Аңлатма язуы Татар әдәбиятын укытуның максатлары



бет9/10
Дата11.07.2016
өлшемі0.85 Mb.
#190964
түріПрограмма
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

28

Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты



1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Искә төшерү, әңгәмә, биремнәр буенча мөстәкыйль эш

Тест №

Кеше кичерешләренең төрлелеген, байлыгын чагылдыруы, моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуы, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүе. Бу вакытта язылган шигырьләренең проблематикасы һәм яңалыгы. Шигырьләренә анализ ясау. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен булган әһәмияте.

Берәр шигыренә анализ

10.12







29

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Язучы иҗаты, тормышын өйрәтү, биремнәр буенча эш




Шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштыру. Әсәрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм. Шигриятенә анализ.

“Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырен ятларга

13.12










30

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Туган як моңнары






Сөйләм үстерү дәресе

Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү




Туган як моңнарын сез нәрсәдә ишетәсез? Һәркемнең үз күзаллавы.

Презентация эшләргә

17.12







31

Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү Язучы иҗаты, тормышын өйрәтү, биремнәр буенча эш





Иҗаты турында белешмә. Әлеге шигырьләрендәге тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше. Р.Фәйзуллинның туган иле, туган халкы турында уйланулары

“Яздан аерып булмый Тукайны” шигырен ятларга

20.12







32

Рәдиф Гаташның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Язучы иҗаты, тормышын өйрәтү, биремнәр буенча эш




Кыскача тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше. Шәрык классикасы традицияләрен татар поэзиясенә кайтаруы.

“Ирләр булыйк” шигырен ятларга

24.12







33

1960-2000 нче еллар прозасы.

Фатих Хөсни. Иҗаты турында белешмә




1

Теория һәм тәнкыйтьне өйрәнү дәресе

Мәгълүмат бирү, укытучы сүзе




Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу



“Утызынчы ел” романыннан өзекне укырга

27.12







II яртыеллык













34

“Утызынчы ел” романының сюжеты


1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Мәгълүмат бирү, укытучы сүзе




Милли-тәкъдири әһәмиятле булган авылның борылыш чорында яшәеше. Әсәрдә колхозлашу чоры авылын сурәтләүдәге яңалыклар һәм үзенчәлекләр. Җәмгыятьтәге вакыйгаларның кеше язмышында роль уйнавы.

206 нчы биттәге сорауларга җавап әзерләргә

14.01







35

Дәрестән тыш уку

Ф. Хөсни. “Утызынчы ел”



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Күзәтүләрдән чыгып үз фикереңне хикәяли белү

Тест №







17.01







36

Ибраһим Гази. Иҗаты турында белешмә

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Горурлык хисе тәрбияләү




Совет чоры татар прозасының күренекле вәкиле булган язучының тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына күзәтү ясау

“Онытылмас еллар” трилогиясеннән өзек уку

21.01







37

“Онытылмас еллар” трилогиясенең сюжет-композициясе, Шәрифҗан образы

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Сәнгатьле уку, идея-эстетик үзенчәлекләрен барлау, язып бару




Әсәрнең тормышны киң колачлавы, сюжет-композициясе белән роман-эпопеяны хәтерләтүе. 30 нчы елларга кадәрге чорда татар халкының язмышын сурәтләү, Шәрифҗанның эш-хәрәкәте.

Шәрифҗан образына характеристика язарга

24.01







38

“Онытылмас еллар” трилогиясенен өйрәнүне дәвам итү

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Мәгълүмат бирү, укытучы сүзе




Аерым типик характерлар иҗат итүдә әсәрнең әдәби процесстагы урыны: революцияне кабул итү һәм бәяләүдә кайбер кимчелекләре

Дәреслекнең 231 нче битендәге сораулар-га җавап әзерләргә

28.01







39

Мәхмүт Хәсәновның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Язгы аҗаган” романын өйрәнә башлау.

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Тарихи вакыйгалар белән әдәби әсәрләрне бәйли, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү




Язучының тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре. Аерым әсәрләренә күзәтү ясау.

