– Зинһар ачмагыз, алар мине куа киләләр иде.
– Барыгыз, тизрәк бакчага качыгыз. Әнә шул кече капка аша, – диде егет. Һәм үзе капканы ача башлады: – Сабыр итегез, зинһар, сабыр итә күрегез. Хәзер ачам, хәзер!
Таңчулпан капкага чумды, кергәч, капканы ябуга, хәтта эшергечне этәреп куйды. Ул чарасыз иде, йөрәге дөп-дөп тибә, куллары калтырана. Бакча яклап ягымлы гына хатын-кыз тавышы килде.
– Бире кил, бире кил, балакай.
Таңчулпан тавыш килгән якка карады, ике хатын зур булмаган өстәл янында кара-каршы утыралар, әллә шәраб, әллә сок энәләр. Өстәл тулы табак-табак алма, йөзем кебек җимешләр.
Таңчулпан кыяр-кыймас кына аларга таба китте. Килде, исәнләште, аңа урын күрсәттеләр, утырды һәм, үрелеп, йөзем алып капты.
– Матур монда, хозурлык, таң калмалы.
– Йә-йә, кем булабыз инде, чибәр кыз? – диделәр беравыздан диярлек хатыннар.
Шул вакыт алар янына саклаучы егет килде.
– Ходага шөкер, киттеләр, – диде ул Таңчулпанга карап. – Кемнәр иде алар? Шундаен дорфа кыландылар. Ачыгыз, моны сезгә патриций Аспар легионерлары боера дип әтәчләнделәр.
– Ә син ачмадыңмы? – дип сорады өстәлдә йөзекле бармакларын биетә-биетә хатыннарның берсе.
– Ачмадым, матрона, ачмадым, гүзәл апай!
– Егет икәнсең, шуның өчен бер дирһәм сиңа. Мә, ал. Ал-ал, хатынына калфак алырсың.
– Мин өйләнмәгән әле, апай!
– Өйләнмәсәң, сөйгәнеңә. Өйләнмәгән икәнсең, өйләнерсең, өйләнмәгән егет гүя йөгәнсез ат ул. Теләсә кем болынына кереп йөри.
– Авыз итәсе килә, – дип көлде икенче матрона һәм егетнең беләгенә кагылып алды.
– Минем кеше болынына кергәнем юк, матрона.
– Бик әйбәт. Бит ат ашамый тормый. Димәк, йә күршеңнең болыны киң, йә үзең хезмәт иткән матронаңның.
– Кичерә күрегез, матрона, мин китим инде.
– Бар, бар, капкаң сакла, – диде икенче матрона.
– Септалия аны бер тапкыр куган иде инде, тагын алды. Кызгандым дигән була.
– Ни өчен куган иде?
– Урлашкан өчен. Беркөнне минем кесәдән өч дирһәмем чәлгән. Шуннан мин Септалиягә әйттем. Моңа шигем төште дидем. Беләсең нәрсә диде Септалия: ул дирһәмнәрне мин сиңа үзем бирермен, дәшә күрмә, ул егет патрикий Аспар кешесе диде. Ә Асларны миң беләм, язмыш күрештергән иде.
– Аспар белән дә булганың бармыни?
– Эче пошканда дәшкәли шунда. Тик аның кайгысы миндә түгел, ахирәткәем, ул Приск хатыны белән саташа. Ә Прискның хатыны кем икәнен беләсең, Атилла ханның кызы.
Таңчулпан утырган җирендә борсаланып алды, Аспар исемен ишетүгә, колакларына шаулап кан йөгерде – кып-кызыл булды. Ярый әле хатыннар аның белән кызыксынмадылар, үзара сөйләшүләрен белделәр.
– Мөмкин булса мин китәр идем, апайлар. Кабул итүегез өчен рәхмәт сезгә, – диде дә Таңчулпан кузгала ук башлады.
– Хуҗа хатынны көтмисеңмени? – диде матронаның берсе.
– Иртәгә керермен. Мин ерак тормыйм, – дип алдады Таңчулпан. – Коткарганыгыз өчен рәхмәт.
– Кемнән?
– Патрикий Аспар кулыннан, – диде Таңчулпан.
– Ә сез аны каян беләсез, чибәр кыз?
– Сарай галиме Приск хатыны мин ул, апайлар.
– Йа Хода, йа Хода! – дип апайларның икесе дә аягүрә бастылар һәм китеп барган Таңчулпан артыннан авызларын ачып карап калдылар.
– Куй әле шул варвар кызын. Сириядән биючеләр килгән ди, барабызмы?
– Күр әле моны, галим Приск хатыны диде түгелме?! Хәйран, билләһи хәйран бу, – дия-дия капкага таба кузгалды матроналарның берсе, ләкин аның җиңеннән икенчесе эләктереп:
– Йөрмә, Аспар аны тикмәгә генә кумагандыр. Беләсең килсә, соңгы мәлдә бу хатын император Феодосий белән булган, диделәр.
– Димәк! – дип туктап калды Таңчулпан артыннан кузгалган матрона. Ләкин бу вакытта Таңчулпан кече капкадан чыгып, зур капкага юнәлгән иде инде.
Ул атылып диярлек урамга чыкты. Урам халыктан бушап калган. Таңчулпан өенә ашыкты. Ул юлны яхшы белә иде, йөгерә-атлый кайтты. Ниһаять, ул ачкыч белән урам капканы ачты, эчкәре үтте һәм капканы япты да, капкага аркасы белән терәлеп, күк гөмбәзенә карады һәм гүя Тәңресен күргәндәй:
– Рәхмәт сиңа, Тәңрем, мең-мең рәхмәт. Дошман кулыннан коткарганың өчен рәхмәт, – диде дә өйгә таба кузгалды. Менә ул, ниһаять, үз йортында. Өй түбәсендә империя тангасы – каракош. Ул әле берьякка, әле икенче якка таба борыла – җил юнәлешен күрсәтә.
Таңчулпан өйгә керде, өс киемнәрен дә салмыйча йомшак тире җәйгән сәкегә сузылып ятты.
Йа Тәңрем, йа Хода, нигә кирәк булды сиңа анда барырга, нигә бардың, ни югалттың Изгеләр урамында?! Ни җитми сиңа тагың, җүләрбаш! Яныңда яраткан ирең, бакчаң, өй-каралтың. Чү-чү, Таңчулпан, тынычлан. Сиңа берәү дә янамый, берәү дә сине эзәрлекләми, Асларның сине күрәсе килгәндер, бары тик.
Каравыш хатын керде.
– Бер-бер нәрсә кирәкме әллә, матронам?
– Су керт, салкын чишмә суы, – диде аңа Таңчулпан күтәрелә башлап. Ахыр торды, аяк киемнәрен салып, чүәкләрен киде, өстәл янына күчте. Ул арада каравыш хатын өстәлгә тирләп торган бер кувшин салкын чишмә суы китереп куйды. Таңчулпан суны көмеш бокалга койды һәм бөтен җаны-тәненә рәхәт коелуын тоеп, су эчте. Һәм ни өчендер аудан кайткач, шулай салкын чишмә суын соратып алган һәм тәмләп эчкән әтисен күз алдына китерде. Әтисе салкын чишмә суын эчкәндә Таңчулпан ни өчендер аңа көнләшеп карап торыр иде. Су шул хәтле тәмле була микәнни! Хәзер инанды – була икән.
«Империя тәхетенә Маркиан утыргач, ил-дәүләт белән ике күзе ике төсле булган император үзе түгел, императрица Гөлсәрия идарә итә», – диде аңа беркөнне ир-канаты Приск. Үтә диндар кеше буларак, тәхеткә килү белән христиан динеңә битараф булган галимнәрне эзәрлекләргә керешә. Бу исемлеккә аның ир-канаты Прискны да керткәннәр булса кирәктер. Чөнки император Маркиан ил башына килүгә. Феодосий чорында качып-посып йөргән хәрам атакай Хрисафәй дулкын сыртына менгәндәй кинәт кенә епископ дәрәҗәсенә иреште. Нәкъ шул хәрам атакай Хрисафәй император Маркианга галим Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләп кергән, дигән хәбәр дә иреште Таңчулпанга. Имеш, икесенең берсе чиркәүгә йөрми, ихлас дин хакында бәхәсләр оештыралар. Имеш, бу ике кеше тора-бара император Маркианның гына түгел, илнең дә дәрәҗәсен төшерәчәк.
Хак, Приск Таңчулпанга тынычланырга кушты һәм әйтте; император Маркиан хәрам атакай Хрисафәйгә өзеп кенә җавап бирмәгән һәм, хак булса, башта бу мәсьәләдә императрица Гөлсәрия белән киңәшергә кушкан. Хәрам атакай императрица Гөлсәрия белән сөйләшкән, әмма императрица аның бу фикерен хупламаган, әмма епископ бик ялвара торгач, еретикларны Соборда тикшерергә кирәк, дигән фикер әйткән, имеш. Чынмы, ялганмы, Приск үзе дә тәгаен генә белми иде. Шуңа карамастан, шушындый имеш-мимешләрдән соң Таңчулпанның күңеленә шом инде. Барысы да чынга әверелсә?.. Ни кылырга тиеш булачак ул?..
Кичә кайткач, Приск бик озак уйланып утырды һәм хатыны аңардан җавап көтүен сизеп болай диде:
– Без анда барырбыз, Чулпаным, барырбыз. Аларның безне гаепләргә хаклары юк. Дингә табыну һәр кешенең үз эше. Тели – чукына, тели – ирекле кала.
– Димәк, чынлап та еретик галимнәрне соборда тикшерергә булганнар һәм бер җайдан Атилла хан кызы мине дә? – дип сорады Таңчулпан ир-канаты Присктан.
– Империя башында Феодосий утырганда мондый башбаштаклыкларга бармаган иде императрица, хәзер исә узынганнан-узына бара. Дин бит ул, Чулпаным, халыкны йөгәндә тотуның бер чарасы гына. Борчылма, үтәр бу хәлләр, менә күрерсең, үтәр.
– Гөлсәриянең куллары чишелде, дисең инде, Приск. Ә бит бу яман нәрсә. Атам әйтә торган иде, хатын-кыз сәясәттә ике чиккә ташланучан: йә ул бик гадел, йә бик явыз. Димәк, Гөлсәрия явызлыкны сайлаган булып чыга...
XVI
Сугыш һәм бертуктаусыз яу йөрү Атилла ханнан бик күп чыгым таләп итте. Ә күп санлы гаскәр тоту өчен акча кирәк иде, алтын солидлар, көмеш дирһәмнәр. Төп яуга хәзерләнгәндә Ул бу хакта һәрчак уйланды. Аның казнасында андый зур акча юк иде. Әмма ул солыхта каралган Византия ясагына өмет тота иде. Ясак түләүдән баш тарткан Винитар король үз җәзасын алды, чиратта Феодосий иде. Һәрхәлдә, иртән сараена килеп, тәхеткә утырганда Атилла хан шул турыда уйлады. Кичекмәстән Византиягә илчеләр җибәрергә, кисәтсеннәр император Феодосийны, искәрсеннәр, киресе булганда аңа яман булачак. Аннары күршеләр белән дә сөйләшеп куярга кирәк иде. Дуамал Гейзерих король белән килеште – солых төзеде, ә менә Теодорих король дәшми. Ялгыша, саташа готлар короле Теодорих, саташа. Икәүләп римлыларга каршы чыкканда империя алар көченә каршы тора алмаячак иде. Һәм шунда империягә нокта да куелачак иде. Хәзер исә барысы да үзгәрде. Римда Аэцәй үзенә гаскәр туплап ята, Теодорих король исә аның белән солых төзегән һәм хәтта Атилла ханга каршы чыгарга вәгъдә иткән. Атиллага барысы да билгеле, шымчылары җиткереп торалар. Римга Иллак угланны юллап алып кайтырга киткән Антоний белән бабасы Вигиләй угланны һәм аның елгыр егетләрен исән-сау алып кайттылар. Углан коры кул белән кайткан. Иллә Атилла хан Иллак угланны ачуланмады. Димәк, весталка кыз аңа язмаган булып чыга. Хәзер инде бөтенләй башка турында уйларга кирәк – яуга хәзерләнергә һәм озакка сузмыйча. Тик ханны бер кеше борчый иде – интриган Аэцәй. Ауропада аның өчен бердәнбер көчле дошман. Аэцәй гуннар көчен белә, белә генә түгел, орышларда гуннар тактикасын да куллана. Бу инде бер дә шәп түгел иде. Иң гаҗәбе, Хилхәл атакай, кияве буларакмы, Аэцәйне акламаса да яклый иде. Аэцәй турында сүз чыккач; «Атилла хан, ул гаепле түгел, аны шулай язмыш куа», – диде.
Атилла хан Хилхәл атакай белән бәхәскә керергә теләмәде. Чөнки: «Синең кызың Византиядә кияүдә», – дип әйтүе бар иде. Ә Византия императоры һаман тиешле ясакны җибәрми. Ләкин бит кызлар кызлар белән, кияүләр кияүләр белән – көнбатышка яу йөрү барыбер булыр. Шуларның барысын да исәпкә алып, Атилла хан табын җыярга булды. Бу яуга аксакаллар белән һәм төмәнбашлары, кул астындагы корольләре белән сөйләшмичә, киңәшмичә кузгаласы килми иде аның. Табын кай якка хәл итә – шул булыр. Кайсы империягә башлап яу йөрергә – төньяккамы, көньяккамы – табын хәл итәр. Атилла хан өчен вак мәсьәлә түгел иде бу. Ул белә, сизә, тоя иде – бу орыш, соңгы орыш булыр.
Төмәнбашларыннан хан канәгать иде. Һәркөнне бәйгеләр уздыралар, җитди орышка хәзерләнәләр. Бәйгеләргә барча гуннар да – биш угор, алты угор, ун угор, сары угор, сабир, болгар кавемнәре белән бергә ант-венедлар да, франклар да, аскы готлар да, Сангибаннан качып килгән аланнар да катнашалар иде. Тимерчеләр бар сугышчыларны да коралландырдылар, Ольвия каласыннан Тугран да олау-олау корал җибәреп тора иде.
Кайбер бәйгеләрдә Атилла хан үзе дә катнашты. Дулкын-дулкын булып һөҗүм итү, дошманга ук яудыру, якынрак үтеп аркан ташлау, сөңге ыргыту, арбага куелган тезмә укларны дошман өстенә яудыру туннарның иң яраткан орыш ысуллары иде. Бәйгеләрдә гадәттәгечә угланнар да катнаштылар. Угланнар арасында уктан иң төз алучы Диңгизид барысын да шаккатырды – кайбер чакларда куелган карачкыларның күзләренә тигезә иде. Кайта-кайтуга бәйгеләрдә катнаша башлаган Иллак угланның кәефе юк иде, тәмам балтасы суга төшкән кебек Йөри егет. Әмма Атилла хан моңа игътибар итмәде. Чөнки бу хәлдә угланның гаебе юк иде, атаның үзендә иде гаеп. Моны Атилла хан үзе генә белә иде, чөнки весталка кыз Һөнәрия хатны һәм туй балдагын Атилла ханга җибәргән иде, Иллак угланга түгел. Ләкин весталка кыз Иллак угланны да бик теләп кабул итә һәм хәтта никах укытып, кияүгә дә чыга. Ләкин весталка весталка булып кала – императорга, сарай каһиннарына буйсынырга мәҗбүр була.
...Табынга җыелгач, Атилла хан аксакалларның, һәм төмәнбашлар, һәм корольләрнең күзләренә карап чыкты. Бу аның гадәте иде. Имеш, барысы да үзләре теләп килделәрме?..
– Мин сезгә, орышташларым, озын-озак сөйләп тормыйм. Без соңгы тапкыр империягә каршы чыгабыз. Без бу юлы коллар оясы Римны җимерергә дип кузгалачакбыз. Мин ышанам, без римлыларны җиңгәннән соң Ауропада коллык беркайчан да аякланып китә алмаячак. Сез шуңа ышанасызмы?!..
– Ышанабыз, хан, ышанабыз, – диештеләр табынга җыелганнар.
– Ышансагыз, гаскәриләрем, без ике көннән көнбатышка таба кузгалабыз. Мин әйттем...
* * *
Гуннар ике ай дигәндә нык ныгытылган Мец каласын алалар, ә беришләре Орлеан каласын камыйлар. Икенче көнне кала капкаларын тараннар белән дөмбәсләргә керешәләр. Кала халкы куркуга кала, руханилар диварларга менеп, кулларын күккә күтәреп, Аллаһыдан ярдәм сорыйлар. Тараннар үз эшләрен итәләр – капкалар чәрдәкләнә, диварлар селкенә. Кала рухание Аммиан (Атилла хан аның исемен Хилхәл атакай аша белде) дивар өстенә менеп, Ходадан каланы туннарга бирмәскә үтенә, ахыр диварга зур тәре менгереп куялар. Атилла кул астындагы франклар руханины уктан алырга итәләр, әмма моны кылырга яубаш бирми. Менә шунда Атилла ханга багучылары ирештерделәр – Орлеанга таба 200 мең гаскәрие белән Аэцәй килә. Бу хәбәр ирешүгә, Атилла хан гаскәрен, каланы камауны туктатып, орышырга уңайлы урынга – Каталун кырына таба чигенә. Чөнки Орлеан тирәсе чокырлы-чакырлы, туннар өчен уңайсыз була. Олауны, тараннарны һәм гаскәриләрне Каталун кырына күчергәнче атнадан артык вакыт үтә. Әмма атна дигәндә гуннар Каталун кырында туктап, дошманны көтеп тора башлыйлар.
Чатыр корып, чатыр эчендә утырган Атилла ханга багучылары дошманның кай тирәләрдә булуы хакында хәбәр итә тордылар. Аэцәй Каталун кырына ашыга икән, хәтта төнлә дә хәрәкәт иткән, дип хәбәр ирештерә бардылар багучылары.
– Теодорих король, Теодорих король кай тирәләрдә югала? – дип сорады Атилла чираттагы багучысыннан.
– Теодорих король, яубаш, бер көнлек юл ара кала килә, – диде багучы.
– Димәк, икесе дә ашыгалар, – диде Атилла күн мендәргә кырын төшеп, бермәл уйланып торды. Аннары Хилхәл атакайга: – Актар меңбашны чакырыгыз. Иллак угланны. Теодорих корольгә каршы үзем чыгармын... Актар төмәнбаш Аэцәйгә каршы чыгар...
Ул арада Актар төмәнбаш керде, ана ияреп Иллак углан. Утырыштылар. Атилла хан тамак кырды. Бу аның өчен гадәти булмаган сөйләшү иде. Табын җыймады, ә Актар меңбаш белән Иллак угылын гына дәштерде.
– Актар абам, гаскәриләрне кай тарафларга куйыйк? Әйтик, төп көчне кемгә юнәлтик?
– Аэцәйгә, хан, Аэцәйгә. Римлыларның атлы гвардиясе Аэцәй кулында. Миңа калса, уң канатка Аэцәй басар, легионерлары һәм гвердеецлары белән. Орыш яман булыр, Атилла хан, бик яман, – диде Актар төмәнбаш.
Атилла хан аңардан: «Ни өчен?» – дип сорамады, ул үзе дә белә иде орышның яман буласын. Ләкин ни генә булмасын, алар җиңәргә тиешләр.
Атилла хан Хилхәл атакайга карады.
– Юраучылар мондалармы?
– Алар күптән сине көтәләр, – диде Хилхәл атакай.
– Без китикме, Атилла хан? – диде төмәнбаш Актар.
– Әйе, тик, Аэцәйгә каршы мин үзем чыгармын. Син Иллак углан белән Теодорих корольне каршы алырсың.
– Мин риза, – диде Актар төмәнбаш һәм чыгарга юнәлде.
– Янбаш Актар, юраучылар янына бергә барырбыз.
– Мин аларга ышанмыйм, Атилла хан.
– Мин дә ышанып җитмим, яубаш Актар. Ләкин карыйк, ни юрарлар микән.
– Карыйк соң, – диде җилкәсен сикертеп Актар төмәнбаш.
Юраучылар янына барганда Атилла хан яубаш Актар белән янәшә атлап китте.
– --- яубаш, миңа яуга чыгар алдыннан гына хәбәр ирештерделәр. Император Феодосий үлгән икән. Тәхетне аның Гөлсәрия апасына өйләнгән Маркиан биләгән. Иң гаҗәбе шул, тәхеткә утырган көндә үк әйткән – туннарга бер солид та ясак салмаска.
– Син ни әйттең соң?
– Маркианга мин өлгерермен, башта Валентиан башына җитим дидем.
– Исән-имин Аэцәйне җиңеп кайткач, Тәңре боерган булса, Маркианга да җитәрбез, Атилла хан.
Юраучылар янына җиттеләр. Юраучылар сарыкны суйганнар һәм хайванның әгъзаларына карап, юрап яталар иде инде. Атилла хан килеп туктауга, баш юраучы әйтте:
– Орыш яман булыр, яубашларның берсе орыш кырында ятып калыр. Орышта җиңүче дә, җиңелүче дә булмас...
– Шул гынамы? – дип мөрәҗәгать итте Атилла хан баш юраучыга.
– Шул гына, хан.
Атилла хан суелган хайванның чирәмгә тезеп салган әгъзаларын күздән кичерде һәм борылды да китеп барды. Хилхәл атакай аңа иярде. Барыр җайда ул аңа:
– Минем сиңа сүзем бар, Атилла, – диде.
– Әйдә чатырга, – диде аңа борылмый гына, Актар белән Иллак улына калырга кушты.
Чатырга кергәч, ошбу ике кеше, Ауропа кадәр Ауропага килеп җиткән һәм мәңгелек Римны тетрәткән кешеләр – акыл ияләре бертын дәшми утырдылар. Хилхәл атакайга аның әйтер сүзе юк иде, шуның өчен ул аңардан – олы кешедән сүз башлауны көтте.
– Атилла олан, – диде, ниһаять, Хилхәл атакай. – Мин синең белән иңгә-иң килеп Ауропаның үзәгенә килеп җиттем. Яшермим, уйларыбыз да, серләребез дә, максатларыбыз да бер булды. Шуның өчен, Тәңребез куәте белән җиңү артыннан җиңүләргә ирештек. Ләкин без моңа кадәр хәйләсез сугышкан идек, күзгә-күз килеп, без көчле идек, орышларда остарак идек, һәрчак өстен чыктык. Империя безне күп тапкырлар алдады, бер-беребезгә өстерде. Хәзер без дә шул юлга басарга тиешбез. Син, Атилла олан, гафу ит, мин илчеләрем Аэцәй кияүгә җибәрергә булдым. Безнең кан дошманыбыз Аэцәй түгел, безнең кан дошманыбыз готлар.
Сәер иде акыллы карттан бу сүзләрне ишетү, ләкин аңламады, нинди хәйлә турында сүз алып бара атакай. Аннары дошман булмыйча, Аэцәй кем соң ул?.. Ахыр килеп, бик ихтимал, бүген-иртәгә туннарның Паннониядә яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк ләбаса!
– Йә-йә, атакай, мин сине дикъкать белән тыңлыйм.
– Без төп көчне Аэцәйгә түгел, Теодорих корольгә юнәлтергә тиешбез. Ауропада хәзер төп ике көч калды, Атилла олан – без, гуннар һәм готлар. Кем җиңә, шул Ауропага ия булып калачак. Ничекләр булса да кияү готлардан котылсын иде. Син дә фатыйхаң бирсәң, ул котылырга җаен табар иде дим...
Атилла бик озак уйланып утырды. Аэцәй аларны ничәмә тапкырлар алдады инде, әмма шома егет императорларга да, Атилла ханга да ярый алды. Әллә соң тагын бер сынаргамы?..
– Ярый, атакай, җибәр кешеләрең Аэцәйгә, – диде Атилла хан һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. – Җибәр, тагын бер сынап карыйк.
...Иртәнге якта, гуннар чыккан кояшны каршы алуга күрделәр – калкулыкны готлар биләгәннәр иде инде. Чак кына сул яктарак Рим легионерларының сөңге очлары елтырый. Моны күрүгә, Атилла ханның йөрәге жуу итеп китте. Дошман орыш өчен уңайлы төбәкне биләгән иде. Шуңа карамастан гаскәрбашлары алдында Атилла хан сер бирергә теләмәде.
– Без башта калкулыктан готларны – Теодорих корольне бәреп төшерербез, – диде. Һәм атын сорап алды, ат менде, һәм гаскәриләр буйлап китте. Аңа һәр төмән урра кычкырды, сөңгеләрен селкеп каршы алдылар, озата калдылар. Ат өстендә гаскәриләрне йөреп, һөҗүмгә чакырып чыккач, Атилла хан алдан әзерләнеп куелган калкулыкка күтәрелде һәм тагын дошман ягына күз салды. Ул күрде, Теодорих король белән Аэцәй алан Сангибанны гаскәре белән уртага куйганнар. Шик юк, качмасын дип. Чөнки Хилхәл атакайның багучылары Сангибан ягында булып кайтканнар, бәк аларны чатырында кабул иткән, һәм Сангибан бәк Атилла кешеләрен чатырыңда күреп, курка калган, хәтта: «Җай чыгу белән мин сезнең якка чыгачакмын». – дип ышандырган. Ләкин Сангибанга ышану кыен иде, шул ук вакытта Аэцәйгә дә. Шуның өчен Атилла хан үз көченә таянырга булды. Сангибан янында Теодорих корольнең улы Торисмунд. Торисмунд кырыенда Аэцәй.
«Димәк, – дип уйлады яңадан орыш кырына күз ташлап Атилла. – Аэцәй консул буларак Торисмундны әманәт урынына үз кырына алган. Теодорих орыштан баш тарта икән, Торисмунд шундук юк ителәчәк». Ләкин бу хәл генә юата алмады Атилла ханны. Аланнар да, франклар да нигездә җәяүле сугышчылар иде. Атилла хан кырына Актар төмәнбашны чакыртып алды һәм аңа Теодорих корольгә каршы һөҗүм итәргә боерды. Ә аланнарга каршы Ватар төмәнбашны билгеләде. Аэцәйгә каршы, әйткәнеңчә, үзе чыгарга булды. «Аэцәй, Аэцәй, – дип уйлады хан. – Ә бит без икебез дә диярлек Актар төмәнбашта орышларга өйрәндек. Ни өчен килдең син бирегә? Кемгә ялландың? Син моның белән зур хата кылдың, консул Аэцәй, зур хата кылдың. Бу орыш синең империягә яллануың аркасында гына килеп чыкты. Синнән котылгач, мин туп-туры Римга юнәләчәкмен, үзем ятып калсам, угланнарымның берсе Римга юнәлер...».
Рим империясе тарафларының гаскәр төзелешен күреп, Атилла хан кинәнә алмады. Гуннарның сугыш тактикасын әйбәт белгән Аэцәй һөҗүмгә үзенчәрәк хәзерләнгән иде. Атилла исә өске готларга каршы аскы готларны куйды. Кайсы җиңә – шул кавем өстен чыгар. Үзе исә төмәне белән уртага басты. Аланнар һәм франклар – җәяүле сугышчылар. Аларны баштан ук тулганага алырга кирәк булыр.
Әмма Аэцәй Атилла ханның дошманы булса да, туннарның төп дошманы монда юк иде.
Шуның өчен яуга чыгар алдыннан Атилла хан император Валентианга илчеләрен җибәрде – хат юллады. Хатта мондый юллар бар иде: «Мин сиңа таба кузгалам, сараеңнан кит, тәхетең бушат!» Ничек кабул иткәндер империя илбашы Атилла хан хатын, ул белмәде. Әмма кылынасы кылынган иде инде.
Орышка кузгалыр алдыннан ул бернәрсәне яхшы белә иде. Рим халкы, Рим империясенә буйсынган кавемнәр императорларын югалтудан куркалар. Аны ничекләр генә булса да сакларга тырышалар. Чөнки шушы дәүләт тәртибенә күнеккәннәр, башканы хәтта күз алдына китерергә дә куркалар. Шуның өчен ил-дәүләтләрен саклау өчен легионерлыкка язылалар, сугышларда катнашалар, сугыш кырында ятып калалар. Атилла хан исәбе буенча, тик бернәрсәне аңламый якты дөньядан китәләр – империя корбаннары булуларын. Исән калганнары исә императордан шәфкать түгел, ярдәм көтәләр. Әмма гасырлар буена аксөяк рәвешендә көн күргән һәм башкача яшәүне күз алдына да китермәгән сенат әгъзалары, сарай «сорыкортлары» сугыш кырларында ятып калганнарны бик сирәк искә алалар, исәннәрнең кадерен белмәгән кебек, үлгәннәрнең дә каберен белмиләр.
Хәер, Атилла ханга да бу хакта уйлавы авыр иде. Аның куенында үскән һәм гуннар арасында сугыш ысулларына өйрәнгән Аэцәйнең императорга барып баш июен аңламады. Бу инде хыянәт иде, зур хыянәт!
Атилла хан кинәт кенә үзеннән арырак торган, кола атка атланган Хилхәл атакайга күз төшереп алды. Хилхәл атакай янында гадәттәгечә Римнан килгән каһиннар урала иде. Атилла хан аларга орыш кырыннан ераккарак китегез дип ишарә ясады, каһиннар шуны гына көткән кебек олаучыларга таба кузгалдылар.
Кояш инде шактый күтәрелде, ни бу яктан, ни теге яктан һөҗүм башлаучы юк. Гуннар тарафындагы бар гаскәриләр дә Атилла яубаштан боерык көтәләр. Ни сәбәпледер Аэцәй дә үз легионерларын һөҗүмгә кузгатмый тора. Чөнки Аэцәй җәяүле легионерлар өчен калку урынны сайлаган иде һәм гүя гуннарны шунда дәшә иде. Шуңа күрә Атилла ханга яраннарына һөҗүмгә боерык бирү авыр иде. Шул ук вакытта ул белә иде, ул яу килде, ул бирегә дәшкәндәй чакырды дошманны, димәк, орышны да ул башларга тиеш иде. Яубашнын икеләнә калуын сугышчылары да аңладылар бугай, сабырсызлана башладылар. Атилла хан тәвәккәлләде, Актар төмәнбашка:
– Урра! Алга! – дип кычкырды.
Күп орышларда катнашкан, нигездә төркиләрдән торган Актар төмәне тоташ бер ташкын булып, Теодорих корольгә таба кузгалгандай итсә дә, кисәк борылды да Аэцәй легионерларына ташланды. Атилла хан бик әйбәт күрде – һөҗүм барып чыкмады, атларга тауга кош кебек очу мөмкин булмады. Кисәк урра тавышы тынып калды, гуннар тау итәгендә йөзләрчә мәет калдырып, кире чигенделәр. Төмәнбаш Актар, гаепле кеше сыман, яубаш Атилла янына чаптырып килде һәм бары тик бер сүз әйтте:
– Ялгыштык!
Атилла хан җавап бирмәде, төмәнбашка камчысы белән икенче юнәлешне күрсәтте һәм үз урынына басарга кушты. Яубаш янә бер тапкыр сугыш кырын күздән кичерде. Мәетләрен сөйрәп, туннарга таба кешни-кешни килгән атларга карап торды. Кояш нык кына күтәрелгән иде инде, ә римлылар калкулыкны ташлап китәргә куркып, һаман һөҗүмгә күчмиләр. Теодорих король исә атлы гаскәрен һаман тау итәгендә тота, ул да һөҗүмгә күчәргә кыймый тора иде. Аэцәй белән Теодорих сугышчылары арасында калган Сангибан бәк аланнары, гомумән, ни сәбәпледер чигенә башладылар. Ләкин аланнарны ике яклап боҗрага алдылар, чигенергә бирмәделәр. Менә шунда Атилла хан кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм Төмәннәре буйлап китте.
– Саклану – куркаклык билгесе ул! Батыр сугышчы ике тапкыр кизәнми! Рухыгыз һәм куәтегез Тәңре кодрәте белән кушылсын! Беренче булып Атилла үзе кузгала. Тәңре кылычын югары күтәргән килеш дошманга каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган яубашка читтән тыныч карап торган батырның җанын Тәңре җәһәннәмгә олактырсын! Минем арттан! Алга! Ур-ра!..
Каталун кыры гүя асты-өскә килде, ук очларында, сөңге башларында, кылыч йөзләрендә көн уртасына якынлашып килгән кояш нурлары ялтырады. Моңа кадәр дөньяда булмаган канлы орыш башланды. Күп тә үтми тау итәгеннән агып чыккан чишмә суы тоташ кан булып ага башлады. Орыш-кырыштан сусаган батырлар, тәмам җаннары көйгән сугышчылар берсе артыннан берсе килеп, чишмәгә ятып, канлы суны эчәләр, шул эчүдән тагын да каннары кызып, орышырга керешәләр иде. Кан кою, орыш-кырыш арасында туннарның: «Тәңре безнең белән, ур-ра! Кыр, тапа, тапта!» –тавышлары ишетелеп китә. Шуңа карамастан, орыш аһ-ухка күчте, гуннар Теодорих корольнең готларын кысрыклый башладылар. Каталун тау итәге мәет белән түшәлде. Кояш баеды, эңгер инде, инде караңгы төшә башлады, ә орыш-кырыш туктамады. Үзәк өзгеч акырулар, бакырулар, әрнүле авазлар, җан ачуы белән берсе ташлануы – караңгы төшкәч тә дәвам итте. Аэцәй күптән инде калкулыкны ташлап киткән, чигенә-чигенә тау итәгендә орыша иде. Шулчак Атилла хан Актар төмәнбаш янына чаптырып килде һәм:
– Мин ыстанга кайтам, ә син Аэцәйне бүлеп ал! – дип кычкырды.
Актар төмәнбаш иң елгыр егетләре белән чигенә башлаган Аэцәйгә таба ташланды. Ай калыкмаган, әмма көн яктылыгы бөтенләй сүрелмәгән иде әле. Актар төмәнбаш гүя атта оча иде. Яубанның атта йөрүенә үз гомеренә сокланды Атилла. Иярдә барса да, ат сыртына менеп басып, сөңге ташласа да, ат корсагы астына төшеп посса да ул һәр җайдан дошманга ук яудырды, сөңге атты, ахыр чиктә бер коралы да калмаса, дошманны арканга алды, дошманының котын алып, сөйрәтеп алып китте. Актарның үз өстенә таба килүен күреп вә абайлап алган Аэцәй инеш буйлап әрәмәлеккә таба чигенә башлады. Шунда Атилла орыш кырыннан китте, аның янында йөзләрчә батырларыннан унлап кынасы калган иде, ул моны шактый караңгы булса да күрде. Батырлары түгел, ул ятып калырга тиеш бу кырда, каһин ялгышты, ул исән калды. Ләкин бит әле орыш туктамаган. Аңа шулчак җиткерделәр, Аэцәй урманга кереп качкан, әмма аның кырындагы Теодорих корольнең улы Теодомир Аэцәйгә ярдәмгә килә, алар Актар төмәнбаш батырларына каршы чыга. Каты вә канлы орыш булып ала. Атилла хан, нидер сизенеп, Актар төмәнбаш артыңнан берничә батырын җибәрде – Аэцәйне эзәрлекләмәсен, ыстанга кайтсын.
Ниндидер афәт сизеп, ыстан туктаган сугышчылары арбаларның тәртәләрен күтәртеп бәйләп, олауларны уратып алганнар һәм орышырга әзерләнгәннәр иде. Атилла хан калкулыкка менәсе иткән иде, Актар төмәнбашның сугышчылары кайтуын күреп, туктап калды, атыннан төште. Батырларны берәм-берәм боҗрага уздырдылар. Атилла сөрән салучыларына сугышны туктатырга әмер бирде. Шундук сөрәнчеләр сөрән сала башладылар, калканнар кагарга керештеләр. Тылда калган каһиннар белән Хилхәл атакай сугышның зәһәрләнеп китүен күреп, үзләренә кальга ясаганнар, хәтта кайбер дирбияләрне утка ташларга һәм качарга җыенганнар икән инде, Атилла ханның исән-имин кайтуын күреп, факеллар кабыздылар, утлар белән болгый-болгый исән калган туннарны үз яннарына чакырдылар. Ул арада исән калган төмәнбашлар, меңбашлар җыела, кайта башладылар. Атилла хан утлар яктысында Актар төмәнбашны көтте, гасабиланды, ни кылырга белмәде. Сугышчылар кайта тордылар, ә Атилла яубаш озын буйлы Актарны көтте. Үзе озын буйлы булгангамы, Актар төмәнбаш үз кырына яугирләрнең озын буйлыларын сайлар иде. Әнә шундыйларның берсе ыстанда пәйда булуга, Атилла аңа каршы китте.
– Төмәнбашың кая, Батырҗан?! – дип сорады.
Хәер, нигә сорап торырга, болай да барысы да аңлашыла иде, яугир артыннан ук янә бер ат боҗрага керде, кола атка аркылы салган Актар мәетен күрүгә, Атилла хан аның янына килде һәм ияргә аркылы салган батыр төмәнбашны кочагына алып, тынып калды.
– Кичер, кичер, кичер, Батырҗан...
Ул арада ак киез китерделәр, Атилла хан мәетне сак кына ак киезгә сузып салды һәм кырына тезләнде дә үзен уратып алганнарга:
– Иртәгә кояш чыкканчы буралап кабер казыгыз, барысы да әзер булсын, – диде.
* * *
Чоры-дәверенә күрә Ауропада тиңе булмаган бу сугыш. 451 елның ямьле җәйге июнь аенда булган канлы сугыш, әнә шулай тәмамлана. Гуннар бу караңгы җәйге төндә үзләренең яраланып орыш кырында калган, адашып йөргән яугирләрен көтеп, төне буена ут ягып, калкан кагып чыгалар.
Калканнар кагып торган орыш кыры ягыннан яралы яугирләрнең аһ-зарлары ишетелеп китә, калканнар кагудан туктауга, бериш исән калган егетләр йөрәкләрне әрнетеп, орыш кыры ягында ыңгырашкан һәм ярдәмгә чакырган яралылар янына китәләр, кем генә булмасын, дошманмы ул, үз ишләреме күтәреп алып кайталар һәм табибларга тапшыралар иде.
Ниһаять, тан атты, кояш чыкты. Атилла хан чатыр кырындагы калкулыкка менеп басты, һәм күрде. Готлар ашыга-кабалана төнлә белән үзләре ялгыш кадап үтергән корольләрен күмәләр иде. Кинәт кенә айнып киткәндәй төмәнбашлар Атилла хан янына килделәр, готларның таркау вакыты, кузгалыйк үзләренә таба, диделәр. Әмма Атилла хан:
– Орыш булыр, ләкин монда түгел. Кан коюның да чиге булырга тиеш! – дип кырт кисте, һәм өстәде: – Без кыйналганны кыйнарга көчсез халык түгел!..
Чөнки яубаш Атилла белә иде инде орышның кем хисабына бетүен. Хилхәл атакай белән сөйләшкән иде инде бу хакта. Җиңеп җиңелде гуннар бу орышта. Гәрчә Атилла хан үзе орышның кайнап торган уртасында булмаса да, ул инде бераз чамалый иде – гуннар моңа кадәр булмаган югалтуга дучар ителде. Орыш барышында ике яктан да койрык чәнчеп качу да, чигенү дә булмады. Укка – ук, сөңгегә – сөңге, кылычка – кылыч килеп орыштылар. Хилхәл атакай барысын да күзәтеп торган. Башта Теодорих король белән Аэцәй арасында булган Сангибан чигенә башлый, ахыр орыш кырын ташлап ук кача. Менә шунда курка калды бугай Аэцәй – туктап орыша-орыша, әрәмәгә таба чигенә. Менә шунда ике яктан да халык кырылды да инде. Теодорих король чигенмәде, һәрчак сугышчыларына куәт биреп, әле анда, әле монда чапты. Ләкин караңгы төшкәч, чаптырып килгән ат өстендәге Теодорих корольне дошман дип белеп, үз сугышчылары үтерәләр. Бу хәбәр ирешкәч тә Атилла хан тетрәнеп куйган иде. Хәзер ул тынычланды, тыныч кына готларның корольләрен күмүне күзәтте. Хәер, ул да Актар төмәнбашы белән саубуллашты инде – ят җирдә ятып калды гуннарның ут-су --- ---. Батырлары әйттеләр, Актар төмәнбаш унлап готны чәнчә һәм шунда аның артында Теодорих корольнең улы Торисмунд пәйда була һәм батыр төмән-башка сөңге ташлый.
Атилла Төмән башы күмелгән кабергә күз ташлады, аннары күккә бакты һәм Тәңресенә: «Тәңрем, зинһарлап үтенәм, син аны җәннәтеңә кабул ит инде», – диде.
Багучылары иртән ирештерделәр, инеш буйлап әрәмәгә таба качкан Аэцәйне Торисмунд углан бик тиз куып җитә һәм хәтта борылып орышырга да өнди. Без җиңелмәдек, без җиңдек, дип шапырына. Аэцәй туннарны яхшы белгәнгә дәшми, җиңеп җиңелгән туннарның көче чамасыз булачак, һәр гун яраланган арысландай котырынып орышачак. Аннары хәйләкәр Аэцәй бабасы Хилхәл атакай илчеләре китергән хәбәрне дә онытмый. Ә Хилхәл бабасы аңа мондый хәбәр ирештергән иде: «Сиңа туннарны җиңәргә ярамый, соңра готларның көчәеп китүләре бар, анда инде безгә дә, сиңа да көн калмас, Римга гына түгел, бөтен дөньяга готлар хуҗа булып калулары бар». Шуны истә тотып, хәйләгә оста, сәясәттә шома Аэцәй мәрхүм Теодорих улы Торисмундка әйтә: «Сиңа, углан, тизрәк калаңа кайтып китәргә кирәк. Чөнки атаңның үлемен ишетүгә, туганнарның берәрсе тәхетне биләп куюы бар».
Яшь һәм кайнар йөрәкле булачак король Аэцәйгә ышана һәм тиз генә җыена да бериш яугирләре белән Тулузага таба элдертә. Чөнки Теодорих корольнең бар уллары да тәхет турында хыялланган булалар. Аэцәй исә әрәмәдә төнен уздыра да калган легионерлары белән Рим тарафына юнәлә.
Өч көннән соң барлык һәлак булган мәетләрне дә җирләгәч, Атилла хан калган гаскәре белән туп-туры Гунстанга кайтып китә.
XVII
Бассейннан коенып чыккач, Приск җилкәсе аша сөлгесен салып, Таңчулпанны көтеп алды һәм кочагына иңдерде.
– Сагындым, бик сагындым сине, Чулпаным!
– Мин дә сине сагындым, – диде Таңчулпан ир-канатының таныш тән исен исни-исни.
– Әйдә, башта тамак ялгап алыйк әле, – диде ир-канаты. – Нәрсәләр хәзерләттең?
– Син яраткан балык, тавык, салат һәм кызыл шәраб.
– Күреп торам, өстәл янында синең миңа яңалыклар сөйлисең килә.
– Юк, искитәрлек бернинди яңалык та булмады, – дигән булды Таңчулпан һәм баскычлардан йөгереп, өйгә кереп китте.
– Ә император үлеме? – диде Приск аңа иярергә теләп, икешәр баскыч аша атлый-атлый. – Императорның үлеме яңалык түгелмени?..
– Бер дә сөенерлек яңалык түгел, Приск җаным. Синең дә миңа сөйлисе сүзләрең бардыр дип уйлыйм?
– Бар, Чулпаным, бар. Ләкин синең өчен сөенечле хәбәр түгел, көенечле хәтта. Иллак абаң, – диде Приск өстәл янына утыра-утыра, – Гунстанга буш кул белән кайтып китә. Каты маңгай Валентиан кызны ниндидер Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәргән икән.
– Димәк, абама язмаган була ул хатын. Кыз түгел инде, кыз булмый Һөнәрия. Бит абам аңа өйләнеп һәм христианнарча никахлап, Аквиләй каласы янындагы бер виллада айдан артык яшиләр, беләсең килсә, Приск җаным.
– Хәерле булсын. Кызганыч, иллә мин бары тик шулай дип кенә әйтә алам. Мин ышанам, абаң үзенә тиңен табар әле.
Табын янында күзгә-күз карашып, елмаешып алдылар, әле кулларын бер-берсенә сузып, бармакларын аралаштырдылар.
– Приск, мин императорның матәменә дә бара алмадым. Курыктым.
– Нигә? Нигә курыктың?.. Бернидән дә курыкма. Мин сиңа хәзер дога укыйм.
– Нинди дога?
– Мәхәббәт догасы. Мин бит сине, күгәрченем, шундый сагындым, шундый сагындым. Исән-имин әйләнеп кайтсам, атна буена кочагымнан чыгармам дип чак кына ант итмәдем...
– Җитте. Минем тамагым туйды, – диде Таңчулпан һәм елмая-көлә ятак ягына таба китте.
Яшьлек үзенекен итте, алар бар дөньяви кайгыларын онытып, наз-сөюгә бер-берсеннән әсәрләнеп, күккә ашар дәрәҗәгә җитеп, сөешеп яттылар.
Ләкин наз-сөюдән исереп, чалкай төшүе булды, Рим урамнарында саташып Һөнәрияне эзләп йөргән Иллак абасы күз алдына килде, аннары император Феодосийның сулышы җитмәүдән, яр өстенә чыгарып ташлаган балыктай авызын зур ачып аңа нидер әйтергә теләве...
Гөнаһ шомлыгына каршы, императорны җирләүгә өч көн үтмәде, тутасы Гөлсәрия Таңчулпанны үз кырына чакыртты. Коты алынып барды сазаган кыз янына Таңчулпан. Әле император исән чакта ук бу тутакай аның белән кызыксынган иде. Бәхәссез, кем аша булса да тутакай Гөлсәрия аның соңгы мәлдә энесе Феодосий янында булуы хакында белгән. Белгән дә хәзер барысын да ачыкларга тели. Ахыр килеп, Атилла хан кызы ләбаса!
Прискның аруы җиткән, шундук йокыга китте, ә менә Таңчулпанның күзенә йокы керми. Хак, аңа бу яктан куркасы юк. Нәкъ аның аркасында атасы Византиягә яу йөрүдән баш тарта. Хак, Гөлсәриянең дә йогынтысы булгандыр. Димәк, бу яктан аңа бер дә куркасы юк. Аннары, әлегә аңа берәү дә янамый. Гөлсәрия дә очрашканда бу хакта сүз кузгатмады. Дөрес, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй: «Пешекче готны зинданга ташлаттым», – дип кенә әйтеп куйды. Бу сүзне ишетүгә, җитмәсә императорның тутасы авызыннан, Таңчулпанның аркасы өшеп куйган иде. Соңыннан аңа, инде өйгә кайткач, хезмәтче хатын әйтте: «Императорга пешекче агулы шәраб эчергән икән, зинданга ташлаганнар икән үзен», – диде.
«Хөкем көтә сине, Таңчулпан, хөкем, – дия-дия күзләрен йомды Таңчулпан һәм иренә таба елышы төште. – Тик ни өчен сине хөкем итәргә тиешләр? Бит ул аңа гына түгел, берәүгә дә явызлык кылмады...»
Тәмам иза чикте, башы катты Таңчулпанның шул хакта уйлый-уйлый, ахыр Прискның тыныч тәне тынычландырды бугай, йокыга киткәнен сизми дә калды.
* * *
Иртән күзләрен ачкач та күз алдына умератор -----. Бер мәлдә аның күңелендә ниләр кайнавын Приск белмәде. Аның өчен хатыны салкын мәрмәргә әверелде. Табында утырганда көлемсерәү кебек нәрсә күзгә чалынып алса да, нигездә, Таңчулпанның гүзәл йөзен тоташ моңсулык баскан иде. Икәүдән-икәү генә калган мәлләрдә дә аз сөйләште, тизрәк бакчага чыгып китте, йә ятагына юнәлде. Приск Чулпанын аңлады да, аңламады да. Ул әле мәсьәләнең асылына төшенмәгән иде, әмма бераз чамалый иде – хатыны белән император Маркиан арасында ниндидер ямьсез сөйләшү булган. Хак, надан император Маркиан, Атилла хан кызы һәм аның хатыны булган Иринаны күрә-күргәннән бирле яратмады һәм әлбәттә язучы һәм мәрхүм Феодосийның киңәшчесе булган Прискны да. Иллә нишләмәк кирәк, бу сарай тирәсендә борын заманнарда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә – надан бәндә укымышлы һәм акыллы кешене күралмый. Ахыр килеп, яңа императорның кыяфәтенә үк дорфалык, тупаслык, әдәпсезлек билгеләре салынган иде. Әнә шул кешегә мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия мөкиббән киткән – кияүгә чыга һәм гаскәрбаш Аспар белән бергә Маркианны тәхеткә утырталар. Маркиан тәхеткә ия булганнан соң империядә һәр җирдә дә хәрбиләр өстен чыга башлады. Күрәсең, бу хәл һәр империя өчен хас нәрсәдер. Империяне хәрбиләр генә саклый ала, киресе булганда империяләр шундук таркалачак. Бу Византиянең язмышыдыр, мөгаен. Килешергә кирәк иде һәм, бик ихтимал, Приск килешкән дә булыр иде, тик әнә шул император иренә ияреп килгән Иринага: «Моннан соң Атилла хан кызының сарайда эзе булмасын!» – дип әйткән, һәм акылга чамалы император моны Атилла хан кызы ишетсен дип ул ишетелерлек итеп әйтә. Ә сакчылар шундук императорның әмерен үтәргә ташланалар – Таңчулпан-Иринаны куып диярлек сарайдан чыгарып җибәрәләр.
Император Феодосий заманында Таңчулпанга мәрхәмәтле булган Гөлсәрия дә тупас иренә бер сүз дә әйтми. Ул да анда була. Бу хакта Прискка, ул туп-туры император кырына керде һәм Маркианның ике төрле күзенә туры карап: «Ил-халык сезнең кулда, хак, ләкин сездәй кешегә әдәп саклау кирәк иде, хатын-кызга алай әйтмиләр, галиҗәнаплары», – диде һәм борылып чыгып та китте.
Шул көнне кайтып керүе булды, Таңчулпаны Прискка:
– Әйтмә бер сүз дә, җаным. Йөзеңә үк чыккан, мин монда кемгәдер комачаулыйм, – диде.
Приск тәмам чарасыз калып торды, кәефе тәмам кырылган иде, түргә узды, сәкегә утырды, терсәге белән тезенә таянып, маңгаен кулларына куйды. Ул тәмам югалып калган иде, хатынына ни әйтергә дә белмәде, хәтта күтәрелеп күзләренә туры карарга да оялып утырды.
– Мин нишләргә тиеш соң, Чулпаным? – диде ул башың күтәреп, хатынның күзләренә карады.
– Безгә бу каладан китәргә кирәк, Приск җаным.
– Кая?! – диде гаҗәпләнә калып Приск.
– Гунстанга! Атам янына. Ул дәүләт тота, ә син дәүләт кешесе. Синдәй кешеләр аңа да кирәк.
Прискның күзләре шар булды. Бу хәлгә ул ышанмады гына түгел, каршы булуын аңлатып, утырган урыныннан сикереп үк торды.
– Мөмкин хәлме бу, Чулпаным?!
– Түгелдер, түгелдер, Приск җаным. Кичер, аптыраганнан әйтүем. Ничек инде сарай галиме варварлар иленә китсен ди, – диде Таңчулпан һәм килде дә иренең кочагына иңде.
Приск аны кулына күтәреп алды, ятагына илтеп салды һәм Чулпанының башын күкрәгенә кысты да уйга калды. Ул үзенең Гунстанда яши алуына ышанмый иде, гәрчә грекларның Атилла ханда хезмәттә булганнарын үз күзе белән күрсә дә. Шул ук вакытта ул белә иде – ул чарасыз, Маркианга каршы һични кыла алмаячак, шуңа гасабилана, йөрәге әрни иде.
– Елама әле, бәгырь, елама әле дим. Тынычлан. Бер дә алай аһ килерлек нәрсә түгел ул. Надан һәм тәхетне христианнар аша биләгән Маркиан озак утыра алмас. Бер дә исең китмәсен. Сарайда сине күрергә теләми икән – барма, күренмә, өйдә утыр, укы, яз. Киштә тулы китап.
Хикмәт, Прискның шул сүзләреннән соң Таңчулпан тынычлана төште, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.
– Чынлапмы, Приск җаным?!
Чынлап булмый. Төкер син аңа, Маркианга дим. Менә сиңа бер гыйбарә. Ике кеше тар сукмактан кара-каршы килә. Берсе шунда: «Мин ахмакларга юл бирмим!» – ди. Икенчесе укыган, әхлакый җанлы кеше була, чак кына читкә китә дә: «Мин, киресенчә, ахмакларга юл бирәм», – ди. Юл бир син аңа, Чулпаным, барма сарайга, чалынма шул ахмакның күзенә.
Таңчулпан иренең куенына сеңде. Менә ул һәрчак шулай, Чулпанын юата белә, күңеленә ачкыч таба.
– Әллә син туганда ук шулай акыллы булып тудыңмы, Приск җаным?
– Юк, әлбәттә. Мин укый-укый акыл җыйдым. Шул ук вакытта мин беләм, Сократтан син күп беләсеңме дип сорагач, ул: «Мин бернәрсә дә белмәвемне яхшы беләм», – ди.
– Карале, Приск, мин синең император Нерон турындагы язмаңны укыдым. Ул чынлап та әнисен үтерәме?
– Нигә сиңа тагын Нерон?! Куй син аны.
– Син үзен шулай язгансың бит.
– Мин булган хәлне яздым. Укы һәм үзең нәтиҗә яса. Тарих ул – үзе бер могҗизаи мәктәп, кешене – кеше итә. Чөнки тарих укыган кеше борынгы бабалары кылган хаталарны кылмаска тырыша. Тарих ул үзе бер мәктәп. Борынгы грек акыл ияләре: «Изгеләрдән үрнәк ал, яманнардан гыйбрәт ал», – дигәннәр.
– Әйт әле, Приск җаным, син үзеңнең Рим тарихында: «Пасха көнендә Мария Магдалина Рим императоры Тиберий янына килгән дә: «Гайсә яңадан туган!» дип әйткән», – дип язасын. Мария Магдалина шулай дип әйтүгә, император кулындагы ап-ак йомырка шундук кып-кызыл булган, дип язасын. Бу да аз тоела сиңа, син шул хәлдән соң император Тиберийны чукындырасың. Хакмы, булган хәлме бу?
Приск хатынын күкрәгенә кыса төште, ахыр ике кулы белән яңакларыннан алып, күзләренә карады.
– Ә син ничек уйлыйсың?
– Мин! Белмим. Бездә андый хәлләргә кеше ышанмастай нәрсәне хак булса да кешегә сөйләмә, диләр, ә син хәтта язгансың.
– Дөрес әйтәләр, Чулпаным. Бик дөрес. Ә менә христиннар үзләренең аллалары хакында төрле тузга язмаган нәрсәләр, могҗизалар кылган дип сөйләргә яраталар. Ярый әле моңа үзләре генә ышансалар, күбесенә үзләре дә ышанмыйлар, ә менә башкаларны шуңа ышандырырга тырышалар.
– Ышанмаган кешеләрне еретиклыкта гаеплиләр, хәтта җәзалыйлар да. Шулаймы?
– Шулай, шулай, Чулпаным. Хәтта җәзалыйлар да. Ахыр килеп, Гайсә пәйгамбәр үзе дә могҗиза бит ул.
– Аннары син христиан руханилары изгеләр санына керткән Либерий папаны ямьсез итеп язгансың. Имеш, ул епископларга хатын-кызлар белән Йокларга рөхсәт итмәгән, ул гынамы, епископларның хатын-кызга өйләнүен зур гөнаһка санаган.
– Тынычлан, Чулпаным. Мин сиңа епископ түгел, аннары син Рим кешесе түгел. Ә мин үземне синең белән шул хәтле бәхетле итеп тоям ки, кайчак курка калам, чынмы бу хәл, чынлап та шушы алиһә минем куенымдамы, төш түгелме, дип курка калам.
– Ә папа Анастасий үз кырында ике гүзәл кыз тоткан. Син аларның исемнәрен дә язгансың хәтта – Марпелия белән Мелания. Көннәрдән бер көнне Мелания Руфин атлы галимгә гашыйк була. Минем кебек. Моны белеп алган Марцелия галимгә үзен тәкъдим итә... Әмма галим ул кызны өеннән оятсыз, намуссыз дип куып чыгара. Шул хәлдән соң...
– Шуннан соң Марцелия кайта да папа Анастасийның аягына төшә. Ә теге көнче кызның хәленә кереп, галим Руфинга ләгънәт укый һәм аны чиркәүдән куа. Үзе оятсыз була изге папа, Чулпаным...
– Мин боларның барысына да ышанырга тиешме, Приск?
– Мин булмаган бер генә нәрсә дә язмадым, Чулпаным. Ул гынамы, андый хәлләр Римда әле дә булып тора. Бүген Римда папа вазифасын үтәп яткан рухани Синәй кала тирәсендәге монастырьларны тәмам үз гаременә әверелдергән. Миңа бу хакта ышанычлы кеше сөйләде. Монастырьга килгән һәр кыз башта папа Синәйнең хатыны була икән, шуннан соң гына бичара кыз монастырьга керергә рөхсәт ала алган. Бүген бу хәлләр бара Римда, бүген, Чулпаным. Мәңгелек калада!
– Алай да, әйт әле, Приск җаным, император Нерон чынлап та анасын үтергәнме?
– Әйе, Чулпаным, үтергән. Улы үсмер чакта ук Неронның әнисе Агриппина күрәзәче-астролог Бабильгә килә. Һәм болайрак сорау бирә: «Синең йолдызларың минем улым Нерон турында ни сөйлиләр? Минем улым император булачакмы?» Күрәзәче-астролог ана әйтә: «Бер дә борчылма, анакай, улың чынлап та император булачак, ләкин соңыннан анасын үтерәчәк», – ди. Ана әйтә: «Үтерсә – үтерер, император гына булсын», – ди. Еллар үткәч, Нерон Рим тәхетендә утырганда чынлап та анасын үтертә. Хәзер әйт, Чулпаным, нигә сиңа болар? Нигә кирәк сиңа Рим императорлары тормышы?..
– Беркөнне, мине сарайдан кудыртканга кадәр, император Маркиан туктатты да: «Сине, Атилла кызы, гаскәрбаш Аспарның күрәсе килә», – диде. Ә ул кеше Гунстанда мине куган иде.
– Тоттырдыңмы соң? – дип елмайды Приск.
– Тоттырган булсам, Приск җаным, синең яныңда ятмас идем. Рәнҗетмә мине. Болай да мине рәнҗетүчеләр ишәеп бара. Бит Византия империясе хәзер Маркиан белән Аспар кулында. Җитмәсә, сенат карары белән Аспар патрикий титулын йөртә.
Приск кисәк җитдиләнде, торып ук утырды һәм бер ноктага карап дәшми торды.
– Мин сине ары таба сарай тирәсенә алып бармам, Чулпаным. Өйдә утыр, укы, белем ал.
Таңчулпан аны кире яткырды һәм янә кочагына чумды.
– Син Аспардан курыкмагансыңдыр бит, Приск җаным?!
– Юк, мин аңардан курыкмыйм, Чулпаным. Аның ярты гаскәре туннардан тора. Алар мине дә, сине дә рәнҗетергә бирмәсләр.
– Атам аны яратмаган иде.
– Син дә яратмадыңмы?
– Мин дә, Приск, мин дә яратмадым, яраткан булсам...
– Куганда тоттырган булыр идеңме?
– Әйе, дисәм, ни кылыр идең?..
Мөмкин түгел иде аның белән бәхәсләшү. Приск аның белән озак бәхәсләшә алмады, һәрчак аның серле күзләренә карады һәм үзе дә сизмәстән татлы иреннәренә тартылды. Дымсу татлы иреннәр, мөлаем матур йөз, алтын төсендәге чәч, күк йөзен чуарлаган йолдызлар кебек сипкелләр аны һәрчак чарасыз итте һәм ул бәхәсне бер читкә куеп: «Чулпаным, бәгърем, син бит минем бердәнберем», – дия-дия сөяргә мәҗбүр булды. Шулай гына бәхәстән туктата ала иде ул аны.
XVIII
Аркадашы, киңәшчесе аскы готлар короле Визигаст Атилла хан сараена кич якта гына килде. Ошбу король Атилла кырына саксыз үтә һәм берәүдән дә рөхсәт сорап тормый иде. Бал-кан төбәкләреннән үк, иңгә-иң килеп империяләргә каршы сугышкан, иң мөһиме, Каталун кырында өстен үк чыкмасалар да җиңелеп-җиңүгә ирешкән гуннар ханы готлар короле Визигастны һәрвакыт үзенә тартып торды.
– Уз, утыр, Визигаст дус, – диде аңа король ишектә күренүгә Атилла хан.
Күрештеләр. Шәрабчылар һәм кымызчылар кечкенә өстәлгә корсаклары тирләп торган шәраб һәм кымыз чүлмәкләре китереп куйдылар. Әмма Атилла хан үзенә салкын чишмә суы сорап алды.
– Саулыкмы, Атилла хан! – дип, Атилла шәраб койган бокалга кул сузды Визигаст король.
– Сау-сау, Визигаст дус. Шөкер кылам. Тик күңел тыныч түгел. Каталун кыры күңелдән китми. Отмадык та, оттырмадык та кебек, ә уйландыра. Ә бит көч безнең якта булды, безнең якта, Визигаст дус. Алар ташлап китте орыш кырын, алар.
– Ни булды димим, хан. Киңәш бирәм. Безнең максат Римга барып җитү иде кебек.
– Кыш авышуга Римга юнәләбез, Визигаст дус. Мин сатлык җан Аэцәйнен башына җитәргә тиешмен, бер җайдан Валентиан императорның да.
– Үч алыйк без аңардан, хан. Римга яу йөрик, Римның үзенә!
Атилла хан әле Визигаст корольнең күзенә, әле корсаклары тирләп утырган чүлмәкләргә карады, бертын дәшми торды. Шуннан соң гына:
– Мин кайчан кузгалу турында уйлап утыра идем, Визигаст дус. Без империяне җиңдек, ләкин җимермәдек.
– Империянең оясы – Рим, Атилла хан. Безгә Римга яу йөрергә кирәк һәм тиз арада.
– Ни өчен?
– Миңа ишеттерделәр, хан, Аэцәйнең төрле халыклардан җыелган гаскәре кайсы-кая таралган икән. Аэцәй исә, имеш, Ахвиләй качып ята. Валентиан аны эзләргә, табарга һәм сараена китерергә әмер биргән.
– Ни өчен?
– Менә анысын Римга баргач белербез, хан.
– Син хаклы, Визигаст, Аэцәй кыйналган бүредәй койрыгын бот арасына кыстырып дәшми тора. Аның аркадашы, Теодорих король һәлак булганнан соң Тулуза тәхетенә утырган Торисмунд, әле булса тәхеткә таруына ышанмый, айнып җитми икән.
– Минем, хөрмәткә ия король, башта аланнар бәге Сангибанны акылга утыртасым килгән иде.
– Ә минем Тулуза каласына барып утырасым килә, хөрмәткә ия хан. Һәм башта империя оясы Римны туздырыйк, халык өстенә бөтен яманлык шуннан төшеп тора.
Атилла хан бокалына кымыз койды, күтәрде, аз гына ыртлап куйды.
– Ә бит син хаклы, хаклы, Визигаст, хаклы. Мәрхүм атам Мәңгүк тә безгә башта коллык оясы Римны туздырырга кушкан иде.
– Димәк, безгә тиз арада кузгалырга кирәк, хан. Аэцәй, имеш, Римга кайтырга кыймаган, император Валентианнан курыккан, диләр.
Димәк, син Римга таба кузгалыйк дисең, хөрмәткә ия Визигаст король?
– Римга, хан. Йә без Римны җимерәбез, йә Рим безне янә мең елга кол итеп тота. Ә Сангибан бәккә соңыннан да өлгерербез, Сангибан бәк беркая да китмәс, Атилла хан.
– Синең белән килештек, король Визигаст. Аксакалларым да синең фикерең хупласалар, без тиздән чынлап та Римга таба кузгалырбыз. Аэцәй император Валентианга: «Мин Атилла ханны җиңдем», – дип мактанган булса кирәктер. Без исә Римга җитеп, римлыларның «җиңдек» дигән сүзен юкка чыгарырга тиешбез. Без бар, без исән, без хәтта Римның үзенә һөҗүм итәргә әзер. Әзерме, Визигаст король?
– Мин әзер, Атилла хан.
– Төнбоек кызым Таңчулпаннан бер дә ким түгел, артыграк булмаса әле.
– Мин әйтеп карармын аңа. Төнбоек кызыңны күргәнем бар, хан, чынлап та күз алмаслык чибәр. Әйе, Бәлки улым килешеп тә куяр.
– Хәтерем ялгышмаса, Даһкар улың амаллар нәселеннән сораган иде түгелме?..
– Амаллар нәселе минем кан дошманым, Атилла хан. Мин үзем угланны бу адымыннан тыйдым, үзем. Хәтерендәдер, Теодорих король, кабих, заманында минем иң яраткан хатыным тартып алган иде ич. Ул гынамы, ярты сугышчым котыртып алып китте. Кан дошманым ул минем, хан.
– Яхшы, хан, яхшы, шулай итәрбез, – дия-дия Визигаст король бокалга салган әче балны эчеп куйды да торып басты.
– Сабыр, сабыр итеп тор, король. Мин синең дә бүгенге табында булуың телим. Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр безнең бабаларыбыз.
– Яхшы, хан, – дип бил бөкте Визигаст король һәм ишеккә таба китте.
XIX
Ниһаять, Атилла хан, яз көннәренең берсендә Рим каласына җитеп, ыстан туктый. Ул әле кала белән ни кыласын хәл итмәгән. Яңа гына ишләре корган чатырыннан чыгып, дөнья каласы Римга карап тора. Кала чынлап та мәһабәт, матур һәм хозур. Ләкин нәкъ менә шул мәһабәт кала халкы дөнья гавәмен гасырлар буена коллыкта тота. Атилла хан кырында Хилхәл атакай, сәркатибе Орест, кайнеше Антоний, Визигаст король, ант-славяннар төмәнбашы Гунитар тарафыннан император сараена җибәрелгән Улда.
– Хан, Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкының бөтен байлыгын җыеп яткан мәркәзе дә, – диде Улда.
– Монда театрлар, цирклар, храмнар, китапханәләр. – диде Орест. – Римда борынгы һәм хәзерге философларның хезмәтләре саклана. Бер сүз белән, хан, Рим чынлап та кешелек дөньясының алтын хәзинәседер.
Атилла хан кайнеше Антонийга карады.
– Йә, син ни әйтәсең?
– Римда китапханәләр генә түгел, алтын дигән хәзинә дә бик күп, римлылар гасырлар буена ул байлыкны җыеп яттылар. Ә мәһабәт биналарын, бизәкле храмнарны бичара коллар кулы белән салдырдылар, күтәрттеләр. Чуерташтан тезелгән юлларны да коллар салды, хан, каналларны да коллар казыдылар. Каланы исә коллар таулардан таш кисеп, ташын эшкәрттеләр. Ике рәхәт бергә килми, диләр, римлылар ошбу якты дөньяда ике рәхәтне бергә кушып гасырлар буена яшәделәр. Империя калаларында кан-җан коюның исәбе-хисабы булмады. Җитте аларга, хан. Кан-җан коеп булса да без моңа чик куярга тиешбез. Без шуның өчен килдек монда, гуннар ханы Атилла.
– Димәк, без Римның алтын-көмештән торган хәзинәсен генә түгел, җанын да коярга килдек, Антоний?
– Хак Тәгалә шулай, хан. Хәзинәсен генә түгел, җаннарын коярга да килдек. Инде кан-җан коюдан баш тарталар икән, бар булган хәзинәләрен чыгарып бирсеннәр һәм мәңгелеккә колбиләүчелектән ваз кичсеннәр.
– Кыю сөйләшә кайнешең, Атилла хан, кыю сөйләшә.
– Ул хаклы, Хилхәл атакай. Без бирегә бер җайдан грек халкын да коллыктан азат итәргә килдек. Антоний хаклы, грек халкы римлыларга гасырлар буена табак тотты. Моңа да чик куярга дип килдек без, Хилхәл атакай. Римлыларның яшәү дәверләрендә сугыштан башлары чыкмады.
Атилла хан монда дөнья халкын азат итәргә дип килде – әйе, колбиләүчелектән. Грекларның да рухи байлыкларын аждаһадай Рим йотып торды. Талантлы галим-голәмәләребез, белгечләребез, осталарыбыз, ораторларыбыз империягә хезмәт иттеләр.
– Чатырга кереп сөйләшик әле, яраннарым, – диде Атилла хан беренче булып чатырына таба кузгалды.
Чатырга керделәр, түгәрәкләп куелган мендәрләргә утырыштылар. Ул арада шәрабчылар һәм кымызчылар, бокаллар тотып, кымыз өләшеп йөри башладылар...
Атилла бары тик чишмә суы гына эчте, аңа ни кымыз, ни шәраб ярамый иде, табибе дә рөхсәт итмәде.
Табында аскы готлар короле Визигаст сүз алды.
– Хан, мин сиңа сөйләгән идем инде. Моннан күп еллар элек готлар короле Аларих Римны ала, талый... Баегандыр да бәлки... Әйе, тик бу король, готларның беренче короле Аларих, Римны алганнан соң, күп тә үтми үлеп китә. Әйтүләре хак булса, римлылар аны бик тә каһәрлиләр, аллаларыннан аңа әҗәл китерүен телиләр. Аларих король чынлап та үлә. Аны По елгасын буып, елга төбенә күмәләр һәм елганы янә үз эзенә төшерәләр. Аларих король күмелгән кабердә байлыкның чиге-чамасы юк дип сөйлиләр гот аксакаллары. Имеш, корольне алтын һәм тимер табутка салып күмәләр.
– Марг каласы монахлары абам Биләү белән килешеп безнең орыш-яучыларда башларын салып каберләрен казыта. Монахлар Римга бихисап күп байлык алып кайталар. Каберләрдә табылган алтынның бәһасен әле булса әйтә алганнары юк. Бу хакта ишеткәч, без дә Тәңребездән көн-төн сорадык, монахларга тизрәк әҗәл китерсен дип. Империянең, империянең генә түгел, империя халкының да комсызлыгы иде бу. Ә бит мәрхүмнәрнең каберенә кагылырга ярамый, аларның рухлары рәнҗер, диләр.
Шулчак тышта шау-шу купты. Табындагылар сагая калдылар, япманы ачып, чатырга Атилла ханның җансакчысы керде.
– Хан, кала капкасыннан чыгып, бер төркем халык безгә таба килә. Ни кылыйк?..
Барысы да дәррәү тышка таба кузгалдылар. Чыга-чыгуга, Атилла хан иң калку урынга басты һәм үзенең чатырына таба килүче римлыларны күрде дә, легионерлар урынына руханиларны һәм гади халыкны шәйләп, Хилхәл атакайга карап алды. Рим каласы яклап байраклар күтәргән, чуар киемле йөзләрчә кызлар иярткән монахяер гавәмне күздән кичерде. Төркем җырлый иде бугай, әллә елашалармы?.. Атилла хан аермады. Ләкин аерым-ачык күрде: иң алдан римлыларның рухание килә иде, кулында байрак.
– Иң алдан байрак тоткан папа килә, – диде Атилла хан янәшәсендә басып торган Хилхәл атакай.
– Димәк, император Валентиан рухи атакаен яллаган, ә үзе Равеннада качып ята, шулаймы, атакай?
– Папа безгә килешергә дип килә, хан.
– Нигә папа, нигә император үзе түгел?
– Римлылар горурлыклары аркасында шул көнгә калып баралар, хан. Каты тор, хан. Бернинди ташлама да ясама. Безнең төп максат, Римны алу түгел, колбиләүчелекне бетерү, Рим патрицәйләре кулыннан туганнарыбызны азат итү. Империя таркалганда өч хакыйкать аша үтәр ди: тәүбә итү, үкенү, офтану һәм күз яше аша, Аллаһыдан, дога кыла-кыла, кылган гөнаһларын ярлыкату аша.
– Киңәшең өчен рәхмәт, Хилхәл атакай. Мин атама биргән антым онытмадым, атакай. Мин шуның өчен монда – империянең башкаласы капкасы каршында басып торам, – диде Атилла хан башын чөя төшеп.
Ул арада миссия килеп тә җитте. Тоташ карадан киенгән һәм киеме белән Атилла кыяфәтен хәтерләткән папа, килә-килүгә Атилла ханның аягына төште һәм торып басуга, нотык тотарга кереште. Хак. Атилла хан аның бар сүзен дә аңлап бетермәде, ләкин абайлады: сүз каланы таламау, ә папа китергән бүләкне алып китү турында бара. Шул сүзләрен расларга тырышып булса кирәк, папа Лев I, ниһаять, сүзен тәмамлап, артында басып торган монахларына ым какты, ә тегеләр шуны гына көткән кебек Атилла ханның аягына төштеләр һәм хан алдына өч зур көмеш табак алтын китереп куйдылар.
– Бу сиңа, Атилла хан, кабул ит, мин сиңа Римда булган барлык алтыннарны җыеп чыгардым. Монда 21 пот алтын һәм синең батыр яугирләреңә сылу кызлар.
– Коллар, гун коллар кая, рухани? – диде Атилла хан.
– Син юлга чыккач ук Римда булган барча гун коллар да иреккә җибәрелде, хан.
– Рухани, минем сиңа гына түгел, Равеннада качып яткан император Валентианга да шартым бар: моннан соң Римда һәм Рим биләмәләрендәге салаларда коллар тотмаска, коллар көченнән файдаланмаска! Шунда гына безнең ике арада тынычлык урнашыр. Мин әйттем!
Атилла хан папа белән сүзе бетүен аңлатып, руханига китәргә ярый дигән шикелле кулы белән генә ишарә ясады, шуны гына көткән кебек папа янә ханның аягына төште, торды да кисәк борылып, әлегә кадәр ачык торган Рим каласының басу капкасына таба кузгалды. Аңа титаклый-титаклый ишләре иярделәр, Атилла хан Хилхәл атакайга папа китергән кызларны чатыр артына алып китәргә кушты, ә үзе ике кулын күккә күтәрде дә:
– Йа Илаһым – Тәңрем, күр инде, бак инде яранына, мин Римга җиттем, мәңгелек каланы тезләндердем. Дөнья каласы рухание миңа ары таба коллар көченнән файдаланмаска, барча колларны да азат итәргә Ходалары алдында ант итте. Йа Илаһым, йә Тәңрем, мин атам Мәңгүк хан васыятен үтәдем, кабул ит, Тәңрем, кабул ит!..
Атилла хан үзен уратып алган төмәнбашларына бер сүз дә әйтмәде, борылды да чатырына кереп китте. Ул ялгыз калып, бераз тынычланырга тырышты. Чөнки ул дөнья халыклары күптән хыялланган максатка ирешкән иде.
Икенче көнне үк гуннар туган якларына таба кузгалдылар. Ә Рим халкы туннарның китүен күреп, котырынып чиркәүләрдә чаң суга башладылар. Бу хәл 452 елның май аенда булды, һәм шушы сан вакыты белән тарихка да кереп калды.
XX
Бабасы Вигиләй карт авырып киткәч, Атилла ханның табибы аны атна дигәндә аякка бастырды. Бу хәлгә исе-акылы киткән Вигиләй күп тә үтми елмая-елмая Атилла хан янына килеп керде. Ул инде чир-хастасы турында оныткан, гүя аяк сузар хәлгә калып, урында да ятмаган иде – дөньялыкны кайгырта башлаган. Вигиләйнен кулында император Маркианның хаты. Бабасы гасабиланган, дулкынланган, борчулы иде. Атилла аңардан: «Ни булды?» – дип сорамады, түрдән урын күрсәтте, кәефен сораштырды, елмаюын күреп, көлемсерәп торды. Кайчандыр бабасы аны кан дошманы итеп күрә иде. Хәзер әнә ил өчен кайгыртып йөри.
– Күр әле, күр моны, кияү. Гелән оятын югалткан бу Маркиан. Тыңла әле, тыңла, ни яза. Имеш, Атилла хан белән ул исәп-хисапны күптән өзде инде. Имеш, барысы да Феодосий үлеме белән җилгә очты. Ә бит, мин җүләр баш, аны яклап чыккан идем. Мәрхүмкәй Феодосий акыллы илбашы иде. Әйткән сүзендә торыр, артыгын сөйләмәс, кирәген кабул итәр, кирәкмәгәнен борып җибәрер иде. Урыны оҗмахтадыр, яхшы кеше иде. Бер тапкыр тәхет ягына кердем, тыңлады мине һәм аны үтәли күргәндәй: «Вигиләй, сиңа хөрмәтем зурдыр, ләкин надан түрә үз тирәсенә үзеннән дә надан ярдәмчеләр җыяр», – дигәннәр борынгылар дип әйтеп әйтте. Көт, бераз сабыр ит, диде. Миңа бу хакта тутам Гөлсәрия дә сиздергән иде инде. Аны да тыңладым, сине дә тыңладым. Көт, сабыр ит, мин Маркиан белән үзем сөйләшермен. Үпкәләде тутам, Маркианны сарайга уздыр, ди. Үпкәләмә, тутам, дидем, ул томана надан Маркианны сарай тирәсенә уздыра алмыйм. Аңла, Вигиләй, хәлемә кер, авыр миңа алар белән эшләү, ә тутам тәмам бугазга баса. Шунда император Феодосий мәрхүм әйтә: «Ил белән идарә иткәндә үз кырыңа надан ярдәмчеләрне җыярга ярамый. Илбашы шул юлга баса икән, йә ил бетә, йә үзең бетәсең», – диде. Һәм, мәрхүм, хаклы булган...
– Утыр, бабам, тынычлан, – диде аңа Атилла хан. – Мин ул хат белән таныш инде. Син Тәңре янына җыенып ятканда ук инде ул хатны миңа тапшырдылар. Көнчыгыш империясе ясактан баш тартса, без ул ясакны Көнбатыш империядән алып кайттык, Вигиләй. Ләкин, ышан, Маркианга да чират җитәр. Тик минем башта әле тегеләргә, әле боларга барып елышкан башбирмәс аланлы Сангибанны акылга утыртасым килә. Каталун кырында ни кылды?! Башта безнең якка күчәргә ризалык биргән иде, соңра эш тыгызга калгач, гомумән, сугыш кырын ташлап качты. Рим белән без араны җайладык, Рим ары таба коллар исәбенә яшәмәячәк. Моны сиңа гуннар ханы Атилла әйтә!
– Хуш, хуш, кияү, хуш! Тик бит Маркиан Римда түгел, Византиядә утыра. Маркиан белән якалашыр идең, кызың анда – Таңчулпаның.
– Кыз анда, хак. Алай да без башта Византия белән дипломатик сөйләшүләр алып барырбыз, бабам. Ашыкмыйк. Әйтәм бит, минем башта Сангибан белән исәп-хисапны өзәсем бар. Мин аңа үзем яу йөрмәм, кул астымдагы Римнан азат иткән аланнарны җибәрермен.
– Сангибан белән сак бул, кияү. Күптән түгел ул Торисмунд корольгә кызын бирде, тегенең аны якларга килүе бар.
– Хак, бар. Ләкин анысын Тәңрегә калдырыйк. Мин башта Сангибан белән араны өзәргә булдым. Фатихаң бир. Һәм тыныч кына өйдә ят. Син әле аякланып кына киләсең. Оныттың дамени, айлар буена беркемне танымыйча саташып ятуыңны. Элиана яныңнан да китмәс булды. Маркиан өчен дә кайгырма, барысы да әйбәт булыр.
– Хуш, хуш, кияү. Ак юл сиңа, уңышлар!
Атилла хан ишеккә таба юнәлгән бабасының аркасына карап калды. Олыгайды, картайды бабасы. Бөкересе чыкты, әмма бирешергә теләми. Аның каравы улы Антоний аякланып килә. Ары таба чит илләр белән сөйләшүләрне Антоний алып барыр. Хак, бабасының чын уй-ниятен вә йөзен «ачмас» өчен ул Вигиләй бабасын читләр алдында да, үз кешеләре алдында да үртәде, янады, орышты. Моны ул юри эшләде, ил сәясәте таләп итте моны кылырга Атилла ханга. Гәрчә бабасы Вигиләйгә ясмык бөртеге хәтле үпкәсе булмаса да. Бабасы үз йөзен намус белән үтәде. Ләкин аңа да астыртын гына картлык килде. Хәер, сиңа да килеп ятмыймы ул картлык?.. Юк, юк, иртә әле аңа картаерга. Аңа бары тик илле бишенче яз. Ул әле нык, сәламәт. Әнә Визигаст король сиңа яп-яшь кызын бирергә тора. Ләкин ул кызны Атилла хан Диңгизид улына алыр. Хак, Дингизид угланның сөеп йөргән кызы бар диде Күркәм хатын, ләкин яшь чакта сөйгән бер кызга өйләнсәң – башыңда чәчен дә җитмәс иде. Килешер углан, атасы әйткәч, беркая да китмәс...
Ике атна дигәндә Атилла хан аланнардан җыелган төмәнне алдан җибәреп, Сангибан бәккә таба яу кузгалды. Сангибан бәк Турки каласында утыра иде. Атилла хан белми иде әле Сангибан бәкнең үлем түшәгендә ятуын һәм Атиллага каршы аланнарның Илтабары Боерганның чыгасын, ул гынамы, аланнарга ярдәмгә гот короле Торисмундның юнәлүен. Бу хакта ул соңрак белде, орыш башлангач. Ике яктан да күп югалтулар булды, гүя Каталун кыры кабатланды. Атилла хан янә җиңеп-җиңелде, ул орышны туктатты һәм ил-каласына кайтып китте.
Нәкъ шушы яудан соң Атилла хан кинәт кенә төшенкелеккә бирелде. Бу халәттән тизрәк чыгу нияте белән һәм халыкка да булган хәлне оныттыру өчен Диңгизид улын өйләндерергә, туй уздырырга булды. Ир-канатының уй-ниятен Күркәм хатын да һуплады, тик ата белән килешеп җитмәде: «Угланның сөйгән кызы бар», – дигән булды, гәрчә үзенекен итәсен белсә дә.
Чөнки бу яудан кайтканда кала халкы аларны каршы алырга чыкса да, Атилла хан күрде – ни орыштан кайтучылар, ни каршы алучылар йөзендә шатлык нуры юк иде. Атилла хан менә икенче тапкыр инде ил-халкына сәер халәттә кайтып керә. Каталун кырындагы кебек җиңмәде дә, җиңелмәде дә ул. Атилла хан басу капкасына кадәр атыннан төшмәде, кара айгыр да биеп тормый, хуҗаның кәефе аңа да күчкән иде. Басу капкасының эчке ягында яшь хатыны Элиана, бабасы Вигиләй һәм улы Алпар. Ә менә ни Күркәм хатын, ни тутасы юк. Орыш кырында ятып калган ир-канатларын сугышчылар арасында күрмәгәч, кайбер хатын-кыз үртәлеп еларга тотынды. Атилла хан моңа игътибар итмәскә тырышты – яу корбансыз булмый. Ләкин бу яу кирәк идеме Атиллага? Юк, әлбәттә. Ә ул берәүне дә тыңламады, яу йөрде, һәм ялгышты булып чыга. Тәңресе дә гадел булмаган яуга ярдәм кулын сузмады...
Капканы узуга, Атилла хан атыннан төште, чатанлап атлый-атлый хатынына таба китте, ул арада Элиана улын җитәкләгән килеш иренә таба кузгалды. Килделәр, икесе тиң Атилла ханның кочагына иңделәр. Элиана күз яше белән елап алды. Атилла аны тынычландыргандай итте, аркасыннан сөйде һәм, иелеп, улын кулына күтәрде һәм атына таба китте. Ата кеше улын атка атландырды, ә үзе Элиана хатынга сул яктан ат ияренә тотынырга кушты да, тезгенне алды, аны өзәңгегә бәйләде һәм салмак кына мәйданга таба кузгалдылар. Ә анда көйчеләр кыл тарталар, быргылар кычкырталар, барабан сугалар иде инде. Ике яклап баскан яшь кызлар батыр сугышчыларны котлап яулык болгыйлар, шаулашалар. Атилла хан артына әйләнеп карады. Сугышчылары аның артыннан киләләр иде. Хатын-кызларның күбесе сугыштан исән калганнарның ияр башларына тотынып киләләр. Ә сөйгәннәре, ирләре сугыш кырында ятып калган хатын-кызлар һәлак булганнарның атларын җитәкләгәннәр атлый. Мәйдан уртасына җитәрәк, Атилла туктады һәм атын берчиткәрәк алды һәм һәлак булган сугышчыларның атларын җитәкләгән хатын-кызларны уздырды. Хилхәл атакай ул хатын-кызларның һәммәсенә ике алтын тәңкә, ун көмеш дирһәм өләшеп чыкты. Хәер, бу һәрчак шулай булды. Акчаларны Хилхәл атакай белән казнабаш өләштеләр, чөнки гуннарның байлыгы Хилхәл атакай белән казнабаш кулында иде.
Шуннан соң гына сарайга таба кузгалдылар. Сарайга җитүгә, Атилла хан йөгерә-атлый болдырга менде. Ул арада яралы егетләргә тыкрык ясатты. Алар матәм моны астында тиешле бүләкләрне ала һәм китә тордылар. Менә бүләкләр дә өләшенде. Атилла хан кулын күтәрде.
– Халаяк, туганнар, кардәшләрем, яраннарым, аркадашларым, сезгә җыен алдында сүз бирәм: моннан соң бер илгә дә яу йөрмәбез, туй итәрбез. Мин беренчеләрдән булып, дустым Визигаст король кызы Гөзамуны угылым Диңгизидны өйләндерәм! – Урра-урра! – дип кычкырдылар, бигрәк тә яшьләр. Чөнки Диңгизид углан яшьләр арасында абруйлы, уктан иң төз атучы асыл егетләрнең берсе иде. Мәргән егетнең өйләнергә тиешлеген белеп, якыннары, яраннары котларга тотындылар, шаулаштылар, гөрләштеләр. Бу шуннан иде – Дингизид углан өйләнә икән, аның ишләре кыз туенда кызлар куачаклар. Бу инде бәйрәм, ягъни туй һәм гуннар өчен куанычлы мәлләр...
Шуннан соң Атилла хан төмәнбашларын ияртеп мәйданның түр ягына хәстәрләнгән табынга таба китте. Анда инде барысы да әзерләнгән, таганга аскан түшкәләр кыздырылган, мичкә-мичкә грек шәрабы, тәпән-тәпән әче бал, кымыз китергәннәр иде. Ташаякчылар башка ризыкларын да бик күп хәзерләгәннәр һәм барысы да булыша, гәрчә ризык-нигъмәтнең хан казнасыннан икәнен белсәләр дә.
Гадәти бәйрәм генә түгел иде бу, бигрәк тә Атилла хан өчен. Бу халәт аңа кинәт килде, соңгы орыштан аның яу йөрүгә җаны бизеп кайтты. Ары таба ул беркая да яу йөрмәс, ахыр килеп, ул атасының васыятен үтәде – Римга җитте, Римне алмаса да ясакчысы итте.
Соңгы орышта куәтләнеп киткән Торисмунд король ханны батырга-батыр орышка чакырды. Атилла хан орышка үзе чыкмады, туганнан-туганы дияргә була – король Визигастны җибәрде. Ул бу ике кардәш кешенең ни өчен сугышуларын белмәде, готларның бу ике кавеме еллар буена бер-берсенә дошман булып торалар. Телләре бер, диннәре бер дияргә була, ни бүлешә бу ике кардәш кавем? Атилла хан, хак, бу хакта бераз хәбәрдар иде. Кайчандыр бу ике кавем бер ыстанда яши, ләкин көннәрдән бер көнне ике кавем арасыннан кара мәче уза. Шуннан бирле бу ике кавем бер-берсенә кан дошманнар. Атилла ханга бу ике кавемне император Феодосий бер-берсенә өстергән, диделәр. Ышанды да, ышанмады да Атилла хан. Шул ук вакытта ышанмый да мөмкин түгел иде. Торисмундка каршы Визигаст король чыга икән – бу инде ике туган арасында кан коюга бару дигән сүз. Кем монда хаклы, кем ягында хакыйкать? Әлбәттә инде Визигаст король ягында. Чөнки ул мөстәкыйль рәвештә Дакиядә утыра, ә Торисмунд империя эте, империя мәнфәгатен кайгырта, бер сүз белән, империягә ялланган кавем. Ә бит бу ике халыкны бер ана күкрәген имеп үскәннәр, диделәр.
Хәер үзе дә абыем белән бәхәстә кылычны-кылыч белән орышты ич..
Туганнар бер-берсенә кылыч тотып якыная башлаганнар иде инде, шулчак Атилла хан Тәңре кылычы белән алар арасына керде.
– Туктагыз, туктагыз, кардәшләр! Туктагыз! Орышмагыз. Сездә гаеп юк. Инде бер-берегезне гаепле дип саныйсыз икән, бәхәсегезне вакыт хәл итсен. Мин сезнең, бер ана күкрәген имеп үскән кардәшләрнең, батырга-батыр чыгуыгызны теләмим. Мин – гуннар ханы Атилла теләми моны?!
Кардәш кавемнәрнең корольләре икесе дә кылычларын җиргә кададылар, аннары кылычларын иңнәренә салып, һәр икесе үз сугышчылары янына таба кузгалдылар. Бу инде килешү иде.
Шушындый уйлар белән булган хәлләрне күз алдыннан кичереп утырганда Атилла янына Визигаст король килеп утырды.
– Туй, туй кайчан булачак, хан? – диде король һәм авыр кулын ханның иңенә салды.
– Без аны сузмабыз, король Визигаст, сузмабыз.
– Мин бик шат, Атилла хан, бик шат. Әйе, Илбикәне Диңгизид улыңа алуыңа. Ул аны куып та тормас. Бездә андый гадәт юк, кыз да килешер.
– Яхшы, король, мин риза.
Атилла хан аңа әче бал тулы бокалын сузды, чәкәштеләр һәм икесе бергә күтәреп эчеп куйдылар.
– Сер булса да әйтим, хан, – диде Визигаст король юешләнеп калган мыегын кул аркасы белән сөртеп. – Мин бит башта Илбикәмә син үзең өйләнерсең дип уйлаган идем. Иблис котыртты, иблис. Ә син, асыл ир-ат, барысын да гадел хәл иткәнсең. Үтә гадел хәтта, хан, үтә гадел. Ни өчен дими. Илбикәмнең кулын син үзеңә сораган булсаң, хак, мин сиңа рәнҗергә кыймас идем, шулай да күңелдә канәгатьсезлек төере калыр иде, хан, калыр иде. Диңгизид угланны киявем итеп кабул итәргә мин әзер, хан, әзер. Кыз да кинәнер, яшьләрнең бер-берсен күргәннәре бар, килешерләр, килешми хәлләре юк. Шуннан соң, туйлагач, Атилла хан, мин Дакия биләмәм угланым Даһкарга калдырырмын, ә үзем Тулузага юнәлермен. Ничек бетәр ике кардәшнең килешүе, анысын бер Ходай үзе белә.
– Борчылма, Визигаст дус, Тулузага мин сине үзем озата барырмын. Торисмунд безнең белән килешер, җитәр аңа империягә табак тоту: йә мөстәкыйль яши, йә Тулузаны сиңа бирә, – диде дә Атилла хан уйлап куйды: «Римны алмадың, угланнар сиңа ни тамаша кылып үпкәләделәр. Кызым аркасында Византиягә яу йөрүдән үзем баш тарттым. Кем инде шуннан соң син, Атилла?.. Йә, хуш, язганы булыр, Тәңрем ярдәменнән ташламас әле. Әүвәл туй. Аннары күз күрер».
Бер бокал әче балны эчте Атилла хан һәм аңа кинәт авыр булып китте. Янәшәсендә басып торган яшь хатыны Элиана башын чайкап куйды.
– Хан антын боза, ханга әче бал эчәргә ярамый, король, – диде хатын.
– Мине бүген беркем дә тыя алмый, Элиана, беркем дә!..
– Атилланы кем тыя ала, Атилланы бары тик Тәңре тыя ала. Үз янына чакыра сине Тәңре, үз янына. Шул ук вакытта сиңа мөмкинлек бирә – безнең арада калып торырга, ир угланнарың башлы-күзле иткәнче булса да. Аннары Алпарың үсеп килә ич хан, Алпарың...
Атилла хан бертын башын игән килеш утырды, ахыр торды да Элиана хатынын култыклады.
– Гафу итә күр, Визигаст дус. Ир – баш, хатын – муен, диләр бездә. Яшьләр, халык күңел ачсын, ә мин киттем...
Сарайга хатыны белән Атилла хан салган баштанрак кайтып керде. Кечкенә өстәлдә зур төргәк хат ята иде, туктамады, хатка үрелмәде, гәрчә күңеле белән ымсынып куйган булса да, чөнки хатның эчтәлеген аңа җиткергәннәр иде инде. Тәхет ягына үтүгә, сәркатибе Орест керде һәм Атилла ханга хат сузды.
– Яман хатмы?
– Белмим, хан, ачмадым.
– Кемнән?
– Таңчулпаннан, хан.
Таңчулпан кызының исемен ишетүгә, Атилла хан айнып киткәндәй булды, Элианага өйгә кайта торырга кушып, хатны укырга җыенды. Ләкин соңгы мәлдә хатны Орестка сузды.
– Ач, укы.
Кыяр-кыймас кына Элиана кире әйләнеп килде. Атилла хан гүя аны күрмәде дә, күз сирпеп тә карамады хәтта, сәркатибенең хатны укый башлавын көтте.
«Атам, кичерә күр мине, мин император Феодосий кулыннан христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдым. Исемем Ирина булды. Шул хәлдән соң күп тә үтми император Феодосийны Хода үз янына алды. Исемем үзгәрсә дә Приск мине Чулпаным дип йөри. Ул әлегә тәүге эшендә сарайда китапханәдә эшли. Ләкин Маркиан тырышлыгы белән аның белән мине тиздән соборда тикшерәчәкләр. Чөнки Приск чиркәүгә йөрүдән баш тартты, аны еретиклыкта гаепләргә исәплиләр, шул исәптән мине дә. Сенатор Максимин безнең яклы, Маркиан алдында безне акларга тырыша. Мин шундый сагындым, атам, сезне – барыгызны да, Күркәм анамны да, Элиананы да, бәләкәй Алпарны да. Иллак абам турында мин дә хәбәрдар. Сиңа үтенечем бар, атам, Византиягә яу йөрмә.
Кызың Таңчулпан. Август, 453 ел.»
***
– Һы-һы-һы, – дип көлде Атилла хан һәм Элиана хатынын янәшәсенә дәшеп алды, ә сәркатибе Орестка китәргә ишарә ясады. Сәркатибе чыгып киткәч, Атилла хан хатынын алдына тезләндерде һәм күзләренә карады.
– Әйт, Элиана, Маркиан белән нишләргә тиеш мин?
—Мин сине тансыкладым, хан. Әйдә, кайтыйк үз өебезгә.
«Бу ни бу?! Нигә бу хатынның сүзләре күңелендәге кара уйларын җүя, җуеп ташлагандай итте. Мәхәббәтме шулай кабатлана? Каян килде аңа көтмәгәндә бу хатынны тансыклау? Күр әле, тәмам нәфесен кузгатып куйды.
– Бассейнда су җылымы?
– Җылы, ханиям. Инде кайта торыйк.
– Кайта тор, мин хәзер, – диде Атилла. – Кайта тор.
Сәер хәл, ул аны һәрчак яратты, һәрчак күңеле белән ана тартылды. Бу хатын аны сөя дә, сөйдерә дә белә. Хәйран калмады. Хәйран, аның янында ул барчасын да оныта, гүя җирлек дөньядан аерыла. Нинди тылсымга ия бу хатын, кем аңа шушы сихри көчне иңдергән? Әллә соң чынлап та Ходасымы?..
Бу төнне ул яшь хатыны кочагында уздырды. Отыры кубып яратты, сөйде хатынны, назлады. Әмма ни онытылырга тырышса да күз алдыннан Диңгизид улы һәм Визигаст король китмәде. Ни өчен? Ул аңламады.
Инде нәсебен басып, чалкай төшкәч, аның зиһене аша күптән түгел бер чичән әйткән сүзләр үтте.
«Ярсынадыр нәрсәдәндер, түзмәгәч түзми йөрәк,
Тарсынадыр нәрсәдәндер, сызланып эзли йөрәк».
XXI
Достарыңызбен бөлісу: |