлән, -даш/-дәш кушымчасы белән исем ясалышын борынгыдан килә торган сүз ясалыш калыбына кертергә мөмкин, һәм ул кулланыла торган, п р о д у к т и в к а л ы п булып санала. Тарихтан килә торган як-таш, юл-даш, өй-дәш, сер-дәш сүзләренең калыбы белән соңрак ясалган әңгәмә-дәш, сыйныф-таш (класс-таш), төркем-дәш (группа-даш), фикер-дәш сүзләрне һ.б.ны кертергә мөмкин. Ләкин телдә, кайчандыр бик уңдырышлы кулланылып та, хәзерге вакытта яңа сүз ясалмый торган, продуктивлыгын югалткан модельләр дә бар. Мәсәлән, алдагы бүлекләрдә күрсәтеп үткән, фигыльдән -ак/-әк, -к кушымчалары белән исем ясый торган модель шундыйлардан (тор-ак, ур-ак, када-к, ят-ак һ.б.). Шуңа күрә бу модель буенча яңа сүз ясау телнең табигатенә ярашып бетми (әйтик, компьютер урынына сана-к сүзе кебек).
Сүз ясалыш модельләре төрле ысул белән сүзләр ясалышына карый. Мисал өчен, юлбасар тибындагы продуктив модель нигезендә хәзерге көндә дә яңа сүзләр ясалу дәвам итә: урынбасар, эшкуар, эзтабар, субүләр һ.б. Морфологик-синтаксик ысул (конверсия) белән көтүче, багучы тибындагы модель нигезендә ясалган сүзләр шулай ук телдә бик актив кулланыла: укытучы, сайлаучы, бораулаучы һ.б.
4. Сүз ясалыш оясы. Бер үк ясагыч нигездән төрле кушымчалар белән сүзләр ясалу – с ү з я с а л ы ш о я с ы н барлыкка китерә. Мәсәлән,
эш-че, эш-чән, эш-лә, эш-ле, эш-сез;
бел-ем, бел-геч;
кис-әк, кис-кен, кис-кеч, кис-ек һ.б.
Татар телендә сүз ясалышының тагылмалы телләргә хас булганча үтә күренмәле булуы һәм тамырның мөстәкыйльлеге нәтиќәсендә, мондый сүз ясалыш оялары бик киң таралмаган. Рус телендә ул бик актив. Әйтик, улететь, прилететь, залететь, пролететь тибындагы ясалма сүзләрне һәр фигыль нигезеннән диярлек ясап була.
6. Сүз ясалыш чылбыры. Бер үк тамырга бер-бер артлы берничә ясагыч кушымча ялганып сүз ясалу с ү з я с а л ы ш ч ы л б ы р ы н барлыкка китерә. Мәсәлән, яш(ел) +чә+че+лек, бак(ча)+чы+лык, әдәп+ле+лек, шак+ылда+ вык, гөр+лә+век, бил(ге)+сез+лек һ.б.
Яшел сүзендәге -ел, бакча сүзендәге -ча һәм билге сүзендәге -ге элементлары тарихи сүз ясалышына карый. Алар кайчандыр шулай ук сүз ясагычлар булып, хәзерге көндә тамыр белән береккәннәр, үле кушымчага әверелгәннәр.
Сүз ясалыш чылбырында сүз ясагыч н и г е з һәр этапта үзгәреп тора. Әйтик, әдәплелек сүзенең ясалышы түбәндәге тәртиптә бара: әдәп+ле – алынма исемнән сыйфат ясалган; әдәпле+лек – сыйфаттан исем ясалган1.
СҮЗ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ.
§17. Морфологик ысул белән сүз ясалышы. Турыдан-туры грамматика белән бәйләнештә булган сүз ясалыш ысулларына м о р ф о л о г и к (кушымчалау), с и н т а к с и к (сүзләр кушу), м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к (конверсия) һәм к ы с к а р т у (аббревиация) юлы белән сүз ясалышы керә. Лексик-семантик ысул белән сүз ясалышы лексикология курсында, фонетик ысул белән сүз ясалышы фонетикага бәйле рәвештә өйрәнелә.
Морфологик ысул белән ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала, шуңа күрә аны кайбер хезмәтләрдә к у ш ы м ч а л а у (аффиксация) ысулы дип йөртәләр [Татарская грамматика, т. I]. Татар теленең сүз ясалыш системасында кушымчалар ярдәмендә сүзләр ясау аеруча киң кулланыла торган ысул булып санала һәм аның үз закончалыклары бар1. Телнең тарихи үсешендә һәр сүз төркеменең үзенә хас (типик) ясагыч кушымчалар системасы барлыкка килгән, һәм алар, грамматик категория күрсәткечләре (форма ясагычлар) кебек үк, сүз төркемнәрен характерлауга хезмәт итәләр, аерым очракларда сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеру чарасы булып та торалар.
Исем ясагычлар: а) исемнән исем ясый торган типик кушымчалар: -чы/-че (балык-чы, сабан-чы, тимер-че, печән-че); -даш/-дәш (авыл-даш, юл-даш, сер-дәш, сабак-таш); -лык/-лек (печән-лек, саз-лык, баш-лык, күз-лек); -чык/-чек (уен-чык, кап-чык); б) фигыльдән исем ясагычлар: -ак/-әк, (-ык/-ек) (көрә-к, тара-к, тишек, ярык); -гы/-ге (-кы/-ке) (чал-гы, пыч-кы, себер-ке); -ыч/-еч (сөен-еч, көен-еч, юан-ыч); -ма/-мә (яр-ма, бүл-мә, кабарт-ма, күргәз-мә) һ.б.
Сыйфат ясагыч типик кушымчалар: -лы/-ле (баллы, тәмле, ямьле); -сыз/-сез (ямьсез, тозсыз, юлсыз); -гы/-ге (кышкы, язгы, ќәйге); -чан/-чән (эшчән, сүзчән, телчән); -ык/-ек (ватык, китек, сүтек); -гын/-ген (кискен, үткен, азгын) һ.б.
Фигыль ясагыч типик кушымчалар: -ла/-лә (башла, ташла, майла); -лан/-лән (ялкаулан, тупаслан, ачулан); -лаш/-ләш (исәнләш, ияләш, ераклаш); -а/-ә (аша, уйна, сана, телә) һ.б.
Рәвеш ясагыч типик кушымчалар: -ча/-чә (татарча, минемчә, синеңчә); -дай/-дәй (уттай, төлкедәй, синдәй); -лай/-ләй (бушлай, яшьләй, тереләй); -лата/-ләтә (онлата, акчалата, икеләтә); -ын/-ен (көзен, кичен, ќәен) һ.б.
Бу очракта морфологик ысул белән ясалган сүзләрне ничек атау – термин - мәсьәләсенә дә тукталып китәргә кирәк. Татар тел белемендә кушымчалар белән ясалган сүзләргә я с а л м а с ү з термины кулланылып килде. Ф.Ә.Ганиевнең сүз ясалышы буенча хезмәтләрендә ясалма сүз термины төрле ысуллар белән ясалган сүзләргә карата кулланыла. Ә морфологик ысул белән ясалган сүзләр кушымчалау (суффиксация) юлы белән ясалган сүзләр дип йөртелә. Безнең фикеребезчә, инде татар тел белемендә күптән урнашкан, һәм термин буларак үзләренең кыскалыгы һәм фәннилеге белән отышлы «ясалма сүз», «кушма сүз», «тезмә сүз», «парлы сүз» кебек атамаларны саклау бик мөһим, һәм алар сүз ясалышы фәнендәге яңача карашларга һич тә каршы килмиләр.
§18. Синтаксик ысул белән сүз ясалышы (сүз кушу ысулы). Син-таксик ысул белән к у ш м а, т е з м ә һәм п а р л ы сүзләр ясала. Традицион рәвештә татар тел белемендә һәм тюркологиядә синтаксик ысул дип аталган бу сүз ясалыш алымы соңгы вакытта сүз ясалышы тармагында күбрәк с ү з л ә р к у ш ы л у ысулы (словосложение) дип йөртелә башлады. Татар грамматикасы (1998), аның фәнни нигезе шунда, чыннан да кушма, шулай ук тезмә һәм парлы сүзләр ясалышында ким дигәндә ике мөстәкыйль мәгънәле сүз (нигез) катнаша, һәм алар үзара берегеп (кушылып) бер төшенчә, бер лексик мәгънә белдерә башлыйлар. Мәсәлән, ак+кош (аккош), тимер+чыбык (тимерчыбык), бәпкә+үлән(е) (бәпкә үләне), кура+ќиләк(е) (кура ќиләге), хатын+кыз (хатын-кыз), ара +тирә (ара-тирә) һ.б. Бу ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре дә шуңа күрә татар телендә к у ш м а сүзләр дип атала: быел, бүген, билбау, сабантуй һ.б. Шул ук вакытта үзара берегеп (кушылып) бер лексик мәгънә белдерә торган бу сүзләр арасында һәрвакыт һәм семантик, һәм структур (грамматик) яктан бәйләнеш була: парлы сүзләр үзара т е з ү л е б ә й л ә н е ш т ә булган, мәгънәләре буенча охшаш яки капма-каршы компонентлардан төзелә: ата-ана, тел-әдәбият, көн-төн. Кушма һәм тезмә сүзләр исә үзара и я р т ү л е б ә й л ә н е ш т ә булган сүзләр кушылудан барлыкка килә һәм алар төзелеше буенча синтаксик берәмлек булган сүзтезмә модельләре буенча ясалалар: ташбака, тимер юл, кура ќиләге. Ә сүзләрнең үзара структур һәм семантик бәйләнешкә керүе, билгеле булганча, синтаксиска карый, шуңа күрә татар телендә «сүзләр кушылу» һәм «синтаксик ысул» терминнары белән бер-берсенә тәңгәл күренешләрне атыйлар, һәм алар янәшә кулланыла, яки бер-берсен алыштыра да алалар.
1. Кушма һәм тезмә сүзләр ясалышы. Синтаксик ысул белән кушма һәм тезмә сүзләр ясалышы академик Д.Г.Тумашева хезмәтләрендә ќентекләп тикшерелә [Тумашева, 1964: 76–80 ]. Бу хезмәттә, тюркологиядә киң таралган караш буенча, кушма һәм тезмә сүзләр ясалышының төп чарасы буларак, с ү з т е з м ә л ә р н е ң л е к с и к а л а ш у алымы күрсәтелә. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: бер-берсенә буйсынган, бер-берсен ачыклаган ике сүздән торган тел берәмлеге – с ү з т е з м ә турыдан-туры синтаксиска карый, ул – с и н т а к с и к б е р ә м л е к. Сүзтезмәнең компонентлары арасында һәрчак грамматик бәйләнеш, грамматик мөнәсәбәт була. Сүзтезмәләрдән л е к с и к б е р ә м л е к - яңа сүз барлыкка килгәндә, бу мөнәсәбәт таркала, юкка чыга, ике сүз бер мәгънә белдерүгә беркетелә. Мәсәлән, чуар тавык дигән сүзтезмәдә чуар сүзе тавык сүзен ачыклый, алар арасында ачыклаулы, ягъни а т р и б у т и в мөнәсәбәт барлыкка килгән; аккош сүзе исә – кушма сүз, бу сүз бер генә мәгънә, ягъни кошларның бер төрен белдерә, ак сүзе кош сүзен турыдан-туры ачыкламый (кара аккош та булырга мөмкин). Тимерчыбык – бу кушма сүз шулай ук сүзтезмә лексикалашу юлы белән ясалган, компонентлар арасындагы атрибутив мөнәсәбәт югалган (бакыр тимерчыбык, алюмин тимерчыбык һ.б.).
Татар телендәге күпчелек кушма һәм тезмә сүзләр үзләренең төзелеше буенча төрле типтагы сүзтезмә модельләренә туры киләләр. Тикшеренүчеләр фикеренчә, алар арасында, аеруча исемнәрдә, үзара а т р и б у т и в бәйләнештәге сүзтезмәләр моделендә ясалганнары (аергыч-аерылмыш мөнәсәбәте) бәхәссез күпчелекне тәшкил итә. Аларның берничә төре бар:
а) исем+исем (I төр изафә): кулъяулык, көньяк, төньяк, оекбаш;
б) исем+тартымлы исем (II төр изафә): ќир ќиләге, йорт куяны, бал корты;
в) сыйфат+исем: кызылтүш, сарут, озынборын, ала карга;
г) сан+исем: өчпочмак, башбармак, меңъяфрак;
д) алмашлык+исем: үзаң, үзидарә, үзмаксат.
Кушма һәм тезмә сүзләр шулай ук еш кына үзара к о м п л е т и в мөнәсәбәттә булган (тәмамлык-хәбәр мөнәсәбәте) сүзтезмәләр моделендә ясалалар: илбасар, башкисәр, урынбасар, эшкуар, сәфәр кылу, намаз уку, тәрќемә итү.
Үзара п р е д и к а т и в мөнәсәбәттә сүзләр кушылу юлы белән ясалган кушма һәм тезмә сүзләрнең татар телендә түбәндәге төрләрен билгеләргә мөмкин:
а) күбрәк идиоматик мәгънәдә кулланыла торган тезмә фигыльләр: эч пошу, күңел болгану, кот очу, ис китү һ.б.;
б) хәзерге телдә нигездә фамилияләрдә сакланган борынгы кушма антропонимнар һәм топонимнар: ураз+килде (Уразгилдин), хан+килде (Хангилдин), таң+атар (Таңгатаров), Тәңре+бирде (Тәрбирдиев) һ.б. Китерелгән мисаллардан борынгы телебездә сүз ясалышның мондый тибы шактый актив булганлыгы да сиземләнә.
Шул рәвешле, сүз кушу ысулы, синтаксик ысул белән ясалган һәм татар тел белемендә традицион рәвештә к у ш м а һәм т е з м ә сүзләр дип аталган сүзләрнең ясалыш принцибы бер үк: алар үзара структур һәм семантик бәйләнештә булган ике яки икедән (әмма бик сирәк) артык, сүзнең берегеп, бер төшенчә, бер лексик мәгънә белдерә башлавы нәтиќәсендә ясалалар.
Алда әйтелгәнчә, татар телендә кушма һәм тезмә сүзләр үзләренең төзелеше буенча, нигездә, төрле сүзтезмә модельләренә туры киләләр. Әмма шул ук вакытта телдәге һәр яңа ясалган сүзне сүзтезмә лексикалашу ысулына да кайтарып калдырып булмый. Чөнки аларның күбесе телдә сүзтезмә буларак кулланылу чорын үткәрмиләр, ә әзер калыплар (модельләр) буенча ясалалар. Бу турыда, мәсәлән, Д.Г.Тумашева түбәндәгечә искәртеп үтә: «...көнбатыш, алъяпкыч, төньяк кебек кушма сүзләр изафә бәйләнешендәге ике сүздән килеп чыккан дип әйтү кушма сүзләрнең барлыкка килү юлларын аңларга ярдәм итә, ләкин хәзерге торышын чагылдырмый. ...Хәзерге вакытта барлыкка килә торган кушма сүзләр ә з е р м о д е л ь л ә р (ассызык безнеке. – Ф.Х.) буенча формалашалар» [Тумашева, 1964: 27–28].
Чыннан да, телдә һәртөрле ысул белән яңа сүзләр ясалышында борынгыдан килгән һәм хәзерге вакытта да продуктивлыгын югалтмаган ясалыш калыпларының (модельләренең) роле зур. Мәсәлән, илбасар, ќилкуар, юлбасар тибындагы калып нигезендә соңгы вакытларда ясалган эшкуар, эзтабар, урынбасар, субүләр кебек кушма сүзләр шундыйлардан һәм биредә без борынгыдан килгән с ү з я с а л ы ш калыбының актив «эшләвен» күрәбез. Тикшеренүчеләр шулай ук I төр изафә сүз ясалыш калыбының да бик борынгыдан килүен һәм хәзерге телдә синтаксик бәйләнештәге сүзтезмәләр буларак андый тел күренешләренең сирәк кулланылуын билгелиләр. Ә калып-модель буларак бу сүз ясалыш тибы телдә шактый киң таралган: айбалта, тукранбаш, кулъяулык, ашъяулык, балтасап, түшәкьяпма һ.б. Шуны да билгеләп үтү мөһим, тюркологиядә һәм шулай ук гомуми тел белемендә соңгы вакытларда сүз ясалышында борынгыдан килгән модельләрнең роленә аеруча басым ясала һәм теләсә кайсы сүз ясалыш ысулларында (морфологик, сүз кушу, конверсия) әзер модельләр нигезендә сүз ясалышы төп алымнарның берсе булып санала. Галимнәр хәтта кайбер сүзтезмәләрнең үзләренең дә борынгы сүз ясалыш калыплары нигезендә барлыкка килү мөмкинлеге турында фикер йөртәләр [Юлдашев, 1972: 72].
2. Кушма һәм тезмә сүзләрне аеру мәсьәләсе. Ясалыш алымнары уртак булган к у ш м а һәм т е з м ә сүзләрнең үзара чиген билгеләү, аларны бер-берсеннән аеру хәзерге тел белемендә шактый катлаулы мәсьәлә булып санала. Сүз ясалышына караган, шулай ук орфография буенча хезмәтләрендә галимнәр аны төрлечә хәл итәргә омтылыш ясыйлар, әмма бу очракта гомуми бер уртак принцип билгеләү бик авыр. Орфографик принцип буенча кушма сүзләр кушылып языла, ә тезмә сүзләрдә сүзтезмә моделе саклана, аның компонентлары аерым языла дип карау гына мәсьәләне хәл итми. Татар телендә, мәсәлән, ясалыш тибы буенча бер-берсенә тәңгәл килгән тимерчыбык һәм тимер юл сүзләренең берсе - кушма сүз, икенчесе – тезмә сүз. Шул кадәресе дә бар, билгеле булганча, тел һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә, үзгәрештә. Кайчандыр ирекле сүзтезмә моделендә кулланылган тезмә сүзләр дә кушылып китәргә, кушма сүзләргә әйләнергә мөмкин, әйтик: туры почмаклык - турыпочмаклык кебек.
Әмма хәзергә кадәр орфографик кагыйдәләр буенча тезмә сүзләр саналган һәм аерым язылган күп кенә сүзләрне кушып язарга омтылуны шулай ук телебез өчен ясалма һәм субъектив күренеш дип саныйбыз. Фикеребезне дәлилләү өчен «Татар грамматикасы»ның I томында шул рәвешле кушып язылган сүзләрнең кайберләрен генә китереп үтик: (ќәя эчендә традицион язылыш бирелә) кызылмал (кызыл мал), кызылъюл (кызыл юл), акзелпе (ак зелпе), ислегөл (исле гөл), комлытуфрак (комлы туфрак), ќиртетрәү (ќир тетрәү), башәйләнү (баш әйләнү), паръясалу (пар ясалу), сарычәчле (сары чәчле), озынаяклы (озын аяклы) һ.б.1
Татар теле буенча грамматик хезмәтләрдә шулай да кушма һәм тезмә сүзләрне аеруның кайбер фәнни принциплары эшләнгән:
а) сүзләр кушылганда компонентлар арасында төрле ф о н е т и к, ягъни аваз үзгәрешләре барлыкка килсә, ул нигезләр үзара ныграк берегәләр, кушма сүз барлыкка килә: алмагач (алма+агач), табагач (таба+агач), сарут (сары+ут), быел (бу+ел), бүген (бу+көн) һ.б. Кайбер очракларда кушма сүзнең кайсы да булса компоненты танымаслык булып үзгәрергә дә мөмкин. Мәсәлән, кисап (киле+ сап), юкагач (юкә агач), алтатар (алты+атар), кузгалак (кузы+колак);
б) сүзләр кушу юлы белән яңа сүзләр ясалганда төрле г р а м м а т и к үзгәрешләр (кушымча кыскару) барлыкка килсә, нигезләр шулай ук кушылып китә, кушма сүзләр ясала. Мәсәлән, хәзерге телдә еш кулланыла торган сабантуй кушма сүзе сабан туе дигән тезмә сүздән үзгәргән дип карарга нигез бар (тартым кушымчасы кыскара). Югарыда китерелгән кузгалак сүзе дә күгәрчен күзе тибындагы сүзтезмә моделе буенча ясалган (кузы+колагы) һәм соңрак фонетик һәм грамматик үзгәрешкә дучар булган;
в) ике нигез берегеп кушма сүзләр ясалышында галимнәр просодик үзгәрешләргә дә игътибар итәләр. Д.Г.Тумашева, мәсәлән, кушма сүзләрнең, тезмә сүзләрдән аермалы буларак, ритмик-интонацион яктан бербөтен булуларын, нигездә бер басым белән әйтелүләрен күрсәтә [Тумашева, 1964: 27–30]. Шул ук үзенчәлек сүз ясалышына караган башка хезмәтләрдә дә искә алына (Ф.Ә.Ганиев, Г.Н.Семенова һ.б.). Моның мисалын без хәзерге телдә ике вариантта, ягъни кушма һәм тезмә сүзләр буларак кулланыла торган кайбер сүзләр мисалында да ачык күрә алабыз. Мәсәлән, кур'а ќиләг'е, ќ'ир ќил'әге – тезмә сүзләр, һәр компонентның үз басымы бар; кур'аќиләк, ќ'ирќиләк – кушма сүзләр, нигездә бер басым астында әйтеләләр: Урманында кып-кызыл кураќиләк тә, ќирќиләк, Күз ачып йомганчы ќыярсың бер чиләк (Г.Тукай). Мишәр диалекты сөйләшләрендә, мәсәлән, кура ќиләге тезмә сүзе тагын да ныграк береккән: курләк1 рәвешендә әйтелә;
г) орфография буенча хезмәтләрендә Х.Курбатов, мәсәлән, кушма һәм тезмә сүзләрне ясалыш структурасы һәм семантик бәйләнешләре буенча аеру мөмкинлегенә игътибар итә һәм үзара к о м п л е т и в мөнәсәбәттә килгән ќилкуар, урынбасар тибындагы сүзләрнең, шулай ук I т ө р и з а ф ә тибындагы ташкүмер, билбау, сабантуй кебек һәм үзара п р е д и к а т и в мөнәсәбәттә килгән Уразгилде, Иштуган һ.б. кебек сүзләрнең һәрчак кушма сүзләр булуын билгеләп үтә [Татар грамматикасы, 1998:109–111].
