Балтач энциклопедиясе


Нуриев Сөнгатулла Нури улы



бет7/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   26

Нуриев Сөнгатулла Нури улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елда Курамьял авылында туган. Туган авылларында колхоз оешкач аларның гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Сөнгатулланың үсмер һәм яшьлек чоры менә шушы колхозда эшләп уза.

1940 елда С.Нуриев Кызыл Армия сафларына алына. Беренче көннәреннән алып пехотачы буларак Бөек Ватан сугышы фронтларында була. Ул Икенче Украина, Беренче һәм Икенче Балтик буе фронтлары гаскәрләре составында сугыша, күп батырлык үрнәкләре күрсәтә. Шушы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Дан орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. С.Нуриев берничә тапкыр авыр яралана, савыгып кабат алгы сафка кайта.

Сугыштан соң батыр солдат туган авылында—ул «Активист» колхозының бригадиры, ферма мөдире.

Ветеран 1988 елның 16 октябрендә балалары янына кунакка баргач Чиләбе өлкәсендә кинәт вафат була, шунда җирләнә.
Нуриева Һәдия Сибгат кызы — хезмәт ветераны.

Каенсар авылында 1943 елның 10 июлендә туган. 1957 елда Субаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1961 елга кадәр «Марс» колхозында бригада эшчесе була. Шушы елда колхозда тавык фермасы оеша һәм Һ. Нуриева тавык карарга куела. Әмма монда аңа озак эшләргә туры килми— ул Сосна Пүчинкәсе авылы егетенә тормышка чыга. Шушыннан соңгы хезмәт юлы Сосна Пүчинкәсендәге сөтчелек фермасы белән бәйле. 1962-1971 елларда ул сыер савучы, 1974-1993 елларда яшь бозаулар тәрбияли.

Үзе эшләгән һәр коллективта Һ.Нуриева хезмәткә намуслы карашы, хезмәттәшләренә ярдәмчеллеге белән аерылып торды. 1988-1992 еллар дәвамында дүрт ел буе районның иң яхшы бозау караучысы дип танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, рәсеме районның Мактау Тактасына куелды. Ә 1993 елда Ул Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә лаек булды.

Һ.Нуриева бүгенге көндә лаеклы ялда.


Нуркина Мәрьям Кәрим кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1903 елның 11 мартында хәзерге Мари Иле Республикасының Бәрәңге районында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәдрәсәсендә укып башлангыч белем ала. Алдынгы карашлы, киң фикерле әтисе кызының да шундый ук тирән белемле булып үсүенә уңай йогынты ясый. Соңрак Мәрьям Балтач мәктәбендә дә бераз уку бәхетенә ирешә.

1930 елда М.Нуркина Балтач районында балалар укыта башлый—башта Норма, Кариле мәктәпләрендә эшли. 1942 елда аны Көекбаш башлангыч мәктәбенә билгелиләр. Аның шуннан соңгы гомере менә шушы кечкенә авылда үтә—ул укытучы да, мәдәният хезмәткәре дә, лектор-агитатор да була. Авыр сугыш елларында аңа кемнәргәдер әни, кемнәргәдер якын туган кебек юатучы да булырга туры килә. Инде юкка чыккан Көекбаш авылында сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда яшәгән өлкән буын кешеләр күңелендә ул әнә шундый изге җан булып сакланып калган.

М.Нуркина шушы олы хезмәтләреннән тыш озак еллар дәвамында үзенең авыру апасын күңел җылысын биреп тәрбияләп бакый дөньяга озатты.

Халык мәгарифе өлкәсендәге олы хезмәтләрен бәяләп, хөкүмәтебез М.Нуркинаны 1956 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.

1979 елда вафат. Кабере Көекбаш авылы зиратында.


Нурмиев Ахияр Шәһидулла улы — авыл хуҗалыгы белгече.

Бөрбаш авылында 1949 елның 1 мартында туган. 1964 елда Бөрбаш сигезьеллык, 1966 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Ике ел совхоз производствосында эшли. 1968-1972 елларда—Бөрбаш урта мәктәбе лаборанты.

1972 елда А,Нурмиев А.М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә керә һәм аны 1978 елда уңышлы тәмамлый. Укуын практика белән бәйләү, белгечлеген тирәнәйтү максаты белән 1972 елда «Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсенә эшкә килә—башта инженер, аннан соң алмашу пункты мөдире булып эшли.

1978 елда югары белемле авыл хуҗалыгы инженеры А.Нурмиев туган авылы Бөрбашка кайта һәм шундагы «Балтач» совхозында баш инженер булып эшли башлый. Бүген дә ул шушы хезмәттә. Совхозда югары игенчелек технологиясенә, машина-трактор паркын югары җитештерүчән эшләтүгә ирешелгән икән, монда баш инженер А.Нурмиевның фидакарь хезмәте зур роль уйный.

А.Ш.Нурмиев ел нәтиҗәләре буенча берничә мәртәбә районның иң яхшы белгече дип танылды. 1996 елда «Районның хезмәт батыры» титулын яулады. 1995 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.

Берничә мәртәбә халык депутатларының Бөрбаш авыл Советы депутаты булып сайланды.


Нурмөхәммәтов Вәгыйз Җәләл улы — хезмәт ветераны.

1935 елның 17 мартында Бөрбаш Сәрдегәне авылында туган. 1950 елда Бөрбашта җидееллык белем алганнан соң җиде ел дәвамында колхозда эшли. Берара кибетче булып эшләп ала. Авыл сәүдәсе җитәкчеләре хәзерли торган махсус курсларда укый. 1962 елда Яңгул сельпосының рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1965-1968 елларда шушы сельпоны җитәкли.

В.Нурмөхәммәтовның моннан соңгы хезмәт биографиясе урман хуҗалыгы белән бәйле. 1968 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче Саба урман хуҗалыгының Шәмәрдән урманчылыгы урманчысы булып эшли. Ул тугыз кварталга бүленгән 1253 гектарлы урман массивына хезмәт күрсәтә. Моннан тыш аның карамагында биш гектарлы питомник була, ел саен 1,5 гектар мәйданда орлыклар чәчелә. Саба урман хуҗалыгына караган барлык төбәкләр өчен урман массивларын яңарту чималы—яшь үсентеләр шушыннан озатыла. Төрле җәмәгать оешмаларына, предприятиеләргә сату өчен декоратив агачлар да үрчетелә. В.Нурмөхәммәтов карамагындагы шушы хуҗалык йорт-мунча буралары сата, мунчала, себерке, миллек кебек халык куллануы товарлары әзерли, тонналап орлыклык чыршы һәм нарат күркәсе җыя.

Тырыш урманчыга 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган урманчысы дигән мактаулы исем бирелде.

Хезмәт ветераны Бөрбаш Сәрдегәне авылында яши.

П
Павлов Андрей Петрович—хәрби хезмәткәр, икенче ранг капитаны.

1940 елның 14 октябрендә Югары Ушма авылында туган. Башта Кече Лызи мәктәбендә укый, 1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Совет Армиясе сафларына алына. Армия хезмәтен Кара Диңгез флотында уза. Хезмәт чорындагы уңышларын һәм үзенең теләген исәпкә алып аны адмирал Нахимов исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесына укырга җибәрәләр. Укуын уңышлы тәмамлап 1965 елда кабат Кара Диңгез флотына кайта һәм төрле хәрби корабльләрдә хезмәт итә. Ул җитәкләгән подразделениеләр һәрвакыт хәрби хәзерлектә иң югары нәтиҗәләргә ирешә.

1978 елда А.П.Павловка икенче ранг капитаны дәрәҗәсе бирелә һәм ул «Бравый» крейсерының капитаны итеп билгеләнә. Сугышчан корабль белән ул 1984 елга кадәр— отставкага киткәнче командалык итә.

Сугышчан медальләр белән бүләкләнгән.

Севастополь шәһәрендә яши.
Павлова Елена Павловна—партия һәм дәүләт эшлеклесе.

Кургем авылында 1903 елның 6 маенда туган. Чепьяда церковно-приходская школаны тәмамлаганнан соң Малмыж шәһәрендә рус мәктәбендә укуын дәвам итә. Авыр хәлле гаиләдә туып, балачактан крестьян хезмәтендә кайнап үскән кыз бик яшьли актив сәяси хәрәкәткә кушыла, 1922 елда ВКП(б) сафларына керә. Аның характеры нәкъ үз чорының таләпләренә тәңгәл килә һәм бу яшь кызның карьерасында зур уңай роль уйный. 1923 елда Казанда партия кадрлары хәзерләү буенча кыска сроклы курсларда укый. Берара Ижевск шәһәрендә эшләп ала. Тиздән Казанга кайта һәм ТатЦИК аппаратында, Казан шәһәре башкарма комитетында югары җаваплы постларда эшли. Татастан АССР делегациясе составында 1933 һәм 1935 елларда Мәскәүдә колхозчыларның беренче һәм икенче Бөтенсоюз съездларында катнаша. Шушы чорда Н.К.Крупская белән якыннан аралаша.

Нинди генә постта эшләмәсен Е.Павлова үзен гаять энергияле, эшлекле җитәкче итеп күрсәтә. Кырыс йөзле, кискен сүзле, ирләргә ошатып каеш белән буган күн куртка, галифе, күн итек кигән Еленаның ялтырап торган кара җиңел машина белән туган авылына кайткалап йөрүен узган гасыр ахыры өлкәннәре әле сокланып искә алалар иде.

1935 елда Е.П.Павлова Теләче районына ВКП(б) район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Гадәттәгечә киң колач белән эшкә алына ул. Тик озак эшли алмый, 1937 елда ялган гаепләүләр белән кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә, шул ук елда Казан шәһәрендә атып үтерелә.

1959 елда тулысынча реабилитацияләнде.
Пашкеев Николай Васильевич — һөнәр остасы.

Мельничная авылында 1912 елда туган. Кечкенәдән үзенең кызыксынучанлыгы, һәртөрле эшкә осталыгы, һөнәрләргә хиреслеге балән аерыла, авылның һөнәрле кешеләре янында булырга ярата, аларга ярдәмче була. Шулай итеп ул итек басу, ат сбруйлары, арба-чана ясау кебек һөнәрләрне үзләштерә. Олыгайгач та балалар белән аралашырга, аларны үзе ясаган уенчыклар белән шатландырырга ярата. Авыл балалары ул ясаган чаңгы һәм чаналарда шуып сугыш һәм аннан соңгы кырыс елларда да күңел ачалар. Аларны Чепья базарында да бик теләп һәм яратып сатып алалар..

Н.Пашкеев хуҗалыгында кортлар асрау белән мавыга. Тумыштан инвалид булып туган Николай Васильевич авылдашларына һәм тирә-як авыллар кешеләренә күп игелек эшләп 1975 елның августында вафат була.
Петров Александр Павлович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Түбән Ушма авылында 1923 елда туган. Кече Лызи мәктәбендә белем ала. Колхоз производствосында эшләп хезмәт юлын башлый. 1942 елның җәендә армия сафларына алына. Махсус хәзерлек үткәннән соң үзйөрешле артиллерия установкасының (САУ) шоферы була, өлкән сержант. Күп авыр сугышларда катнаша, берничә мәртәбә яралана. Аңа туган җиребезне, Балтика Республикаларын, Чехословакияне, Польшаны фашист илбасарлардан азат итеп озын, авыр сугыш юлы үтәргә туры килә. Тантаналы Җиңү көнен Берлинның үзендә каршылый. Аңа әле җиңүдән соң да армия сафларында озак хезмәт итәргә туры килә—1947 елның мартында гына кайта ул сагындырган туган авылына.

Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Югары Башкомандующийның күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сугыштан соң А.П.Петров озак еллар Ленин исемендәге колхозда тыйнак кына, гади генә эшләрдә эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Кече Лызи авылында яши.


Петров Владимир Васильевич — хәрби хезмәткәр, полковник.

1953 елның 12 мартында Чепья авылында илебезгә бик күп хәрбиләр биргән Василий һәм Ольга Петровлар гаиләсендә туган. 1970 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Ярославль шәһәрендәге Югары хәрби-финанс училищесына укырга керә. 1976 елда училищены тәмамлап Германия Демократик Республикасындагы совет гаскәрләре группасы составында разведка батальонының финанс подразделениесенә җитәкчелек итә башлый.

1981-1987 елларда Урта Азия хәрби округында полк финанс хезмәтен җитәкли. 1987-1990 елларда шунда ук ремонт-төзәтү базасы идарәсендә финанс хезмәте җитәкчесе. В.Петров 1990-1992 елларда Алматадагы 40-армия штабының финанс бүлеге командиры була, ә 1992 елдан, Казахстан Республикасы бәйсез дәүләт статусы алгач, Казахстан Республикасы Кораллы көчләре Генераль штабының финанс бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. 1996 елдан— Казахстан Республикасы Оборона министрлыгының финанс хезмәте командиры.

В.В.Петров күп медальләр, шул исәптән «СССР Кораллы көчләрендә бик яхшы хезмәт иткән өчен» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры.


Плотников Геннадий Иванович — хәрби хезмәткәр, подполковник.

1929 елның 23 сентябрендә Кече Лызи авылында туган. 1944 елда Кече Лызи җидееллык, 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәткә балачактан ук алына—мәктәп елларында туган колхозында эшли, фронтка киткән әтиләрен алыштыра.

1948 елның 15 сентябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Ул Иркутск авиация-техника училищесына җибәрелә. Укуын 1950 елда тәмамлый һәм Совет гаскәрләренең Үзәк группасына билгеләнә—Австриядә, аннан соң Венгриядә хезмәт итә. Бер үк вакытта белемен күтәрүгә зур игътибар бирә—Киев хәрби инженерлык академиясен, Актүбә шәһәрендә хәрби округ сәяси бүлеге каршындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Г.Плотниковның соңгы хәрби хезмәт урыны—В.П.Чкалов исемендәге авиация хәрби-сынау институты. Ул институтның әйдәп баручы инженеры. Һәр урында үрнәк хезмәт итеп авиация подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Хөкүмәтебез тарафыннан 14 медаль белән бүләкләнә. «СССР Корллы күчләрендә бик яхшы хезмәт иткән өчен» медаленең өч дәрәҗәсен дә алып, аның тулы кавалеры була.

Г.И.Плотников 1980 елдан отставкада. Әмма ул хезмәт юлын өзми—Мәскәүдәге авиация техникасы заводының Актүбәдәге вәкиле булып эшли. 1983 елда Харьков шәһәренә күчеп килә, Актүбә хәрби ведомствосының Харьков авиация заводындагы вәкиллегендә хезмәт итә.

1992 елдан лаеклы ялда, Харьков шәһәрендә яши.


Плотникова Анастасия Ивановна — хезмәт алдынгысы.

1916 елның 15 октябрендә Арча районының Чыпчык авылында туган. Шунда башлангыч белем ала, хезмәт юлын бик иртә башлый. Тиздән Плотниковлар гаиләсе Кече Лызи авылына күчеп килә. Бу әле колхозларның яңа оешып эшли генә башлаган вакыты. Анастасия колхоз терлекләрен карый. Бу эштән аны беразга бары тик сугыш еллары гына аерып тора— аны тыл корылмалары төзәргә, урман хәзерләргә чакыралар.

Кайту белән ул үзенең яраткан хезмәтенә алына—Ленин исемендәге колхозда сыер сава, дуңгызлар карый, соңыннан сарыкчылыкка күчә. Аның тырышлыгы белән бу тармак сизелерлек күтәрелешкә ирешә. 1953 елда А.Плотниковага ул чор өчен бик абруйлы булган «Икенче разрядлы авыл хуҗалыгы мастеры» исеме бирелә. Ул даими рәвештә хезмәт алдынгыларының район җыеннарында катнаша, ике мәртәбә республика җыенына бара.

А.И.Плотникова пенсия яшенә җиткәч тә хезмәтеннән аерылырга теләмәде—җиде ел дәвамында дуңгызлар карады.

Тырыш хезмәте өчен 1970 елда РСФСР Югары Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. 1971 елда аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелде.

Тырыш һәм тыйнак хезмәт кешесе А.И.Плотникова 1988 елның 6 апрелендә вафат булды.


Прокопьев Роман Прокопьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Сырья авылында 1921 елның 7 маенда туган. Сырья мәктәбендә укып башлангыч белем ала һәм колхозда бик яшьли хезмәт юлын башлый.

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, Монголия Халык Республикасында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач десантчылар хәзерләү курсын үтә, дошман тылына җибәрелә. 1944 елга кадәр партизаннар отряды составында немец-фашист илбасарларга каршы көрәштә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Илебез җирләре азат ителгәч Белоруссия фронты гаскәрләре составында Европа илләрен азат итүдә катнаша. Сугышны Германия җирендә тәмамлый.

Сугыштагы батырлыклары өчен Р.П.Прокопьев Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Тыныч тормышка кайткач Р.Прокопьев Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта озак еллар электрик булып эшләде. 1981 елдан соң «Труд» күмәк хуҗалыгының ашлык киптерү агрегатында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенең йон тетү агрегатында эшләде.

1994 елда вафат булды.


Прокопьева Анастасия Степановна — мәгариф хезмәте алдынгысы.

1949 елның 15 февралендә Сала Көшкәт авылында туган. Урта Көшкәт сигезьеллык, Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Урта белем алу белән Урта Көшкәт мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1973 елда читтән торып Удмурт дәүләт университетының химия- биология факультетын тәмамлый. 1968 елдан—Урта Көшкәт урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.

Талантлы һәм инде тәҗрибә туплаган укытучы 1975 елда мәктәпнең класстан тыш эшләрен оештыручы итеп билгеләнә. Монда ул үзен балаларның гына түгел, бөтен педагогик коллективның оста җитәкчесе итеп күрсәтә һәм 1979 елда аңа директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифалары тапшырыла.

1983 елда А.С.Прокопьева гаилә хәле сәбәпле Удмурт Республикасына китә. 1992 елга кадәр Завьялово районының Подшивалово урта мәктәбендә башта укытучы, соңгы чорда мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли.

1992 елда кабат туган ягына кайта, Урта Көшкәт мәктәбендә үз фәннәрен укытуны дәвам итә. Аның укучылары тирән белемнәре, практик күнекмәләре, аналитик фикерли белүләре белән аерылып торалар. Шуның өчен дә алар эзлекле рәвештә район олимпиадаларында призлы урыннарны яулыйлар, республика һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Моңа А.С.Прокопьева укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, аларның психологиясен тирән белүе һәм укыту-тәрбия процессында шуларга таянуы белән ирешә.

1994 елдан—укытучы-методист.

1999 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Р
Раимов Хәби Гали улы — партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районының Кече Сөн авылында 1913 елда туган. Башлангыч белем алып әтисе хуҗалыгында бераз эшләгәннән соң туган авылында яңа оешкан авыл Советында секретарь булып эшли. 1930 елда Арчада укытучылар хәзерләү курсларында укый. Бер ел Иске Комазан авылы мәктәбендә балалар укыта. Моннан аны комсомол эшенә алалар—ул ВЛКСМның Мамадыш райкомында башта хәрби, аннан соң оештыру бүлекләрендә мөдир, ВЛКСМның Кайбыч райкомында секретарь була.

1935 елның гыйнварында Х.Раимов Казандагы марксизм-ленинизм курсларына укырга җибәрелә. 1935-1937 елларда Мәскәүдә эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң—Казанда «Главлит» уполномоченные, бер ел дәвамында ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман район комитеты секретаре, ярты ел Куйбышев шәһәрендә 3-укчы дивизиянең политругы. Аннан кабат Казанга кайта, «Главлит»та инспектор, мөдир урынбасары, аның мөдире була.

1941 елның августында Х.Раимов ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты аппаратына инструктор итеп алына һәм 1942 елның маенда партиянең Чепья райкомына беренче секретарь итеп сайлана. Монда ел ярым эшләү дәверендә ул авыр сугыш елларында район хуҗалыгын тәмам таркалудан саклап калу өчен бөтен көчен бирә. Кызганычка каршы, аны инде 1943 елның сентябрендә яңа урынга— Кама леспромхозына директор урынбасары- партия оешмасы секретаре итеп күчерәләр. 1950-1954 елларда шушы урман хуҗалыгының Берсуттагы агач эшкәртү заводы директоры була. 1954-1960 елларда—Берсут җәнлек асрау совхозының партия оешмасы секретаре.

1960 ел Х.Г.Раимовның тормышында яңа кискен борылыш ясый—ул Мамадыш районының Урманчы авылындагы ятим, зәгыйфь балалар өчен оештырылган интернат-мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ә 1969 елда аңа Казанның Дәрвишләр бистәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен интернат-йорт оештыру бурычы йөкләнә. Ул 1977 елга кадәр шушы интернат-йортның директоры булып эшли.

Зур һәм катлаулы тормыш юлы үтеп, кешеләргә күп игелекле эшләр эшләгән Х.Г.Раимов 1980 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Кабере Дәрвишләр бистәсенең кайчандыр үзе интернат-йортта яшәп бакый дөньяга күчкән татар өлкәннәрен җирләү өчен оештырган татар зиратында.


Рамазанова Клара Фәйзрахман кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1932 елның 5 гыйнварында Балтач авылында туган. 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казан Дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач Ульяновск өлкәсенә укытучы итеп җибәрелә, Барановка урта мәктәбендә биш ел балаларга географиядән белем бирә.

1959 елда К.Рамазанова туган Балтачына кайта һәм район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1961 елда ул хезмәт ияләре депутатларының район Советына депутат итеп сайлана, аның башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

Районнарны эреләндерү сәбәпле К.Рамазанова 1963-1965 елларда Арча районы мәгариф бүлегенең Балтач кусты буенча инспекторы вазыйфаларын башкаруга күчә. 1965 елда районнар кабат торгызылгач Балтач районы мәгариф бүлеге инспекторы итеп билгеләнә, 15 ел буе шушы хезмәтне намус белән башкара, район укытучыларының укытучысы, киңәшчесе, таянычы була. 1980-1987 елларда К.Рамазанова Балтач урта мәктәбендә тәрбияче булып эшләде.

Халык мәгарифен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен К.Ф.Рамазановага 1967 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, 1973 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде. Ул шулай ук берничә медаль белән бүләкләнде.

Мәгариф ветераны бүгенге көндә лаеклы ялда, Балтач авылында яши.


Рамазанова Мәгъмүрә Гаффар кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1902 елда Балтач авылында туган. 1918 елда җиде ел укып мәктәп-мәдрәсә тәмамлый. Аны Арча районының Мокшы авылына мөгаллимә итеп җибәрәләр. Бер елдан ул туган төбәгенә әйләнеп кайта, Норма, Кариле, Курмала, Сосна мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укыта. 1931-1955 елларда—Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

М.Г.Рамазанова мәгариф эше өчен туган кеше иде. Иң авыр, иң буталчык елларда ул каләм тотарга, хәреф танырга өйрәткән балаларның саны исәпсез. Аның фидакарьлеге турындагы якты истәлекләрне шәкертләре-укучылары әле дә сокланып сөйлиләр. Гомуми халык хөрмәтенең чагылышы буларак ул Татарстан АССР Югары Советының икенче һәм өченче чакырылышына депутат булып сайланды. хезмәттәшләре шулай ук аны хезмәт ияләре депутатларының беренче һәм икенче чакырылыш район Советы, берничә мәртәбә Балтач авыл Советы депутаты иттеләр. Партиянең район комитеты әгъзасы итеп сайланды.

Мәгариф өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен М.Г.Рамазанова 1946 елда Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Шул ук елда илебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек булды.

М.Рамазанованың изге эшен озак еллар дәвамында аның кызы К.Ф.Рамазанова дәвам итте.

М.Г.Рамазанова 2002 елның 4 февралендә Балтачта вафат булды.


Рахман Хәбра (Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы) — шагыйрь, язучы.

1914 елның 26 ноябрендә Яңгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа сигез яшь тулганда әти-әнисе үлә, сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдыру өчен Хәбра авыл баена эшкә яллана. Ятимнәрне нужадан һәм ач үлемнән балалар йорты коткарып кала.

Җиде сыйныф белем алгач Саба районының Курсабаш авылы мәктәбендә укыта башлый. 1931 елда Казанга килә, Татрабфакта, аны тәмамлагач Казан педагогия институтында укый. 1936-1938 елларда Алабуга педагогия училищесында укыта.

1938 елның ахырында Х.Рахман Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Ул атаклы Халхин-Гол сугышларында катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән кабат Алабугага кайта, педагогия училищесында, китапханә техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта, 1940-1941 елларда район газетасының мөхәррире була.

Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышның башлангыч чорындагы канкойгыч, күп югалтулы авыр сугыш операцияләрендә катнаша. Калинин фронтында шундый бәрелешләрнең берсендә авыр яралана һәм 1942 елның ноябрендә үлә. Аның җәсаден Калинин өлкәсенең Максатиха станциясе янында җирлиләр.

Х.Рахманның әдәби эшчәнлеге узган гасырның утызынчы елларында башлана. Беренче шигырьләре һәм хикәяләре «Ялчы» газетасы битләрендә дөнья күрә. Казан педагогия институтында уку елларында сәләтле язучы булып формалаша. Аның көннең актуаль темаларына язылган шигырьләре, хикәяләре һәм очерклары өлкә газета-журналларында еш басыла. 1937 елда «Чәчәк ява» исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

Халхин-Голда япон самурайларына каршы сугышларның тәэсире астында Х.Рахман совет солдатларының героик көрәшенә багышлап «Сугышта» дигән очерк яза. Ул «Совет әдәбияты» журналының 1940 елгы 5-6 саннарында басыла. «Шомырт чәчәкләре» повесте тәмамланмыйча кала. Язучы Дибәҗә Каюмова аның тормышына багышлап язган повестен шуның өчен дә «Өзелгән шомырт чәчәкләре» дип атады. «Хәбра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә бирер иде», дип язды олы шагыйребез С.Хәким.

Хәбра Рахман турындагы истәлекләрне Яңгул авылы халкы кадерләп саклый. Авыл мәктәбе музеенда аның тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат тупланды.


Рәфыйков Габделфәрт Габделбәр улы — спорт остасы.

1964 елның 7 мартында Яңгул авылында туган. 1981 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1982-1984 елларда армия хезмәтендә була. 1984-1985 елларда аз вакыт «Яңа тормыш» колхозында техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшләп ала. 1985-1990 елларда Казан ветеринария институтында укый. Әмма аңа үз белгечлеге буенча эшләргә туры килми—ул «Карадуган» ачык акционерлык җәмгыятенең Карадуган мебель цехы начальнигы булып эшләде.

Яңгул авылының данлыклы көрәшчеләре гаиләсеннән чыккан Габделфәрт мәктәп елларында ук татарча көрәш белән шөгыльләнә башлый. 1976-1982 елларда яшүсмерләр арасында республика һәм район чемпионатларында беренче-икенче урыннарны яулый. 1985 елда Казан шәһәре беренчелегендә җиңә, шул ук елда үзе укыган ветеринария институты чемпионы була. Күп мәртәбә Татарстан күләмендәге ярышларның чемпионы. Шулай ук күп мәртәбә Балтач һәм Казан шәһәренең Вахитов районы сабан туйлары батыры, баш батыры.

Кызганыч, талантлы һәм өметле көрәшче Г.Рәфыйков бик иртә, 1994 елның 25 мартында фаҗигале төстә һәлак булды.

Ел саен «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы һимаялегендә көрәшченең туган авылы Яңгулда район көрәшчеләренең Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә багышланган мемориаль турниры уза. Бу бәйгене көрәшчеләр аны искә алып каберенә чәчәкләр салудан башлыйлар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет