Морфологиясе



бет1/28
Дата21.07.2016
өлшемі2.67 Mb.
#213939
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28


Ф.М.Хисамова

ТАТАР ТЕЛЕ

МОРФОЛОГИЯСЕ
Югары уку йортлары љчен дђреслек

Казан


«Мәгариф» нәшрияты

2006


УДК 811.512.145 (075.8)

ББК 81.2Тат я73

Х 49
Классик университет белеме бирү буенча Укыту-методик берләшмәсе

Карары буенча басыла


Фәнни редакторы

академик, доктор, профессор

М.З.Зәкиев

Охраняется Законом РФ “Об авторском праве и смежных правах”. Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.


Китап 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында нәшер ителә.

Хисамова Ф.М.

Х 49 Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары љчен дђреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— .335 б.

ISBN 5-7761-1461-6

Югары уку йортлары өчен төзелгән бу дәреслек озак еллар дәвамында Казан дәүләт университетында татар теле укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Дәреслектә белемнәрне тикшерү өчен сораулар һәм морфологик анализ үрнәкләре дә бирелде.


© Хисамова Ф.М., 2006

ISBN . 5-7761-1461-6 © “Мәгариф” нәшрияты, 2006

© Бизәү. “Мәгариф” нәшрияты, 2006

  Кадерле остазым академик

Диләрә Гариф кызы Тумашеваның

якты истәлегенә багышлыйм

Кереш


Хәзерге татар теле – татар халкыныћ милли теле, ха­лыкныћ рухи џәм мәдәни хәзинәсенећ бер чагылышы. Та­рихи рәвештә борынгы кабилә телләреннән, џәм соћгырак дәвердә бердәм халык теленнән њсеп чыккан татар милли теле бљтен дљньяга сибелгән татар халкы љчен уртак. Мил­ли яки гомумхалык татар теле тљшенчәсе телнећ џәр­тљрле кулланылышын, шул исәптән барлык диалект џәм сљйләшләрне, аерым социаль катлаулар тарафыннан кул­ланыла торган џәртљрле жаргоннарны џ.б. њз эченә ала. Татар әдәби теленең исә гомумхалык теле эчендә аерым урыны бар. Әдәби тел ул – тел яшәешенең иң югары кимәле, югары формасы. Гомумхалык теленең тљп џәм иң камил њзенчәлекләрен њзендә туплаган әдәби телгә, љстәмә рәвеш­тә, эшкәртелгән џәм кагыйдәләргә буйсындырылган булу, яшә­ешнең књптљрле љлкәләрендә кулланыла алу, књп­ва­зифалылык хас.

Хәзерге татар әдәби теле матур әдәбият әсәрләрендә, газета-журналларда, радио-телевидениедә, театрда, љлешчә уку-укыту, фән өлкәсендә џәм дәњләт идарәсендә чагыштырмача иркен кулланыла.

Урта џәм югары уку йортларында әдәби телебезнең төзелешен өйрәнә торган фән «Хәзерге татар әдәби теле» дип атала, џәм ул берничә бњлектән тора: фонетика, лексикология, грамматика (морфология џәм синтаксис).

Џәр бњлекнең њзенең өйрәнњ объекты, өйрәнелә торган њзенчәлекле тел берәмлекләре бар:



Фонетика телдәге а в а з л а р составын өйрәнә;

Лексикологиянең төп өйрәнњ предметы – с њ з; ул телебезнең сњзлек составын (сњзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышын, кулланылыш өлкәләрен џ.б.) өйрәнә;

Морфология – грамматиканың бер өлешен тәшкил итә, аның төп өйрәнњ объекты – сњзнең мәгънәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, с њ з л ә р џәм с њ з ф о р м а л а р ы;

Синтаксисның төп өйрәнњ объекты – с њ з т е з м ә л ә р џәм ќ ө м л ә. Синтаксиста сњзтезмәләрнең ясалышы џәм төрләре, џәртөрле ќөмләләр өйрәнелә.

М орфология

§ 1. Морфологиянең өйрәнњ предметы џәм бурыч­лары. Морфология – грамматиканың бер өлеше. Грам­матика – тел белеме фәненең телнең төзелешен, сњзләр төрләнешен, ќөмлә төзњ юлларын џәм ысулларын өйрәнә торган тармагы, џәм ул ике өлештән – морфология һәм синтаксистан тора.

М о р ф о л о г и я сњзләрнең төзелешен, төрләнешен, сњз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.

С и н т а к с и с сњзтезмәләрне һәм ќөмләләрне, аларның төзелешен, ясалыш һәм мәгънә буенча төрләрен, ќөм­лә кисәкләрен һ.б. өйрәнә.

Морфологиянең төп өйрәнњ предметы – сњз һәм сњз­ләр төрләнгәндә барлыкка килә торган һәртөрле сњз фор­малары. Тел белеменең икенче бер тармагы булган лексикологиянең дә төп өйрәнњ объекты – сњз. Әмма бу ике өлкәдә сњзләрне өйрәнњнең максаты һәм юнәлешләре төрле.

Лексикологиядә сњзләр лексик мәгънәләре, килеп чыгышы һәм яшәешнең төрле өлкәләрендә кулланылыш њзен­чәлекләре ягыннан өйрәнелсә, морфология сњзләрнең тө­зелешен (морфемика), төрләнешен, ягъни сњз төркемнәренең сөйләмдә књп төрле грамматик формаларда килә алу мөмкинлеген, сњз формаларын, форма ясалышын өйрәнә. Мәсәлән, китап сњзе лексикада мөстәкыйль мәгънәле, алынма (гарәптән кергән) бер мәгънәле сњз буларак аңлатылса, шул ук китап сњзе морфологиядә исем сњз төркеменә караган тамыр сњз булуы, килеш, тартым, сан белән төрләнә алуы ягыннан характерлана. Икенче төрле әйткәндә, морфологиядә сүзләрнең грамматик ягы өйрәнелә.

Агглютинатив (тагылмалы) тел булган татар телендә сүз ясалышы һәм форма ясалышы нигездә бер үк чаралар – кушымчалар ярдәмендә башкарыла. Сүз ясалышында сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрә, мәсәлән, кис кис-әк кис-кеч кис-енте; форма ясалышында исә сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрешсез кала, сүзгә яңа грамматик мәгънә өстәлә: кис кис-ә кис-кәнкис-сә.

Морфологиядә сүзләр сүз төркемнәренә берләштереп өйрәнелә. Аерым сүз төркемнәренең төрләнеше грамматик категорияләрне хасил итә. Шуңа күрә морфологиянең төп бурычы – телдәге сүз төркемнәре системасын һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнү.

§ 2. Морфологиянең тел белеменең башка тармаклары белән бәйләнеше. Тел үзенең төзелеше буенча билгеле бер система тәшкил итә. Бу системаның аерым буыннары тел берәмлекләре дип йөртелә. Төп тел берәмлекләре: аваз (фонема), сүз кисәге (морфема), сүз, сүзтезмә, ќөмлә. Тел берәмлекләре кечкенәдән зурга таба үсә бара, һәр кечкенә берәмлек зур берәмлек эченә керә. Бу – тел берәмлекләре арасындагы иерархияле мө­нәсә­бәт дип атала: сүз кисәге (морфема) аваздан яки авазлардан төзелә, сүз – морфемалардан, сүзтезмә сүзләрдән, ә ќөмлә сүзтезмә­ләрдән тора. Тел берәмлекләренә шулай ук төрлелек, бүленгәнлек һәм бер сызык өс­тендә килү (линейность) кебек сыйфатлар хас. Лингвистикада бу берәмлекләрне өйрәнүдә дә билгеле бер эзлеклелек бар. Тел белеме тармаклары арасында шуңа күрә үзара тыгыз бәйләнеш яши.

Морфология төп өйрәнү объекты шулай ук сүз булган л е к с и к о л о г и я белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Сөйләм эчендә сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънә берлектә яши. Мөстәкыйль мәгънәгә ия һәр сүз телдә грамматик яктан да формалашкан була. Шул ук вакытта төрле сүз­ләрнең төрләнү мөмкинлеге, грамматик ягы аларның лексик мәгънәләренә дә бәйле. Сүзләрне төркемләгәндә, мәсәлән, беренче чиратта аларның гомуми лексик мәгъ­нәләре исәпкә алына: исем сүз төркеме предметлыкны, сыйфат – предмет билгесен, фигыль – эш-хәл, хә­рә­кәтне белдерә, һ.б.

Морфологиядә сүз төркемнәренең грамматик катего­рияләрен өйрәнүгә кадәр, аларның лексик ягы, лексик со­ставы да өйрәнелә. Бу юнәлештә сүз төркемнәре аерым мәгъ­нәви, ягъни лексик-семантик төркемнәргә бүленә. Исем сүз төркеменең семантик төркемнәренә, мәсәлән, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, предметлыкны (дәфтәр, алма) , матдәлекне (он, су, тоз) белдергән һ.б. исемнәр, фигыльдә – хәрәкәт фигыльләре (йөри, килә), эш фигыльләре (төзи, ура), хис-тойгы фигыльләре (соклана, ярата) һ.б. керә.

Бер үк сүз төркеменең төрле семантик төркемчәләрендә аерым грамматик категорияләр үзенчәлекле чагылыш табарга мөмкин. Әйтик, исемнәрнең күплек санда килүе предметлыкны яки матдәлекне белдергән исемнәрдә яисә ялгызлык һәм уртаклык исемнәрдә бердәй түгел; хәрәкәт фигыльләренең юнәлеш категориясенә мөнәсәбәте үзенчәлекле һ.б.

Морфология – тел белеменең авазларны өйрәнә торган тармагы – ф о н е т и к а белән дә тыгыз бәйләнгән. Аваз (фонема) һәм морфологиянең өйрәнү предметы – морфема арасында охшаш һәм аермалы яклар бар. Алар икесе дә телнең иң кечкенә берәмлекләре санала. Әмма морфема ул сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге, ә фонема мәгънә аеруга хезмәт итә. Морфема фонемалардан төзелә һәм аваздан яки авазлар ќыелмасыннан тора. Мәсәлән, аш-а, сан-а сүзләрендә ике морфема бар: аш, сан - тамыр морфемалар, - сүз ясагыч кушымча, ул лексик-грамматик мәгънә белдерә, исем­нән яңа мәгънәле сүз – фигыль ясый; ә кал сүзендәге а – фонема, ул мәгънә белдерми, сүз эчендә аны башка аваз белән алыштыру мәгънәне үзгәртә, димәк, фонема мәгънә аеруга хезмәт итә: кал-кол-кул-кыл; бар-а сүзе шулай ук ике морфемадан тора. Бу очракта -а морфемасы фигыль заманын ясый, ягъни ул грамматик мәгънә белдерә.

Татар телендә сүзләр төрләнгәндә (сүзләргә кушымчалар ялганганда) күп төрле аваз үзгәрешләре барлыкка килә. Сүзләрнең төрләнеше ул – морфологик күренеш, ә аваз үзгәрешләре фонетикага карый. Димәк, бу очракта фонетика һәм морфология турыдан-туры кисешә. Татар телендә кушымчаларның барлык вариантлары да – фонетик вариантлар, алар һәртөрле аваз үзгәрешләре нәтиќәсендә барлыкка килә: -лар/-ләр, -ды/-де, -ны/-не (рәт гармониясе); -ды/-де, -ты/-те, -ган/-гән, -кан/-кән (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану) һ.б.

Хәзерге фәндә бу өлкәне махсус тел белеме тармагы – м о р ­ф о н о л о г и я дә өйрәнә башлады. Морфонологиядә сүзләргә кушымчалар ялганганда барлыкка килә торган аваз төрлелекләре өйрәнелә (-а / -ә; -ды / -ты; -ган / -кан).

Морфология грамматиканың икенче бүлеге – с и н т а к с и с белән дә тыгыз бәйләнгән. Синтаксисның төп өйрәнү предметы булган сүзтезмәләр үзара грамматик мөнәсәбәт­тәге сүзләрдән төзелә, ә ќөмлә төрле типтагы сүзтезмәләр­дән барлыкка килә. Сүзләрнең төрләнеше морфологиядә сүз формалары итеп каралса, синтаксиста алар ќөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерүче чаралар һәм җөмлә кисәкләре буларак өйрәнелә. Димәк морфологиядә дә, синтаксиста да бер үк тел күренешләре өйрәнелә, әмма алар төр­лечә бәяләнә. Мәсәлән, Урманда әле кар ята дигән ќөм­ләдә урманда сүзе морфологиядә – исем, урын-вакыт килешендә, берлектә килгән, килешнең грамматик мәгънәсе – урын мөнәсәбәтен белдерү рәвешендә тикшерелә; синтаксиста исә шул ук сүз ќөмлә кисәге – хәл буларак билгеләнә: урын хәле, хәбәрне ачыклый, хәбәргә урын-вакыт килеше кушымчасы аша бәйләнгән һ.б.