3. Тезмә сүзләр һәм сүзтезмәләр. Сүз кушу ысулы белән сүз ясалышында т е з м ә с ү з л ә р н е ирекле с ү з т е з м ә л ә р д ә н аеру мәсьәләсе махсус игътибар сорый. Ритмик-интонацион яктан бербөтен буларак береккән һәм кушылып языла торган кушма сүзләрне сүзтезмәләрдән аеру, билгеле булганча, авырлык тудырмый. Алда әйтелгәнчә, тезмә сүзләр күпчелек очракта үзләренең төзелеше буенча ирекле сүзтезмәләр белән тәңгәл киләләр. Алар арасында күпмедер дәрәќәдә семантик яктан да уртаклык бар. Тезмә сүзләр дә, сүзтезмәләр дә чынбарлык күренешләрен атыйлар, алар турында нинди дә булса төшенчә булдыруга хезмәт итәләр. Мәсәлән, зур таш – сүзтезмә, чуер таш – тезмә сүз; каен яфрагы – сүзтезмә, бака яфрагы – тезмә сүз һ.б.
Тезмә сүзләрне сүзтезмәләрдән аеруның берничә мөһим шарты күрсәтелә:
б е р е н ч е д ә н, тезмә сүзләрдә компонентларның үзара семантик берегүе, ягъни аларның бер төшенчә белдерә башлавы. Мәсәлән, кара бөрлегән, каен ќиләге, эт шомырты кебек сүзләр һәркайсы бер төшенчә, ягъни ќиләк-ќимешнең бер төрен атыйлар, компонентлар арасында синтаксик мөнәсәбәт таркалган сүзләр бер-берсен ачыкламыйлар;
и к е н ч е д ә н, тезмә сүзләр – алар лексик берәмлек, шуңа күрә морфологик планда сүз нигезен тәшкил итәләр, һәм һәртөрле форма ясагыч кушымчалар тулаем тезмә нигезгә ялганалар: йорт куяны, йорт куяныннан, йорт куяныбыз. Икенче төрле әйткәндә, тезмә сүзләр башка сүзләр белән бары тик тулаем нигез буларак кына бәйләнешкә керәләр;
ө ч е н ч е д ә н, тезмә сүзләр сүзлекләрдә лексик берәмлек буларак урын алалар, алар – сүзлек берәмлеге (единицы словаря), ә сүзтезмәләр исә сөйләм агымында барлыкка киләләр.
Тикшеренүчеләр шулай ук тезмә һәм кушма сүзләрнең компонентлары арасына аерым сүз куеп булмавын һәм, мәгънәгә зыян итмичә компонентларның берсен төшереп калдыру мөмкин түгеллеген дә күрсәтәләр [Татар грамматикасы, 1998: 234–235].
Бу уңайдан шушы ук грамматикада кушма сыйфатлар итеп китерелгән сарычәчле, озынкуллы, озынаяклы [шунда ук, 410] кебек сүзләрнең кушма сыйфатлар, ягъни лексик берәмлекләр булуы бик бәхәсле, һәм аерым алганда, алар югарыда күрсәтелгән принципларга да каршы киләләр: сары бөдрә чәчле кыз, озын көчле куллы кеше, озын төз аяклы егет һ.б.
Объективлык өчен шуны да билгеләп үтәргә кирәк, озын куллы, ак сакаллы, сары чәчле, кара күзле (зәңгәр күзле, соры күзле) кебек сүзтезмәләрдәге сүзләр башка гадәти сүзтезмәләргә караганда үзара ныграк береккәннәр, чөнки күзле кыз, аяклы егет дип әйтелми. Мондый очракларны Д.Г.Тумашева шактый төгәл рәвештә ө л е ш ч ә л е к с и к а л а ш к а н с ү з т е з м ә л ә р дип атый [Тумашева, 1964: 27 ]. Чынында да аларны тулысынча тезмә сүзләр дип санау, ягъни лексик берәмлекләр рәтенә кертү бик бәхәсле.
4. Идиоматик сүзтезмәләрдән ясалган кушма һәм тезмә сүзләр. Кушма һәм тезмә сүзләр шул ук вакытта гади (аддитив) сүзтезмәләрдән генә түгел, идиоматик сүзтезмәләрдән дә ясалалар. Бу – сүз ясалышын грамматик күренеш булган форма ясалышыннан аерып торган бер үзенчәлек. Кушма һәм тезмә сүзләрнең лексик мәгънәсе гадәттә үзара береккән, кушылган нигезләрнең уртак мәгънәләреннән барлыкка килә, ягъни ясагыч нигез ясалма сүзне турыдан-туры м о т и в л а ш т ы р а: акбур, суүсем, актамыр, бал корты, кура ќиләге һ.б. Идиоматик сүзтезмәләр рәвешендә ясалган сүзләрдә исә бөтеннең мәгънәсе турыдан-туры кушылган сүзләр мәгънәсеннән килеп чыкмый; бу очракта охшату, яисә башка төрле сурәтле гомумиләштерү (ассоциация) нигезендә күчерелмә мәгънәләр барлыкка килә: тукранбаш, терекөмеш, ташбаш (балык атамасы), инә карагы, ташкабак, ташбака һ.б.
Татар телендә тезмә фигыльләр дә еш кына идиоматик сүзтезмәләр нигезендә ясала: баш салу, күңел болгану, эч пошу, күңел кайту һ.б. Гади сүзтезмәләр калыбында ясалган кушма һәм тезмә сүзләр гадәттә эзлекле сүз ясалыш рәтен барлыкка китерәләр. Мәсәлән, ќир ќиләге, каен ќиләге, мүк ќиләге, нарат ќиләге; каз үләне, бәпкә үләне, бака яфрагы, песи борчагы; әтәч гөмбәсе, кәќә гөмбәсе, чебен гөмбәсе; ашъяулык, кулъяулык һ.б. Морфология буенча гомумтеоретик хезмәтләрдә идиоматик ысул белән ясалган сүзләрнең еш кына бердәнбер булуы, андый эзлекле рәт ясамаулары турында әйтелә [Плунгян, 2000: 16–25 ]. Татар телендә дә энә карагы, үги ана яфрагы, терекөмеш кебек сүзләрнең ясалышы аерым рәт тәшкил итми, аларны бердәнбер (окказиональ) очрак дип карарга мөмкин. Әмма идиоматик сүзтезмәләрдән ясалган сүзләрнең дә татар телендә билгеле бер рәт тәшкил итүе, халыкның фикерләү рәвеше белән бәйле үзенчәлек булып санала ала. Мәсәлән, таш сүзе белән бәйле идиоматик кушма сүзләр: ташбака, ташбаш, ташкабак, ташкүмер; баш компоненты белән ясалган идиоматик тезмә фигыльләр: баш әйләнү, баш ию, баш бирмәү, баш салу, баш тарту, баш катыру, башка чыгу, баш кую һ.б.
5. Парлы сүзләр ясалышы (копулятив ысул)1 Парлы сүзләрнең ясалышы шулай ук синтаксик яки сүзләр кушу ысулы белән сүз ясалышына карый. Парлы сүзләр үзара т е з ү л е б ә й л ә н е ш т ә г е сүзләр кушылу юлы белән ясала (ипи-тоз, сөт-катык, өс-баш, ара-тирә, аклы-каралы) һәм алар арасында төрле типтагы семантик бәйләнеш була:
1) парлы сүзнең мәгънәсе кушылган сүзләр мәгънәсенең суммасына тиң була: ата-ана, дус-иш, көн-төн, яше-карты;
2) парлы сүзнең мәгънәсе компонентлар мәгънәсенә караганда киңрәк була: аш-су, ипи-тоз, агай-эне, бал-май, юк-бар;
3) парлы сүзләр ясалганда аларның мәгънәләренә төрле модаль һәм экспрессив төсмерләр дә өстәлергә мөмкин: бүләк-санак, агач-богач, әби-чәби, эт-фәлән, кеше-мазар, карчык-корчык2.
Татар телендә һәм тюркологиядә традицион рәвештә парлы сүзләрне компонентларның лексик-семантик мөнәсәбәтләренә карап төркемләү дә кабул ителгән [Тумашева, 1964: 30–31; Татар грамматикасы, 1998: 291–298 ]. Икенче төрле әйткәндә, парлы сүзләр, гадәттә, очраклы сүзләрнең парлашуыннан түгел, ә үзара нинди дә булса лексик-мәгънәви бәйләнештә торган сүзләр кушылудан барлыкка килә:
1) үзара якын яки синонимик мәгънәле сүзләр парлаша: көч-хәл, көч-куәт, ялан-кыр, хәйлә-мәкер, тирә-як, ќил-давыл, хатын-кыз, читек-кәвеш;
2) капма-каршы (антонимик) мәгънәле сүзләр парлаша: көне-төне, яше-карты, башы-ахыры, килгән-киткән, шатлык-кайгы, ут-су, ќир-күк;
3) парлы сүзләр нинди дә булса билге буенча охшату, гомумиләштерү (ассоциация) нигезендә парлашкан сүзләрдән ясала. Мондый парлы сүзләрнең мәгънәсе гадәттә компонентлар мәгънәсенең суммасына караганда киңрәк була: ипи-тоз, аш-су, үпкә-бавыр, хәбәр-хәтәр, кунак-төшем, өс-баш, йорт-ќир һ.б.
Парлы сүзләрне компонентларның нинди кулланыш өлкәсенә караулары буенча (алынма сүз, архаиклашкан сүз һ.б.) һәм аларның статусы, нинди грамматик формада килүләре буенча төркемлиләр:
а) һәр ике компонентта хәзерге телдә кулланыла торган мөстәкыйль сүз: ата-ана, уен-көлке, таныш-белеш, көн-төн, ќир-күк, аң-белем, сагыш-моң;
ә) парлы сүзнең бер компоненты (сирәгрәк икесе дә) алынма сүз: кайгы-хәсрәт, мәкер-хәйлә, көч-куәт, сау-сәламәт, уй-фикер, мал-туар;
б) икенче компонент беренчесенең архаиклашкан варианты: бала-чага, иген-тару, кашык-аяк, кардәш-ыру, терлек-туар, кыз-кыркын, савыт-саба, күрше-күлән;
в) икенче компонент беренчесенең фонетик варианты: малай-шалай, имеш-мимеш, тимер-томыр, эңгер-меңгер, аз-маз, берәм-сәрәм;
г) компонентлары мөстәкыйль кулланылмый торган парлы сүзләр: ыгы-зыгы, ыбыр-чыбыр, урык-сурык;
д) икенче компоненты кара, мазар, фәлән сүзләре белән ясалган парлы сүзләр: кеше-кара, әйбер-фәлән, китап-мазар; бу юл белән ясалган парлы сүзләргә гадәттә билгесезлек төсмере хас була;
е) компонентлары III зат тартым кушымчасы алган сүзләрдән төзелгән парлы сүзләр: уты-суы, башы-ахыры, күргәне-күрмәгәне, көне-төне, улы-кызы.
6. Кыскартылма кушма сүзләр (аббревиатуралар). Ясалыш принцибы буенча кыскартылма кушма сүзләр шулай ук синтаксик яки сүз кушу ысулына карый. Чөнки алар сүзтезмәләрне яки тезмә сүзләрне төрлечә кыскарту юлы белән ясалалар. Төрле телләрдә кыскартылма сүзләр ясалышында типологик уртаклыклар бар.
Татар телендә кыскартылма кушма сүзләрнең түбәндәге төрләре кулланыла:
1) тезмә сүз яки сүзтезмә составындагы сүзләрнең беренче х ә р е ф а т а м а л а р ы н н а н ясала: ТР (Те эР) – Татарстан Республикасы, РФ (эР Фе) – Россия Федерациясе, БТИҮ (Бэ Ти Ү) – Бөтен татар иќтимагый үзәге, ТРТ (Те эР Те) – Татарстан Республикасы телевидениесе;
2) компонентларның беренче х ә р е ф л ә р е н н ә н ясала: БДБ – Бәйсез дәүләтләр берлеге, КДУ – Казан дәүләт университеты, АКШ – Америка Кушма Штатлары, БМО – Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ТӘҺСИ – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;
3) сүзтезмәләрнең яки тезмә сүзләрнең беренче иќекләреннән ясала: собкор (алынма) – махсус корреспондент, күмхуќ – күмәк хуќалык, татфак – татар факультеты, журфак – журналистика факультеты, «сәлкеш» – сәләтле кеше (махсус балалар оешмасы);
4) беренче компонент кыскартылып, икенчесе тулысынча алына: драмтүгәрәк, профсоюз, партоешма.
Болардан тыш нигездә язуда кулланыла торган кайбер шартлы кыскартылмалар бар: һ.б. – һәм башкалар, б. – бит, е. – ел, ип. – иптәш, м – метр, км – километр һ.б.
§19. Морфологик-синтаксик ысул белән сүз ясалышы
(конверсия). Морфологик-синтаксик ысул белән сүз ясалышы, күп кенә башка телләрдәге кебек үк, татар телендә дә шактый киң таралган, продуктив сүз ясалыш ысулы булып тора. Бер сүз төркеменең нигез хәлендә яки нинди дә булса грамматик формада икенче сүз төркеменә күчүе м о р ф о л о г и к- с и н т а к с и к ысул белән сүз ясалышы дип атала. Билгеле бер сүз төркеменә караган лексик берәмлекнең аерымланып яңа мәгънәгә беркетелгән хәлдә башка сүз төркеменә к ү ч ү е н хәзерге фәндә күбрәк к о н в е р с и я ысулы дип атау кабул ителгән. Бу ысулның аерым алганда морфологиягә һәм синтаксиска бәйле икәнен Д.Г.Тумашева түбәндәгечә аңлата: «Бер сүз төркеменең ниндидер формасы (морфологик күренеш) озак вакытлар бер функциядә кулланылып (синтаксик күренеш) шул сүз төркеме системасыннан аерыла, изоляцияләнә һәм яңа сүзгә әйләнә…» [Тумашева, 1964: 32]. Бу аңлатмага өстәп, билгеле бер грамматик формада изоляцияләнеп ясалган сүзләрнең иң ачык мисаллары итеп бергә, башта, телдән кебек рәвешләрне китерергә мөмкин. Бу очракта аваз составы буенча яңа сүз барлыкка килми, әмма мәгънәсе (лексик як) һәм грамматик статусы ягыннан бөтенләй яңа сүз ясала. Мәсәлән, Акыл яшьтә түгел башта ќөмләсендә башта – килеш белән төрләнгән исем; Башта уйла, аннан сөйлә ќөмләсендә башта – вакыт рәвеше, грамматик яктан төрләнми торган сүз төркеме. Шул ук вакытта башта рәвеше баш сүзенә -та кушымчасы ялганып ясалган дип әйтү тупас хата булыр иде, чөнки -та сүз ясагыч түгел, форма ясагыч. Шулай ук бергә берне кушу дигәндә бергә – абстракт санны белдергән сүз, юнәлеш килешендә; бергә эшлибез – бергә – рәвеш, төрләнми. Телдән сөйләү дигәндә дә телдән – исемнең чыгыш килеше формасыннан күчкән рәвеш.
Соңгы вакытта татар телендә бу ысул белән сүз ясалышы Ф.Ә.Ганиев тарафыннан тәфсилләп тикшерелде, һәм фәнни планда гаять нигезле итеп Д.Ә.Сәлимованың сүз төркемнәрен гомумтеоретик юнәлештә өйрәнүгә багышланган хезмәтендә дә яктыртылды [Салимова, 2001.].
Морфологик-синтаксик юл белән татар телендә т ө р л е сүз төркемнәре ясала: исем, сыйфат, рәвеш, алмашлык, ярдәмлек сүз төркемнәре һ.б., һәм бу күчешләрнең (конверсия) һәркайсының үз закончалыгы бар:
И с е м н ә р күбрәк сыйфат сүз төркеменең һәм сыйфат фигыль формаларының и с е м л ә ш ү е (субстантивация) һәм кайбер фигыль формаларының исемгә күчүе нигезендә ясалалар: эшсез «безработный», карт «старик», укучы «ученик», уку «учеба» һ.б.
С ы й ф а т л а р сыйфат фигыль формаларының с ы й ф а т л а ш у ы (адъективация) нәтиќәсендә барлыкка киләләр: кайнар (су), ќебегән (егет), янар (тау), сулмас (гөл) һ.б.
Р ә в е ш л ә р, а л м а ш л ы к л а р, я р д ә м л е к с ү з т ө р к е м н ә р е (бәйлек һәм теркәгеч), шулай ук к и с ә к ч ә л ә р н е ң ясалышында татар телендә андый эзлеклелек юк, алар күбрәк төрле сүз төркемнәре билгеле бер грамматик формада изоляцияләнү юлы белән ясалалар: иртән, юкка, бушка, буйлап, буенча, караганда, карамастан, аша, үтә һ.б.
1. Морфологик-синтаксик ысул белән исем ясалышы. Тикшеренүчеләр сыйфаттан күчкән исемнәргә түбәндәге сүзләрне кертәләр:
а) тамыр сыйфаттан күчкән исемнәр: карт, кара, салкын, ќылы, суык, матур, бай, тол һ.б.;
б) ясалма сыйфатлардан күчкән исемнәр: ярлы, ќәяүле, аксак, телсез, эшсез, бөкре, буйдак һ.б.
Бу очракта, безнеңчә, бер закончалыкны билгеләп үтү мөһим: китерелгән мисалларның күпчелеге сыйфаттан исемгә контекстта и с е м л ә ш ү а ш а, ягъни сыйфатланмышы кыскару юлы белән күчкәнлеге сиземләнә: карт (кеше), матур (кыз), ярлы (кеше), ќәяүле (кеше), телсез (кеше) һ.б. Әмма кара, суык, ќылы, салкын, яхшы кебек сүзләрдә сыйфатланмышлар эзләп торуның кирәге юк, чөнки бу очракта контекстта исемләшү була алмый. Телдә алар предметлашкан билге мәгънәсендә исем буларак кулланылалар: Ќылы сөяк сындырмый, салкын ќанны тындырмый (мәкаль); Казанга якын йөрсәң, карасы йогар, начарга якын йөрсәң бәласы йогар (мәкаль); Ярыктан якты төшә һ.б. Мондый сүзләрне күбрәк борынгы с и н к р е т и з м күренеше, ягъни билге мәгънәсе предметлык мәгънәсеннән аерылып ќитмәгән очраклар дип бәяләү төгәлрәк булыр.
Тарихи грамматика буенча булган хезмәтләрдән күренгәнчә, борынгы төрки телдә сүзләрнең мәгънәсендәге синкретизм, бигрәк тә исем – фигыль синкретизмы гаять киң таралган күренеш була. Төрки телләрнең хәзерге үсеш этабында сүзләр бер-берсеннән лексик-семантик яктан һәм һәртөрле фонетик, грамматик һ.б. чаралар ярдәмендә аерылсалар да, синкретизм күренеше күпмедер дәрәќәдә хәзерге телдә дә чагылыш таба. Мисал өчен, татар телендә бер үк вакытта исем, сыйфат һәм фигыль мәгънәсендә йөри торган шундый синкретик тамырлар бар: туң (мерзлый), туң (мерзлота), туң-а (мерзнет); яр (берег), яр-у (колоть), сал (плот), сал-у (положить) һ.б. Кайбер төрки телләрдә, мәсәлән, тузан сүзе туз рәвешендә яңгырый, синкретик тамыр туз (пыль), туз-у (распыляться) һ.б.
Чыннан да, әгәр морфологик-синтаксик ысул белән сыйфатларның исемгә күчүе асылда вакытлыча (контекстуаль) исемләшү аша бара дип таныйбыз икән, югарыда китерелгән ќылы, караңгы, яхшы кебек сүзләрнең ясалышын башкача аңлату зарурлыгы туа. Сөйләмдә аларның күбрәк исем мәгънәсендә мәкаль, әйтемнәрдә кулланылуы да бу күренешнең борынгылыгына ишарәләсә кирәк (югарыда китерелгән мисалларны карагыз). Мондый сүзләрнең кайбер идиоматик тезмә фигыльләр составында килүе шулай ук үзенчәлекле: салкын тию, караңгы төшү, эссе кабу, эссе сугу һ.б.
Телебездәге шактый күп исемнәр фигыльдән күчкән (конверсияләнгән), ягъни төрле сыйфат фигыль формаларының исемләшүе һәм исем фигыльләрнең исемгә күчүе ќирлегендә ясалганнар. Алар арасында -учы/-үче кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыльдән һәм -у/-ү кушымчалы исем фигыльдән күчкән сүзләр күпчелекне алып тора, һәм аларның һәркайсы эзлекле сүз ясалыш рәтен барлыкка китерәләр.
а) -учы/-үче кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыльдән күчкән исемнәр: язучы (писатель), укучы (ученик), тегүче (швея), төзүче (строитель), бораулаучы (бурильщик), сатучы (продавец) һ.б.
б) исем фигыльдән күчкән исемнәр: уку (учеба), язу (почерк), буяу (краска), авыру (больной), сорау (вопрос), үлчәү (весы), ќиңү (победа) һ.б.
Фигыльдән бу ысул белән сүз ясалышында яңа сүз чыганак сүздән үзенең мәгънәсе белән генә түгел, грамматик ягы белән дә аерылып тора: алар фигыль категорияләрен тулысынча югалталар (барлык-юклык, юнәлеш, дәрәќә һ.б.), ягъни фигыль белән «араны өзәләр». Аваз составы буенча охшаш чыганак сүзләрдә исә ул категорияләр саклана: укучы – укымаучы, язучы – язмаучы, язышмаучы; уку – укымау, язу – язышмау, сайлау – сайлатмау һ.б.
Шуңа күрә методик яктан фигыльдән күчкән исемнәрне охшаш фигыль формаларыннан аеру өчен иң ышанычлы алым – аларның барлык-юклык белән төрләнү-төрләнмәве. Татар телендә юклыкны белдергән -ма/-мә кушымчасы бары тик фигыльләргә генә ялгана ала (бар – барма, кил – килмә), ә исемнәрдә юклык күбрәк түгел кисәкчәсе белән белдерелә: язучы – язмаучы, язучы – язучы түгел, авыру – авырмау, авыру – авыру түгел, үлчәү – үлчәмәү, үлчәү – үлчәү түгел һ.б.
Үткән һәм киләчәк заман сыйфат фигыльләрдән барлыкка килгән (конверсияләнгән) исемнәр телдә азрак, һәм андый күчешләр система дәрәќәсенә күтәрелгән дип әйтеп булмый. Мәсәлән, туган (кан кардәше мәгънәсендә), курган, сөйгән (яраткан кеше, возлюбленный/ая). Сөйгәне кулында соңгы кат талпынгач, шат, мәгърур ќан бирә сандугач (М.Ќәлил).
Тарихи рәвештә бу төр сүз ясалышы телдә шактый актив кулланылган дип санарга нигез бар. Хәзерге телдә тамыр сүзләр саналган: суган (суйган), калкан, бөрлегән, карлыган, балтырган, ќидегән кебек сүзләрдә дә этимологик яктан -ган/-гән кушымчаларын (үле кушымчалар), шулай ук елан, куян, әрлән, казан кебек сүзләрдә -ан/-ән кушымчасын (-ган/-гән нең угыз варианты) аерып чыгару әллә ни авырлык тудырмый.
-ачак/-әчәк кушымчалы сыйфат фигыль нигезендә ясалган исемнәргә киләчәк, күрәчәк, алачак, бирәчәк кебек исемнәр керә.
2. Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган сыйфатлар. Бу ысул белән сыйфат ясалышы төрле сыйфат фигыль формаларының, фигыль билгеләрен югалтып, тулысынча сыйфатка күчү, сыйфатлашу (адъективация) күренеше белән бәйләнгән:
а) -ган/-гән кушымчалы үткән заман сыйфат фигыльдән күчкән сыйфатлар: укыган1 (кеше), уңган (килен), ќебегән (егет), сырган (юрган), туңган (ќир), сулган (гөл) һ.б.;
б) -ыр/-ер (-ар/-әр), -р кушымчалы сыйфат фигыльдән һәм аның юклык формасыннан (-мас/-мәс) ясалган сыйфатлар: кайнар (су), янар (тау), сулмас (чәчәк), үтмәс (пычак), сүнмәс (утлар) һ.б.
3. Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган рәвешләр, алмашлыклар һәм ярдәмлек сүзләр. Бу ысул белән татар телендә күп кенә рәвешләр ясалган булса да, аларның ясалышында билгеле бер эзлеклелек билгеләү шактый авыр. Алар гадәттә аерым сүз төркемнәренең (исем, сыйфат, алмашлык, сан һ.б.) төрле грамматик формаларыннан изоляцияләнү юлы белән ясалалар: көчкә (йөрү), бушка (эшләү), юкка (борчылу), бергә (эшләү), күпкә (яшь), телдән (аңлату), яттан (сөйләү), яңадан (башлау), эчтән (яну) һ.б. Китерелгән төрле сүз төркемнәренең у р ы н а р а к и л е ш л ә р д ә н ясалуын билгеләп үтәргә мөмкин.
Морфологик изоляцияләнү юлы белән ясалган рәвешләр арасында хәл фигыль формаларыннан күчкәннәре еш очрый: кайта-кайта (аңлату), бара-бара (төшенү), үлеп (ашыйсы килү), кычкырып (сөйләү), тора-бара (күнегү) һ.б.
Татар телендә сүз ясалышына караган махсус хезмәтләрдә конверсия ысулы белән с ы й ф а т һәм р ә в е ш ясалышы артык киңәйтеп күрсәтелә. Әйтик, синтаксик яктан исемне ачыклап килгән теләсә кайсы исем сыйфат дип, ә күп кенә сыйфатлар бер үк вакытта рәвеш дип карала. Бу мәсьәләдә без башкачарак карашта торабыз, аларга алдагы бүлекләрдә киңрәк тукталырбыз. Искәрмә рәвешендә шуны гына әйтеп үтик, мәсәлән, бу хезмәтләрдә тәкъдим ителгәнчә: агач, пыяла, таш, тимер, салам, сөяк, мех, гармун, бүре һ.б. сүзләрне морфологик яктан һичничек тә сыйфатларга кертү мөмкин түгел [Карагыз: Татарская грамматика, 1998: 392–400 ].
Морфологик-синтаксик ысул белән ясалган алмашлыкларга: бар, барлык, бөтен, берәү кебек сүзләр керә. Мәсәлән: Бар ќырымны илгә багышладым… (М.Ќәлил) – бар – билгеләү алмашлыгы, бар модаль сүзеннән күчкән; Ишеттем мин кичә берәү ќырлый… (Г.Тукай) – берәү – билгесезлек алмашлыгы, сан сүз төркеменнән күчкән һ.б.
Татар телендә төрле сүз төркемнәреннән изоляцияләнү юлы белән күп кенә б ә й л е к л ә р һәм к и с ә к ч ә л ә р дә ясалган. Бәйлекләр: аша, күрә, каршы, таба. Эшенә күрә ашы (мәкаль); Урам аша чыккан чакта Бүрәнәгә абындым... (ќыр); бәйлек сүзләр: караганда, карамастан, буйлап, буенча һ.б.; кисәкчәләр: үтә, әле, соң һ.б. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп... (Г.Тукай) һ.б.
СҮЗ ЯСАЛЫШЫ БУЕНЧА АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.
-
М о р ф о л о г и к, ягъни кушымчалау ысулы белән ясалган ясалма сүзләрне
анализлау:
-
ясалма сүзнең өч элементын - мотивлаштыручы сүз, сүз ясагыч кушымча һәм мотивлашкан сүзләрне аерып күрсәтү;
-
сүз ясагыч нигезнең һәм ясалма сүзнең нинди сүз төркеменә каравын билгеләү;
-
сүз ясалыш м ә г ъ н ә с е һәм сүз ясалыш т и б ы н ачыклау.
Көрәк сүзе
1) көрә - ясагыч нигез, ягъни мотивлаштыручы сүз; -к- сүз ясагыч кушымча; көрәк – яңа ясалган (мотивлашкан) сүз;
-
фигыльдән исем ясалган;
-
сүз ясалыш мәгънәсе: көрәк сүзе – ясагыч нигездәге эшнең к о р а л ы н белдергән исем;
-
шул ук сүз ясалыш тибына кергән сүзләр: тарак, иләк, урак.
II. С ү з к у ш у ысулы белән ясалган сүзләрне анализлау:
1) бу ысул белән ясалган сүзләрнең төрен ачыклау: к у ш м а (саф кушма), т е з м ә яки п а р л ы сүз;
2) компонентларның нинди сүз төркеменә каравын билгеләү;
3) компонентлар арасында мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау: ачыклаулы, ягъни атрибутив мөнәсәбәт ; к о м п л е т и в мөнәсәбәт - тәмамлык һәм хәбәр мөнәсәбәте; п р е д и к а т и в мөнәсәбәт, ягъни ия-хәбәр мөнәсәбәте;
4) а д д е т и в, ягъни мотивлашкан, яки и д и о м а т и к сүзтезмә нигезендә ясалышын ачыклау;
5) сүз ясалыш тибын билгеләү;
6) катлаулы очракларны билгеләү.
Төньяк
-
саф кушма сүз, исем;
-
ике исемнән тора;
-
исемнәр арасында ачыклаулы (атрибутив) мөнәсәбәт булган;
-
мотивлашкан, ягъни аддитив, сүзтезмә нигезендә ясалган;
-
көньяк, кулъяулык, билбау.
Ташбака
-
саф кушма сүз, исем;
-
изафә мөнәсәбәтендәге ике исемнән тора;
-
компонентлар арасында атрибутив мөнәсәбәт;
-
идиоматик мәгънәдәге сүзтезмә нигезендә ясалган;
-
ташкабак, ташбаш (балык атамасы).
Эшкуар
-
саф кушма сүз, исем;
-
исем+киләчәк заман сыйфат фигыльдән тора;
-
компонентлар арасында комплетив мөнәсәбәт;
-
мотвлашкан сүзтезмә нигезендә ясалган;
-
эзтабар, илбасар, Илсөяр.
Кот очу
-
тезмә сүз, фигыль;
-
исем+фигылҗдән ясалган;
-
предикатив мөнәсәбәттәге сүзләр;
-
идиоматик мәгънәдә;
-
күңел болгану, ис китү.
П а р л ы сүзләрне анализлаганда компонентларның характерына – якын мәгънәле, капма-каршы мәгънәле һ.б., бөтеннең мәгънәсенә игътибар ителә.
Ата-ана
-
парлы исем;
-
якын мәгънәле сүзләрдән төзелгән;
-
бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.
Ипи-тоз
-
парлы исем;
-
якын мәгънәле сүзләрдән тора;
-
бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.
Бала-чага
-
парлы исем;
-
якын мәгънәле сүзләрдән тора, икенче компонент архаиклашкан сүз;
-
бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тәңгәл.
Көне-төне (эшләү)
-
парлы рәвеш;
-
капма-каршы мәгънәле сүзләр;
-
бөтеннең мәгънәсе компонентлар суммасына тигез, күчерелмә мәгънә төсмере барлыкка килгән.
III. М о р ф о л о г и к – с и н т а к с и к ю л б е л ә н я с а л г а н (конверсия) сүзләрне анализлау үрнәге:
-
нинди сүз төркеме һәм кайсы сүз төркеменә күчкән;
-
нинди процесста һәм нинди грамматик формада изоляцияләнгән: исемләшү, сыйфатлашу (адъективлашу) һ.б.
Кайнар (су)
-
киләчәк заман сыйфат фигыль формасыннан сыйфатка күчкән (адъективлашу).
Көчкә (өлгерү)
-
юнәлеш килеше формасындагы исем рәвешкә күчкән.
Белемегезне тикшерегез
1. Тел белемендә «Сүз ясалышы»ның урыны турында нинди карашлар бар? Сүз ясалышының фонетика, лексикология һәм грамматика (морфология һәм синтаксис) белән бәйләнешен аңлатыгыз.
2. Сүз ясалыш структурасы дигән бүлекчә сүз ясалышын кайсы яклап өйрәнә? Мотивлаштыручы сүз, мотивлашкан сүз төшенчәләренә аңлатма бирегез.
3. Сүз ясалыш мәгънәсе, сүз ясалыш тибы, сүз ясалыш моделе, сүз ясалыш оясы, сүз ясалыш чылбыры турында аңлатма бирегез.
4. Морфологик (кушымчалау) ысулы белән сүз ясалышының төп закончалыкларын аңлатыгыз. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль һ.б.) ясый торган типик кушымчаларны атагыз; термин мәсьәләсендә нинди карашлар бар?
5. Синтаксик (сүз кушу) ысулы белән сүз ясалышының төп үзенчәлеге нәрсәдә? «Синтаксик ысул», «сүз кушу ысулы» терминнарының фәнни нигезен аңлатыгыз.
6. Кушма һәм тезмә сүзләр ничек ясала? “Сүзтезмә лексикалашу”, “әзер модельләр буенча сүз ясалышы” гыйбарәләрен сез ничек аңлыйсыз?
7. Атрибутив, комплетив, предикатив мөнәсәбәттәге сүзтезмә модельләрендә ясалган кушма һәм тезмә сүзләргә мисаллар китерегез.
8. Кушма һәм тезмә сүзләрне аеруда нинди объектив кыенлыклар һәм бу мәсьәләгә нинди карашлар бар? Тезмә сүзләрне сүзтезмәләрдән аеру юлларын күрсәтегез.
9. Сүз кушу ысулы белән парлы сүзләр ясалышын аңлатыгыз. Парлы сүзләрне нинди принциплар буенча төркемлиләр? Кыскартылма кушма сүзләр ничек ясала?
10. Морфологик-синтаксик ысул белән сүз ясалышының асылы нәрсәдә? «Исемгә күчү» (субстантивация), «сыйфатлашу» (адъективация), «морфологик изоляцияләнү» терминнарын сез ничек аңлыйсыз?
Сүз төркемнәре
Достарыңызбен бөлісу: |