Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет14/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   22

Антларның сугышчылары качкыннар артыннан куарга иткәннәр иде, Бож кенәз аларны туктатты. Ул гынамы, аякларында йөрерлек яралыларны да хәтта Винитар король качкан якка җибәрде, бер сүз белән, олуг кенәз Винитарга карата игелек кылды.

Бер уйлаганда Винитар игелекне игелек белән кайтарырга тиеш иде кебек, тик юк, иленә кайтып егылуга ук, ул яңа дружина оештырырга кереште. Бу юлы ул орышта гуннар ысулын кулланырга булды. Булган байлыгын биреп, күчмәләрдән атлар алырга дип, сәүдәгәрләр далага җибәрде. Атлар кайтарылгач, көн-төн дияргә була сугышчыларын атта орышырга өйрәтте. Үзе түгел, бу эшкә ул император монахын җикте. Монах алан булып чыкты, атта яхшы йөрү белән бергә, шаккатмады оста орыша да икән. Ләкин монах Винитар корольгә бер шарт куйды – Бож кенәзне буйсындырганнан соң христиан динен кабул итәсең. Винитар авырлык белән булса да килеште. Аның өчен дин кабул итү мөһим түгел, иң мөһиме Бож кенәзне буйсындыру иде.

Алай да аксакаллар киңәше белән әүвәл Бож кенәзгә илчеләрен җибәрде – Атилла ханга каршы берләшергә чакырды. Ләкин аңа Бож кенәз: «Берләшергә теләгән кеше кылыч күтәреп килми», – дип әйтеп җибәргән иде.

Димәк, Бож кенәз орыш тели, дип уйлады Винитар король, һәм ул кышка таба, җир өстен кырпак кар каплагач, бу юлы инде атлы дружинасы белән һәм император монахларын да ияртеп, Бож кенәз җиренә яу кузгалды.

Бу юлы бер ташка икенче тапкыр абынмаска тырышты Винитар король. Сиздерми генә Бож кенәз җиренә якынлашты.

Бу хәл тарихка 430 елда булды дип Византия монахы тарафыннан язылып куелды. Чөнки монах әкрен генә варварларны изге дингә димләп, үз максатына ирешә бара иде.

Кырпак кар яуган урман авызына туктап, ял иттеләр, аннары багучыларын җибәрделәр. Имеш, нишләп яталар Атилла ханга ясакчы булган антлар? Багучылары киткәч, Винитар король атыннан төште, арлы-бирле йөренә башлады, ул гасабилана иде. Һәм шунда тоташ карадан киенгән монахларга игътибар итте. Монахлар барысы да дружина сугышчылары белән аерым-аерым сөйләшәләр, күпләренең муеннарына бакыр тәре тагалар иде. Монахларга җен ачуы чыкса да Винитар дәшмәскә булды. Алда орыш тора, нигә аңа җәнҗал. Антларны тезләндерер, ул икенче кавем венедларга юнәлер, аларны да кул астына җыяр. Һәм шунда уйлап куйды – ул беркайчан да христиан диненә түнмәячәк, чөнки христиан диненә түндеме, ул атасы кебек илбашы була алмаячак. Шул ук вакытта күңеленә шик төшә – Бож кенәзне җиңсә дә, аның кулы Атилла ханга барып җитмәячәк. Булган хәлләрне ишетеп, «Алла камчысы» аның өстенә Гунитар корольне җибәрсә? Үзе канунлаштырган корольне?..

Шуның өчен үзен кайта-кайта ике ут арасында калган кешедәй итеп тоя башлар иде. Ләкин тәкәбберлек барыбер җиңәр иде. Бу юлы ул оттырмас, бу юлы ул җиңәргә тиеш.

Ул арада багучылары кайттылар. Бож кенәз берни белми кала читендәге елга буенда ниндидер бәйрәм кебек нәрсә уздырып ята икән. Винитар өчен шатлыклы хәбәр иде бу. Ул дружинасы белән елга буена чапты, ә монахларны бериш сугышчылары белән кала капкасына җибәрде. Бәйрәм булгач, кала капкалары ябык булмаска тиеш. Алар елга буендагыларны кырып бетерүгә, калага юнәлерләр, кала капкалары ачык булсын.

Урман авызыннан кинәт килеп чыккан антлыларны күрүгә, елга буендагы халык калага таба йөгерә башлады, готларга шул гына кирәк иде дә, алар антлыларны сөңгегә алдылар, кылычтан уздырдылар, атлары белән таптаттылар. Качучылар артыннан готлар калага бәреп керделәр, кыска гына вакыт эчендә кала эчендә сугыш-кырыш башланды, үч алырга килгән готлар беркемне дә кызганмадылар. Чарасыз калган Бож кенәз сугышчыларына коралларын ташларга кушты. Беренче булып Бож кенәз янына ярсынган аты белән Винитар король килеп туктады.

Шул вакыт дружинасы аңа:

– Винитар корольгә дан, Винитар корольгә дан! – дип кычкырды.

Менә кайчан тойды Винитар король булуның никадәр зур дәрәҗә икәнен. Ул кылычын күтәрде, меңнәрчә кеше шым булды. Шушыны тоюга, Винитар корольнең аркасы кымырҗып киткәндәй итте, бу да ниндидер горурлык билгесе иде.

«Мин король, мин атам Германрих кебек бөек король!» – дия-дия Винитар өзәңгесенә басып, тирә-юньгә карап алды. Һәм әйтте:

– Аксакалларны мәйданда ук кылычтан уздырырга, Бож кенәзне һәм улларын кала читенә алып чыгарга! Аларга аерым җәза булачак!

Дружина аксакалларны аерып алды, халыкның ай-ваена карамый кылычтан уздыра башладылар, ә Бож кенәзне һәм улларын, кулларын богаулап, кала читенә алып чыктылар.

– Өлкән монах, Бож кенәзне һәм аның улларын мин җәзаларга сиңа бирәм, – диде Винитар король аттан төшми генә. Ул Атилла булып кыланырга тырышты, ул да шулай аттан торып кына боерык бирер иде.

Шулчак өлкән монах Винитар янына килде һәм тегеңәрдән нәрсәдер сорады.

– Кылыгыз, мин риза, – диде аңа Винитар король.

Готларның һәм монахларның берише урманга киттеләр, агачлар кисеп алып килделәр, һәм монахлар агачларны юнып, тәре ясый башладылар. Винитар аларга битараф бер рәвештә карап торды һәм бериш дружинасына җәза урынына каладан халыкны куып китерергә кушты.

Тәреләр әзер булгач, үз әмереннән үзе канәгать калган Винитар король ап-ак кар өстендә яткан тәреләрне карап чыкты. Бу җәзаны готлар белмиләр иде, шул исәптән антлар да. Моңа кадәр бу тарафларда күренмәгән җәза иде бу. Яшь корольдә кызыксыну уянды, ул ясалган тәреләр тирәсендә уралган монахларга карап-карап торды да:

– Озакка сузмагыз! – дип боерды.

Монахлар кул-аяклар кадакланасы чөйләрне барлап чыктылар, казылган базларны күздән уздырдылар.

Винитар король Бож кенәзнең күзләрен каплаган ап-ак чәчләренә, сакалыңа кунган саламны да ала алмаган кызарып калган богаулы кулларына игътибар итте. Һәм башын тагын да чөя төшеп, кенәзне һәм аның улларын янә бер тапкыр күздән кичерде. Угланнар алтау, алтысы да җиткән егетләр инде, гәрчә яшь аралары күзгә ташланса да. Иң кечесе койрыкка баскан, угланның ирен өстендә бөтерелеп мыек чыгып килә. Винитар үзалдына елмаеп куйды. Аңа тантана итәрлек иде бүген. Антлар кенәзе һәм аның алты улы аның кулында. Үз-үзенә кул салган Германрих корольгә баш бирмичә, ул гынамы, оныгына Дружинасын биреп, Атилла белән Ауропага озаткан антлар кенәзе җәзаланырга тиеш. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Ярты түшен ап-ак сакал баскан Бож кенәз чи тиредән теккән итек кигән килеш үлем көтә. Үлемне ул болай күз алдына китермәгәндер, әлбәттә. Ләкин ул аңа бүген килде һәм Германрих корольнең угылы Винитар йөзендә. Уллары да җәза көтәләр, башларын игәннәр. Бож кенәз уйлый бугай, ничек, нинди юл белән улларын коткарырга?.. Кем аша бу хакта Атиллага хәбәр итәргә? Хәбәр ирешкән хәлдә Атилла ана ярдәмгә ике дә уйламый Гунитар оныгын биреп җибәрер. Винитар үзең атасыннан да эрерәк тота, кем хәзер хуҗа дигәндәй, Византиядән монахлар китерткән. Тоташ карадан киенгән руханилар исә үзләренең яңа диннәренә таянып, тәреләрне җиде терсәк буйлык итеп ясаттылар. Тәреләр корбаннарын көтеп, кар өстендә ята. Җиде тәре. Алты улы һәм Бож кенәз өчен. Әнә ничек җәзаларга тели Винитар аларны. Римлылар кебек. Кул-аякларын кадаклап, тәрене утырталар һәм адәм баласы җан тәслим кылганчы шул тәредә тора, сөякләре шылтырап коелганчы. Әмма күрә ич Бож кенәз, үзе җәзаларга җыена, үзе курка. Курыкмаса, Өрәккә табынучы буларак антларга бер-бер башка җәза табар иде. Һәм курка Винитар король Атилладан гына түгел, аның оныгы Гунитардан да.

Бож кенәз күрде, оста монах аларның кул-аякларын кадаклар өчен алма агачыннан чөйләр ясый. Каты була алма агачыннан чөй... Ни явыз, ни шәфкатьсез булса да Германрих король кешеләрне җәзалаганда бу кабахәтлеккә бармады. Борын заманнарда римлылар борынгы башлап йөрүче христианнарны шулай тәреләргә кадаклаганнар, хәзер христиан руханилары үзләре варварларга шул ук ысулны кулланалар. Бож кенәз белә иде, Германрих король әсирләрне Өрәк алласына корбан итте, ә кайчак хәтта сабыйларны да, корбан канын Өрәк алласының йөзенә сибәр иде дә: «Канга сусагансыңдыр, эч инде», – дияр иде. Боларның барысын да Бож кенәзнең үз күзләре белән күргәне бар. Ләкин Германрих корольнең җәза ысулын Бож кенәз кабул итмәде, аксакалларын да тыйды. Винитар исә антларның аксакалларын башкача җәзалады.

Койты, койты кылана Германрих король угылы Винитар. Каладан бар кешене кала читенә куып китерткән. Имеш, карагыз баш бирмәгән илбашыгызны мин нишләтәм – тәрегә кадаклатып җәзалатам. Бож кенәз игътибар итте, яшь корольнең бертуктаусыз күз кабагы тартыша. «Куркасың, куркасын, Винитар», – дип уйлады Бож кенәз угланнарына күз ташлап. – Шушындый җәза аның үзенә дә килер. Бәлки әле яманрагы да. Әлбәттә, Бож кенәз Өрәккә корбан китүне кулайрак күрә иде. Чөнки бу аллага үзе дә табынды. Ә менә кул-аякны тәрегә кадаклауны күңеле кабул итмәде. Ниндидер бер мәлдә ул бу хакта Винитар корольгә дә әйтергә иткән иде, әллә нигә тыелып калды. Хәтта шул үтенеч тә Винитарга кодрәт өстәр кебек тоелды. Бердәнбер юанычы шул иде Бож кенәзнең, тиздән бу хакта Атилла хан ишетер һәм Винитарны җәзаларга оныгын җибәрер. Хак, ул Винитарның җәзалауларын күрә алмас, әмма шул уй да хәтта аның күңеленә сабырлык өстәде, Бож кенәз моны бөтен җаны-тәне белән тойды һәм Винитар корольгә ирен чите белән генә елмаеп, карап алды. Күрде Винитар король Бож кенәзнең елмаюын һәм аркасына салкын су койгандай өшеп китте, һәм җан ачуы чыгып, чөй ясаган монахка камчысы белән кизәнде.

– Нигә бик озак маташасың, кара карачкы! Тизрәк кылан!

Кара чикмән кигән руханилар ашыга-ашыга тәреләр янына дүртәр-дүртәр чөй куеп чыктылар.

«Атилла хан Тәңрегә табына, – дип уйлады Бож кенәз. – Ул сине тәрегә дә суктырмас, Өрәккә дә корбан итмәс, ул сине ат койрыгына тактыртыр, йә булмаса юл буендагы агачка асып куяр, син шунда сөякләрең коелганчы эленеп торырсың».

– Башлагыз! – дип кычкырды үз-үзен король иткән Винитар. Гүя ул Бож кенәзнең ни уйлаганын белә иде, эшне тизрәк төгәллисе килде.

Тик руханилар ашыкмадылар. Өлкән рухани Бож кенәз янына килде. Кенәз аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Монах аңа нидер сөйләде, нидер аңлатты, имеш, Хода каршына барасың, иман белән кит. Бож кенәз дәшмәде. Ул аның ни икәнен белми иде – иманның. Бож кенәз грек телен яхшы белә иде, күршеләр иде. Ләкин Бож кенәз аңарга игътибар итми, кинәт зәңгәр күккә бакты, күк йөзендә йөзгән сәләмә ак болытларны күрде һәм күзләрен йомды. Ул кулларын күтәреп, күккә дәшәсе итте, әмма куллары богауда иде. Монах угланнарның берсенә күчте. Әмма углан да монахның сүзләренә битараф калды. Ниһаять, монах Бож кенәзнең баш улы каршына килеп басты. Кенәзнең баш улы беркадәр вакыт Константинопольдә яшәгән иде. Монах сорамый-нитми угланның муенына агач тәре такты, һәм үз гамәленнән канәгать калган монах иркенләп чукынып алды һәм:

– Син хәзер хакыйки христиан, балакай, – диде.

– Әйе, атакай, – диде углан.

– Гөнаһларың бармы?

– Кеше гөнаһсыз булмый, атакай. Хода аны миннән ярлыкар. Мин бу дөньяда берәүне дә рәнҗетмәдем, дар агачына да астырмадым, кылычтан да уздырмадым. Хода булса, атакай, башта алтмыш аксакалны кылычтан уздырган өчен Винитарны юк итәр иде.

– Чү-чү, углан, корольнең ишетүе бар.

– Ишетсен, атакай, аңа тиздән моннан да яманрак җәза киләчәк.

– Ходайдан курык, балакай. Аның каршысына барасы ич сиңа.

– Мин гөнаһсыз, атакай, гөнаһсыз!

– Сиңа, балакай, Хода әҗәл җибәргән. Килеш. Урының оҗмахта булыр.

– Минем язмышым, атакай, бүген Хода кулында түгел, үз белдеге белән готлар тәхетен биләгән ерткыч Винитар кулында. Минем өчен бүген ул Хода!

– Ходабыз Гайсә пәйгамбәр дә тәрегә кадакланып үлүне артыграк күргән. Без христианнар өчен бу әҗәл үрнәк булырга тиеш, балакай. Әҗәл сиңа Хода йөзендә әнә шушындый мөмкинлек бирә. Карама күккә, күзләрең йом, Хода сине кайгы-хәсрәттән арындырыр.

– Гайсә пәйгамбәр кайгы-хәсрәттә үлә, атакай. Сарык хәлендә тәрегә кадаклыйлар аны. Сүз әйтергә дә бирмиләр.

– Аклан, чукын, төртен, балакай, әҗәл килер алдыннан күңелеңә гөнаһ җыйма. Язык җыйган – иманнан качкан, ди.

– Тимә угланга, монах, котыртма баланы! – диде Бож кенәз сабыры төкәнеп.

– Мин аны барыбер тыңламыйм, атам, тыңламыйм...

– Рәхмәт, улым, атаң йөзенә кызыллык китермәгән өчен рәхмәт. Күк йөзе җирдән өстә булган кебек, адәм җаны да кеше кулы җитмәс күктә, монах. Калдыр син угланны...

– Туктал! – дип кычкырды кисәк боларның барысын да тыңлап тора башлаган Винитар. – Туктал, хыянәтче. Син Атилла ханга баш идең, аның каршына яшь кызың җитәкләп чыктың.

Ул арада монах чарасыз калып, угланның богаулы кулларын кушучыңа алды.

– Сиңа, углан, бу әҗәлне Хода үзе җибәргән. Тәредә үлүенә горурлан.

Углан кырын күзе белән генә кар өстендә яткан тәрегә карап алды, ахыр агасына, туганнарына күз йөртеп чыкты, халыкка бакты.

– Кит янымнан, сатлык җан! Кит! – дип кычкырды углан, – Каһәр сезгә, ләгънәт, ләгънәт!..

Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә монах сүзсез торды, ахыр араларындагы дәҗҗалга ишарә ясады.

– Халкым, газиз улларым! – дип кычкырды Бож кенәз. – Газиз улларым, сөекле халкым! Тыңлагыз мине, тыңлагыз! Килер бер көн, үзен-үзе король иткән ерткыч җан Винитар да үз җәзасын алыр. Аны минем батыр Гунитар улым җәзалар. Каһәр ана, каһәр!

Җәзаланучыларның кул-якларына чөй какканда, чәчрәп кан чыкканда, җәзаланучылар кычкырганда монахлар бернигә игътибар итми, гадәти бер гамәл кылгандай эш иттеләр. Бу хәлгә җәза төбәгенә куып китерелгән халык ак кар өстенә кан яңгыры яуганда кисәк кенә тыннары кысылып, сулыш алырга куркып, тынып калдылар. Тәрегә кадакланган җәзаланучыларны күтәреп базларга утыртканда җәзаланучыларның интегүләрен күреп, халык арасында һуштан язучылар да күренә башлады.

Винитар король боларны күрде дә, күрмәде дә. Ул үзен бу гамәлендә гаепле санамады. Чөнки атасы да кул астына җыйган халыкларны котларын алып, Өрәк аллаларына корбан итә-итә куркытып торыр иде. Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек Германрихлар нәселенә каннан-канга күчеп килә иде, күрәсең. Атасы Германрих чорында да буйсындырылган халыклардан һәр өйдән Өрәк алласына корбан итү өчен бер углан, бер кыз бала биреп торганнар. Калган балаларны исә Германрих король юк кына бәһагә Римга озатып торган. Коллык оясы аждаһасы Рим туймаган да туймаган. Хәзер исә Винитар король атасының шанлы дәүләтен аякландырып җибәрергә кереште.

Җәзаланган кешеләрне тәрегә кадакланган килеш калдырып, халыкны куып тараткач кына, Винитар король кайтыр юлга чыкты. Шунда ул үз кырында атын атлаткан монахтан сорады.

– Рухани атакай, ни өчен адәм баласын Хода колы диләр?

– Хөрмәтле король, без барыбыз да Хода коллары, барыбыз да.

– Менә мин, әйтик, беркемнең дә колы буласы кеше түгел.

– Алла диген, король, алла диген. Ул сине ишетеп тора, каһәр җибәрергә дә күп сорамас. Кол булу синең үз башыңа төшүе дә мөмкин. Үлем белән җәзадан, Аллаһы язган итсә, котылу юк дигәннәр.

– Синең Ходаңа мин ышанмыйм, монах.

– Чөнки син варвар, король, мәҗүси варвар. Син бүген антлар кенәзен һәм аның улларын, аксакалларын җәзаладың, Хода теләсә шундый ук җәзаны сиңа да җибәрәчәк.

– Ни өчен?

– Чөнки иң гадел хөкем бер Хода кулындадыр, король.

– Минем христиан динен кабул итәсем килми, монах. Христианнар мескен халык. Мин исә каты бәгырьле халыкны яратам.

– Китап әйтә, кешелекнең киләчәге рәнҗетелгәннәр кулында булачак.

– Димәк, сезнең кулда?

– Әйе, король, безнең кулда.

Кеше нәфесле зат, монах, нәфессез яши алмый.

– Дин адәм баласындагы шул нәфесне тыярга ярдәм итә, король. Барысы да Аллаһ кулында, барысы да, король. Син шартыңны онытмагансыңдыр шәт?..

– Юк, монах, онытмадым. Ләкин мин сабыр итәргә булдым. Мин сиңа әсир иткән антларны биреп җибәрсәм, син миңа дружинам тулыландыру өчен алтын солидларың калдырасың. Шул булыр сиңа, өлкән монах, соңгы сүзем, – диде дә Винитар король атын куалап, алга таба китеп барды.


III

Ил-каласына кайтыр көндә үк Винитар король җиңүгә багышлап тантана оештырды. Бу аның беренче җиңүе иде. Бәйрәм-тантана шул хәтле зурдан кубып эшләнде ки, халыкның, бигрәк тә дружинаның атна-ун көн буена эчү-салудан башлары чыкмады. Бож кенәз каласы һәм халкы таланган, эшкә яраклы ир-зат, чибәр хатын-кызлар бауга бәйләп, таланган мал-байлык белән Готстанга кайтарылды. Готстан халкы яшь корольне Германрих атасы белән тиңләде, беришләре мактаса да, Винитар корольнең бу гамәлен килештермәгәннәре дә табылды. Бигрәк тә аксакаллар. Өлкәнрәкләре: «Яшь король ут белән уйный», – диделәр.

Ләкин Хак Тәгалә һәр чорда да хакимият кулында булды. Шуның өчен Винитар король илгә кайта-кайтуга, дружинасын ныгытырга кереште, һәммә сугышчысына да көбә күлмәк, калкан, очлым, сөңге, кылыч, ук-җәя булдыруны таләп итте һәм пружинасына атсыз берәүне дә кабул итмәде. Шөкер кыла, антлардан кием-салым гына түгел, ат-кораллар җитәрлек кайтарылган иде. Үз атына ул осталардан (осталар антлар иде) тәңкәләрдән түш каплагыч ясатты, маңгай каплагычын хәтта алтыннан куйдыртты. Яшь корольнең өсте-башы да бер дә атасы Германрих корольнекеннән ким түгел иде.

Калага кайткач, әсир ителгән антларны Византия сәүдәгәрләренә бик тиз сатып бетерделәр. Винитар үз өлешенә кинәнгән иде. Чөнки сәүдәгәрләр һәм монахлар аңа мул түләделәр. Моның өстенә Винитар король Бож кенәзнең берсеннән-берсе яшь дүрт кызын кулга төшергән иде. Әнә шуннан соң ул сарайдан атналар буена чыкмады, эчте, оргияләр оештырды, яраннары белән тәмам шаша язды. Ләкин һәрнәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Көннәрдән бер көнне сарай каршына аксакаллар килделәр.

– Җитте, король, акылга утырырга вакыт! – диделәр.

Винитар айнып җитмәгән кызарынган күзләре белән аксакалларга карап торды-торды да:

– Югалыгыз күз алдымнан, юкса сезне дә Бож кенәз аксакалларының язмышы көтә! – дип кычкырды. Аксакаллар дәшми-нитми башларын игән килеш таралыштылар. Чөнки беләләр, ишеткәннәр иде Винитар корольнең Бож кенәз аксакаллары белән ни кылганын.
IV

«Сәяси сугышлар вакытында гуннарның «күзләре аркадада булырга тиеш».



Атилла чакыруыннан.
Баламир бәк юлга чыккач та, юлда чакта да бернәрсәне исеннән чыгармады – ни генә булмасын ул үз теләге белән король исемен алган Винитарны әсир итәргә тиеш һәм Атилла хан кулына кайтарып бирергә. Ул юлга чыгар алдыннан гына Атилла хан Византиягә яу йөрүдән баш тартты. Ул ашыкты да, шул ук вакытта ашыкмады да. Инде текә Сармат таулары да (бүген Альп таулары) артта калды. Ниһаять, ул көннәрдән бер көнне мәрхүм атасы Германрих король җирләренә аяк басты. Ни генә булмасын бу аның туган иле иде, гәрчә аны язмыш бер күккә күтәреп, бер җиргә орса да, күңеле Баламирны туган якларга тартты. Ул бернәрсәне дә онытмады. Бәһрам бәкне дә, Сафура анасын да, Мәңгүк ханны да – бу аның фаҗигале дә, шул ук вакытта тәҗрибә җыйган язмышы иде. Атилла хан атасы Германрих король иленә ташланганда да, кала яулаганда да, үзе дә аңлап бетермәгән ике яман хис кичерде — ул Баламир кемнәндер үч тә ала һәм кемнедер коткарырга килгән кебек иде. Ә коткарырга килде ул анасының рухын. Моны ул каланы яулагач, кинәт кенә болдырда пәйда булган Винитарны күргәч аңлады. Винитар үләргә тиеш иде, гуннар белән сугышмас өчен атасы үз-үзенә кул салды, димәк, сугыштан баш тартты, ә Винитар улы гуннарга каршы халыкны котыртты. Готлар җиңелде, Винитар әсир ителде. Ләкин, ләкин Атилла яубаш аны гафу итте, хәтта илдә ясак җыючы итеп калдырды. Ә бит Баламир углан да ясак җыярга кала ала иде, Атилла яубаш аның кем икәнен белә иде. Менә шуның өчен Баламир бәк үз-үзенә король титулы алган (биргән) Винитарга үчле иде. Бабасы Бож кенәз һәм Баламирның туганнарын тәредә җәзалауны, гомумән, күз алдына китерә алмады ул. Туган илгә кайту һәм Винитар корольдән үч алу гаделлеккә йөз тоткан хыялы иде, моның өстенә аның кырында күптән яраткан Виница кайта иде.

Инде туган илләренә аяк бастылар, горурлыгы җибәрмәдеме, Баламир бәк Виница утырып кайткан кибиткага якын да бармады. Ул Виницаны карарга, аш-су пешереп торырга хезмәтчеләр куйган иде, үзенә күрә игелек кылып торды, ә менә никадәр юл үттеләр, кибиткасы кырына килмәде. Ул берничә тапкыр Виница кибиткасы яныннан атын җилле генә юырттырып үтеп киткәләде һәм күрде – кырын күзе белән генә күрде, хатын аңа чүпрәк каплаган кибиткадан карап кала. Баламир атын туктатасы итте, җаны-күңеле хатынга тартылды, ә атын туктатмады, гелән ул якка карамагандай үтеп китте. Үтеп китте, әмма кибитканың пәрдәсен ача төшеп үзенә карап калган хатынның йөзен күңеленнән җуя алмады. Бер уйлаганда, аның аталары аналары да бер булган хатынга өйләнергә хакы юк иде, әмма йөрәккә йөгән салып буламы!

Әллә нигә Атилла ханга да үпкә тотмый ул. Теге вакытта Виницаны иң елгыр төмәнбашы Актарта бирде. Гуннарнын язылмаган кануны буенча әсир ителгән кыз аңарда калырга тиеш иде югыйсә. Тик Атилла яубаш моны кылмады. Ә Баламир үзе бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Ә кызга бер күрүдә гашыйк булган иде ул, бер күрүдә. Әллә кан тартты, әллә җан – үзе дә белмәде, һәм хәзер дә шулай. Тарта аның күңелен бу хатын, гәрчә кияүдә булып кайткан булса да.

Баламир бәк тиккә генә әле бер меңбаш янына, әле икенчесе кырына барып киңәште, яугирләрнең хәлләре белән танышты. Хикмәт шунда иде: аның кул астында болгар һәм угор сугышчылары да бар иде, аларның илләренә дә кул сузарлык кына ара калып килә – аерылып китмәсләрме, бәкне санга сугарлармы?.. Курку түгел иде бу, барысы турында да белеп торырга теләве иде. Ул гынамы, аның кул астында Германрих король вакытында әсир ителгән һәм хәзер тулы хокуклы сугышчылар булып киткән готлар да бар иде, аларны һәрчак күз угында тотарга кирәк иде. Әнә шуларның барысын да исәпкә алып, көннәрдән бер көнне Баламир бәк гот яугирләрен меңбашларга бүлеп бирде. Шулай кулайрак булыр кебек тоелды аңа.

Германрих корольнең җимерек каласына бер көнлек юл калгач, Баламир бәк зур булмаган инеш янына ыстан туктады. Курку юк иде. Казан астылар, ашадылар-эчтеләр дә каравылчылар куеп йокларга яттылар. Баламир бәк белми идеме, белепме курыкмады, сак кыланмады – көченә ышанды бугай. Ә Винитар корольнең багучылары аның хәрәкәтен күзәтмәде, шуңа карамастан, булдыра алган кадәр дружина җыйды, үзенчә каланы сакларга тырышты. Ул инде Баламир бәкнең Готстанга таба яу чыгуы хакында күптән ишеткән иде. Шул хәбәр ирешүгә, ул Византия императоры Феодосийга илчеләрен җибәрде, ярдәм сорады. Әмма император Феодосий аның илчеләрен тотып, Атилла ханга озаткан булып чыкты. Менә кайчан канаты сынды Винитар корольнең, менә кайчан ул атасы Германрих куәтенә ирешә алудан өметен өзде. Һәм шул ачуын хәмер белән юарга кереште.

Ләкин айныган вакытларда тимерче алачыкларына юнәлде, тегеләрнең корал ясауларын карап торды, дружинасын тикшерде. Әмма аксакаллары белән бер тапкыр да күзгә-күз килеп сөйләшмәде, гүя аның өчен аксакаллар юк иде. Атасы кебек каты куллы булырга тырышты һәм кайчак булгалады да. Теге йә бу кешене үз кырына хыянәт итүдә хөкем итәргә китерсәләр, бичараны урманга алып барды, халык алдында Өрәк алласына корбан итте, кайнар канын Өрәкнең битенә сипте. Шул хәлдән соң халык яшь корольдән курка башлады, ул урамга чыкканда тәрәзәләрдән карарга да кыймадылар.

Калага җитәр-җитмәс бер көнлек юл кала ыстан туктаган Баламир бәк калада нинди юллар белән корыч тәртип урнаштыруы хакында белми иде, әлбәттә.

Винитар король антлардан башка, аталары кул астындагы башка халыкларга да ясак җыярга йөрисе иткән иде, әмма император Феодосийга җибәргән илчеләре әйләнеп кайтмагач, Баламир угланның Готстанга таба чыгасы хакында ишеткәч, барысыннан да баш тартты. Шуңа карамастан, каланы сакларга да җыенды. Бу хакта дружинасына да әйтте. Баламир углан аның мәете аша гына каланы алачак дип әтәчләнде.

Дружина яугирләренең күбесе Баламир угланның Готстанга таба Винитар корольдән үч алырга юлга чыгуы хакында белмиләр иде, шаулаша башладылар. Ләкин Винитар король аларны бик тиз туктатты.

– Үчне мин үзем алачакмын! – диде.


* * *

Баламир бәк атына атланып янә бер тапкыр Виница кибиткасы тирәләрен әйләнеп килде. Ахыр инеш буена таба юнәлде, атын эчерәсе итте. Шунда ул инештә битен юып торучы Виницаны күрде. Виница гадәттәгечә ап-ак күлмәктән иде, чәчләре иңнәренә сибелеп төшкән, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Ат пошкыруын ишетүгә, Виница сискәнеп китте һәм кушучына су алган килеш, катып калды, алай да суны битенә бөркеде, бөркеде дә кулындагы сөлгесе белән сөртенә-сөртенә тураеп басты. Елмайды бугай, һәрхәлдә Баламир бәккә шулай тоелды. Икенче мәлдә инде Баламир бәк ат тезгенен ташлады да су кырындагы Виница янына килде.

– Хәерле иртә, Виница!

– Хәерле иртә, батыр бәк!

– Су салкынчаракмы әллә?

– Салкынчарак, – диде хатын инешкә күз ташлап. – Аның каравы янган йөрәкне сүрелдерер. Мин салкын судан курыкмыйм, салкын йөрәкле ирләрдән куркам.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет