Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


КУКМАРА ҖИРЛЕГЕННӘН ЧЫККАН ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫНДА ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘР



бет2/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25

КУКМАРА ҖИРЛЕГЕННӘН ЧЫККАН ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫНДА ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘР
Басырова А.Р.

Кукмара 3нче номерлы

гомумбелем бирү мәктәбе

Җитәкче: Бариева Д.Т.


Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирелми торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру – көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrasis – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos - өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология дип йөртәләр.Тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге билгеләргә ия:

1) кимендә ике сүздән тора;

2)компонентлар арасында мәгънәви бәйләнеш бар;

3)мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чаралар тотрыклы;

4)сөйләмдә әзер килеш кулланылалар.

Фразеологизмнарны авторлар әдәби әсәрләрдә дә кулланалар. Ни өчен?

Чөнки фразеологик берәмлекләрне куллану сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә дә тел осталары аларны матур әдәбиятта яратып һәм мул кулланалар. Бу очракта фразеологик берәмлек үзенә хас булган мәгънәсендә генә килә. Әмма кайбер очракларда фразеологик берәмлекләр үзгәртелеп, яңа мәгънә, яңа төзелеш белән дә кулланылырга, яңа эстетик һәм сурәтләү сыйфатлары алып, яңа фразеологизмга әйләнергә мөмкин. Шулар хисабына татар теленең сүзлек составы байый. Һәм бу язучылар иҗатында чагыла. Шуның өчен мин чыгышымның темасын “Якташ язучылар иҗатында фразеологик әйтелмәләр” дип алдым.

Теманың эчтәлеген ачу өчен, түбәндәге максатны куйдым:

Якташ язучылар иҗатындагы фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен ачыклау.

Шуның нигезендә түбәндәге бурычларны билгеләдем:



  1. “Якташ язучылар” дәреслек-хрестоматиясендә бирелгән әсәрләрдән өзекләр белән танышу;

  2. фразеологик әйтелмәләрне туплау;

  3. фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен ачыклау.

Чыганак материал буларак “Якташ язучылар” дәреслек-хрестоматиясе алынды.

Теманың актуальлеге: Минем өчен якташ язучылар иҗаты телен өйрәнүнең әһәмияте зур. Татар телендә «Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтем бар. Шушы әйтемнән аңлашылганча, һәрберебез үзенең якташ язучыларын белергә һәм алар белән горурланырга тиеш. Минемчә, үзең туып-үскән төбәктә дөньяга килгән һәм шунда уйнап үскән язучыларның әсәрләрен уку үзе бер мавыгудыр ул.

Без чын мәгънәсендә үзебезнең районда туып-үскән язучыларыбыз белән горурлана алабыз. Чөнки кешенең эчке дөньясын сурәтләүче, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатларын өстен куеп иҗат иткән язучыларыбыз тирән ихтирамга лаек. Ләбибә Ихсанова, Мәгъсүм Насыйбуллин, Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Рәниф Шәрипов, Газинур Морат, Рифә Рахман шундый язучыларбыз. Ә аларның әсәрләренең телен өйрәнү үзебезнең як тарихын, тормышын яхшырак аңлауга мөмкинлек тудыра.

Фразеологик әйтелмәләр түбәндәге темаларга берләштерелде һәм мәгънәләре аңлатылды:



Шатлык

1. Көләч уй (Ә.Юныс «Шулай кайтып киләм» 23нче бит) Мәгънәсе: матур һәм яхшы уй.

Ашау яки ашыйсы килү.


  1. Тамак ялгап алу (М.Насыйбуллин «Герман җирендә -татар җыры!..»35нче бит) Мәгънәсе: ашап алу.

Туйдыру

1. Сару кайнату (Ә.Юныс «Чакыра шау башаклар»25нче бит ) Мәгънәсе: туйдырып бетерү, ачу китерү.



Көчне күрсәтүче

1.Типсә тимер өзә (М.Насыйбуллин «Герман җирендә - татар җыры!..»35нче бит) Мәгънәсе: бик көчле.

Шаккату, курку

1. Телдән язу (М.Насыйбуллин «Герман җирендә - татар җыры!..» 36нчы бит) Мәгънәсе: курку, сүзне әйтә алмый тору.



Очрашу

1. Күзгә-күз бәрелешү (М.Насыйбуллин «Герман җирендә - татар җыры!..» 37нче бит) Мәгънәсе: кара-каршы очрашу.



Җимерелү

1. Җирнең асты өскә килү (М.Насыйбуллин“Герман җирендә - татар җыры!..” 34нче бит) Мәгънәсе: сугыш, һаләкәт , җимерелү.



Кешенең рухи халәте

1. Тез чүгү (М.Насыйбуллин «Герман җирендә - татар җыры!..» 35нче бит) Мәгънәсе: буйсыну.



Автор фразеологизмы

1.Тел күмү (Г.Морат. “Мәсәл” 71нче бит) Мәгънәсе: юкка чыгару.

Кешедәге сыйфат.

1. Йөз суы (Әхмәт Юныс “Уйларымның иң татлысы” 22нче бит) Мәгънәсе: абруй, хөрмәт.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин:


  • Язучылар үзләренең әсәрләрендә фразеологизмнарны предметның, затның эш-хәрәкәтен, торышын, халәтен, билгесен белдерү чаралары буларак кулланалар.

  • Фразеологизмнар үзләренең кызыклыгы һәм серлелеге белән җәлеп итәләр. Алар кыска һәм оста әйтеләләр, үткен һәм образлы сүзләрдән торалар.

  • Әдәби әсәрнең телен баетуда һичшиксез төп рольне уйныйлар.

Һәм мин үзем өчен кызыклы бер ачыш ясадым: язучылар телдә инде кабул ителгән тотрыклы гыйбарәләр белән генә эш итеп калмыйча, телне баетуга үзләреннән дә зур өлеш кертәләр икән, төгәлрәк итеп әйткәндә, үзләре дә фразеологизм уйлап табалар. Мондый фразеологизмны әлеге хрестоматиядә берне генә тапсам да, мин аны “автор фразеологизмы” дигән исем астында бирдем.

Әдәбият



  1. Әхәтов Г.Х.. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан. Татарстан китап нәшрияты - 1982.

  2. Байрамова Л.К. Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь. - Казань – 1991.

  3. Нәкый Исәнбәт. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты - 2001.

  4. Сафиуллина Ф.С.. Татарча русча фразеологик сүзлек. – Казан “Мәгариф” нәшрияты – 2001.

  5. Якташ язучылар. Дәреслек - хрестоматия. – Кукмара - 2003.


ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ

Басыров Д.

Алабуга шәһәреь 10нчы урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Хәйбрахманова А.Ә.


Телдән телгә йөргән хатирәләр

Халык күңелендә саклана.

Милләтеңә ихлас хезмәт итү −

Гасырларны үтеп хаклана.

Э. Шәрифуллина.

Милләт язмышы-әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Милләт мәнфәгатләрен кайгырткан,аның үткәнен,бүгенгесен бөтен барлыгы белән чагылдырган әдипләрнең иҗаты да онытылмый. Үз иҗаты белән халыкка хезмәт иткән Ф. Шәех шигырьләренә тукталасым килә. Бу шәхеснең татар милләте өчен куйган хезмәтләрен санап бетерерлек түгел.

Ф. Шәех үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч- куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Бу ныклы ышанычны ул“Татар яшәр,татар югалмас”шигырендә сурәтли. Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге өчен әдипнең эче поша, йөрәге яна.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Милләтенә, туган ягына никадәрле нәфис мәхәббәт чагыла, нинди кайнар хисләр дөрли бу юлларда!

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.

Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә.

Ул үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Әдипнен милли рух белән сугарылган “Җан Баевич” , “Зөләйха” пьесалары татар драматургиясендэ зур роль алып торалар.

Аның әсәрләре арасында мине иң тетрәндергәне авторның «Зөләйха» драмасы булды. Нинди генә шартларга куймый ул бу бәхетсез татар хатынын?! Үзенең азатлыгы,бәйсезлеге өчен көрәшә торган герой күп төрле авырлыкларда кала. Беренчедән, көчләп чукындыралар. Үзе теләмәгән исерек урыска кияүгә бирәләр, балаларыннан, туганнарыннан, туган җиреннән аералар. Автор менә бу фаҗигане ачык күрсәтә. Ни өчен Зөләйха образы шулкадәр тирән яктыртыла, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә? Моның җавабы бик гади: татарлар диннәрен имана өчен саталар. Патша хөкүмәте аларга яхшы тормыш шартлары тудыра, ир балаларны солдат хезмәтенә алмыйлар, имана җирен яхшы урыннардан бирәләр. Менә бу «калҗа» фаҗигасе кайбер мөселманнарны диннән яздыра, ә халыкның динен алу − ул иманын алуга тиң. Шуның өчен Зөләйха үзенең намусына тугрылыклы итеп күрсәтелгән. Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.

Әдипнең бу әсәрендә милләткә карата чагылдырган проблемалар хәзер дэ актуаль. Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.

Билгеле, милләтпәрвәрләребез күп, ләкин Җан Баевич кебек ялгышучылар да табыла. Чөнки һәрбер «яңалык»ка омтылып, шуннан үзенә җай чыгарып яшәүче кешеләр тирә-юнебездә бар әле. Әйткәнемчә, «Җан Баевич» комедиясенең төп герое Шакирҗаннар милләтебезгә хыянәт итәргә әзер торалар. Корсак кануннары буенча яшәүчеләр өчен Ватан ни дә, туган тел ни − барыбер. Акча гына булсын. Җан Баевичның үз-үзен тотышы да кайбер бүгенге маңкортларга охшый.

Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.

Мәҗит Гафури гомер буе милләтне ирекле итү турында хыяллана. Ул үзенең иҗатын, илдә искене җимереп яңа тормыш төзү өчен, милли азатлыкка,көрәшкә таба юнәлтә.Милли уй-омтылышлар белән яшәгән әдип “Азатлык хөрмәтенә” шигырен яза. Ул халкыбызның аяныч хәлен түбәндәге юлларда күрсәтә:

Яп-яңа,чиксез караңгы,куркынычлы төн иде;

Бар халык мәзлум иде,мескен иде,мәхкүм иде.

Шул караңгылык эчендә кычкыру мәмнугъ иде,

Кузгалырга ,эзләнергә һич тә рөхсәт юк иде.

Октябрь ревалюциясен дә зур өметләр белән каршылый. Аның бу өметләре шул елда язылган “Татар байрагы” һәм ”Кызыл байрак” дигән шигырьләрендә ачык чагыла.

М. Гафури һәм Г. Тукай иҗаты охшаш. Аларның әсәрләрендә уртак уйлар

бар, икесен дә милли азатлык проблемасы борчый.

...И милләтем, синең газиз улың-

Бөек Тукай сине сөйгән бит!

“Милләтемнән, динем, телемнән дә,

Кадерлерәк ни бар?” – дигән бит!(С.Гыйлметдинова)

Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышлаган дисәк тә, дөрес булыр. Чөнки ул- халык улы, аны халык үстергән.” Дусларга бер сүз” шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә , көрәшергә өнди. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!

Кайчан китәр кичең, килер кәһарең?-

дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен тели. Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип уйлый. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп күрсәтә. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрни.

Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың минем авыруым.

Һәрбер язучы милләт мәсьәләсен үзенчә яктыртса да, барысында да бер үк борчылулар,уйлар һәм якты тормышка омтылу теләге.

Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләт белән, тел белән горурланырга кирәк .Туган илеңдә яшәү,туган телеңдә сөйләшү-бәхет ул.

Татар дигән бөек милләтем бар-

Шигырьләре, динле, иманлы. (С.Гыйлметдинова. )

Әдәбият:



  1. Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда. Шигырләр. Поэмалар.2 том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1976.

  2. Ф. Мусин. Г. Исхакый.(Тормышы һәм эшчәнлеге).-Казан, Татар.кит.нәшр.,1998

  3. М. Гафури. Әсәрләр. Дүрт томда. 1том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1980.

  4. Ф. Шәех. Егет сүзе:Шигырләр,-Казан,Татар.кит.нәшр., 2003.

  5. С. Гыйльметдинова. Шомырт чәчәк атканда. Шигырьләр һәм җырлар. Алабуга, 2002.


Китап һәм без

Бикмөхәммәтова З.

Әгерҗе шәһәре,

1 нче гимназия,

Фәнни җитәкче: Харисова Н.Я.

Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә.Бу бигрәк тә безгә, яшь буынга кирәк.

Бүгенге җәмгыятьтә чишеләсе проблемалар бик күп. Алар арасында иң актуальләреннән берсе-милләтләрнең үзләренә караганда күпсанлыраклары арасында эреп югалудан саклану проблемасы. Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарының берсе. Бу проблемалар балалар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипләрнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Татар әдәбиятында андый әсәрләр күп. Мин күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренә тукталырга булдым.Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин.Нәрсә турында гына язмый Туфан абый: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, төрле мифологик образлар, малайлар-кызлар, сихерчеләр, вәзирләр, тагын әллә кемнәр... Югарыда санап кителгән проблемалар турында авторның карашын белү өчен, мин

-Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренең күбесен укыдым;

-аларда күтәрелгән проблемаларны ачыкладым;

- тормыш белән чагыштырдым;

- автор турында дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән кызыксындым;

- аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карадым.

Мин үземнең эзләнү эшемне язганда төп геройлары уртак булган “Авыл эте Акбай”, “Акбай нигә күңелсез?”,”Акбай белән Сарык малае”, “Акбай белән Кыш бабай”,”Тәмлетамак белән этбүрләр”,”Акбай SOS!”,”О кей, Акбай!” әсәрләренә таяндым.

Т.Миңнуллин Татарстан Югары совет депутаты буларак та, язучы буларак та татар милләтенең матди һәм рухи тормышы турында кайгырта, аны яхшырту өчен көрәшә.Ул аны дөрес законнар кабул итү, аларның үтәлешенә ирешү аша ирешергә омтыла; язучы буларак, бу эшне ул эчтәлекле әсәрләр язу аша башкара.

Югарыда санап үтелгән әсәрләр карап торуга гына хайваннар турында кебек.Укыган саен аларда мин үземне әйләндереп алган кешеләрне, без көн дә очрата торган проблемаларны таный бардым. Эзләнү эшемдә мин шуларның аеруча актуаль булганына тукталып үтәрмен.

Туфан Миңнуллин әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема -туган телне, гореф- гадәтләрне саклау проблемасы. Автор хайваннар теле белән бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.

Әсәрдә туган тел, халыкның гореф-гадәтләре сагында торучы ике образ бар дип исәплим.Алар-Акбай белән Сарбай.

Акбай- авыл эте.Ул татар авылларындагы аксакал бабайлар кебек сөйләшә, фикер йөртә. Казанга баргач, аз-маз русча сукаларга өйрәнеп кайтып, ишегалдындагылар белән русча сөйләшергә маташкан Дүрткүзгә:”...Син болай Варавино этләре белән сөйләш. Балаларның телен бозып йөрмә. Безнең белән үзебезчә сөйләш, үзебезчә исәнләш,”[Т.Миңнуллин:317]-ди.

Шул ук вакытта Акбай күп тел белүгә, дөнья күрүгә каршы түгел.Бигрәк тә яшьләр күп белергә тиеш, ди. “Дөнья аларга калачак,”-ди ул Бүрегә. Акбай өчен Туган ил төшенчәсе дә изге:”Безнең үз илебез бар. Шуны онытма,” [Т.Миңнуллин:305]--ди көчек Дүрткүзгә.

”Акбай белән Сарык малае” әсәрендәге вакыйгаларны, әйтерсең, безнең көннәрдән, безнең тормыштан берни дә үзгәртмичә күчереп язганнар. Тәмлетамак кебек үз файдасына дөнья бутап йөрүчеләр һәркайда бар.Ул ишегалдындагы хайваннарны бүре теле өйрәнергә котыртмакчы була:”Бүре бүре инде ул.Бүре телендә сөйләшсәң синнән куркалар” [Т.Миңнуллин:317]-. Акылсызраклар аңа ышана:”Үзем сарык булсам да, балам сарык булмасын.Онытсын шул сарык телен,”-ди Әни-Сарык.Шуның аркасында Бәтие чак кына Бүре авызына керми кала.Ярый әле Бүре- зирәк хайван. Ә Сыер акыллырак булып чыга.Ул Бозауга:”Башта бозау телен әйбәтләп өйрән,” [Т.Миңнуллин:317]--ди.

Акбай һәм аңа охшаш образлар аша Т.Миңнуллин татар милләтенең чыганагы һәм милли сыйфатларның сакланып калган җире авыл икәнлеген күрсәтә.Шәһәргә киткәннәрнең (Әсәрдә-эт һәм песиләрнең) үз милләтенә(үз төрендәге хайваннарга) хас булган сыйфатларны югалтуларын күрәбез.Алар теге яки бу сәбәп белән шәһәргә эләгәләр дә сукбайга, яшәү өчен көрәштә явыз холыклы мәрхәмәтсез, табигать биргән сәләтләрен югалткан җан ияләренә әйләнәләр.

Татар авылындагы яшәеш тәртипләре, традицияләр турында күнелләргә үтәрлек итеп Сарбай образы аша бирелә.Ул шундый сагынып авылларда көзен үткән каз өмәләре, сугым суйган көннәрне искә төшерә:”...озакламый көз җитә. Авылда маллар суярлар, каз өмәләре булыр. Мал суйганда карап торулары! Ул май исе!... Мал суючы да бит иң беренче ит кисәген сиңа ыргыта. Читкә китеп, ашыкмыйча гына шул ит кисәген ялыйсың...” [Т.Миңнуллин:..300]-.Аның монологларында кеше һәм хайваннар арасындагы гармония булган, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән чаклар сурәтләнә. “Һай, ул атның исләре! Һай, ул олауга ияреп йөрүләре, арба өстенә менеп аунаулары, кояш кыздырганда, телне асылындырып арба астында ятулары! Һай, ул кыш көннәрендә чанага утырып йөрүләре! Әллә нишләдек, һай Акбай балакай,” [Т.Миңнуллин:300]--дип уфтана Сарбай.

Бу әсәрләрдә кешеләрнең, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле, түземле булу проблемалары (толерантность) да күтәрелгән дияргә мөмкин. Бүреләр белән этләр дус яшиләр, һәркайсы үз территориясендә тәртип саклый, хәтта бер-берсенә булышалар да. Мәсәлән, Акбай белән Бүре арасында үзара хөрмәт ярылып ята.Бүре, Тәмлетамак алдап алып килгән аңгыра Сарык бәрәненә тимичә, башкалардан да тидертмичә авылга кайтарып җибәрә.”Аңгыра бер сарык аркасында кешеләр белән, Акбай белән дошманлашу килешә торган эш түгел” [Т.Миңнуллин:331],-ди.Икенче мисал-этләр һәм бүреләрдән яралган Этбүрләр белән дә алар бергәләп көрәшәләр.Чөнки Этбүрләр-ике якның да иң начар сыйфатларын гына үзләренә алган, кыргыйланган, бер законга да (этләрнекенә дә, бүреләрнекенә дә) буйсынмый торган җан ияләре- ”Урманга адашып килгән азгын этләр һәм урманда яшәгән бүреләрдән туган җан ияләре без” [Т.Миңнуллин:336]-. Алар берсенең дә традицияләрен сакламыйлар; димәк, тегеләр өчен дә, боларлар өчен дә куркыныч Бу образлар аша язучы Этбүрләр кебек яңа маңкорт буынның барлыкка килү куркынычын кисәткәндер. Шул ук вакытта автор Этбүрләрнең килеп чыгуында кешеләрнең гаепле булуларын да билгеләп үтә.

Кешегә тормыш өчен, бер яктан, аны әйләндереп алган табигать мөһим булса, икенче яктан, үзенең рухи дөньясы кыйммәт.Әсәрләрне өйрәнеп, анализлаганнан соң, мин түбәндәге фикерләргә килдем:

– татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган Т.Миңнуллинның балалар өчен язган драма әсәрләре мисалында бүгенге көндә балалар өчен язылган китапларда бик җитди проблемалар күтәрелә дияргә мөмкин. Алар мәрхәмәтлелек, миһербанлылыкның кешеләр күңеленнән югала баруы өчен борчылып язылганы өчен аеруча игьтибарга лаек. Бу хәл кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә дә, табигатькә карата мөнәсәбәттә дә чагыла.

– минемчә, бу әсәрләрне укысалар, балаларның туган телен санга сукмый торганнары булмас иде.

Әдәбият
Т. Миңнуллин.Сайланма әсәрләр. 5том. Казан, Татар китап нәшрияты, 2002.

Л.И. Минһаҗева,ИХ..Мияссарова.Татар балалар әдәбияты. ТаРИХ 2003.

Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия, 2 нче том ТаРИХ 2003.


Г.УТЫЗ ИМӘНИ ИҖАТЫНА ТӨРЕК ТЕЛЕ ЙОГЫНТЫСЫ
Васиков Р. Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х. Х.
Халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихында әдип һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари аерым бер урын биләп тора. Ул күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес. Аны халкыбыз тарихында - бөек шәхес, шигърияттә - яңа сүз әйтүче каләм иясе, иҗтимагый фикер тарихында яңа карашларга күпер салучы дип таныйлар.

Утыз Имәнинең исеме, эшчәнлеге, китаплары үзе исән вакытта да, аннан соң да укучыларга һәм галимнәргә яхшы таныш. Октябрь революциясенә кадәр үк әдип хакында К. Насыйри, Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхреддин кебек мәшһүр кешеләр мөһим мәгълүмалар биреп калдырганнар. Совет чорында да Утыз Имәни күз уңында торган: аның әсәрләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелде, дәреслекләрдә, “Татар поэзиясе антология”ләрендә нәшер ителде. Г.Газиз һәм Г.Рәхим, Ү.Беляева, М. Гайнуллин, М. Госманов, Ә. Шәрипов хзмәтләрендә әдипнең эшләре төрле яктан тикшерелгән. Санап киткәннәр Утыз Имәни иҗатын бары әдәби яктан тикшергәннәр, аның әсәрләренең телен өйрәнү һаман исә игътибардан читтә кала бирә. Тел ягыннан тикшерүче хәзерге вакытта Израильдә яшәүче Р. Мөхәммәтрәхимова гына. Аның эшендә Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмалары өйрәнелә.

Белгәнебезчә, Утыз Имәни 10 ел гомерен Урта Азия якларында үткәргән һәм әдип буларак та шунда формалашкан. Аның шул вакытта һәм туган якларына кайткач язган “Төхфәт-ел-гъерабаэ”, “Тъәүариф-ез-заман”кебек әсәрләре гаять авыр телдә язылган. Анда гарәп, фарсы, чыгтай телләре элементлары, иске төрки әдәбиятка хас архаизмнар күп кулланылган. Без бу эштә Г.Утыз Имәни иҗатына төрек теленең йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйдык. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге алынмаларны барлау һәм төркемләү.

Төрек теленнән кергән сүзләрнең мәгънәләрен, үзләштерелешен ачыклау. Төрек телендә генә булган сүзьясалыш чараларын өйрәнү. Тарихка күз салсак, Габдерахим Утыз Имәни иҗат иткән чор - телебез өчен иң әһәмиятле чорларның берсе. Туган телебез бу чорда әле формалашып кына килә. Һәм бу өлкәдә, әлбәттә, алынмаларның телебезгә өлеш керткән күләме шактый.

Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Үзенең аерым хезмәтләрен, шигъри юлларын гарәп, фарсы телләрендә дә яза. Кайберләрен исә телләр синтезы ярдәмендә, ягъни бер әсәрдә берничә тел сүзләрен кулланып, иҗат итә. Әдип иҗатында гарәп, фарсы телләреннән алынган алынмалардан башка, төрек теле алынмалары да бар. Төрек теле алынмалары арасында хәтта төрек теленә генә хас булган фразеологизмнар да очрый (күз нуры, бырактыла ябана). Алынмаларның күпчелеге халкыбызның рухи байлыгын арттыру өлкәсенә караган. Мәсәлән,

Дугмыш – төрек теленнән (doğmuş - туган).

Тәрвиҗ иттем – госманлы төрек алынмасы. (төр. Tervic etmek – кыйммәтен арттыру).

Бырактылар ябана - госманлы төрек теле алынмасы. (төр. Bıraktılar yabana – берьялгызын калдырдылар).

Тәһәммүл итәргә - госманлы төрек алынмасы.(г.төр. tahammül etmek – түзәргә)

Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә төрек теленең йогынтысы аерым сүзләренең ясалышында да берникадәр чагылыш таба. Татар теленең үз сүзләренә төрек теленә генә хас булган сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалу очраклары да күзәтелә. Мәсәлән:

Күргәз сүзе күрcәтергә фигыленнән барлыкка килгән боерык фигыль. Төрекчә күрергә - görmek. Ләкин төрек телендә бу фигылнең боерык фигыль формасы башкалардан аерылып тора. Görmek – göstermek. Бу очракта да шундый ук хәл күзәтелә. Күрсәтергә - күрсәт татарча бу дөрес форма. Әмма Утыз Имәни бу очракта төрек сүзьясалыш системасын кулланган.

Шуны да игътибарга алырга кирәк: кулланылган алынмаларның тәрҗемәләре күп очракта саф тәрҗемә белән туры килми. Мәсәлән:

Лебасе – гарәп алынмасы. Төрек теленә дә хас сүз. Ләкин бу алынма төрек теленнән алынган, чөнки әсәрдә китерелгән мәгънә төрек телененеке төсле мәгънә. (Elbise – төрекчәдә кием). Әдип иҗатындагы бу күренеш татар диалектларына хас булган - иҗек алмашуы - метатеза үрнәгенә мисал булып тора. Үз чорында төрек теле тәэсирендә Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында кулланылган бу үзенчәлек хәзерге татар әдәби теленең аерым диалектларында гына сакланып калган булырга да мөмкин.

Алынмаларның күбесе туры төрек теленнән түгел, башта гарәп теленнән госманлы төрек теленә башка мәгънәдә кереп, әсәргә инде госманлы төрек теле мәгънәсендә кергәннәр. Моңа карамастан, Утыз Имәни иҗаты туры төрек теле алынмаларына да бай. Госманлы – төрек телен ике телдән ясалган тел дип атап була. Аны үз эченә шактый гына гарәп – фарсы алымнарын керткән төрек теле дип атасак ялгышмабыз.

Эшне язган вакытт күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Измир шәһәре Егей университетында эшләүче төрек теле профессоры Мостафа әфәнде Өнер белән интернет аша элемтәгә чыктык. Ул, безнең фикерләрне раслап, эшебезгә төгәллек кертте.

Габдерәхим Утыз Имәнинең әсәрләре Төрки тел нигезендә, лексикасы исә Госманлы Төрекчәгә караган телдә язылган. Борынгы төрки тел үзенчәлекләрдән монда “– гай”, “- дин” кебек кушымчалар чагыла. Гарәп - фарсы йогынтысын караганда монда гарәп алынмаларыннан башка фарсы теленә хас булган теркәгечләр күзәтелә (әһл-и дөнья, тәртиб-и агла...).

Шулай итеп, нәтиҗә ясаганда Утыз Имәни иҗатын ике чорга (этапка) аерып була:

I этап – татар теле формалашып килгән чор (алынмаларның еш кулланылуы).

II этап – татат теленең формалашып бетүе (алынмалар сирәк кулланыла).

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: шигырьләрен һәм поэмаларын карап чыкканнан соң Габдерәхим Утыз Имәни иҗатына гарәп, фарсы алынмаларыннан кала төрек сүзләренең дә күпләп алынганлыгын күрдек. Аерым сүзләр генә түгел, кушымча һәм сүзләр арасындагы бәйләнеш формаларының да кулланылганлыгы ачыкланды.

Бу өлкәдә өйрәнүне тагын да тирәнрәк дәвам итәргә кирәк, дип уйлыйм.

Әдәбият

Г.Утыз Имәни. Шигырьләр, поэмалар / төз.Ә.Шәрипов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. – 397 б.



Мөхәммәтрәхимова Р.З. Ике чорны тоташтыручы.// Совет мәктәбе, 18-19 б

Шәрипов Ә. Гыйлем – нурдыр. // Казан утлары, 1984, №11.109 – 116 б.

Мухаметрахимова Р.З. “Язык произведений Г.Утыз Имяни”.//Автореферат, Казань: КГУ, 1990, 22 с.

Шәрипов Ә. Габдерәхим Утыз Имәни., Татар әдәбияты тарихы, т1, 1984.

Искәрмә: Эшебездә сылтамаларның булмавы бер генә фәнни хезмәттән дә материаллар алынмавы, эшнең иҗади характерда булуы белән аңлатыла.
ЯКТАШЫБЫЗ ШӘЙХИ МАННУР – БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ
Васильева М.И.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү

мәктәбе

Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н.Г.


Туган Тулбаеңның

Урамнары буйлап,

Бер үтәргә иде бергәләп;

Күрешеп булмый,

Чарасызлык хисе

Күңелләрне талкый

телгәләп.

Күрешепләр булмый

Бик тә теләсәк тә...

Сәяф Шәйхи

Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга – үзеннән соң якты эз калдырган якташыбызга багышланган бу шигырь юлларында сагыну, офтану хисләре ярылып ята. Сагынмаслыкмыни, очрашырга теләмәслекмени? Бу теләк-ихтыяҗ бигрәк тә олуг шагыйребезнең якынлашып килгән юбилее алдыннан арта, көчәя.

Ш. Маннурның әдәби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Беренче шигырь җыентыклары (“Тайга төбеннән”, “Чиккән сөлге”) 1928 елда басылып чыга. Аның лирик шигырьләре, “Гайҗан бабай”, “Казан кызы”, “Җир- әнкәнең сылу кызы” кебек поэмалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләре, “Агымсуларга карап”, “Муса”, “Чын сөю бармы?” исемле чәчмә әсәрләре татар поэзиясе һәм прозасы казанышлары рәтендә зур урын алган. А. С. Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын, “Салтан патша турында әкиятен”, А. П. Чехов хикәяләрен, рус халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Хәйләкәр төлке” әкият-поэмасын, якташыбыз тәрҗемәсендә яратып укыйлар. Ул татарча яңгыраткан әсәрләрнең авторлары арасында тагын Лермонтовны, Руставели, Шевченко, Маяковский, Михалковны, Бубенновны очратырга мөмкин.

Күренекле шагыйрь поэзия өлкәсендә үзенең остазлары итеп Г. Тукайны һәм Һ. Такташны саный:

...Алҗып калсам төннәр утырганда,

Чишәлмичә шигърем төенен,

Тукай белән Такташ кул сузалар,-

Җаен табам җуйган көемнең... (Ак чишмәсе”)

Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, Ш. Маннур хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үз теләге белән фронтка китә һәм сугышның ахырынача “Сугышчан чакыру”, “Алга, дошман өстенә”, “Ватан бәхете өчен” дигән фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Сугышчыларның тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән очерклар, мәкаләләр язып бастыра.

“Муса” романы (1959-1964) тынгы белмәс якташыбызның Җәлил эзләреннән Минзәлә, Оренбург якларына, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләргә, хәтта Германиягә, ул утырган төрмәләргә барып кайтуы нәтиҗәсендә туа. Бу роман турында якташыбыз, җәлилче Фәрит Солтанбәков бик хаклы рәвештә түбәндәге сүзләрне язган: “Нинди зур, онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман яратып укый. Ә бу – мәңге яшәү, үлемсезлек, дигән сүз. Аның “Муса” романы җәлилчеләрнең кылган батырлыкларын, рухи ныклыкларын халкыбыз күз алдына бөтен тулылыгы белән диярлек китереп бастырды... Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз!” Бу – Ш. Маннур иҗатына халык тарафыннан бирелгән бәя.

Туган җир, Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас сокланып туймаслык урыннары күп. Шагыйрьнең туып үскән Тулбай авылы табигате дә искиткеч матур. Шушы авылда урнашкан Ш. Маннур исемендәге музей-китапханәгә экскурсиягә баргач, мин аның, чынлап та, шулай икәненә ышандым. Шагыйрь язганча,

Колхозчылар, бал кортлары кебек

Хезмәт итә күңел беркетеп.

Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,

Яшиләр дә алар гөлт итеп!

(“Авылдашларыма хат”)

Әйе, тырыш хезмәт белән дан казанган һәм авылдаш шагыйрьләренә олы мәхәббәтләре белән игътибарга лаек халык яши монда. Күмәк хуҗалыкның алдынгы игенче-терлекчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре ел саен Ш. Маннур исемендәге премия белән бүләкләнәләр. Гомумән алганда, бу премиягә 90 лап язучы-шагыйрь һәм хезмәт алдынгысы лаек булган.

Күренекле якташыбызның махсус балаларга адресланган китаплары да байтак: “Шаян дусларыма”, “Миләүшә китабы”, “Нәниләргә, дәүләргә”, “Ямьле җәй”, “Күгәрченнәр гөрләгәндә” һ. б. лар. Мин аларны кечкенәдән яратып укыйм, шигырьләрен, көйгә салынган җырларын өйрәнәм. Балалар бакчасына йөргәндә, “Зәңгәр күлен” Әниләр бәйрәмендә җырладым. Мәктәптә оештырылган “Туризм” түгәрәгенең гимнына әйләнгән “Яшь туристлар җырын” да теләп өйрәндек һәм җырлыйбыз. Ш. Маннур сүзләренә язылган “Шахта”, “Ана җыры”, “Мәк чәчәге” кебек җырларны өлкәннәр, шул исәптән минем әнием дә, яратып башкаралар. Мәктәбебезнең Театр түгәрәге әгъзалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләрен, “Агымсуларга карап” автобиографик повестен сәхнәләштереп, укучылар алдында да, әти-әниләр алдында да чыгыш ясыйлар. Якташыбыз Шәйхи ага Маннурның юбилей даталарын зурлап, әдәби атналыклар, айлыклар итеп билгеләп үтәбез. Бу шагыйрьнең халык күңелендә мәңге яшәвен тагын бер тапкыр исбатлый түгелме?

Туган телебезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүче “Тел бит...”, “Яхшы бел” шигырьләрен кем генә белми икән?

Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың... (“Яхшы бел”)

Гомумән, Ш. Маннурның мәктәп турындагы, балаларның уку, ял вакытларын сурәтләгән, табигать матурлыгын тасвирлаган шигырьләре барыбызга да таныш. Аның тел көрмәкләндергечләре, математик шигырь- табышмаклары безнең телебезне, фикерләвебезне үстерү максатларында язылган. Мәсәлән, 100 каз турындагы табышмак-шигырьне математик ярышларда бик теләп файдаланабыз.

Күренекле шагыйребез күптән вафат инде, шулай булса да ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яши. Аның әсәрләрен укып, илһам чыганагы, яшәү дәрте алабыз. Инде чирек гасыр буе буе Мамадыш төбәгенә дан җырлап торган шагыйрь һәйкәле ел дәвамында чәчәкләрдән бушамый. Һәйкәл янында шигырь бәйгеләре, әдәби кичәләр, әдипләр белән очрашулар еш үткәрелә. “Агымсу” иҗат берләшмәсе әгъзалары да тәүге сынауны шунда узалар.

Әдипнең туган авылында, үзе исемендәге музей-китапханә каршында, тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл дә авылдашларын, килгән мәртәбәле кунакларны әллә каян, ерактан сәламли сыман. Моннан да зуррак бәхет бармы? Әйе, якташыбыз – мәңгелек, үзеннән соң якты эз калдырган бөек шәхес ул.

Әдәбият

Ш. Маннур. Шигырьләр. Казан, Таҗарстан китап нәшрияты, 1995.

“Ш. Маннурның тууына – 100 ел” әдәби альманахы. Мамадыш, 2005.

“Мамадыш таңнары” җыентыгы. Мамадыш, 2000.


КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ ЙОЛАЛАРЫ

Васильева Е.,

Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе

Фәнни җитәкчесе : Умнова Л.И.


Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәмтормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан.

Бүгенеге көндә күп кенә милләтләрнең диалектына карашлар башка, яки алар тәмам югалган.Шундый милләтләрнең берсе – керәшеннәр.

Яңа керәшеннәр XVIII-XIX гасырларда гына христиан динен кабул итәләр һәм аларның күпчелек өлешен ул вакытта чувашлар, марилар, удмурт- лар тәшкил иткән.[Баязитова1997:7].Шул көннән алып хәзерге вакытка кадәр диалекта булган күп сүзләр, йолалар, гореф- гадәтләр югалган. Аларның бары тик күпмедер өлеше генә көнкүрештэ кулланыла һәм бу зур проблемаларның берсе булып тора. Минемчә,без буыннан буынга күчеп килгән мирасны киләчәккә дә тапшырырга тиеш. Шул вакытта гына милләт сакланып калачак.Һәм минем язмамның төп максаты шундый.

Керәшеннәрнең тормыш-көнкүреш һәм рухи үзенчәлекләренә инде XIX гасырда ук күп кенә тикшеренүче галимнәр игътибар иткәннәр. Керәшен халкының барлык башка милләтләрдән бер аерымлыгы бар: аларда һәрбер мәҗлестә, ниди дә булса выкйгада җырлар җырлыйлар.Тик мәгънәсенә туры килешле буларак.Фольклорчылар һәм этнографлар халыкның йола иҗатын-фольклорын ике төргә бүлеп йөртәләр:1)ел фасыллары белән бәйләнгән календарь йола фольклорына (әлеге төр иҗатының икенче төрле аталышы-хуҗалык фольклоры),2)гаилә-көнкүреш йола фольклорына.Шушы йолалар һәм аларга бәйләнешле фольклор татар халкы иҗаты өчен дә хас.[Бакиров 2008:48]

Беренче эш итеп башта егет ягыннан димче, җаучы ягъни башкода җибә- рәләр.Ул: «Утырган урыным мендәрле, аяк астым бүкәнле»-дигән сүзләр белән килеп керә.Кызның ата-анасы кунакны олылап мендәргә утырталар.Аннары: « Бер тактадан атлап киләм, бер тактадан атлап чыгып китәм, кайа кызыгыз»,-дип, якынрак барып чыбыгы белән әкрен генә сугып куя.Кыз килешергә килүче кодалар вәгъдә итеп китәләр.Ак алыштыралар(егет һәм кыз ниди дә булса әйберләрен бер-берсенә бүләк итәләр).Туйда кыз чиккән зур сөлгесен чыгара-лар.Чыгарганда җыр җырлыйлар.Никахлашу чиркәүдә үтә.Христиан дине йола-сы буенча укылган никах – кәбен дип атала.Ата-аналар фатиха биргәннәр яки бәкилләгәннәр.Балалар фатиха сораганда кызның анасы тәрене аяк очына куеп теләкләр әйтә.Бу тәрене кызга биреп җибәрә.Казан арты керәшеннәре кәбен күлмәкләрен(туй күлмәкләрен )киеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып, «кәбен кыйдырып кайткач», егет белән кызны үз өйләренә түгел, ә «кунак өйе» дип аталган ,махсус хәзерләп куелган өйгә алып керәләр.Кызны турыдан- туры кияү йортына алып кайтмыйча башка өйгә кертеп тору- бик борынгы йола. Кунак өе итеп,гадәттә, кыйаматлык булган кешенең оен билгелиләр. Кыйаматлык итеп кияү ягыннан туган тиешлерәк хатын-кыз һәм аның ире сайлап алына.Кыйамат- гарәп теленнән кергән сүз.Ул гомер буе бу ир белән хатынның иң ышанычлы дусты, киңәшчесе һәм таянычы булырга тиеш.Ә кыйаматлык булган кеше үзе киленгә кыйаматлык кызым дип эндәшкән.Кыйаматлык булган кешеләргә кияү белән киленнең балалары әнеки әби, әтеки бабай дип зурлап эндәшкәннәр.Аларга шаяртып җырулар әйткәннәр.Шулай ук кыйаматлык сүзе Идел буе халыкларының бик борынгы уртак йолаларын чагылдыра.Иң олы кунак итеп аргыш билгеләнә. Ул туйга үз исеменнән я баллы бавырсак, я чәкчәк алып килә.Өстәлгә чыгарган вакытта такмак әйтеп чыгара.Такмаклар кимендә 2 куплеттан торган.

Кодалар бер-берсен олылап оло кода, төп кода дип эндәшәләр.Капма-каршы мактап җыр җырлыйлар.Төп кода каз чыгара. Ул да такмаклый.Кызны төп йорттан чыгарганда, сатулашалар.Аңа сандык,җастык,түшәк кебек тор-мышка кирәк-яракларны бирәләр.Туй каршылау беткәч, егет түшәк-җастык сатулаша.Түшәкчеләр кияүдән акча сорыйлар түшәк өчен.Киленнең дә өйгә кергәч кайнанага бүләкләр бирергә тиеш(мынча бирнәсе-яшь киленнең кайна-на йортына төшкәч,мончага керер алдыннан бирелер бүләге;җырт бирнәсе- яшь киленнең кайнана өенә төшкәч тә бирелә торган бүләге.Туйга әзерләнгән чакта өйне кыз бүләкләре белән бизиләр.Туйга кодалар ягыннан әзерләнеп китерелә торган ашамлыкларны кода ипийе, кода күчтәнәче дип атыйлар.Анда пар каз, пар күмәч, чәй, күпертмә, бәлеш, шикәрләрләр куелган булла. Татар халкының башка төркемнәрендәге кебек үк,туйга алып бара торган күчтәнәч-ләрне савым дип атыйлар.Туй вакытында кода күчтәнәчләрен табынга чыгару үзенчәлекле шаян җырлар белән бара, ул- кода ипийе чыгару дип атала.Туй ахырында «аргыш көлчәсе» дип түгәрәк ипийне табынга чыгаралар,кыз , егетләр.[Баязитова Ф.С.1997:93].

Керәшеннәрнең йолалары бик күп төрле.Шуларның берсе бала туу белән бәйле йолалар: бәби тугач җыр җырлаганнар, бәби туе ясаганнар.Бала тугачын бер атна арасыннан, ун көннәнме чукындырганнар.Баланы чукындыру йоласын үтәгәндә катнашкан кешеләр; үрсәни, үрсәти .Балага бишек көйлә-гәннәр.

Туган кешене генә түгел, үлгән кешене дә зурлаганнар.Аның җанын чакыр- ганнар , тынычлык теләп җыр , иман укыганнар.Уленең өчен, җидесен, тугы-зын, кыркынын, елын үткәргәннәр.Һәрбер үлене искә алу көнендә коймак белән тәберсен иткәннәр, мал суялар.



Тәберсе итү- үлгән кешене искә алу көннәрендә ашау ризыклары янында келәү итү.Үлеләрне шулай хөрмәтләгәннәр.

Кышның 24- 25 декабрьендә башланып киткән уен- Нардуган.

Бу бәйрәм керәшен халкында үткәрелми калмый.Нардуганда катнашучылар төрле битлекләр , киемнәргә киенеп өй буенча йөргәннәр.Үзләрен танытмаска тырышып, такмаклар әйткәннәр.Нардуган кергән йортта маллар күп булла дигәннәр.

Ә искечә җаңа җыл кичне җөзек салалар.Җөзек салу, балдак салунардуган уеннарының иң көтеп алганнары, күмәкләп җыелышып башкарыла торганнар-ының берсе.Егетләр, кызлар нардуган өенә җыелып, гаиләдәге баш бала белән төпчек баланы бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр.Бәкедән су алганда, сунны балта белән кояш уңаена таба чызыклап алалар.Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш.Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар.Һәркем үз йөзеген үзе сала.Төпчек бала болгатырга утыра.Балдакларны салганда,такмакка карап юрыйлар..Аннары такмаклар әйтәләр.Бу куплетлар арсында яхшысы да, начары да була.Балдак салган суны алып чыгып кояшка каршы түгәләр[Токарев С.А.1983:85].



Масленица көненә туры килә май чабу. Бу көнне матур итеп бизәлгән атларга утырып урманга кәтәсә иткәннәр. «Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр»,-дип әйтә торган булганнар картларМай чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары бар.Май чабулар узгач, керәшеннәр «коро тота» башлыйлар. Христиан дине йоласы буенча ураза тотуны керәшеннәр шулай әйтәләр.[Рамазанова Д.Б.1970:60].

Яз көне,тал ботаклары бөре чыгара башлагач, бәрмәнчек, бәрмәнчек ат-насы үткәрелә. Ул олы көнгә бер атна кала билгеләнә.Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып, тупраксага элгәннәр. Аларны ташламаганнар.Яз көне беренче тапкыр көтү чыкканда, малларны ча-бып чыгарганнар,казлар күкәй салганда ояларына куйганнар. [Токарев С.А. 1983: 91].



Оло көн бик мөхим бәйрәм.Бу көндэ күкәй буяп, урамга зур даганнар куялар. Күкәй тәгәрәтешле уйныйлар.Паскадан соң 7 атна үткәч симект зиратка тәбер-сен итү)үткәрелә.Шул ук көнне болынга барып, каен төрергә баралар.Июннең беренче атнасында җапырак бәйрәме , 10 тирәсендә торыйсын булырга тиеш.

Яңгыр зак яумаган чакларда, ботка пешрәләр.Авылның яше-карты җыела.

14-15 нче июльдә Питырау үткәрелә.Шушы көнгә пичләрне, мрҗаларны агарталар.Бу көнне 40 төрле үлән җыеп киптерә-ләр.Файдасы ник тия дип сана-ла.Питырауга сарык суялар,бик зур келәү укыла. Җәйдән соң печәннәрнең эшен бетереп,көзгә,кышка әзерлек башлана.Керәшен хатыннары, әбиләре көзге са-рык җоныннан кышка җерләп җомгаклар әзерли-ләр. Каз өмәләре,тула басу- лар,өшкерүләр,печән өсләре оештырылырга тиеш.Керәшен халкында күп адарынулар һәм әйтемнәр бар.Тик алар бүгенге көндә югалып баралр.Инде электән калган тәңкәле киемнәр, ука-чачаклар, маңгай ука ,маңгай тәңкәләре,мыйтутар кебек киемнәр инде музейларда да аз сакланган.

Әдәбият
Бакиров М.Х.Татар фольклоры:Югары уку йортлары өчен д-лек-Казан:Мәгариф,2008.-48б.

Баязитова Ф.С. Керәшеннәр.Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты.-Казан: Матбугат йорты,1997.-93,7б.

Рамазанова Д.Б. Говоры татар среднего Прикамья:Автореф. Дис. Канд. Филол. Наук.-Казань, 1970.-60стр.

Эш барышында 1920 елда туган Васильева Гликерия Ивановна истәлекләре файдаланылды.
АССАЛАР ДА, КИССӘЛӘР ДӘ, ЧУКЫНМАДЫ ТАТАР ТЕЛЕ

Валеева Э.Н.Тукай районы

Княз урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Валеева Г.Р.



Татар теленең тарихы беренче этабы - татар теленә нигез булган ике төп компонентның - болгар белән мишәр һәм байлар белән казан телләренең - аерым-аерым үсеш чоры. Аларның чишмә башы бик борынгыдан - безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан ук килә. Байлар белән казан телен формалаштыруда катнашкан би-герләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый) белән аралашканнар. Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр. Ләкин VIII йөз ахыры - IX йөз башларында бу дәүләтне к-диалектлы болгарлар кулга төшергәннәр. Борынгы язмаларда хәзәр теле белән болгар теле бер-берсенә охшаган дип әйтелә. Ә хәзәр теленең гадәти төрки тел булуы кире кагылмаслык итеп исбатланган. Шулай булгач, болгар теле гадәти төрки тел булган дияргә мөмкин. Борынгы болгар теле чуваш теленә охшаган дигән фикер XIX йөз ахырында гына туган. Кайбер галимнәр болгар каберташ язмаларында чуваш сүзләренә охшашлык тапкан, һәм, шул нигездә, болгарлар чуваш телле булганнар, элекке болгар ул бүгенге чуваш икән дигән фикерне таратканнар. Ләкин болгарларның тарихи эзләре бүгенге чувашларда бөтенләй юк дип әйтерлек. Хәзер галимнәр болгар каберташ язмаларына чуваш теленең керүен болай аңлаталар: чувашлар яшәгән территориянең зур өлеше Болгар дәүләте составында калган, һәм алар ислам динен кабул иткәннәр. Баштарак бөтенләй болгар-татарга әйләнеп киткәнче, алар кабер ташларына үз телләрендә язганнар һәм шулар белән сату иткәннәр. Ә инде болгарлар арасында ассимиляцияләнеп беткәч, каберташ язмаларында чуваш теле йогынтысы әкренләп юкка чыккан. Рус тарихчысы В.Н. Татищев болгар һәм кыпчак телләренең бер төрле булуларын күрсәткән язманы теркәп калдырган. Югарыда әйтелгәнчә, болгар-мишәр теле көньяк-көнбатышта яшәгән борынгы оногурлар һәм акацирлар теленә барып оташса кирәк, чөнки мишәр фонетикасы көньяк төркиләрнекенә якын. Шулай итеп, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм ал арның үзара якыная башлавы белән характерлана. Татар теленең икенче этабы - болгар-мишәрләрнең байлар һәм казан кабиләләре җирләрендә төзелгән Биәрем дәүләтен буйсындырудан башлана. Чулман елгасының көньягында һәм Иделнең сул ягында биәр-биләрләрнең бер өлеше, болгар-мишәрләр тәэсирендә, к-диалектка күчкән. Бары Чулманның төньягында гына казан кабиләләре үзләренең къ-диалектын саклап калганнар, хәтта аны Иделнең уң ягына да чыгарганнар. Ул хәзер тау ягы сөйләше дип йөртелә. Казан ханлыгы дип аталган Болгар иле Рус дәүләтенә буйсындырылгач, мишәрләрнең байлар һәм казан халкы белән аралашуы интенсивлашкан. Яңа җирләр яулап, чик яңа урынга күчкән саен, руслар мишәрләрне чик сакларга күчергәннәр. Руслар өчен бу бик файдалы булган. Бердән, мишәрләр ышанычлы чик сакчылары булса, икенчедән, «мещерская низменность» дигән регионда русларга яңа җирләр бушап калган. XVI йөздән башланган өченче этап XX йөз урталарына кадәр дәвам иткән. Бу чорда татар әдәби теленең формалашуына мишәрләрнең байлар һәм казан кабилә-халыклары белән бер авыл төзеп утырулары бик нык тәэсир иткән. Нәкъ менә шундый төрле диалектлар бергә кушылган җирләрдә татарлар өчен уртак сөйләм теле - авыл койнесе (грек теленнән, koine dialektos - гомуми тел) формалашкан. Шәһәрләрдә дә шундый процесс барган, шәһәр койнесе оешкан. Соңыннан XIX йөз урталарында менә шул койне иске язма нормалар белән бергә яңа язма әдәби телгә нигез булган. Татар теле үсешендә дүртенче этап XX йөз уртасында башлана. Төрле милләтләрне руслаштыруга корылган Сталин сәясәте тәэсирендә, татар теле рус теле белән бик нык чүпләнгән, бозылган, әдәби телдән бик нык ераклашкан. Бигрәк тә шәһәр җирләрендә ярым татарча, ярым русча сөйләм өстенлек ала башлаган. Үзгәртеп коруларга бәйле рәвештә, тормышны демократияләштерү чорында (80 нче еллар ахырында) татар сөйләм телен торгызу өчен көрәш башлана. Бу чорны татар теле үсешендә бишенче этап дип билгеләргә була. Хәзерге татар теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары - мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар теле - иске төрки телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа.Борынгы төрки тел рун эпитафик язмаларында сакланып калган. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мондый язма истәлекләрнең элгәрләре V-VI гасырларга карый. Алар Орхон һәм Енисей елгалары буенда зур ташларга төшерелгән хәлдә табылганнар. Рун текстлары төрле ташларга, металл һәм сөяк әйберләргә язылган. VIII-IX гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстлар да очрый. Борынгы төрки әлифбасын төркиләр үзләре уйлап тапкан. Ул 60 лап тамгадан тора. Текстлар уңнан сулга, өстән аска таба язылган. Борынгы төрки тел V-X йөзләр арасында кулланылган дип уйланыла. X-XV йөзләрдә ислам дине тәэсирендә һәм гарәп графикасында язылган әсәрләрдә иске төрки тел кулланылган. Борынгы төрки тел һәм иске төрки тел хәзерге барлык төрки халыклар өчен дә уртак санала, һәр төрки халык бу телләрдә язылган әсәрләрне үзенеке дип өйрәнә. Чөнки ул чорда әле төрки халыклар бер-берсеннән аерылып җитмәгән, язма әдәби тел халыкның сөйләм теленнән ераклашкан булган. Уртак иске төрки тел лексикасы 60-80 процентка кадәр гарәп-фарсы алынмаларыннан тора. Алар барлык төркиләр өчен үзенә күрә интернациональ фонд хезмәтен үтәгәннәр. Шуңа күрә бу тел барлык төркиләргә дә бер үк дәрәҗәдә аңлашыла торган булган. XV-XVI йөзләрдә төрле төркиләрнең үз дәүләтләре оеша башлагач, гомуми иске төрки тел аерым иске төрки телләргә (иске төрек әдәби теленә, иске татар, иске үзбәк, иске азәрбайҗан һ.б. язма телләргә) аерыла башлаган. XVI-XIX йөзләрдә иске татар теле кулланылган, аннан башкортлар һәм казакълар да файдаланганнар. XIX йөз уртасында, татар милләте оешуга бәйле рәвештә, милли тел (хәзерге тел) формалаша башлаган. Телне массакүләм куллану хаҗәте тугач, халыкны аңлашылмый торган иске татар теле канәгатьләндермәгән, шуңа күрә аны сөйләм телгә якынайту процессы башланган. Ләкин стилистик нормалар, иске татар теле нигезендә, әкренләп үстерелә барган. XX йөз башында татар теленең барлык стильләре дә теге яки бу дәрәҗәдә нормага салынган. Совет чорында тел нормалары тагын да ныграк эшкәртелгән. Аның электән ныгыган әдәби һәм публицистик стильләре генә түгел, фәнни, рәсми һәм сөйләм стильләре дә бик нык үстерелгән, нормага салынган. Ләкин Сталинның милләтләрне руслаштыру сәясәте татар телендә сөйләшүчеләрне бик нык киметә: 80 нче елларда татар балаларының 7 проценты гына татар мәктәбендә укый. Татарча сөйләшүчеләрнең кимүе телнең кулланылыштан төшә баруын күрсәтә. Хәзерге көндә татар телен һәм гомумән татар милләтен, мәдәниятен торгызу, үстерү өчен көрәш бара. Туган телдә белем бирү, аның өчен укытучылар әзерләү шул көрәшнең ышанычлы бер юнәлеше булып санала. 1979 һәм 1989 елларда халык санын алу мәгълүматларына караганда, татар халкы элекке СССРның 80 нән артык регионында яшәгән. 1979 елгы исәп буенча татарлар 6 млн 185 меңнән артык булса, 1989 елда 6 млн 645 меңнән артып китә. Ун елга үсеш 7,4 процент тәшкил итә. Россия Федерациясе территориясендә 1979 елда татарларның 79,3 проценты яшәгән булса, 1989 елда ул 83 процентка җитә. Татарстанда, 1979 елгы исәп алу буенча, татарларның 26 проценты яшәсә, 1989 елгы исәпләү буенча 26,6 проценты яши. Башкортстанда 1979 елда 14,9 процент татар саналса, 1989 елда 17 процент исәпләнә. Бу үсеш элек башкорт дип язылырга мәҗбүр ителгән татарларның яңадан татар дип язылуы белән аңлатыладыр, мөгаен. Үзбәкстандагы татарларның чагыштырма санында да зур үзгәрешләр күзәтелә. 1979 елгы исәпләү буенча Үзбәкстанда татарларның 10,3 проценты яшәсә, 1989 елгы исәптә бу күрсәткеч 7 процентка гына калган. Төрле җирләргә сибелеп утыруларыннан чыгып, татарларны дүрт төркемгә бүләләр. Беренче төркем- Татарстанда, ягъни үз республикасында яшәүче татарлар. Икенче төркем - үзләренең борынгы илләрендә, үз җирләрендә яшәсәләр дә, Татарстанга керми калганлыктан, Россия Федерациясе җирендә яшәүчеләр. Өченче төркем - татар диаспорасы, ягъни кайчандыр туган илләреннән куылган яисә «үзләре теләп» читкә китәргә мәҗбүр ителгән, ләкин элекке СССР территориясендә төпләнгән татарлар. Дүртенче төркем - чит илләрдәге диаспора, ягъни Төркиядә, Финляндиядә, Америкада, Япониядә, Австралиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарлар. 1979 елда СССРда 5 млн. 313 меңнән (85,9 проценты), ә 1989 елда 5 млн 529 меңнән артык татар кешесе (83,2 проценты) татар телен туган тел дип саный. Ягъни үз теленнән ваз кичерелгәннәр 10 ел эчендә 872 меңнән 1 млн 459 меңгә җитә. 10 ел эчендә гомумән татарларның саны 7,4 процентка арткан булса, үз телен оныткан татарлар саны 28 процентка үсә. Шуңа күрә хәзер татар халкын, телен саклап калу буенча төрле чаралар күрелә. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү максатында, 1992 елның 8 июлендә "Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында" Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау, өйрәнү һәм үстерү юллары күрсәтелде. 1994 елның 20 июлендә Законны гамәлгә кертүне тәртипкә китерү буенча Дәүләт программасы кабул ителде. Ул "Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" дип атала.

Әдәбият :

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.- Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2002.- 407 б.

АНА ТЕЛЕМ – ГАЗИЗ ТЕЛЕМ
Газизова Г.Ф.

ТР Азнакай шәһәре муниципаль гомуми

белем бирү учреждениясе, 2 нче урта

гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Җиһангирова И.Р.
Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен татар теленнәндә кадерле аһәңле тел юк сыман. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм! Минемчә, сиңа гомер бүләк иткән әти-әниең теле аша, син дөньяны таныгйсың. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган тел! Колакка ятымлы, назлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбыз теле. Шулай да әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп, чарлап үстергән бөек мәгънәви хәзинәсенә, ягъни тел байлыгына без һәр очракта да тиешле саклык белән карыйбызмы икән? Бу турыда сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү мөһим. Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасын тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү — дәүләткүләм әһәмиятле бер эш. Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.

Ә ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар телләре була торып та, русча сөйләшергә тырыша соң әле? Бу сорауга җавапларны бик күп яклап биреп була. Моңа, әлбәттә, татар теленең дәүләт теле буларак киң даирәдә аралашу дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы да, күп еллар диннең бетеп торуы дә сәбәпле булгандыр. “Динсезлектән денсезлеккә бер адым” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Хикмәт шунда: телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә. Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары артты. Бу да туган телне бозуга китерә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет