Л.Р.Аскарова
Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» әсәренең тел үзенчәлекләре
Тел — әдәбиятның беренче элементы. Әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, тел-стиль чараларын өйрәнү — кешенең эстетик зәвыгы формалашуга, матурлыкны тоярга, туган телнең эчке серләрен тирәнрәк үзләштерергә, әсәрне аңлауга зур ярдәм итә. Әдәби әсәрләрнең телен өйрәнгәндә сүз-образ, сүз сәнгате, лексик берәмлекләргә, стилистик характерга, гади сөйләм лексикасына, язучының фразеология, сурәтләү чараларына, поэтик бизәкләргә, сиктаксик фигураларга, язучы теленә игътибар ителә1. Болар барысы да — һәр тел-сурәтләү чарасы — әсәрләрдә аерым яшәми, бер-берсе белән бәйләнеп, һәр поэтик бизәк башка образлар системасы белән гармоник мөнәсәбәткә керә.
Әдәби әсәрне өйрәнгәндә, аның эчтәлеген, сюжетын, композициясен, геройларның бирелешен генә өйрәнеп калырга ярамый. Әдәби-эстетик анализны тел үзенчәлекләренә бәйләп алырга кирәк2. Тел байлыгы, беренче чиратта, аның синонимнары белән билгеләнә дип әйтсәк, хата булмас. Н.М.Карамзин язганча, «төп идеяләрне бирүче сүзләрдән генә түгел, ә алар арасындагы аерманы, аларның төсмерләрен, гадилек һәм катлаулыгын, көченең зурлыгын яки кечкенәлеген белдерүче сүзләрдән торган тел генә бай тел була ала...»3.
Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» әсәренең теле бик тә үзенчәлекле. Синонимнар сөйләмне образлы итүдә зур роль уйныйлар, әйтергә теләгән фикерне ныгыту, тулыландыру өчен хезмәт итәләр. Мондый сүзләр татар телендә бик күп. Стильләрдә дә телнең киң синонимик байлыгы чагыла. Алар форма белән эчтәлекнең логик бәйләнешен булдыруга ярдәм итәләр, урынсыз кабатлаулардан коткаралар. Кайбер очракта синонимнар фикерне көчәйтеп әйтү өчен кулланылалар. Синонимнар — язучының иҗат дуслары. «Бу көннәрдә кар яумаган иде, шунлыктан аяк асты каты һәм такыр идее». «Бүтән вакытта менә шулай озак кына аерылышып торганнан соң очрашканда тарханның бичәләре бер-берсеннән зарланырга, бер-берсен әләкләргә тотынылар иде. Туман тархан андый моң-зарларны, әләк-чәләкләрне яратмый иде, ләкин тыңламыйча да булдыра алмый иде». «Албуга аңа әрнеп, сыкранып карады».
Антонимнар әсәрдә кеше күңелендәге яки тормыштагы каршылыкларны сурәтләү өчен кулланыла. Менә бер мисал:
«Тау башына менеп җиткәч, барысы да тынып калдылар. Кайсы якка борылсаң да, бөтен тирә-як моннан уч төбендәгедә ап-ачык булып күренә иде. Шул ук вакытта киңлек, иркенлек һәм серле, изге бер тантана хөкем сөрә иде бу кичке кояш нуры төшкән ялгыз калкулык башында!»
«Нәрсә булыр, тәңрем, күк күкрәп яшен яшьнәрме, әллә кояш балкырмы?»
«Алар кыюлар, җитезләр, өлгерләр иде. Елдырым бәк моңа сөенде дә, бераз көенде дә...»
«Эссе җәйдә кинәт күктән китереп койган яңгыр кебек, кыш көнендә томалап яуган тоташ кар кебек искәрмәстән килеп төшкән тархан боерыгы бар нәрсәне үзенчә хәл итте».
Текстта антонимнарны дөрес куллану сөйләмнең эчтәлеген һәрвакыт нык аныклый, андагы мәгънә төсмерләрен ачык күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, антонимнар каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, шул каршылыкны сиздерүгә хезмәт итәләр, контраст фонда күрсәтеп, кабул итүне үткенәйтәләр.
Лексик берәмлекләр байлыгын арттыруда романында аеруча парлы сүзләргә иркен урын бирелә. Парлашу — табигатьнең мөһим бер закончылыгы ул. Парлы сүзләр җанлы сөйләмдә дә, матур әдәбият стилендә дә күп кулланыла. «Башта тархан агай-энене үз ыруындагы, үз урдасындагы хәлләр белән таныштырырга тиеш идее».
«Ишектән тәхеткә кадәр киң ара калдырып ирләр үзара кысыла төштеләр һәм чак-чак кына башларын борып, уң кул тучи бәк тәгин угланның кергәнен көтә башладылар».
«Бетмәс-төкәнмәс көч-куәт бир, Тәңрем. Илем-көнем бай булсын, терлекләрем күп булсын...».
«Аш-су вакытында безнең түрдә генә утырды...».
«Хәзер менә шуларның берсе дә юк. Иле-көне дә, мал-туары да».
«Ул кайда, үлеме-тереме, күрдеңме-күрмәдеңме диде...».
Романында фразеологик берәмлекләрне автор яратып һәм максатчан куллана. Алар арасында фразеологик ныгымаларны да, фразеологик берәмлекләрне дә, тезмә һәм фразеологик әйтелмәләрне дә күрә алабыз.
«Табылдык элеккегегә караганда ябыккан, суырылып калган иде. Аннары, әллә төн йокламаганга, әллә борчылганга, курыкканга, йөзендә аның бер тамчы кан калмаган идее».
«Шундук аның күнелендә бу ямьсез, җирәнгеч кешегә карата баягы сагаю, шикләнү тойгысы калкып чыкты. Шул ук вакытта ул Исәнтәйгә кисәк кенә сыртын да кабарта алмады».
«...әйтсәң, барлык теләкләреңне үтәрмен, үз яныңа алырмын, әйтмәсәң — тамырыңны корытырмын диде».
«Бикә картның тел төбен аңлады».
«Табылдыкның кулыннан эш төште, авызына аш бармады».
«Шул турында уйлагач аның тагын чәчләре үрә торды».
«Бәхетсез кырнакны кызганудан алып ирнең йөрәге сыкрап куйды».
«Ләкин аның инде бер мәртәбә авызы пешкән идее».
«Әле йөрәк өзәрлек кызганыч, әле чәчләре үрә торгызырлык шомлы, куркыныч тавышлар белән алар үлем ачысы турында, тамуг газаплары турында җыру суздылар».
Поэтик чагыштыру алымына мисаллар еш кына персонажның эчке хисләрен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итеп торалар. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында да моңа мисалларны шактый табып була.
«Аның ябыккан зур маңгаеннан, пычак сырты сыман юкарып калган борын очыннан салкын тир бәреп чыкты».
«Аның күзләреннән бер-бер артлы энҗе сыман яшь бөртекләре тәгәрәп төште».
Киң рәвештә бирелгән чагыштырулар автор фикерен тирәнәйтеп, төгәлләп, аңа өстәмә төсмер биреп киләләр. «Аның яшь, дәртле күз карашында, учакта пыскып яткан утлы күзләр кебек, усаллык һәм дошманлык чагылып калды».
«Эссе җәйдә кинәт күктән китереп койган яңгыр кебек, кыш көнендә томалап яуган тоташ кар кебек искәрмәстән килеп төшкән тархан боерыгы бар нәрсәне үзенчә хәл итте».
Геройларны тасвирлаганда, аларның эчке дөньяларын ачыклаганда да чагыштырулар киң кулланыш таба:
«Хәзер ул үзен дошманга каршы ташланучы сугышчы кебек хис итте, шуңы күрә аны инде йола, әдәп, тартыну-оялу кебек нәрсәләр генә тоткарлап торырлык түгел идее».
Нурихан Фәттах образларның тотышын я табигать күренеше, я берәр хайван холкы белән чагыштырулар шулай ук романда еш очрыйлар:
«Хуҗасы тибеп җибәргән эт кебек Исәнтай башын тагын да түбәнрәк иде, бөтен гәүдәсе белән бөрешеп калды».
Н.Фәттах әсәрендә без гади чагыштырулар да күзәтәбез. Алар еш кына көнкүреш тормышны тасвирлаганда гади сөйләм телендә күзәтеләләр.
«Таштай җансыз Банхуа аңа берни эндәшмәде».
«Ләкин яшь, сөекле кырнагы күпме генә тырышмасын, таш кыядай калкып утырган куркыныч ирнең таштай йөзе барыбер ачылмады».
Чагыштырулар күп очракта табигатьне, көнкүрешне тасвирлауга ярдәм итәләр. Монда еш кына алар текстка поэтик чара булып та билгеләнә алалар, һәм үзләренең роле буенча метафораларга һәм эпитетларга якын торалар. Мәсәлән, «Күктән, көндәгечә елмаеп, йолдызлар карый, йолдызлардан бик нык аерылып, китек табак сыман ай балкый идее».
Күренешләр һәм төрле предметлар арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә барлыкка килә. Бу образлы фикерләү тудыруга, зур һәм катлаулы күренешләрне җыйнак кына бер сүз белән әйтеп бирергә ярдәм итә. Мондый сүзләрнең иң уңышлылары — метафоралар.
Н.Фәттах әсәрләрендә табигатьнең кеше характеристикасының тискәре ягын ачуга ярдәм итүче метафоралар бик байтак:
«Караңгы тарлавыклар, шәрә кыялар аша чыгып, туган җир туфрагына аяк баскач та, күз алдында якын күренешләр ачылгач та, бөтенесе яңадан аның хәтеренә төште».
«Тик шулай да мондый ялган бәхет тойгысы озак дәвам итә алмады».
«Киләчәк бәхет, күңелле тормыш, сөю-сөелү турындагы татлы хыяллар, сөңге белән төртеп тишелгән юка боз кебек, чәлпәрәмә килде».
Эпитетлар исә төрле күренешләрнең сыйфатын белдереп киләләр. «Кышкы төн серле һәм караңгы иде. Бик еракта, кара кучкылланып торган төпсез күктә кар бөртекләредәй генә булып йолдызлар җемелдәшә, кар бөртекләредәй җемелдәшкән йолдызлар арасында сызылып кына чыккан яңа ай балкып күренә иде. Яңа ай, яшь, көчле ай...».
«Шихуандинең даланы яуларга җибәргән атаклы сугышчысы бары терлек-туарны гына исән калдырырга боерды — шәрә, туң, ач далада аның үзенә һәм ирләренә азык ... бик күп азык кирәк иде!»
Эпитетларның күбесе образның сөйләмен, холкын, аның тышкы кыяфәтен сурәтләү өчен кулланылганнар. Болай эшләү образны тагын да ныграк күзалларга ярдәм итә. «Нинди дәртле, нинди кайнар йөрәкле ул!!!» «Күккә, бушлыкка омтылган уй җепләре шундук өзелде һәм ул сак кына башын борып, аяк тавышы килгән якка карады». «Шул рәвешчә кайнар күз яшьләрен коеп, атын әйдәп Туман тархан калкулык тирәли кузгалып ките»..
Телебезнең мөмкинлекләре гаҗәеп. Тикшерә барган саен аның гүзәллегенә соклана барасың. Әлеге мөмкинлекләрдән файдалану язучыдан зур осталык таләп итә. Ул тормышның матур күренешләрен күрә белергә, алай гына да түгел, күргәннәрен укучысына матур итеп җиткерә алырга да тиеш. Нурихан Фәттах тудырган эпитетлар гына да телебезне, сөйләмебезне никадәр баетырга, үстерергә сәләтле. Аларны укып, язучы күңеленең шулкадәр үткен һәм нечкә булуына сокланасың.
Метонимия — фикерне җыйнак итеп, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә торган күчерелмә мәгънәле сүз. Кешене үз исеме белән атамыйча, аның үзенә генә хас берәр билгесен яки киемен атап сөйләшүгә корылган метонимияләрне автор әсәрдә кулланган. Бу үз чиратында вакыйгаларны тагын да кызыклырак һәм җанлырак итә. Әдипнең әсәрләрендә аларның нинди урын алып торуын мисалларда карап узыйк.
«Яу килә! Яу! — дип кычкырды ул меңбашының йөзенә бәреп, тамак ярып».
«Беренче арбалар таң атканда кузгалып ките».
Образлы фикер сүз белән бергә туа, ләкин кайчак сәнгатьтә башкача да була: рәссамның аңында билгеле бер күрү яки ишетү картинасы инде туа, ә аны әйтеп бирер өчен әле сүз юк, аны эзләргә, берсен алырга, икенчесен ташларга кирәк. Андый сүз сайлау — эзләнүләрне элек-электән үк сүз газабы дигәннәр. Ләкин бу сүз газабы түгел, образлы фикер газабы: ул бик күп сүзләр арасыннан нәкъ үзенә туры килгән сүзне — үзенең бөтен көчен һәм тирәнлеген чагылдыра алырлык анык һәм эчтәлекле сүзне эзли, шул юлда ныгый.
Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар» романында шул сүзләрне дөрес таба, сүз байлыгыннан дөрес файдалана.
«Сызгыра торган уклар» романы 800 биттән торса да, бер сулыш белән укып та чыгыла. Моның сере шунда: язучы кулланып язган сүзләрнең эмоциональ көче бик зур. Язучы сүзләрнең сәнгатьчә матурлыгын тоя һәм аларны сайлап ала белгән. Оста кеше кулына эләккәч, сүзләр матур бизәкләр барлыкка китерәләр: тормышның якты һәм караңгы якларын, аның кешеләрен ачык итеп күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәләр.
Нурихан Фәттах һәр героен яратып тасвирлый. Аларның эчке дөньясын, эш-гамәлләрен, характерларын сөйләмнәре, эчке монологлары аша ачып бирә. Шунысы кызыклы: һәр герой үзенчә ачыла һәм алар берсен-берсе кабатламыйлар. Болар язучының сурәтләү осталыгы зур булуын, тел-сүз байлыгыннан уңышлы файдалануын раслый.
Р.А.Асрутдинова
Достарыңызбен бөлісу: |