§ 3. Грамматик категория турында төшенчә. Грамматик форма һәм грамматик мәгънә. Г р а м м а т и к к а т е г о р и ясүз төркемнәрен һәм гомумән морфологияне өйрәнүдә төп төшенчәләрнең берсе.

Телдәге һәр мөстәкыйль мәгънәле сүз бер үк вакытта ике төрле мәгънә – лексик һәм грамматик мәгънә белдерә, ягъни һәр сүз грамматик яктан формалашкан була. Лексик мәгъ­нәне тамыр яки нигез морфема белдерә, ә грамматик мәгънә сүзнең грамматик формасы (сүзформа1 ) аша белдерелә.

Г р а м м а т и к к а т е г о р и я дип грамматик м ә г ъ­ н ә һәм грамматик ф о р м а берлегенә әйтәләр. Нәрсә соң ул грамматик мәгънә һәм грамматик форма?

Лингвистикада сүзнең берничә төрле мәгънәсе билгеләнә:

1) л е к с и к м ә г ъ н ә (аны сүзнең конкрет лексик мәгънәсе дип тә әйтәләр) чынбарлыктагы аерым предмет, күренеш, эш-хәлләрне, билгене һ.б.ны атый. Сүзләрнең бу мәгънәләре гадәттә аңлатмалы сүзлекләрдә теркәлә;

2) г о м у м л е к с и к м ә г ъ н ә2  сүзләрне аерым билгеләр буенча гомумиләштерүне күздә тота. Гомумилексик мәгънә дигәндә «предметлык»ны, «эш-хәл»не, «билге»не һ.б. белдерә торган сүзләр дигән төшенчәләр белән эш ителә.

3) г р а м м а т и к м ә г ъ н ә күпчелек очракта ќөмлә эчендә сүзләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә барлыкка килә. Бала китап укый дигән ќөмләдә бала укый сүзе белән мөнәсәбәткә керә, бала укый; ул башкаручы зат – субъ­ектны белдерә. Китап сүзе шулай ук укый сүзенә бәйләнгән, китапукый; ул шул эшнең туры объекты була. Ягъни бала һәм укый сүзләре арасында субъект мөнәсәбәте, ә китап һәм укый сүзләре арасында туры объект мөнәсәбәте барлыкка килә. Димәк грамматик мәгънә – һәрвакыт нинди дә булса м ө н ә с ә б ә т ул. Сөйләмдә сүзләр арасында күп төрле мөнәсәбәтләр урнашырга мөмкин, әйтик, укучының китабы дигәндә, бу сүзләр арасында и я л е к мө­нәсәбәте, урманда кар күп дисәк, урманда һәм күп сүзе арасында у р ы н мө­нәсәбәте, иртәгә кайта дисәк, ике сүз арасында в а к ы т мөнәсәбәте белдерелә һ.б. Күргәнебезчә, грамматик мәгънә – ул гомумиләштерелгән мәгънә. Грамматика гомумән абстракция белән эш итә.

Лингвистикада лексик абстракция һәм грамматик абстракция дигән төшенчәләр бар. Мәсәлән, китап сүзе чынбарлыктагы конкрет бер предметны белдерә, аның конкрет лексик мәгънәсе бар. Әмма бу сүз белән без аерым бер китапны гына түгел, дөньядагы барлык китапларны атый алабыз. Димәк, телдәге һәр сүз гомумиләштерә ала. Бу – лексик абстракция. Ә грамматик абстракция тагын да киң­рәк. Югарыда китерелгән ќөмләдә бала сүзе урынына баш килештә килгән башка сүзләрне куйсак та (укучы, укытучы, Алсу һ.б.), грамматик мәгънә, ягъни эш башкаручыны белдерү үзгәрешсез кала. Шул рәвешле, грамматик мәгънә сүзнең конкрет лексик мәгънәсенә бәйле булмый, ул күб­рәк грамматик формага карап үзгәрә. Мәсәлән, Баланы яра­талар дисәк, бала сүзенең грамматик формасы үзгәрде (баш килеш урынына төшем килеше), һәм шуңа бәйле рә­вештә грамматик мәгънә дә үзгәрә – биредә ул туры объект мәнәсәбәтен белдерә.

Сүз формалары ќөмләдәге сүзләр арасындагы мөнәсә­бәт­ләрне генә түгел, чынбарлык күренешләренә, яки сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, исемнең к ү п л е к формасы предметларның бердән артык күплеген, яки төрлелеген (төрле сортларын) белдерә, фигыльнең з а м а н формалары эш-хәлнең сөйләү моментына карата үтәлү вакытын, з а т-с а н эшнең кем (кайсы зат) тарафыннан үтәлүен белдерә һ.б. Тел белемендә шуңа бәйле рәвештә грамматик категорияләрне ике төргә бүлеп карау да бар. Ќөмлә эчендәге сүзләрнең үзара мөнәсәбәтен белдергән грамматик категорияләр с и н т а г м а т и к грамматик катего­рия­ләр дип, ә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торганнары с и н т а г м а т и к б у л м а г а н грамматик категорияләр дип атала1 . Синтагматик категория­ләргә исемдә – к и л е ш, т а р т ы м, х ә б ә р л е к, фигыльдә - з а т-с а н категорияләре керә. Синтагматик булмаган категорияләргә исемдә – к ү п л е к, фигыльдә – з а м а н, н а к л о н е н и е, ю н ә л е ш категорияләре, с ы й ф а т д ә р ә ќ ә л ә р е һ.б. керә.

И с к ә р м ә: Синтаксист галимнәрнең сыйфат фигыль һәм хәл фигыль формаларын да синтагматик категорияләргә кертеп караулары беркадәр бәхәс тудыра, чөнки бу кушымчалар, әйтик: -учы, -үче (ќырлаучы кыз, килүче кеше), -ган, -гән (ќырлаган кыз, килгән кеше), -асы, -әсе (ќырлыйсы ќыр, киләсе кунак) сыйфат фигыльнең заманнарын белдерәләр, ә заман модаль формаларга, ягъни синтагматик булмаган категорияләргә керә. Сыйфат фигыль белән сыйфатланмыш арасындагы бәйләнеш төрен дә янәшәлек дип билгеләү дөресрәк булыр иде. Шуны да әйтергә мөмкин: сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләрнең бер үк вакытта сыйфат сүз төркеме һәм рәвеш белән һәр өч яклап (лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик ) уртаклыгы бар. Белгәнебезчә, сыйфатлар һәм рәвешләр үзләре ачыклаган сүзгә янәшәлек юлы белән бәйләнәләр.

Г р а м м а т и к ф о р м а – грамматик мәгънәләрне белдерә торган морфологик чара. Сөйләмдә грамматик мәгънәне төрлечә белдереп була. Мәсәлән, чынбарлыктагы вакыт төшенчәсен аерым сүз белән (кичә, ќәен); сүз­тезмә белән (ќәй көне); иярчен ќөмлә белән (ќәй ќит­кәч); бәйлекләр ярдәмендә (ќәй килү белән); килеш кушымчасы белән (ќәйдә) һ.б. белдерергә мөмкин. Әмма грамматик мәгънә бары тик морфологик чара – с ү з ­ф о р м а белән белдерелгәндә генә чын мәгънәсендә грамматик категория булып санала ала. Ягъни сүзнең лексик мәгънәсе дә, морфологик мәгънәсе дә бер сүз эчендә, бер сүз кысасында белдерелергә тиеш. Татар телендә мондый универсаль чара ролен ф о р м а я с а г ы ч (төр ясагыч һәм төрләндергеч) кушымчалар башкара. Мәсәлән, апаның (яулыгы) сүзендә аның лексик мәгънәсе дә (кыз туган, хатын-кыз), грамматик мәгънәсе дә (аның нәрсәгәдер ия булуы) чагыла. Бу очракта грамматик форма – иялек килеше кушымчасы.

Татар телендә грамматик мәгънә белдерә торган синтетик чара – кушымчалар белән бергә, аерым очракларда аналитик чаралар да кулланыла. Грамматик мәгънә белдерүче аналитик чараларның ачык мисалы итеп фигыльнең заман формаларын китерергә мөмкин: бара иде, барган иде, бара торган иде һ.б. Аналитик грамматик форма бу очракта кушымча + иде ярдәмче фигыле белән ясала.

Шул рәвешле, грамматик категория ул ике яклы күренеш. Аның эчке ягы – грамматик мәгънәсе һәм тышкы ягы – грамматик формасы бар. Грамматик мәгънә ул һәрвакыт нинди дә булса м ө н ә с ә б ә т белдерү. Грамматик форма – морфологик чара ярдәмендә ясалган сүз формасы (сүзформа).

Хәзерге тел белемендә грамматик категорияне у р т а к г р а м м а т и к м ә г ъ н ә г ә и я б у л г а н ф о р м а л а р р ә т е дип билгеләү киң таралган. Сүзләр төрләнгән­дә, чыннан да, билгеле бер тәртипкә салынган сүзформалар рәте барлыкка килә. Аларны парадигма дип атыйлар.

П а р а д и г м а дип бер үк сүз нигезенең күп төрле грамматик формаларда килүенә әйтәләр. Парадигмалар гадәттә баганалап яки таблица рәвешендә бирелә. Парадигманың барлык буыннары өчен уртак морфема – сүз нигезе яки лексема дип атала. Парадигма эчендәге лексема грамматик мәгънәдән азат була. Бу очракта лексема (сүз) - бары тик сүзлек берәмлеге генә.

Билгеле булганча, һәр сүз төркеме үзенчә төрләнә, һәм шуңа бәйле рәвештә, аларның һәркайсының үзенә хас грамматик категорияләре бар. Татар телендә грамматик категорияләргә иң бай сүз төркемнәре – исем һәм фигыль. Исемгә – к и л е ш, т а р т ы м, с а н , фигыльгә – б а р л ы к-ю к л ы к, з а м а н, з а т-с а н, ю н ә ­л е ш, д ә­ р ә­ ќ ә категорияләре хас. Мисалга исемдә килеш категориясен алсак, ул алты килештән торган формалар рәтен тәшкил итә:


Б.к. 1 Т.к. -ны / -не

И.к. -ның / -нең Ч.к. -дан / -дән

Ю.к. -га / -гә, -ка / -кә У-в.к. –да / -дә, -та / -тә

Барлык килешләрне уртак грамматик мәгънә берләштерә. Ул – исемнең ќөмләдәге башка сүзләргә т ө р л е-т ө р л е (субъект, объект, урын, вакыт һ.б.) м ө н ә с ә б ә т е н белдерү. Бер төрләнеш парадигмасына кергән сүзформалар мәгънә буенча бер-берсенә капма-каршы куелалар, ягъни парадигма эчен­дәге һәр сүзформаның (бу очракта һәр килешнең) үзенең грамматик мәгънәсе яки мәгънәләре була.

Грамматик категория төшенчәсе тел белемендә т а р һәм к и ң мәгънәдә кулланыла. Грамматик категория эче­нә кергән формалар рәтенең һәркайсы өчен уртак мәгънә г о м у м к а т е г о р и а л ь мәгънә дип атала. Мисал өчен, фигыльдә заман категориясенең гомумкатегориаль мәгънә­се – эш-хәлнең сөйләү моментына мөнәсәбәтен белдерү. Шул ук вакытта 9 заманнан торган заманнар системасында (формалар рәтендә) һәр заманның үзенә хас мәгънәсе һәм өстәмә мәгънә төсмерләре бар (хәз.з. – сөйләү моментында булган; үтк.з. – сөйләү моментыннан алда; кил.з. – сөйләү моментыннан соң булган эш һ.б.). Зат-сан категориясенең гомуми грамматик мәгънәсе – эш-хәл, аның үтәүчесе һәм сөйләүче арасындагы мөнәсәбәтне белдерү. Ул берлектә һәм күплектә өч затка караган формалар рәте белән белдерелә. Шул ук вакытта һәр затның үзенең грамматик мәгънәсе бар: I зат эшнең с ө й л ә ү ч е тарафыннан башкарылуын; II зат эшнең т ы ң л а у ч ы тарафыннан башкарылуын белдерә һ.б. Грамматик категория составында формалар рәте сан ягыннан төрле булырга мөм­кин, әмма ул ким дигәндә бер-берсенә капма-каршы куелган ике буыннан тора (мәсәлән, исемнең б е р л е к һәм к ү п л е к формалары); фигыльдә тугыз буыннан торган заманнар системасы, биш юнәлеш; исемдә алты килеш бар һ.б.

Төрле телләрдә грамматик категорияләрнең саны һәм составы төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, күпчелек тел­ләрдә исемдә килеш, фигыльдә заман, зат-сан категория­ләре бар. Болар төрле телләр арасындагы типологик уртаклыкны чагылдыра. Шул ук вакытта аерым телләр өчен хас үзенчәлекле грамматик категорияләр дә була. Рус һәм га­рәп телләрендә, мәсәлән ќенес (род) категориясе бар, ә төрки тел­ләрдә исемгә тартым категориясе үзенчәлекле. Галимнәр тел һәм фикерләү закончалыкларының үзара бәйләнешенә карата: «Грамматика чынбарлык күренешләрен сайлап чагылдыра», – диләр. Чыннан да, чынбарлык күренешләре арасындагы мөнәсәбәтләр бер телдә грамматик чара – сүзформа белән, ә икенче телдә лексик яки синтаксик юл белән белдерелергә мөмкин. Ќенесне аеру өчен татар телендә, мәсәлән, аерым сүз (лексик чара) кулланыла: ир бала, кыз бала, ана каз һ.б., ә рус телендә алар грамматик чара – кушымчалар ярдәмендә аерыла. Шул ук вакытта рус телендәге род категориясе ул биологик ќенескә генә бәйле түгел, ул - тел категориясе, чөнки стол яки парта сүзләренең төрле родка керүен бары тик сүз формасы аша гына билгеләп була. Татар телендә тартым категориясе предметның кайсы затка караганлыгын грамматик юл белән белдерә: китаб-ым, китаб-ың сүзләрендә, мәсәлән, лексик мәгънә һәм грамматик мәгънә бер сүз эчендә, бер сүз кысаларында белдерелә, ә рус телендә ул лексик чара, аерым сүз­ләр белән бирелә: моя книга, твоя книга.



§ 4. Функциональ-семантик категорияләр. Тел – тарихи күренеш, һәм ул берөзлексез хәрәкәттә, үзгәрештә. Сүз төркемнәренә хас грамматик категорияләр дә телдә катып калган күренеш түгел. Алар тел үсешенең билгеле бер этабында барлыкка киләләр, грамматик яктан калыплашалар, вакытлар узу белән, кайбер грамматик категорияләр таркалырга, яңа формалар барлыкка килергә мөмкин. Галимнәр билгеләгәнчә, һәрбер телдә диярлек формалашып ќиткән, ягъни грамматик категория таләпләренә тулысынча ќавап бирә торган тел күренешләре белән бергә, охшаш грамматик мәгънә белдерә торган, әмма морфологик яктан әле сүзформа буларак тулысынча калыплашмаган тел чаралары да була. Боларга һәртөрле аналитик форма һәм аналитик төзелмәләр белән бергә, тел ярусларының төрле өлкә­ләренә караган (лексик, синтаксик) тел берәмлекләре керә. Тел белемендә мондый күренешләрне грамматик категориянең маргиналь өлкәләре яки ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы р ы (поле) дип билгелиләр. Шуңа бәйле рәвештә, соңгы вакытта грамматик категорияләр белән бергә сүз төркемнәренә хас функциональ-семантик категорияләр дә өйрәнелә башлады.

Сүз төркемнәренә хас функциональ-семантик категорияләргә игътибар юнәлтү телне хәрәкәттә, сөйләм процессында өйрәнергә мөмкинлек бирә. Грамматик категория­ләрне өйрәнү тел төзелешен система буларак күзалларга, категорияләрне функциональ-семантик өйрәнү ќанлы сөйләмдә барлыкка килә

торган мәгънә төрлелек­ләрен, сүзформаларның мәгънә байлыгын – семантик күлә­мен һәм стилистик мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Татар тел белемендә сүз төркемнәрен бу юнәлештә өй­рәнә башлау академик Д.Г.Тумашева исеме белән бәйле. Күренекле морфологист-галим Д.Г.Тумашева үзенең татар телендә фигыль сүз төркемен өйрәнүгә багышланган хезмәтендә фигыльгә хас т е м п о р а л ь л е к, п е р с о н а л ь л е к, м о д а л ь л е к функциональ-семантик категорияләрен1 яктырта [Тумашева, 1986].

Сүз төркемнәрен функциональ яктан өйрәнү төп ике юнә­лештә алып барыла: мәгънәдән – формага, формадан – мәгънәгә. Гадәттә функциональ-семантик категориянең үзәгендә (ядро) грамматик категория ята.

Беренче очракта функциональ-семантик категория шул грамматик категория мәгънәсенә охшаш мәгънәләрне белдергән барлык тел чараларын берләштерә. Мәсәлән, татар телендә фигыльнең заман категориясе 9 форма белән белдерелә (/ – хәзерге заман, -ды/-де – билгеле үткән заман, -ган/-гән – билгесез үткән заман, -ыр/-ер – билгесез киләчәк заман, -ачак/-әчәк – катгый киләчәк заман һ.б.). Әмма сөйләм эчендә эш-хәлнең заманын белдерү мөмкинлеге моның белән генә чикләнми. Әйтик, иде яр­дәмче фигыле аналитик заман формаларын гына ясап калмый (бара иде, барган иде), бәлки теләсә нинди сүз төркеме янында килеп, күренешне яки билгене үткәнгә күчерә: Кичә генә әле ул студент иде. Яшь чакта ул бик матур иде. Алар өчәү иде һ.б. Заман мәгънәсен сөйләмдә шулай ук лексик чаралар (кичә, бүген, узган ел) яки синтаксик чаралар (иярчен вакыт ќөмлә) һ.б. белән белдерергә мөмкин. Заман грамматик категориясенең әйләнә-тирәсен (перифериясен) тәшкил иткән бу тел чаралары т е м п о р а л ь л е к дигән функциональ-семантик категориягә берләшә.

Икенче очракта үзәккә грамматик категориянең форма ягы (сүзформа) куела. Аерым грамматик категория парадигмасына кергән сүзформалар сөйләм эчендә, контекстта үзләренең төп (категориаль) мәгънәләреннән тыш өстәмә мәгънәләр дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, исемдә тартым грамматик категориясе предметның кайсы затка караганлыгын белдерә. Ә исем фигыль белән яки сыйфат фигыль­гә бәйле рәвештә кулланылса, ул зат-сан мәгънәсен, ягъни эш башкаручы затны белдерә башлый: кайтуың яхшы булды; укыган китабың, әйткән сүзем һ.б. Бу чаралар тартым категориясенең функциональ-семантик кыры – п е р с о н а л ь л е к к ә карыйлар. Яки фигыльнең хәзерге заман формасы (барам, укыйм) сөйләү моментында булган эшне белдерү белән бергә (төп, категориаль мәгънә), контекстта үткәндә, киләчәктә булган эш-хәлләрне һ.б. белдерергә мөмкин. Кыскасы, грамматиканы өйрәнгәндә функциональ семантик категорияләрне исәпкә алу телнең ќанлы кулланылышында барлыкка килә торган үзенчәлекле яклары ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим, чөнки традицион грамматика күпмедер дәрәќәдә математика фәненә охшаш – ул күбрәк телне беркадәр схемалаштырып, аерым кагыйдәләр кысасына салып өйрәнүне күздә тота.

Белемегезне тикшерегез

1. Грамматика телне кайсы яклап өйрәнә һәм аның состав өлешләре нинди?

2. Морфологиядә һәм синтаксиста нинди тел берәмлекләре төп өйрәнү обьекты булып тора?

3. Морфологиядә һәм лексикологиядә сүзләр кайсы яклап өйрәнелә?

4. Грамматик категориягә билгеләмә бирегез.

5. Грамматик мәгънә ул – мөнәсәбәт белдерү дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? Грамматик категорияләр ничә төрле була?

6. Нәрсә ул сүз формасы, яки сүзформа? Кушымчалар ярдәмендә сүз ясалышын һәм форма ясалышын мисаллар өстендә аңлатыгыз.

7. Грамматик категорияләрнең киң һәм тар мәгънәдә кулланылышын сез ничек аңлыйсыз?

8. «Формалар рәте» һәм «гомумкатегориаль мәгънә» төшенчәләрен сез ничек аңлыйсыз?

9. Татар һәм рус телләрендә нинди типологик уртак һәм үзен­чәлекле грамматик категорияләр бар?

10. Функциональ-семантик категорияләр тел төзелешен өйрә­нүдә нин­ди яңа мөмкинлекләр ача?


МОРФЕМИКА



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   28




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет