Табигатьнең язгы яме.
Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде.
Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде.
Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде. (72 сүз.)
(Г. Бәширов.)
Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.
Сайланма диктантлар.
Кызыма.
Урын-вакыт килешендәге исемнәрне сайлап язарга.
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.
Синең гомерең җыр булып
Яңрар бәхет илендә,
Йолдыз булып янарсың
Син туган ил күгендә.
Таңнан торып, бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансындыр, кил, кызым,
Йокла инде йолдызым!
(Муса Җәлил.)
Сыйфатларны сайлап язарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.
Карлыгач.
Инде чәчәкләр язы бусаганы атлады. Инде канатлы соңгы дуслар кайта башлады. Без авыл карлыгачларын көтәбез.
Инде ак каен бөре кабыкларын шартлата. Чаер исле тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Гүя юп-юка яшкельт яулык сала иңенә. Ә көткән кунаклар ник кенә зәңгәр күкне ярып үтсеннәр!
Менә бер заман күктә мин көткән ялгыз карлыгач та күренә. Каен-кызкайның инде ямь-яшел яфраклары ук ачылган, яшел толымнары җилдә җилферди. Ак күлмәк кигән каен-чибәрләр … (65 сүз.)
(Гарәфи Хәсәнов.)
Хикәя фигыльләрне язып алырга һәм аларның юклык формасын ясарга.
Яз билгеләре.
Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.
Ерактагы кара урман, ничектер , күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә җиңел зәңгәр нур балкып торды. Өй түрендәге миләш ботаклары яшелрәк төскә керделәр. Түбәләрдә кыш буе ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланып, басылып китте. Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде. Аннан бик тиз зурайдылар бозлар, озынайдылар, штык кебек булып сузылдылар… Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар, килеп , су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.
Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. Тереклек чыганагы – кояш – табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә язгы ыгы-зыгы башланды. (102 сүз.)
(Г. Гобәй.)
Контроль диктантлар.
Беренче җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.
Авылда кыш.
Иген кырлары кар астында калды. Ләкин авылда эш кыш буе да бетми. Кыш – алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.ул.
Мастерскойларда ватылган машиналарны төзәтәләр. Алар җәй буе тоткарлыксыз эшләргә тиеш. Җәйнең бер көне ел туйдыра бит.
Дымлы җирдә тотып калмасаң, туфрак уңыш бирми. Шуңа күрә игенчеләр кырда кар тоталар. Әнә анда кар тоткычлар куелган. Ул киртәләр кырдагы карны урамнарга, чокырларга очырмыйча саклыйлар. Үсемлекләргә бик кирәк булган кар сулары язын җиргә сеңә. (70 сүз.)
(В. Александрова.)
Ахырыдан икенче җөмләдә ия белән хәбәрнең астына сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.
Нурлана сүзенең ясалышын тикшерергә
Җәйге иртә.
Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.
Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.
Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һә суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады. (74 сүз.)
(Әминә Бикчәнтәева.)
Искәрмә. Кыштырдата ,боҗра сүзләре тактага языла, өтерләр искәртелә.
Кушма һәм парлы сүзләрнең астына сызарга.
Көнбагыш.
Безнең колхоз карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән иде. Кайвакытта гына килмә, ул һәрчак үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның чачаклы-чачаклы сап-сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән ашыга –ашыга бал җыялар. (41 сүз.)
(Гариф Галлиев.)
Мәктәптән сүзенә өлешчә морфологик анализ ясарга.
Туган ил кайдан башлана?
Кыш белән язның да , җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.
Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!
Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?
Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.)
(Г. Галиев.)
Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне табып, астына сызарга.
Өтерләр искәртелә.
Менә яз да җитте. Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык күренә, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чыотырап соргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә тора.
Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра. Оялары алдындагы кечкенә баскычларында сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе сайрый. Ферма тирәсендә киң бушлыкта,койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып йөри. (87 сүз.)
(Гомәр Бәшировтан.)
Дүртенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.
-
Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.
Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер ург. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе ург: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.
(Мәрди Рафиков.)
Сыйфатлар: кисәк, карт, моңлы, дәртле, көмеш, йөгерек, тын, ямьле.
Тын, карт, йөгерек сыйфатларын дәрәҗәләр белән төрләндерегез.
2. Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз.
1)Мин мәктәпкә … йөрим. 2) Безнең Әлфия … биюче. 3) … безнең колхоз арыш, бодай, карабодай чәчте. 4) Менә … чәчү тәмамланды. 5) … җәйге каникуллар башланачак. 6) Күк йөзе … караңгыланып китте. 7) Камил ишектән … генә кереп китте. 8) Безнең сыйныф балалары … Кремльгә экскурсиягә барачак. 9) … яңгыр яуды.
Рәвешләр: көнозын, җәяү, иртәгә, оста, быел, җитез, язгы, тиздән, бервакыт.
-
Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләргә сораулар куегыз һәм күчереп языгыз.
Дельфин да күрмәгән.
Сез Алмазны күрдегезме? –
Кайткан диңгез буеннан.
Ул кабырчык җыйган анда
Һәм көнозын коенган.
Коенган ул иртән, көндез,
Коенган ул кичен дә.
Кыскасы, бер ай буена
Яткан ул су эчендә.
Ләкин ул диңгез эченә.
Ахры, бер дә кермәгән:
Диңгездә бер ай ял итеп,
Бер дельфин да күрмәгән.
Диңгез буйлары матурдыр,
Анысын аңлыйм да мин.
Тик бер дельфин да күрмәсәм,
Аңа атланып йөрмәсәм,
Диңгезгә бармыйм да мин!
(Роберт Миңнуллин.)
-
Текстны укыгыз һәм күчереп языгыз.
Урман тургае.
Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпле тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык әйтерсең бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.
Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә ургае, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман ургае хәтта сайрар баркылдыкны да уздыра.
Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатькә мәдхия җырлар.
Урман тургае көзге салкында да сайраудан туктамый. Болытлы көзге күктә урман тургаеның моңлы җырын ишетсәң, гүзәл җырчының туган ил белән хушлашуы дип кабул ит.
(Гарәфи Хәсәнов)
Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.
5. Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп языгыз.
Уйлау, яту, язу, сикерү, бару, җырлау, йөзү, көлү, шаулау, чәчү, йөгерү, шатлану, йөрү, бию, уку, тырмау, казу, сөйләү, елау, ачулану, чабу, утыру, борчылу, сөенү, туктау, уру, сөрү, пешерү.
Үрнәк:
Физик хезмәтне белдергән фигыльләр: сөрү, …
Акыл хезмәтенә караган фигыльләр: уку, …
Хәрәкәт белдерә торган фигыльләр: бию, …
Хис һәм тойгы белдергән фигыльләр: сөенү, …
6. Фигыльләрне киләчәк заман формасына куеп шигырьне күчереп языгыз.
Тавык.
Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки ул күкәй салган.
«Әби килеп алсын, - ди, -
Балалар куансын», - ди.
(Әнәс Кари.)
7. Укыгыз, тиңдәш кисәкле җөмләләрне күчереп языгыз.
Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәркерфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырмалыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри.
Күл буенда тамыр җәйгән биек наратта карт тукран – Тук-тук бабай йокысыннан уянды. Аның томшыгы без кебек үткен, уктай җитез. Тукран үзенең без томшыгы белән агач кайрысын тишә дә аннан корткыч бөҗәкләрне чүпли.
(Җәвад Тәрҗеманов.)
Достарыңызбен бөлісу: |