Балтач энциклопедиясе


Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы



бет14/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   26

Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызытеатр артисты, режиссер.

1906 елның 7 гыйнварында Нөнәгәр авылында туган. Кечкенәдән Иркутск шәһәрендәге туганнарында яшәп, шунда мәдрәсә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем ала. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәп була.

1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара.

Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру теләге белән Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар.Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый һәм профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. 1928-1931 елларда бер үк вакытта Татарстан радиосында эшли, аның беренче дикторы була.

1931 елда К.Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Әмма ире үлү сәбәпле укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Шулай да, бик зур матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, 1939 елда институтны тәмамлауга ирешә һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Бу Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы аякка басу чорларын эченә алган гаять авыр һәм катлаулы еллар була. Шушы чорда К.Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя.

Академия театрында зур тәҗрибә туплаган К.Тумашева 1955 елда Республика күчмә театрына (хәзер К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Аның өчен тагын да җаваплырак, катлаулырак иҗади эзләнүләр чоры башлана.

К.Тумашева Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләре укытып бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә укыта.

К.Тумашева режиссер Равил Тумашев, архитектура докторы Нияз Халитов һ.б. күренекле шәхесләрне биргән Тумашевлар династиясенең нәсел башы.

1956 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

1978 елның 19 апрелендә Казанда вафат булды. Яңа Бистә зиратына күмелгән.



У
Уразаев Әбдүш (Габдулла) —крестьян хәрәкәте яугире.

Иске Салавыч авылының ясаклы крестьяны. Пугачев явының башыннан ук полковник М.Гомәров отряды составында йөзбашы (сотник). Патша гаскәрләре белән күп бәрелешләрдә катнаша. Кыюлыгы, осталыгы, авыр ситуацияләрдән оста чыга белүе белән таныла. Зур җәза отряды белән Питрәч янында булган бәрелешләрдә кыюлык һәм осталык күрсәтә.

1974 елның 7 гыйнваренда яңа отряд туплау өчен туган ягына җибәрелә. Әмма хыянәтче байлар тарафыннан алдап кулга алына һәм җәзачылар отрядына тапшырыла. Ә.Уразаев башка әсирләр белән бергә Казанга озатыла. Бу чорда Казан яңа гына пугачевчылардан азат ителгән була һәм анда киң күләмдә җәзалау акцияләре бара. Казан дар агачлары, баш кисү мәйданчыклары белән тулган була. Ә.Уразаев та шул чорда Казанда асып үтерелә.
Уразмәтов Үтәгән Уразмәт улы (Үтәгән бине Уразмәт бине Иртуган бине Корәйшә әл-Урбарый) — эшмәкәр.

1714 елда Арбор авылында ике игез баланың берсе булып дөньяга килгән. Аның бабасының әтисе Корәйшә Мәмсә авылыннан килеп Арбор авылына нигез салучыларның берсе. Үтәгәннең кайда укыганы, кемнәрдән белем алганлыгы билгеле түгел, әмма ул үз заманының укымышлы, галим киң карашлы кешесе булган. Аның хакында Ш.Мәрҗани, М.Түнтәри, М.Худяков, Р.Фәхретдин сокланып язганнар. Ш.Мәрҗани, мәсәлән, аңа мондый бәя бирә: «…Мәмләкәт кануннарын, дәүләт тәртипләрен яхшы белүче, тирән акылы белән танылган, дөньясы киң һәм тормышы бай кеше була. Авырлыкка очраган һәр кеше аңа киңәшкә килгән».

Үтәгән мулла исеме белән аталып йөрсә дә имам булып тормаган. Озак еллар Казан арты төбәгендәге иң зур волостьларның берсе булган Арбор волостеның башлыгы булып торган. Казан арты төбәгендә эре җир биләүчеләрнең берсе. Ташкичү авылында зур су тегермәне тоткан.

Унсигезенче гасырның икенче яртысында Мөниңгәр авылына нигез салучы. Бу авылга иң беренче булып күчеп утыручылар Үтәгән һәм аның ике улы—Гобәйдулла һәм Фәйзулла була.

Үтәгәннең эшчәнлеге Казан арты белән генә чикләнмәгән. Ул Казанның үзендә дә эшмәкәрлек иткән. Үзенең кече улы Зәйнәгытдинне Иске Татар бистәсендә төпләндереп Казандагы эшләрен аңа тапшырган. Губернатор князь Мещерскийга үтенечләр белән мөрәҗәгать итеп Казан купечествосына керү хокукы алган.

Казан мещаннары Ибраһим һәм Исмәгыйл Карашаевлар белән аралашып, аларның да эшчәнлеген безнең якка җәлеп иткән. Алары үз чиратында Бикбулат авылын нигезләгән.

Үтәгән балаларына да тирән белем бирүгә ирешкән. Олы улы Гобәйдулла авыл старостасы булып торган, фаҗигале үлем белән үлгән. Аның улы Габделхалик Үтәгәннең эшен дәвам итеп утыз елдан артык Арбор волостена җитәкчелек иткән.

Үтәгәннең Казан байлары белән арадашлыгы нәтиҗәсе буларак Арбор авылының күп кызлары Казанның Татар бистәсенә кияүгә бирелгән һәм ике арада туганлык элемтәләре салынган. Р.Фәхретдин үзенең «Асар» дигән язмаларында Үтәгәннең үз кызы Хәнифәнең дә Казанда, атаклы татар бае Йосыф Исмәгыйл улы Апанаев никахында булуын әйтә.

Арбор авылында Үтәгән салдырган кайбер биналар, халык сөйләгәнчә, әле дә саклана.

Озын-озак гомер яшәп 1801 елда Арбор авылында вафат булган. Кабере Арбор авылы зиратында.


Уракаев Иван Михайлович — галим, техник фәннәр кандидаты.

1941 елның 7 февралендә Дорга авылында туган. 1955 елда Сәрдек җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1956-1960 елларда Казан елга техникумында укый. Аны тәмамлаганнан соң өч ел Вятка пароходчылыгында штурман булып эшли.

1963-1969 елларда Казан авиация институтында укый һәм инженер-физик белгечлеге ала. Өч ел дәвамында Уфа моторлар төзү заводында конструктор була. 1970-1972 елларда стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, өлкән лейтенант-инженер дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң Уфа авиация институтына килә һәм 1973-1996 елларда өлкән инженер, өлкән фәнни хезмәткәр, ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире баскычларын уза.

1977-1981 елларда читтән торып шул ук институтның авиация двигательләре теориясе кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1982 елда диссертация яклый һәм техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Галимнең алты дистә басылган фәнни хезмәтләре бар. «Идентификация взаимодействия человека со средой обитания» монографиясенең авторы. Аның җитәкчелегендә өч яшь галим кандидатлык диссертациясе яклады. И.Уракаев Башкорт дәүләт университеты каршында докторантура узды һәм докторлык диссертациясе хәзерләде. Кызганычка каршы, рәхимсез үлем аның гомерен вакытсыз, 2004 елда өзде. Дорга авылы зиратына җирләнде.
Усманов Гариф Вәлиулла улы — партия эшлеклесе.

1900 елда Минзәлә районының Усай авылында туган. Бала һәм үсмер еллары әтисенең крестьян хуҗалыгында олылар белән бергә игенчелек, терлекчелек эшләрендә уза. Авыл мәдрәсәсендә укырга-язарга өйрәнә, дин һәм башлангыч дөньяви гыйлем ала. Дүрт ел дәвамында яңа оешкан Дусай авыл Советының секретаре була. 1922-1925 елларда Минзәлә волосте идарәсенең башта әгъзасы, аннан соң рәисе булып эшли.

1925-1928 елларда Г.Усманов Казанда Татар коммунистик университетында укый. Укуын тәмамлагач аны Сарман районына җибәрәләр— ул ВКП(б)ның Сарман волость комитетының җаваплы секретаре. 1929-1930 елларда Яр Чаллы кантон комитетының инструкторы, оештыру бүлеге мөдире була, берничә ай ВКП(б)ның Буа кантон комитетының мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшли.

1930 елның башында кантоннар урынына алар бетерелеп районнар оештырыла. Шул исәптән Бөтненроссия Үзәк Башкарма комитетының (ВЦИК) 1930 елның 10 августында кабул иткән 718- карары белән үзәге Түнтәрдә булган Түнтәр районы оеша. Шул елның октябрендә узган район партия конференциясендә ВКП(б)ның Түнтәр район комитетының беренче секретаре итеп Гариф Вәлиулла улы Усманов сайлана—ул районыбызның тәүге җитәкчесе була. Г.Усманов Түнтәр районына 1930-1931 елларда җитәкчелек итә.

Туган авылыннан алынган хәбәргә караганда, ул район җитәкчелегеннән авыру сәбәпле китә. Чыннан да аның «баш өянәге» белән авыруы билгеле. Шушы чирдән 1932 елда Карадуган авылында вафат була һәм Карадуган зиратына җирләнә. Аның бердән-бер улы да күптән вафат инде.
Усманов Җиһанша Бикмөхәммәт улы (Җиһанша бине Бикмөхәммәт бине Габдессәлам бине Усман әл-Кариле) — сәүдәгәр, сәнәгатьче.

1817 елда Кариле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башка яшьтәшләре кебек үк балачагыннан әтисенә крестьян хезмәтендә һәм сабын сәүдәсендә булыша башлаган, соңрак бу эшкә энеләре—1824 елда туган Таһирны һәм 1826 елда туган Мөхәммәтшакирны да тарткан. Аңа сәүдә эшен башлап җибәрергә әтисенең туганы атаклы сәүдәгәр Мөхәммәтгали Габдессәлам улы Усманов зур ярдәм иткән. Унтугызынчы гасырның икенче яртысында Җиһанша инде беренче гильдия сәүдәгәр булган, бакалея һәм мануфактура товарлары белән киң сату иткән.

1852 елда Җ.Усманов туганнары белән Казанга күчеп килә һәм киң, тулы масштаблы кәсәбәчелек эшчәнлеген җәелдерә—тукымалар белән сәүдә итүдән алып, сабын кайнатуга кадәр. Күчемсез милек сатып алуга һәм төзүгә күп акча тоткан. Шәһәрнең дәрәҗәле урыннарында табышлы һәм торак йортлары булган.

Җиһанша бай Казанда ислам динен тарату һәм ныгыту өчен бик күп эш башкарган. 1866-1868 елларда православие әһелләренең каршылыгын җиңеп Болак артында ике катлы кирпеч мәчет һәм мәдрәсә төзеткән. Алар соңыннан «Усмания» мәчете һәм мәдрәсәсе исеме белән аталып йөртеләләр. Аларны карап тоту һәм эшләтү өчен хәзерге Мәскәү урамындагы зур вакуф бинасын бүләк иткән. Бу мәчет бүгенге көндә дә исән—1992 елда аның манарасы торгызылды. Ул 1868 елда Ш.Мәрҗани имамлыгында өйлә намазы укып ачылган булган.

Ш.Мәрҗани Җ.Усманов турында соклану хисе белән: «Аллаһ бу кешенең күпме яхшылыклар эшләгәнен күреп һәм белеп тора», дип язды. Профессор Е.Малов 1870 елда бу имам һәм сәүдәгәрнең үлеменә багышланган язмасында күмәргә килгән халыкның бихисап күплеге һәм кешеләрнең ихлас кайгыга төшкән булулары хакында әйтә.

Җиһанша Усманов Бибифатыйха Вафа кызы Бигаевага өйләнгән, уллары Солтангабделгазиз, кызлары Бибимаһруйны тәрбияләп үстергән. Кызын беренче гильдияле сәүдәгәр Мостафа Казаковка кияүгә биргән. Атаклы революционерлар Исхак Казаков һәм Мулланур Вахитов Җиһанша Усманов нәселенең менә шушы тармагыннан.

Солтангабделгазиз Усманов (ул 1868 елда туган) сәүдә эшен уңышлы алып бара алмаган—аның чорында еллык капитал әйләнеше биш йөз меңнән егерме биш меңгә төшкән. Шулай да ул әтисе салдырган мәчеткә көченнән килгәнчә ярдәм итеп торган.

Җиһанша Усманов 1870 елда Казанда вафат булган.


Усманов Мөбарәкҗан Усман улы — хезмәт ветераны.

1933 елның 3 октябрендә Югары Кенә авылында туган. Түбән Кенә җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхоз производствосында эшли башлый. Шуннан Совет Армиясе сафларына китә, хезмәт чорында шофер һөнәре ала. Армия хезмәтеннән соң Калинин исемендәге колхозда шофер булып эшли.

М.Усманов 1963 елда Казан шәһәренә килә һәм Казан автотранспорт предприятиесенә шофер булып урнаша. Читтән торып Казан автомобиль юллары техникумын, Рязань Югары хәрби автомобиль училищесын тәмамлый. Хезмәт алдынгысы булу белән беррәттән актив җәмәгать эше алып бара—предприятиенең профсоюз тормышы үзәгендә була, яшьләрнең яраткан остазы булып таныла.

Хезмәт батырының тырышлыгы югары бәяләнә—ул күп мәртәбә «Социалстик ярышта җиңүче», «Бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнә. 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1971 елда Ленин орденына лаек була. 1880 елда аңа РСФСРның атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелә.

Ветеран Казан шәһәрендә яши.
Усманов Мәхәммәтгали Габдессәлам улы — сәүдәгәр, сәнәгатьче.

Арбор волосте Кариле авылы крестьяны, 1801 елда туган. 1846 елга кадәр приказчик булып хезмәт иткән. Үз эшен ачып аякка басу, яңадан өйләнеп (беренче хатыны Бибимәфтүханың баласы булмый, үзе авырып иртә үлә), балалар үстерү турында хыялланып шуңа акча туплый. Казан сәүдәгәрләренең өченче гильдиясенә кабул ителгәч, мануфактура сәүдәсенә керешә. Бу— Россиянең үз фабрикалары җитештергән чагыштырмача арзан тукымаларның базарга чыга һәм тиз сатыла торган чоры була. Нәтиҗәдә Мөхәммәтгали бик тиз баеп, ун ел эчендә Казанның иң эре эшкуарларының берсенә әверелә. Үзеннән 28 яшькә кече Бибимәфтүха Вәлитовага өйләнә, аларның дүрт уллары—Хәсән, Әхмәтвәли, Исхак, Мөхәммәтйосыф һәм кызлары Бибифатыйма туа.

1856 елда инде икенче гильдияле М.Усмановның хәзерге К.Насыйри урамында 456 кв. сажинлы утары булган, анда 1845 елда төзелгән, биш тәрәзәсе урамга караган, антресольле, ике катлы агач йорты урнашкан.

1858 елда ул беренче гильдиягә керә, тукымаларны Россия төбәкләреннән, чит илләрдән кайтара, күпләп һәм ваклап сәүдә итә. 1873-1877 елларда атаклы Гостиный дворда өч кибет арендалый, улы Йосыфны приказчик янына эшкә җәлеп итә. 1877-1881 елларда кайнатасы М.Вәлитов белән пайлыкта тагын бер кибет арендалый. 1877 елда Печән мәйданында складлары һәм кибетләре булган өч катлы йорт төзетеп бетерә.

М.Усманов ун ел беренче гильдиядә торганнан соң үзен Потомственный Почетный Гражданлыкка кертүне сорап прошение бирә. 1873 елда үзе, хатыны, вакытсыз үлгән олы улы Исхакның хатыны Бибиәсма, аның улы Мөхәммәт һәм үзенең өч улы бу исемне алалар. Тиздән улы Хәсән варислар калдырмыйча үлеп китә. 1878 елда үзе дә вафат була. Аның зур тырышлык белән булдырган байлыгы уллары Мөхәммәтйосыф һәм Әхмәтвәлигә, аның балалары Әхмәт, Мәрьям, Суфия, Зәйнәпкә мирас булып кала. Мөхәммәтйосыф гаилә эшләрен башкара. Ул Казанның үтә бай сәүдәгәре кызы Бибихөсниҗиһан Исхак кызы Апаковага өйләнә. Алар күрше булып, бер- берен балачактан белеп , яратып үскән бәхетле пар була, кызлары Бибиҗиһан, уллары Габдулла, Исмәгыйл туып үсә. Тик Мөхәммәтйосыф иртә, утыз яшьтә үлеп китә. Әмма хатыны бик эшлекле, үткен була, әтисе ярдәме белән сәүдәне сүндерми.

Мөхәммәтйосыфның уллары инде сәүдә юлын сайламыйлар. Алардан Усмановлар династиясенең яңа бите—милли зыялылар башлана, алар үз халкына тугъры хезмәт итә. Махсус укытучы кул астында рус телен өйрәнеп, «Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлыйлар, дөньяви белем эстәү юлыннан китәләр. Габдулла банкта эшләп, нәсел калдырмый үлеп китә. Ә Исмәгыйл исә реаль учлищены, ветеринария институтын тәмамлый, өч ел Ставрополь төбәгендә эшли. 1907 елда Казанга кайтып медицина институтына укырга керә, табиб-терапевт белгечлеге ала. 1912 елда аны ярлы татар-мөселман эшчеләре өчен ачылган хастаханәгә баш табиб итеп куялар. «Исмәгыйл табиб» хезмәт хаксыз эшли, ярлы авырулар өчен үз хисабына дарулар сатып ала. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында лазаретларда, госпитальләрдә эшли. Аннан соңгы елларда Казанның төрле клиникаларында табиблык атә. Ул тирән эчке культурага ия, югары зәвыклы, татар , рус, немец телләрен белүче зыялы шәхес була, скрипка, фортепьяно, мандолина, тальян гармуннарда уйный, өендә музыкаль кичәләр-очрашулар уздыра, классик музыка язмаларын, атаклы җырчылар рәсемле открыткаларны коллекцияли, театр, концертларга яратып йөри.

Әти-әнисенеке кебек Исмәгыйлнең дә гаиләсе тирән мәхәббәткә корылган. Кәләше Гөләнбәр Садретдин кызын ул беренче мәртәбә Петербургта театрда очрата. Ул Пенза татарларыннан, монда гимназия тәмамлаган, Бестужев курсларында укый. Әтисе Садретдин Сәйфетдин улы Ижбәрдеев гаять киң талант иясе, Петербург татарларының кумиры, тома сукыр килеш Корьәнне яттан өйрәнгән корьән-хафиз.

Гөләнбәр белән Исмәгыйл бер-берен тиз яратышканнар. Гөләнбәр Бестужев курсларын ташлап Казанга килә, мондагы Аитов кызлар мәктәбендә рус һәм француз телләрен укыта. Тиздән гаилә мәшәкатьләренә күмелә—уллары Тәмимдарны (1942 елда немец әсирлегендә үлә), Назыймдарны (галим-атомчы була), Равилны (инженер-технолог була), кызлары Рәдифәне, Зөлфаны (филология фәннәре кандидаты) тәрбияли.

Якташыбыз М.Усманов нәселе яши, дәвам итә.
Ушкунурский Карп Николаевич — дин эшлеклесе.

1768 елда туган. Вятка духовный семинариесенең богословие классын тәмамлый һәм аны 1800 елда Уржум уездына священник итеп җибәрәләр. Анда уңышлы эшләгән, дингә бирелгәнлеген раслаган рухани 1821 елда Чепьядагы Троицкий чиркәвенә священник итеп күчерелә. Монда ул 1828 елга кадәр хезмәт итә. Үз хезмәте чорында бу төбәктәге удмуртларны һәм мариларны мәҗүсилектән православиегә күчерүгә (чукындыруга) күп көчен һәм энергиясен бирә, бу халыкларның телләрен өйрәнә. Духовная концисториянең кушуы буенча Марк Евангелиесенең алты бүлеген һәм «Символ веры»ны мари теленә тәрҗемә итә.

Бу руханиның Чепьядан соң кайларда хезмәт иткәне һәм алдагы язмышы билгеле түгел.

Ү
Үтәгәнов Габделхәмит Үтәгән улы (Габделхәмит бине Үтәгән бине Ярмәхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри) — дин эшлеклесе.

1740 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлагач Дагстанда укыган.

1758-1780 елларда Мәчкәрә авылында имам-хатыйб булып тора, мәчет каршында мәдрәсә оештыра,ул—соңыннан киң билгеле булган, абруйлы саналган Мәчкәрә мәдрәсәсенә нигез салучы. 1780-1785 елларда—башта Адай, аннан соң Салавыч авылларында имам-хатыйб. 1785 елда Түнтәргә кайта һәм 1809 елга кадәр имам һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе була.

Габделхәмит хәзрәтнең олы улы Сабит (1778-1840 елларда яшәгән) Комзавод авылында озак еллар имамлык итә, уллары Габделгаффар (1783-1846 елларда яшәгән) һәм Габделфәттах 1806 елда Бохарага китеп ун ел укып кайтканнар. Беренчесе Яңа Тазлар (Байкал), икенчесе—Яңа Салавыч авыллрында имам булганнар. Габделгаффарның улы Фәйзрахман тирән белемле имам, Ш.Мәрҗаниның якын дусты һәм киңәшчесе була. Фәйзрахманның нәселен дәвам итүче Шаһимәрдан бине Мирзахмәт ахун егерменче йөз башларында Россиядәге мөселман дөньясының зур белгече була, башта Оренбургтагы данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә, соңыннан шундый ук абруйлы Кышкар мәдрәсәсендә гыйлем биргән.

Габделхәмит хәзрәт 1809 елда Түнтәрдә вафат була һәм Түнтәр авылы зиратына күмелә.

Үтәмешевләр — сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр династиясе.

Бу борынгы династиягә нигез салган Ишман бабай унҗиденче гасыр башында Касыйм ханлыгы юкка чыгарылгач ниндидер юллар белән Бөрбаш авылына килеп төпләнгән. Аның оныгы Йосыфның оныгы Габдулла—Габдулла Габделсәлам улы Үтәмешев унсигезенче йөз ахырында текстиль мануфактурасына нигез салган һәм беренче гильдия Малмыж сәүдәгәренә әверелгән. Ул үз байлыгын хәйрия максатларында күп сарыф иткән. Казандагы «Иске таш» мәчетне салдыручы—Габдулла бай. Моннан тыш Россия буенча уннарча мәчет төзеткән. Габдулла Үтәмешев алдынгы карашлы, белемле, зыялы шәхес булган, теология мәсьәләләренә багышланган берничә китап язган. Күренекле дин белгече, мәгърифәтче Г.Курсавиның сеңлесе белән никахта булган.

Габдулланың улы Муса Бохарада нигезле дини белем алган, әтисе кебек үк фәлсәфи әсәрләр язган. Ул мәҗүсиләр арасында ислам динен таратуга күп көч куйган. Шул ук вакытта әтисенең сәүдә һәм сәнәгать эшчәнлеген дә дәвам иткән.

Мусаның олы улы Исхак белән икенче улы Ибраһим шулай ук булдыклы сәясәтчеләр булганнар: беренчесе Мәчкәрәдәге, икенчесе—Нормадагы туку фабрикалары белән идарә иткән. Өченче улы Исмәгыйл Кышкар мәдрәсәсенең мөдәррисе, үзенең бөтен гомерен мөселман динен таратуга багышлаган.

Исхак Муса улының варислары танылган Казан сәүдәгәрләре һәм дин әһелләре Галиевләр (Барудилар) гаиләләре белән туганлашып, җәдиди белем бирүне киңәйтүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәр.

Норма авылында төпләнгән Ибраһим Муса улы да куәтле гаилә шәҗәрәсенең әһәмиятле бер тармагына башлангыч биргән— аның улы Мөхәммәтгариф (1830 елда туган) чәй, шикәр, китайка белән сәүдә итеп, 1850 елда Арча сәүдәгәрләренең икенче гильдиясенә кергән. Эше уңышлы барып, ул елдан-ел баеган һәм 1878 елда Казанга күчеп килгән, берничә елдан беренче гилбдияле Казан сәүдәгәренә әйләнгән. 1888 елда, чыгышлары белән Балтач төбәгеннән булган сәүдәгәрләр Гомәр Хәсән улы Якупов һәм Мөхәммәтйосыф Габдрахман улы Усманов белән берләшеп, устав капиталы утыз мең сум булган мануфактура товарлары җитештерүче һәм сатучы «Үтәмешев һәм К» Казан мануфактурасы ширкәтен оештырган. Эшне киң колач белән алып бару өчен Яңа Бистәдә бәз буяу фабрикасы төзегәннәр, соңрак шунда ук сабын кайнату оештырганнар. 1912 елда бәз буяу фабрикасының еллык акча әйләнеше 25 мең сум тәшкил иткән, анда 60 ка кадәр эшче эшләгән, монда елына 176 мең аршин бәз буяганнар. Фабриканың дүрт цехы булып, анда бер нефть ягып, бер пар белән эшләүче двигательләр, 24 станок эшләгән. Сабын заводының да күрсәткечләре яхшы булган—1912 елда 13 эшче 42 мең 634 пот сабын җитештереп, еллык акча әйләнеше 200 мең сум тәшкил иткән. Кыскасы, егерменче гасыр башына Үтәмешевлар мануфактурасы Казанның әйдәп баручы предприятиеләренең берсенә әйләнгән. 1905 елда әлеге ширкәтнең устав капиталы 245 мең сум исәпләнгән—аның яртысыннан артыгы Исмәгыйл Үтәмешевныкы булган. Бу талантлы сәүдәгәр һәм сәнәгатьче гаилә традицияләрен шактый ныгыткан һәм киңәйткән, егерме елга якын Казан базарларында үзенчәлекле монополист булган.

Үтәмешевның шәһәр иҗтимагый тормышында да йогынтысы зур булган. Ул берничә мәртәбә шәһәр Думасына сайланган, аның финанс, училище һәм мәктәпләр төзү комиссияләрендә эшләгән, үзара кредитлар буенча Казан җәмгыяте әгъзасы, күчемсез мөлкәттән һәм фатирлардан Дәүләт салым җыю шәһәр оешмасы, ярлы мөселманнарга пособиеләр бирү җәмгыяте әгъзасы булган.

Ул хәләле Хөсниҗиһан белән өч ул—Мөхәммәт, Мостафа, Мортаза һәм өч кыз—Маһидилбәр, Рәхимә, Кәримәләрне үстергән.

Революциядән соң Үтәмешевлар гаиләсе эзәрлекләүләргә дучар ителгән. Кайбер мәгълүматлар буенча, Германиягә күчеп киткән, икенче мәгълүматлар аларның кулга алынып репрессияләнүе турында сөйлиләр.

Ф
Фадеев Фрол Фадеевич — мәгариф хезмәте ветераны.

1873 елның 10 августында Алабуга шәһәрендә хәлле хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән. Алабугада церковно-приходская школаны тәмамлый, Казанда учительская семинариядә укый. Аны тәмамлагач яшь белгечне Малмыж өязенә җибәрәләр. Монда өч ел эшләгәннән соң аны Кече Лызи авылына күчерәләр һәм ул монда 1948 елга кадәр—ярты гасырга якын—удмурт һәм якындагы татар авыллары балаларын укыта, аларга рус телен өйрәтә.

Ф.Ф.Фадеев югары эрудицияле, киң карашлы, фәннең төрле өлкәләреннән хәбәрдар кеше була. Ул татар, рус, гарәп, удмурт телләрен камил белә. Халык арасында киң аңлату-тәрбия эшләре алып бара, халыкның олы мәхәббәтен, тирән абруй казана.

Халык мәгарифен үстерүгә куйган олы хезмәтләре өчен аңа 1944 елда районда беренчеләрдән булып Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Ул Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1962 елның 16 мартында үлә. Кабере Югары Ушма авылы зиратында.
Фазлыев Вәгыйз Васыйл улы — спорт остасы.

1960 елның 29 октябрендә Бөрбаш авылында туган. 1978 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый, укуын А.М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. 1981 елда институтны тәмамлап инженер-механик дипломы ала һәм Арча районының «Известия» колхозында баш инженер булып эшли башлый. Әмма монда аңа озак эшләргә насыйп булмый—аны Совет Армиясе сафларына алалар.

Армия сафларыннан В.Фазлыев районыбызның «Маяк» колхозына баш инженер булып кайта һәм монда ун ел дәвамында эшли. 1993 елдан—Арча сөт-май комбинатының баш инженеры. Бүгенге көндә—Арчада җаваплылыгы чикләнгән «Шанс» җәмгыяте директоры.

В.Фазлыев балачактан татарча көрәш белән мавыга, атказанган спорт мастеры В.Гарифуллин җитәкләгән көрәш секциясенә йөри, дәрәҗәле район һәм республика ярышларында катнаша, үзен җитлеккән оста көрәшче итеп күрсәтә. 1977 елда яшүсмерләр арасында РСФСР чемпионы титулын яулый. 1978, 1981, 1983, 1985 елларда төрле республика турнирларында җиңүгә ирешә. 1981 елда Бөтенроссия беренчелегендә чемпион була. Ул дистәдән артык район ярышларында, күп мәртәбә район сабан туйларында батыр исемен алды.

1981 елда В.В.Фазлыевка милли спорт төрләре буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры исеме бирелде.
Фазлыев Дамир Фәйзрахман улы — галим, физика-математика фәннәре кандидаты.

1940 елның 5 маенда Яңгул авылында укытучы гаиләсендә туган. 1958 елда Балтач урта мәктәбен, 1963 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шунда ук аспирантурада укый.

1964-1965 елларда Совет Армиясе сафларында зезмәт итә.

1966 елдан академик А.Е.Арбузов исемендәге органик химия фәнни тикшеренү институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1976 елда диссертация яклап физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1976 елдан—углеводород чималы буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Д.Ф.Фазлыевның фәнни тикшеренүләре спектраль анализ һәм аның практик аспектлары мәсьәләләренә карый. Аның дистәләгән фәнни мәкаләләре һәм хезмәтләре Россиядә һәм Америкада чыга торган теоретик журналларда басылды. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет