Балтач энциклопедиясе



бет3/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Әминов Нәҗип Салих улы – мәдәният хезмәткәре.

1945 елның 13 сентябрендә Кукмара районының Түбән Шәмәрдән авылында туа.

Хезмәт юлын шушында колхозда башлый. Хәрби хезмәттән соң Волгоград һәм Казан шәһәрләре заводларында эшли. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хор бүлегендә укый. 1976 елда институны тәмамлап хормейстер дипломы алып чыга.

1976-1985 елларда Балтач район мәдәният йортында хормейстер.

1985-1991 елларда районда чыга торган «Хезмәт» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. 1994 елдан хәзергәчә— район мәдәният йорты директоры.

Мәдәният өлкәсендә махсус белемле кеше буларак, район авылларында, хезмәт коллективларында үзешчән сәнгать коллективларына зур практик ярдәм күрсәтә, үзе дә төрле иҗади конкурсларда актив катнаша. Вокал буенча республика конкурсларында лауреат исемнәре алды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Астрахань һәм башка кайбер шәһәрләрдә үткәрелгән сәнгать фестивальләрендә катнашты. Яңа җырлар иҗат итү белән дә шөгыльләнә.

1987 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Әсәдуллин Альберт Нурулла улы – РСФСРның атказанган артисты, танылган эстрада җырчысы.

1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Суконная бистәсендә туган. Әнисе Ор, әтисе – Чапшар авылыннан. Альберт үзенең туган җире дип Балтачны атый. Казан шәһәренең 43-мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри. 1966 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә керә. Монда укыган чорда кечкенә балачактан ачылган рәсем сәнгатенә булган сәләте белән янәшә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты ачыла – Альберт ул чорларда үтә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала. Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла. Укуын дәвам итү белән беррәттән җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый. 1974 елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән А. Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.

1989 елда Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Россия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый.

А. Әсәдуллин – РСФСРның атказанган артисты. 1998 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелде. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.

Санкт-Петербург шәһәрендә яши, иҗат итә.
Әскаров Рафаэль Әкбәр улы – юрист.

1929 елның 20 ноябрендә Арбор авылында туган. Арбор җидееллык мәктәбеннән соң Балтач урта мәктәбендә укып, аны 1948 елда тәмамлый һәм шул ук елны Казан юридик институтына укырга керә. 1952 елда институтны тәмамлап юрист белгечлеге ала, Ярославль өлкәсенә Дәүләт куркынычсызлыгы системасына эшкә җибәрелә. Әмма 1953 елда ук аннан туган ягына кайта, Чепья урта мәктәбендә балалар укыта. 1957-1958 елларда кыска вакыт партиянең Чепья район комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары булып эшләп ала.

1958 елның маенда Р.Ә. Әскаров Балтач район прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Аннан соң Красный Бор (1960), Ютазы (1960-1963), Бөгелмә (1963-1965), Баулы (1965-1971) районнары прокуроры булып эшли. 1971-1976 елларда Яр Чаллы шәһәре прокуроры була.

Республикабыз районнары прокуратура органнарында эшләп зур тәҗрибә туплаган инициативалы һәм югары эрудицияле юрист Р.Ә. Әскаров 1976 елда Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары – тикшерү идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. 1985-1990 елларда— Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.

Республикада хокук тәртибен ныгытудагы олы хезмәтләре өчен Р.Ә. Әскаров 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде. 1982 елда аңа РСФСРның атказанган юристы дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Казан шәһәрендә яши.


Әскаров Рәлиф Рәфыйк улы – спорт остасы.

1958 елның 13 апрелендә Курмала авылында туган. 1975 елда, Балтач урта мәктәбен тәмамлап, Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. 1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1979 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә. Институтта уку чорында чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә башлый. «Буревестник» ирекле спорт җәмгыяте командасына алына. Республика студентлары чемпионатларында берничә мәртәбә призер, җиңүче була.

1983 елда укуын тәмамлап «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең Балтач район Советы рәисе булып эшли башлый. 1984-1995 елларда— район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры. 1995 елдан – Балтач мәктәп-гимназиясенең физкультура укытучысы. Яшь чаңгычылар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Ул тәрбияләгән чаңгычылар зона һәм республика ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясыйлар.

Рәлиф күп республика ярышларында җиңүче булды, призерлар составына керде. 1984 елда «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең үзәк Советы беренчелегенә Свердловск шәһәрендә уздырылган ярышларда 50 км ераклыкка узышта икенче урынны алды.

1984 елда СССРның спорт мастеры исеме бирелде.
Әсфиев Рәхим – Смәел авылының ясаклы татары.

Татар һәм башкорт халыкларының Е.Пугачев исеме белән бәйле милли азатлык өчен күтәрелешенең башлангыч чорында актив катнашкан якташларыбызның берсе. 1774 елның гыйнварындә авылдашлары аны Е. Пугачев янына «падишаһтан үзләренә указ, киңәш алып кайту өчен» җибәрәләр. Р. Әсфиев Пугачевның хәрби коллегиясендә кабул ителә. Аңа старшина дәрәҗәсе бирелә һәм ул үз төбәгендә отрядлар төзәргә, хыянәтчеләрне ачыкларга фәрман ала. Туган ягына кайтып шушы фәрманны тормышка ашыру буенча эш башлый, авылдан-авылга йөреп үзенә тарафдарлар туплый. Кызганычка каршы аның турында башка мәгълүматлар әлегә табылмаган.


Әсхәдуллин Габдулла Әсхәдулла улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

1910 елның 27 августында Комаров Завод авылында туган. Туган авылында дүрт класс белем ала. Авыр хәлле гаиләдә туган Габдулла 1920 елда ук хезмәт юлына баса – аңа үз авылының хәлле кешеләренә батрак булырга, Вятка губернасының Малмыж өязе авылларында ялланып көтү көтәргә туры килә. 1929-1932 елларда бәхет эзләп Донбасс якларына юнәлә - Макеевка, Грещенск руда идарәләрендә шахтер-забойщик була. 1932 елда ул кабат туган ягына кайта – Пыжмара мәктәбе мөдире, Чутай мәктәбе директоры, ВЛКСМның Чепья район комитеты секретаре вазыйфаларын башкара. Сугыш алдыннан ул ВКП(б)ның Чепья район комитетында инструктор.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Г.Ә. Әсхәдуллин фронтка китә, I һәм II Белоруссия фронтлары составында рота политругы, ә инде Житомир шәһәрендә хәрби-пехота училищесын тәмамлагач, взвод командиры сыйфатында авыр сугыш юлы уза. Берничә мәртәбә яралана, контузия ала. Аның сугышчан батырлыклары Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң Г.Ә. Әсхәдуллин кабат туган якларына кайта – 1945-1951 елларда ул Чутай, Пыжмара мәктәпләрендә директор. 1951 елда кабат партия эшенә чакыралар – ул Чепьядагы Димитров исемендәге МТСта сәяси эшләр буенча директор урынбасары. 1952-1954 елларда – Казанда Республика партия мәктәбе тыңлаучысы. Укуын тәмамлагач аны Чутай авылындагы «Кызыл юл» колхозына рәис итеп сайлыйлар, ә инде 1957 елдан 1962 елга кадәр ул вакыттагы Чепья районының Арбор авылында «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында рәислек итә. Бу – колхозларның сугыштан соңгы торгынлык, бөлгенлек хәленнән чыгып, интенсив үсеш юлына баса башлаган, дәүләт күләмендә авыл хуҗалыгын торгызу юнәлешендә беренче реаль адымнар ясала башлаган чор. Ул чор колхоз җитәкчеләренә дә таләпне зурдан һәм катгый куйды. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, кешеләрне аңлый белүче, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, гадел булган Г. Әсхәдуллин әлеге хуҗалыкның матди базасын ныгыту өчен зур көч куйды. Шуннан соң Г.Ә. Әсхәдуллин 1978 елга кадәр Чепья урта мәктәбендә тарих укытучысы, интернат тәрбиячесе булып эшләде.

Катлаулы тормыш юлы үткән сугыш һәм хезмәт ветераны Г.Ә. Әсхәдуллин 1979 елның 17 сентябрендә Чепья авылында вафат булды.
Әсхәдуллин Рәшит Әсхәдулла улы — хезмәт алдынгысы.

1954 елның 1 июнендә Яңгул авылында туган. Шунда ук урта белем ала. 1971 елда мәктәпне тәмамлап чыгу белән «Яңа тормыш» колхозында механизатор булып эшли башлый.

1986 елда Бөтенсоюз соөиалистик ярышында җиңүче дип табыла, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукы ала, күргәзмәнең бронза медаленә лаек була.

Колхоз производствосында озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелә. Берничә ел рәттән халык депутатларының Яңгул авыл Советы депутаты булып сайланды.

Р. Әсхәдуллин хәзерге вакытта да «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында механизаторлык хезмәтен дәвам итә, алдынгылар сафында.
Әсхәдуллина Нәгыймә Хәбибулла кызы – Герой-ана.

1907 елда Кили авылында туган. Яшьли әтисенең крестьян хуҗалыгында кырчылык эшләрендә кайнашып, терлек карап, йорт эшләрендә катнашып үсә. 1927 елда авылдашы Һидаят Әсхәдуллин белән гаилә кора. Алар икесе дә колхоз производствосында эшлиләр.

Нәгыймә һәм Һидаят Әсхәдуллиннар унбер бала тәрбияләп үстереп тормыш юлына чыгаралар. Герой-ана Нәгыймә апа аларның барысын да тырыш, хезмәт сөючән, үз язмышлары өчен җаваплы итеп үстерә. Ни кызганыч, аларның бишесе – Ихсан, Рәбига, Гөлфия, Суфия, Шәйдулла – инде бу дөньяда юк. Ә менә Гыйният Караганда шәһәрендә, Рәйханә, Ислам, Рәхимулла— туган авыллары Килидә, Хөрмәтулла – Балтачта, Асия – Кариле авылында матур итеп гомер кичерәләр.

Олы йөрәкле ана Нәгыймә апа Әсхәдуллина 1978 елда Кили авылында вафат булды.


Әсхәдуллина Рузалия Фәрит кызы – элемтә хезмәте алдынгысы.

1962 елның 23 гыйнварындә Комаров Завод авылында туган. 1979 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан элемтә электротехникумына укырга керә. 1982 елда техникумны тәмамлап Зәй шәһәренә эшкә җибәрелә. Бүгенге көнгәчә Зәй районы электротехник элемтә үзәгендә инженер булып эшли.

Нәтиҗәле хезмәте өчен күп мәртәбә Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнә. «11-бишьеллык ударнигы» билгесе ала. 2004 елда «Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Әсхәтдинов Рамазан Әсхәтдин улы – һөнәр остасы.

1926 елның 24 апрелендә Көшкәтбаш авылында туган. Шунда ук биш сыйныф белем ала. Бала чагында ук «Таң» колхозында эшли башлый. 1941 елда фронтка китә һәм 1945 елга кадәр сугышта була. Сугыш юлы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң кабат колхозда эшен дәвам итә. Аңа колхоз тимерчелегендә эшләүне тәкъдим итәләр һәм ул бу эшне икеләнмичә кабул итә. әмма тормышларның чиксез авырлыгы аны 1959 елда гаиләсен алып бәхет эзләргә чыгып китәргә мәҗбүр итә. 1969 елга кадәр Новосибирск өлкәсендә яши, тимерчелек эшен дәвам итә. Ниһаять, 1969 елда Балтачка кайтып урнаша. 1980 елга кадәр – Карадуган мебель фабрикасы тимерчесе.

Тимернең җанын аңларлык булып үз һөнәрен үзләштергән Рамазан үзлегеннән сәгать һәм гармуннар ясарга өйрәнә, сокланырлык осталыкка ирешә. Ул ясаган тальяннар, хромкалар, кыңгыраулы саратский гармуннар әле дә авыл урамнарын яңгырата, ә аның кулы иҗат иткән сәгатьләрне реликвия итеп саклыйлар.

Р. Әсхәтдинов 1993 елның 20 июлендә вафат булды. Аның һөнәрен улы Рәфкать дәвам итә.
Әүхәдиев Гарифулла Әүхәди улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 15 августында Нөнәгәрдә туган. 1932 елда Нөнәгәр мәктәбендә башлангыч белем ала. 1933 елда Чутай мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлый. 1933-1942 елларда колхозда эшли. 1942 елда армия сафларына алына, 1944 елның башына кадәр Чиләбе шәһәрендә танк училищесында укый. 1944-1945 елларда танк частьлары составында экипаж командиры буларак Ватан сугышы фронтларында була. Ватанны, Европа илләрен фашистлардан азат итүдә катнаша, Германиянең үз җиренә барып җитә. Җиңү көненә аз гына калган көннәрдә авыр яралана. Туган ягына 1945 елның ахырында гына кайта. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң 1974 елга кадәр колхозның умартачысы булып эшләде.

1975 елның 7 ноябрендә үлде.


Әүхәдиев Рәшит Әхмәди улы – хезмәт ветераны.

1939 елның 16 октябрендә Таузар авылында туган. 1957 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда башлый. 1958-1959 елларда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укый һәм шул ук колхозга механизатор булып кайта.

1960-1963 елларда хәрби хезмәттә була. Аңа танк частьларында өйрәтүче-инструктор булып хезмәт итәргә туры килә.

Армия сафларыннан кайткач, кулланучылар җәмгыяте системасында сатучы, Балтач промкомбинатының Карадуган цехында план-җитештерү бүлеге җитәкчесе була. 1970 елда промкомбинат өч мөстәкыйль предприятиегә бүленгәч, Чепья үргән әйберләр фабрикасы директоры булып эшли, аңа нигез салучыларның берсе.

1971 елның августында Р.Ә. Әүхәдиев Балтач район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгеләнә һәм бу оешмага җитәкчелек итү чорында үзен тырыш, булдыклы, халыкның гозерләрен аңлаучы һәм аларны үтәргә әзер торучы җитәкче итеп күрсәтте, район халкының тирән рәхмәтен һәм ихтирамын казанды. Бу оешманың матди-техник нигезен булдыруга һәм киңәйтүгә зур өлеш кертте. Аңа бу предприятиедә аның җитәкчесе, баш инңенеры, ремонт-төзү участогы мастеры һ.б. вазыйфаларда 2003 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче хезмәт итәргә туры килде.

Фидакарь хезмәте өчен республика Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. Ул берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре, медальләр белән бүләкләнде. 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Ветеран Балтач авылында яши.
Әүхәдиева Әминә Бари кызы – хезмәт алдынгысы.

Смәел авылында 1949 елның 25 декабрендә туган. 1964 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлап комсомол путевкасы белән туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозның терлекчелек фермасына эшкә килә, мөгезле эре терлек симертүдә, дуңгызлар үстерүдә, сарык карауда эшли. 1967 елда ул сыер савучы булып эшли башлый. Шушы елда Смәелдә кичке мәктәпнең 11 классын тәмамлап урта белем ала.

Ә. Әүхәдиева тиз арада районның иң алдынгы савымчылары сафына баса. Тугызынчы бишьеллыкта үзенең шәхси планын 4,5 елда үтәп чыккан өчен аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Бишьеллыкның яшь гвардиячесе» билгесе тапшырыла. Алдагы елларда да Ә. Әүхәдиева иң алдынгыларның берсе. Ул җәмәгать тормышының да иң үзәгендә була. Авылдашлары аны халык депутатларының авыл һәм район Советлары депутаты итеп сайлыйлар. Ә 1980 елда ул Татарстан АССР Югары Советының унынчы чакырылышына депутат итеп сайлана.

Хезмәттәге уңышлары өчен 1970 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1978 елда III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде.

1985 елдан – Смәел сөтчелек фермасында хисапчы.
Әүхәдиева Гөлфия Фазыл кызы – спорт остазы.

1970 елның 29 ноябрендә Ташкент шәһәрендә Нөнәгәр егете Фазыл һәм Нөнәгәр кызы Әминә гаиләсендә туган. Урта мәктәп тәмамлагач 1988 елда Үзбәкстан дәүләт физик культура академиясенә укырга керә. Мәктәп елларыннан ук махсус секциягә йөреп нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. 1992 елда академияне тәмамлый һәм контракт буенча Словениягә гимнастика буенча тренер булып эшләргә китә, бу илнең милли командасының тренеры булып эшли. 1993 елдан – гимнастика буенча халыкара категорияле судья.

Люблянада аспирантурада укый һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә докторлык диссертациясе өстендә эшли. Фәнни эше яшь гимнастларның осталык потенциалын максималь ачу юлларын өйрәнүгә багышланган.

1998 елда Словения командасының тренеры буларак Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнаша. Словен һәм инглиз телләрен камил белә.

Хәзерге көндә— Словениянең башкаласы Люблянадагы «Газела» гимнастика-спорт клубының президенты һәм баш тренеры.
Әүхәдиева Миңнегаян Хәбибулла кызы – Герой-ана.

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында 1929 елның 14 сентябрендә туган. Афәтле сугыш тәмамланган елны мәктәпнең алты сыйныфын тәмамлый һәм авылдашларына ияреп бәхет эзләп Себер якларына китә. Күп җирләрдә эшләргә туры килә аңа сугыштан соңгы авыр елларда. Кемерово өлкәсендә тимер юлда эшләгәндә очраштыра аны язмыш Смәел авылы егете Нурзада Әүхәдиев белән. Шушында алар гаилә коралар, шушында беренче балалары Мөнәвәрә дөньяга килә.

1955 елда аларның гаиләсе Смәелгә кайтып төпләнә һәм Шаумян исемендәге колхозда эшли башлый. Нәкъ 49 ел бергә чүкердәшеп гомер кичерәләр алар һәм ун бала тудырып үстерәләр, аларга зур тормыш юлына фатыйха бирәләр: Мөнәвәрә, Мөнир, Минсур, Миңнур, Раузит, Гөлнур, Ришат, Нурания, Нурия, Наил – һәрберсе тырыш, тыйнак, булдыклы хезмәт кешеләре.

Ун бала табып, карап үстергән фидакарь ана Миңнегаян Әүхәдиевага СССР Югары Советының 1976 елның 30 сентябрь Указы белән «Герой-ана» исеме бирелде, аның алтын медале һәм таныклыгы тапшырылды. М.Әүхәдиева «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе белән бүләкләнде.


Әүхәтшин Габделбәр Мөбарәкша улы (Аушин Георгий Михайлович) – авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчесе.

Гаҗәеп язмышлы якташларыбызның берсе. Түнтәр авылы крестьяны Мөбарәкшаны хатыны Вәсимә һәм өч кечкенә баласы белән туган җиреннән 1938 елда тормыш авырлыгы, өметсезлек кузгата. Алар бәхет эзләп сәфәр чыгалар һәм Иркутск өлкәсенең Түбән Уда шәһәрчегенә килеп урнашалар. Өч малайның уртанчысы 1931 елның 20 сентябрендә туган Габделбәр шушында урта мәктәп һәм авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый, кызыл диплом белән зоотехник белгечлеге ала. Укуын С.М. Киров исемендәге Омск авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. 1958 елда институтны тәмамлап Омск өлкәсенең Русско-Полянск районының «Ермак» совхозына зоотехник итеп җибәрелә. Үзе белән бергә ул шушы ук институтта бергә укып зоотехник белгечлеге алган яшь хатыны Ефросинья Ивановнаны да алып килә. Бу вакытта Габделбәр Әүхәтшин инде Георгий Михайлович Аушин була – 1954 елда ул яңа паспорт ала һәм исем-фамилиясен шулай яздыра. Туган җирдән аерылган татарның ачы язмышы шундый, нишләтәсең.

1962 елда Г.М. Аушин Русско-Полянск район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы итеп билгеләнә.

1964 ел аның тормышына яңа борылыш алып килә - районда яңа совхоз төзелә. Аның составына «Розовский» совхозыннан авыл хуҗалыгы эшләренә кагылышы бик чамалы булган район үзәге Русско-Полянское авылы, Андриановское авылы, «Цветочный» совхозыннан Неволинское авылы, «Новосанжаровский» совхозыннан Тамчылык авылы кертелә. Соңгы өчесе—моңа кадәрге совхозларның ташландык авыллары, аларда бернинди яшәү шартлары да, производство объектлары да юк. Бу авылларның кешеләре нигездә җир идәнле саман йортларда, землянкаларда яшиләр. Урманнар, елгалар булмаган корылыклы дала зонасына кергән менә шушы яңа совхозга директор итеп Г.М. Аушин билгеләнә. Ул совхозга нәкъ 35 ел дәвамында – 1999 елның мартына кадәр җитәкчелек итә. Шушы чорда совхоз Омск өлкәсендә генә түгел, бөтен Себер төбәгендә иң алдынгы, нык матди-финанс базасы булган хуҗалыкка, игенчелек һәм терлекчелек буенча Бөтенсоюз тәҗрибә учагына әверелә. Совхоз авыллары яңабаштан төзелә, алар суүткәргеч, табигый газ алалар, район үзәгенә асфальт юллар белән тоташтырылалар, һәрберсендә социаль-мәдәни объектларның тулы комплексы үсеп чыга.

Барлык җирләре 30 мең гектар тәшкил иткән, унбиш мең гектар бөртекле культуралар (нигездә - бодай) иккән хуҗалык өчен амбар хуҗалыгы зур әһәмиятле. Шушы гадәттән тыш әһәмиятле мәсьәләне Г.М. Аушин белән совхоз специалистлары бергәләп үзләре хәл итәләр. Совхозның үз көче белән хуҗалык исәбендә тәүлеккә бер мең тонна ашлык эшкәртә, 187 куб.м. ашлык кабул итә ала торган ашлык эшкәртү комплексы төзелә. Башта өлкә җитәкчелегендә «мәгънәсез эш» саналган бу агрегат берничә елдан өлкә җитәкчелегенең махсус боерыгы белән барлык совхозларда булдырыла. Моның өчен һәр районда махсус «служба» барлыкка килә. Тиздән ул комплекс бөтен Себер төбәгенә тарала.

Әлеге комплекс эшли башлагач совхозда игенчелек иң югары рентабельле тармакка әверелә. Ул хуҗалыкның еллык доходының 62% ын бирә.

Г.М. Аушин (зоотехник!) шушы комплекс өчен СССР уйлап табулар һәм ачышлар Дәүләт комитетының патентын ала.

Совхозда шушы ук чорда терлекчелек тармагы тамырдан яңарыш кичерә. Сөт терлекчелеге (ә монда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1300 баш, савым сыерлар – 500 баш) кызыл дала токымы— елга 6000 кг сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин ителә. Нәсел эше фәнни нигезгә куела.

Совхоз сарыкчылык тармагына йөз белән борыла – аларның баш саны 25 меңгә җитә. Һәм ул тулысынча яңа, югары продуктлы чиста нәселле терлекләрдән тора. Нәтиҗәдә 1976 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы министры Л. Флорентьевның махсус приказы белән «Русскополянский» совхозы дәүләт нәселле терлекләр заводы статусы ала.

Узган гасырның 70-90 еллар матбугаты әлеге совхоз, аның тынгысыз, булдыклы җитәкчесе турында үзара ярыша-ярыша яздылар. Төп акцент аның фикерләү тирәнлегенә, җитәкчелек итү талантына, хезмәт кешесе турында кайгыртуына, шәхес буларак киң колачына ясалды.

1999 елда Омскта нәшер ителгән «Новь ковыльного края» исемле китапта Г.М. Аушинның гыйбрәтле тормыш юлы олылып тәгъбир ителгән.

Данлы якташыбызның олы хезмәте югары бәя алды. Ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «В.И. Ленинның йөз еллыгы уңае белән хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, ВДНХның көмеш медале, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнде. 1974 елда РСФСРның атказанган зоотехнигы исеме бирелде. Ул КПССның XXVII съезды делегаты, күп мәртәбә халык депутатларының Омск өлкә Советы депутаты, КПССның Омск өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды, Русско-Полянск районының Почетлы Гражданины. Ул җитәкләгән совхоз да союз күләмендәге күп бүләкләргә лаек була.

Хатыны Ефросинья Ивановна шулай ук РСФСРның атказанган зоотехнигы.

Г. Әүхәтшинның олы абыйсы 1943 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Икенче абыйсы – паспорты буенча Петр Михайлович Аухатшин озак еллар Омск өлкәсендәге «Москаленский» нәселле сарыклар заводына (совхозына) җитәкчелек итә һәм аны бөтен Союз күләмендә алдынгылар сафына чыгара. Себердә ике сеңлесе Екатерина һәм Нина яши.

Данлыклы якташыбыз Г.М. Әүхәтшин 2001 елның 3 декабрендә вафат була. Кабере Омск өлкәсенең Русско-Полянск авылы зиратында.
Әхәтов Нәфыйк Әхәт улы – колхоз производствосы җитәкчесе.

Арча районының Урта Пошалым авылында 1927 елның 20 маенда туган. Шунда җиде сыйныф тәмамлагач Арча урман хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. 1951 елда Балтачка килә һәм «Кызыл мехчы» артелендә башта десятник, аннан соң директор буып эшли.

Н.Ә. Әхәтов 1957-1985 елларда районыбызның иң зур хуҗалыгы булган Ленин исемендәге колхозга җитәкчелек итте. Шушы чорда хуҗалыкның барлык тармакларында җитештерүне арттыру, социаль һәм мәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча фидакарьләрчә эшләде, үзенең игътибарлылыгы, шәфкатьлелеге белән колхозчыларның гына түгел, бөтен Балтач халкының тирән ихтирамын казанды. Ул һәрвакыт үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән булды. Кичен укып Балтач урта мәктәбен тәмамлады, 1976-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының җитәкче кадрларның белемен күтәрү факультетында белем алды.

Н.Ә. Әхәтовның хуҗалык җитәкчесе булып эшләү еллары авыл хуҗалыгының күтәрелеш, яңа интенсив үсеш юлына баскан чорларына туры килде. Бу чор хуҗалык җитәкчеләренә гаять югары таләпләр куйды. Үзенең олы тормыш тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге, яңалыкка йөз тотуы белән Н. Әхәтов үз чорының таләпләренә тиң җитәкче булды. Ул тугыз чакырылыш дәвамында (1965-1985) район Советы депутаты булып сайланды, 1971-1978 елларда КПССның район комитеты әгъзасы булды.

1980 елда аңа РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

1989 елда вафат булды. Кабере Балтач авылы зиратында.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет