لا إِكْرَاهَ فِي الدِّينِ قَدْ تَبَيَّنَ الرُّشْدُ مِنَ الْغَيِّ "Диндә көчләү юк, хак дин көферлектән аерылды",1 لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِيَ دِينٌ "Сезнең дине-гез үзегезгә булсын, минем динем үземә",2 – дип әйтеп торган Китапка иярүчеләр өчен гакыйдәләргә, фикерләргә богау салулар, дин даирәсен үзләре хыял кылган сызык-лардан гыйбарәт булып та, шул даирәне киң һәм зуррак итеп хыял кылу турысында башкаларга хак бирмәүләр диндә голү кылудан башка нәрсә түгел.
Әһелләре һәм иярченнәре күп булудан бер гамәлнең һәм бер мәсләкнең хак икәнлеген дәгъва кылу урынсыз. Иярченнәре аз булган хак һәм иярченнәре күп булган ба-тыл нәрсәләрнең мисалларын күңел күзләре сукыр бул-маганнар үзләре табачак. Аллаһ әйткән:
وَ إِنْ تُطِعْ أَكْثَرَ مَنْ فِي الأَرْضِ يُضِلُّوكَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ "Әгәр син җир йө-зендәге кешеләрнең күбрәгенә итәгать итсәң, ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырачак",3
وَقَلِيلٌ مِنْ عِبَادِيَ الشَّكُورُ "Колларымнан биргән нигъмәтләре-безгә чынлап шөкер итүчеләр бик аз".4
Һәркем үз мәзһәбенең хак булуын дәгъва кыла һәм һәркем үз мәзһәбен читләрдән кимсетүгә риза булмый. Һәрхәлдә, үзеңнең мәзһәбең хак һәм үзең туры юлда бул-ган өчен генә каршы тарафның үзләрен һәм мәзһәбләрен кимсетергә һәм сүгәргә ярамый.
105 *أَيُّمَا امْرَأَةٍ خَرَجَتْ مِنْ بَيْتِهَا بِغَيْرِ إِذْنِ زَوْجِهَا كَانَتْ
فِى سَخَطِ اللهِ حَتَّى تَرْجِعَ إِلَى بَيْتِهَا أَوْ يَرْضِيَ عَنْهَا زَوْجُهَا*
"Бер мәҗбүрлек булмый торып, иренең рөхсәтеннән башка өеннән чыгып йөрүче хатын, өенә кайтып кергәнгә яки ире риза булганга кадәр, Аллаһының ачуында булыр".
Шәригать галимнәренең сүзләренә күрә, ирләре риза булмый торып, хатыннарның өйләреннән чыгуларын шә-ригать тыймый торган урыннар шулар: 1) 15 көн яки атна-да бер мәртәбә ата-аналарының хәлләрен белергә бару. 2) Авырсалар хәлләрен белергә бару. 3) Берәр төрле кайгы килсә, кайгы уртаклашу һәм тынычландыру өчен бару. 4) Елында бер мәртәбә мәхрәм карендәшләрне барып күрү. 5) Әбилек хезмәте итүчеләрнең шул хезмәтләре өчен чы-гулары. 6) Үлек юарга бару. 7) Алачагы булса, шуны ба-рып сорау. 8) Фарыз булган гыйлемне өйрәнер өчен чыгу (әгәр ире үзе өйрәтмәсә). 9) Фарыз хаҗ кылу өчен сәфәр чыгу (мәхрәме белән).
Ирләре риза булган вакытта хатыннарның сәфәрләрен шул төрләргә аерырга мөмкин: 1. Үзенең ире яки мәхрәме белән сәфәр итү. Кирәк хаҗ өчен һәм кирәк башка төрле сәфәр булсын, моның дөреслегендә бәхәс юк. 2. Иреннән һәм мәхрәменнән башка бер шәргый гозер сәбәпле сәфәр итү. Мәсәлән: мөселман булып Ислам мәмләкәтенә яки сугыш җиреннән тыныч, куркынычсыз җиргә күчү, үзенә яки малына һөҗүм кылыну хәвефе булган җирдән китү яки җән-җаллашып киткәннән соң иренең өенә кире кайту, бурычын һәм яки берәр төрле амәнәтне тапшырыр өчен сәфәр кылу. 3. Иреннән һәм мәхрәменнән башка фарыз хаҗ өчен сәфәр кылу. Күбрәк галимнәр моны дөрес күр-миләр, әмма бер фирка галимнәр (Имам Мәлик белән Имам Шәфигый шул җөмләдә) юл имин булу һәм ыша-нычлы хатыннар белән берлектә йөрү шарты белән дөрес диләр.1 4. Ире яки мәхрәме булмый торып хаҗдан башка урынга сәфәр кылу. Моны галимнәрнең күбесе дөрес са-намасалар да, Ибне Хәзем дөрес күрә. Ибне Хәзем мәз-һәбенә күрә, кирәк яшь һәм кирәк карт булсын, янында кирәк ышанычлы хатын булсын һәм кирәк булмасын, ха-тынның сәфәр йөрүе дөрес.2
Хатыннарның сәфәрләре хакында Коръән Кәримдә бер нәрсә дә юк,3 әмма хәдисләр бар, мәсәлән:
لا تُسَافِرُ الْمَرأَةُ إِلاَّ مَعَ ذِي مَحْرَمٍ "Хатын-кыз мәхрәменнән башка сәфәргә чыкмасын",4 дигән хәдис. Бу хәдисне га-лимнәр бөтен урынга эшләтмиләр, бәлки зарурәт урын-нарына аерып кулланганлыклары икенче төрдә мәгълүм булды.
Бозыклык кылырга теләүче хатын өчен сәфәрдән биг-рәк өйдә тору уңайлы. Сәфәрдә ир яки мәрхәмнең шарт ителүнең сәбәбе аны бозыклыктан тыю түгел, бәлки аңа карата башкаларның чиктән чыгуларына юл куймау.
106 *أَيُّمَا امْرَأَةٍ سَأَلَتْ زَوْجَهَا الطَّلَاقَ
مِنْ غَيْرِ مَا بَأْسَ فَحَرَامٌ عَلَيْهَا رَائِحَةُ الْجَنَّةِ*
"Берәр төрле зарурәт булмый торып, кайсы гына ха-тын үз иреннән аерылуны сораса, аңа җәннәт исе хәрам".5
Әгәр исе хәрам булса, җәннәткә керү ихтималы бө-тенләй юк. Ә инде зарурәт булганда, мәсәлән, ир рәнҗет-сә, тәрбияләмәсә яки ике арада мәхәббәт булмаса, талак сорауда зарар юк.
107 *أَيُّمَا امْرَأَةٍ مَاتَ لَهَا ثَلاثٌ مِنَ الْوَلَدِ كَانُوا لَهَا
حِجَابًا مِنَ النَّارِ قَالَتِ امْرَأَةٌ وَ اثْنَانِ قَالَ وَاثْنَانِ*
"Кайсы гына хатынның өч баласы вафат булса, шул балалар ул хатын өчен җәһәннәм утыннан пәрдә булалар". Рәсүлүллаһ шулай дигәч, бер хатын: "Ике баласы вафат булса да шулай булырмы?" – дип сорый. Рәсүлүллаһ: "Ике генә баласы вафат булса да, шулай булыр", – ди".1
Бу сөенеч хатыннарга гына түгел, бәлки ирләр, ягъни, аталарга да бәрабәрдер. Монда хатын дип зекер ителүнең сәбәбе, бервакыт хатыннар Рәсүлүллаһтан: "Йә, Рәсүлүл-лаһ! Ирләр һәрвакыт сездән дин өйрәнәләр һәм гыйлем алалар, алар кебек безнең дә гыйлем аласыбыз һәм дин өй-рәнәсебез килә, безнең үзебез өчен генә бер көнне билге-ләсәң, без шунда килеп, өйрәнер идек", – дип вәгазь-нәсыйхәт өчен үзләренә бер көнне билгеләүне сораганнар иде. Рәсүлүллаһ аларга бер көнне билгеләп, вәгазь сөйли иде. Бу сөенечне шул вакытта хатыннарга әйткәнлектән хатын исеме белән зекер кылына. Имам Бохари икенче бер урында:
مَا مِنَ النَّاسِ مِنْ مُسْلِمٍ يُتَوَفَّى لَهُ ثَلاثٌ لَمْ يَبْلُغُو الْحِنْثَ إِلاَّ أَدْخَلَهُ اللَّهُ الْجَنَّةَ
"Кайсы гына мөселманның балигъ булмаган өч кыз баласы вафат булса, Аллаһ аны җәннәткә кертер",2 дигән мәгънәдәге хәдисне риваять итә. Вафат булучы балалар, кирәк ир һәм кирәк кыз булсыннар, аерма юк. Мәгәр, бу сөенеч шул авыр кайгыга мөмкин кадәр сабыр итәргә ты-рышкан ата-ана хакында булса кирәк.
108 * اَلْإيِمَانُ وَالْعَمَلُ قَرِينَانِ لا بَصْلُحُ كُلُّ وَاحِدٍ مِنْهُمَا إِلَّا مَعَ صَاحِبِهِ*
"Иман белән гамәл бер-берсеннән аерылмый торган иптәшләр, һичберсе үз иптәшеннән башка эшкә ярамый".
Шуның өчен мөселман һәм мөэмин булган кеше тә-мам шартына килеп җитсә-җитмәсә дә, гамәл кылу туры-сында игътибарсыз булмаска, бәлки өстендәге бурычны төшерергә тиеш. Гамәлдән максат көн-төн намазлык өс-тендә утыру дигән сүз түгел, бәлки фарыз һәм вәҗепләрне үтәүдән гыйбарәт. Болар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә күп түгел, бары тик шул нәрсәләрне үзеңә гадәт кылырга гына кирәк. Намазларны үз вакытларында тимер юл вагонна-рында да укып була, пароходлар исә кешенең үз өе кебек.
Шулай ук, әхлак төзәтү турысында да игътибарлы бу-лырга кирәк. Әгәр гамәлләр үз вакытларында кылынмаса һәм әхлак бозык булса, мөэминлек дәгъвасында бик зур хикмәт булмас. Теле белән әйтеп торган кешегә һичкем-нең: "Син мөэмин түгел", – дияргә хакы юк. Шулай булса да, һәркем үзе белән Аллаһы Тәгалә арасын бераз тикше-рергә, ислах кылырга тиеш.
Шәригать кушкан гамәл-гыйбадәтләр күтәрә алмас-лык дәрәҗәдә авыр һәм күп түгел, дидек. Бу исә гомумгә карап. Әгәр гаскәриләр һәм авыр эш белән мәшгуль адәм-нәр кебек арада кайбер кешеләр өчен кайбер гыйбадәтләр-не вакытында үтәү мөмкин булмаса, аны каза кылу бар. Мөһим сәбәбе булган чарасызларга аерым ирек бирүләр бар. Бу да шәригать хөкеме.
"Йә, Рәсүлүллаһ! Миңа минем җәннәткә керүемә сә-бәп булырлык бер гамәл өйрәт", – дигән гарәпкә Рәсүлүл-лаһ: "Тиңдәш тотмаган хәлдә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, фарыз намазларын укы, фарыз зәкятне бир, Рамазан-да ураза тот", – диде. Гарәп: "Валлаһи, шушы нәрсәләрдән арттырмам да, киметмәм дә", – дип, чыгып китте. Рәсүлүл-лаһ: "Җәннәт әһелен күрәсе килгән кеше шул кешегә кара-сын", – дип калды". Аллаһы Тәгалә ярдәм биргәндә го-мумгә күрә бу эшләр көч җитмәслек булмаса кирәк.
109 *بَرِئَ مِنَ الشُّحِ مَنْ أَدَّى الزَّكَاةَ وَ قَرَى الضَّيْفَ وَ أَعْطَى فِى النَّائِبَةِ*
"Саран исемен алудан котылучы – зәкятне түләр, ку-накны хөрмәтләр һәм гомуми хаҗәтләр өчен мал бирер".
Ислам шәригатендә саранлык һәм юмартлыкның үл-чәве бу хәдистә бәян ителгәнчә, зәкятне бирүче, килгән кунакны хөрмәт итүче һәм гомуми хаҗәтләргә мөмкин ка-дәр ярдәм итүче. Үзләренә садаканы мул бирүчеләр һәм сыйлаучыларны гына юмарт дип сөйләп тә, үзләренә тө-шерми һәм сыйламый торганнарны саран дип сөйләү бу үлчәүгә туры килеп җитмәсә кирәк.
Үз файдасы яки хатыны һәм балалары өчен мал са-рыф итү авыр булмаса да, гомуми мәнфәгатьләр өчен са-рыф итү һәркем өчен, әлбәттә, җиңел түгел. Шул җәһәт-тән булса кирәк, Рәсүлүллаһ гомуми мәнфәгатьләр (мәк-тәп һәм мәдрәсәләр, мәчет һәм хастаханәләр, күпер һәм юллар, һөнәр һәм сәнгать, дин гыйлемнәрен арттыру өчен төзелгән биналар) өчен мал сарыф итүчеләрне сараннар җөмләсеннән чыгара.
Гыйлем әһелләренең сүзләренә күрә мал сарыф итү турысында бәндәләр өстендә ике төрле вәҗеп бар: 1) Шә-ригать вәҗебе. Моңа зәкят кебек фарыз садакалар керә. 2) Чын кешелеклелек һәм гадәт вәҗебе. Моңа килгән кунак-ны сыйлау һәм гомуми мәнфәгатьләр хакында мал сарыф итүләр керә. Шушы ике төрнең һәр икесеннән үзен тый-мый торган кеше "юмарт" булып, икенчесеннән үзен тыю-чы – "саран", беренчесеннән тыючы "үтә дә саран", ә һәр икесеннән дә тыелучы "комсыз саран" була.
Дөньядагы милләтләрнең хөрмәтле һәм кадерле булу-ларының сәбәбе – үз араларында булган байларның гому-ми мәнфәгатьләр һәм милләт хаҗәтләре өчен мал сарыф итүләре. Милләтләрнең кадерсез булулары исә, үз арала-рындагы байларның гомуми мәнфәгатьләр өчен кесәләрен ачмауларыннан һәм акчаларын кызганудан.
110*أَلْبِرُّ حُسْنُ الخُلُقِ وَ الإِثْمُ مَا حَاكَ فِى صَدْرِكَ وَ كَرِهْتَ أَنْ يَطَّلِعَ عَلَيْهِ النَّاسُ*
"Изгелек – гүзәл холыклы булу, гөнаһ исә, күңелнең икеләнүе, бер карарга килми торуы һәм яхшы, инсафлы кешеләргә белдермәскә теләгән нәрсәң".1
Гүзәл холыкның изгелек һәм диннең зур бер тармагы икәнлегендә шик юк. Коръән Кәрим һәм хәдисләрдә иң күп зекер кылына торган нәрсә гүзәл холыкка чакыручы үгет-нәсыйхәтләрдер. Гүзәл холык хакында булган мөстә-кыйль аятьләр яки аятьләр эчендә булган җөмләләр, намаз һәм ураза, зәкят һәм хаҗ хакында булган аятьләрнең бөте-несеннән дә күбрәк икәнлеге мәгълүм. Хәдисләрдә дә шу-лай. Милләтләр гүзәл холык сәбәпле алга китәләр, ә бозык холык сәбәпле түбән төшәләр.
Әхлак төзәлү өммәтләрнең сәгадәтләренә, әхлак бо-зылу бәхетсезлекләренә сәбәп булуы яхшы аңлашылса, Рәсүлүллаһның: "Изгелек – гүзәл холыклы булу", дигән сүзенең сере һәм хикмәте дә яхшы аңлашылыр.
111 *اَلْبِرُّ لا يَبْلَى وَ الذَّنْبُ لا يُنْسَى وَ الدَّيَّانُ
لا يَمُوتُ اعْمَلْ مَا شِئْتَ كَمَا تَدِينُ تُدَانُ*
"Изгелек искермәс, гөнаһ онытылмас, бурычлы үл-мәс. Инде үзең нәрсә телисең шуны эшлә, ләкин нәрсә ге-нә эшләсәң дә, шуның җәзасын алачаксың!"
"Изгелекнең кадерен белмиләр", – дип халыкка үпкә-ләү мәгънәсезлектер. Изгелек кылудан максат кешеләрдән рәхмәт ишетү түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә каршында са-ваплы булу. Кылган изгелек онытылып калмас, киләчәк бер көндә, әлбәттә, хисабы булыр, аның халык каршында кадере беленмәвенең аермасы юк.
Гөнаһ, бигрәк тә, бәндә хаклары булса, онытылмый, көннәрнең берендә тикшерү булачак. Шуның өчен, кеше-ләр изгелекләрнең бүләген, явызлыкларның җәзасын күрә-чәк бер көн киләсен онытмаска һәм үзләрен дөньяда ук хисап кылырга тиешле.
112 * بُعِثْتُ ِلإُتَمِّمَ حُسْنَ الأَخْلاَقِ*
"Мин күркәм холыкларны тәмам кылып бирү өчен җибәрелдем".1
Пәйгамбәрләрнең һәрберсе кешеләргә гүзәл әхлакны өйрәтү белән җибәрелгән булсалар да, Рәсүлүллаһ исә шу-ны тәмам итеп өйрәтү һәм камил кылу өчен җибәрелгән. Рәсүлүллаһның холкы хакында Коръәндә: وَإِنَّكَ لَعَلَى خُلُقٍ عَظِيمٍ "Дөреслектә син күркәм холык өстендә",2 диелгән.
Рәсүлүллаһның холкы, фигыле, мөгамәләсе зур га-лимнәр тарафыннан язылган сира китапларында киң итеп бәян кылынган.
113 *بُنِيَ الإِسْلاَمُ عَلَى خَمْسٍ شَهَادَةِ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَ أَنَّ مُحَمَّدًا
رَسُولُ اللهِ وَ إِقَامِ الصَّلاةِ وَ إِيتَاءِ الزَّكَاةِ وَ الْحَجِّ وَ صَوْمِ رَمَضَانَ*
"Ислам дине биш нәрсәгә корылган: "Әшһәдү ән лә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһү вә расүлүһү (Аллаһыдан башка һичбер илаһ юк һәм Мөхәм-мәд – Аллаһының колы һәм илчесе)" дип гуаһлык, танык-лык бирү (күңел белән ышанып, тел белән әйтеп һәм куш-каннар белән гамәл кылып, тыйганнардан тыелып), фарыз намазларны үтәү, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рама-зан аенда ураза тоту".
Бу биш нәрсә – Ислам диненең нигезләре. Бу хакта башка хәдисләр дә күп. Мөселман кеше бу биш нәрсәгә җиңел карамаска тиеш. Әгәр нигез зәгыйфь булса, яки бө-тенләй булмаса, ул вакытта бинаның сәламәт торуы мөм-кин түгел. Гыйлем һәм дин аңлатмасында бу нәрсәләргә "биш нигез" диелә. Боларның һәрберсе кеше өчен фарыз гайн (үзе үтәргә тиешле), ягъни синең урынга башкалар кылу белән өстән төшмиләр.
Иман хакында булган шәһадәткә барча пәйгамбәрләр-гә, фәрештәләргә, китапларга, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуга, ахирәт көненә һәм үлгәннән соң терелүгә иман китерүләр дә керә.
114* اَلتَّائِبُ مِنَ الذَّنْبِ كَمَنْ لاَ ذَنْبَ لَهُ*
"Гөнаһтан тәүбә итүче – гөнаһсыз кеше кебек".1
Тәүбәдән максат, әлбәттә, шартлары җиткән һәм ка-бул булган тәүбәдер. Хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта, көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَالَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ ثُمَّ تَابُوا مِنْ بَعِدِهَا وَآمَنُو إِنَّ رَبَّكَ مِنْ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَحِيمٌ
"Бозык эшләрне эшләүчеләр, әгәр тәүбә итеп иман китерсәләр, әлбәттә, синең Раббың ярлыкаучы һәм рәхим-ледер".2
Кеше гөнаһ эшләрдән никадәр генә сакланса да, ба-рыбер, һәркем Аллаһыга тәүбә-истигъфар кылырга тиеш.
115 *اَلتَّاجِرُ الصَّدُوقُ الأَمِينُ مَعَ النَّبِيِّينَ وَ الصِّدِّيقِينَ وَ الشُّهَدَاءِ*
"Ышанычлы һәм дөрес мөгамәләле сәүдәгәр Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, сиддыйклар һәм шәһитләр белән бергә була".3
Тугрылыклы, хыянәтсез кешеләр бу хәдистә зекер ителгән гадел, дөрес һәм ышанычлы сәүдәгәргә туры ки-лә. Дөреслек, ышанычлылык бөтен фазыйләтләрнең анасы икәнлеге мәгълүм. Бу сыйфатлар белән сыйфатланган сәү-дәгәрләрнең пәйгамбәрләр белән кубарылуларына гаҗәп-ләнергә урын юк.
116 *اَلتُّؤَدَةُ فِى كُلِّ شَئْ ٍخَيْرٌ إِلاَّ فِى عَمَلِ الآخِيرَة ِ*
"Һәрнәрсәне сабырлык белән, ахырын фикерләп эш-ләү хәерле, мәгәр бу нәрсә ахирәт гамәлләрендә лязем тү-гел".1
Кайсы урыннарда ашыгырга һәм кайсы урыннарда ашыкмаска кирәклеге хакында бу хәдис кагыйдә ителеп тотылырга тиешле.
117 *تَجِدُ مِنْ شَرِّ النَّاسِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ عِنْدَ اللهِ
ذَا الْوَجْهَيْنِ الَّذِى يَأْتِى هَؤُلاَءِ بِوَجْهٍ وَ هَؤُلاَءِ بِوَجْهٍ*
"Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә алдында иң явыз ке-ше – берәүләр янында бер төрле, икенчеләр янында икен-че төрле булып йөргән икейөзле кеше булуын табарсың".
Хәдис шәрифнең мәгънәсе – дөньяда вакытта явыз-лык нияте һәм шәхси максатлар белән ике яклы булып йө-рүчеләр Кыямәт көнендә Аллаһ хозурында иң яман кеше-ләрдән булырлар, димәк.
Бу эш монафыйклык һәм кешеләр арасын бозу бул-ганлыктан Рәсүлүллаһ тарафыннан шулай җитди куркы-тыла. Әмма бер-берсенә дошман булган ике таифә арасын төзәтү нияте белән үзенең дошманын мәхәббәтле күрсәтү һәм өлфәтләндерү өчен һәрберсенә барып күркәм мөгамә-лә кылу икейөзлелек түгел, бәлки чын мөселманлык галә-мәтедер.
118 *تَحَرُّوا الصِّدْقَ وَ إِنْ رَأَيْتُمْ فِيهِ الْهَلَكَةَ فَإِنَّ فِيهِ النِّجَاةَ
وَ اجْتَنِبُوا الْكَذِبَ وَ إِنْ رَأَيْتُمْ أَنَّ فِيهِ النَّجَاةَ فَإِنَّ فِيهِ الْهَلَكَةَ*
"Һәлаклеккә сәбәп булачагын күрсәгез дә, дөреслекне ихтыяр кылыгыз, чөнки котылу шунда. Котылу шунда икәнлеген күрсәгез дә ялганнан сакланыгыз, чөнки һәла-кәтлек шунда".
Кирәк гыйлем эше һәм кирәк сәүдә һәм сәнәгать кә-сепләре булсын, уңышлы нәтиҗә бирүләре өчен дөреслек-тә нык тору шарт. Әгәр шул нәрсә булмаса, башка сәбәп-ләрдән күп хикмәт чыкмас. Шуның өчен хәкимнәр: "Бала-ларыгызга дөреслекне өйрәтегез, дөреслек аларга һәрбер фазыйләтне өйрәтер", – дигәннәр. Бөтен мөгамәләләрнең асылы дөньяда булган йөреш-торышларның рухы шул дө-реслектер.
Моннан максат дөреслек белән нык торуны бергә җыйган кеше һичбер бәла-казага очрамас, гыйльми һәм мәдәни җәһәттән бәхете түбән китмәс дигән сүз түгел, бәлки дөреслек белән нык торуны үзләренә юл һәм билге итеп алучылар шулар белән бәхетсезлекләргә очрамаслар, әгәр очрасалар, ул бәхетсезлекләр башка җәһәттән булыр дигән сүз.
Шуның өчен хәдис шәриф дөреслекне алырга һәм ан-да һәлакәт күрелеп торса да, аннан курыкмаска һәм ике-ләнмәскә куша.
Дөрес сөйләү һәм дөрес мөгамәлә кылу сәбәпле берәр зарар күрү һәм ялган мөгамәлә итүдән файда күрүгә алда-нырга һәм шуңа карап хөкем итәргә ярамый. Бу эшләрнең нәтиҗәләре бөтенләй башка булырга мөмкин.
Дөреслек һәм ялган адәм балаларында гадәткә ияреп йөри. Әгәр кеше үз нәфесен дөрес сөйләргә өйрәтсә, ял-ганга риза булмас һәм вөҗданы рәхәтсезләнер. Әгәр ял-ганга гадәт итсә, һич тә кирәкмәгән һәм аз гына бер файда да күрелми торган урында да ялганлар һәм бу эше өчен ар-тык борчылмас.
Әгәр бер кешенең расмы, юкмы икәнлеген белергә хаҗәт төшсә, моның өчен ул кешенең йөреш-торышын, га-мәлләрен тикшерергә кирәк. Чөнки, кешенең авызыннан чыккан сүзе бөтенләй аның үз сүзе булмаска мөмкин. Ке-шенең үз сүзе аның эшләгән эшләреннән гыйбарәт.
119 * اَلتَّدْبِيرُ نِصْفُ الْعَيْشِ وَ التَّوَدُّدُ نِصْفُ الْعَقْلِ
وَ الْهَمُّ نِصْفُ الْهَرَمِ وَ قِلَّةُ الْعِيَالِ أَحَدُ الْيَسَارَيْنِ*
"Тәдбирле булу – мәгыйшәтнең яртысы, кешеләр бе-лән дус булу, акылның яртысы, кайгы картлыкның ярты-сы, ә өй җәмәгатенең аз булуы – байлыкның яртысы".
Тәдбир дип кешеләрнең үзләрендә булган акылдан шәригать кушкан һәм тиешле рәвештә файдалана белүлә-ренә әйтелә. Үзендә булган акылдан файдалана белүчеләр тәдбирле, ә файдалана белмәүчеләр тәдбирсез дип йөрте-ләләр. Тәдбирне берничә төргә бүлергә мөмкин:
1. Үз хакында тәдбир. Моннан максат – үзенең хәяты-на сәбәп була торган ашау-эчүне, кию-салуны, йөрү-тору-ны зарарсыз булган кагыйдәләргә кую. Адәм баласы шу-шы эшләрдә тәдбирле булса, күңеле шат һәм эшлекле бу-ла. Әгәр тәдбирсезлек итсә, һәртөрле чирләргә, рәхәтсез-лекләргә очрый һәм тынычсызлана. Артык ашау, зарарлы нәрсәләрдән сакланмау һәм вакытына күрә киенмәүнең һәрберсе тәдбирсезлектер.
2. Гаилә хакында тәдбир. Моннан максат – өй җәмәга-тен матди һәм мәгънәви рәвештә тәрбия итү, аларның ки-рәкләрен һәм киләчәкләрен кайгырту, файдалы чаралар эзләп табудыр. Бу тәдбир балаларның киләчәкләре, бәхет һәм сәгадәтләренә бәйле булганы өчен бик әһәмиятледер. Кайбер кешеләр бу тәдбиргә көчләре җитмәүдән куркып, өйләнмичә йөриләр. Кайбер кешеләр исә моңа бөтенләй әһәмият бирмиләр, гаиләләренең хәлләрен һәм балалары-ның киләчәкләрен кайгыртмыйлар һәм бөтен эшне Алла-һыга тапшырып, үзләре рәхәт яталар һәм бу турыда бик күп мәсәлләр, шигырьләр, хәтта кайбер аять-хәдисләрне үзләренә дәлил итәләр. Боларның шушы эшләре хакый-катьтә хатыннары, бала-чагалары өчен зарар була. Гаилә-ләрнең фәкыйрь булулары гаеп булмаган кебек бәхетсез-лек тә гаеп түгел. Бик күп фәкыйрь гаиләләр була, ләкин үзләре рәхәтлектә көн кичерәләр, ирле-хатынлы бик рәхәт гомер сөреп, балаларын да көчләре җиткән кадәр тәрбия кылалар. Гаеп һәм бәхетсезлек исә хатын һәм балалар ха-кында тәдбирсез булудыр. Балалар хакында ифрат дәрәҗә-дә тикшереп, төпченеп тору һәм аларны кысу да тәдбир-сезлектер.
Балаларны бөтенләй тезгенсез, караусыз җибәрергә ярамаган кебек, бөтенләй тезгенләп, тышаулап, бикләп то-ту да ярамый. Бәлки урта бер юлны тотарга кирәк.
3. Мәгыйшәт тәдбире. Мәгыйшәт тәдбире исрафтан саклану һәм икътисадка ригая итүдән гыйбарәт. Бу нәрсә, әлбәттә, мәгыйшәтнең яртысы. ما عال من اقتصد "Икътисадка ригая итеп яшәүче мохтаҗлыкны күрмәс", дигән хәдис тә бар. Исраф кылырга, ихтимал, башка диннәр дә кушмый торгандыр. Әмма Ислам диненең моңа һич ризалыгы юк. Хәтта елга өсләрендә торып, тәһарәт алган вакытта да су-ны исраф итмәү турысында васыятьләр бар. (Мондый ва-сыятьләр исрафтан саклану әһәмиятле булганлыктан әй-телгән булса кирәк. Юкса, агып тора торган елгаларда ни-чек исраф булсын). Тәһарәт алу түгел, хәтта зур чокырлар казып читкә агызганда да, зарар булмаслык суларда да ис-рафтан саклану тиешле булса, гаиләләр һәм милләтләрнең бөтен хәятлары баглана торган мал һәм акчаларда исраф ничек ярар? Акча таба алу кәмаләт булса, табылган акча-ны тота белү аннан да бигрәк кәмаләттер. Акча табучылар бик күп, әмма тота белүчеләре бик аз. Һәрбер гаиләдә үзе-нә күрә бер керем-чыгым дәфтәре булырга һәм шул дәф-тәр белән нык хисап алып барырга тиешле.
Керемгә күрә чыгымның артык булуы көннәрнең бе-рендә бурычка батуга сәбәп була. Шуңа күрә чыгым ке-ремнән артык булырга тиеш түгел. Бурыч исә башка кеше-гә кол булырга һәм шул кешенең күз ишарәсе белән йө-рергә мәҗбүр итә. Ач тору, өшеп-катып йөрү, ямаулы ки-емнәр белән кешеләр арасында уралырга мәҗбүр булу бик авыр һәм кыен эшләрдән булса да, бурычка бату дәрә-җәсендә авыр булмас.
Дөнья халкына хезмәт итә торган пароходлар, тимер юллар, чуен күперләр, ашау-эчү азыклары һәрберсе икъти-сад сәбәпле хасил булалар. Исраф кылучыларның һәрбер-се шушы икътисадчыларга кол булганнар һәм булачаклар. Әгәр Аллаһы Тәгалә байлык бирсә, һич исраф итмә, бай-лык бер айлык икәнлеген онытма, исраф сәбәпле, дөнья җимереп йөри торган байларның беркөнне фәкыйрьлеккә төшкәнлекләреннән гафил булма!
Үлем хак. Адәм баласы көннәрнең берендә бу дөнья-дан күчә, калганнар аны илтеп күмәләр, моны һәркем бе-лә. Мәгәр бик күп кешеләр бу үлемнән элек мәгънәви үлемгә очрыйлар һәм шул юлда бик авыр мәшәкатьләр тарталар, җәфа чигәләр. Каза һәм афәтләргә очрау, хаста-лану адәм баласы өчен мәгънәви үлемдер. Шуңа күрә, мо-да, аш-сулар өчен түгелә торган акчалар шул мәгънәви үлемгә каршы һәм балаларны тәрбия итүдә тотылырга ти-ешле.
Дуслыкларын кәсеп итү сәбәпле халыкларның җәбер-золым кылуларыннан котылырга мөмкин. Шул җәһәттән алар белән дус яшәү акыллылык билгесе булып санала.
Кайгылы кеше никадәр яшь булса да, картлыкның яр-тысын алган була. Кайгының тәнне зәгыйфьләтүен һәм аның акрын гына картлыкка илтә торган бер хасталык икәнлеген бүгенге галимнәр фәнни сурәттә исбат иттеләр һәм Рәсүлүллаһның моннан мең ел элек: وَالْهَمُّ نِصْفُ الْهَرَمِ"кай-гы – картлыкның яртысы" дигән сүзенең дөреслеге куәтлә-деләр. Шул карарларына карап кайгылы кешеләргә бу рә-вештә дәва итүне муафыйк күрәләр: фикерне таратырлык булган уен тавышлары һәм көйләр тыңлау, яхшы һава һәм күңелле урыннарда йөрү һәм тамаша итү, кул һәм тән хезмәтләре кылу, эш эшләү. Боларның һәммәсеннән дә файдалысы – Аллаһы Тәгаләгә инану һәм дин чабуына их-лас белән ябышу.
Шулай ук, әгәр өй җәмәгате аз булса, аларны асрау мәшәкате азрак һәм алар хакында җаваплылык кимрәк бу-ла. Бу эшләр бөтен байлык булмаса да ярым байлык икән-легендә шөбһә юк.
120 *تَرَكْْتُ فِيكُمْ أَمْرَيْنِ لَنْ تَضِلُّ مَا تَمَسَّكْتُمْ بِهِمَا كِتَابُ اللهِ وَ سُنَّةُ نَبِيِّهِ*
"Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз һич адашмассыз, ул нәрсәләр – Аллаһының ки-табы һәм Рәсүленең сөннәте".1
Рәсүлүллаһ бу сүзләрне сәхабәләргә генә хаслап тү-гел, бәлки бөтен өммәткә атап сөйли һәм, әгәр, Коръән бе-лән Сөннәтне үзләренә юлбашчы итеп тотсалар, адашмас-лыклары белән сөенеч бирә. Ләкин һәр гасырдагы өммәт шушы вәгъдәнең мәгънәсен аңлыйлармы? Әгәр аңласалар, тоталармы?..
Коръән һәм Сөннәткә тотынуның мәгънәсе Коръәнне аш мәҗлесләрендә көйләп укып йөрүдән, азмы-күпме са-дака бәрабәренә үлекләр өстендә хәтем итүдән һәм кәли-мәләрен нәхү һәм сарыф кагыйдәләренә мисал кылып то-тудан гыйбарәт булмаса кирәк. Сөннәткә тотыну да мәз-һәбкә каршы булган хәдисләрне фәкать шул мәзһәбкә кар-шы булганлыгы өчен генә кире кагу, аңланган мәгънәләр-не һәм хөкемнәрне игътибарсыз калдырып, хөрмәт йөзен-нән сүзләрен генә уку белән булмаса кирәк. Коръән һәм Сөннәткә тотыну, ябышу аларны һәрбер үзенә ияртүче һәм һәрбер мөҗтәһит сүзеннән югары тоту, көч җиткән кадәр алар белән гамәл кылу, гамәл кылу мөмкин булма-ганда, кулыңнан килсә, каршы кую кагыйдәләренә тая-нып, берсен артык күргән яки күңел шуңа ятканы белән гамәл итү, Коръән уку бәрабәренә бирелгән дип шиклән-гән нәрсәләрне алудан саклану белән була.
مَنْ قَرَأَ الْقُرْآنَ فَلْيَسْأَلِ اللَّهَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى بِهِ فَإِنَّهُ
سَيَجِيءُ قَوْمٌ يَقْرَؤُنَ الْقُرْآنَ يَسْأَلُونَ النَّاسَ بِهِ
"Кем дә кем Коръәнне укыса, аңа хакны Аллаһы Тәга-ләдән сорасын, килер бер кавем, алар Коръәнне укырлар да, кешеләрдән шуңа хак сорарлар".1
Коръән – Рәсүлүллаһ аркылы кешеләргә җибәрелгән хак һәм шәригать кагыйдәләрен, хикмәт юлларын һәм ке-шеләрнең дөньяви һәм ахирәви сәгадәтләрен үзенә җый-ган бер китап. Моның шулай икәнлеген һәркем белә һәм белергә тиеш. Сөннәт исә Рәсүлүллаһның Коръәннән баш-ка булган сүзләре, эшләре һәм тәкърирләре.2
Коръән һәм Сөннәтне юлбашчы итеп тоту хакында бу хәдис кенә түгел, бәлки аннан башка да бик күп дәлилләр бар. Дәлил булмаса да, аны акыл үзе генә дә исбат итә алыр иде. Бу бик мәгълүм бер эш. Ләкин бүгенге мөсел-маннар Коръән һәм Сөннәткә ябышканнармы? Алар кар-шында булган вазифаларны үтиләрме?..
Бу сорауларга җавап бирү бик авыр һәм бик күңелсез. Бүген мөселманнар Коръән урынына үз кулларында бул-ган фәтва китапларына, гөнаһка чумган бәндәләр тара-фыннан язылган шәрехләргә ябышканнар һәм үзләренә шулар җитә дип дәгъва кылалар.
Бу нәрсәләрне шәригать итеп йөртү, гамәл кылыр өчен мөселманнарга тәкъдим итү түбәндәге аятьнең кур-кытуы астына керә:
فَوَيْلٌ لِلَّذِينَ يَكْتُبُونَ الْكِتَابَ بِأَيْدِيهِمْ ثُمَّ يَقُولُونَ هَذَا مِنْ عِنْدِ اللَّهِ
لِيَشْتَرُوا بِهِ ثَمَنًا قَلِيلاً فَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا كَتَبَتْ أَيْدِيهِمْ وَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا يَكْسِبُونَ
"Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһыдан диючеләргә! Алар бу эшне халыктан акча алыр өчен эшли-ләр. Ни үкенеч аларның язган кулларына һәм ни үкенеч аларның шул юл белән кәсеп итеп тапкан малларына".1
Һәрхәлдә, Ислам дөньясы өчен үзләренең Коръән һәм хәдисләре белән тиешле дәрәҗәдә таныш булу һәм гамәл-ләрен шуларга муафыйк рәвештә кылу, моның өстенә пәй-гамбәрләренең тарихы һәм дүрт хәлифәсенең сәясәтләре, сәхабәләрнең мөгамәләләре белән бик якыннан танышу лязем иде. Бу нәрсәләр өммәтнең һәм милләтнең хак юлда булу-булмавын белдерә торган ачык һәм гадел үлчәүләр-дер.
Аллаһы Тәгалә Бәнү Исраил галимнәренең дин белән шаяруларын, үзләренең уй-фикерләрен һәм чамалауларын шәригать итеп йөртүләрен Коръән Кәримдә гаепләгән һәм шул эшнең җинаять икәнлеген әйткән булса, мөселманнар моны булган һәм беткән бер эш итеп кенә укырга түгел, бәлки Бәнү Исраил хакында гаеп булган бер эшнең башка-лар каршында да гаеп булачагын һәм шуның сәбәпле Бәнү Исраил башына нинди бәлаләр килгән булса, шундый ук бәлаләрнең аларга шул гөнаһта иптәш булган милләтләр-нең башына да төшү ихтималын ерак санамыйча укырга, гыйбрәт алырга тиешле булса кирәк.
Бүген мөселманнарның Коръән Кәрим сүгә торган ка-вемнәрдән нинди аермалары калды?..
Әгәр дә Ислам милләте уянып, үзләренең Коръәннә-ренә, Сөннәтләренә ябышсалар, шулар белән гамәл кылу-ны үз өсләренә алсалар, әле соң түгел, бүген дә форсат бар, вакыт үткәне юк.
121 * تَعَرَّفْ إِلَى اللهِ فِى الرَّخَاءِ يَعْرِفْكَ فِى الشِّدَةِ*
"Аллаһы Тәгаләгә тыныч вакытларыңда итәгать ит, бәндәчелек күрсәт, ул сиңа тыгызлыкка һәм авырлыкка төшкән вакытларыңда ярдәм итәр".
Үзенең батып үләсен белгәннән соң Фиргавен: "Инде мин мөселман булдым", – дип Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗә-гать итсә дә, аңа: "Хәзер генә исеңә төштемени?" – дигән мәгънәдә җавап бирелгән иде. Шундый хәл булмасын өчен эшләрне алданрак алып тору, иркенлек һәм тыныч вакытларда бәндәчелек күрсәтү яхшы булачагы табигый.
122 *تَعَلَّمُوا مِنْ أَنْسَابِكُمْ مَا تَصِلُونَ بِهِ أَرْحَامَكُمْ*
"Үзегезнең мәхрәм карендәшләрегезне белеп, аларга тоташу дәрәҗәсендә үз нәсел-нәсәпләрегезне өйрәнегез!"1
Чыннан да, никадәр якын карендәш булса да, әгәр ки-селеп торылса, якынлык һәм мәхрәмлек булмас һәм ника-дәр ерак карендәш булса да, әгәр күрешеп торылса, ерак-лык калмас. Шуның өчен мәхрәмнәргә һәрвакыт тоташып торырга һәм мәхрәм карендәшләрнең якынлыкларының өйрәнергә тиешле.
Кирәк мәхрәм булсын һәм кирәк мәхрәм булмасын, карендәшләр арасында аралашу, катнашу булып торырга тиеш. Барып-килеп йөрү мөмкин булмаганда хатлар язы-шу да шул хөкемдә. Шул арзан гына хат белән карендәш, кабилә арасындагы хәлләрне белеп торырга мөмкин.
123 *تَعَوَّذُوا بِاللهِ مِنَ الْفَقْرِ وَ الْقِلَّةِ وَ الذِّلَّةِ وَ أَنْ تَظْلِمَ أَوْ تُظْلَمَ*
"Фәкыйрьлектән, матди һәм мәгънәви сурәттә кирәк-ле нәрсәләрнең азлыгыннан, халык хозурында түбән, ка-дерсез булу һәм мәсхәрәгә калудан, кешеләргә золым итү һәм кешеләр тарафыннан золым ителүдән Аллаһы Тәга-ләгә сыеныгыз".
Мохтаҗлык, залим һәм мәзлум булу адәм баласы өчен михнәтле нәрсәләр булганлыктан, Рәсүлүллаһ болар-дан Аллаһыга сыенырга боерган. Ислам дөньясының көн-нән-көн түбән китүе фәкыйрьлек сәбәпле булды, өммәт-нең әхлагы золым сәбәпле бозылды.
Дөрес, бәлки кайберәүләр өчен фәкыйрьлек зарарсыз һәм ахирәтләре өчен файдалы эш булуы мөмкин. Әмма ул – милләт өчен иң зарарлы нәрсә. Шуның сәбәпле өммәт хәят мәйданында башкалардан җиңелә, бетмәс-төкәнмәс низаг мәйданында изелә һәм көннән-көн хәле начарлана.
Фәкыйрьлекне тиргәгән хәдисләр булганы кебек, аны мактаганнары да бар:
إِنَّ فُقَرَاءَ الْمُؤْمِنِينَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ قَبْلَ أَغْنِيَائِهِمْ بِنِصْفِ يَوْمٍ خَمْسِمِائَةِ عَامٍ
"Мөэминнәрнең фәкыйрьләре байларына караганда җәннәткә ярты көн, ягъни биш йөз ел элек керәчәк".1 Лә-кин бу мактау һәм тиргәүләр кешеләренә, урын һәм га-сырларына, мохтаҗ һәм мәҗбүр булу-булмауларына күрә-дер. Шуңа күрә, берәү өчен фәкыйрьлек яхшы булса, икенче берәү өчен ул көферлек дәрәҗәсендә зарарлы бу-лырга мөмкин. Әмма, гомум милләт өчен, әлбәттә, байлык яхшы. Монда низаг булмаска тиеш.
Мәктәп һәм мәдрәсәләр, фәкыйрьләр һәм мескеннәр-не тәрбия итү, гыйлемне үстерү, мәдәни һәм иҗтимагый хәлләрне яңарту, бигрәк тә, бүген төрле чит милләтләр арасында мәгыйшәт итеп тә, дин һәм милләтне саклауның һәрберсе байлыкка килеп туктый. Чөнки, фәкыйрь милләт бай милләткә хезмәт итәргә һәм аның аяк астында изелер-гә хөкем ителгән.
Фәкыйрьлек һәм мохтаҗлыктан сыену, әлбәттә, кул күтәреп дога кылып утырудан бигрәк, мал табу сәбәпләре-нә керешү һәм тырышудан гыйбарәт. Сәбәпләренә кереш-мәгән мөддәттә, намазлык өстендә дога кылып утырудан гына күп хикмәт чыкмас. Сәбәпләренә керешкән һәм маң-гай тирләрен агызып йөргәннән соң, намазлык өстендә утырып, Аллаһыдан сорау бик яхшы һәм бик файдалы бу-лыр. Мал табылу белән генә эш бетми, бәлки аның хәләл, файдалы һәм бәрәкәтле булуы да кирәк.
124 * تُنْكَحُ الْمَرْأَةُ ِلأَرْبَعٍ لِمَالِهَا وَلِحَسَبِهَا
وَلِجَمَالِهَا وَلِدِينِهَا فَاظْفَرْ بِذَاتِ الدِّينِ تَرِبَتْ يَدَاكَ*
"Хатын-кызга, гадәттә, дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: малы, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм дине өчен. Син исә, дине өчен өйлән, юкса, тиешсез эш кылган булырсың".1
Бу хәдистән максат өйләнгән вакытта мал, матурлык һәм дәрәҗәгә каралмасын, аларга игътибар ителмәсен ди-гәне түгел, бу нәрсәләр дә мөһим, бәлки, аларга күрә, ди-ни һәм гыйффәтле хатынны табарга тырышырга кирәк, дигән сүз.2
Рәсүлүллаһ үзе дә өйләнәчәк хатынны күрергә куш-кан һәм күреп алуның арада мәхәббәт булуга сәбәпче икәнлеген бәян кылган. Бер күрү белән генә кешенең дин-ле яки динсез икәнлеген аеру мөмкин түгел. Рәсүлүллаһ-ның алачак кызны күрергә кушуы аның динлеме, яки юк-мы икәнлеген белүдән бигрәк, аның матурмы һәм мөла-еммы икәнлеген белү өчен икәнлеге үзеннән-үзе мәгълүм. Ягъни, Рәсүлүллаһ мал, дәрәҗә һәм матурлыкны тыймый, ләкин диндарлыкны алда тота.
125 *تَهَادَوْا تَحَابُّوا*
"Бүләк бирешегез – бер-берегезне сөярсез".
Кирәк дини һәм дөньяви һәм кирәк гыйльми һәм әхлакый эшләрдә булсын, хәят сәфәрендә кешеләр бер-берсенә мохтаҗ булып, бер-берсенә хаҗәте төшмичә яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә, араларында ярдәмләшү булып торырга тиешле. Моңа исә үзара өлфәт һәм мәхәббәт ки-рәк. Кеше үзе сөймәгән кешегә ярдәм итә алмый һәм аның бәла-казага очравына артык кайгырмый. Бу эш, ихтимал, табигый бер сыйфаттыр.
Араларында мәхәббәт урнашкан халыклар яхшы эш-ләргә муафыйк булалар, хыялларга да килми торган мак-сатларга ирешәләр. Бер тарыдан ботка булмаса да, күп та-рыдан, әлбәттә, була. Бер тамчы су күзгә күренмәсә дә, күп тамчылар җыелса елгалар ага. Олуг адәмнәр арасында мәхәббәт урнашсын өчен гыйльми, мәдәни һәм сәяси, икъ-тисади һәм иҗтимагый мәсьәләләрдә фикерләрнең бер-ләшүе кирәк булса да, бу эш гомум халык өчен түгел, бәл-ки гыйлем ияләре өчендер. Халык арасында өлфәт пәйда була торган иң җиңел юл – бүләкләр бирешү, өмәләргә йө-решү, матди һәм мәгънәви ярдәмнәр итешү.
126 *ثَلاَثُ دَعَوَاتٍ مُسْتَجَبَاتٍ لاَ شَكَّ فِيهِنَّ دَعْوَةُ
الْمَظْلُومِ وَ دَعْوَةُ الْمُسَافِرِ وَ دَعْوَةُ الْوَالِدِ عَلَى وَلَدِهِ*
"Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: мосафир догасы, мәзлум догасы, атаның баласы хакында догасы".1
Шулай булгач, бу кешеләрнең яхшы догаларын алу һәм каһәр догаларыннан саклану лязем. Әгәр ниндидер сә-бәп белән каһәр дога кылсалар, аның кабул булуы өчен ул бәддоганың урынлы булуы шарт. Мәсәлән, бер ата (яки ана) үзенең итәгатьле һәм яхшы баласы хакында үзенең аңсызлыгы һәм юк нәрсәләр өчен сабырсызланып ачула-нуы сәбәпле явыз дога кылса, яки бер мосафир үзенең уе-на гына ияреп, гаепсез бер кешегә явыз дога кылса, әлбәт-тә, алар кабул булмаслар. Мәзлум догасы – уй һәм чама-лау белән түгел, бәлки үзенә золым итүче кешегә гомуми сурәттә генә кылынган догадыр. Көн кебек ачык мәгълүм булмаганда бер кешедән шикләнү һәм шул шикләнүгә ка-рап атап дога кылу хата эш. Аннан саклану лязем. Әгәр бәддога кылырга мәҗбүрлек булса, аны атамыйча гына кылырга кирәк. Дога үзе кирәкле кешесен табар. Имам Әбү Давыт: "Әгәр бер кеше берәр нәрсәгә ләгънәт кылса (каһәр дога кылу да шул хөкемдә), шул ләгънәт күккә ашар, ләкин күк ишеге ачылмас, аннан соң ул җиргә тө-шәр. Җир дә аны кабул итмәс. Шуннан соң ләгънәт уңга-сулга тулганып йөрер дә, төшәр урын тапмагач ләгънәт кылынган нәрсәгә барыр, әгәр дә ул нәрсә шул ләгънәткә лаек булса, шуңа төшәр, лаек булмаса, ләгънәт кылган ке-шенең үзенә кайтыр"1, дигән мәгънәдәге хәдисне риваять итә.
127 *ثَلاَثٌ لَمْ تَسْلَمْ مِنْهَا هَذِهِ الأُمَةُ الْحَسَدُ وَ الظَّنُّ وَ الطِّيَرَةُ أَلاَ أُنَبِئُكُمْ بِالْمَخْرَجِ مِنْهَا إِذَا ظَنَنْتَ فَلاَ تُحَقِقْ وَإِذَا حَسَدْتَ فَلاَ تَبْغِ وَإِذَا تَطَيَّرْتَ فَامْضِ*
"Бу өммәт өч нәрсәдән сәламәт булмады: көнчелек, кеше хакында яман уйлау һәм шомлану. Аң булыгыз! Сез-гә шул нәрсәләрдән котылу юлын өйрәтимме? Әгәр берәр кеше хакында яман уйласагыз, шул уегызны чынга ашыр-магыз; көнләшсәгез, шуңа карап берәр эш эшләмәгез; шомлансагыз, аннан үтеп китегез!.."
Көнчелек – берәр кешедәге дөньяви яки ахирәви нигъмәтнең юкка чыгуын теләү. Әгәр ул нигъмәтнең юкка чыгуын теләмичә, шул нигъмәтнең үзендә дә булуын те-ләсә, бу нәрсә көнчелек түгел, бәлки кызыгу була. Кызыгу исә дөрес, хәтта дини гамәлләрдә булганы саваплы да. Шулай ук, бозык максатларга кулланыла торган нигъмәт-ләрнең юкка чыгуларын теләү дә көнчелек түгел, бәлки гайрәт исемендә була. Гайрәт тә хәрам түгел, бәлки мөбах бер эш.
"Бу өммәт өч нәрсәдән сәламәт булмау"ның мәгънәсе башка өммәтләрдә юк иде дә, бу өммәттә генә булды ди-гәне түгел, бәлки башка өммәтләрдә булган шикелле бу өммәттә дә бар, димәк.
Көнчелек, кеше хакында яман уйлау, шомланулар мө-селманнар өчен дөрес нәрсәләр түгел. Әгәр инде бер кеше-дә, үзенең ихтыярыннан тыш, бу нәрсәләр булса, Рәсүлүл-лаһ үзенең бу хәдис шәрифендә шуның гөнаһыннан коты-лу юлын өйрәтә.
Кайбер көннәр һәм кайбер айлардан, сәфәргә чыгып киткән вакытта кайбер кешеләрнең очрауларыннан, карга һәм ябалакның кычкыруларыннан һәм кайбер саннардан шомланып, эштән тукталулар тиешле эшләрдән түгел. Әм-ма яхшы нәрсәләрдән, мәсәлән, сәфәргә чыккан вакытта тулы ризыкларга туры килүне яки капкадан чыккан уңайга үтеп баручының "Әссәләмү галәйкүм" дигән сүзен ише-түне яхшылыкка юрауда зарар юк. Рәсүлүллаһ сәфәргә чыккан вакытта "юлың уң булсын" кебек сүзләрне ишет-кәч кәефе күтәрелә иде, диләр. Шуның өчен, сәфәргә оза-тучы кешеләр мосафир кузгалу белән "Әссәләмү галәй-күм, сәламәт йөрегез, хәерле, уңышлы сәфәр булсын" ке-бек сүзләр әйтсәләр, бу сүзләр мосафирның әүвәлге ишет-кән сүзләре булганы өчен күңеле хушланыр, шуннан соң күңелсез нәрсәләргә очраса да, әһәмият бирмәс.
128 *ثَلاَثَةٌ لاَ يُكَلِّمُهُمُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ الْمَنَّانُ الَّذِى لاَ يُعْطِي
شَيْئًا إِلاَّ مَنَّهُ وَ الْمُنَفِّقُ سِلْعَتَهُ بِالْحَلِفِ الْفَاجِرِ وَ الْمُسْبِلُ إِزَارَهُ*
"Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә өч төрле кеше белән сөйләшмәс, алар: кылган яхшылыгы белән төрттерүче, ма-лын ялган ант белән үткәрүче, киемен сөйрәтеп йөрүче".1
Миннәт үзенең биргән садакасын яки нинди генә бул-са да үзенең изгелеген масаеп сөйләүдер. Бу эш Аллаһы Тәгаләгә генә хас булып, бәндәләр өчен дөрес түгел. "Аны мин укыткан идем, яки шундый-мондый изгелекләр иткән идем" кебек сүзләр сөйләү мөселман кеше өчен ярый тор-ган эшләр түгел. Миннәт кылган изгелекләрнең юкка чы-гуына һәм саваптан мәхрүм булуга сәбәп була.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تُبْطِلُوا صَدَقَاتِكُمْ بِالْمَنِّ وَالأَذَى
"Әй, мөэминнәр! Биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, савабын югалтмагыз!"1
Үтмәс малны үткәрү өчен ялган ант итү түгел, хәтта дөрес ант итү дә тиешсез эш.
Изар гарәпләрдә аркага салына торган җәймә булып, тәкәббер һәм һавалы кешеләр аны җирдән сөйрәтеп йөри торган булганнар. Тәкәбберлек йөзеннән шулай йөрүне Рәсүлүллаһ тыйган. Монда "кием" сүзенә түгел, бәлки тә-кәбберлеккә басым ясала. Шулай булса да, тәкәбберлектән башка булганда да киемне өстерәп йөрү, яки тәкәббер ке-шеләргә хас формалар, хәтта ки, кыска киемнәр кию, кәлә-пүшләрне, бүрекләрне кыңгыр салып йөрүләр дә тыелган
129 *حُجِبَتِ النَّارُ بِالشَّهَوَاتِ وَ حُجِبَتِ الْجَنَّةُ بِالْمَكَارِهِ*
"Тәмуг нәфес теләкләре белән, җәннәт күңелгә авыр булган нәрсәләр белән пәрдәләнде".2
Ягъни, кешеләр нәфес теләкләре артыннан йөреп, тә-мугка төшәрләр һәм нәфескә авыр гамәлләр кылуга авыр-сынып, җәннәттән мәхрүм булырлар.
"Нәфес теләге" дигән сүз ашау-эчү һәм уен-көлкегә генә хас түгел, бәлки ул күп нәрсәләрне үз эченә ала. Адәм баласы шуларга алданып, һич уйламаганда һәлакәт-кә очрарга мөмкин.
Горурның сәбәбе никадәр күп булса, дөньяда мәгъ-рурлар да шулай күп. Галимнәр, габитләр, шәехләр һәм байлар бар. Һич шик-шөбһә юк, бу төр халыклар арасында алардан Аллаһы Тәгалә риза булучылар, сәгадәткә ирешү-челәр, дөнья һәм ахирәттә котылу табучылар күп. Шуның белән бергә мәзкүр эшләрнең фәкать нәфес теләге өчен эшләнгәннәре дә булырга мөмкин. Эшләрнең тышына ка-рап хөкем итәргә ярамый, бәлки хөкем ниятләр һәм ха-кыйкый максатларга карап була. Моны да Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Үзенең гамәл һәм гыйбадәтләренең, яхшы-лык юлларына мал сарыф итүләрен нәфес теләге өченме яки юкмы икәнлеген беләсе килгән кеше үзен хисап кы-лып карарга тиеш. Үз хәлен тикшереп карарга вакыт тап-мау хәерсезлек галәмәте.
Никадәр күп гыйбадәт һәм күп изгелек кылсаң да, алар инде Аллаһы Тәгалә каршында кабул булды димә, бәлки һәрвакыт курку белән өмет арасында бул. Үзеңнән башкаларның дин һәм мәзһәбләренә катышма, гомуми бер бәла килгәндә шул хәлне үзеңнән күр, башкаларның гө-наһ-шомлыкларына юрама, Аллаһ белән үз араңны төзә-тергә тырыш, кешеләрнең җәфа бирүләренә, сине җәфа-лауларына үпкәләмә, аларны Аллаһыга тапшыр, үзең өчен сөйми торган нәрсәне кешегә дә сөймә.
130 *حَقُّ الْمُسْلِمِ عَلَى الْمُسْلِمِ سِتٌّ إِذَا لَقِيتَهُ فَسَلِّمْ عَلَيْهِ وَإِذَا دَعَاكَ
فَأَجِبْهُ وَإِذَا اسْتَنْصَحَكَ فَانْصَحْ لَهُ وَإِذَا عَطَسَ فَحَمِدَ اللهَ فَسَمِّتْهُ وَإِذَا
مَرِضَ فَعُدْهُ وَإِذَا مَاتَ فَاتَّبِعْهُ*
"Мөселманның мөселман өстендә алты хакы бар: оч-рашсаң, сәлам бир; чакырса, бар; нәсыйхәт бирүеңне үтен-сә, нәсыйхәт кыл; төчкереп тә Аллаһы Тәгаләгә шөкер ит-сә, җавап бир; авырса, хәлен бел; вафат булса, җеназасын озат!"1
Беренче хак – сәлам бирү. Мөселманнарның бер-бер-се белән очрашкан вакытта сәлам бирешүләре сөннәт га-мәл булып, һәр ике тараф бер юлы бирсә, шуның белән сөннәт үтәлгән була. Әгәр бер тараф соңга калса, аңа кара-та бу эш сәлам алу, сәлам кайтару, җавап бирү исемендә булып, фарыз хөкеменә керә.
"Әс-сәләм" сүзе Аллаһы Тәгаләнең исемнәреннән бу-лып, сәлам бирү "Аллаһы Тәгаләнең исеме сезнең белән, сез Аллаһының саклавында", димәктер. Кайберәүләр сә-лам сүзе "сәламәт"тән алына һәм сәлам бирүнең мәгънәсе: "Сезгә сәламәтлек, безнең тарафтан сезгә зарар юк" ди-мәктер, диләр. Ике мәгънә арасында күп аерма күрелми, һәрхәлдә, сәлам бирешү үз тарафларыннан хәвеф-хәтәр юклыкны һәм яхшы теләктә булуны белдерүдән гыйбарәт булган бик гүзәл һәм бик мәгънәле булган бер билгедер. Мондый мәгънәле бер билгенең башка милләтләрдә дә бу-луыннан хәбәребез юк.
Сәлам бирү "әссәләмү галәйкүм", "сәләмүн галәй-күм", "әссәләмү галәйкә", "сәләмүн галәйкә" кебек җөмлә-ләрнең һәрберсе белән була. Сәлам кайтаручы "вә галәй-күмүс-сәләм", "вә галәйкәс-сәләм" рәвешендә әйтә. Болар-ның һәрберсе дөрес. Ләкин һәркем өчен – кирәк алсын һәм кирәк бирсен, кирәк күп һәм кирәк аз, кирәк ир һәм кирәк хатын булсын, иң яхшы рәвеш "әссәләмү галәйкүм"дер. Әгәр дә "әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракә-түһү" дисә, бигрәк яхшы.
Сәлам бирү турысында ныгытып бер тәртип булмаса да, түбәннән югарыга, гади кешедән артыгракка, үзеннән курку ихтималы булган кешедән андый ихтимал булма-ганга башлап бирелүе хуш күрелгән. Шуның өчен кечке-нәләр олыларга, үтеп баручылар туктап торучыларга, атла-нып баручылар җәяүлеләргә, азлар күпләргә башлап бирә-ләр. Күп халык арасыннан берәр кешенең сәламе бар кеше өчен дә җитә, әмма һәрберсе үзләре әйтсәләр яхшы.
Шәригать белгечләре бу урыннарда сәлам мәкрүһ ди-ләр: хөкем мәҗлесе, дәрес мәҗлесе, Коръән уку һәм зекер мәҗлесләре, хөтбә сөйләнә, азан һәм икамәт әйтелә торган вакыт, табигый хаҗәтләр үтәүче кешеләр арасында, мунча һәм хаҗәтханә кебек урыннарда һәм, гомумән, мәшгуль кешеләр арасында.
Хәдис шәрифтәге إِذَا لَقِيتَهُ "очрашсаң" дигән сүз аеры-лышкан вакытларны аңлатмау өчен түгел, бәлки сәлам бирү очрашкан вакытта сөннәт булганы кебек аерылыш-кан вакытта да сөннәт. Хатларда булган сәламнәргә дә, укыган вакытта, сәлам белән җавап бирү тиешле диләр.
Икенче хак – чакыруга җавап бирү. Бу шәхсән үзе ча-кырылган вакытларда гына булса кирәк. Халык чакырыл-ган вакытта хуҗа үзе белепме, түгелме күп җәмәгать ара-сында бизәкле кәгазьләрнең берсенә исеме язылып җибә-релгән кешеләр өчен баруга күрә, бармау яхшырак булыр. Бигрәк тә, үз өстендәге эшләрнең кичегүенә, мәгънәсез җирдә вакыт әрәм китәчәгенә һәм үзенең сәламәтлегенә зарар булачагына сәбәп булса, бу вакытта җавап бирү ля-зем түгел. Чакыруга җавап бирергә тиеш булуның асыл сә-бәбе – мөэмин карендәшне шатландыру. Шуның өчен бу хак шундый кешеләр хакында гына. Шуңа күрә булуы яки булмавының аермасы булмаган һәм чакыручының күңеле-нә дә керми торган кешеләр өчен "чакыруга җавап бирәм" дип аш мәҗлесләренә йөрүдә мәгънә юк.
Өченче хак – нәсыйхәт. Мөселман кеше үзенең мөсел-ман кардәше файдасына булган нәсыйхәтләрне әйтергә һәм тиешле дип беленгән киңәшләрне бирергә тиеш. Со-раса, сорамаса да, бу эш сөннәт. Хәдистәге "нәсыйхәт со-раса" дигән сүз шарт мәгънәсен үз эченә алмый, бәлки мө-селман кеше һәрвакыт нәсыйхәт сорарга тиешле булган өчен генә шул рәвештә бәян ителгән.
Дүртенче хак – төчкереп тә Аллаһы Тәгаләгә мактау әйткән кешегә рәхмәт белән дога кылу. Төчкерүче кеше: "Әлхәмдү лилләһ" дип, аны ишетүче: "Ярхәмүкәллаһ", – дип әйтергә тиеш. Шушы тәртиптә җавап бирү Ислам хак-ларыннан була. Әгәр төчкерүче кеше Аллаһыга мактау сү-зе әйтмәсә, аңа җавап бирелми.1
Бишенче хак – авырган вакытта хәл сорау. Авыруның хәлен сорауда үтәлергә тиешле әдәпләр бар. "Хак" булма-са да, мөселман булмаган авыруларның да хәлләрен белү-дән шәригать тыймый.
Алтынчы хак – вафат булган мөселманны кабергә оза-ту. "Кабергә озату" дигән сүзгә мәетне җиһазлап күмү дә һәм җеназа намазын уку да керә. Адәм баласы хөрмәтле булганлыктан аның вафат булганы өчен кайгырырга, аны озатканда варислары һәм якыннарына ярдәмләшергә, һәм кайгы уртаклашырга тиешле. Озату һәм кайгы белдерү ха-кындагы әдәпләрне үтәү лязем. Кайгы белдерү җәрәхәт өстенә тоз сибү кебек булмавы, бәлки әсәрле һәм кыска-лык белән булуы шарт. "Ий, карендәшләр! Үлем кайчан да булса бер киләчәк, аннан котылу юк. Инде сабыр кылы-гыз! Бәндәнең вазифасы – Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә буйсынуда. Аллаһы Тәгалә бу мәеткә рәхмәт кылсын, сез-гә сабырлык һәм сабырыгыз бәрабәренә савап бирсен!" ке-бек сүзләр әйтү җитә.
Кул биреп күрешү мөселманчылык хакыннан булмаса да, гүзәл бер гадәт санала. Рәсүлүллаһның кул биреп күре-шүе билгеле. Мосафәхә (күрешү) уч йөзен уч йөзенә кар-шы кую мәгънәсендә булып, шушы нәрсә үтәлгәннән соң, күрешү бер кул белән дә, ике кул белән дә дөрес була.
* 131اَلْحَلاَلُ بَيِّنٌ وَ الْحَرَامُ بَيِّنٌ وَ بَيْنَهُمَا أُمُورٌ مُشْتَبِهَاتٌ لاَ يَعْلَمُهَا كَثِيرٌ مِنَ النَّاسِ فَمَنِ اتَّقَى الشُّبُهَاتِ فَقَدِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَ عِرْضِهِ وَ مَنْ وَقَعَ فِي الشُّبُهَاتِ وَقَعَ فِي الْحَرَامِ كَرَاعٍ يَرْعَى حَوْلَ الْحِمَى يُوشِكُ أَنْ يَرْتَعَ فِيهِ أَلاَ وَ إِنَّ لِكُلِّ مَلِكٍ حِمًى أَلاَ وَ إِنَّ حِمَى اللهِ مَحَارِمُهُ أَلاَ وَ إِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ كُلُّهُ وَ إِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ أَلاَ وَ هِيَ الْقَلْبُ*
"Хәләл белән хәрам нәрсәләрнең һәрберсе шәригать-тә ачык бәян ителгән. Әмма хәләллеге яки хәрамлыгы ту-рында ачык бәян ителмәгәннәре дә бар, алары – шөбһәле нәрсәләр. Ләкин бу шөбһәле нәрсәләрне күпләр белми. Әгәр берәү шөбһәле нәрсәләрдән саклана алса, ул кеше үзенең динен һәм абруен саклаган булыр. Шөбһәле нәрсә-не җиңелгә санап эшләгән кеше хәрамны эшләгән булыр. Бер көтүче хайваннарны тирә-ягы киртә белән корып алынган җир тирәсендә көтсә, тора-бара хайваннар шул киртә эченә кереп китүләре ихтимал. Шуның кебек шөб-һәле нәрсәләр тирәсендә йөргән кешенең дә беркөнне хәрамга кереп китү ихтималы бар.
Һәрбер падишаһның керергә ярамый торган тыюлы җире була. Аллаһы Тәгаләнең тыюлы җире исә хәрам нәр-сәләрдер.
Аң булыгыз! Тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул кисәк төзек булса, бөтен тән төзек була, әгәр бозылса, бөтен тән бозыла, ул ит кисәге – йөрәк".1
Бер нәрсәнең үзен яки төрен тыеп аять яки хәдис кил-мәгән һәм яки шул заман табиблары ул нәрсәдә кешеләргә зарар юк дигән нәрсәләр хәләл булып, бер нәрсәнең үзен яки төрен тыеп аять яки хәдис килгән һәм яки шул заман табиблары ул нәрсәдә кешеләргә зарар бар дигән нәрсәләр хәрамдыр. Тыючы дәлил барлыгы хакында мөҗтәһитләр арасында бәхәс булган һәм яки яңа чыгып та, замана та-библары тарафыннан чишелмәгән нәрсәләр мөҗтәһитләр арасындагы бәхәс өзелгән һәм табиблар тарафыннан чи-шелгәнгә кадәр "шөбһәле нәрсәләр" исемендә булалар. Хәдис шәриф менә шул нәрсәләрдән сакланырга куша.
132 *خُذُوا مِنَ الْعَمَلِ مَا تُطِيقُونَ فَإِنَّ اللهَ لاَ يَمَلُّ حَتَّى تَمَلُّوا*
"Көчегез җитәрлек, ялыктырмаслык эшләрне генә алыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә берничек тә ялыкмый, сез дә ялыкмагыз".2
Рәсүлүллаһ гамәл һәм гыйбадәтләрнең аз булса да дә-вамлы булганын сөя иде. Шуның өчен бу хәдистә үзегез дәвам итәргә көчегез җитәрлек гамәлләрне ихтыяр кылы-гыз дип нәсыйхәт кыла. Гыйбадәт кылырга керешеп тә, арып туктау аннан бизүгә сәбәп булганлыктан, Рәсүлүллаһ гыйбадәттән биздерәсе килми, бәлки һәрвакыт кызыгу һәм мәхәббәт белән булуны артык күрә. Бу хәл башка эшләрдә дә шулай. Кичтән озак вакыт китап карап утыручылар яки язу язучылар иртә белән иренеп һәм ялыгып кына торалар, байтак вакыт куллары эшкә тими йөри. Кичтән иртә яткан вакытларында иртә белән җиңел һәм ачык зиһен белән то-ралар да, дәрт һәм мәхәббәт белән хезмәтләренә керешә-ләр. Эшләре бик бәрәкәтле була. Рәсүлүллаһ менә шундый хәлгә ишарә кыла.
Гамәл һәм гыйбадәтләрнең бер төре шәригать тара-фыннан катгый сурәттә таләп кылынган, боларны калдыру хакында кешеләрдә ихтыяр юк. Ләкин бу гамәлләр аз бул-ганлыктан ялыктырырлык дәрәҗәдә түгел. Икенче төре исә сөннәт, мөстәхәб кебек ихтыяри гамәлләр. Бу хәдистә-ге нәсыйхәт шушы соңгы төр хакында. Берәр төрле гамәл-гә гадәт итеп тә, соңыннан аны ташлау хәрам эш түгел. Шулай булса да, нәфрәтләнү мәгънәсе аңлашылу сәбәпле гүзәл эш тә түгел.
* * *
Бу соңгы вакытларда Ислам дөньясында мөритлек, шәехлек киң таралды. Алар үзләрен "тәсауф"1 (ишан-лык)ка нисбәт бирәләр. Һәм шул җәһәттән үзләрен "әһле тәсауф" дип йөртәләр. Электән мәдрәсәләрдә торып, игъ-тикадларын дөресләгән һәм соңыннан булса да, Коръән, Сөннәт гыйлемнәреннән хәбәрдар булып, үз хәлләрен үл-чи алырга көчләре җитә торган кешеләргә карата бер сүзе-без дә юк. Алар үз эшләрен үзләре белерләр. Ләкин авыл-ларда һәм шәһәрләрдә торучы һәм үзләре әйткәнчә "ишаннарга тапшырылучы" надан халыклар хакында гому-ми сурәттә бер-ике җөмлә язарга ихтыяҗ бар.
Надан халык арасында ишанга тапшырылу һәм шул мөнәсәбәт белән гаҗәеп гакыйдәләрнең таралуы һәм авыллардан-авылларга, йортлардан-йортларга күчүе ин-карь итәрлек дәрәҗәдән узганлыгы мәгълүм. Аллаһы Тә-галәне күз белән күрү, Рәсүлүллаһ белән турыдан-туры сөйләшү, ишаннарга гаип гыйлеме беленеп тору һәм мө-ритләрнең күңелләрендә булган фикерләр ишаннарга мәгълүм булу, шәехләрнең тәкъдирләргә катнашулары һәм үлем вакытларында мөритләрнең хозурларына килеп җитүләрен дөрес күрүләр; бер шәех мөритләре ир һәм ха-тыннар, карт һәм яшьләр, гомумән, мәхрәм булып сөхбәт кылу, ишанга тапшырылмаган имамнарга оеп намаз укы-мау һәм шәехләргә тапшырылмаган кешеләрне ахирәттә һәлак булучылардан санау, ишаннарның хезмәтләрендә йөрүчеләр һәртөрле дини җаваплылыклардан азат дип бе-лү, намаз укыган вакытта ишанның сурәтен күңелдә тоту һәм шуның кебек гакыйдә һәм гамәлләр Ислам дине белән бөтенләй туры килмиләр. Хәлбуки, надан мөритләр ара-сында бу нәрсәләр бик киң таралган. Аллаһыга шөкер, на-дан мөритләр хакындагы маҗаралар, фикер һәм гакыйдә-ләр язылып барылмый, әдәбиятыбызга керми. Әгәр дә шул нәрсәләр язып барылып, китапларга керсә, бик дәһ-шәтле нәрсәләр мәйданга чыгачак. Халык арасында шул суфилык таралудан мөселманнар һичкайчан хәер күрмәде, моннан соң да күрүе икеле.
Халыкка туры юлны күрсәтү максат булса, аларга дө-рес юл белән иман һәм игьтикад, хәрам һәм фарызларны белдерергә, фарыз гамәлләрнең рәвешләрен һәм мөсел-маннар арасында үтәлүе лязем булган хакларны өйрәтергә тиешле. Юкса, мәгънәсе билгесез аңлатмалар, күп кеше-ләрнең зиһеннәре ирешерлек булмаган рәсми гадәтләр ха-лыкны яхшы юлга алып бармый. Бу аларның көчләре җи-тәчәк эшләрдән түгел.
Бер эшне гөнаһ икәнлеген белеп эшләү белән суфи-чылык исеменнән эшләү арасындагы аерма җир белән күк арасындагы аермадан да ерак. "Мин бер гөнаһлы бәндә-мен, өстемә йөкләнгән фарыз һәм вәҗепләрдән хәбәрсез торсам, әлбәттә, яхшы булмас. Шуның өчен үземә юлбаш-чы кылып бер шәехкә тапшырылсам һәм шуны үземә мөр-шит (юл күрсәтүче) итеп тотсам, ничек булыр?" – дип со-раучыга мөфти Мөхәммәд Габдүһү хәзрәтләре шулай җа-вап биргән: "Алай булганда бер мөршидкә тапшырылу ля-зем. Мин сиңа мөршит эзләү юлын күрсәтәм: үзең белгән кадәр гамәлләреңне ихлас белән кылырга тырыш, күңе-леңә берәр төрле шөбһә төшсә, һич кичектермә, үзеңнән артык белүчеләрдән сора!.. Кеше хакы, адәмнәрне рәнҗе-тү, ялган сөйләү һәм хыянәт кылу хәрам. Ураза тоту, на-маз уку һәм зәкят бирүнең фарыз икәнен һәм тугрылыклы, амәнәтчел, яхшы эшләргә һәм фәкыйрьләргә ярдәм кылу тиешле булуын беләсең, шуңа күрә, бу эшләргә чын кү-ңелең белән кереш. Ихлас булса, аз гамәл дә җитәрлек булыр. Ихлас сәбәпле Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы табы-ла, тырышучыларны Аллаһы Тәгалә хак юлга күндерү белән вәгъдә кыла. Рәсүлүллаһ: "Белгәне белән гамәл кы-лучыларга Аллаһы Тәгалә белмәгән нәрсәләрен дә бел-дерер", – дигән. Бу эшләр өчен мөршитнең кирәге юк. Чөнки мөршитләр бик сирәк булганлыктан, аларны табу да кыен. Шулай була торып та, әгәр берәр ишанга тапшы-рыласың килсә, дин белән сәүдә итми торганын эзлә!.. Сине мөрит, үзен мөршит итеп, сиңа садака алыр өчен кул сузган адәмне үзеңә мөршит итмә!.. Андый кул мөршит кулы түгел, бәлки динен кибет итүченең кулыдыр.
133 *خَمْسٌ مِنَ الْفِطْرَةِ الْخِتَانُ وَالاِسْتِحْدَادُ
وَنَتْفُ الإِبْطِ وَتَقْلِيمُ الأَظْفَارِ وَقَصُّ الشَّارِبِ*
"Биш нәрсә әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган иске сөннәт: балага сөннәт кылу, яшерен урындагы һәм култык астындагы төкләрне китәрү, тырнакларны алу һәм мыекны кисү".1
Бу хәдистә "биш нәрсә" дип зекер ителү иске сөннәт-ләрнең биш кенә булуын белдерми, моннан да артык бу-лырга мөмкин. Кайбер хәдисләрдә монда зекер ителгән биш өстенә шулар арттырыла: сакалны бөтен йөртү, мис-вәк куллану, борынны чайкау, бармакларның буын өслә-рен юуу, истинҗа кылу, авызны чайкау.2
Бу эшләр мөселманнар өчен фарыз, әгәр кылмасалар, гөнаһлы булалар яки иманнарына кимчелек килә, дигән сүз түгел. Бәлки әүвәлге пәйгамбәрләрдән бу өммәткә ми-рас булып калган яхшы гадәт дигән сүз. Шуның өчен мон-дый нәрсәләр хакында кешеләргә бәйләнеп йөрү һәм арт-ларында гайбәтләренә төшү каш ясау нияте белән күз чы-гаруның үзедер.
Сөннәтләү хакында христиан докторларыннан бер зат үзенең бер әсәрендә шулай яза: "Сөннәтләүдә бик зур ике төрле файда бар: пакьлек һәм йогышлы авырулардан иминлек. Шуның өчен бүген Европа һәм Американың акыллырак катлавы балаларын сөннәткә бирәләр. Алар бу эшне дин ноктасыннан түгел, бәлки сәламәтлек ноктасын-нан эшлиләр, шулай булса да, бик яхшы итәләр. Бу гадәт бөтен дөньяга таралса, нинди яхшы булыр иде!.."
Култык астындагы һәм яшерен урыннардагы йоннар-ны, тырнакларны үстереп кырык көннән артык йөртмәү тиешле булу хакында хәдисләр бар.
Сакалга пычак тидерү ярыймы, юкмы? "Рәсүлүллаһ сакалының әтрафыннан да, очыннан да кисә иде", – дип хәдис риваять итүчеләр бар. Һәрхәлдә, мыекны кисми һәм сакалны кырып йөрү шәригатьтәге иске сөннәтләргә хи-лаф эш булса да хәрам эш түгел. Бу хакта артык катылык күрсәтергә кирәк түгел.
Хәдисләрдә чәчне кырку, яки җибәрү сөннәт дигән сүз юк. Рәсүлүллаһның чәче җитү йөргәнлеге хакында хә-дисләр бар.1 Дөрес хәдисләрдә Рәсүлүллаһның чәче колак йомшакларына кадәр, хәтта, аннан да озын булып, толым ителгәнлеге риваять ителә. "Хөдәйбия" вакыйгасында һәм "Саубуллашу хаҗы"нда чәчен бөтенләй кырдырганлыгы һәм алынган бөртекләрнең шунда булган сәхабәләргә би-релгәнлеге мәгълүм.
Чәчне бөтенләй кырып йөрү дә, җиткереп йөрү дә мө-бах эш. Такыр йөртүче мәҗүсиләргә охшау нияте белән чәчне кырдыру һәм кайбер чит милләтләргә охшау нияте белән җиткезеп йөрү гөнаһ булырга мөмкин. Әгәр Рәсү-лүллаһка охшау нияте белән җитү йөртелсә, саваплы була-чагы мәгълүм. Мондый эшләр нияткә карый.
إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّةِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى "Гамәлләр ниятләренә күрә игътибарга алына, һәр кешенең үз гамәле бәрабәренә булган өлеше нияткә карап була".2
Халкыбыз арасында иң күп сөйләнә торган нәрсә чәч, сакал, мыек мәсьәләсе булганлыктан без дә бераз сөйләргә мәҗбүр булдык. Бүген чит милләтләр арасында чәч, сакал, мыекны җиткереп йөрүчеләр дә, бөтенләй кырып, такыр итеп йөрүчеләр дә бар. Шуның өчен башкаларга охшаудан сакланып бетү мөмкин түгел. Берсеннән качкан кеше, ба-рыбер, икенчесенә охшап кала.
134 *خَيْرُ الأَصْحَابِ صَاحِبٌ إِذَا ذَكَرْتَ اللهَ أَعَانَكَ وَ إِذَا نَسِيْتَ ذَكَّرَكَ*
"Иптәшләрнең яхшысы шул – әгәр Аллаһы Тәгаләне искә алсаң, сиңа ярдәм кылыр, онытсаң, хәтереңә төше-рер".
Аллаһы Тәгаләне искә алу, берәр ишанга тапшы-рылып, тәсбих белән "Аллаһ" дип санап утырудан гына гыйбарәт түгел, бәлки аннан күрә зуррак нәрсә. Зекер тел белән дә, күңел белән дә, әгъзалар белән дә булырга мөм-кин.
Тиешле булмаган бер урынга чыкканнан соң: "Юк, ярамый, бу эшкә Аллаһ риза түгел", – дип тукталсаң, Ал-лаһыны искә алучылардан буласың. Әгәр синең шул эше-ңә иптәшең риза булса, ул ярдәм кылучылардан санала. Әгәр бер яман урынга барган вакытыгызда иптәшегез сез-гә: "Бу эшеңнән Аллаһы Тәгалә риза булмый", – дигәч, юлыгыздан кире кайтсагыз Аллаһыны исегезгә төшерүче буласыз. Шушы эш чыт-чыт итеп, төймә белән йөзәр, ме-ңәр тәсбих санауга күрә дә, ихтимал, саваплы бер гамәл булыр. Шуның белән
فَإِنَّ الْجَنَّةَ هِيَ الْمَأْوَى وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِ وَنَهَى النَّفْسَ عَنِ الْهَوَى
"Әмма берәү Аллаһ алдына басып, Аңа җавап бирү-дән курыкса, һәм үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, әлбәттә, аның кайтачак урыны җәннәт була",1 ди-гән шатлыклы хәбәргә туры килергә дә мөмкин.
135 *خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَ عَلَّمَهُ*
"Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнеп, аны башка-ларга өйрәтүчегез".2
Коръәнне өйрәнү һәм өйрәтүдән максат мәгънәдән азат булган сүзләргә әһәмият бирү һәм Коръәнне җеназа-ларда, аш мәҗлесләре һәм туйларда, фонограф кебек уй-фикерсез һәм мәгънәсен аңламыйча тәравихларда уку, мә-етләргә чыгу һәм коры сүзләр тезеп утыру түгел, бәлки аңлау, туры юл табу, гамәл кылу һәм динне саклаудыр. Мәгънәсен аңламыйча, Сөйләүчене (Аллаһ) күңелдә тот-мый укылган аятьләргә савап өмет итәргә урын юк.
كِتَابٌ أَنزَلْنَاهُ إِلَيْكَ مُبَارَكٌ لِيَدَّبَّرُوا آيَاتِهِ وَلِيَتَذَكَّرَ أُولُوا الأَلْبَابِ "Без сиңа иң-дергән китап файдалы һәм бәрәкәтледер. Без аны аятьлә-рен уйлап, фикерләп укысыннар һәм акыл ияләре вәгазь-ләнсеннәр өчен иңдердек",1 аяте шул сүзебезгә дәлилдер.
Дөньяви гыйлемнәрне һәм һәртөрле һөнәрләрне хәят һәм мәгыйшәт өчен чара кылырга мөмкин, монда зарар юк. Әмма дөньяви файда күрер һәм халыкларның садака-ларын алып, ашларын ашап йөрер өчен Коръән Кәримне сәбәп итү кабахәт һәм түбән бер эштер. Болар
خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَ عَلَّمَهُ "Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәтүчегез", дигән сөенечкә түгел, бәлки кешеләрнең малларын батыл юллар белән ашаучылар хакындагы куркытуларга лаек булалар.
136 *خَيْرُكُمْ خَيْرُكُُمْ لِأَهْلِهِ وَ أَنَا خَيْرُكُمْ ِلأَهْلِي*
"Сезнең иң яхшыгыз – үз әһеленә яхшы булганы. Мин дә үз әһелемә яхшыларыгыз җөмләсеннән".2
"Әһел" сүзе гаиләдәге хатыннарны һәм бөтен якын-нарны эченә алса да, бу хәдистәге "әһел"дән хатыннар гы-на аңлашыла.
Ирләрнең үзләреннән куәтле һәм тәдбирле булган-лыклары өчен хатыннар үзләрен ирләр өчен яратылган мәхлуклар дип уйлыйлар һәм алар тарафыннан нинди генә җәфа күрсәләр дә, каршы торырга хаклары юк дип белә-ләр. Бу игътикад бөтен дөнья халкында бер иде. Ислам дине килеп وَلَهُنَّ مِثْلُ الَّذِي عَلَيْهِنَّ بِالْمَعْرُوفِ وَلِلرِّجَالِ عَلَيْهِنَّ دَرَجَةٌ"Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлылар"1 һәм
الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّه
ُ بَعْضَهُمْ عَلَى بَعْضٍ وَبِمَا أَنْفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ
"Ирләр хатыннарга әдәп, тәрбия бирү өчен алар өс-теннән торучылар. Аллаһ мәхлукларның кайберләрен кай-берләреннән артык кылды. Ирләр малларын хатыннарга сарыф итү белән дә дәрәжәдә өстен ",2 кебек аятьләр бе-лән мәзкүр игътикадны гадел хәл итте һәм хатыннар өс-тендә ирләрнең хаклары булган кебек ирләр өстендә дә хатыннарның хаклары бар, ирләрнең артыклыклары кай-бер сыйфатларда гына дип ирләрнең хакларын чикләп куйды.
Бу хәдис шәрифнең таләбенә күрә ирләр өстенә ха-тыннары хакында шул нәрсәләр лязем:
Хатынны риясыз сөеп, аны үзенә иң ышанычлы ип-тәш дип белергә, аны һәртөрле авырлыклардан сакларга, аңа җил-яңгыр тидермәскә, йомшак сөйләшергә, артык уен-көлке итмәскә, яхшы һәм файдалы нәсыйхәт бирсә, колакка алырга һәм гамәл кылырга, сүз йөртүче һәм гай-бәт сөйләп йөрүче хатыннар белән аралашудан сакларга, икътисад белән эш кылу турысында һәрвакыт искәртеп то-рырга, үз алдында аны кешеләргә мактамаска, һәрхәлдә, аның каты мөгамәләләренә түзәргә һәм шуның бәрабәренә Аллаһы Тәгаләдән савап өмет кылырга. Болардан да биг-рәк хатыннарга хәрам һәм хәләл мәсьәләләрен аңлатырга кирәк.
Бу соңгы җөмләгә мисал итеп сөт имезүне күрсәтергә мөмкин. Сөт имезүгә җиңел эш итеп, хәтта аның шәригать белән мөнәсәбәте юк хөкемендә каралса да, аның хәләл һәм хәрам эшләргә сәбәп булганлыгы мәгълүм. Елаган ва-кытта хатыннар бер-берсенең балаларын имезәләр, ләкин моңа лязем дәрәҗәдә әһәмият бирелми. Хәлбуки, шәри-гать каршында бу эш әһәмиятсез түгел. Ике яше тулмаган бала ничә хатыннан имсә, шул хатыннарның һәрберсе бу балага сөт анасы һәм бу бала да аларга сөт баласы булып санала һәм никах турысында үз анасы хөкемендә була. Мәхрәм карендәшләр арасында никах булмасын өчен бу сөт имезү мәсьәләсен һәрбер ир үзенең хатынына өйрә-тергә тиешле.
Сүзнең кыскасы шул: Ирләрнең хезмәтләре өй ты-шында булса да, рәхәтләре һәм күңел ачулары үз гаиләлә-ре янында, өй эчендә булырга тиешле. Берәр ел аралык бе-лән була торган мәҗлесебездә бер кеше хакында сүз бул-ды, һәр юлы шул кеше хакында Муса әфәнде: "Аның бө-тен кәеф-сафасы өе эчендә, үз гаиләсе хозурында", – дип әйтә иде. Бер кешенең әхлагы гүзәл булу өчен шушы бел-дерү җитә. Үз өендә ял итү, үзенекеләргә канәгать итеп башканы эзләмәү кадәр хатыннарны ихтирам кылу һәм га-илә дәрәҗәсен күтәрү кебек яхшы нәрсә табылмас.
137 *خَيْرُ النَّاسِ مَنْ طَالَ عُمُرُهُ وَ حَسُنَ عَمَلُهُ
وَ شَرُّ النَّاسِ مَنْ طَالَ عُمُرُهُ وَ سَاءَ عَمَلُُهُ*
"Кешеләрнең иң яхшысы – гомере озын булып, гамә-ле яхшы булганы, иң яманы – гомере озын булып, гамәле бозык булганы".1
Кешеләрнең гомерләре сәүдәгәрләрнең малына ох-шый. Сәүдәгәрнең малы никадәр күп булса, кереме да шу-лай күп, әмма малы аз булса, кереме дә шулай аз була. Шуның кебек, әгәр кешеләр үзләренең гомерләрен бушка уздырсалар, "мал"лары да юкка чыга, "керем"нәре дә бул-мый.
138 *دَعْ مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لاَ يَرِيبُكَ*
"Шөбһәле нәрсәләрне куй да, шөбһәсезләрне ал!"1
Ягъни, шөбһәле һәм шөбһәсез эш яки мал кулга ке-рергә торса, шөбһәлесен куй да, шөбһәсезен ал. Бер сүз сөйләгән вакытта шөбһәле булганнарын ташла да, шөбһә-сезләрен сөйлә һ.б.
139 *اَلدِّينُ النَّصِيحَةُ ِللهِ وِ لِكِتَابِهِ وَ لِرَسُولِهِ وَ ِلأَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ وَ عَامَّتِهِمْ*
"Дин – Аллаһ, Коръән, Рәсүлүллаһ, мөселманнарның имамнары һәм бөтен мөселманнар өчен нәсыйхәттер".2
"Котылу" сүзе дөнья һәм ахирәт яхшылыгын җыйган сүз булган кебек "нәсыйхәт" сүзе дә күп мәгънәле булган кыска сүзләрдән. "Берәүнең дуслык хакын үтәргә тыры-шуы һәм аңа яхшылык теләве" дисәк, "нәсыйхәт" сүзен беркадәр аңлаткан булырбыз.
Аллаһ өчен булган нәсыйхәт Аңа иман китерү, олы-лау һәм кимчелекләрдән пакь дип белү, әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелу һәм нигъмәтләренә шөкер итү ке-бек нәрсәләрдер. Аллаһы Тәгаләнең бу эшләргә ихтыяҗы юк. Шуңа күрә Аллаһ өчен булган нәсыйхәт бәндәнең үзе-нә кайта һәм аның файдасы өчен була.
Коръән өчен булган нәсыйхәт аның Аллаһы Тәгалә сүзе икәнлегенә иман китерү, аны аңлап уку һәм аның бе-лән гамәл кылу, аның гамәлләрен мөселманнар арасына таратудан гыйбарәт.
Мөселманнарның имамнары өчен булган нәсыйхәт шәригатькә хилаф булмаган урында аларга итәгать кылу һәм хата эшләр күрелсә, йомшаклык белән искәртү, оеп намаз уку, алар өчен һәрвакыт изге догада булу кебек эш-ләрдән гыйбарәт. "Имамнар" сүзеннән дин галимнәре, мөҗтәһитләр дә аңлашылырга мөмкин. Алар өчен булган нәсыйхәт аларның риваятьләрен кабул итү һәм алар ха-кында яхшы уйда һәм догада булудан гыйбарәт.
Кабул күрелүе һәм үзенә золым булмавы өметле ва-кытларда монда зекер ителгән нәсыйхәтләр көчләре җит-кән кешеләр өчен лязем була. Мәгәр, нәсыйхәт кылучы кешенең гыйлеме камил һәм холкы гүзәл булу шарт. Юк-са, һәркем үзе белгән нәрсәсе белән нәсыйхәт кылырга ке-решсә, нәсыйхәт кылына торган кешенең гыйлеме һәм кә-маләте үзеннән артык булуын тикшереп тормаса, бу эш нәсыйхәт түгел, бәлки үз вазифасыннан тыш эшкә керешү була.
Кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм яманлыклардан тыюда бик әһәмиятле шартлар һәм әдәпләр бар. Алар: Ал-лаһы Тәгаләгә инану, Коръән Кәрим һәм хәдисләрдә бо-ерылган изге гамәлләрне кылу, үз араларында хак һәм ха-кыйкать белән васыять кылышу һәм сабыр итү. Бу дүрт нигез "Гасыр" сүрәсендә тәмам зекер ителгән.
Хакыйкать белән васыять кылышып, туры юлны табу һәм нәфес теләкләре һөҗүм иткәндә "сабыр" белән нәсый-хәт кылышу бүгенге мөселманнар арасында бөтенләй юк. Кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм яманлыклардан тыю кебек эшләргә дә әһәмият бирелми. "Хак" һәм "сабыр" бе-лән васыять кылышулар үзләренең куелган мәгънә-ләреннән тәмам читкә авыштылар. Нәсыйхәтне кылучы да, кабул итүче дә юк.
Әгәр мөселманнар бидгать һәм хорафәтләрдән оеш-тырылып ясалган ясалма, ялган динне ташлап, монда зекер ителгән дүрт нигездән гыйбарәт булган дингә кайтсалар, Аллаһы Тәгаләнең:
Достарыңызбен бөлісу: |