Балтач энциклопедиясе


Әхмәтҗанов Дамир Рәхимҗан улы



бет5/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30

Әхмәтҗанов Дамир Рәхимҗан улы – төзүче.

1948 елның 20 гыйнварындә Карадуган авылында туган. Кече Лызи һәм Балтач мәктәпләрендә укып 1963 елда урта белем ала. 1969 елда Казан төзелеш техникумын тәмамлап төзүче-техник белгечлеген үзләштерә. Аны Ново-Куйбышев шәһәренә удар төзелешкә җибәрәләр һәм андагы төзү оешмаларының берсенә мастер итеп билгелиләр. 1969 елда хәрби хезмәткә алына, армиядә хезмәт итү чорында үз белгечлеге буенча Сыр-Дарья елгасында сугару системалары төзүдә эшли.

Армиядән 1971 елда кайта һәм Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында мастер булып эшли башлый. Хәзер дә шушы оешмада прораб. Ул зур тәҗрибәле төзүче буларак югары сыйфат һәм зәвык таләп ителгән социаль объектлар төзүдә эшли. Авылларыбыздагы күп мәктәп һәм мәдәният йортларын, Балтачтагы үзәк шифаханәне һ.б. биналарны төзүдә Д. Әхмәтҗанов җитәкләгән егетләр төп эшләрне башкардылар.

Тырыш хезмәте өчен 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән югары дәрәҗәле исем бирелде.


Әхмәтҗанов Рәхим Фазыл улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

1905 елның 15 мартында Карадуганда туган. Әтисез үскән Фазыл ундүрт яшенә кадәр ялланып авыл бае Нәби Ибраһимовның терлекләрен карый. Башлангыч белемне бераз авыл мәдрәсәсенә йөреп, аннан соң үзлегеннән ала. 14-16 яшьлек чорында Донбасста әтисенең абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Уналты яшь тулганда туган авылына кайта һәм авыл Советында налог агенты була. 1933 елда кабат Донбасс якларына китә һәм 1941 елга кадәр Макеевкада шахтер була. 1941 елның җәендә туган авылына әйләнеп кайта. Ике айдан аны Бөек Ватан сугышына алалар. Башта оборона корылмалары төзүдә була. Ленинград фронтында пулеметчы буларак сугышларда катнаша, Финляндия җирендә сугыша.

Сугыштагы батырлыклары II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике «Батырлык өчен» медале, Жуков медале, башка күп медальләр белән бәяләнә.

Р. Әхмәтҗанов 1945 елның августында туган җиренә кайтып кабат тыныч хезмәткә алына. Аның сугыштан соңгы хезмәт юлы кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр идарәсе һәм Карадуган мебель фабрикасы белән бәйле.

Олы тормыш юлы узган ветеран бүген Карадуган авылында яши.
Әхмәтҗанова Гөлзифа Әхмәдулла кызы – Герой-ана.

Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районындагы Татар Кетнәсе авылында 1928 елда туган. Шушында җиде сыйныф белем ала һәм колхоз производствосында эшли.

1952 елда Пыжмара авылы егете Хафәз Әхмәтҗанов белән бергәләп гаилә коралар. Аларның икесенең дә хезмәт юллары «Кама» колхозының терлекчелеге белән бәйле. Тырыш, тату гаиләдә бер-бер артлы тупырдашып балалар туа. Бергәләшеп биш кыз һәм биш егет үстерәләр алар. Үстерәләр һәм хәер-фатыйха белән тормыш юлына озаталар. Кызлары Гөлниса, Фәридә, Илсөяр, Фәйрүзә, Гөлсимә, уллары Нурулла, Билсур, Нурзадә, Нурислам, Нургаяз инде үзләре тормыш йөген иңнәренә алган, әти-әниләренең хезмәт традицияләрен дәвам итәләр.

Гөлзифа апаның ире Хафәз инде вафат, үзе улы Нургаяз гаиләсендә гомер кичерә. Ул – яраткан әни һәм хөрмәтле әби.

1972 елда Г. Әхмәтҗановага СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Герой-ана» исеме бирелде, аның алтын медале тапшырылды.
Әхмәтҗанова Гөлсинә Рим кызы – галим, филология фәннәре кандидаты.

1966 елның 22 июнендә Балтач авылында туган. Башта Балтач урта мәктәбендә, анннан Кукмарадагы 2- мәктәптә укып 1983 елда урта белем ала. 1988 елда Казан педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Ике ел Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәбендә инглиз теле укыта. 1991-1995 елларда Казан педагогия институты аспирантурасында укый, аны тәмамлап чит телләр факультетында укыта башлый. 1997 елда кандидатлык диссертациясе яклый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1998 елдан Казан Дәүләт педагогия институтының контрастив лингвистика кафедрасы доценты.
Әхмәтҗанова Мәдинә Әхмәтгәрәй кызы – авыл хуҗалыгы белгече.

Арбаш авылында 1950 елның 3 октябрендә туган. 1966 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый. Ключищида бер еллык хисапчылар училищесында укый һәм Калинин исемендәге колхозда счетовод булып эшли башлый. 1974 елда читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1977 елда Калинин исемендәге колхозның баш бухгалтеры итеп билгеләнә. Бүген дә җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә (Калинин исемендәге колхозның 2004 елдан соңгы исеме) шушы хезмәтне башкара.

Татарстан Республикасы Президентының 2001 елның 12 ноябрь Указы белән авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.


Әхмәтҗанова Разия Корбангали кызы – мәгариф хезмәте ветераны.

1956 елның 19 гыйнварындә Таузар авылында туган. 1971 елда Карадуган сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Питрәч районының Нептун авылында башлангыч мәктәп директоры һәм укытучысы булып эшли.

Р. Әхмәтҗанова 1982 елдан Карадуган авылындагы «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячесе. Ул югары категорияле тәрбияче. Республикабызның К. Насыйри премиясенә лаек булган, республика күләмендә алдынгы тәҗрибә үзәге булып танылган әлеге коллективның казанышларында Р. Әхмәтҗанованың хезмәте бәя биреп бетергесез. Ул коллективның эш тәҗрибәсен туплау һәм пропагандалауга зур көч куя. 2001 елда «Мәгариф» нәшрияты аның «Матурлык иленә юл» исемле методик ярдәмлеген бастырып чыгарды. 2004 елдан «Сөембикә» журналының «Бишек» кушымтасында шушы темага даими рубрика алып бара. «Адымнар нык, юллар имин булсын!» методик ярдәмлеге авторларының берсе.

Актив эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыкларының, район хакимиятенең Мактау таныклыклары белән бүләкләнде. 1995 елда «Россиянең мәгариф отличнигы» билгесе бирелде.


Әхмәтов Готыф Әхмәт улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

Балтач районының Хәсәншәех авылында (хәзер бу авыл Арча районына керә) 1919 елда туган. Карадуган җидееллык, 1940 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылында колхозда эшли башлый. Шушы елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына, һава һөҗүменә каршы көрәш артиллеристы булу өчен ун айлык хәзерлек үтә һәм кече сержант дәрәҗәсе алып Харьков өлкәсендә хәрби частьтә хезмәт итә башлый – орудие командиры була. Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәрне ул шушында ала. Дүрт көннән Белая Церковь шәһәре янында зенит дивизиясе составында сугышка керә. Аңа авыр чигенү ачысын бөтен тулылыгы белән татырга туры килә.

Тиздән аларны Ленинградны һава һөҗүменнән саклау өчен Кронштадт хәрби-диңгез базасына күчерәләр, ул – зенит-пулемет расчеты командиры. Ленинградны һава һөҗүменнән саклаудагы батырлыклары өчен шушында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Дошман камалышындагы Ленинградтан аларны ике елдан артык вакыт үткәч, 1943 елның декабре ахырында гына Ладога күле аша салынган «Тормыш юлы» аша алып чыгалар. Ачлыктан шешенгән солдатларга яңабаштан яшәргә өйрәнергә, озак дәваланырга туры килә.

Савыккач алар арасыннан иң нык, иң хәзерлекле егетләрне сайлап алып яңа төр артиллерия установкалары – «Катюша»лар белән эш итәргә өйрәтәләр. Свердловск өлкәсеннән «Катюша»лар алып кайтып, расчет командиры буларак Г. Әхмәтов Украина, Польша җирләрен дошманнардан азат итү сугышларында катнаша, икенче Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның ахырында Польша-Германия чигендә снайпер пулясы тиеп авыр яралана, озак вакыт Баку шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Җиңү хәбәрен дә шунда ала.

Госпитальдән 1945 елның сентябрендә генә чыга ул. Әмма аның өчен хәрби хезмәт юлы әле тәмамланмый – аны Иранда урнашкан Совет гаскәрләре сафына билгелиләр. Аннан соң Житомир шәһәрендә булачак офицерларга «Катюша» серләрен өйрәтә.

1946 елның июнь уртасында гына, алты елдан артык хезмәт итеп кайта ул туган ягына. Тыныч хезмәтен районыбызның Шубан башлангыч мәктәбе укытучысы булып башлый. 1950 елда аны Хәсәншәех җидееллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр – аңа башлангыч мәктәбе генә булган авылда җидееллык мәктәпне оештыру, төзү, җиһазлау, кадрлар белән тәэмин итү бурычын үтәргә туры килә (1957 елга кадәр Хәсәншәех әле Балтач районыныкы). 1957 елда КПССның район комитетында эшли. 1958-1959 елларда Калинин исемендәге колхозның рәисе була. Аннан Арча районының «Северный» совхозы, соңрак бу совхоздан аерылган «Ватан» совхозының партия оешмасы секретаре була. Хезмәтләре өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Лаеклы ялга киткәч тә фронтовик ветеран җәмәгать тормышыннан аерылмады. Авылдашларын иман юлына кайтаруга зур тырышлык куйды, Хәсәншәех авылында мәчет төзү эшен башлап оештырып йөрүче булды. 1994 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.

Сара апа белән бергәләп үзләре кебек үк тырыш һәм булдыклы ул-кызлар үстерделәр алар.

Г.Ә. Әхмәтов 2004 елның 22 маенда вафат булды. Кабере – Хәсәншәех авылы зиратында.


Әхмәтов Җәләй Галиәхмәт улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

Таузар авылында 1915 елның 5 февралендә туган. Шушында башлангыч белем ала һәм «Көрәш» колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Соңга таба колхозның бригадиры була. 1936 елдан— Карадуган авылындагы «Кызыл мехчы» артелендә мастер.

1940 елның маенда хәрби хезмәткә алына, Казан шәһәрендә хезмәт армиясендә була. Бөек Ватан сугышы башлангач Апас районында, Чувашстан АССРда оборона корылмалары төзүдә эшли.

1942 елның башында аларны кабат Казанга кайтаралар һәм төрле хәрби частьләрга бүләләр. Җ. Әхмәтов үзе теләп танкистлар хәзерләү группасына языла. Биш ай дәвамында алар танк, аның белән сугыш алып бару серләренә өйрәнәләр. Горький шәһәренә барып Америкада ясалган танклар алалар һәм Ленинград фронтына юнәләләр. Шулай итеп ул сугыш юлларын танкта үтә, ике мәртәбә снаряд тиеп янучы танктан чыгып исән кала, шундый ук хәлдә авыр яраланган командирын коткара. Танк частьләрында Ленинград янында сугыша, Балтик буен, Польшаны илбасарлардан азат итүдә катнаша, контузия ала. 1945 елның апрелендә сугыш бетәр алдыннан авыр яралана. Туган ягына 1945 елның ноябрендә генә өйләнеп кайта. Ул авыр сугыш юлларындагы батырлыклары өчен III дәрәҗә Сугышчан Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Җ. Әхмәтов төрле җаваплы эшләрдә эшли. Арбаш, Карадуган, Таузар авылларын берләштергән Арбаш авыл Советы рәисе була, сәүдә системасында, Хәсәншәех авылында оешкан «Дружба» артелендә, Карадуган мебель фабрикасында эшли.

Ветеран 2003 елның 19 гыйнварында вафат булды.


Әхмәтов Марат Готыф улы – Татарстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

1954 елның 16 июнендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1976 елларда Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.

М.Г. Әхмәтов 1976 елның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бөтен күңеле белән бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен үтәү өчен җан атып торган белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге ныклы ышаныч белән төшенкелек һәм артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар бу ышанычка таянып аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана. Монда да яңа рәис кешеләр, алар турында кайгырту, аларның сүзенә игътибарлы булуны үз эшенең төп принцибы итеп ала.

Булдыклы җитәкчене 1983 елда район коммунистлары партия райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар – аның җилкәсенә тулаем районның авыл хуҗалыгы өчен җаваплылык бурычы салына. Армый-талмый эзләнү, колхозларда, алардагы хезмәт коллективларында булу, хезмәт кешеләре белән аралашу, аларны канатландыру, аларга ярдәм итү юлларын эзләү һәм табу – секретарьнең эш көннәре шушы колач иңләмәс мәшәкать-борчулар белән уза.

1985 елның январе. М.Г. Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Тиздән ил күләмендә борчулы, болгавыр таркалыш еллары башлана. Әмма шушы иң кыен, иң авыр елларда да Балтач районы үсү-алгарыш юлыннан тайпылмый. Гасырлар буе авыл халкының хыялы булган масштаблы социаль проблемалар хәл ителә. Район тулысынча табигый газ белән тәэмин ителә, барлык авыллар диярлек асфальт юллар белән тоташа, күп яңа социаль объектлар төзелеп сафка баса, халыкны социаль яклау буенча күләмле һәм нәтиҗәле чаралар күрелә. Район тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Җитештерү тармагында да үсеш тизләнеш белән бара. Игеннәрдән уңыш алуда район тарихында булмаган нәтиҗәләргә ирешелә, терлекчелектән продукция алу арта. Фермерлыкка, эшмәкәрлеккә, яңача хуҗалык итүгә, һәр уңай инициативага киң юл ачыла. Ил тормышында катастрофик төшенкелек еллары Балтач районы өчен гөрләп үсү, яңарыш еллары булды.

Бу эшләрнең, бу нәтиҗәләрнең барысы да М.Г. Әхмәтовның, ул җитәкләгән район хакимиятенең тынгысыз, иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шушы хезмәтләре өчен Балтач районы халкы аңа эчкерсез рәхмәт, хөрмәт хисләре саклый. Ул һәр Балтач кешесенең күңелендә.

М.Г. Әхмәтов 1999 елның маенда Татарстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнде. Әлеге югары постта да ул үзе күп игелек кылган Балтач төбәген, аның кешеләрен онытмый, бу якның эзлекле үсешенә һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм итә.

Балтачлылар М.Г. Әхмәтовны күп мәртәбә халык депутатларының район Советы, берничә мәртәбә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. 1992 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Ватаныбыз аның хезмәтләрен 1983 елда «Почет билгесе», 1995 елда «Дуслык» һәм 2001 елда «Ватанга аеруча хезмәт күрсәткән өчен» орденнары белән бәяләде.


Әхмәтханов Илсур Әхмәтхан улы – хезмәт ветераны.

1941 елның 13 августында Пыжмара авылында туган. Пыжмара урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм «Кама» колхозында эшли башлый.

1962 елда Чепьяда оештырылгын курсларда укып шофер һөнәре ала. 1964 елга кадәр колхозда кечкенә йөк машинасында эшли.

1964-1965 елларда Үрнәктәге һөнәр училищесында укый, киң профильле механизатор һөнәре үзләштерә. Аның шушыннан соңгы хезмәт юлы туган колхозында тракторчы булып эшләп уза: чылбырлы тракторларда да, тәгәрмәчле тракторларда да нәтиҗәле эшли ул. Ел саен алдынгылар сафында була, бүләкләр ала. Ике мәртәбә районның иң алдынгы тракторчысы буларак алдынгылар җыены сәхнәсенә күтәрелә, район хакимиятенең Мктау Таныклыгын, кыйммәтле бүләкләр ала. Аның рәсеме район Мактау Тактасына куела.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен И. Әхмәтхановка 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Лаеклы ялда, туган авылы Пыжмарада яши.


Әхмәтханов Фәрит Заһир улы – авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчесе.

1955 елның 13 июнендә Нөнәгәр авылында туган. Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә укыган. 1971 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны тәмамлап агроном дипломы ала. 1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң бер ел Тимирязев исемендәге колхозда орлыкчылык буенча агроном булып эшли. 1977-1983 еллар дәвамында—район авыл хуҗалыгы идарәсенең орлыкчылык буенча агрономы, аннан соңгы ике елда—авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары – игенчелек һәм терлек азыгы хәзерләү бүлеге начальнигы.

Шушы елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлый һәм галим-агроном белгечлеге ала.

1985 елның гыйнварында Калинин исемендәге колхоз членнары аны колхоз идарәсе рәисе итеп сайладылар. 1987 елның октябрендә бу хуҗалык икегә бүленгәч, Рәхимов исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. Ф.З. Әхмәтхановның тирән хәзерлекле белгеч һәм кешеләрне оештыра белүче җитәкче таланты шушы елларда бөтен тулылыгы белән ачылды. Ул җитәкләгән хуҗалыклар авыл хуҗалыгы культурасын нык күтәрүгә, продуктлар җитештерү күләменең эзлекле үсүенә ирештеләр һәм районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына бастылар. Авыл кешесенең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылды.

Сәләтле җитәкче буларак 1996 елның мартында Ф.З. Әхмәтханов район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билгеләнде. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында соңгы ун ел эчендә ирешелгән казанышлар беренче чиратта аның тырышлыгы, аның төпле эшчәнлеге нәтиҗәсе. Җитештерүнең төп тармагы булган авыл хуҗалыгы сәнәгатен оештыру штабы буларак Ф.З. Әхмәтханов җитәкләгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бу тармактагы барлык яңалыкларның инициаторы, әйдәп йөрүчесе. Хуҗалыклардагы инициативаларны хуплау, аларга ярдәм итү, һәр уңай яңалыкны район хуҗалыкларына тарату – идарә эшенең көндәлек принцибы. Нәкъ менә шундый яңалыкларның берсе— терлек азыклары хәзерләүнең яңа технологияләрен тормышка ашырудагы хезмәтләре өчен аңа 2004 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Ф.З. Әхмәтханов халык арасында югары абруй казанган җитәкче. Ул берничә чакырылыш халык депутатларының район Советы депутаты, Карадуган авыл Советы депутаты итеп сайланды, КПССның район комитеты әгъзасы булды.

Аның хезмәтләре 2000 елда «Почет» орденына лаек булды. 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәреисеме бирелде.
Әхмәтшин Юныс Әхмәтша улы – партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

Кама Тамагы районының Атабай авылында 1910 елда туган. Башлангыч белем алганнан соң әтисе хуҗалыгында эшли. 1929 елда хезмәт ияләре депутатларының Атабай авыл Советы рәисе итеп сайлана һәм шул елның ахырында Казанга татар телен өйрәнү курсларына җибәрелә. Ләкин курсларда алган белемнәрен кулланырга туры килми – аны кабат Казанга партия-совет мәктәбенә укырга алалар. Ул ике ел дәвамында үзенең белемен һәм сәяси аңын күтәрә. Туган авылындагы башлангыч мәктәптән кала аның бердән-бер белем алуы шушы була. 1932-1934 елларда ВКП(б)ның Кама Тамагы район комитеты инструкторы булып эшли, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүнең якты перспективаларын аңлату, колхозлар оештыруга зур көч куя.

1934-1935 елларда, эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларыннан чыныгып кайтканнан соң, кабат партия эшендә: 1935-1936 елларда туган районында партия райкомы инструкторы, 1936-1938 елларда – ВКП(б)ның Шөгер район комитетында икенче секретарь, 1938 елның маеннан – ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы.

1939 елның маенда Ю. Әхмәтшин партиянең Чепья райкомына җибәрелә һәм аның хәрби бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1939 елның октябрендә райкомның икенче секретаре итеп сайлана. 1941 елның гыйнварыннан 1942 елның маена кадәр—ВКП(б)ның Чепья район комитетының беренче секретаре. Бу чорда партиянең район оешмасы алдына куелган төп бурыч – бөтен матди һәм рухи көчне дошманга каршы туплау, аның потенциалын сындыруга юнәлтү. Ю. Әхмәтшин җитәкчелегендә Чепья районы коммунистлары һәм хезмәт ияләре бу бурычны тирән аңлап хезмәт итәләр.

Ю.Ә.Әхмәтшин 1942 елның маенда Кызыл армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш юлларындагы фидакарьлекләре «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. күп медальләр белән бәяләнә. Аңа Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында катнашу насыйп була.

Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе булып эшли. Шушыннан Апас районына «Уполминзаг» район оешмасына уполномоченный итеп җибәрелә. 1956 елда Әлмәт шәһәренә килеп төпләнә, йортлар идарәсендә эшли.

Ю.Әхмәтшин җәмәгате Факиһә Закир кызы белән дүрт кыз үстерә. 1979 елда авырып китә, август аенда авыр операция кичерә һәм шуннан сәламәтләнә алмыйча 1979 елның 8 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Кабере—Юдино бистәсенең татар зиратында.
Әхмәтшина Нурҗиһан Мөхәммәтҗан кызы – хезмәт алдынгысы.

1923 елның 10 гыйнварында Пыжмара авылында туган. 1939 елда Пыжмара җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бер ел колхоз производствосында эшли. 1940 елда ул Донбасс якларына китә, күмер төяүче булып эшли. Сугыш башлангач оборона объектлары төзүдә катнаша. Донбасс фашистлар тарафыннан басып алынгач оккупациядә кала, аның газапларын бөтен тулылыгы белән кичерә. 1945 елда туган ягына кайтып кабат колхозда эшли башлый. 1949 елдан башлап ул утыз ел буе «Кама» колхозының дуңгызчылык фермасында дуңгызлар карады. Тырышлыгы, активлыгы, принципиальлеге өчен хезмәттәшләре аны Татарстан АССР Югары Советының алтынчы чакырылышы депутаты итеп сайладылар. Хезмәттәге уңышлары өчен берничә медаль белән бүләкләнде.

2000 елның 18 мартында вафат булды.
Әхмәтшина Хәтимә Гариф кызы – хезмәт ветераны.

1924 елның 10 мартында Шода авылында туган. 1937 елда Шода мәктәбендә алтынчы сыйныфны тәмамлап колхозга эшкә килә. 1939 елда тормыш авыр булу сәбәпле, аларның гаиләсе Киров өлкәсенә күченә. Сугыш һәм аннан соңгы берничә елны шунда эшләп үткәрә.

1948 елда Куныр егетенә кияүгә чыга һәм шунда кайта, фермада сыер сава, таналар үстерә, дуңгызлар карый. Нинди генә эштә булса да район терлекчеләре арасында алдынгы, әйдәп баручы була. Үзенең кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән хезмәт коллективында зур абруй казана, яңа хезмәт алдынгылары үстерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә омтыла.

Тырыш хезмәте өчен ул 1978, 1979 елларда СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медальләре, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта ветеран лаеклы ялда, Ташкент шәһәрендә яши.
Әшрәпов Мөбарәк Әшрәф улы – юрист.

1928 елның 28 июнендә Арбор авылында туган. 1943 елда Арбор җидееллык, 1946 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1946-1950 елларда Казан юридик институтында укый.

1951 елда Балтач район прокуратурасында тикшерүче булып эшли башлый. Юрист буларак аның дүрт дистә елга якын дәвам иткән хезмәт юлы республикабыз районнарында социалистик закончалыкны ныгытуга багышланган. 1954-1985 елларда Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз Теләче, Саба, Арча районнары прокуроры була. 1985-1988 елларда Арча районы прокуратурасы тикшерүчесе булып эшләп хезмәт юлын төгәлли.

Прокуратура органнарында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен берничә медаль, РСФСР Югары Советы Грамотасы белән бүләкләнә. 1978 елда РСФСРның атказанган юристы исеме бирелде.

Арча эшчеләр поселогында яши.
Әшрәпов Равил Әшрәф улы – хезмәт алдынгысы.

1940 елның 28 декабрендә Яңа Салавыч авылында туган. Салавыч мәктәбендә сигез сыйныф белем алгач шушындагы «Кызыл яшьләр» колхозында эшли башлый. 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып механизатор һөнәре ала. 1963 елда колхозда тракторист булып эшли башлый. 2000 елга кадәр сузылган шушы хуҗалыктагы хезмәте чорында ул комбайнчы, агроном-мелиоратор, баш агроном, колхозның профком рәисе баскычларын үтте, 1975 елда, читтән торып Минзәлә колхоз-совхоз техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алды. Ул, тырыш, уңган хезмәт кешесе, гел алга, яңага омтылып яшәүче шәхес булу белән беррәттән, яшьләрнең яраткан остазы да булды.

Соңгы чорда «Татарстан» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының завхозы булып эшләде. 1981 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды.

2000 елдан лаеклы ялда, Салавыч авылында яши.
Әшрәпов Якуб Әшрәф улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

1922 елның 20 ноябрендә Нөнәгәр авылында туган. Шунда башлангыч белем ала. Колхоз производствосында эшли. 1941 елның көзендә армиягә алына, Казанда һәм Суслонгерда хәрби хәзерлек үтә. 1942 елдан Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр фронтта була, авыр, фаҗигале, озын сугыш юлы үтә. Өч мәртәбә яралана. Аңа авыр чигенү ачысын татырга да, дошманны тар-мар итеп илебез җирләрен, Европа дәүләтләрен фашистлар коллыгыннан азат итү бәхетен кичерергә дә туры килә. Җиңү көнен ул дошманның үз өнендә - Берлинда каршылый. Батыр сугышчы була Нөнәгәр егете Я. Әшрәпов – сугыштагы фидакарьлекләре өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул кабат туган авылына кайта, колхоз төзелешендә эшли. Лаеклы ялга колхозның Почетлы члены исеме белән китә.

Туган авылында яши, ул булдыклы столяр. Тәрәзә йөзлекләре, рамнар, капка бизәкләре ясарга кешеләр аңа мөрәҗәгать итәләр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет