Тема: Туры Тукай, моңлы Тукай булган,-
Бөек булган, боек булмаган.
Тукай районы Мәләкәс гомуми
урта белем бирү мәктәбенең
татар теле hәм әдәбияты укытучысы.
Умнова Лилия Ивановна
Г . Тукай…. Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере әлбәттә, исемнең үзендә түгел,ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.
Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе , бары тик үзе, исемен олы , шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятебезне дә мәртәбәле итте.
Г. Тукайның гомере нечкә генә җепкә эләгеп торган чаклары бик күп булган. Аллаһы Тәгалә анны күреп – көтеп торган диярсең, ләкин гаҗәеп талантка ия шәхес икәнлеген күреп, аңа халык хәтерендә яшәп калырга аз да түгел, күп тәтүгел … 27 ел гомер бирә.Г. Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе.Болай караганда шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч- Кырлай- Өчиле-Казан- Уральск, яңадан Казан… Ләкин шул авыллар, шул шәhәрләр арасында күпме фаҗига….
Тукай рухы яңарган бу көннәрдә безнең Мәләкәс урта мәктәбендә бик эчтәлекле чаралар булып үтте.
булып үтте. Әлеге чараларга әзерлек бер ай алдан башланды: укучылар Г.Тукайның шәхесенә, иҗатына караган материаллар белән таныштылар, иҗатына карата рәсемнәрясадылар, шигырьләрен ятлаылар. Әлеге белемнәрен «Ерак та, якын да Тукай» дигән викторинасында сынадылар. Бу бәйгедә 8 нчеләргә тиңнәр булмады. Башлангыч класслар Г. Тукай әкиятләрен бик матур итеп рәсемгә төшерделәр, аның «Су анасы» , «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Кисекбаш», «Бала белән күбәләк» hәм башка әкиятләрен артисларча осталык белән уйнадылар. Өлкән сыйныф укучылары белән «Тукай шәхесе hәм аның иҗаты» дигән темага фәнни- тикшеренү эшләренең мәктәп туры конкурсының йомгаклау өлеше булды. Әлеге конкурста 11 класс укучысы Михайлова Ю «Г.Тукай ни өчен бөтен дөньяга яңгырамаган?» дигән фәнни-эзләнү эше белән 1 нче урынны алды.( Михайлова Юлиянең әлеге эше Чаллы шәhәренең «Чакматаш» балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән фәнни- тикшеренү эшләре конкурсында 2 нче дәрәжә дипломга лаек булды.)
«Туры Тукай, моңлы Тукай булган,-
Бөек булган, боек булмаган.»
исемле кичәдә мәктәп укучылары Г. Тукайның үзенең hәм аңа багышланган шигырьләрне югары сәнгати югарылыкта башкардылар. Кичә барышында Г .Тукайның электрон китабыннан материаллар белән дә танышылды. Бу да укучыларда мтур тәэсир калдыргандыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, барыбыз да әлеге матур чарадан күңел пакьлеге, шигыри илhам көче алып таралыштык.
Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер- бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. hәр дәүләтнең исә үз елъязмачысы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы , кеше тарихы ята. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да милләтебез тарихыннан аерылгысыз.
Тукайдан соң татар поэзиясендә зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Ләкин Тукай алар күләгәсендә югалып калмады. Бүген татар поэзиясенең традициясе дә бер очы белән Тукайда. Тукай – күпер. Аны берәүнең дә бүгенге көнгә кадәр читләтеп узганы юк әле.
Моң йомгагын сүтә- сүтә,
Ил буйлап йөри Тукай
Шигъриятнең пәйгәмбәре,
Мәңге үлемсез Тукай .
Р. Насретдинова
Достарыңызбен бөлісу: |