Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕНДӘ ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ



бет20/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25

ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕНДӘ ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Файзуллина А.,

Тукай районы Яңа

Бүләк гомуми урта белем бирү мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Гилаева Н.Г.
Мәкальләрдә төрле дәверләрдәге иҗтимагый-сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, бәлки әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләр дә тулы гәүдәләнә [Мәхмүтов 1987: 19.]. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора [Урманче 2005: 127.]. Әхлак мәсьәләренә караган мәкальләрдә гаилә тормышы, халыкның мораль-этик, педагогик һәм эстетик караш­лары да чагылыш таба.

Гаилә коруның күптөрле йола, гореф-гадәтләре (кыз яучылау, мәһәр, калым түләү, туй-никях мәҗлесе үткәрү, килен төшерү һ.б.) гомумән, гаиләле булып яшәү шәхси тормышта бәхетле булуның зарури шарты итеп карала: «Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый», «Семья күрми бәхет күрмәссең» һ.б. Халык карашынча, гаиләдә иң кадерле, иң изге нәрсә – тиң мәхәббәт, рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү, үзара тату һәм аңлашып яшәү. «Бәхете барның иптәше үзенә тиң була», «Ике күңел бер булса, чүпле башы гөл булыр», «Тату семья – оҗмах түре» кебек мәкальләр әйтелгән фикерләрне раслыйлар.

Мәхәббәт, гаилә темасының органик бер өлеше сыйфатында, мәкальләрдә бала тәр­бияләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Халык баланы гаиләнең, ата-ананың иң зур байлыгы һәм куанычы итеп саный: «Өйнең яме бала белән», «Балалы кеше – бай кеше», «Бала – ата-анага алтын багана». Халык баланы тәрбияләү, аны чын кеше итеп үстерү өчен ата-ананың зур җаваплы булуын басым ясап әйтә: «Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын», «Таба белсәң, бага бел» һ. б.

Күп кенә мәкальләр кешедә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләү, төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатына хезмәт итәләр. «Әдәмнән һәр яхшылык көтелер», «Агач җимеше белән, кеше яхшы эше белән» кебек мәкальләрдә чын кеше булу һәм яхшылык кылу бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр итеп карала. Мә­каль хәтта: «Кулыңнан яхшы эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең яхшы булсын», дип үгет бирә.

Мәкальләрдә Ватанны сөю тойгысы кешедә булырга тиешле иң югары әхлакый сыйфат итеп бәяләнә: «Ватан барыннан да газиз», «Илнең төтене дә хуш исле». Ул бай­лык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куела: «Алтын-көмеш яуган җир­дән туган-үскән ил артык», «Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Ватанга мәхәббәт хисен халык ниндидер абстракт төшенчә итеп карамый, ул кешенең эшләрендә конкрет гәүдәләнеш табарга тиешлеген әйтә: «Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен», «Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт». Ватан темасы илне саклау, батырлык, тугрылык турындагы мәкальләрне дә эченә ала: «Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар», «Ир-егетнең яхшысы ил белән», «Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә». Ватанга хыянәт иткән, илен саткан кешеләргә «Илен сатып ашаган ике генә көн яшәгән», «Иле юкның көне юк» кебек мәкальләре аша халык үзенең тирән нәфрәт тойгысын чагылдыра.

Кешенең әхлакый йөзен билгеләү өчен мәкальләрдә төп критерийларның берсе итеп аның хезмәткә мөнәсәбәте файдаланыла. Бу, әлбәттә, табигый күренеш. Чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты итеп карый: «Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс». Мәкальләрдә хезмәтне мактау, кешене эшкә өндәү өчен бу бердәнбер мотив түгел. Бер үк вакытта безнең халык хезмәтне рухи канәгатьләнү, шатлык, сөенеч чыганагы итеп саный, хезмәттән тәм таба белергә чакыра. Мәкальләрдә эш сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар югары бәяләнә, кешенең чын матурлыгы һәм көче барыннан да элек аның хезмәте белән билгеләнә дигән идея үткәрелә: «Кешенең асылы эштә беленер», «Ир куанычы – хезмәт», «Эшле кеше – көчле кеше», «Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт» һ.б.

Кайбер иске мәкальләрдә хезмәттән авырсыну, зарлану мотивлары да ишетелә. Моның сәбәбе – ялланып эшләүдә, үз кул көченең әрәмтамаклар файдасына китүендә.

Татар халык мәкальләре арасында һөнәрле булуны мактаганнары бик күп: «Һөнәре бар ком өстендә көймә йөздерер», «Белгән һөнәр иңсәне басмый», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкару­чыдан уңганлык, осталык, тәвәккәллек, чыдамлык, эшне алдан уйлау, аның өчен җавап­лылык тою һ.б.ш. сыйфатлар таләп ителә. Мәкальләр кешене әнә шул сыйфатларга ия булырга чакыралар да. Һәм, шуның капма-каршысы буларак, халык үзенең мәкальләре аша ялкауларны, кеше өстенә салынучыларны, ваемсызларны, күз буяучыларны рәхимсез фаш итә, алардан ачы итеп көлә: «Ялкау йоклый, ятып эшли», «Йокы – ялкауның бәлеше», «Эше төймәдәй, шау-шуы дөядәй».

Мәкальләрдә кешенең әле тагын башка бик күп төрле эшлеклелек һәм әхлакый сый­фатлары турында фикер йөртелә. Татар халкы үзенең мәкальләрендә кешеләрне (бигрәк тә өлкәннәрне) хөрмәт итүне, юмарт, кунакчыл булуны, тыйнаклыкны, чик-чама белүне, сабырлыклы, уйлап эш итүне хуп күрә. Комсызлык, саранлык, мин-минлек, икейөзлелек, күп сөйләү, кабалану кебек тискәре гадәтләрне каты гаепли.

Шулай итеп, татар фольклоры жанрлары мәкальләрдә әхлак мәсьәләләре шактый тулы гәүдәләнә. Әлеге төр мәкальләр шактый күп санда.

Әдәбият

Чыганаклар



  1. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1959. – Т.1. – 959 б.

  2. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1963. – Т.2. – 800 б.

  3. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1967. – Т.3. – 780 б.

Фәнни әдәбият

  1. Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

  2. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – Т. 1. – Б.5-22.

  3. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №10. – Б.118-158.

  4. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №11. – Б.119-139.

  5. Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №12. – Б.149-164.

  6. Мәҗитов З.М. Мәкальләр һәм әйтемнәр //Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. – Казан: КДУ нәшр., 1987. – Б. 43-49.

  7. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 273 б.

  8. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр /Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләр әзерләүче Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 592 б.

  9. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.

  10. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. – Казан: КДУ нәшр., 1987. –154 б.

  11. Яхин А.Г. Система татарского фольклора. – Казан: Татар. кн. изд-во, 1990. – 132 б.


Г. ГАЛИЕВ - АВЫЛЫМ ҖЫРЧЫСЫ

Фазлеева Э.Р.,

Азнакай районы

Урманай урта гомуми белем бирү

мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ихсанова Э.Т.


  Җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләр әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә яңача карауны таләп итә. Китап укуга, әдәбият белән кызыксынуга, иҗат эшенә рухлануга, төрле информация чаралары һәм көндәлек матбугат белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыруга, әхлак, эстетик зәвык формалашуга, туган якның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә кызыксыну уятуга, милли үзаң тәрбияләүгә әдәби туган як материалларын өйрәнүнең әһәмияте зур, дип саныйм мин.

Кеше, өйдән, ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел.

Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Мин – мәгърур Чатыр тавы, ямьле Ык елгасы, хәтфә болыннары, урман-күлләре, тырыш-уңган, хезмәт сөючән халкы белән дан тотучы Азнакай районыннан.

Азнакай ягы иҗади шәхесләргә бик бай. Биредә канат ярган һәм ныгыган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хабибуллин, шагыйрьләребез Нур Әхмәдиев, Марсель Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗев, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова, танылган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинованы республикабыз халкы яхшы белә.

Шушы танылган кешеләр арасында безнең авылдашыбыз язучы Гариф Галиев та бар. Бүгенге чыгышымның төп максаты - хикәяләр остасы Гариф ага Галиевнең тормышы һәм иҗатын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Гариф Галиев - озын һәм катлаулы иҗат юлы үткән, дәһшәтле өч сугыш күргән, шунда үзе дә катнашкан олы язучы. Әдипнең иҗаты күпкырлы. Аның басылып чыккан 44 китабына туплаган хикәя һәм очерклары язучының иҗади активлыгын бик ачык күзалдына китерергә мөмкинлек бирәләр. Ул иҗат иткән хикәяләр, әкиятләр, сәхнә әсәрләре бүген дә балалар тарафыннан яратып укыла. Кайберләре рус һәм немец телләрендә дә дөнья күрәләр. Сәбәбе исә гади .Ул әсәрләр мавыктыргыч һәм гыйбрәтле.

Гариф Галиевне без иң элек очеркист дип атыйсыбыз килә. Әдәбиятка да ул нәкъ менә шул юнәлештә эшләп килеп керә. Аның 320 очеркы барлыгы мәгълүм. ”Мин гомеремне Татарстан районнарында, колхоз кырларында үткәрдем“, - дип юкка гына әйтмәгән ул. Гариф Галиев - прозаик та. Китапларында дөнья күргән 212 хикәясе моны раслый. Алардагы төп тема - авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе. Әлеге хикәяләрдә ул авыл кешесенең тарихи шартлар эчендә әхлак сыйфатларын югалтмавы турында бәян итә. Туган җиребезнең кадерен, кыйммәтен онытмаска өнди. Якташыбыз драма өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләгән. Аның бер пәрдәлек унлап пьесалары бар. Гариф ага - чын мәгънәсендә, кече күңелле, инсафлы зат, олыгайгач та сабый булып калган балалар язучысы да әле. Ул Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясенең, “Яшь ленинчы”(“Сабантуй”) газетасы һәм “ Ялкын” журналы редакцияләренең якын дусты була. Әдипнең балалар өчен йөздән артык кыска хикәяләре, әкиятләре бар. Аның “ Курайлы елга”, “ Бибкәй аланы”, “ Чәчәкле авылы балалары “,“Аю агачлар белән сөйләшә” кебек әсәрләрен класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнәбез. Бу китаплар безнең дә һәм башка укучыларның да яраткан китапларына әверелделәр.

Җирле төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнү мәсьәләсе мәктәбебездә төрле юнәлештәге тәрбияви чараларда чагылыш таба.

Әдәби туган якны өйрәнү буенча Азнакай районы Урманай урта гомуми белем бирү мәктәбендә күпкырлы билгеле бер система салынган эш алып барыла. Мәктәптә Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгенең “Ядкарь” исемле әдәбият һәм туган якны өйрәнү фәнни җәмгыяте эшли. Фәнни җәмгыять, 2007 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан музей статусы бирелгән, Гариф Галиев исемендәге әдәбият һәм туган якны өйрәнү музее базасында эшли. Музей фондында 190 якын экспонант саклана. Биредә Гариф аганың тормыш һәм иҗат юлына багышлаган материаллар да , авыл, район, республикабыз тарихына кагылышлы тарихи документлар да , фотосурәтләр дә, 19 нчы гасырдагы тормыш көнкүрешне чагылдырган экспонатлар да , татар әдәбияты тарихына һәм талантлы әдипләре Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, Мәхмүт Максудларга кагылышлы материаллар да тупланган. 1941 нче елда Гариф Галиев Бөек Ватан сугышына китә. Фронтта ул “Кызыл сугышчы“ һәм “Кызыл Армия” газеталарында җаваплы сәркатип булып эшли. Ибраһим Гази, Гадел Кутуй кебек әдипләр белән бергәләп хезмәт итә. “Гадел Кутуй белән мин Бөек Ватан сугышына кадәр үк якыннан таныш идем.Сугышның соңгы елларында без, Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, һәм мин өчебез, бергә хезмәт иттек. Без беренче Белоруссия фронты газетасы редакциясендә эшләдек. Авыр сугыш шартларында Гадел Кутуй минем алдымда үзенең эчке матурлыгы белән яңадан ачылды ,“ –дип искә ала Гариф ага үзенең истәлекләрендә [ Г.Галиев “ Безнең Кутуй “ истәлеге]. Шушы чорда Гадел Кутуй аңа КПСС сафларына кабул иткән вакытта төшкән фотосурәтен бүләк итә. Гариф ага аны гомере буена саклый. Бүгенге көндә бу фотосурәт безнең музеебызда саклана. Сугыш кырларында хәрби эшләрне башкарганын истә тотып, аңа “Берлинны алу өчен“, “Варшаваны азат итү өчен “ медальләре һәм “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә.Сугыш кырларыннан исән – сау кайткач, ул кабат журналистлык эшенә керешә. Аның иҗади мирасы күбрәк шул елларга карый. Язучы 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.

Гариф Галиев исемендәге әдәбият һәм туган якны өйрәнү музеендагы тарихи мирасны, якташыбызның тормышын һәм иҗатын өйрәнү – музей дәресләр, әдип иҗатын пропагандалаучы класстан тыш чаралар, район һәм республика күләмендәге конкурслар аша алып барыла. Шулай ук сәләтле балаларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту алымы да булып тора. Укучыларыбыз фәнни җәмгыять дәресләрендә үзләренең сәләтләрен төрле юнәлештә үстерә алалар. Кайбер укучыларыбыз фәнни – эзләнү эшенә тартылып, республика күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып, сертификатлар алдылар. Кайберләребез иҗат эшенә рухланып, үзләренең хезмәтләрен вакытлы матбугатка, “Иделем акчарлагы” конкурсына һәм ике ел рәттән Татар Дәүләт гуманитар - педагогика университетының “Илһамлы каләм” республика конкурсына җибәрделәр. Анда олпат язучыларыбызның киңәшләрен тыңлау, Рәхмәт хатлары алу, 10 нчы сыйныф укучысы Сиразиева Гөлнарның “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүгә ирешүе безгә иҗади стимул булды. Гариф ага Галиевнең мирасын еракларга тарату юнәлешендә эшләү, укучыларыбызда интеллектуаль, иҗади, сәнгати талантларын ачыкларга, уңышлар яуларга мөмкинлек бирә. Җитәкчебез Эльвира Таһировна укучысы Айнур Хәбибуллин белән бергәләп, Гариф Галиевнең иҗатына багышланган “Г.Галиев - татар әдәбиятының якты йолдызы” исемле документаль фильм төшерделәр. Балалар һәм яшүсмерләрнең Казан “Җисем” кинофестивалендә катнашып, сертификат алдылар.

Бу эшләрне тормышка ашырганда иҗади фикерләү сәләтен үстерү; зур күләмле мәгълүмат агымында югалып калмау; каршы кую, анализлау, төрле төр анологияләр төзү, логик нәтиҗәләр ясау, җәмгыять шартларына яраклашу, мөстәкыйльлеккә ирешү максат булып тора. Болар барысы да туган җирне, әдәбиятны хөрмәт итә торган иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булыша, дип саныйм мин. Гариф Галиев үзенең әсәрләрендә өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ата-анага исә мәңге-бакый тугрылыклы булырга, алар сүзенә һәрчакта да колак салырга, дусларыңның кадерен белергә, иптәшләреңә карата гадел булырга чакырды. Нинди генә эштә дә, әгәр үз эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң, бүтәннәр өчен үрнәк буласың бит. Гариф ага да үзенең бәләкәй генә хикәяләрен иҗат итүе белән яшь буыннарга васыятен әйтеп калдырды:

-Балалар, белемле булыгыз!

Тырыш – уңган булыгыз!

Әдәпле – инсафлы булыгыз!

Һәрвакыт гаделлекә омтылыгыз!

Беркайчан да бернинди эштән дә йөз чөермәгез!

Ә безгә, аның якташларына, киңәшләрен тотасы, васыятен үтисе кала.

Әдәбият
1. Даутов Р.Н.,Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1986 ,106 -108 б., 256-260 б;

2. Галиев Г.З. Без авылныкылар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.- 4 б;

3. Галиев Г.З Безнең Кутуй. – Казан утлары , 1969, №5, 171-178 б;

4. Галиев Г.З.Аю агачлар белән сөйләшә.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998, 3-7 б.;

5. Гази И. Истә калганнарым.- Казан утлары, 1965, №6 125-128 б;

6. Розалия Нуруллина . “ Гадел Кутуй турында истәлекләр”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984 , 131-139 б.;

7. Садыйков М.” Нур”дан күчкән яктылык.- Мәгариф , 2005 , №5, 17-18 б.;

8. Алар илгә җиңү алып кайтты. Азнакай районы.-Казан: ”Хәтер итабы”, 2005.-576 б.




ГАБДЕЛХӘЙ САБИТОВ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ СУРӘТЛӘНГӘН ТАБИГАТЬ МОГҖИЗАЛАРЫ

Фаррахова А. ,

Тукай районы Сәмәкәй

урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: ХаниповаГ.Г.

Әлеге докладны язарга алынганда, мин үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым :



    1. якташ язучы иҗатына күзәтү ясау һәм хикәяләренең үзенчәлекләрен билгеләү,

    2. тәнкыйтьчеләрнең Габделхәй Сабитов иҗатына биргән бәяләре белән танышу,

    3. туган төбәгем әдибенең татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтү.

Максатыма ирешү өчен, мин түбәндәге эшләрне башкардым :

  1. Габделхәй Сабитовның балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат иткән хикәяләре һәм драмалары тупланган җыентыклары белән таныштым,

  2. әдип турында язылган мәкаләләрне өйрәндем,

  3. татар мәктәпләре өчен 5 нче класс әдәбият дәреслегенә күзәтү ясадым,

  4. татар теле һәм әдәбияты кабинетындагы «Шушы яктан, шушы туфрактан без» исемле папка белән таныштым.

Габделхәй Сабитов – балалар һәм зурлар әдәбиятына шактый өлеш керткән, төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп килгән якташ язучы. Танылган прозаик буларак, бик күпләрнең күңелләренә хикәяләре, әкиятләре белән балачактан ук кереп калган ул.

Габделхәй Сабитов – матурлыгы халык җырларында макталган ямьле Минзәлә якларыннан. 1931 нче елның 28 нче июнендә Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның балачагы киң күңелле, эшчән авылдашлары арасында үтә.

1949 нчы елда минем туган төбәгемдәге, ягъни хәзерге Тукай районындагы Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый һәм Иске Мәлкән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Ә ике елдан Г. Сабитов туган авылы мәктәбендә укытучы һәм укыту эшләре буенча мөдир була.

1956 – 60 нчы елларда ул Минзәлә шәһәрендәге район газетасында эшли. Ә аннары Мәскәүдә әдәбият институтының драматургия бүлегендә укый.

1960 – 65 нче елларда Габделхәй Вәли улы Сабитов Казан телевидениесе студиясендә, аннан балалар журналы «Ялкын»да һәм «Чаян»да эшли.

1970 нче елдан алып 1995 нче елга кадәр, ягъни вафат булганчы әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Иҗатының башлангыч чорында Габделхәй Сабитов каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап карый. Башта шигырьләр язу белән мавыга. Аларның кайберләре район газетасында һәм «Үсү юлы» альманахы битләрендә басылып чыга.

Үз кыйбласын әдип драма һам хикәя жанрында таба. 1954 нче елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе сәхнәләрдә уйнала.

Язучы буларак Г.Сабитовның иҗат йөзен ачкан хикәяләре һәм драмалары 60-70 нче елларга туры килә. Халыкчан тел белән кызыклы һәм табигый сюжетларга корып язылган бу әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик хасиятләре ягыннан югары сыйфатлы булулары белән аерылып торалар. «Бу хикәяләрдә җанлы кешеләр бар, тормыш бар, ул тормышның үзенә бер көе, моңы бар. Шуның белән кадерле алар укучыга. Шуңа күрә онытылмыйлар,» - дип яза Ләбибә Ихсанова. (Г.Сабитов. Тармаклы яшен. 1981,6 нчы бит)

Автор иҗатының төп максатын түбәндәге юлларда бик ачык чагылдыра. «Кешеләр! Минем язганнарны укыгач, сездә бер агач, һич югы бер чәчәк утырту теләге уянса, үземне бәхетле санар идем. Бу минем девизым һәм мин аны йөз кат, мең кат кабатларга әзер. Җир-Анага рәхмәт йөзеннән җылы туфракка берәр орлык күмгәнең бармы? Шул хакта уйланыйк, дип яздым әсәрләремне.» ( Г.Сабитов. Кайнар туфрак. 2001, 5 нче бит) Шулай итеп, аның хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә, аның серләренә һәм Җиргә соклану исә алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара.



«Габделхәй Сабитов иҗатының үзенчәлекле бер сыйфаты – табигатьне, үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү. Юк, язучы табигать могҗизаларын күреп, тасвирлап кына да калмый : ул табигать серләренә юл ача, әйләнә-тирәдә сокландыргыч бай тормыш күрергә өйрәтә,»- дип яза Әлфинур Зиннәтуллина үзенең «Кызыклы да, гыйбрәтле дә» исемле мәкаләсендә. («Казан утлары»,№3, 1983,162-163 нче битләр)

Чыннан да, язучының «Йолдыз яктысы», «Урман кызы Таңсылу», «Бизәкле чиләк», «Өянкеләр бөре яра» исемле хикәяләрен укыганнан соң, бу фикернең дөреслегенә чын күнелдән ышанасың. Хыялый балачакны сагыну, табигатьне ярату һәм аңлау, аның яшерен серләренә төшенергә омтылу кызыл җеп булып килә. Беренче карашка ис китәрлек булмаган хәлләр гыйбрәтле уй-фикерләр эченә алып кереп китәләр. Бу хикәяләрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә. «Йолдыз яктысы» хикәсеннән өзек китереп үтәм. «Булат юлсыз-сукмаксыз җирдән тагын әлеге түгәрәк алан ягына йөгерде. Кинәт ул үзенең каршысында шау чәчәккә күмелгән ике гөләп куагы күреп шып туктады… Берсенең чәчәкләре гап-гади, ә икенчесенеке бик гаҗәп! Сабый бала калфагы зурлыгында. Таҗ яфраклары ялкын телләре кебек янып тора, серкәчләре нәкъ саф алтындай ялтырый…Үзеннән әллә нинди, башларны әйләндерә торган хуш ис бөркелә» (Г.Сабитов.Тармаклы яшен.1981, 39 нчы бит) Бу юлларны укыган балалар күңелендә, минемчә, табигатькә карата иң изге тойгылар уяна, ә өлкәннәрнең күз алдына моңа кадәр күрә алмый калган яклары килеп баса.

Әлеге хикәяләрне укыганда, авторның хыял байлыгына, сурәтләү чараларын куллану осталыгына ия булуын һәм сүз сайлауда төгәллеккә омтылуын тоясың. Ул туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган җир туфрагының җылысын тоеп яза. Бу үзенчәлекләре «Бизәкле чиләк» хикәясендә ачык күренә, дип уйлыйм. «Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн.

Күл төбендә, төпсез тирәнлектә алтын урак ялтырап ята. Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр…

Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да, хәйран калып, шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк, үзләре бер төркемгә җыелганнар…

…Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре…Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер!»( Г.Сабитов. Кайнар туфрак. 2001, 66 нчы бит)

Санап кителгән хикәяләрдәге төп геройларның берсе – табигать үзе. Табигать күренешләре һәм аның могҗизалары кешенең эчке халәте, хис-кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Табигатьне, үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү чагыла. «Табигатьне бәладән йолучы, аның кочагында яшәүче, аның белән гомерлеккә дуслашкан кеше генә бәхетле һәм көр күңелле була ала дигән фикер әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла,» - дип яза шагыйрь Рәшит Гәрәй. («Казан утлары», №6, 1981, 188-189 нчы битләр)

Йомгаклап, язучы Ләбибә Ихсанова сүзләре белән шуны әйтәсем килә : «Габделхәй Сабитовның хикәяләрендә гап-гади хәлләр сабыр, салмак кына

сөйләп барыла. Сурәтләү алымнары да шулай гади, әмма өстенә төшкән йөкләре шактый зур. Ул тормышны сурәтли, үзе яшәгән, без яшәгән тормыш белән таныштыра». ( Г.Сабитов. Тармаклы яшен. 1981,6 нчы бит)

Әсәрләрендә язучы балалар өчен дә, зурлар өчен дә бердәй әһәмиятле проблемалар күтәрә. Кешенең күңел күзен ачу һәм хыял дөньясын баетуда, матурлыкны тоярга һәм туган ягын яратырга өйрәтүдә аның әсәрләренең өлеше зур.

Якташ әдибебез Габделхәй Сабитовның татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтү өчен, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тирән фикерле юлларын китерәсем килә. «Каләмдәшләре арасында Габделхәй Сабитовны, аз яза, акрын яза, дип әйтүчеләр юк түгел. Аларның сүзләрендәге дөреслекне инкарь итмәгән хәлдә, бу авторның ашыгып язмавына әллә ни үпкә белдерәсе килми. Үз алдына ул күп язуны түгел, сыйфатлы итеп язуны максат итеп куя, әйтергә теләгән фикерен укучыга җиткерү өчен төрле чаралардан файдалана, туктаусыз эзләнә, әсәрләренең телен җентекләп чарлый. Күп кенә хикәя һәм очеркларының газета-журналлар үткәргән конкурсларда беренче яки икенче премияләргә лаек булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли шикелле» («Казан утлары», №6, 1981,188-190 нчы битләр)
Әдәбият

1. Габделхәй Сабитов. Тармаклы яшен. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981

2. Габделхәй Сабитов. Кайнар туфрак. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001

3. Әдипләребез. Библиографик белешмәлек. – Казан, 2009

4. Рәшит Гәрәй. Габделхәй Сабитовка 50 яшь // «Казан утлары», №6, 1981, 188-190 нчы битләр

5. Әлфинур Зиннәтуллина. Кызыклы да, гыйбрәтле дә // «Казан утлары», №3, 1983, 162-163 нче битләр



НУРУЛЛА ГАРИФ – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШӘХЕС

Фәрзутдинова Р.Р.

Шомбыт урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкче: Фәйзуллина Р.В., Шәрәфиева Г. Х.
Татар әдәбиятында тарихи өлкәдә эшләүче, тарихи темага язучы әдипләр сыңар кул бармагы белән генә санарлык. Тарихи темага туктаусыз язу һәм, иң мөһиме, аны белеп язу өчен тарих диңгезенең төбенә чумарга һәм үз-үзеңне аямыйча казынырга кирәк. Милләтебезне милләт итеп саклап, барлап , үстереп торучыларыбыз да һәр дәвердә булган безнең. Язмам шундый милли җанлы якташым, туган ягыбыз- Борынгы Чаллы төбәгенең тарихын барлап, саклап торучы галим, тарихчы Нурулла Гариф турында. Минем темамның максаты: Нурулла абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу.

Нурулла Гариф Балык Бистәсе районы Яңа-Сала авылында туган. Ул вакытта Яңа-Салада балалар бик күп булган һәр гаиләдә 5-6дан да ким бала булмаган. Шуңадыр күрәсең, беренче сыйныфка укырга кергәч, сыйныфта 33 бала булалар, хәтта Нурулла абыйга утырырга пар да булмый, үзе генә утырырга мәҗбүр була. Мәктәптә уку аны бик кызыксындыра, ул күп укый башлый. Дүртенче сыйныфта укыганда, мәктәп директоры Иван Федорович Нурулла абыйга: “ Син яхшы укыйсың, монда әрәм булып йөрмә” – дип, атына утыртып, Шомбыт мәктәбенә укырга алып төшеп китә. Сыйныфта укучылар саны парсыз булганлыктан, аны яңа партага кабат берүзен утырталар. Нурулла абый математика фәнен кызыксынып өйрәнә.

1971 елның көзендә янгын чыгып, мәктәп бинасы янып бетә. Бу вагыйгадан соң балалар бер ел чамасы авыл советы бинасында укырга мәҗбүр булалар. Алар үскән саен дөньясы да үзгәрә барган, ат арбасы гына сыярлык урамнарда машина, трактор барлыкка килә, радио, телевизор баганалары авылны урап ала. Нурулла абыйны шул радио, телевизор кызыксындыра башлый. Физика дәресләрен көтеп ала. Беренче үз кулы белән җыйган радио да физика фәне белән мавыгуыннан башлана. Ясамаган приборы калмый, ул тавыш көчәйткечләр дисеңме, музыкага ияреп уйнаучы төсле лампочкалар, төрле диапазонда эшләүче кабул иткечләр, ә иң катлаулысы- радиостанция булган. Ә бит болар барысы да эштән бушаган арада эшләнгән, авылда әнисенә ияреп колхоз эшендә дә йөргән, көтү дә көткән, өй эшләрендә дә булышкан.

1977 елны мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый, тагы бер елдан аны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Ул вакытты армиягә бару- зур дәрәҗә була. Армиягә бармаган егетләргә кызлар да карамый торган булган. Әти- әнисе озату кичәсе уздыралар. Ике ел армия сафларында хезмәт итә, анда да үзен яхшы яктан гына таныта, алган мактау кәгазьләре шул хакта сөйли. Танк командиры- өлкән сержант дәрәҗәсендә туган авылына әйләнеп кайта. Авылда бераз кунак булгач, киләчәк тормышын кайгыртып Казанга килә. ГПТУ- 41гә килә, монда инде укулар башланып ике ай узган була, шулай булса да дирекциягә кереп үзенең гозерен җиткерә, радиотехникада үзенең сәләтен исбатлый ала. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, аны беренче курска укырга алалар. Белемгә булган зур омтылышы эзсез калмый, училищены кызыл дипломга тәмамлый. Нурулла абыйны яхшы белгеч буларак шәһәрнең иң абруйлы остаханәсенә эшкә җибәрәләр. Анда да сынатмый, эшен яхшы башкарганы өчен, аңа төсле телевизорлар төзәтүне ышанып тапшыралар.

Булганнан бар да була, аның югары белем аласы килә һәм теләгенә ирешә дә, Казанның Ленин исемендәге университетына кичке бүлеккә физмат факультетына кабул ителә. Аны тәмамлагач, Биектау районы Дача бистәсендәге урта мәктәптә укыта.

2000 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле “ Казан ханлыгында Чаллы олысы Алтын Урдадан соңгы төрки татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе” дигән тема өстендә эшли һәм 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлый. Шунысын да әйтергә кирәк: ул тарихи темага диссертацияне татар телендә яклаучы бердәнбер кеше! Аңа барысы да, артык мәшәкатьләр тудырмыйча, рус телендә генә якларга тәкъдим итә, ләкин ул барыбер үзенчә эшли.

Шулай итеп, гап-гади мәктәптә математика, физика һәм информатика укытучы Нурулла Гариф шактый вакыт инде милләткә, татар халкына чын тарихны кайтару юлында армый- талмый эшли бирә.

Нурулла Гариф тарихчы галим генә түгел, инде 2002 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Кыска-кыска, ләкин зур мәгънәгә ия, тирән фикерле, тормышчан хикәя һәм гыйбрәтле хикәятләр остасы ул.

Быел язучының әдәби һәм публицистик язмалары, тормышчан хикәя һәм хикәятләре, мәкальләре, афоризмнары һәм шигырьләре тупланган “ Исем белән җисем арасы...” дигән китабы дөнья күрде.

Минем Нурулла абыйның “ Без кемнәрнең оныклары әле” китабына тукталып китәсем килә. Нурулла Гариф бу китабында мәчетләр тарихына һәм документына әһәмият бирә. Үзе Казан шәһәрендә торса да, якташларыбыз, халкыбыз турында онытмый. Бу китапта мәчет төзү өчен тырышлыгына бәйле, Яңа-Сала авылы халкының патша идарәсе белән дүрт елга сузылган тарткалашуы бәян ителә. Бу тарихи сынаулар аша мәчетле бик күп татар авыллары да узган. Шуңа бәйле, Яңа-Сала мәчетенең тарихи язмышын һәр авылга үз тарихы кебек кабул итәргә мөмкин.

Шулай ук бу китапта кабер ташлары турында язма да зур урын алып тора. Ул Балык- Бистәсе районының көнчыгышында, Мәшләк белән Шомбыт елгалары җирлегендә, татар халкы тарихына бәйле 5 кабер ташы. Бу төбәк тарихта еш кына борынгы Чаллы шәһәрчеге белән бәйле рәвештә искә алына. Аларның өчесе бер урында, Мәмле Казаклары Чаллысы авылы каршында урнашкан. Дүртенче һәм бишенче кабер ташлары бүгенге вакытта Чураш белән Бирдебәк авыллары җирлегенә керә. Төрле стильдәге гарәп хәрефләре белән язылу сәбәпле, үзләреннән соңрак чорларда яшәүчеләргә бик аңлашылмаганлыктан, сәер тоелган. Әлеге кабер ташлары да хәзергәчә гади халык тарафыннан “ изге”, “ әүлия” каберләре дип йөртелә.

Шулай ук бу китапта суфый башлыгы Идрис хәлфә Зөлмөхәммәт углы турында да мәгълүмат бирелә. Хәлфә бабай исеме – халык күңелендә сакланган ихтирам билгесе. 2000 елның июнендә каберенә таш куелды. Бу ташны Нурулла абыйның авылдашы, якын дусты Гаянов Зиннур абый ясады. 2005 елның 5 августында, Чаллы төбәге музее ачылды, Хәлфә бабай тууының 355 еллыгы билгеләп үтелде. Чаллы кирмәненең капкасын торгызу буенча эш башланды һәм аны төзеп бетерү вакыты ( 15 октябрь – хәтер көне) билгеләнде. Шуңа да карамастан, Чаллы шәһәрлеген саклау һәм өлешчә торгызу буенча эшләнергә тиешле эшләр күп әле. Чаллы шәһәрен саклау һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеге барыбызның да изге бурычы.

Туган ил төшенчәсе туган җирдән, дөньяга авыз салган нигездән, әти-әнинең хезмәт тире тамган туган туфрактан башлана. Балык бистәсе төбәгендә дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше үзенең күңел түрендә, йөрәгендә газиз туган ягына карата иң саф, иң самими хисләрен кадерләп саклый. Нурулла Гариф шуларның берсе, без аның белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әдәбият


Гариф Н. Г. Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. –Казан: 2009. – 3 б;

Гариф Н. Г. Балык Бистәсе районы биләмәсендәге археологик һәйкәлләр һәм торак урыннар турында белешмә. –Казан: 2009. – 128 б;

Гариф Н. Г. Без кемнәрнең оныклары әле?! - Казан : 2009. – 5 б;

Гариф Н. Г. Нәселеңә корт керсә. – Казан: Тарих институты басмаханәсе, 2008. – 3 б;

Гариф Н. Г. Мин сезнең арада яшәдем. – Казан: 2009. – 3 б.
МӘКТӘПТӘ КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ

Фахриева А.,

Балык Бистәсе районы

Котлы Бүкәш урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ананьева Л.С.

Балык Бистәсе районыннан гаҗәеп күп әдәбият әһелләре – күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар чыккан. Кайберләрен санап китик: гасыр башындагылар һәм мәрхүмнәрдән – Мөхәммәт Гали, Миргазиз Укмасый, Сәет Шәкүров, Кадыйр Сибгатуллин; исән-сау иҗат итүче әдипләрдән - Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Әхәт Гаффар, Рөстәм Фәйзуллин, Әхәт Сафиуллин, Мансур Шиһапов, Хәлим Җәләй; яшьрәкләрдән – Рәсимә Гарифуллина, Нурулла Гариф, Фәүзия Солтан, Вазыйх Фатыйхов...



Ике гомер безгә насыйп булмас

Бер яшибез җирдә

Бер туып.

Шушы җирдә бик каласы килә

Бер югалмый торган җыр булып.

Әлеге шигъри юлларны язган, бүгенге көндә исеме югалмый торган җыр булып яңгыраган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үскән, озак еллар журналист булып каләмен чарлаган, милли поэзиябезне берсеннән – берсе гүзәл әсәрләр белән баеткан. Ул 1974 нче елда “Әманәт” исемле җыентыгы белән шигърият мәйданына килеп керә. Хәсән Туфан аның газетадагы шигырьләрен укып: “Менә бу шагыйрь, тумыштан шагыйрь”, - дип соклана. Аның шигырьләре укучының күңеленә барып җитә, йөрәгенә үтеп керә.

15нче февральда якташыбыз шагыйрь К. Сибгатуллинга 68 яшь тулыр иде. Әмма, кызганычка каршы, язмыш аны әдәбият, шигырь сөючеләрдән иртә аерды.

Кадыйр Сибгатуллин 30 ел татар поэзиясе мәйданының уртасында торган зур шагыйрь. Аның шигырьләрен онытуга юл кую - зур гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә исемен мәңгеләштерү юнәлешендә максатчан, эзлекле эш алып бару безнең, исәннәрнең, - зур бурычы.

Безнең Котлы Бүкәш урта мәктәбендә районыбызның шифалы туфрагыннан үсеп чыккан олуг шәхесләребез белән чын күңелдән горурланып, аларның иҗатларын өйрәнү өстендә максатчан эш алып барыла. Әдәби туган як материалларын өйрәнүнең әхлак һәм эстетик зәвык формалаштыруда әһәмияте зур. Шуңа күрә безнең мәктәптә бу эшкә җитди игътибар бирелә. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Якташлар иҗаты” почмагы булдырылды. Анда якташларыбыз турында истәлекләр, фотолар, автогрофлы китаплар, аларга багышлап төзелгән альбомнар тупланган һәм аларны тулыландыру өлкәсендә даими эш алып барыла.

К. Сибгатуллинның юбилее уңаеннан район газетасы битләрәндә “Шагыйрьнең 60 еллыгына”дип аталган рубрика эшләп килде. Шагыйрьне белгән, аның белән эшләгән авылдашлары, якыннарының истәлекләрен туплап, өйрәнеп бардык, бу истәлекләр буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Шагыйрьнең 65 еллык юбилее мәктәбездә зурлап билгеләп үтелде. Аның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку - аеруча игътибарга лаек. Укучылар Кадыйр Сибгатуллинның “Әни”, “Рәхмәт әби” , “Юлда үскән арыш”, “Дога” һәм башка шигырьләрен яратып яттан сөйләделәр, хис - кичерешләрен үз йөрәкләре аша уздырып, тыңлаучыларга, укучыларга җиткерә алдылар.

Төбәк әдипләребезгә багышлап үткәрелгән кичәләр бездә бер тематика астында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме белән үтә. Кадыйр Сибгатуллинга багышланган “Шушы җирдә бик каласы килә бер югалмый торган җыр булып” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә шагыйрьнең туган якка, игенче хезмәтенә, сугышның фаҗигаләрен яктыртуга һәм бөтен кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле чын һәм саф мәхәббәткә багышланган шигырьләре яңгырады, тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды.

Якташыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән “Авыл офыклары” район газетасы редакциясе коллективы Кадыйр Сибгатуллинның музеен һәм аның исемендәге премия булдырган иде. Марсилә Садыйкова, Габдрахман Фәйзуллин, Фәнүзә Галимуллина, Илгиз Галиев, Рәмзил Гыймлеханов кебек лауреатлар арасында күп еллар буе мәктәбебездә тарих фәне укыткан, бүгенге көндә мәктәптә эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәрим Гыйльфанович та бар. Кәрим Гыйльфанович Кадыйр Сибгатуллинны исән чакта белгән, аның белән аралашкан кеше.

Мәктәбебездә Кадыйр Сибгатуллинны белгән, аның белән еш аралашкан тагын бер укытучыбыз бар. Ул - география укытучысы Адиуллина Хәтимә Вагизовна. Мөгаллимлек хезмәтенә керешкәнче, ул районыбызның газета редакциясендә Кадыйр абый белән бергә эшләгән. Хәтимә Вагизовна Кадыйр абыйның шигырьләрен төнлә язуына игътибар итә. Иртән торуга ул инде шигырь язган була, яңа китабы чыккан саен бүләк итеп алып килә иде, дип искә ала ул аны. Барыбызга да мәгълүм булган Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган “Сагыш” шигыре дә Бүкәш мәктәбендә герой белән очрашканнан соң туа. Мәктәп коллективы герой белән очрашу оештыра, анда Кадыйр абый да катнаша.

Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен “Әллүки” түгәрәге эшләп килә. Монда укучылар шигырь язу серләренә төшенәләр, газеталар чыгаралар. Февраль аенда туган көне уңаеннан Кадыйр Сибгатуллинга багышлап чыгарылган газеталарда аның турында истәлекләр, шигырьләр урын ала.

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премиягә 2007нче елда, укучылардан беренче булып, мәктәбебез укучысы Ләйсән Фәтхетдинова лаек булды. Ул Кадыйр Сибгатуллинга багышлап шигырь дә иҗат итте. “Кадыйр Сибгатуллинга” дип атала ул.



Тормыш арбасының тәгәрмәчен

Үзең кирәк төзеп сүтәргә.

Гомер юлың тарихларга сеңеп ,

Исемең сакланырлык итәргә.
Туры сүзле кеше – тугры кеше,

Тырышлыкның чиксез агымы...

Бөеклеккә түгел, биеклеккә

Менгән ышанычлы адымы.
Һәр авазы, һәр җөмләсе аның

Йөрәк җепселләрен уята.

Кирәк икән, рухландыра белә,

Кирәк икән, үксеп елата.
Чишелешсез язмыш табышмагы...

Ә ул тапкан аның җавабын!

Үз куллары белән төзегән ич

Тормыш җиккән гомер корабын.
Көчле, гадел кеше – Кадыйр Сибгат!

Сокланамын укып юлларын!

Үстерсәче күбрәк татар халкы

Нәкъ шушындый батыр улларын

Кадыйр Сибгатуллин – кыю фәлсәфи фикер йөртүче шагыйрь. Ул кешеләрне табигатьнең аерылгысыз өлеше, җир балалары итеп күзаллый. Шагыйрь туган як табигатенең теләсә нинди күренешендә илһам чыганагы таба, бер үк вакытта туган ягына чиксез мәхәббәте аша дөньяны, гүзәллекне аңлавы рухи халәтенең катлаулы чагылышларын тулырак ачу максатына буйсындырыла.

“Мәдәни Җомга” газетасының 2007нче елгы 23нче март санында Нияз Акмалның “Без яратмый җирдә кем яратсын” мәкаләсендә мондый юллар бар: “Аның шигырьләрен, шигъри үрнәкләрен мәктәп балаларына, яшүсмерләргә сабый чактан ук, яшьтән укыту зарур. Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен әдәби түгәрәкләрдә сабак итеп өйрәтү зарур”! Бу сүзләр белән без тулысынча килешәбез. Киләчәктә якташыбызның иҗатын тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү максатыннан шигырьләре әдәбият дәреслекләрендә урын алыр дип ышанабыз. Ул моңа лаек. Безнең аны онытырга хакыбыз юк.

Бүгенге көнебез өлкәннәр кулында булса, киләчәгебез балаларда. Аларның кем булып үсүләре, кайсы кыйблага табынулары бездән тора . Ата-бабаларыбыздан, нәселдән килгән, үзебезнең милләткә хас булган күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләребезне аларның күңеленә сеңдерә алырбызмы?



Иң зур бурычыбыз – шушыдыр. Бала күңеленә изгелек, миһербанлылык орлыклары гына төшсен иде,” – дип язды Кадыйр Сибгатуллин үзенең “Иманга кайту” дигән әсәрендә.

Кадыйр Сибгатуллин үзенең бу әсәрендә киләчәкне күргән. Без ул - киләчәк балалары. Алга таба да башлаган эшебезне, эзләнүләребезне дәвам итәрбез. Шагыйрь үлми дигән хакыйкать бар...



Үлми шагыйрь,

Үлми икән шагыйрь җирдә.

Тик шулай да,

Мәңге сагыныр өчен,

Бер шагыйрьнең бер үлеме җитә.

Кадыйр Сибгатуллин.


Әдәбият

Акмал Н. Без яратмый җирдә кем яратсын?!: [Шагыйрь К. Сибгатуллинны юксынып] / Н. Акмал // Мәдәни җомга. – 2007. – 23 март. Б. 16.

Сибгатуллин К. Иманга кайту: [публицистика] / К. Сибгатуллин // Мәйдан. – 2002 - № 2.

Сибгатуллин К. Гомерем дулкыннары: шигырьләр. – Казан, Тат . кит. нәшр., 1993.

Сибгатуллин К. Намазлык:[шигырьләр] / К. Сибгатуллин. – Чаллы: “КАМАЗ” нәшр., 1994.

Туфан Х. Шигърият офыгы киңәя // Социалистик Татарстан . – 1970. - №4.


АНА ТЕЛЕҢ- МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЛ

Хаметзянова А.,

Сарман районы икенче санлы

Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шәйдуллина Л.К.
Сөй илеңне, сөй телеңне,

Сөй туган халкыңны син,

Шунда син дә сөелерсең,

Үзең дә сөярсең син.

Һәр милләт кешесе өчен:

Иң моңлы көй – милли көй,

Иң матур тел – милли тел.

Минемчә, шушы мәкальләрне аңлаган, туган телен кадерләгән халык кына бәхетле була ала. Зур бәхетне югалтмас өчен безгә үзебезнең татар телен сакларга кирәк. Ә телне саклау өчен без аны белергә тиешбез. Ул безнең ана телебез. Ә әни тавышы үзенең ягымлылыгы белән күңелне юата, колагыбызны иркәли, йөрәктә изге хисләр уята, яхшылык кылырга дәшә. Бу тавыш баланы бик кечкенә вакыттан ук акыллы, тәртипле, тәрбияле булырга өнди. Анам тавышы белән мине туган телем – татар телем дә тәрбияли. Телем белән мине халкым тәрбияли. Безнең әби-бабайларыбыздан калган күпме бай мирасыбыз бар. Бу халкыбызның җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, бәетләре, дастаннары... Аларда никадәр күңел җылысы, акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланган.

Һәр тел үз милләте белән бергә туа, бергә үсә, милләтнең иң ышанычлы юлдашы, юанычына әйләнә. Гасырлар үткән, кешелек дөньясы камилләшкән саен ул да шомарган, җыйнакланган. Безнең телебездә кыска гына сүзләр бик күп, аларны әйтергә өйрәнү, истә калдыру кыенлык тудырмый.

Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алганнар. Алар арасында татар теле дә бар. Бу тел төрки телле 200 миллионнан артык төрки халыкка җиңел аңлашыла. Физика–математика фәннәре кандидаты Гали Зәбиров үзенең бер чыгышында татар теленең саннарын мисал итеп китерә: "Бердән алып йөзгә кадәр булган саннарны компьютерда сүзләр белән басар өчен татар телендә 783 хәреф кирәк булса, эсперантода 784, инглиздә 933, урысчада 1166 һәм немецчада 1195 хәреф кирәк. Күрәбез эсперанто ясалма тел булса да, җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән калыша.Димәк, математиканы укытыр өчен бу биш тел арасында иң җыйнагы татар теле булып чыга." (Мирас журналы №5-6; 178)

Минемчә, телгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Татар телен белмәсәм дә ярый, рус телен яхшырак өйрәнергә кирәк дип йөрүчеләр, балаларын шулай дип әйтә-әйтә тәрбияләгән әти-әниләр дә хаклы түгел. Телләр белүдән кеше җәфаланмый, армый, аның бары тик белемгә омтылышы гына артадыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә һәркем бер яки ике генә түгел, ә 3-4 тел белергә тиеш. Безне чолгап алган тирәлек, фән-техника казанышлары бездән шуны тәлап итә.

Татар теле – безнең тел. Аны әби-бабайларыбыз меңләгән еллар буена саклап, буыннан буынга тапшырып килгәннәр. Телебезнең бай, җыйнак булуы аларның зирәклеге турында сөйли. Тел күрке – сүз, милләт күрке – тел. Ул зур байлык, гасырлар буе сакланган байлык. Ә байлык сак булганны ярата. Әгәр әти-әниләребез бүген аны безгә җыйнап бирмиләр икән, ул югалган байлыкны без каян табарбыз да, аны үзебездән соң килгән буынга ничек тапшырырбыз икән?

Минемчә, тел әле ул милли горурлык дигән сүз. Телең бар икән, димәк, синең илең бар, илең бар икән, димәк, синең данлы үткәнең бар. Ә татар халкы озын юл үткән. Данлы да, фаҗигале дә, авыр да, сикәлтәле дә ул юл. Тарих һәрчак сыный. Минем халкым алдына да зур сынаулар тезгән. Тик ул сынмаган, сыгылмаган. Безнең дә башка милләтләрнеке кебек үк горурланып сөйләрлек каһарманнарыбыз, җырчыларыбыз, сәнгать йолдызларыбыз, галимнәребез бар.

Аларга карата башкаларда да кызыксыну хисләре уяту өчен тарихны белергә, җыр-моңны, әдәби әсәрләрне тапшыру өчен телне белергә кирәк. Кеше бары шулай гына хөрмәт казана ала, анда милли горурлык хисләре булырга тиеш.

Соңгы араларда телевизордан да, дәрестә укытучыбыздан да милли үзаң дигән сүзне еш ишетәбез без. Мин аны болай дип аңлыйм. Кеше татар телен белеп кенә яши алмый. Аңа рус мәктәбендә белем алганга рус телен дә, инглиз теле укыганга бу телне дә өйрәнергә кирәк. Тик аның үз теле үзәктә булырга тиеш. Мин татар әдипләрен күбрәк белергә тиешмен, татар җырларын күбрәк җырларга, татар биюләрен күбрәк биергә тиешмен. Тарихымны да күбрәк итеп өйрәнергә кирәк миңа. Чөнки ул минем үземнеке. Мин аны әле алга таба тапшырырга тиешле кеше.

Телләр белү кайвакыт дәресләрдә бик ярдәм итә: рус телендәге иярченле кушма җөмләне аңлап бетермәсәң, татар телендә аңлап аласың. Телләрне чагыштырып өйрәнү кызыклырак та әле ул.

Без өйдә әнием белән бу темага еш сөйләшәбез. Татар телендә аралашуның кимүенә, кешеләрнең татарча газета-журналлар укымавына, ата-аналарның мәктәптә татар теле укыткан өчен җыелышларда каршы килеп сөйләүләренә күңел әрни.

Минемчә, моңа без үзебез гаепле. Татар халкы милли йөзен үзе югалта. Милли киемнән йөрүче кызлардан көләбез, милли бәйрәмнәребезне рус телендә алып барабыз. Очрашуларда гел русча сөйләшергә тырышабыз.

Әнием күптән түгел Әлмәт шәһәренә никах мәҗлесенә барган иде. Мулла бабай никахны да русча укыган. Кияү егете татар булса да, кәләшнең әнисе рус булгач аңламас дип курыккан. Ә бит кәләш татар баласы, әтисе татар, минем туганым!

"Катнаш никахлар милләтне таркатуда зур роль уйныйлар. Татар егетләре рус кызына өйләнсә, рус балалар туа, рус егете татар кызына өйләнсә дә шулай ук" дип язган Сөмбикә журналы хаклы, күрәсең.

Мин буш вакытым булганда мәчеткә укырга йөрим. Кайвакыт безнең бистә мулласыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләвен сорыйлар. "Инде мәчеттә дә рус телендә сөйләшсәк ни булыр?!"- ди андыйларга хәзрәт.

Без үз телебезне сакламасак, аны башкалар сакламаячак. Моның өчен хатасыз язарга, матур итеп чит тел сүзләре кушмыйча сөйләшергә, татарча аралашырга күнегергә кирәк. Тик балалар гына түгел олылар күбрәк ялгыша шул. Кибеттә ни өчендер "Чәк-чәк" саталар, ә диктант язганда укытучыбыз безгә аның кушма сүз икәнен аңлата. Мороженое –туңдырма, апельсин - әфлисун, - ди. Ә сатучы апалар ул сүзләрне татарча әйтергә теләмиләр. Без үзебез дә кимен куймыйбыз: "Мат-кадан домашку эшләдеңме? Давай-ка, ашап алыйк, столовкада классный треугольник бирәләр",- дип сөйләшәбез. Училька, очкарик, ботаник, лох кебек мәгънәсез, ямьсез сүзләр дә сөйләмебезне "бизәп тора."

Матур итеп сөйләшә белү кешегә киләчәк тормышында бик күп очракларда ярдәмгә киләчәк. Андый кешеләргә җиңелрәк тә була. Поэзияне яхшы белгән, сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр куллана, белеме белән шаккаттыра белүчене авыз ачып тыңлыйбыз бит без. Кызыгып кына калмау, үзең шундый булырга омтылу кирәк, милли үзаңны, максатны эшкә җигәргә кирәк.

Тагын җанны борчыган бер вакыйга бар. Без инде хәзер дәресләргә әзерләгән вакытта бик еш Интернет челтәренә керәбез, аннан үзебезгә кирәкле материалларны эзлибез. Мин дә шулай эшлим. Һәм менә шунда бер сайтка туры килдем Ул "Казанские мамаши" дип атала иде. Сайттагылар татар теле укытуга үз карашларын белдергәннәр. Берсе: "Татар теле атнага 8 сәгать укытыла, шуңа күрә минем улым БДИны бирә алмый", дисә, икенчесе "Ник укытырга ул телне? Безнең Татарстан дигән дәүләт юк, бары тик Россия генә, халык та, милләт тә рус кына", дип тузынган. Тагын нәрсәләрдә генә гаепләмәгәннәр татар телен?!

Минем сыйныфташларым арасында бик яхшы билгеләренә укучылар да, көчкә "3" кә баручылар да бар. Тик безнең өчлеләр татар телен укыганга түгел, ә ялкауланганга гына. Алия Ризванова, мәсәлән, татар теленнән, рус әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнә, халык бию ансамбленә йөри, мәктәптә, сыйныфта үткәрелгән чараларда актив катнаша, һәрберебезгә булышырга да өлгерә. БДИларын яхшы тапшырачагына ышанам мин аның.

Татар теленең киләчәге булсын иде. Ә моның өчен бүген кайгыртырга кирәк. Теләкләрем берничә, алар барысы да иде дип тәмамлана :

- әти-әниләр уңышсызлыкларда телне гаепләүдән туктап, балаларына белемнең кирәклеген төшендерсен, яхшы тәрбия бирсен иде;

- телгә мәхәббәт гаиләдә булдырыла. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә аны өйрәнүгә ныклы игътибар бирелсен, Интернетта таләп иткәнчә, аның урынына инглиз теле, физкультура, математика, рус теле укытылмасын иде.

- урам исемнәребез, тукталышлар татарча да язылсыннар, әйтелсеннәр иде. Ә икетелле язмалар хатасыз булсын иде.

- һәркем туган телнең изге бүләк булуын аңласын иде.

Әдәбият


1. Зәбиров Г. Ни өчен без телебезне саклап калырга тиеш? // Мирас. - 2002. - №5-6, 177-179 б;

2. Миңнегулов Х.Ю. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. -334 б;

3 Низамов И. М. Ярдәмең берлән синең...: Фәнни публицистика/ Илдар Низамов. – Казан: Мәгариф, 2008. -239 б;

4. Сафиуллина Ф.С. И туган тел... Казан Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2008. – 143 б;

5. Рөстәм хәзрәт Хәбибулла. Татар халкына теләк. // Мәгърифәт.- 2010. – 15 гыйнвар.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет