Тема: Серле сандык



Дата12.07.2016
өлшемі86.17 Kb.
#195126
Кадет интернат мәктәбе

 

 



 

 

 



 

Тема: Серле сандык

 

 Кичәне әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытчысы



Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

 

 



 

 

 



 

2010 уку елы



Максат: Әкиятләр өйрәнүгә фәлсәфи, сәнгати һәм психологик максат кую: Иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү, сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә өйрәтү, халык авыз иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Сыйныф бүлмәсе бизәлә. Түрдә урман һәм авыл өе декорациясе. Уртада кечкенә өстәл. Кичәгә кечкенә коробкалар, сандык ясала. Алар бер-берсе эченә сыярга тиеш, төсләре белән аерылып торалар. Яшел, сары, зәңгәр, кызыл – милли бизәкләр белән бизәләләр. Әкият патшасы башына корона, озын күлмәк кия. Аның ике ярдәмчесе сандыклар күтәреп килә. Бу балалар милли киемнән булалар.

Кичә өчен кирәкле әйберләр: сандыклар, әкият китаплары, курчаклар, Г.Тукай, А.Алиш һәм башка язучыларның портретлары, кызыл түгәрәкләр, призлар.

Алып баручы: Кадерле балалар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм. Безгә бүген әкият патшасы кунакка килә. (музыка уйный).

(Әкият патшасы керә. Ярдәмчеләре сандыкларын күтәгәннәр.)



  • Әкият патшасы: Исәнмесез кадерле укучылар. Мин сезнең янга биек таулар менеп, калын урманнар үтеп, тирән диңгезләр кичеп килдем. Үзем белән бергә ярдәмчеләремне дә алып килдем. Бүген мин сезне әкият дигән сихри дөньяга кунакка чакырам. Тик әкиятләр дөньясына юл ерак һәм бик катлаулы.

Минем әкиятләрем иң тирәндәге кызыл сандыкка яшерелгән, әкият сандыгын тапканчы сезгә күп каршылыклар аша үтәргә туры килер. Менә шушы сандыкларны ача алсагыз сез әкият дөньясына чыгарсыз.

( Музыка уйный.)



Әкият патшасы: Минем беренче яшел сандыгым – табышмак сандыгы. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавап әйтерсез.

  1. Сөяге юк, ние юк, сөйләмәгән сүзе юк. (тел).

  2. Канаты бар - очмый, аягы юк – йөри. (балык).

  3. Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар.

Керер идем ача алмыйм,

Бозларында шуалмыйм.(суыткыч)

Балалар үзләре белгән табышмакларны әйтәләр. Иә актив катнашкан балаларга кызыл түгәрәкләр бирелә. Иә күп түгәрәк җыйган бала сандыкны ача, аннан икенче сары сандык чыга.



Әкият патшасы : Балалар бу сандыкны ачу өчен сезгә үзегез белгән уеннарны уйнап күрсәтергә кирәк. Ягез әле, сез нинди уеннар беләсез. (Балалар үзләре белгән уеннарны уйнап күрсәтәләр. Күз бәйләп йөзек салу һәм башкалар).

Ә хәзер мин сезгә яңа уен өйрәтәм. Ул Тимербай дип атала. Уенның тәртибе: уенга катнашучылар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы сайлыйлар. Ул түгәрәк уртасына баса һәм сөйли. “Тимербайның биш баласы була. Алар тату итеп уйныйлар: йөгереп елгада коенып чыгалар, шаярдылар, биеделәр, чиста итеп юындылар, матур итеп киенделәр. Ашамадылар, эчмәделәр, кичкә табаурманга йөгерделәр. Бер-берсенә караштылар һәм болай итештеләр. (болай иттеләр, дигән сүздән соңТимербай ниндидер бер хәрәкәт ясый, барлык балалар да аның хәрәкәтен дөрес итеп кабатларга тиешләр. Уеннны кабатлыйлар, ясалган хәрәкәтне кабат ясарга рөхсәт ителми.

(Балалар уенны оталар һәм уйнап карыйлар, җиңүче сандыкны ача.)

Әкият патшасы: чираттагы зәңгәр сандыгымны ачар өчен сез үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтергә тиеш. Кем җырларга, биергә, шигырь сөйләргә оста икән, минем яныма килегез.

Балалар шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, җырлы-биюле уеннар уйныйлар, җиңүче сандыкны ача, һәм аннан кызыл сандык килеп чыга.



Әкият патшасы: Балалар! Менә бу сандык бик кечкенә булса да төш кенә. Аның эчендә бик күп серләр яшерелгән, әгәр сез минем сорауларыма җавап бирсәгез, бу сандык та ачылыр һәм сезгә үзенең әкиятләрен бүләк итәр. Балалар! Сез кайсы язучыларны беләсез, нинди әкиятләрен ишеткәнегез бар? Иң яраткан әкиятегез кайсы?

Мин бүген сезгә Кадет мәктәбендә укучы балалар ясаган рәсемнәрне алып килдем. Ә хәзер без сезнең белән “Әкиятне таны” уенын уйнап алырбыз.

Әкият патшасы төрле әкият сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтә. Гөлчәчәк, Камыр батыр, Дию пәрие, Су анасы , Шүрәле, Шомбай, Алып Батыр, Гармунчы аю белән җырчы маймыл һ.б. Балалар аларның кайсы әкияттән икәнен әйтәләр, җиңүче сандыкны ача.

Әкият патшасы: Балалар! Әкият сурәтләнгән битләр сезгә ошадымы? Сезнең мәктәп укучылары бик оста, бик тапкыр икән. Сез минем сандыкларымның серен таптыгыз. Ә хәзер без бергәләп әкияттән өзекләр карыйк.

Тавык. Әтәчкәем, бәгыркәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрагы, кызыл җимешләре дә булсын.

(Әтәч сындыра башлый, Куян сикереп чыга.)



Әтәч белән Тавык. Кыт-кытак, ко-ко-ко,-дип куркышып калалар.

Куян. Кем? Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый-нитми агачларымны сындырмакчы? Кирәк икән рөхсәт сора.

Әтәч. Сызыйк моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда ерткычлар яши икән, мөгаен, болар кош ите ашаучылардыр.

(Тавык белән Әтәч алга китәләр, тагын бер агач янына тукталалар.)



Тавык. Әтәчкәем, бәгырькәем, кыт-кытак, алып бирче бер ботак.

(Сикереп тиен килеп чыга.)



Тиен. Әй, кем ул, кем ул минем урманымда йөри, кем минем чикләвек агачын сындырырга тели?

Әтәч. Тизрәк сызыйк моннан, сындырырбыз соңыннан. Колагын күрәсеңме? Ничек селкетә?

(Әтәч белән Тавык тагын алга китәләр, кып-кызыл алмалы алмагач янына җитәләр.)



Тавык. Әтәчкәем, бәгыркәем, ничек кенә булса да кара, өч кенә алмалы ботак булса да ярый.

(Әтәч шартлатып сындыра, Төлке килеп чыга, ул ялагайланып сүз башлый.)



Төлке. Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә үтегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Мин сезне күптән көттем, күчтәнәчләр әзерләгәндәй иттем. Бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч белән Тавык. Кара әле монда нинди җәнлекләр яши икән.

Төлке. Миңа дигән тәмле ашлар үзләре килеп каптылар, менә җүләр башлар. Мин күршегә генә кереп чыгам.

(Сикереп Куян килеп керә.)



Куян. Син, Әтәч дус, артыграк батырланасың. Төлкенең соңрак кем икәнен белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең. Ул чакта соң булыр, төлкенең тамагы туйган булыр.

Әтәч белән тавык. Монда бит шундый яхшы җәнлекләр яши, алар беркемгә дә тимиләр.

(Сикереп Тиен килеп керә.)



Тиен. Бу оядан тизрәк сызыгыз, Төлке кармагыннан котылыгыз. Әй, юләр башлар, юләр башлар, ул хәзер икегезне дә пешереп ашар.

(Әтәч өстәл астын карый.)



Әтәч. Ай, ай, харап булганбыз, бик нык ялгышканбыз, өстәл асты тавык йоны белән тулган.

(Йөгереп чыгып качалар.)



Бүре. Әй, Төлке, Төлке, калдык бит көлкегә.

Алып баручы. Сезгә әкият ошадымы? Ә хәзер сүзне 7 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

(Диванда Әби үзенең песиен яратып утыра.)

Әби. Минем песи гаҗәп хыянәтсез,

“Мулла”кебек тәүфыйк иясе:

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да

Һич кенә юк инде тиясе.

Чүлмәгемне шунда калдырыйм да

Печән бирим малкайларыма.



Песи. Ә мин, Әби җаным, син килгәнче

Менеп төшим чүлмәк янына.

Песи өчен нәрсә, еракмыни

Өстәл белән бүкән арасы.

Азапланып бердә менәсе юк

Тик бер генә сикереп аласы.

Каймак тәмле әйбер, каймак эчеп

Җанын җуя бик күп песиләр,

Тик уңайсыз шунсы, каймакларны

Тар чүлмәккә сала кешеләр.

Менә хәзер әйбәт булып китте.

Эт. Йортны саклау, малай, җиңел түгел,

Караклар шул куркып тормыйлар,

Күзеңне дә йомып өлгермисең,

Хәзер бер нәрсәңне урлыйлар!

Кешеләре, әле кешеләре,

Мәчеләре тынгы бирмиләр,

Алар сыйланалар, йонлы колакларны,

Ә хуҗалар мине тиргиләр.

Анда нәрсә?

Берәр карак, ахры кергәндер,

Юк, качалмас шайтан алган нәрсә,

Мине йоклый диеп белгәндер.

Каракларның, малай, эзе дә юк,

Кай арада качып киткәннәр.

АБАУ, ЙӨЗЕ КАРА БУЛГЫРЛАРЫ,

Сөт чүлмәген харап иткәннәр.

Тәмле әйбердер, ахры-белер өчен

Кирәк, малай, кабып карарга.

Ну, каймагы әйбәт икән!- диеп мактады.

Ә ишектән, Әби, борынын сузып,

Мыштым гына өйгә атлады...

Әби. Әһә... менә кем икән ул явыз карак,

Сөт-каймакның башына җитүче,

Менә кем икән ул йортымдагы

Чүлмәкләрне харап итүче!

Менә сиңа, менә, йөзең кара,

Менә сиңа, муеның сынгыры!

Югал күз алдымнан, оятсыз нәрсә,

Кит хәзер үк, үләт кыргыры!

Ә Песием минем, җан кисәгем,

“Мулла” кебек тәүфыйк иясе:

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да

Һич кенә юк инде тиясе.

Хәзер әкият геройлары белән очрашырбыз. Аларны кем тизрәк таныр?

(Ашыгып Гөлчәчәк килеп керә.)

Гөлчәчәк. Укучылар, мине соры Бүре куып килә, кайда гына качыйм икән?

(Агачны күреп ала.)

Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры Бүре куып җитте,

Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.

(Укучылар Гөлчәчәкне таныйлар.)



  • Курыкма, Гөлчәчәк, без сине соры Бүрегә бирмибез.

Укытучы. Укучылар, чакырыгыз Гөлчәчәкне үзегезнең яныгызга.

(Чабып Бүре килеп керә.)



Бүре. У-у, ач калдым, балаларсыз да калдым, Төлкенең укытучы булганын кайда күргәнең бар?!

  • Бу “Шәрә бүре” әкиятеннән.

Укытучы. Укучылар, бу нинди әкияттән?

Шүрәле. Ә-ә, менә кайда икән алар. Ә мин аларны тавышлары буенча эзләп йөрим. Нигә бик тавышланасыз? Әллә кети-кети уйныйсызмы? Кайсыгыздан башлыйм!

Алып баручы.Таныдыгызмы Шүрәлене, ул әкиятне кем язган әле?

  • Габдулла Тукай әкияте

  • Шүрәле, туктале, син күрмисеңмени, без монда уйныйбыз, күңел ачабыз, ә син монда явызланасың.

Шүрәле. Кети-кети уйнау явызланумыни? Дөньяда иң кызыклы уен инде ул. Әллә аннан башка да уеннар буламы?

-Була, без менә бүген әкиятләр күрсәтеп, табышмаклар әйтешеп ярышабыз.

- Табышмак? Ягез әле, ягез, мин тыңлап карыйм. Нәрсә икән ул табышмак?

-Укучылар, әйдәгез, Шүрәлегә табышмаклар әйтик әле.

(Табышмак әйтү)

Шүрәле. Миндә дә бар табышмак,

Тапкыр булсаң, уйлап тап:

Су түгел-сыек, кар түгел-ак.


  • Сөт.

  • Карале, сез бик тапкырлар, зирәкләр икәнсез.

  • Шүрәле, ә син бии беләсеңме?

  • Бии, ни була соң ул, кети-кетиме?

  • Юк, менә син карап тор әле, ошаса, үзең дә биерсең.

(Татар кызлары биюе башкарыла)

  • Ай-яй, матур биисез икән, мин дә, урманыма кайткач, гел биеп кенә йөрермен инде. Бик күңелле икән сездә. Шулай да мин урманыма кайтый инде, берәрсе утын кисәргә килмәдеме икән. Кети-кети уйныйсы да килә башлады. Җәен сез дә килегез, җиләк җыярсыз. Кети-кети уйнарбыз.

(Шүрәле китә, кичә дәвам итә.)

Әкият патшасы: Балалар! Әкият сезгә ошадымы? Минем әкиятләрем әле аның белән генә бетми. Менә мин сезгә иң матур әкият китапларын алып килдем. (әкият китапларына күзәтү ясала, аларның һәр битенә бик күп серләр яшерелгән. Сез бу серләрне укытучы апагыз белән бик күп чишәрсез. Ә тылсымлы әкиятләрне тагын да күбрәк белергә теләсәгез, минем патшалыкка килегез. Ул патшалык мәктәп китапханәсенә урнашкан. Мин сезне укытучы апаларыгыз, әти-әниләрегез белән килүегезне көтәм. Ә хәзер минем иң тапкыр, иң оста укучыларга үземнең бүләкләремне тапшырам. (Әкият патшасы иң күп түгәрәк җыйган укучыларга призлар тапшыра).

(Әкият геройлары башкаруында җыр.)



Укытучы. Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер сүзне китапханәче Рәсүлә апагызга сүзне бирәбез. Ул сезне матур-матур әкият китаплары белән таныштырыр. Әкият төшенчәсенә тирәнрәк тукталып китәр.

 

Тәмам.



Конец формы

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет