Көн саен яхшылык кыл



Дата13.07.2016
өлшемі48.48 Kb.
#196715



20.11.2008. 2нче сыйныф.

Тема: Көн саен яхшылык кыл.
Максат: укучыларга яхшы гадәтләр- яхшылык турында аңлату, начар белән яхшыны аңлый алуларына ирешү. Лаеклы эзтабар булу, әдәплелек, өлкәннәргә , әти -әниләргә карата хөрмәт, ярдәм итү тәрбияләү .

Материал: Хәрефле чәчәкләр (Көн саен яхшылык кыл!), Яхшылык турында мәкальләр: Яхшылык күрәсең килсә, үзең яхшылык ит. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык. Карточкада яхшы һәм начарны белдергән сүзләр.

Ш/ Галиев “Борау” шигыре. Сары һәм кара тартма.



Б а р ы ш ы:

I. Актуальләштерү:

- Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар. Алар безнең тәрбиялелегебезне, яхшылыгыбызны күрергә керделәр. Кунакларга карап елмаеп исәнләшик әле.

- Үзегез нинди кәеф белән мәктәпкә килдегез? Тышта салкын , күңелсез көз ахыры булса да безнең күңелләр күтәренке. Дәрестә уңышлар телим.

II, Яңа тема өстендә эш:

1. Кереш өлеш:

-Без быел 2 нче сыйныфта укыйбыз. Нинди төркемгә керергә әзерләнәбез?

- Эзтабарларның кагыйдәләрен өйрәндек. Нинди кагыйдәләре исегездә калды?

- Бүген без эзтабарлар турында тагын бер яңалык белербез.



2. Чәчәкләрдән лозунгыны төзү.

Тактада Чәчәкләр аланы ясалган. Һәрбер чәчәктә хәреф. Чәчәк төсләренә карап, хәрефләрдән сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзик әле.

-Нинди җөмлә килеп чыкты? (Кән саен яхшылык кыл!)

- Яхшылык кыл ничек аңлыйсыз?

- Әйе, Кән саен яхшылык кыл ! Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән Һәр файдалы эш- яхшы эш.


3. Ш Галиевның “Борау шигырен уку.

-Малай ниләр эшли?

- Бабай ни өчен малайның колагын борган икән?
- Шигырьдә нинди эш яхшы, уңай дип белдерелә?

-Ә ниндие начар эш була?

( сорамыйча ала, бөтен әйбергә тишек тишә, зыян китерә).

Ә ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?

- Нәрсә эшләсә, бабасы малайга “Рәхмәт” әйтер иде?

-Малай нәрсәне белмәгән?

-Яхшы эш белән начарны дөрес аңлаганмы?

4. Карточкалар буенча яхшы белән начарны аеру.

- Сезгә карточкалар таратам. Анда яхшы һәм начарны белдергән сүзләр язылган. Аларны 2 төркемгә аерырга. Яхшыны белдергән сүзләрне сары төстәге тартмага, ә начарны кара тартмага салырсыз. (Укып сала баралар) .



  • Начар гадәтләрне белдергән сүзләрне укып та тормыйк әле. Аларны кара тартмасы белән ташлыйк . Безнең янда йөрмәсеннәр.



5. Укый бару һәм тәрбияви әңгәмә, нәтиҗә ясау.

  • Әйдәгез, яхшылыкны белдергән сүзләрне укып карыйк әле.

(Исәнләшү, ярдәм итү, урын бирү, тәмле телле булу, чиста йөрү, яхшы уку, дус булу, сүзтыңлаучан, ) .

6.Яхшылык турындагы мәкальләрне уку.

(Таблицадагы мәкальләр укыла, мәгънәсе аңлатыла).


7. Йомгаклау.

  • Әйе ,балалар, безнең һәр көнебез яхшылыклар белән генә башлансын һәм тәмамлансын иде. Әти-әниләребезгә, таныш булмаган кешеләргә дә, нәниләргә дә булышып, ярдәмләшеп яшәсәк иде . Бигрәк тә , безгә дус , тату булу кирәк. Бүгеннән башлап безнең сыйныфка начар нәрсәләр кермәсен. Көн саен яхшылык кына кылып яшик. Бу безнең эзтабарларның лозунгысы була. Эзтабар булуга барыбыз да лаек булыйк.


  • Әйдәгез , дәресебезне яхшылык турындагы җыр белән тәмамлыйк .

(“Якын дуслар” җыры башкарыла.)

Рәхмәт сезгә , балалар!



Метрәй башлангыч класслар укытучысы

Фәһимова Шәмсия М.




Тема: Көн саен яхшылык кыл.

Максат: укучыларга яхшы гадәтләр- яхшылык турында аңлату, Начар белән яхшыны аңлый алуларына ирешү. Лаеклы эзтабар булу, әдәплелек, өлкәннәргә , әти -әниләргә карата хөрмәт, ярдәм итү тәрбияләү .

Материал: Хәрефле чәчәкләр (Көн саен яхшылык кыл!), Яхшылык турында

Мәкальләр: Яхшылык күрәсең килсә, үзең яхшылык ит. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык. Карточкада яхшы яхшы һәм начарны белдергән сүзләр. Ш Галиев “Борау” шигыре. Сары һәм кара тартма.



Б а р ы ш ы:

I. Актуальләштерү:

- Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар. Алар безнең тәрбиялелегебезне, яхшылыгыбызны күрергә керделәр. Кунакларга карап елмаеп исәнләшик әле.

- Үзегез нинди кәеф белән мәктәпкә килдегез? Тышта салкын , күңелсез көз ахыры булса да безнең күңелләр күтәренке. Дәрестә уңышлар телим.

II, Яңа тема өстендә эш:

1. Кереш өлеш:

-Без быел 2 нче сыйныфта укыйбыз. Нинди төркемгә керергә әзерләнәбез?

- Эзтабарларның кагыйдәләрен өйрәндек. Нинди кагыйдәләре исегездә калды?

- Бүген без эзтабарлар турында тагын бер яңалык белербез.



2. Чәчәкләрдән лозунгыны төзү.

Тактада Чәчәкләр аланы ясалган. Һәрбер чәчәктә хәреф. Чәчәк төсләренә карап, хәрефләрдән сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзик әле.

-Нинди җөмлә килеп чыкты? (Кән саен яхшылык кыл!)

- Яхшылык кыл ничек аңлыйсыз?

- Әйе, Кән саен яхшылык кыл ! Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән Һәр файдалы эш- яхшы эш.

3. Ш Галиевның “Борау шигырен уку.

-Малай ниләр эшли?

- Бабай ни өчен малайның колагын борган икән?

Шигырьдә нинди эш яхшы, уңай дип белдерелә?

-Ә ниндие начар эш була?

( сорамыйча ала, бөтен әйбергә тишек тишә, зыян китерә).

Ә ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?

- Нәрсә эшләсә, бабасы малайга “Рәхмәт” әйтер иде?

-Малай нәрсәне белмәгән?

Яхшы эш белән начарны дөрес аңлаганмы?



4. Карточкалар буенча яхшы белән начарны аеру.

- Сезгә карточкалар таратам. Анда яхшы һәм начарны белдергән сүзләр язылган. Аларны 2 төркемгә аерырга. Яхшыны белдергән сүзләрне сары төстәге тартмага, ә начарны кара тартмага салырсыз. (Укып сала баралар) .



  • Начар гадәтләрне белдергән сүзләрне укып та тормыйк әле. Аларны кара тартмасы белән ташлыйк . Безнең янда йөрмәсеннәр.

5. Укый бару һәм тәрбияви әңгәмә, нәтиҗә ясау.

  • Әйдәгез, яхшылыкны белдергән сүзләрне укып карыйк әле.

(Исәнләшү, ярдәм итү, урын бирү, тәмле телле булу, чиста йөрү, яхшы уку, дус булу,

сүзтыңлаучан, ) .



  • Әйе ,балалар, безнең һәр көнебез яхшылыклар белән генә башлансын һәм тәмамлансын иде. Әти-әниләребезгә, таныш булмаган кешеләргә дә, нәниләргә дә булышып, ярдәмләшеп яшәсәк иде . Бигрәк тә , безгә дус , тату булу кирәк. Бүгеннән башлап безнең сыйныфка начар нәрсәләр кермәсен. Көн саен яхшылык кына кылып яшик. Бу безнең эзтабарларның лозунгысы була. Моңа барыбыз да лаек булыйк.
    Әйдәгез , дәресебезне яхшылык турындагы җыр белән тәмамлыйк .

Рәхмәт сезгә , балалар!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет