Аңлатма язуы Татар әдәбиятын укытуның максатлары



бет7/10
Дата11.07.2016
өлшемі0.85 Mb.
#190964
түріПрограмма
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №26»

РАССМОТРЕНО СОГЛАСОВАНО УТВЕРЖДАЮ

методическим объединением Заместитель директора Директор лицея

учителей по УР _____ Ситдикова Т. Г. ________Р. Р. Зарипов

Протокол № _____ Приказ № _73__

от « 2 » сентября 2013 г. « 2 » сентября 2013 г. от «2» сентября 2013г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
Учителя татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

Камалеевой З. М.

по учебному предмету «Татарская литература»

11 класс (татарская группа, базовый уровень)

Программа рассмотрена на заседании

педагогического совета.

Протокол №2 от 2 сентября 2013 года.

2013-2014 учебный год

Аңлатма язуы

Татар теле һәм әдәбияты укытуның максатлары:

Матур әдәбият, иң әүвәл, кешене, аның эчке дөньясын сурәтли, кешенең башкаларга , табигатькә, җәмгыятькә, яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәтә. Аның төрле үсеш чорларында бу сурәтләүләр, мондый мөнәсәбәтләр төрле сыйфат алган, үзенчәлекле булган. Төрле чор әдәбиятларын, язучыларын, әсәрләрне асылда кешегә кешелекле, миһербанлы мөнәсәбәт яки кешегә кешелексез, кимсетүле караш, аларның сыйфаты аерып тора, үзенә генә хас билгеләр белән бизи яки чуарлый. Укучыларга менә шуларны җиткерү минем максатым булып тора.

Программада әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Укучыларның мөстәкыйль әдәби иҗатка омтылышларын мөмкин кадәр үстерү өчен иҗади биремле эшләр - (БДИга хәзерлек максатыннан) минем мөһим бурычларымның берсе. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле яззучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла. Кыскасы , югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның төп максаты - чыгарылыш сыйныфларында укучы татар балаларының мәктәптә уку дәвамында тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү, камилләштерү. Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә укучы татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек: Ф.М.Мусин, З.Н.Хабибуллина, Ә.М.Закирҗанов Татар әдәбияты 11 кл, Казан, “Мәгариф” н-ты, 2012


Укыту планында 11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан 2 сәг. вакыт бирелә. Программа “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. К., 2010на нигезләнеп төзелде. Программада 68 сәг. каралган.

1 яртыеллык – 32 сәг.

2 яртыеллык – 36 сәг.

Милли-төбәк компонентына караган материалларны түбәндәге темаларны өйрәнүдә кулланылды:


  1. 1917 елдан соң әдәбият (Туган як табигате)

  2. 1940-1950 еллар әдәбияты (Республикабыз каһарманнары)

  3. 1960 еллар. Хәзерге чор әдәбияты (Туган як язучылары)

Программаның эчтәлеге

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Календарь-тематик планда “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Дәрестән тыш уку” тематикасы күрсәтелә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.

Татар әдәбиятыннан эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 11В сыйныфында сыйныфында рус теле һәм рус әдәбитяы тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә.





Бүлекләр, темалар

Барлыгы

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

Теоритик материал

БСҮ

Дәрестән тыш уку

1.

1917 елдан соң әдәбият

22

18

4




Чорга кыскача күзәтү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар (футуризм, имажинизм). Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар.

2.

1940-1950 еллар әдәбияты

20

17

2

1

Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары(1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. Татар әдәбиятының үзенең милли мөстәкыйльлелеген саклап кала алуы.

3.

1960 еллар .Хәзерге чор әдәбияты

26

21

3

2

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.

Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ите­лүе.


4.

Барысы

68

56

9

3

Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

I. Әдәби әсәрләрне танып – белү буенча төп эшчәнлек :

1. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку.

2. Сәнгатьле уку.

3. Кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән).

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү.

5. Әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү.

6. План төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу.

7. Сочинение элементлары белән изложение язу. Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

8. Тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү.

II. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе:

1. Сүз сәнгатенең образлы табигате.

2. Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге.

3. Классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары.

4. Өйрәнгән әдәби –теоретик төшенчәләр

5. Әдәби текстны кабул итү һәм анализлау.

6. Әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү.

7. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау.

8. Укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү.

9. Геройларга характеристика бирү.

10. Сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу.

11. Әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру.

12. Автор позициясен ачыклау.

13. Укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

14. Әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

15. Кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану.

16. Өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү.

17. Укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү.

18. Укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу.

19.Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

20. Эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү.

21. Аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү.



Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

Дәреслек:

Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек -хрестоматия (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2012




1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. К. “Мәгариф”, 2003

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001.

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Мәйдан” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары



1. Әдәбият белеме сүзлеге.

2. Исламов. Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш. К.:2000.

3. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

4. Татар әдәбияты тарихы. 5 том

5. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

6. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

7. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.

8. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.

9.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

10. .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре



11. «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет