7. Яңгыраш фигыльләре.
Яңгыраш фигыльләре үз эченә төрле тавышлар авазлар берләшмәсе аша яңгырашны чагылдыра алалар. Бу төр фигыльләр безне камап алган тирәлектәге күптөрле тавышларны белдерәләр.
Рус телендәге яңгыраш фигыльләрен галим Л.М.Васильев махсус тикшерә. Әлеге галим яңгыраш фигыльләрен өч төркемгә бүлә һәм һәр төркем эчендә төркемчәләргә аера: «1) җансыз предметлар яңгырашын: а) каты әйберләр яңгырашын, б) һава тавышын, в) хәрәкәт итүче сыекча тавышын белдерүче фигыльләр; 2) төрле җан ияләре (кешедән кала) тавышлары яңгырашын: а) йорт хайваннары һәм кыргый җанварлар тавышын, б) кош-корт тавышын, в) барлык башка җан ияләре тавышларын аңлатучы фигыльләр; 3) кеше тавышын: а) аңлаешлы сөйләмне һәм б) аңлаешсыз сөйләмне белдерүче фигыльләр.»1
Р.К.Иштанова үзенең хезмәтендә татар телендәге яңгыраш фигыльләрен югарыда китерелгән классификациягә нигезләнеп тикшерә. 2
Күренекле галим А.А.Юлдашев төрки телләрдәге яңгыраш фигыльләрен күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр белән бергә тикшерә. Алар арасындагы аерманы болай күрсәтә: «яңгыраш фигыльләренең нигезендә аваз ияртемнәре яки тавышка охшатып ясалган сүз ята», дип әйтә. 1
Күренекле казах тел белгече Б.Ш.Катембаева яңгыраш фигыльләрен төркемли: «1) кеше тавышын белдерүче фигыльләр; 2) төрле җан ияләре, хайваннар, кош-корт, бөҗәкләр тавышын күрсәтүче фигыльләр; 3) табигать күренешләре тавышын аңлатучы фигыльләр; 4) төрле предмет әйберләр тавышын белдерүче фигыльләр.»2
Казах телендәге яңгыраш фигыльләре шулай ук, К.Ш.Хусаинов тарафыннан өйрәнелә. Әлеге галим яңгыраш фигыльләрен ике төргә бүлеп карый: «1) тавышка охшатып ясалган яңгыраш фигыльләре һәм 2) символик мәгънә белдерүче яңгыраш фигыльләре.»3
Кыргыз телендәге яңгыраш фигыльләрен өйрәнүгә С.Кудайбергенов зур өлеш кертә һәм аларны классификацияли: «1) төрле хайван, җанвар һәм җәнлек тавышларының яңгырашын белдерүче фигыльләр; 2) кыргый һәм йорт кош-кортларының тавышларын аңлатучы фигыльләр; 3) төрле бөҗәкләрнең безелдәвен күрсәтүче фигыльләр; 4) кеше чыгарган тавышларны охшатып тасвирлаучы фигыльләр һәм 5) җансыз предметлар яңгырашын белдерүче фигыльләр»гә бүлеп карый.4
Тикшерелгән мәкальләрдә яңгыраш фигыльләре күп түгел. Без, яңгыраш фигыльләрен өч төргә аерып тикшердек: 1) җансыз әйберләр тавышын белдерүче фигыльләр; 2) тереклек (кешедән кала) тавышларын аңлатучы яңгыраш фигыльләре; 3) кеше тавышының яңгырашын күрсүтүче фигыльләр.
7.1. Җансыз әйберләр тавышын белдерүче яңгыраш фигыльләре.
Бу төр фигыльләргә караган бары тик бер генә мисал табылды: Бирелгән кыз килсә, өйдә бөтен савыт-саба шалтырый (9917).
7.2. Тереклек (кешедән кала) тавышларын аңлатучы фигыльләр.
Татар халык мәкальләреннән тупланган бу төр фигыльләр яңгыраш фигыльләре арасында бик актив. Алар түбәндәгеләр: сайрау, улау, өрү, кычкыру, кытаклау, мөгерәү, мыраулау, бакыру, ырылдау, кытнау. Мәсәлән, Һәр кош-корт үз тавышы белән сайрый (3921); Авыл эте авылына таба өрә (4903); Бер курыккан эт өч көн улар (4932); Саескан үз башына кычкырыр (4194); Кысыр тавык күп кытаклый (4466); Аксак сарык төштән соң бакырыр (6531); Койрыгына бассаң, тычкан да чыелдый (5372); Бия кешнәмәсә, айгыр сикерми (5665); Былбыл булып карга сайрамас (4080); Күкәй салмаган тавык кытнамый (4470); Эткә сөяк бирсәң, шыңшымас (5068).
Татар халык мәкальләрендә тереклек тавышларын белдерүче 58 фигыль күзәтелде. Бу фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле. Мәсәлән, Кайчагында тавык та әтәч булып кычкыра (4449); Картайган эт юкка өрми (4959); Сандугач үз җирендә сайрый (4044); Кысыр сарык күп бакырыр (6564). Бу төрдә ясалма фигыльләр күп түгел. Алар барысыда –ла // -лә фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясалган: чырлау, мыраулау, улау, кытаклау. Мәсәлән, Туксансыз тургай чырламас (3977); Эт уласа, яманлыкка юра (5188); Эт кешегә өрә, мачы шуңа мыраулый (5359); Кысыр тавык күп кытаклый (4466). Тереклек тавышларын белдерүче аналитик төзелмәләр мәкальләрдә күзәтелмәде.
7.3. Кеше тавышының яңгырашын күрсәтүче фигыльләр.
Татар халык мәкальләрендә кеше тавышын белдерүче фигыльләр күп түгел. Барлыгы 8 фигыль табылды: сызгыру, кычкыру, ыңгырашу, шаулау, сайрашу. Мәсәлән, Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың (7096); Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар (2238); Тауга кычкырма, тавышың кире кайтыр (2387); Авырмаган ыңгырашмый (19718); Саңгырауга сызгырма (20126).
Шулай итеп, яңгыраш фигыльләре тикшерелгән мәкальләрдә күп түгел. Алар күбесе аваз ияртемнәреннән ясалган. Бу төр фигыльләр үзләренең экспрессив, эмоциональ бизәккә ия булулары белән аерылып торалар. Яңгыраш фигыльләренең мәгънәсе контекстка нык бәйле булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
8. Сөйләм фигыльләре.
Сөйләм фигыльләре тикшергәндә, аларны яңгыраш фигыльләреннән аера белергә кирәк. Сөйләм фигыльләре, яңгыраш фигыльләреннән аермалы буларак, сөйләү барышында үзара бәйләнеш, аралашуны таләп итә. Ягъни сөйләүченең сөйләме тыңлаучыга юнәлдерелгән булу һәм аның нинди дә булса фикерне әйтеп белдерүен күздә тота. Яңгыраш фигыльләре исә кешенең билгеле бер тавышны белдерә алырга сәләтле булуын гына күрсәтә. Сөйләмнең коммуникатив ягы хәбәр итүченең һәм адресатның аралашу эшчәнлегеннән тора.
Сөйләм фигыльләрен Л.М.Васильев, Н.К.Дмитриев, Н.З.Гаджиева, А.А.Коклянова кебек галимнәр тикшеренү объекты итеп алалар.
Күренекле рус лингвисты Л.М.Васильев сөйләм фигыльләрен алты төркемгә: «1) сөйләмнең тышкы (акустик-физиологик һәм график) ягын белдерүче фигыльләр; 2) нинди дә булса фикерне әйтү яки язу ярдәмендә аңлатучы фигыльләр; 3) сөйләмнең коммуникатив ягын күрсәтүче фигыльләр; 4) сөйләшү процессында барлыкка килгән (тыңлаучы һәм сөйләүче арасындагы) үзара бәйләнешне аңлатучы фигыльләр; 5) нинди дә булса теләкне әйтү яки язу процессында белдерүче фигыльләр; 6) эмоциональ мөнәсәбәт һәм бәяләүне әйтү яки язу ярдәмендә күрсәтүче фигыльләр»гә бүлә.1 Шул ук галим үзенең башка хезмәтендә сөйләм фигыльләренең атау функциясенә игътибар итә: «Сөйләм процессы бик катлаулы денотат. Ул түбәндәге факторларны: 1) сөйләүче, 2) тыңлаучы, 3) әйтү яки язу процессы, 4) уй-фикер белдерү процессы, 5) аралашу процессы, 6) сөйләм эчтәлеген һәм 7) сөйләм объекты яки процессының сыйфатламасын белдерүне күздә тота», дип яза. 1
Н.К.Дмитриев төрки телләрдәге сөйләм фигыльләрен ике зур төркемгә аерып карый: «1) сөйләү процессын белдерүче фигыльләр; 2) аерым бер репликаны әйтеп бирүне күздә тотучы фигыльләр.»2
Төрки тел белгечләре Н.З.Гаджиева һәм А.А.Коклянова үзләренең күмәк хезмәтендә сөйләм фигыльләрен ике төргә бүлеп карыйлар: «1) гомуми мәгънәле сөйләм фигыльләре; 2) дифференциаль мәгънәле сөйләм фигыльләре.»3
Сөйләм фигыльләре телнең аралашу һәм эмоциональ бәяләү ягын билгелилиләр. Эш барышында табылган сөйләм фигыльләре күп түгел. Бу – аларның үзенчәлегенә бәйле, чөнки мондый фигыльләр сөйләүгә генә бәйле тар мәгънәдә киләләр. Аларның функциясе шул ук сөйләү, кушу һәм җавап бирүгә кайтып кала. Ләкин синонимнар ярдәмендә бу төркем фигыльләре киңәя төшә.
Татар халык мәкальләрендә түбәндәге сөйләм фигыльләре табылды: сөйләү, әйтү, әйттерү, тыңлау, чакыру, кушу, сүктерү, тапшыру. Мәсәлән, Явыз бала атасын сүктерер (12461); Авызың белән тыңлама (17848); Бытбылдык үз атын үзе чакыра (3953); Күндәм кабат әйттермәс (840); Еланны үтерергә дошманыңа куш (3817); Кәҗәне каравылларга бүрегә тапшырма (6634); Якындагын ерактан барып сора (1723); Егетнең төсен әйтмә, эшен әйт (64); Әдәм сөйләшер, хайван ялашыр (6912). Бу төр фигыльләрдә төзелеше ягыннан ясалма фигыльләр табылмады.
Сөйләм фигыльләрен ясауда төрле конструкцияләр дә катнаша, ләкин алар күп түгел: әйтеп тор, җавап бир, тыңлата ал-, киңәш ит. Мәсәлән, Әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше (828); Урманга ни дип кычкырсаң, ул да шулай җавап бирер (3110); Анасын тыңламаган кызны тыңлаталмассың (8938); Эш белгәнгә киңәш ит (159).
Достарыңызбен бөлісу: |