“Язгы аҗаган” романы: жанры, төзелеш үзенчәлекләре, андагы вакыйгалар. Әсәрдәге өч сюжет сызыгы: 1) «Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән» комиссия эшенә бәйле. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи башка сюжет сызыкларын тоташ­тырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп тора. 2) Газиның гыйбрәтле язмышы 3) Иргали, аның гаилә тормышы тасвирлану.



Әсәрне укырга, Гази тормышына бәйле сюжет сызыгын җентекләп сөйләргә әзерләнеп килергә

31.01







40

Романдагы образлар системасы. Гази образы

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Сәнгатьле уку, идея-эстетик үзенчәлекләрен барлау, язып бару




Газигә бәйле вакыйга-күренешләрне күзәтү, әлеге геройның һәм аның белән бәйле ешеләрнең эш-хәрәкәтләрен, характерларын билгеләү аша әсәр эчтәлеген ачу

Иргалигә бәйле вакыйга-күренешләрне кабатлап килергә

04.02







41

Иргали образы

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Тарихи вакыйгалар белән әдәби әсәрләрне бәйли, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү




Иргали тормышына, аның белән бәйле кешеләрнең эш-хәрәкәтләренә күзәтү ясап, аның характер сыйфатларын билгеләү, тормышта яшәү мәгънәсе, әлеге геройга автор салган йөкләмә

“Гази – аяныч язмышлы шәхес” яки “Иргали – хезмәт кешесе” дигән темаларга инша язырга

07.02







42

Дәрестән тыш уку

М. Хәсәновның “Язгы аҗаган”



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе







М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәрендәге сталинизм заманын сурәтләүдә яңа караш, совет системасының гаделсезлеген ачу




11.02







43

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре



1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Язучы иҗаты, тормышын өйрәтү, биремнәр буенча эш




Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты. Әдипнең 7 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Алардагы психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле сурәтләү, детальләр төгәллеге. 50 нче, 60-80 нче еллар иҗаты.

“Әйтелмәгән васыять” хикәясен укырга

14.02







44

“Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжеты.


1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Эшчәнлеккә үзбәя бирү




Авторның халык мирасына һәм аны үзләрендә йөртүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре. Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше, композициясендә үзенчә­лекләр. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изге­леге, кеше күңеленә игътибарның җитмәве кебек сыйфатлар­ның калку итеп куелуы. Болардан чыга торган төп фикер.

“Безнең гаиләдәге кадерле ядкарьләр” темасына кечкенә генә иҗади эш (сөйләү, күрсәтү яки телдән сурәтләү)

18.02







45

Хикәядә образлар системасы


1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Логик фикерләү. чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Тест №

Акъәби образы, аның халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәлән­дерүе. Ананың балаларына мөнәсәбәте, күңел җылылыгы, сиз­герлеге, яңа йола-тәртипләрне аңларга омтылуы, үз күңелендә электән урнашкан, канына сеңгән гадәтләрнең замана тудыр­ган яңалыклар белән каршылыкка керүе.

Кылган образы. Хикәядә Миңлебай карт әйткән соңгы сүзләр­нең эчке мәгънәсе. Учак образы.



Акъәби образына характеристика

21.02







46

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты


1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Әдәби әсәрләрне, тарихи вакыйгалар-ны бүгенге көн күзлегеннән карап бәяли, нәтиҗә ясый белү




Язучының тормыш юлы, шәхесе, әдәбиятка килүе. Иҗатының үзенчәлеге. Әсәрләре турында мәгълүмат бирү. Аларда сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышын чагылдыру. Милли-этнографик материалга байлык, сәнгатьчә детальләрнең төгәл һәм мәгънәле булуы, җанлы характерлар тудырудагы роле.

“Бәхилләшү”

повестеннан өзекләр укырга



25.02







47

“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.

I бүлеккә анализ



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Эшчәнлеккә үзбәя бирү




Бүлеккә исем бирү, тексттагы вакыйга-күренешләрне билгеләү, һәркайсын аерым карау.

I бүлек турындагы фикерләрне язып килергә

28.02







48

“Бәхилләшү” повестеның идея-эстетик үзенчәлекләре.

IX бүлеккә анализ



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Татар сөйләмен интонацион яктан дөрес оештыра белү




Дәрдемәнднең 10 нчы сыйныфта тел турында өйрәнгән шигырләренен эпиграф итеп алып, әлеге бүлек белән бәйләп алып бару. Әсәрнең үзенчәлеге, автор стиле.

“М. Мәһдиев иҗатының халыкчанлыгы” яисә “Яшьлеген са-гынучы әдип” дигән темаларның берсе буенча дәфтәрләргә тезислар язып килергә

03.03







49

Дәрестән тыш уку М.Мәһдиев. “Торналар төшкән җирдә”


1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Татар сөйләмен интонацион яктан дөрес оештыра белү







Сез туган авылыгызны, аның кешелә-рен ничек сурәтләр иде-гез? Кыскача иҗади эш

06.03







50

Нурихан Фәттахның иҗаты турында белешмә

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Белемнәрне системалаштыра белү




Әдипнең тормыш юлы. Киңкырлы иҗаты. Н.Фәттахны тарихыбыз белән кызыксынуга этәргән алшартлар.

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” романын укырга

10.03







51

“Әтил суы ака торур” романының сюжет-композициясе

1



Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Сәнгатьле уку, идея-эстетик үзенчәлекләрен барлау, язып бару




Әсәрдәге Бөек Болгар дәүләте төзелү һәм шул заман кеше-ләренең язмышы.Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Ыруларның көнкүреше, яшәү рәвеше.

Әсәрнең исеменә салынган мәгънәне аңлаткан урыннарны кабатлап килергә

13.03







52

Романның идея-проблематикасы. Әсәрдәге образлар

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Мәгълүмат бирү, укытучы сүзе




Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар. Вакыйгалар үсешен тәэмин иткән конфликтлар. Әсәрдәге образларга характеристика бирү. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.

“Үз халкыңны үз ит-сәң, ят халыкка кол булмассың” гыйба-рәсен әлеге әсәргә бәйләп аңлату

17.03







53

Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗаты белән танышу



1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Лекция, төп моментлар язып барыла




Язучының тормыш сәхифәләре, иҗатына хас гомуми үзенчәлекләр: халкыбызның ерактагы тарихына, чагыштырмача аз билгеле булган борынгы дәверләргә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче, иҗатының милли эчтәлек белән сугарылуы һ.б.

“Атилла” романыннан өзекне укырга

20.03







54

“Атилла” романында борынгы бабаларыбыз тарихы

1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Яңа белемнәр туплау, әңгәмә, лекция




Романның язылу тарихы. Әдип файдаланган чыганаклар. Әсәр сюжетына салынган вакыйгалар. Романда ярдәмче сюжет сызыклары

Романнан өзекләрне укырга, план төзергә


03.04







55

“Атилла” романыннан өзек. Атилла хан образы



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе

Язучы белән таныштыру, лекция, төп моментлар язып барыла




Рим һәм Византия империяләрендә гуннарны бәяләү һәм авторның бу карашның дәрес түгеллеген аңлатуы, илчеләр белән әңгәмәдә Атилланың характеры ачылу, гуннарның Европага алып килгән яңалыгы, гуннарның тышкы сәясәте, гуннар һәм гепидларның туганлашуының нигә кирәк булуы, мәхәббәткә һәм зарурияткә бәйле Атилла уйлары, Атилланың вакытсыз үлеменә китергән сәбәпләр.

Дәреслектән “Атилла” романы турындагы мәкаләне укырга һәм сорауларга җавап әзерләргә

07.04







56

Дәрестән тыш уку

М. Хәбибуллин. “Кубрат хан”



1

Әдәби әсәрне тикшерү дәресе


Яңа белем-нәр туплау, әңгәмә,










10.04







57

1960-2000 нче еллар драматургиясе.



1

Теория һәм тәнкыйтьне өйрәнү дәресе

Мәгълүмат бирү, укытучы сүзе




Бу еллардагы хәбәрдарлык һәм демократия күренешләренең уңай тәэсире нәтиҗәсендә татар драматургиясендәге җитди үзгәрешләр. Яңа иҗат көчләр килү. Тема төрлелеге.

Дәреслекнең 394 нче битендәге срауларга җавап әзерләргә

14.04









Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет