Сәламәт тәндә сәламәт акыл «Тылсымлы көч»



Дата12.07.2016
өлшемі108.38 Kb.
#195434
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

«Тылсымлы көч».

Катнашалар: Хан, Гайрәт, Гөмбә-саң, Алпамша, Карчык, Гүзәл сылу.
Беренче күренеш

Музыка. Пәрдә ачыла. Хан сарае. Гайрәт керә.

(Гимнастика ясый)

Гайрәт: Сау-сәламәт булу өчен,

Ни бары өч нәрсә кирәк:

Беренчесе- Күнегүләр,

Калганнары Эш һәм Теләк.

Күнегүләр, Эш һәм теләк!

Саулык – һәркемгә дә кирәк.


Эшләр өчен – теләк кирәк!

Теләк булгач – куәт кирәк!

Көч-куәтең артсын өчен,

Күнегүләр ясау кирәк!

Күнегүләр – ул хәрәкәт!

Ә хәрәкәттә-бәрәкәт!



Гайрәт. Исәнмесез, нәни дусларым! Әкият карарга җыелдыгызмы? Бик әйбәт. Ул чагында иң элек үзем белән таныштырып үтим: мин-шушы ханлыкта яшәүче Галимҗан исемле ханның хезмәтчесе-Гайрәт булам. Дуслар,әйтегез әле, сез барыгыз да әкият яратасызмы? Шулай, дөньяда әкият яратмаган җан иясе юктыр. Ярлысы да, бае да, олысы да, кечесе дә, хәтта безнең Галимҗан да әкиятне үлеп ярата .(Хан чыга.) Менә, дуслар, Галимҗан хан шушы була инде. Ул бүген бигрәк тә ачулы. Чөнки аны кичәдән бирле өр-яңа әкият укыганы юк.

Хан. Әй-йе! Барыгызның да башын зинданда черетәм! Астырам! Кистерәм! Шушындый зур ханлыкта бер яңа әкият китабы да булмагач, нинди хан ди инде мин? Юк, бу хурлыкка түзеп тора алмыйм! Асылынам!

Балалар, карагыз, безнең Хан хәзер асылына.



Хан: Син нәрсә анда такылдап торасың? Булыш! (Гайрәт Ханны буа башлый.)Нигә буасың син мине? Надан, бау бир!

Гайрәт: Ә-ә (Биленнән чишеп бау бирә.) Мәгез, ханым-солтаным.
Хан асылынмакчы була, ләкин, егылып китеп, башын тәхеткә бәрә.
Хан: (елап). Үләм...башым...Бауның башын кисәргә!..

Гайрәт: Ә кайсы башын кисәргә, бөек ханым –солтаным? Бауның башы икәү ич?!

Хан: Алайса асып куй!

Гайрәт: (кире биленә урап). Астым!

Хан: Уа-уа... башым... (Балаларга.) Ә сез монда нишләп утырасыз? Барыгыз, кайтып китегез! Барыбер бүген яңа әкият юк! (Тәхетенә барып утыра,ләкин, корт чаккандай, кинәт сикереп тора. Ә тәхет өстендә зур әкият китабы ята.)Нәрсә бу?

Гайрәт: (алып).Нәрсә булсын - китап!

Хан: Китап? Нинди китап?

Гайрәт: Яңа әкиятләр китабы!

Хан: Яңа әкиятләр? (Үрле-кырлы сикереп.) Ур-ра-а...Яңа әкиятләр!.. Ур-ра!.. Берәүне дә чыгармаска, кертмәскә, кайтармаска, ишекләрне бикләргә! Мә,укы!

Гайрәт: Сез нәрсә инде, бөек Хан?..Мин укый белмим бит.

Хан: Белмәсәңдә укы! Ике әйттермә!

Гайрәт: Ихтыярыгыз.(Аякларын бөкләп утыра да алдына китабын куеп “укый”башлый.)Борын,борын...

Хан: Тукта, болай тыңларга җайсыз.(Җайлап утыра.)Булды.

Гайрәт: Борын...борын...

Хан: Тукта, болай да җайсыз.(диванга барып ята.)Җә әйдә, дәвам ит.

Гайрәт: Борын...борын...

Хан: Туктале, нинди борын?

Гайрәт. (Борынын күрсәтеп.) Менә мондый.

Хан. И ахмак! Пешмәгән! Укый гына да белмисең. Надан! Бир әле үземә. (Укып.) Борын-борын ... Чыннан да, борын икән шул.

Гайрәт. Ә сез миңа ышанмыйсыз. Җитмәсә надан дип мыскылладыгыз.

Хан. (Гайрәтнең башына китап белән сугып.) Надан! “Борын-борын заманда, кәҗә - команда, сескан - сотник, үрдәк – үрәтник булган заманда, яшәгән, ди, булган, ди, бер патша. Ул патшаның булган, ди, бер кылычы. Кылыч тылсымлы булган, ди.”. Әһә, тәк! Кая, башкасын укып карыйм әле.“ Бер ханның булган, ди, куркыныч җанвары. Ул җанварны Алпамша дип йөрткәннәр. Аны күргән кеше куркудан аңын югалта торган булган.” Әһә, болай була инде бу. (Куркыныч кыяфәт чыгарып, үзеннән-үзе куркып.) Ай-яй –яй, котым алынды. “Шуңа күрә ханга берәү дә һөҗүм итмәгән, үзе талап тәмам баеган, ди.” (Хыялланып.) Шәп бит, ә... (Идәнгә кырын ятып, укуын дәвам итә.) Монда әкиятләр бик күп икән. Тагын берсен укып карыйм әле. “Бер ханның Гүзәл сылуга күзе төшкән.”

Гайрәт. Күзе төшкән?

Хан. (Идәннән эзләп.) Кая төшкән? Әнә ич, күзең үз урынында. “... Ә Гүзәл сылу исә күз явын алырлык үтә дә чибәр генә кыз булган, имеш. Шулай бервакыт хан, кызны күреп, аңа башы-аягы белән гашыйк булган.”

Икесе бергә. О – о, гашыйк булган!

Хан. “Әмма Гүзәл сылуны үзенә ала алмаган.”

Икесе бергә. Һи – и, ала алмаган!

Хан (оялып кына.) Ә минем... аны... бик тә аласым килә!

Гайрәт. Минем дә!

Хан. Гүзәл сылу минеке генә булырга тиеш. Тиз арада син миңа тылсымлы кылычны, дөньядагы иң куркыныч җанвар – Алпамшаны, һәм дә Гүзәл сылуны алып кайтачаксын. Әгәр әмер үтәлми икән, ул чагында...

Гайрәт. ... башым белән саубуллашачакмын.

Хан.(Хыяллана, хыяллана чыгып китә). Гүзәл сылу лә-лә-лә...
Икенче күренеш
Куе карурман, җырлый-җырлый егет керә. Як-ягына карана.ялгыш агачка бәрелеп, аңын җуя. Гөмбә-саң пәйдә була. Авызында трубка. Җеп белән муенына бәйләнгән.
Гөмбә-саң. Әй, адәм баласы, син нишләп минем урманыма хуҗа булып, иркенләп йөрисең? (Төтенен егеткә өреп)

Гайрәт. (аңына килеп)Исәнмесез!

Гөмбә-саң. Син сорауга җавап бир.

Гайрәт. (төтенне куып)Гафу итегез, сез кем буласыз соң?

Гөмбә-саң. Мин шушы Кытай урманының хуҗасы, аны 1000 ел буе саклап торучы – Гөмбә -саң булам.

Гайрәт. (кулын сузып) Ә мин – Гайрәт.

Гөмбә-саң. Соң сиңа минем урманымда ни кирәк?

Гайрәт. Мин ханга тылсымлы кылыч, көчле Алпамшаны, Гүзәл сылу кызны эзлим.

Гөмбә-саң. Аларны эзләп йөрүчеләрнең берсенең дә бу урманнан исән-сау чыгып китә алганнары юк. Кит син моннан исән чакта.

Гайрәт. Ә мин сездән курыкмыйм.

Гөмбә-саң. Яхшылык белән әйткәнне аңламадың инде, егет, үзеңә үпкәлә. Кия – я-я! (Гөмбә-саң, трубкасын авызына кабып, каратэ алымнары кулланып, егеткә ташлана. Кызыклы сугыш. Бераздан карт, билен тотып, җиргә ава, трубкасы төшеп китә.)

Гайрәт. Әй, бабай, бабай. Физкультура белән шөгыльләнергә кирәк бераз. Беткәнсез сез, картайгансыз!

Гөмбә-саң. Былтыр билемә салкын тидермәгән булсам, күрсәтә идем әле мин сиңа картлыгымны.

Гайрәт. Җылырак киенеп йөрергә киңәш итәм үзегезгә. (трубканы тотып) Тәмәке тартуны да ташларга кирәк. Ул йөрәккә дә, үпкәгә дә, сулыш юлларына да би-ик зур зыян китерә.

Гөмбә-саң. Буыла-буыла йөткерә

Гайрәт. (башын селкеп) Йөткерүегезгә дә тәмәке гаепле. Җитмәсә, тирә-юньдәгеләрне дә агулыйсыз. Болай булгач, сез яткан җирегездән дә кузгала алмаячаксыз. (Җиңнәрен сызгана башлый)

Хәзер мин сезне...



Гөмбә-саң. (куркып) Әй, егет, син нишләмәкче буласың?

Гайрәт. Билеңә массаж ясыйм.

Гөмбә-саң. Массаж? Нәрсә соң ул массаж?

Гайрәт. Ясагач белерсең! (Музыка, массаж ясау) Я, ничек?

Гөмбә-саң. Хәзер тикшереп карыйм. (билен әйләндереп) Абау, бигрәк шәп нәрсә икән бу массаж! Рәхмәт сиңа, егет! Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам! Әйт, нәрсә бүләк итим үзеңә?

Гайрәт. Миңа кылыч кирәк!

Гөмбә-саң. Ярый мин аны сиңа бүләк итәрмен. Тик син һәркөнне минем билемә массаж ясап торырсың.

Гайрәт. Ю-юк, алай булмый!

Гөмбә-саң. Ә-ә! Кия-я-я!

Гайрәт. (куеныннан массаж ясагычны алып) Менә шушының ярдәмендә Һәркөнне үзегез ясарсыз. Менә болай итеп! (ясап күрсәтә)

Гөмбә-саң. (тартып алып үзе ясап) Абау, мең ел яшәп, дөньяда шундый шәп әйбер барлыгын белмәгәнмен.

Гайрәт. Инде мин сүземне үтәдем, хәзер чират сездә.

Гөмбә-саң. Нинди чират? Ә-ә, хәтердән чыккан. Тик син башта күзеңне йом, карама, яме! (итәк астыннан кылыч чыгара) Егет, мә, кабул итеп ал! Тик исеңдә тот: әлеге кылыч изге эшләрдә генә ярдәм итә.

Гайрәт. Әкәмәт, бигрәк гадел кылыч икән бу. Рәхмәт сиңа, бабакай! Инде миңа кузгалырга вакыт. Сау бул!

Гөмбә-саң. Егет, Менә монысы тылсымлы каурый. Әгәр мин кирәк булсам, аны җиргә ташларсың, мин шунда ук синең яныңда булырмын. Син эзләгән Алпамша белән Гүзәл сылуны да минем урманнарымда табарсың.

Гайрәт. Рәхмәт, бабакай, истә тотармын.(кул болгап чыгып китә китә)

Гөмбә-саң. Хәерле юл. Бу акыллы егет белми әйтми торгандыр. Котылырга кирәк бу афәттән. Башкаларга да зыянлы ди бит әле.
Трубканы муеныннан алып җиргә салып таптый. Гөмбә-саң арты белән чигенә-чигенә чыгып китә. Икенче яктан киерелә-сузыла Алпамша керә. Теше бәйләнгән.

Алпамша. Алпамша диләр мине,

Кем генә сөйми мине.

Яратам мин йокларга.

Тик менә черкиләр генә,

Тик менә черкиләр генә

Ирек бирми йокларга....йокларга...

Җитмәсә, тешем дә сызлый. Кәнфит күп ашагангадыр инде. Әйткән иде аны әни, баллы ашама, тешләрең бозылыр, дип. (авызын зур ачып иснәгәндә, Гайрәт керә. Авызы ачык кала.) Син кем?!

Гайрәт. Гайрәт.

Алпамша. Син адәммени?

Гайрәт. Күрмисеңме әллә?

Алпамша. (куркып) Әни...(кача. Бераздан, башын чыгарып), Ә сиңа биредә ни кирәк?

Гайрәт. Син кирәк. Хан сараена алып китәм үзеңне.

Алпамша. Ә нәрсәгә?

Гайрәт. Хан шулай тели.

Алпамша. Ю-ю-юк! Мин беркая да бармыйм. Минем йокым килә-ә!

(Йокыга китә, гөрселдәп җиргә ава) Ай-й, башымны бәрдем... (Елый) Авырта-а-а...



Гайрәт. Шыңшыма әле. Менә нәрсә, башыңны бәрүдән котыласың киләме?

Алпамша. Килә, бик килә. Ә ничек итеп котылырга соң?

Гайрәт. Бу бик җиңел. Моның өчен көндәлек режимны сакларга кирәк. Иртән торуга урыныңны җыярга, физзарядка язарга, салкын су белән юынырга, юеш сөлге белән тәнеңне ышкырга, вакытында иртәнге ашны ашарга кирәк.

Алпамша. (башын кашып) Юынырга-а, физзарядка ясарга-а... (тешен тотып)

Гайрәт. Нәрсә, тешең дә сызлыймы? Карыйк әле, ни булды икән? (авызын ачтырып) У-у, монда күпме чүп-чар! Син тешләреңне бер дә чистартмыйсыңмы әллә?

Алпамша. Чистартасы да мени әле аларны?

Гайрәт. (теш щеткасы, пастасы тартып чыгарып) Менә болай чистарталар аны (алпамшаның тешләрен чистарта) Көнгә ике тапкыр, иртә-кич чистартырга кирәк.

Алпамша. (Яулыгын алып ташлый.) Менә бит ә? Сызлавы да бетте.

Гайрәт. Әйдә хәзер киттек

Алпамша. Ю-у-ук! Йокым килә...(исни)

Гайрәт. Хәзер ачам мин синең йокыңны! ( татарча музыка, биергә өйрәтә.) Я, ничек?

Алпамша. Бер генә дә йоклыйсым килми!

Гайрәт. Йә, барасыңмы инде?

Алпамша. Барам, йокларга мендәр бирсә генә.

Гайрәт. Бирер, бирер. (хыялланып.) Гүзәл-сылуны гына табасы калды инде.

Алпамша. Гүзәл-сылуны таба алмыйм дисеңме?

Гайрәт. Аннан башка миңа яшәүнең яме юк!

Алпамша. Әй адәм баласы, дөньяда Гүзәл сылулардан да ләззәтлерәк нәрсәләр бар бит ул! (бармак белән чакырып) Менә бу урманда үсүче кайбер үсемлекләрдән шундый шәп нәрсәләр ясарга була, аларны куллансаң, Убырлы качык та күзеңә Гүзәл сылу булып күренәчәк.

Гайрәт. Нинди үләннәр соң ул?

Алпамша. Мәк чәчәкләре, җитен, кайбер агулы гөмбәлә-әр...

Гайрәт. (бүлдереп) Тукта әле, урман сарыгы, син наркотик ясый торган үләннәр турында сөйлисең түгелме соң? Әйтәм аны йокым килә -ә, йокым килә - ә. Үзең дә кулланасың ахрысы.(Алпамша куркып кына башын селки). Наркотиклар кармагына эләксәң, беркайчан да котыла алмассың. Әгәр бу эшеңне туктатмасаң, мәңгелек йокыга китүең дә бар.

Алпамша. Ә-ә-ә. Мин бит белмәгән идем. Сүз бирәм: моннан соң мин бу үләннәргә якын да бармам, башкаларага да рөхсәт итмәм.

Ә мин Гүзәлеңнең кайда яшәгәнен беләм. (колагына сөйли)



Гайрәт. Ай, рәхмәт! Син йоклап тор, мин хәзер алып киләм Гүзәл- сылуны. (чыгып китә)

Егет бер яктан арты белән, Карчык икенче яктан арты белән кереп, бәрелешәләр, куркып тайпылалар.



Карчык. Әһә, күптәннән адәм итеннән авыз иткәнем юк иде! Биш йөз ел!!!

Гайрәт.(коты алынып) Ә?

Карчык. (Куркыныч кыяфәт белән егет өстенә бара башлый) Кил әле монда!

Гайрәт. Туктале, әбекәй, бераз сабыр ит. Әгәр дә син мине хәзер үк ашасаң, синең ашказаның бозылып, тәмам эштән чыгачак. Аннары син бервакытта да, бернәрсә дә ашый алмый торган булып калачаксың!

Карчык. (туктап). Ә ни өчен алай дисең?

Гайрәт. Чөнки иң элек сиңа чистарынып , юынып, үзеңне тәртипкә китереп алырга кирәк. Гигиена шулай куша. Юкса, эчеңә төрле авырулар, микроблар кереп тулачак!

Карчык. Микроб? Анысы ни тагын?

Гайрәт. Микробмы? Ул, әбекәй, синең ашказаныңда яшәп , син ашаган нәрсәне ашап-эчеп, үзеңне ач калдыручы кечкенә генә бер зур бактерия!

Карчык. Ә? Бактерия? Микроб? (Хәле китеп) Шулай итеп, минем бердәнбер кадерле ашказаным харап булачакмени инде?

Гайрәт. Әлбәттә! Ләкин бәхетегезгә, мин биредә! (Карчыкның өсләрен, йөз-кыяфәтләрен чистарта, рәткә китерә.Соңыннан зур гына көзге алып.) Ягез әле, әбекәй, инде үзегезне таныйсызмы?

Карчык. (Карый да куркып кала) ә кем ул анда? Үзе шундый чибәр!

Гайрәт. Сез үзегез. Хәзер сез патшалар, ханнар кызыгырлык!

Карчык. Ай, рәхмәт инде сиңа, егет! Нинди җилләр ташлады сине бу якка?

Гайрәт. Минем хуҗам Гүзәл-сылу кызны таптыра. Шуны табалмый аптырап йөрим инде.

Карчык. Кайгырма, мин сиңа япдәм итәрмен. Менә сиңа тылсымлы сыбызгы. Кызны эзләгәндә авырлыклар туса, шуны сызгыртырсың. Мин килеп җитәрмен.

Гайрәт. (Егет сызгырта, карчык аңын җуеп егыла) . Әллә үлде инде? (Карчыкны селкетә.)

Карчык. (Аңына килеп) егет, берүк юкка-барга сызгырта күрмә. Көчле тавыш колак пәрдәләренә зыян китерергә мөмкин. Ямсез тавышлар чыгарып, тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын бозарга ярамый.

Гайрәт. Гафу ит, әбекәй.

Карчык. Бар, бар, сиңа китәргә вакыт.

Гайрәт. Ярдәмең өчен бик зур рәхмәт. (йөгереп чыгып китә, карчык көзге белән бии-бии, үз-үзенә сокланып чыгып китә.)
Гүзәл сылу.(җырлый-җырлый керә).

Төшләремдә күреп, гашыйк булдым,

Гашыйк булдым сиңа, егетем.

Сине көтәм, һаман сине көтәм,

Син кайларда якты йолдызым?

Гайрәт кереп тыңлап тора.


Гүзәл сылу. (Егетне күреп) адәм баласы? Син нигә бирегә килдең?

Гайрәт. Минем хуҗам Гүзәл сылу атлы бер кызны таптыра.

Гүзәл сылу. Гүзәл сылу?

Гайрәт. Әйе. Ул аңа гашыйк булган. Кайдан гына табарга икән ул кызны?

Гүзәл сылу. Син эзләгән кыз ул – мин!

Гайрәт. Алайса, нигә минем башымны катырып торасың. Киттек әйдә.

Гүзәл сылу. Кая?

Гайрәт. Хан сараена.

Гүзәл сылу. Яхшы, мин риза.

Гайрәт. Мин дусларымны чакырыйм әле. (сыбызгысын сызгырта, җиргә каурыйлар ташлый.)

Гөмбә-саң, Алпамша, Карчык керәләр, төрле яктан. Исәнләшәләр. Иң ахырдан кача-поса хан керә.



Хан. (Гүзәл сылуны күреп, янына бара). Эзләп таптым бит мин сине Гүзәл сылу! Эзли-эзли арып беттем (егеткә) ә болары кемнәр? Алпамша? (куркып чигенә).

Гайрәт. Болар минем якын дусларым.

Хан. Куып җибәр барысын да! Миңа Гүзәл сылу гына кирәк!

Гүзәл сылу. Мине бит син түгел, ә егет тапты. Мин аныкы булырга тиеш. Мин болай итәм: Сез минем табышмагыма җавап бирергә тиешсез. Кем дөрес җавап бирә - мин шуңа, ялгышсагыз – бакага әйләндерәм!

Гайрәт. Әйтеп кара.

Гүзәл сылу. Дөньяда иң симезе нәрсә?

Хан. Үзем әйтәм, минем айгыр!

Гайрәт. Минемчә, иң симезе айгыр түгел, ә җир! Чөнки ул барыбызны да туендыра. Җир булмаса, бернинди тереклек булмас иде.

Гүзәл сылу. Җавап дөрес. Безгә гүзәл җиребезне сакларга, һаваларны пычратмаска, урманнарны үстерергә, сулыкларны чистартырга кирәк! (пауза)Димәк, мин егетнеке! Ә ханны исә, шарт буенча, бакага әйләндерәм!

Бергә. Дөрес, дөрес.

Алпамша. Квак... квак...

Гайрәт. Гүзәлем, бакага әйләндермә син аны. Хан бик күп әкиятләр белә. Дөнья буйлап кешеләргә әкият сөйләп йөрсен. Балаларны яхшылыкка өндәсен.

Бергә. Дөрес, дөрес.

Гүзәл сылу. Ярый, бүгеннән башлап, Хан әкиятче булсын!
Алпамша зур әкият китабы алып кереп бирә.

Музыка, җыр.

Серле әкият илендә

Кунак булдык без.

Карурманнар, таулар аша

Җырлап уздык без.


Җир асларына да төштек,

Һавага мендек.

Күп нәрсәләргә төшендек

Күп нәрсә белдек.


Дөньяда иң көчле нәрсә -

Акыл икән ул.

Иң зур бәхет, иң зур байлык –

Саулык икән ул.


Дөньяда иң кадерле җир -

Үз илең икән.

Җир йөзендә иң зур тылсым –

Ул белем икән.


Тик менә санаулы вакыт

Үтте дә китте.

Сезнең белән саубуллашыр

Вакыт та җитте.


Сау булыгыз!..Сау булыгыз!

Сәламәт булыгыз!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет