Эпилог
«Атилла» романының икенче китабын тәмамлаганнан соң туган кайбер фикерләр.
Тарихта мәгълүм булганы шул: 452 елда Атилла хан яудан кайта, һәм 453 елда 58 яшендә көтмәгәндә үлеп китә. Шул ук елда Рим императоры Валентиан үзенең генералы Аэцәйне хәнҗәр белән кадап үтерә. Тарихчылар бу хакта: «Император Валентиан генерал Аэцәйне түгел, үзенең уң кулын кисте», – дип язып калдыралар. Атилла хан үлгәннән соң Ауропада чын мәгънәсендә мәхшәр кузгала. Император Валентианны генерал Аэцәйнең яраны Петроний Максим үтерә һәм империя тәхетен били. Бу шул хакта сөйли, генерал Аэцәй дә тәхеткә күз тоткан булган булса кирәк. Хәрбиләр өереннән булган Петроний Максим тәхетне биләп кенә калмый, көчләп Валентианның хатыны Евдокиягә өйләнә. Әмма ризалыгыннан башка үзенә өйләнгән Евдокия дә тик ятмый. Ошбу хатын-императрица яшерен төстә: «Зинһар мине тиран кулыннан коткар», – дип, вандаллар короле Гейзерихка ышанычлы кешесен җибәрә. Ул арада Рим тәхетен тираннарча биләгән Максимны, һаман да бер балык башы, сарай полковнигы Маркиан алыштыра. Сарайдагы ышанычлы яраннары тарафыннан тәхеткә күтәрелгән хәрби беренче көннән үк илдә тәртип урнаштырырга керешә. Ләкин артык тырышлык күрсәтә, күрәсең, аның сәясәте күпләргә ошамый һәм сарай түрәләре аңа көндәш табалар. Атилла хан кул астында сәркатип булып хезмәт иткән Орест җыелма гаскәре белән Римга үтеп керә һәм сарайны кулга төшерә, һәм, ни гаҗәп, үзе тәхеткә утырмый, гун хатыныннан туган үсмер улы Ромулны император итеп игълан итә. Ләкин римлылар арасында кала халкы Августишка дигән үсмер императорга да көндәш булган икән. Көтмәгәндә Римга таба герман кавемнәреннән оешкан гаскәр белән ярым гот, ярым алан булган илтабар Атакыр юнәлә. Римга җитәрәк яу килгән илтабар Атакыр сарайда утырган үсмер императорга илчеләрен җибәрә һәм Августишканың атасы Орестка шарт куя: «Италиянең өчтән бер өлешен миңа бирәсең, риза булмаган хәлдә – сугыш!»
Орест риза булмый, үсмер исеме белән идарә иткән адәм империяне бербөтен итеп сакларга тели. Әнә шулай сугыш башлана. Нигездә тәхет өчен.
Атакыр Римга бәреп керә, Орест җиңелә һәм үтерелә. Яубаш Атакыр үсмер Августишканы гафу итә һәм аңа Неапольдән ерак булмаган патриций Лукуллдан калган виллага урнашырга рөхсәт бирә.
Әнә шулай 476 елда меңнәрчә еллар коллар исәбенә яшәгән һәм баеган вә көн күргән җир шарындагы иң куәтле империя яшәүдән туктый һәм йөзләрчә халыклар кергән империя кечкенә илләргә таркала, сүтелә башлый.
Бу вакытта Атилла хан төзегән Гунстанда нинди хәлләр була соң? Тарихчы галим Л.Н.Гумилев бу хакта болай дип яза: «Атилла бик вакытлы үлә. Гунстан хакимияте күзгә күренеп эри, тарала башлый. Гепидлар короле Ардарих туннарга каршы баш күтәрә. Нидәй елгасы буенда гуннар белән гепидлар канга-кан килеп сугышалар. Бу сугышта гуннарның утыз мең сугышчысы орыш кырында ятып кала. Канлы сугыштан исән чыккан Атилла ханның уллары Диңгизид белән Ирнак гуннар яу йөргәндә готлардан бушап калган көнчыгыш тарафларга юнәләләр. Атиллага ияреп, Ауропага яу йөргән халыкның беришләре Днепр елгасының өске якларында тукталалар, гуннарның төп көчләре исә борынгы заманнардан ук бабалары биләгән Днепрның урта буйларында, Дон елгасы, Азов диңгезе төбәкләренә кайталар, ә беришләре Идел-Кама-Җаек елгалары буйларына кайтып урнашалар, һәм аларның төп телләре төрки тел була».
Димәк, хак була археолог-галим А. Н. Бернштам. Бу кеше озак еллар буена Алтай, Себер, Җаек-Идел буйларында яшәгән халыкларның эзләрен тикшерә, һәм тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килә: «Гуннар нигездә төрки телдә сөйләшкәннәр».
Татар халкының тарихын, хакыйкый атамасын яклап яшәгән һәм бу хакта бик күп хезмәтләр язган олуг галим Л. Н. Гумилев Кытай, Иран, Рим, Византия тарихчы-галимнәренең чыганакларына таянып һәм үзе дә бу өлкәне тикшерә-өйрәнә безнең борынгы бабаларыбыз хакында мондый юллар язып калдыра: «...алар сарагурлар (сары угорлар) – болгарларның борынгы бабалары. Кама болгарлары исә иң борынга төрки халыклар – авар-гуннардан оешкан халык. Кыпчаклар исә Кытайның төньягында яшәгән борынгы динлиннарның дәвамнары».
Ахыр чиктә 476 елда Рим империясе тәмам таралганнан соң – Көнчыгыш империясе – Византиянең тарихы ничегрәк дәвам итә соң?
Әйтергә кирәк, Византия Рим империясе җимерелгәннән соң тагын мен елга якын гомер итә әле, гәрчә ошбу империя колбиләүчелекне максат итеп күз угына куймаса да, «колон»нар белән эш итә, ягъни алпавытлар системасына күчә. Русия империясе нигездә алпавытлар системасын Византия империясеннән ала, бер дин идеологиясен генә түгел.
Көнчыгыш Рим – Византия империясенең гомере ни белән һәм кайчан тәмамлана соң?
457–474 елларда Византия тәхетендә утырган император Лев I үзен яклап тәхеткә менгергән генерал Аслардан читләшә. Ул башта үз кырындагы Аспарга буйсынган варварлардан торган гаскәриләрне исаврәй римлылары белән алыштыра. Римлылар һәм греклардан тупланган гаскәрләрне үз кырына җыйгач, император Лев I 461 елда өске готларга салым салудан баш тарта. Өске готларның Триария нәселеннән чыккан гаскәрбашы Теодорих король Византиягә яу кузгалырга җыена. Император Лев I хәйләгә керешә, ул король Теодорих II не готлар патшасы итеп игълан итә. Бу хәл вә гамәл Амаллар нәселеннән чыккан һәм Атилла ханның аркадашы булган аскы готлар короле Теодомирның ачуын китерә. Әнә шулай Византия императоры борынгы римлыларның «Бүлгәлә һәм хакимлек ит», дигән мәкален тормышка ашыруга ирешә. Аскы готлар белән өске готлар күзгә-күз килеп бер-берсен кырышалар. Ошбу каты орышта аскы готлар короле Теодомир үтерелә. Җиңүче буларак өске готлар короле Теодорих II үзе җиңгән корольнең кызына өйләнә һәм гот кавемнәрен берләштерүгә ирешә. Бу буладыр 474 елда.
Тугандаш халыкларның шушындый ызгышларыннан файдаланып, Византия императоры Лев I империяне ныгытырга керешә. Иң әүвәл ул кайнеше Василевскка кораблар биреп, 100.000 диңгез сугышчыларыннан торган гаскәрне Африкага җибәрә. Әмма вандалар короле үз көчендә була әле, византиялеләрнең флотын туздыра, флотны җитәкләгән Василевск бериш корабта көч-хәл белән качып котыла. Интриган император буларак, Лев I бу җиңелүнең бөтен гаебен генерал Аспардан күрә һәм генерал Аспарны һәм аның гаиләсен вә яраннарын гаепли, хөкем иттерә һәм җәзаларга боера.
Генерал Аспарны җәзалау көнчыгыш империясендә ялланып хезмәт иткән готларга ошамый һәм алар баш күтәрәләр. Император Лев I курка кала һәм гот сугышчыларына хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итә, әмма вәгъдәсен үти алмый – империя казнасы буш була инде. Шул мәлдә Лев I барысыннан да бик җиңел котыла – көтмәгәндә үлеп китә. Империяне берләштерергә керешкән император үлгәннән соң варварларны бер-берсенә өстереп тору сәясәтен үз өстенә алган сәясәтче Зинон тәхетне биләүгә ирешә. Ошбу император да, ни сәбәпледер, фарсылар белән барган сугышны туктату урынына аны дәвам итә. Болай да бөлгенлеккә төшкән халык ризасызлык белдерә. Халыкны яклап, Лев I нең тол калган хатыны Верина энесе белән бергә сарайда император Зинонга каршы заговор оештыра. Үзенә каршы оештырылган заговор турында ишеткән Зинон Исавриягә кача. Әмма ул анда тик ятмый, өске готларны аскы готларга котырту сәясәтенә керешә. Ахыр өске готлар короле Теодорих II не Италиягә яу кузгатуга ирешә. Бу хәбәр империягә килеп ирешә. Шуны истә тотып, 491 елда Византия тәхетенә шактый сәләтле һәм нигездә түбәннән күтәрелгән, вафат булган Зинонның тол калган хатыны Ариандкага өйләнгән Анастасий утыра. Тәхеткә утыру белән үк ул исаврәйләргә яу кузгала һәм аларны буйсындыруга ирешә. Бу вакытта фарсылар да тик ятмый. Фарсылар Феодосиполь кирмән-каласын кулга төшерәләр, күп тә үтми Амида кирмәнен яулыйлар һәм Эдессага кадәр килеп җитәләр. Әмма ни сәбәпледер шунда тукталып калалар. Ул арада империягә болгар һәм венед-славян халыклары яу йөри башлыйлар. Шуңа карамастан, император Анастасий Кара диңгездән Мәрмәр диңгезенә кадәр дивар-стеналар коя-коя кирмән-калалар күтәртә. Имериянең гомерен шактый елларга озайтуга ирешә. Ләкин төркиләр 1553 елда Визвнтия империясен дә «нокта» куялар.
Казан, ноябрь 2001
Достарыңызбен бөлісу: |