Бикбов Нури Динмөхәммәт улы — партия һәм совет эшлеклесе.
1907 елда Тәкәнеш районының Түбән Тәкәнеш авылында туган. Башлангыч белемне үзлегеннән ала, әтисенең крестьян хуҗалыгында эшли. 1923-1928 елларда Мамадышта һөнәр мәктәбендә укып слесарь һөнәре ала. 1928-1929 елларда—туган авылында избач. 1929-1930 елларда — Кукмара районының Сәрдек авылында комсомолның волость комитеты секретаре. 1930-1938 елларда—Кукмара, Тәкәнеш район газеталарында редактор. 1938-1944 елларда—ВКП(б)ның Әлмәт райкомының беренче секретаре, 1944-1945 елларда—Чүпрәле райкомының беренче секретаре була. 1945-1948 елларда эшче-крестьян депутатларының Ширәмәт район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкара
1948 елда Н.Бикбов эшче-крестьян депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Әлеге җаваплы постта ул 1950 елга кадәр эшли. Шушы кыска гына чорда үзенә хас кырыслык һәм таләпчәнлек белән сугыш елларында тамырдан какшаган район хуҗалыгын торгызу, җанландыру эшенә алына, сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә, Балтач халкында үзе турында якты истәлекләр калдыра.
Билалов Кашафетдин Билалетдин улы — авыл хуҗалыгы белгече.
Пүскән авылында 1950 елның 19 апрелендә туган. 1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына керә. 1972 елда институтны тәмамлап «Активист» колхозында баш икътисадчы булып хезмәт юлын башлый. 1972-1973 елларда Совет армиясендә хезмәт итә.
Армия сафларыннан кайткач—Тимирязев исемендәге колхозда агроном, 1974-1988 елларда— шушы хуҗалыкның баш икътисадчысы.
1988-1994 елларда районыбызның «Яңа тормыш» колхозы рәисе булды. Шушы посттан ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс бүлеге начальнигы итеп күчерелде.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләрен бәяләп 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
Борһанов Надил Бари улы — хезмәт ветераны.
1941 елның 7 октябрендә Пүскән авылында туган. 1956 елда Кили мәктәбендә җиде сыйныф белем ала һәм колхозда эшли башлый. 1959 елда ДОСААФның район оешмасы каршында шоферлар курсы үтә. Шушыннан соң аның бөтен хезмәт юлы шофер хезмәтенә багышлана. 1962-1965 елларда армия сафларында да ул шофер булып хезмәт итә. Туган авылына кайтканнан соң 2001 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче руль артында булды.
Н.Борһановның машинасы һәрвакыт төзек, колхозның теләсә нинди транспорт эшен башкарырга әзер була. Ул районның һәрвакыт иң алдынгы шоферлары рәтендә булды, колхоз идарәсе һәм район хакимияте тарафыннан күп мәртәбә бүләкләнде, рәсеме районның Мактау Тактасына куелды. 2001 елда аңа Татарстан Ркспубликасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Борһанов Ринат Хәсәнша улы — спорт остазы.
1952 елның 14 августында Комаров Завод (Комзавод) авылында туган. 1968 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Ике ел Казанның радиоприбор заводында эшли. 1971-1973 еллрда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1974 елда Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә, 1978 елда укуын тәмамлап Салавыч урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. 1980 елда район хакимиятенең физкультура һәм спорт комитеты рәисе итеп билгеләнә.
Р.Борһанов үзенең утыз ел гомерен районда спортны киң җәелдерүгә багышлады, аның җитәкчелегендә спортчыларыбыз киң аренага чыктылар, республика, Россия, дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Районда спортның абруе һәм популярлыгы үсте, күп яңа спорт осталары калыкты. Халык яратып шөгыльләнә торган спорт төрләренең даирәсе киңәйде, яңа заманча спорт обьектлары төзелде һәм төзелә. Үз җирлегебездә төрле спорт бәйрәмнәренең, фестиваль һәм ярышларның традицион төс алуында да Р.Борһановның зур хезмәте бар. Бүген районыбыз физкультура һәм спорт эшләренең куелышы дәрәҗәсе буенча республикада даими лидерлар арасында.
Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгының Балтач район комитеты рәисе урынбасары булып эшләвен дәвам итә. Ул район спортчыларының танылган остазы.
Р.Борһановның хезмәте 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре дигән абруйлы исем белән бәяләнде.
Борһанов Тимерхан Борһан улы — партия һәм совет эшлеклесе.
1925 елның 11 июлендә Мөслим районының Вәрәшбаш авылында туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң туган авылында колхозда эшли. 1943 елда армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950 елда армия сафларыннан демобилизацияләнә һәм, бераз вакыт хисапчы булып эшләгәч, «Мөслим» совхозы партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Моннан ул ВКП(б)ның Мөслим район комитетына алына һәм бүлек мөдире булып эшли. Тиздән Казанга Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә.
1958 елда укуын тәмамлап кайткач партиянең Мөслим район комитетының икенче секретаре итеп сайлана, 1961 елдан—хезмәт ияләре депутатларының Мөслим район Советы башкарма комитеты рәисе. Моннан аны Тукай (хәзерге Әтнә) район партия комитетының беренче секретаре итеп җибәрәләр.
1962 елда районнар эреләндерелгәннән соң Т.Борһанов хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1962-1965 еллар чорында Балтач районы да Арча районы составына керә иде. Унбиш ел дәвамында әлеге җаваплы вазыйфаны башкарып, ул республикадагы иң зур районнарның берсе булган Арча раяонының икътисадый һәм социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
1977-1986 елларда Т.Борһанов Татарстан АССР Социаль тәэминат министры урынбасары булды, хезмәт һәм сугыш ветераннарын, инвалидларны социаль яклау программасын тормышка ашыруга бөтен энергиясен һәм сәләтен бирде.Т.Борһанов озак еллар төрле постларда эшләү дәверендә үзен максатчан, принципиаль җитәкче итеп танытты. Кешеләргә игътибарлы булуы, зур җаваплылыгы, зыялылыгы аңа олы абруй һәм ихтирам китерде
Т.Борһанов һәрдаим республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты. Ике чакырылыш дәвамында Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайланды Аның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бәяләнде.Аның гадәттән тыш бай гыйбрәтле тормыш юлына багышлап язучы Гариф Ахунов «Тимерханның күргәннәре» исемле документаль-нәфис китап язды.
2004 елның 12 декабрендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Борһанов Хәсәнша Гыйлфан улы — хезмәт ветераны.
1930 елның 25 сентябрендә Буа районы Кузби (Урта Лощи) авылында туган. Буа районының Өчмунча башлангыч, Килдураз җидееллык мәктәбен тәмамлый.1946 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм аны тәмамлап агроном белгечлеге ала. Аны Әтнә районының Күәм МТСына участок агрономы итеп билгелиләр. Тиздән МТСның баш агрономы була.
1951 елда Х.Борһанов Чепья районының Шаумян исемендәге колхозына агроном итеп җибәрелә. Озак та үтми инициативалы, нык ихтыярлы яшь белгечне «Ирек» колхозына рәис итеп сайлыйлар. 1957 елда утызмеңчеләр составында аны «Марс» (соңыннан Тукай исемендәге) колхозына рәис итеп билгелиләр һәм ул 1983 елга кадәр шушы хуҗалыкны җитәкләде. Продукция җитештерүне үстерүдә, яңа производство һәм социаль объектлар (юллар, мәдәният учаклары, торак һ. б.) төзүдә бу елларда хуҗалык сизелерлек нәтиҗәләргә иреште.
1983-1989 елларда Х.Борһанов район хәзерләүләр конторасы директоры булып эшләде.
Х.Борһанов берничә мәртәбә халык депутатларының Чепья һәм Балтач район Советлары депутаты итеп сайланды, озак еллар дәвамында КПССның район комитеты әгъзасы булды. 1996 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Берничә медаль кавалеры. 1980 елда Татарстан АССРның атказанган агрономы исеме бирелде
Балтач авылында яши.
Булатов Василий Галләм улы — Советлар Союзы Герое.
1925 елның 15 сентябрендә Чутай авылында туган. 1938 елда урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Чита өлкәсенә күчеп китә, руда чыгару комбинатында бухгалтер булып эшли.
1942 елда В.Булатов Кызыл Армия сафларына алына 1944 елда Чита шәһәрендә укчы-минометчылар училищесын тәмамлый. 1944 елның апрелендә сугышка керә—Беренче Белоруссия фронтының 102 укчы дивизиясе составындагы 40 укчы полкта взвод командиры була.
1944 елның июнендә Белоруссия җирләрен фашистлардан азат итү өчен сугышлар барганда В.Булатов взводы Рогачев шәһәре янында Друть елгасын дошманның көчле уты астында беренче булып кичә һәм ротаның югалтуларсыз елганы кичеп чыгуын, алга таба уңышлы һөҗүм җәелдерүен тәэмин итә.Бу авыр сугыш барышында В.Булатов үзе яралы пулеметчыны алыштыра, дошманның ут нокталарын юк итүдә зур осталык һәм батырлыклар күрсәтә. 25 июньдә Рогачев шәһәренә һөҗүм вакытында ул дошманның бер взвод солдатын сафтан чыгара.Шушы авыр сугышлардагы батырлыклары өчен 1944елның 23 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
В.Булатов алга таба да туган җиребезне, Европа илләрен дошманнардан азат итү өчен авыр сугышларда катнаша, күп батырлыклар күрсәтә, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.
В.Булатов армия сафларыннан 1946 елда гына демобилизацияләнә. 1947-1974 елларда ул милиция органнарында хезмәт итә. 1961 елда читтән торып укып Казан Дәүләт университетын тәмамлый.
Батыр якташыбыз 1988 елның 25 июнендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Булатов Гыйлметдин Хөснетдин улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1919 елның 15 сентябрендә Саба районының Язлы Арташ авылында туган. 1930 елда шунда ук җидееллык мәктәп тәмамлый һәм колхозда эшли. 1935-1939 елларда Зөя авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аны тәмамлагач Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссариатында землеустроитель булып эшли. Бер ел Балтач районы җир бүлегендә шул ук эшне башкара.
1942-1943 елларда Ватан сугышы фронтларында була, авыр яра алып кайта.
Г.Булатов 1943-1958 елларда Балтач МТСында баш агроном, агроном-икътисадчы, партия оешмасы секретаре була. 1958-1960 елларда—Балтач РТСының баш икътисадчысы. 1960 елда район авыл хуҗалыгы инспекциясенең баш агрономы итеп билгеләнә, әмма районнар эреләндерелү сәбәпле Тимирязев исемендәге (ул вакытта Сталин исемендәге) колхозга килә һәм баш агроном булып эшли. Бер үк вакытта колхозның партия оешмасына җитәкчелек итә.
1965-1976 елларда—«Сельхозтехника»ның Балтач берләшмәсендә агу-химикатлар белән эшләү бунеча агроном, 1976-1978 елларда— өлкән диспетчер.
Г.Булатов хезмәт юлы дәвамында актив җәмәгать эше алып барды. 1944 елдан 1976 елга кадәр үзе эшләгән коллективларның партия оешмасы секретаре булды, өлкә партия конференцияләрендә делегат булып катнашты. 1963-1966 елларда КПСС өлкә комитетының ревизия комиссиясе әгъзасы булды. Ул һәр эштә үзенә карата таләпчән, искиткеч төгәл һәм кешеләргә игътибарлы булды. Берничә мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче», «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен 1950 елда «Почет билгесе», 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бәяләде, ул күп медальләргә лаек булды.
Лаеклы ялда, Норма авылында яши.
Булатов Салих Якуб улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
Арча районының Носы авылында 1915 елда туган. Аңа кайда да булса укып төпле белем алырга насыйп булмый. Әмма үзенең тынгысыз, кызыксынучан , һәрнәрсәне аңларга, үзләштерергә тырышучан холкы белән күп һөнәрләр өйрәнә, аларның чын остасына әверелә. 1930 елларда—әле радиотапшырулар турында сүзләр генә барган чорда ул авылга радиоалгыч алып кайтып халыкны таң калдыра. Соңга таба Балтач һәм Чепья районнарын радиолаштыру эшенең үзәгендә була. 1952 елда аңа СССРның Почетлы радисты исеме бирелә.
С.Булатов Балтач районының беренче фотографы, районның фотоельязмачысы.
1939-1962 елларда—район радиоузелы начальнигы, 1962-1985 елларда—көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты фотографы.
1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне фашистлардан азат итешә. Праганы алу өчен барган сугышларда була. Соңыннан Берлинга барып җитеп, рейхстагның үзен күрә, аның диварына үз исемен язып калдыра. Сугыш кырларындагы фидакарьлекләре өчен сержант С.Булатов Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнә. Тыныч хезмәттәге уңышлары «Социалистик ярышта җиңүче», «Сигезенче бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бәяләнде.
Шат күңелле, тормыш сөючән, нык ихтыярлы ветеран 2004 елның җәендә вафат булды.
В
Васильев Алексей Васильевич — милиция хезмәте ветераны, майор.
Югары Субаш авылында 1907 елның 25 маенда туган Шунда башлангыч белем ала. 1922-1928 елларда авылның җәмәгать көтүен көтә. 1929 елда аны халык депутатларының авыл Советына депутат итеп сайлыйлар һәм башкарма комитетының секретаре итеп билгелиләр. Тырышлыгын бәяләп 1930 елда ВКП(б)ның Арча кантон комитетында учет секторы мөдире вазифасын тапшыралар. Шул ук елның августында ул партияның Түнтәр район комитеты секретаре ярдәмчесе була. Район үзәге Балтачка күчерелгәч шул ук эшен дәвам итә.
1932 елда А.В.Васильев милиция хезмәтенә алына. Гомеренең моннан соңгы чоры тулысы белән шушы хезмәткә багышлана. 1940-1958 елларда милициянең Балтач район бүлеге начальнигы.
Эчке эшләр органнарындагы фидакарь хезмәтләре өчен 1946 елда Кызыл Йолдыз, 1953 елда Сугышчан Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән буләкләнде.
Гомеренең соңгы чорында А.Васильев Мәскәү шәһәрендә кызы гаиләсендә яшәде. Шунда 2000 елда вафат булды.
Васильев Илья Степанович — мәдәният хезмәте алдынгысы.
1959 елның 18 августында Югары Субаш авылында туган. 1974 елда Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Алабуга мәдәният-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга керә, аны 1977 елда тәмамлап клуб хезмәткәре һәм халык уен кораллары оркестры җитәкчесе белгечлеге алып чыга.
1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
1980-1984 елларда—Субаш мәдәният йортының художество җитәкчесе. 1984 елдан хәзергәчә—шул ук мәдәният йортында директор.
И.Васильев җитәкчелегендә Субаш мәдәният йортының үзешчәннәр коллективы үзенең чын сәнгать югарылыгында ясаган чыгышлары белән районда гына түгел, республика күләмендә дан казанды. Халык музыка кораллары оркестры, вокаль һәм бию ансамбльләре үз эшләрен күпләргә үрнәк булырдай итеп оештыра алдылар, күп төрле район һәм республика смотр-конкурсларында лауреат-дипломант исемнәренә лаек булдылар. И.Васильев табигый таланты, күңеленең кешеләргә һәрвакыт ачык булуы, тырышлыгы белән авыл халкы,бигрәк тә яшьләр арасында лаеклы абруй казанды, аларны мәдәният учаклары тирәсенә туплый белде. Васильевларның гаилә ансамбле дә район һәм республика мәдәният бәйгеләрендә еш һәм уңышлы чыгышлар ясый.
И.Васильевның иҗади хезмәте югары бәяләнде. 1987 елда ул үз һөнәре буенча районда иң яхшы хезмәткәр дип табылды. Шул ук елны ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 1988 елда үзешчән сәнгать коллективларының Бөтенсоюз смотрында, 1967 елда Икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат исемнәре алды. 1989 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Вәлиев Васыйл Хәбибулла улы — сәүдә хезмәте алдынгысы.
1950 елның 3 гыйнварында Сосна Пүчинкәсе авылында туган.
1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Бөгелмә кооперация техникумында сәүдә работниклары хәзерләү буенча бер еллык курсларда укып кайта. 1968 елда Балтач сельпосында склад мөдире һәм товаровед булып эшли башлый.
1969-1972 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән демобилизацияләнеп кайту белән 1972 елда Балтач район кулланучылар җәмгыятендә товаровед булып эшкә урнаша.
1973 елда халык депутатларының Югары Субаш авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып сайлана һәм шул постында ике ел эшли.
1975-1976 елларда — Карадуган мебель фабрикасында мебель җыю буенча мастер.
Шушыннан соңгы ун ел дәвамында хуҗалык исәбендәге җәмәгать туклануы предприятиесе директоры вазыйфаларын башкара, үзенең зур оештыру сәләтенә ия булуын күрсәтә, конторага караган предприятиеләрнең матди—техник базасын сизелерлек ныгыта. Төп хезмәтеннән аерылмыйча Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм1984 елда аны тәмамлап авыл хуҗалыгы икътисадчысы белгечлеге ала.
1985 елда В.Вәлиев район пайчыларының гомуми җыелышында Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе итеп сайлана. Район сәүдә системасының җитәкчесе буларак, капиталь төзелешкә зур игътибар бирде, урыннардагы сәүдә үзәкләрен киңәйтүгә, яңартуга, сәүдә эше практикасына яңа, заманча алымнарны кертүгә омтылды. Ярминкәләр уздыру, күгәзмә һәм чыгып сату итү киң практикада булды. Район кулланучылар җәмгыяте Татарстан һәм Россия күләмендә ярышларда берничә мәртәбә җиңү яулады, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен В.Вәлиевкә 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, 2000 елда Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре исемнәре бирелде. Ул «Россия Федерациясенең финанс хезмәте отличнигы».
2001 елдан — Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Федераль казначылыгының район бүлеге җитәкчесе.
Вәлиев Вәзил Вәли улы — мәдәният хезмәткәре.
1948 елның 22 октябрендә Ор авылында туган. Ор башлангыч, Смәел җидееллык мәктәпләрендә укый, 1967 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. 1967 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык баянчылар—хор җитәкчеләре курсын тәмамлый.
1967-1984 елларда—Шеңшеңәр мәдәният йорты директоры. 1984 елдан—Ор авыл клубы мөдире.
1971-1976 елларда читтән торып укып Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетында белем ала.
В.Вәлиев районыбызның иң актив һәм иҗади эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең берсе. Аңа авылдашларының сорау-омтылышларын тирәннән белү, алар белән көндәлек аралашу-аңлашу, үз эшенең җаваплылыгын һәм кирәклеген бөтен асылы белән аңлау, табигый зыялылык һәм хезмәт сөючәнлек хас. Көндәлек эшен дә әнә шул нигездә алып бара.
Туган авылы, туган төбәге тарихын өйрәнү һәм туплау буенча игелекле эш башкара.
Авыл мәдәниятен үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен 1989 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Вәлиев Габделбәр Габдрахман улы — сәнәгать тармагы җитәкчесе.
1933 елның 2 июлендә Балтач авылында туган. 1951 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1952-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955-1956 елларда— Казан авиация берләшмәсендә (КАПО) слесарь.
1961 елда Казан химия- технология институтын тәмамлый һәм Чабаксар шәһәренең зур предприятиесе булган «Электроприбор» заводына мастер итеп җибәрелә. Үзенең тирән белеме, киң колачлы җитәкчелек итү һәм оештыру сәләте белән мастердан генераль директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр булган хезмәт юлы үтә. Сврдловск политехника институтының сәнәгатьне оештыру җитәкчеләре факультетын тәмамлый., зур сәнәгать җитәкчесе булып җитешә.
Г.Вәлиевнең утыз елдан артыкка сузылган нәтиҗәле хезмәт юлы «СССРның приборлар төзү отличнигы» билгесе (1970), Чувашстан АССРның атказанган сәнәгать хезмәткәре исеме (1975), «Почет билгесе» ордены, күп кенә югары дәрәҗәле Мактау Грамоталары белән бәяләнде.
Чабаксар шәһәренең, аның районнарының берничә чакырылыш халык депутаты итеп сайланды.
Вәлиев Габделбәр Шәмсимөхәммәт улы — хезмәт алдынгысы.
1951 елның 3 мартында Кенәбаш авылында туган. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Арча районының Үрнәк авылындагы авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укый, 1965 елда киң профильле механизатор белгечлеге ала, Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.
1969-1971 елларда хәрби хезмәттә була. Аннан кайту белән Рәхимов исемендәге колхозда шул ук хезмәтен дәвам итә. Дүрт дистә ел тәшкил иткән хезмәт юлында Г.Вәлиев районыбызның иң нәтиҗәле эшләүче механизаторларының берсе булып танылды. Үз һөнәрен тирәнтен белү, күңел ихласлыгы белән аны ярату, үз эшенә җаваплы караш кебек күркәм сыйфатлар хас аңа. Хәзер дә районның алдынгы тракторчылары арасында. Ул яшь механизаторларның яраткан остазы да.
Күпеллык фидакарь хезмәте өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Вәлиев Габделфәрт Габдрахман улы — галим, техник фәннәр докторы, профессор.
1930 елның 17 ноябрендә Балтач авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Күп балалы гаиләдә туган Габделфәрткә тормыш авырлыкларын шактый кичерергә туры килә—мәктәп елларыннан ук колхозда эшли: ат җигеп йөк ташый, көтү көтә, лабогрейка белән урак ура, Казан ит комбинатына терлекләр куа.
1948 елда Г.Вәлиев Казан химия-технология институтына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлый һәм Мәскәү шәһәре конструкторлык бюроларының берсендә 1958 елга кадәр сынаучы инженер була. 1968 елда Казанга кайтып химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый, озак еллар аның фән һәм техника буенча директор урынбасары була. Диссертация яклап 1967 елда техник фәннәр кандидаты, 1980 елда—техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 1982 елдан—профессор. 1990 елдан—Россия Федерациясенең ракета-артиллерия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы
Г.Вәлиевнең фәнни эшчәнлеге дары, шартлаткыч матдәләр һәм эчке баллистика проблемаларына багышлана. Алар илебезнең оборона куәтен ныгытуга юнәлдерелгән. Аның турыдан-туры катнашында иске, файдалану вакыты чыккан хәрби кораллардагы дары һәм шартлаткычларны инерт табигый матдәләр белән катнаштырып руда һәм чимал чыгару өчен эффектлы кулланыла торган шартлаткычлар эшләнде. Ул үзенең остазлары итеп атаклы корал конструкторы П.П.Топчан һәм профессор Д.И.Гальперинны саный. Үзе дә яшь галимнәр тәрбияләүгә зур әһәмият бирә—аның шәкертләре арасында инде 3 техник фәннәр докторы, 16 фән кандидаты бар.
В.Вәлиев 450дән артык нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, уйлап табу патентлары авторы. Күп эшләре чит илләргә дә сатылган һәм илебез казнасына зур керем бирә.
В. Вәлиевкә 1976 елда югарыда телгә алынган хезмәтләре өчен СССРның Дәүләт премиясе бирелде. 1980 елда Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, 1988 елда РСФСРның атказанган машина төзүчесе исемнәренә лаек булды. 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1979 елда «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында баш фәнни хезмәткәр, фәнни-тикшеренүләрен дәвам итә.
Вәлиев Мәхмүт Миргали улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1921 елның 2 гыйнварында Хәсәншәех авылында туган. 1936 елда Карадуган җидеелык мәктәбен тәмамлый. Бераз вакыт туган авылындагы «Кызыл көч» колхозында эшләп ала. Тиздән район план бүлегенә хисапчы булып эшкә килә.
1941 елның маенда Кызыл Армия сафларына алына, Ульяновск танк училищесына укырга җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын тәмамлый алмый, Ульяновск шәһәрендә оештырылган 120 танк бригадасы составында фронтка озатыла. Гвардия старшинасы М.Вәлиев бригаданың разведка взводы командиры ярдәмчесе булып Мәскәү яныннан Кенигсбергка кадәр сузылган авыр сугыш юлы үтә. Берничә мәртәбә авыр яралана, контузия ала. Аңа яраланган килеш янган танк эченнән дә чыгарга туры килә.
Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
М. Вәлиев 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парадында катнашкан якташыбыз. Ул шулай ук 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган парадта катнашты.
Сугыштан соң М. Вәлиев Казан юридик институтын тәмамлый, озак еллар хокук саклау органнарында хезмәт итте.
Бүгенге көндә беренче группа сугыш инвалиды М. Вәлиев Казан шәһәрендә яши.
Вәлиев Равил Габдулла улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1957 елның 10 февралендә Сосна авылында туган. 1972 елда Сосна сигезьеллык, 1974 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Тәтеш совхоз-техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. 1975-1977 елларда укуын өзеп Совет Армиясе сафларында Германия Демократик Республикасындагы совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хезмәт итә.
1979 елда, техникумны тәмамлап, Биектау районының «Урак һәм чүкеч» колхозында бригадир булып эшли башлый. 1982 елда аны КПССның Биектау район коитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп алалар. 1985-1988 елларда—Биектау районының «Чулпан» колхозы рәисе, аннан соң ике ел дәвамында «Кызыл Байрак» колхозы партия оешмасын җитәкли. Шушы чорда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.
1990 елда ул кабат «Урак һәм чүкеч» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативына кайта һәм баш агроном булып эшли башлый. Бүген дә шушы хезмәтен дәвам итә.
Игенчелекне үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2001 елның 1 мартында Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелде.
Достарыңызбен бөлісу: |