1 нче сыйныф. Әзерлек чоры



бет8/9
Дата17.07.2016
өлшемі1.53 Mb.
#206125
1   2   3   4   5   6   7   8   9

Кышкы уен.
Быел кыш кар бик күп яуды. Кыш салкын килде. Менә бүген дә агачларны бәс сарды. Булат, чаңгысын тотып, урманга юнәлде …

2. Бирелгән сүзләрне кертеп, 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга.
Җәйге каникуллар.
Елга, урман, алан, чәчәкләр, җиләкләр, туп, ял.
Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.
Яз.
Яз март аеннан башлана.

Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый.

Кояш инде күктә, кыштагы кебек күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.

Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак фаруслар пәйдә була.

Кышның озынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар инде җанланалар.

Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үзебезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар.

Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр.

Һәр җирдә тереклек, хәят күңеллелек башлана. (80 сүз.)
(Габдулла Тукайдан.)
Искәрмә. Хәят, зиннәтләнү, фаруслар сүзләре аңлатыла.
Яшенле яңгыр.
Кояшлы матур көн иде. Авыл тып-тын. Барлык халык болынга печән җыярга китте. Ниязлар да юлга чыктылар. Менә алар урманга барып та җиттеләр. Нияз урман аша юлны белми иде. Малайлар адаштылар.

Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри.

Кинәт ява башлаган яңгыр, кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында Салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде.

Малайлар тар гына сукмактан китеп бардылар. (79 сүз.)


(Л. Ихсановтан.)
Биремнәр.


  • Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

1 вариант. Зәңгәр күлдә аккш йөзә.

2 вариант. Киң кырларда арыш дулкынлана.

  • Бирелгән фигыльләрне боерык фигыль формасында язарга.

1 вариант.Чигә, куя, каба.

2 вариант. Чага, тоя, чаба.

  • Тексттагы рәвешләрнең астына сызарга.



Шомырт агачының бәйрәме.
Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар.

Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләкләрдәй нәфис чәчәк таҗлары шомыртның шатлыгын еракларга сибә.

Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәнә коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп, баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә. (65 сүз.)
(Р. Төхфәтуллин.)
Биремнәр.1. Җыйнак җөмләне җәенкеләндерергә.
Сандугачлар сайрый.
2.Текста шомырт сүзенең килешләрен билгеләргә.
3.Мәкальләрне язып бетерергә:
Кем эшләми - … .
Җиде кат үлчә - … .
Сыйфат.
Сүзлек диктантлары.
Акыллы, алдынгы, гади, гадел, гүзәл, ефәк, зәңгәр, иксез-чиксез, йомшак, караңгы, коточкыч,коңгырт, кыек, кыю. (14 сүз.)
Очсыз-кырыйсыз, пычрак, соры,пөхтә,төгәл, юеш, юньле, өлгер, ямьле, ап-ак, күңелле, суык, җылы, яп-якты, сөйкемле, җитез. (16 сүз.)
Хәтер диктантлары.
Яз иртәсен котлагандай,

Матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды

Аксыл болыт.


( Н. Арсланов.)
Дару үләннәре.
Сары мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең,

Ә мин буллам сарысы.

Шәп доктор дип, кешеләр

Мактый мине барысы.


Энҗе чәчәк.
Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да , агулы да –

Сак була күр җыйганда.
Гөлбадран.
Бик күп чиргә дәва мин,

Бер уколсыз дәвалыйм,

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт – сары таҗ сыман.
(Хакимҗан Халиков буенча.)
Иҗади диктант.
Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне языгыз.
Җәйге лагерь.
Паровоз (соңгы) гудокны бирде. (Шат) күңелле, (көләч) йөзле балалар вагонның (ачык) тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.

Поезд балаларны (яшел) урманга алып китте. Лагерь урмнның (иң матур) җирендә урнашкан. (Төз) һәм (матур) нарат агачлары арасыннан сузылган (киң) юл белән алар шактый бардылар. Менә лагерьга килеп җиттетеләр. Тәрбиячеләр укучыларны ачык йөз белән каршы алдылар. (61 сүз.)


(«Сабантуй» газетасыннан.)
Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләрне язып бетерегез.
Алма (кызыл), ә лимон (сары). Китап (калын), ә дәфтәр (юка). Агач (биек),ә куак (тәбәнәк). Куян (куркак), ә бре (усал). Тимер (авыр), ә мамык (җиңел). Диңгез (тирән), ә елга (сай). Кыш (салкын),ә җәй (эссе).
Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып , хикәяне дәвам итәргә.
Язгы урман.
Ямьле май ае җитте. Балалар урманга киттеләр. …
Бирелгән мәкальләргә тиешле сыйфатларны куеп язарга.
1.Иптәшең үзеннән … булсын. 2. … булса да, … итеп ал. 3. … кунак китәр вакытын үзе белер. 4. Үз илем - … бишек. 5. … сүз, таш яра. 6. Эшләп ашасаң, … булыр.
Сыйфатлар: тәмле, яхшы, күп, аз, әдәпле, алтын, туры.
Нокталар урынына антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.
1.Ялкау кеше – яфрактай, … кеше – имәндәй.2. Кечкенә чишмәләрдән … елгалар була. 3. Эше ачы булса, ашы … булыр. 4. Сүз күп җирдә эш … була. 5. Бауның озыны, сүзнең … яхшы. 6. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше …. 7. Олы өйгә ни кирәк, … өйгә шул кирәк. 8. Яхшыдан өйрән, яманнан ….
Сыйфаилар: яманнан, зур, аз, эшчән, тәмле, кыскасы, татлы, кечкенә.
Сайланма диктантлар.
Сыйфатларны сайлап язарга.
Син усал түгел икән…

Усал бабай диләр иде,

Ә син әйбәт икәнсең.

Тәрәзәмә нинди матур

Бизәк ясап киткәнсең.
Бабай, инде карт булсаң да,

Әле яхшы күрәсең:

Елак куян малаена

Ак тун тегеп биргәнсең.


Уңган икәнсең, Кыш бабай,

Бер төндә тау өйгәнсең.

«Нәни дусларым шатланып

Уйнасыннар,» - дигәнсең.


Усал бабай диләр иде,

Шаян бабай икәнсең.

Сизмәдем дә - битләремне

Алланганчы үпкәнсең.


( Җәүдәт Дәрзаман.)
Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исем белән сайлап язарга.
Гөлләр.
Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый һәм зурайганнан – зурая, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә.

Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде.

Беренче сентябрь көнне бер кулыма – портфелемне, икенчесенә тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы!

Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гәлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән Кеше төсле чибәрләнеп китте.

Әгәр берсеннән-берсе матуррак чәчәкле шушы гөлләр булмаса, минем тамчы гәлем берүзе ятим бәбкә шикелле моңаеп утырыр иде бит!


(Мәсгут Кәримовтан.)
Октябрь.
Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды.
(Гарәфи Хәсәнов.)
Контроль диктантлар.
Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.
Миләш тәлгәшләре.
Мин көзге урманда йөрим. Агачлар яфрак коя. Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу-кызыл яфраклар белән түшәлә. Тирә-якта яфрак оча.

Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый. Урман эче яктырып китә. Төз буйлы каеннар тагын да аграк булып күренә.

Шуларның берсенә миләш сыенган. Көзге кыраулардан, беренче кардан соң әчкелтем җимешләренә бал тәме кергән.

Урман эченәрәк атлыйм. Күзем түгәрәк Кызыл төймәләрен таккан тагын бер миләшкә төшә. Ботакларына купшыл чыпчыклар кунган. Җәйнең соңгы җимеше белән сыйланалар алар. (73 сүз.)


(К. Тәхәү.)
Язгы урман.
Апрельаенда көннәр озая. Авыл янындагы коры елгада кар ята, ә урманда тәүге чәчәкләр күренә, бүре курысы куаклары алсу утлар кабыза.

Чикләвек куаклары да язгы бәйрәмне башлап җибәрәләр. Алтын алкалары бигрәк матурлар. Умарта кортлры алтын алкаларга сыралар, Кызыл чәчәкләргә куналар. Теге ал чәчәкләрне дә читләтеп узмыйлар. Хәйләкәр дә соң куаклар. Ал яки кызыл чәчәкләр – шул алтын кортлар күрсен өчен, ә алка чәчәкләр – җил тоткарлмый үтсен өчен: язгы җил чәчәк тузаннарын очыра. (69 сүз.)


(Гарәфи Хәсәновтан.)
Бирем. Хикәядән өч гади дәрәҗәдәге сыйфат сайлап язарга һәм чагыштыру дәрәҗәсендә күрсәтергә.
Искәрмә. Тыныш билгеләре искәртелә.
Аккош.
Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.
Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су читләре боздан арчылган. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул вакытта күл өстендә кошлар төркеме күренә. Аларның озын зифа муеннары – алга, әкыска һәм көчле аяклары артка сузылган. Аккошлар киң канатларын бик салмак кына селтиләр.

Менә алар алсу күл өстенә төшеп утыралар.

Аккош күле. Ләкин хәзер күбесенең кошлары юк. Әрсез кешеләр аларны биздергән.

Аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык, саф һава һәм көмеш су яраталар. Сез моны һәрвакыт исегездә тотыгыз! (77сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)
Алмашлык.
Хәтер диктантлары.
Табышмаклар.
1. Канаты бар – җилкенми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул.

Безнең яраткан дус ул.


(Самолёт.)
2. Иртә белән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Иптәше кала.


(Кояш, ай.)
3. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.


(Йолдызлар.)
4. Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле,

Бу кембула, кайда яши,

Берәрегез беләме?


(Керпе.)
Сайланма диктантлар.
Алмашлыкларны сайлап язарга, зат, сан, килешен күрсәтергә.
Сыерчыклар килгән!
Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар еилгәне әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Чыпчык артыннан ул ясаган йомшак мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды.

Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!


(Н. Толоконников.)
Контроль диктант.
Зат алмашлыкларының астына сызарга, затын, санын билгеләргә.
Кошлар.
Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебещне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң? (99 сүз.)


(Н. Сладков.)
Искәрмә. Мөлаем сүзе аңлатыла.
Фигыль.
Хәтер диктантлары.
Әминә.
Күрше кызы Әминә

Шундый акыллы менә:

Егылса да еламый,

Сеңлесен дә кыйнамый.

Елаганда юата,

Курчак биреп уйната. (15 сүз.)


(Әнәс Кари.)
Такмак.
Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз;

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.


Без биибез, безнең яшь чак, шат чак,

Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат! (23 сүз.)


(«Гөлбакча» китабыннан, 1990 ел.)
Контроль күчереп язу.
Боерык фигыльләрнең астына сызарга, затын, санын күрсәтергә.
Ләйсән ява.
Бизәкләнгән төсле булды

Бөтен һава:

Кар өстенә шыбыр-шыбыр

Ләйсән ява.

Ләйсән,ләйсән!

Иң беренче

Язгы яңгыр!

Көчлерәк яу,

Күңелләрне син куандыр.

Җир өстенә яткан карлар

Эреп бетсен.

Басуларда эш кайны сы

Көннәр җитсен,

Без чыгарбыз бакчаларга

Ул көннәрдә,

Яшелчәләр утыртырбыз

Түтәлләргә. (41 сүз.)
(Әнәс Кари.)
Сайланма диктантлар.
Боерык фигыльләрне сайлап язарга, барлык һәм юклык формаларын күрсәтергә.
Бала йокысы.
Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелдеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек!


Шылт иткән тавыш юк,

Бүлмәдә шундый тын.

Кешеләр сөйләшә

Үзара шыпыртын.


Чү, акрын! Идәнгә!

Нык басып йөрмәгез!

Йоласын туйганчы,

Уята күрмәгез!


Күрегез: никадәр

Кадерле баланың

Йокысы да назлы

Күңленә ананың!


(Муса Җәлил.)
Фигыльләрне сайлап алып язарга, заманнарын билгеләргә.
Сәгать.
Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.


Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.


Сәгать йөри: «Келт-келт!..

Тиз бакчага кит,кит!..»

Маратаңа дәшә:

-Тукта, мине көт,көт!..


Сәгать җырлый: «Диң,диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң,зиң!

Миңа карат йөр син!..»


(Муса Җәлил.)
Иҗади диктантлар.
Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын куеп язарга.
1.Акчаң булмаса да, вөҗданың ….

2. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ….

3. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән ….

4. Мал белән бай булма, күңелен белән бай ….

5. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ….

6.Аз булса да, күп итеп ….

7. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә ….

8. Аз сөйлә, күп ….

9. Ике уйла, бер ….

10. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп ….


Фигыльләр: эшлә, булсын, күрсәт, эшлә, төзәт, тотма, сакла, ал, бул, ач.
Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәяләр төзеп язарга.
Безнең мәктәп.
Урнашкан, төзелде, киләбез, яратабыз, уйныйбыз, йөрибез, укыйбыз, шатланабыз, горурланабыз,сагынырбыз, киткәч, тәмамлагач.
Язгы урман.
Кояш җылыта, кошлар кайтты, чәчәкләр ата, яфрак ярды, гөрләвекләр ага, көтеп алабыз, каен бөре кабыкларын шартлата, җил исә, җәй җитәр.
Җәйге каникулда.
Җитте, тәмамладык, чыктык, шатландык, бардык, күрдек, әзерләндек, тырыштык, чыныктык, уйнадык, катнаштык, сагынып килдек.
Үткән заман хикәя фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләр белән алыштырып язарга.
Ноябрь.
Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Соң яктыра, тиз караңгылана – көннең көн диярлеге калмады. Елның бер генә ае да яктылыкка бу чаклы саран түгел.

Төннәрен бик нык суытып җибәрде. Җыелган суларга карындык япты, инешкә дә кагылды, аның өстенә җәяүләп йөрерлек итеп боздан күпер салып ташлады. Без анда тимераякта шуабыз. (50 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)
Аңлатмалы һәм искәртмәле диктантлар.
Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.
1. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

2. Галим булмак җиңелдер, адәм булмак читендер.

3. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

4. Киеменә карап каршы алырлар, акылына карап озатырлар.

5. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

6. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

7. Яхшылык итсәң, юлда калмас.

8. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

9. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

10. Карап торып тук булмассың.


Үткән заман хикәя фигыльләрнең асларына сызарга.
Кышны каршылау.
Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.

Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар. (66 сүз.)
(Натуралист язмаларыннан.)
Контроль диктантлар.
Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең заманын күрсәтергә.
Беренче кар.
Кичтән әле ул-бу юк иде. Мәктәптән кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.

Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа! (67 сүз.)


(Фатих Хөснидән.)
Искәрмә: 3 һәм 5 җөмләләрдә тыныш билгеләре искәртелә.
Үткән заманда килгән фигыльләрнең астына сызарга.
Көзге бакча.
Бакчада элек кура җиләкләре җыеп алынды. Чия һәм карлыган җыеп алынды, слива, крыжовник калмады. Бакча шулай да төсен җуймады. Менә бит бер заман җәйге алмалар да өлгерде, коела башлады. Түзмисең, берсен авыз итеп куясың. Һәм ашап бетергәңне дә сизмисең. Менә ул җәйге алмалар да юк инде. Бакчада нидер җитми кебек тоелды. Ничектер, иркенәеп-бушап калган кебек булды ул. Ә ямен һаман җуймады. Җәй тора-бара көзгә авышты, томанлы-җиләс төннәр башланды.

Бакча инде күзгә күренеп үк үзгәргән. Яме һәм күркәмлеге дә кимегән. Тик әле матурлыгын һаман җуймаган. Бакчада кышкы алсу, буй-буй кызыл алмалар да җитәрлек. Җир аларга татлы суын эчергән. Күктәге алтын кояш пешергән (94 сүз.)


(Гарәфи Хәсәнов.)
Рәвеш.
Сүзлек диктанты.
Һәрвакыт, бөтенләй, аз-маз, бераз, җәяү, берәү, берьюлы, оста, иксез-чиксез, көн-төн, кышын, көзен, язын, вак, җәен,беркөнне, татарча, русча, уттай, беркадәр, тиз. (21 сүз.)
Хәтер диктанты.
Тиен.
Урманда бар зур койрыклы

Җитез тиен:

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә. (20 сүз.)


(Әнәс Кари.)
Сайланма диктант.
Язны чыпчыклар башлый.
Рәвешләрне үзләре бәйләнгән сүзләр белән сайлап язарга.
Инде яз килеп тора иде. Кар пласы аннан-моннан ертылып-ертылып китә сыман. Кояш инде иртәрәк күтәрелә. Әле без уянганчы ук көн яктысы бүлмәләргә кереп тулган була.

Тәрәзә башларына чыпчыклар тезелешеп куналар да, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшкән кебек, шыбырдашалар. Кайда гына, нинди генә җирдә булмасын, язны иң беренче булып әнә шул шаян нәниләр башлый икән… Безгә күңелле. Безнең дә каядыр очасыбыз килә. Тамчылар кебек тама-тама, юл ерып китәсе иде.


(Нәби Дәүли.)
Контроль диктант.
Рәвешләрнең асларына сызарга.
Март.
Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады. (68 сүз.)



(Р. Ишморатов.)
Тиңдәш кисәкләр.
Хәтер диктанты.
Табышмаклар.
1.Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.



Бу кайсы ел фасылы?

2. Утта янмый, суда батмый.

3. Аяксыз, кулсыз капка ача.

4. Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?

5. Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (32 сүз.)


Җаваплар: кыш, боз, җил, кар, чеби.
Иҗади диктант.
Тиңдәш кисәкләр кулланып, сорауларга җавап язарга.


  1. Дәресләр беткәч сез нишлисез?

  2. Инглиз теле дәресләре кайсы көннәрдә була?

  3. Төлке нинди була?

  4. Бүгенге һава торышы нинди?


Контроль диктант.
Тиңдәш кисәкләр астына сызарга, нинди сүз төркеме булуын күрсәтергә.
Туган як.
1. Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылып китте. Киң тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап, борыла-сарыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (76 сүз.)
(А. Шамов.)
2. Идел өстендә җил йөгерә, уйный. Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, шаулашалар. Елга өстендә акчарлаклар оча. Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай атылалар, балык тоталар. Акчарлаклар армыйлар да, талмыйлар да.

Диңгез, елга һәм күлләрнең үз акчарлаклары бар.

Акчарлаклар безнең елгаларга, күлләргә Каспий диңгезеннән, көньяк елгалардан апрель башларында кайталар. Башта алар төркем-төркем булып яшиләр. Аннан соң оя ясыйлар, бала чыгаралар.

Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил исә. Су өсте җемелди, ялтырый. Елга өстендә акчарлаклар уйный. Әнә берсе суда утыра. Ул ак канатларын җилкән итеп каера да күкрәге белән су яра.


(Касыйм Тәхау буенча.)
Кыңгырау чәчәкләр.
Август кояшлы Урсалы тавы артына таба авышып килә торган, көндезге эсселек кичке салкынлык белән очрашкан да дөньяга шундый рәхәт кенә җылылык бүләк иткән мизгелләр иде. Бәлки, җәй белән көзнең шулай дусларча очрашуыдыр бу? Шулайдыр ул,әнә тузганак, әнис, әби тарагы кебекләр инде, чәчәкләрен коеп, орлыкларын җир куенына сибәргә өлгергәннәр.

Тирә-як тып-тып иде, аз гына да җил исми иде. Ә кыңгыгырау чәчәкләр талгын гына тирбәләләр, нидер тыңлагандай, бераз туктап торалар да тагын сизелер-сизелмәс кенә тирбәнә башлыйлар.

Чү! Юкка гына тирбәлмиләр, ич бу чәчәкләр. (89 сүз.)
(Р. Төхфәтуллин.)



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет