Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү 9 б



бет7/8
Дата07.07.2016
өлшемі327.5 Kb.
#184146
1   2   3   4   5   6   7   8

ЙОМГАК.

Хәзерге тел белемендә тел, кеше тарафыннан танып беленгән күренешләр, реаль чынбарлык гомумиләштерелеп бирелүенә нигезләнә. Бу яктан фигыль күп гасырлар дәвамында кеше тарафыннан җыйналган тәҗрибәне белдерүче тел берәмлеге ролеР

н үти. Шулай ук фигыль өчен төрле лексик-семантик билгеләрне: эш-гамәл, процесс, халәт, хәрәкәт һәм башкаларны атый алу характерлы. Фигыльләрне, сүз төркеме буларак, аерып чыгару семантик принципка таянып башкарыла. Чөнки фигыльләр мәгънә белдерү ягыннан барлык кешелек дөньясының күпьяклы эшчәнлек даирәсен үз эчләренә туплыйлар һәм гомумиләштереп аңлаталар.

Фигыльләрне төркемләгәндә без, аларның төп, номинатив мәгънәләренә таянып төркемләдек. Ләкин шулай да, фигыльләрнең күпмәгънәлелеге һәм күптөрле функцияләрне башкара алу мөмкинлекләре аркасында еш кына бер үк фигыль берничә төркем эчендә каралырга тиеш булды.

Диплом эше барышында, без, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Татар халык мәкальләрендәге фигыль лексикасында төп урынны, әлеге сүз төркеменең оештыручы үзәге буларак, эш-гамәл фигыльләре алып тора. Бу төр фигыльләр күбесенчә, сөйләмдә кешелек дөньясының күпкырлы эшчәнлеген белдерәләр. Алар башкаручы эшчәнлегенң актив булуы һәм объектка юнәлдерелгәнлеген күздә тоталар. Эш-гамәл фигыльләре өчен шулай ук нәтиҗәлелек хас.

Мондый фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле. Мәсәлән: себерү, сибү, тагу, кадау, юу, киптерү, үлчәү, кию, имезү, ашау, ялау, йоту, кисү, сындыру, ишү, асрау, ныгыту, җыю, ташу, салу, туену, суыру, яру, вату, җимерү, игү, утырту, сөрү, сугу, ямау, өзү, сату, бөгү, бору, җиңү, бетерү, түләү, тыю, булышу, кузгату һәм башкалар.

Эш-гамәл фигыльләре аналитик фигыльләр ясауда катнаша. Татар халык мәкальләрендә түбәндәге аналитик фигыльләр очрады: тота ал-, бетерә ал-, эшли ал-, яндыра ал-, вата ал-, атып бул-, ябып бул-, сугып бул-, уа тор-, сугып кал-, файдаланып кал-, атып кал-, ялап кал-, кабул ит, коеп кал- һәм башкалар.

Ясалма фигыльләр бу төрдә -ла // -лә, -лан // -лән, -лаш // -ләш, -кар // -кәр фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: башлау, эшләү, әзерләү, киртәләү, сукалау, сатулашу, коткару, ташлану, саклау, ташлау, тешләү, майлау, файдалану һәм башкалар.

Конкрет эш-гамәл фигыльләре өчен башкарылган эш-гамәлнең конкретлыгы хас. Кайбер эш-гамәлләр реаль объектлар белән бәйләнмәгән, шулай да алар нинди дә булса нәтиҗәгә китерәләр. Бу – абстракт эш гамәлләрне аңлатучы фигыльләр өчен характерлы булып тора.

2. Хәрәкәт итү – реаль чынбарлыкта булган хәл һәм күренешләргә карата белдерелгән карашларның мөһим бер төре булып тора. Объектив дөньяның барлык предмет - күренешләре дә диярлек хәрәкәтләнергә сәләтле. Аларның кайсыберләре үзлектән хәрәкәтләнә алса, икенчеләре исә, актив башкаручы ярдәмендә хәрәкәт итәләр. Хәрәкәт итү фигыльләрен башка төркемгә караган фигыльләрдән аерырга ярдәм иткән төп билге булып, аларның юнәлдерелгән булуы тора. Еш кына бу төр фигыльләр парлы булалар, чөнки бер якка таба хәрәкәт итү киредән әйләнеп кайту мөмкинлеген күздә тота. Мәсәлән: килү – китү, керү – чыгу, менү – төшү, бару – кайту һәм башкалар.

Татар халык мәкальләрендәге хәрәкәт фигыльләрен без, ике төргә бүлеп карадык: 1) хәрәкәт итү юнәлешен белдерүче фигыльләр; 2) хәрәкәт итү рәвешен аңлатучы фигыльләр. Беренче төркемгә хәрәкәт итүнең башлангыч ноктасын яки юнәлгәнлеген яки хәрәкәт итүнең соңгы ноктасын күрсәтүче фигыльләр керә. Икенче төргә исә, хәрәкәт итүнең ни рәвешле яки нәрсә ярдәмендә башкарылуын белдерүче фигыльләр карый.

Татар халык мәкальләрендә хәрәкәт фигыльләре күп очрый. Аларның күбесе тамыр нигезле: бару, кайту, йөрү, килү, китү, бату, калу, җитү, чуму, менү, керү, төшү, үтү, кичү, гизү, йөзү, очу, шуу, басу, куну, узу, тору, яту, утыру, чабу, агу, тибрәнү, селкенү, сөртенү, аву, егылу, абыну һәм башкалар.

Хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр арасында ясалма фигыльләр табылмады. Хәрәкәт рәвешен белдерүче фигыльләр арасында –лан // -лән фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясалган бер генә очрады: атлан, атланмас, атлану, атланыр, атланса, атланма. Хәрәкәт фигыльләре ярдәмендә ясалган аналитик төзелмәләр дә мәкальләрдә күзәтелде: ятып тор-, сикереп тор-, селкенеп тор-, җилкенеп тор-, чыгып бул-, килеп тор-, менеп бул-, сикерә ал-, тора ал-, ята ал-, егылып төш, утырып бар һәм башкалар.

3. Процесс фигыльләре тикшерелгән мәкальләрдә иң күп кулланылган фигыльләрнең берсе. Бу төркемгә караган фигыльләрнең төп билгесе - тирә-юньдә барган процессларны, төрле предмет-күренешләрнең үсеш үзгәрешен белдерү. Татар халык мәкльләрендәге процесс фигыльләрен өч төргә бүлеп карадык: 1) конкрет процессларны белдерүче фигыльләр; 2) абстракт процессларны аңлатучы фигыльләр; 3) табигать күренешләрен күрсәтүче фигыльләр. Беренче төргә төрле сәбәп һәм нәтиҗәләр аркасында барлыкка килгән реаль чынбарлыктагы конкрет әйберләр эчендә барган процессларны белдерүче фигыльләр карый. Икенче төргә төрле абстракт ягъни конкрет булмаган процессларны аңлатучы фигыльләр керә. Өченче төргә табигать күренешләрен үсеш-үзгәрештә, динамикада күрсәткән фигыльләрне кертеп карадык.

Тикшерелгән мәкальләрдәге процесс фигыльләре күбесенчә тамыр нигезле: пешү, кайнау, яну, өтелү, кору, тую, үсү, бетү, черү, үлү, сасу, җыелу, арту, ябышу, өзелү, эрү, көлү, ою, сытылу, өлгерү, ирешү, омтылу, котылу, баю, яшәү, бату, яву, тетрәү, аязу суыту, кату, яшьнәү һәм башкалар.

Бу төркемдә ясалма фигыльләр - ла // -лә, -лан // -лән, -ар // -әр // -р, -ай // -әй фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: шомару, мүкләнү, саклану, яклау, картаю, исләнү, төтенләнү, агару, җетерү, яктыру, саклау һәм башкалар.

Мәкальләрдә процесс фигыльләре катнашындагы аналитик төзелмәләр дә актив очравы билгеле булды: сылый ал-, ялгап бул-, сырып ал-, бөреп ал-, буш кал-, яшен сугу, таң ату, кырау тию, яшен яшьнәү һәмбашкалар.

Татар халык мәкальләрендә халәт фигыльләре актив түгел. Бу очракта сүз эш-гамәлнең субъект эчендә чикләнгән булуы турында бара. Бу төр фигыльләр субъектның эчендә барган үзгәрешләрне тасвирлыйлар һәм субъектлы фигыльләр рәтенә кертеп каралалар. Халәт фигыльләре төрле җан ияләренең халәтен генә белдерә алалар. Бу төркем фигыльләрне без, ике төргә бүлеп карадык: 1) физиологик халәтне белдерүче фигыльләр; 2) психик халәтне аңлатучы фигыльләр. Беренче төргә субъектның физик халәтен яки аның яхшыру-начарлануга таба үзгәрүен белдерүче фигыльләр керә. Икенче төргә исә, кешенең эчке дөньясын тасвиралаучы фигыльләр карый.

Татар халык мәкальләрендәге халәт фигыльләренең күбесе тамыр нигезле: йоклау, авыру, ару, уяну, кычыту, курку, өркү, үкенү, сагыну, түзү, тилмерү, бизү, аксау һәм башкалар.

Бу төркемгә караган фигыльләр арасында ясалма фигыльләр дә очрады: үпкәләү, кайгыру, тизәкләү, терелү һәм башкалар. Ясалма фигыльләр бу төркемдә -ла // -лә, -р фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган.

Халәт фигыльләре арасында түбәндәге аналитик төзелмәләр күзәтелде: корсакка уз, томау төш-, эч пошу һәм башкалар.

5. Татар халык мәкальләрендә реаль чынбарлыының объектларына карата субъектның мөнәсәбәтен белдергән фигыльләр үзенә бер төрле төркем эчендә карала. Бу төр фигыльләр субъектлы фигыльләр рәтенә кертелә. Мөнәсәбәт фигыльләрен аеруда ярдәм иткән төп билге булып, аларның объектка юнәлдерелгән булуы тора. Шулай ук, мондый юнәлдерелгәнлек уңай яки тискәре мөнәсәбәтләрне белдерә ала. Татар халык мәкальләрендә мөнәсәбәт фигыльләре сан ягыннан соңгылардан түгел. Аларның күбесе тамыр нигезле фигыльләр: ярату, кызыгу, сөю, мактау, ошау, көнләшү, алдау, һәм башкалар. Мәкальләрдә -ла // -лә, -лан // -лән фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган мөнәсәбәт фигыльләре дә очрады: хурлау, яманлау, ачулану һәм башкалар.

Мөнәсәбәт фигыльләре арасында аналитик фигыльләр дә бар: хөкем итү, баш ию, хөрмәт итү.

6. Татар халык мәкальләреннән тупланган үз-үзеңне тотыш фигыльләре күп түгел. Бу төр фигыльләр кеше эшчәнлегенең бер ягын гына: башка кешеләр тарафыннан төрлечә бәяләнгән, кешенең эчке халәтенең тышкы чагылышын күрсәтәләр. Үз-үзеңне тотыш фигыльләренең 90% тамыр нигезле фигыльләр: мактану, кылану, иренү, алдану, котырыну һәм башкалар. Бу төрнең ясалма фигыльләре - ла // -лә, -лаш // -ләш, -лан // -лән фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: үчекләү, киреләү, киреләнү, сырлану, сырпалану, үчлүштерү, кәкитләнү һәм башкалар.

7. Татар халык мәкальләрендә яңгыраш фигыльләре бик аз күзәтелде. Безнеңчә, бу аларның күбрәк матур әдәбият теле өчен характерлы булуларыннан килә. Бу төр фигыльләр кешелек дөньясында булган күп төрле тавышларны авазлар берләшмәсе ярдәмендә белдерәләр.

Эш барышында без яңгыраш фигыльләрен өч төргә аердык: 1) җансыз предметлар яңгырашын белдерүче фигыльләр; 2) төрле җан ияләре (кешедән кала) тавышларын аңлатучы фигыльләр; 3) кеше тавышын күрсәтүче фигыльләр. Бу төр фигыльләр белдергән тавышларны төркемләгәндә аларның мәгънәләре контекстка нык бәйләнгән булуы берникадәр авырлыклар тудырды. Гомумән, яңгыраш фигыльләре мәкальләр табигатенә туры килми дип әйтсәк тә була.

Яңгыраш фигыльләре күбесенчә тамыр нигезле: сайрау, өрү, кытнау, кешнәү, кычкыру, мөгрәү, шалтырау, бакыру, ыңгырашу һәм башкалар. Мәкальләрдә күзәтелгән яңгыраш фигыльләре -ла // -лә фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясала алуы билгеле булды. Бу төр фигыльләр, күбесенчә, аваз ияртмнәреннән ясалган: кытаклау, мыраулау, улау, шаулау. Татар халык мәкальләрендә аналитик яңгыраш фигыльләре табылмады.

8. Сөйләм фигыльләре, яңгыраш фигыльләреннән аермалы буларак, сөйләүченең сөйләме тыңлаучыга юнәлдерелгән булуны һәм аның нинди дә булса фикерне әйтеп белдерүен күздә тота. Мәкальләрдә бу төр фигыльләр актив түгел. Бу – аларның үзенчәлегенә бәйле, чөнки мондый фигыльләр сөйләүгә генә бәйле тар мәгънәдә киләләр. Ләкин синонимнар ярдәмендә бу төркем фигыльләре мәгънә ягыннан киңәя төшә.

Тикшерелгән фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле: сорау, кушу, тапшыру, чакыру, әйтү, сөйләү, әйттерү, сөйләшү, дию һәм башкалар. Бу төр фигыльләр арасында аналитик төзелмәләр дә очрады: җавап бир, тәсбих әйт, сөйләп күрсәт.

9. Татар халык мәкальләреннән тупланган фигыльләрнең үзенчәлекле бер төре булып фикерләү фигыльләре тора. Фикерләү фигыльләре уйлау процессында барлыкка килгән эш-хәлне яки нәтиҗәне белдерәләр. Фикерләү фигыльләре эш-гамәл фигыльләреннән аермалы буларак, баш мие эшчәнлеген ягъни фикер йөртү, игътибарга алуны күздә тоталар. Фикерләү эшчәнлеге процессы кеше өчен генә характерлы булуы белән аерылып тора. Фикерләү фигыльләре күбесенчә тамыр нигезле: санау, белү, саналу, табу, тану, беленү, ялгышу һәм башкалар.

Мәкальләрдәге бу төргә караучы ясалма фигыльләр -ла // -лә кушымчасы ярдәмендә ясалган: уйла. Шулай итеп, тикшерелгән мәкальләрдә ясалма фикерләү фигыльләреннән бер генә «уйла» фигыле табылды. Бңезнеңчә, бу аның халык теленә мөмкин кадәр якын булуларыннан килә. Шуңа күрә, халык авыз иҗаты әсәре булган мәкальләрдә әлеге ясалма фигыль генә кулланыла. Фикерләү фигыльләре арасында аналитик төзелмәләр дә күзәтелде: уйлап куй, киңәш ит, акыл бир, белеп бул- һәм башкалар.

10. Тирә-юнь, дөнья, галәм турында мәгълүматны кеше үзенең сиземләү органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә ала. Бу төр фигыльләре кеше өчен генә түгел, ә бәлки барлык җан ияләре өчен дә характерлы. Татар халык мәкальләрендә си земләү фигыльләре күп түгел. Аларга объектив дөньяның тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән төрле сизү-тоюларны сөйләмдә белдерү хас.

Бу төр фигыльләр күбесенчә тамыр нигезле: күрү, карау, багу, сизү, күренү, ишетү һәм башкалар. Ясалма сиземләү фигыльләре мәкальләрдә очрамады. Тикшерелгән мәкальләрдән бу төр фигыльләргә караучы аналитик төзелмәләр бар: карап тор, күреп бул-, күз җитү.

11. Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр мәкальләрдә иң аз очраган фигыльләр булды. Бу аларның эмоциональ-экспрессив һәм стилисти бизәлгән булуларыннан килә. Әлеге фигыльләр кинәт барлыкка килгән хәрәкәтне гәүдәләндергән күренешне образлы итеп тасвирлыйлар.

Татар халык мәкальләрендә күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр аз күзәтелделәр: ялтырау, уйнаклау, елтырату, кыймылдау, шапылдау, чапылдау, лепелдәү. Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр арасында тор- ярдәмче фигыле ярдәмендә ясалган аналитик төзелмәләр бар: җемелдәп тор, чәпелдәп тор, ләпелдәп тор.

12. Диплом эшебез татар халык мәкальләрендә кулланылган фигыльләрнең мәгънәләрен ачыклауга юнәлдерелде. Эш барышында бер үк фигыльнең берничә төркемгә туры килергә мөмкин булуы күзәтелде һәм кайбер фигыльләрнең мәгънәләрен контекстка нисбәтле генә билгеләп булды. Безнеңчә, бу - мәкальләрнең теленә бәйле, чөнки мәкальләр өчен читләтеп әйтү характерлы булып тора.

Шулай ук, мәкальләрдә гади сөйләм теле өчен хас булган фигыльләрнең актив кулланылуы ачыкланды. Безнеңчә, бу – мәкальләрнең халык тарафыннан иҗат ителгән булуына бәйле.



Әдәбият исемлеге.
1. Аникин В.П. Русский фольклор. – Москва: Высшая школа, 1987. – 285 с.

2. Ахунҗанов Г. Татар теленең идиомалары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1972. – 128 б.

3. Ахунзянов Г. Х. Идиомы: Автореф. дис… док. филол. наук. – Казань, 1974. – 53 с.

4. Әдәбият белеме сүзлеге. / Төз. ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – 239 б.

5. Багиров Г.К. Лексико-семантическое развитие глагола в азербайджанском языке: Автореф. дис… док. филол. наук. – Баку, 1966. – 136 с.

6. Бочина Т.Г. Лингвистические средства создание антитезы в языке фольклора (деривационный аспект):Автореф. дис… канд. наук. – Казань, 1992. – 16 с.

7. Бочина Т.Г. Стилистика контраста. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2002. – 195 с.

8. Васильев Л.М. Принципы семантической идентификации глагольной лексики. // Семантические классы в русских глаголов. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1982. – С. 11-14

9. Васильев Л.М. Семантические классы глаголов чувства, мысли и речи. // Очерки по семантики русского галгола. – Уфа: Башкирский гос. ун-т, 1971. – С. 38-310

10. Васильев Л.М. Семантика русского глагола. (Глаголы речи, звучания и поведения). – Уфа: Изд-во Башкирского ун-та, 1981. – 72 с.

11. Васильев Л.М. Семантика русского глагола. – Москва: Высшая школа, 1981. – 184 с.

12. Васильев Л.М. Современная лингвистическая семантика. – Москва: Высшая школа, 1990. – 176 с.

13. Вепрева И.Т., Гогулина Н.А., Жданова О.П. Типы внутренней организации лексико-семантических групп. // Проблемы глагольной семантики. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1984. – С. 4-16

14. Гаджиева Н.З., Коклянова А.А. Глаголы речи в тюркских языках. // историческое развитие лексики тюркских языков. – Москва: Изд-во Акад. наук. СССР, 1961. – С. 322-460

15. Гайсина Р.М. К семантической типологии глаголов русского языка. // Семантические классы русских глаголов. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1982. – С. 15-21

16. Гайсина Р.М. Лексико-семантическое поле глаголов отношения в современном русском языке. – Саратов: Изд-во Саратовского ун-та, 1981. – 195 с.

17. Гак В.Г. Сопоставительная лексикология (на материале французкого и русского языков). – Москва: Высшая школа, 1977. – 264 с.

18. Галенко И.Г. Мотивация глаголов поведения в русском языке. // Семантические классы в русских глаголов. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1982. – С. 83-89

19. Ганиев Ф.А. Татарский язык: проблемы и исследования. – Казань: Тат. книж. изд-во, 2000. – 432 с.

20. Ганиев Ф.А. Тематические группы глаголов. // Татарская грамматика. т.2, Морфология. – Казань: Тат. книж. изд-во, 1997. – С. 73-75

21. Даль В.И. Напутное. // Пословицы и поговорки русского народа. – Москва: Гостлитиздат, 1957. – С. 5-35.

22. Дарзаманова Г.З. Фразеологические единицы и паремии с антропонимами в русском, татарском и английском языках: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Казань, 2002. – 27 с.

23. Дмитриев Н.К. Строй тюркских языков. – Москва: Изд-во восточ. лит-ры, 1962. – 607 с.

24. Ефимов Е.Ю. Лексико-грамматические особенности чувашских пословиц и поговорок: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Алма-ата, 1978. – 19 с.

25. Жданова О.П. Семантическая структура глаголов поведения. // Семантические классы русских глаголов. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1982. – С. 55-65.

26. Ильясова А.М. Пословицы с компонентом «Язык» / «Тел» / «Language», «longue» в русском, татарском и английском языках // Сопоставительная филология и полилингвизм. – Казань: Школа, 2002. – С. 61-63

27. Исәнбәт Н. Мәкальләр турында бер сүз. // Татар халык мәкальләре. Өч томда. т.1. – Казан: тат. кит. нәшр., 1959. – Б. 3-89

28. Иштанова Р.К. Глаголы татарского языка в семантическом аспекте: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Казань, 2002. – 25 с.

29. Катембаева Б.Ш. Подражательные слова в казахском языке: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Алма-ата, 1965. – 23 с.

30. Кильдибекова Т.А. Глаголы действия в современном русском языке. – Саратов: Изд-во Саратовского ун-та, 1985. – 160 с.

31. Круглов Ю.Г. Мал золотник, да дорог. // Русские народные загадки, пословицы, поговорки. – Москва: Просвещение, 1990. – С. 100-112

32. Кубрякова Е.С. Номинативный аспект речевой деятельности. – Москва: Наука, 1986. – 158 с.

33. Кудайбергенов С. Подражательные слова в киргизском языке. – Фрунзе: Киргизпедгиз., 1957. – 108 с.

34. Кулиев Г.К. Семантические группы глаголов. (На материале юго-западной группы тюркских языков) // Советская тюркология. № 3. – Баку: Коммунист, 1975. – С. 7-17

35. Лингвистический энциклопедический словарь. / Гл. ред. В .Н.Ярцева. – Москва: Сов. Энциклопедия, 1990. – 685 с.

36. Мәхмүтов Х.Ш. Афористик иҗат төрләре. // Татар фольклоры жанрлары. – Казан: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1978. – Б. 83-102

37. Мәхмүтов Х.Ш. М.Кашгаринең «Диване лөгатет-төрк» сүзлеге һәм борынгы төрки фольклор. // Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1984. – Б. 17-24

38. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995. – 174 б.

39. Мортазина Л.Р. Татар телендә психик эшчәнлекне белдерүче фигыльләрнең лексик-семантик төркеме. (Система эчендәге бәйләнешләр һәм форма ясалышка мөнәсәбәт) // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. – Казань: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова РАН, 1992. – Б. 58-67

40. Набиуллина Г.А. Синтаксис сложного предложения в татарских пословицах (по трехтомному сборнику Н.Исанбета «Татар халык мәкальләре»): Атореф. дис… канд. филол. наук., - Казань, 2002. – 26 с.

41. Оразов М. Семантика казахского глагола: Автореф. дис… док. филол. наук. – Алма-ата, 1983. – 56 с.

42. Очерки по морфологии татарского глагола. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1978. – 145 с.

43. Пропп В. Я. Собрание трудов. Поэтика фольклора. – Москва: Лабиринт, 1998. – 331 с.

44. Рзаев С.А. Семантические разряды глагола в современном азербайджанском литературном языке: Автореф. дис… канд. филол. наук., - Баку, 1970. – 24 с.

45. Русско-татарский словарь. Изд-е 2-е. / Сост. проф. Ф.А. Ганиев, Ф.Ф.Гаффарова. Под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Тат. книж. изд-во , 2001. – 208 с.

46. Русско-татарский словарь. / Под ред. док. филол. наук. Ф.А.Ганиева. – Москва: Русский язык, 1985. – 735 с.

47. Сарсенбаев Р. Лексико-стилистические особенности казахских пословиц и поговорок: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Алма-ата, 1961. – 15 с.

48. Синонимнар сүзлеге. / Төз. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. – Казан: Хәтер, 1999. – 256 б.

49. Тарланов З.К. Очерки по синтаксису русских пословиц. – Ленинград: Ленинградский ун-т, 1982. – 134 с.

50. Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. – Казань: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1988. – 128 с.

51. Татарча-русча сүзлек. / Ф.А.Ганиев редакциясендә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 462 б.

52. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. т.1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 476 б.

53. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. т.2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – 727 б.

54. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. т.3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. – 832 б.

55. Татар халык поэтик иҗатының хәзерге торышы. – Казан: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1988. – 109 б.

56. Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге. / Төзүче – Сафиуллина Ф.С. – Казан: Хәтер, 1998. – 127 б.

57. Тенишев Э.Р. Глаголы движеня в тюркских языках. // Историческое развитие лексики тюркских языков. – Москва: Изд-во Акад. наук СССР, 1961. – С. 232-293

58. Туманова Н.Л. Сочетаемость глаголов речи с определительными наречиями. // Исследования по семантике. – Уфа: БГУ, 1980. – С. 89-96.

59. Тумашева Д.Г. Семантические классы глаголов движения в выражении способов действия в татарском языке. // Модели национальных языков. – Казань: Изд-во «Фән» , 1996. – С. 133-143

60. Тумашева Д.Г. Татарский галгол (Опыт функционально-семантичес-


кого исследования грамматических категорий). – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1986. – 189 с.

61. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – 221 б.

62. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б.

63. Усманова М.Г. Функциионально-семантическая классификация глаголов Башкирского языка: Автореф. дис… док. филол. наук. – Уфа, 2002. – 52 с.

64. Уфимцева А.А. Слово в лексико-семантической системе языка. – Москва: Наука, 1968. – 271 с.

65. Фасеев Ф.С. Тематические группы глаголов в татарском языке. // Татарско-русский словарь. – Москва: Сов. энциклопедия, 1966. – С. 854-862

66. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары: Филол. фәннәре канд… дис. – Казан, 2003. – 252 б.

67. Хусаинов К.Ш. Звукоизобразительность в казахском языке. – Алма-ата: Изд-во «Наука» Казахской ССР, 1988. – 228 с.

68. Шапилов Н.И. О типологии лексико-семантических парадигм. // Семантические классы русских глаголов. – Свердловск: Уральский гос. ун-т, 1982. – С. 22-27

69. Шигърият бишеге: Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 343 б.

70. Юлдашев А.А. Глаголы чувственного восприятия (VERBA SENTIENDI) в тюркских языках. // Историческое развитие лексики тюркских языков. – Москва: Изд-во Акад. наук СССР, 1961. – С. 294-321

71. Юлдашев А.А. Принципы выделения и размещения в словарях тюркских языков звукоподражательных и образоподражательных слов. // Тюркская лексикология и лексикография. – Москва: Наука, 1971. – С. 153-172

72. Ярми Х. Мәкаль һәм әйтемнәр турында. // Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – Б. 3-11

73. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. – Казан: КДУ, 1982. – 112 б.

74. Яхин А.Г. Халык иҗаты әсәрләре турында. // Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 1999. – Б. 29-34

Чыганаклар.
75. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. т.1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1959. – 913 б.

76. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. т.2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1963. – 959 б.

77. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. т.3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1967. – 1013 б.


Кушымта.


Лексик-семантик

төркемчәләр

Фигыльләр төре
Барлыгы



Тамыр

ясалма

аналитик

1

Хәрәкәт


Юнәлеше

580

-

14


917

Рәвеше

300

9

14

2

Эш-

гамәл


Конкрет

1636

216

129


2632

Абстракт

521

47

83

3

Процесс


Конкрет

829

25

9



1289

Абстракт

300

25

20

Табигать

күренешләре

33

2

46

4

Халәт


Физологик

120

3

26


383

Психик

194

16

24

5

Мөнәсәбәт

269

28

10

307

6

Үз-үзеңне тотыш

63

6

5

74

7


Яңгы- раш



Җансыз әйберләр

1

-

-



67

Тереклек тавышлары

55

3

-

Кеше тавышлары

8

-

-

8

Сөйләм

142

-

5

147

9

Фикерләү

192

16

12

220

10

Сиземләү

279

-

11

290

11

Күренешне охшату аша кабатлау

14

1

3

18


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет