Хисаметдин менла



бет2/4
Дата11.07.2016
өлшемі465.33 Kb.
#191652
1   2   3   4

Менланың шәһәргә еш килгәләп йөрүе дикъкатьсез калмыйча, беркөн Габбас ага да аңа эндәшеп: "Менла, син шәһәрне ярата башладың; элекке вакытларга караганда хәзер күбрәк киләсең",-диде.

Әйе, Габбас ага, һәрвакыт эшләр белән киләмен; аны-моны алырга кирәк була, үзем килмәсәм, минем эшемне кем эшләсен? Мин ялгыз бит, – дип җавап бирде Хисаметдин менла.



Әмма бу килешендә Хисаметдин бик уңышлы вә бәхетле булды. Гүзәл Хәнифәнең чистарынып-таранып, киенеп-ясанып базарга чыгып китүен менлабыз тәрәзәдән күрде. Бераздан, халыкка белдермичә, гүя үз эшенә киткән кебек, мөсафирханәдән чыкты вә бер-ике йортны узгач, Хәнифә туташны куып җитте. Вә узып киткән чагында яшь егет әйләнеп караганда, кыз шәкәр иреннәрен вә эңҗе тешләрен күрсәтеп көлеп алды. Менла да, чын күңелдән шатланып, кызга гыйшыклык көлкесе илә җавапланды. Ике яшь, бер-берсенә багышып, бәхетле булдылар. Халыкның дикъкате тупланмасын дип, менла, бераз калып, кызның артыннан китте. Хөрмәтле укучыларым, хәзер, әлбәттә, аңладыгыз ки, бу ике яшь бер-беренә гашыйк улмышлар.

Бара торгач, яшь кыз бер кибеткә керде. Шәһәр тротуарларында йөрегән адәмнәр һәрвакыт күп булганлыгы мәгълүмдер; кем кемгә кирәк, һәркем үз эшендәдер. Менлабыз, кибеттән ерак китмичә, йөренеп калды. Гаҗәптер ки, әүвәл вакытларда менлабыз кызны узып киткәндә күрсә дә бик шат була иде, ә инде хәзер бер күрү белән генә канәгатьләнмичә, морады янә артты. Вә хис итте ки, йөрәге кыз белән еш хәбәрләшмәкне, күрешмәк вә күзгә-күз сөйләшмәкне тели. Гыйшыклык шулай ул. Ахыр чиктә, кыз кибеттән чыккан вакыт, Хисаметдин менла тугры аңа каршы барып узганда, әкертен генә бу сүзләрне әйтеп алды: "Хәнифә ханым, иртән таң илә бакчада сарайдан егерме бишенче казык төбендә, таш астында бер гаҗәеп нәрсә табарсыз. Алла өчен алып карагыз, үтенәмен!"-вә сүзләрен бетереп узып китте. Хәнифә туташ исә, бер җавап та бирмичә, туры өенә китте. Хисаметдин менла Әбүзәр бәккә юлланды.

Юлда күргәнебез Әбүзәр Дәүләтгилдиев [18] яшьлек улып, ак йөзле, назлы вә нечкә-гүзәл табигатьле егет иде. Гимназиянең [7] нче сыйныфында укый иде. Бер рус өендә ике бүлмә фатир алып тора иде. Ике дус гадәттәгечә исәнләшеп күрешеп, гади нәрсәләр хакында бик озак сөйләшмәделәр, сүзләре Әбүзәр бәкнең башында озак вакытлар йөргән гомуми мәсьәләләргә күчте:

Менла, синең ышану-инануың бик яхшыдыр, – дип сүзгә кереште Әбүзәр бәк,-тугры әйтәсен, ислам дине-иң хакыйкать дин, иң олуг дин, мин үзем дә шушы инануда торамын. Ләкин Аурупа әдипләренең кайберләре, ислам диненә тиеп, кимчелекләр табалар. Ни өчен алар исламиятне аңламыйлар икән? Син миңа әйт, – диде.

Нинди кимчелек табалар? – диде менла.

Мәсәлән, Аурупа әдипләре диер ки, исламият хатын җенесене хур күреп, кысынлыкта тота, имеш. Ислам хатыннары укый-яза аз белер, имеш.

Ялганчыдыр синең Аурупаң, ислам шәригате хатыннар хокукын һич тә кысмый; уку хакында исә хәзрәте рәсүл димеш ки, гыйлем үгрәнмәк һәр мөслимгә һәм мөслимәгә фарыздыр. Безнең хатыннарыбыз надан булсалар, монда үзебез гаеплебез, юкса һич исламият түгел, – дип аңлатты менла Хисаметдин. – Аурупаның ислам дине хакында хата сүзе бик күп. Икенче мисал: аурупалыларның уйлавынча, исламият эшлексезлек вә ялкаулыкка ярдәм итә, имеш. Шуңа күрә Аурупа халкындагы, мәсәлән, инглиздәге кебек булмыйча, исламнарның кәсепчелеге вә һөнәрчелеге бик начар вә түбән дәрәҗәдә, имеш. Инглиз кебек кәсепче улмадыгыбызга сәбәп шулай ук үзебез, һич тә шәригатебез түгел. Киресенчә, шәригать юлы белән барсак, безгә инглиздән остарак булу тиеш килә. Шәригатебез урламак вә башка кебек яман кәсептән тыеп, яхшы вә хәлаль кәсепне, киресенчә, саваптан хисап итәр. Чөнки рәсүле әкрәм саллаллаһе галәйһи вә сәллам димештер ки. (…)

Бу хәдиснең мәгънәсе нәдер? – сорады Әбүзәр бәк.

Бер кемсә хәлаль кәсеп кылмакыннан арып кич үткәрсә, тиеш булыр аңа җәннәт. Вә кич үткәрер икән, Алла ул кешедән разыйдыр, – җавап биреп, мәгънәсен әйтте Хисаметдин, һәм болай дип өстәде:-Ягъни хәдиснең мәгънәсенчә, эшлеклелек һәр җәһәттән файдалы вә саваплыдыр.

Исламиятнең тырышлык вә гайрәткә өйрәтүен тарихка мөрәҗәгать итеп тә беләбез,-сүзгә кереште Әбүзәр бәк,-мәсәлән, әүвәлдә күчмә-кыргый тормышта вә хайван кебек яшәгән гарәпләр исламиятне кабул итү белән үзгәрделәр. Исламият нәтиҗәсендә тырышлык вә гайрәтләре артып, гарәпләр хәлифәләр заманында шундый бер мәмләкәт төзеделәр ки, ул вакыт гарәп җиреннән олуг җир юк иде: Азиядә булган һинд елгасыннан Аурупадагы Пиренеи тауларына кадәр гарәп җире, ислам дәүләте булып, бу дәүләттә исламият аркасында никадәр булдыклы хакимнәр, никадәр камил табиблар вә голямалар мәйданга чыкты! Кыскача әйткәндә, исламият нәтиҗәсендә гарәпләр мөстәкыйль бер мәдәният төзеделәр.



Минем уйлавымча, бәян иткәнең олуг гарәп җиренең харап булуына сәбәп хәлифәләрнең исламият күрсәткән юлдан чыгуларыдыр. Юкса хәлифәләр ислам шәригатеңчә торсалар иде, ул дәүләт хәзер дә яшәр иде,-диде Хисаметдин менла. Бу сүзләрне дигәч, Хисаметдин, сәгатенә багып: "Сәгать күп икән, миңа мәктүп язмак кирәк", – диде. Вакыт иреште. Каләм-кәгазь алып, башка бүлмәгә кереп, Хисаметдин мондый бер мәктүп язды:
"Җаным, Хәнифә ханым!

Нурлы йөзеңне әүвәл күрдекем илә бөтен барлыгым тәэсирләнде. Күпме вакытлар хыялымда синең гүзәл сурәтең пәйда була. Күпме кичләрдә йокымда син кадерлемне күрмәктәмен. Әүвәл вакытларда, синең хактагы уйларым – буш уйлар дип, гүзәллегеңне башымнан чыгарып атарга тырышкан идем, ләкин бу тырышлыгым юкка гына булды; зиһенемдә сине йөрәк бәгърем итеп тоеп зәвыкләнмәктән үз-үземне тыярга тәкатем калмады. Гыйшык дәртенә дучар улмышым икән. Мине бәхетле итүче нәрсә-синең мәхәббәтеңдер, газизем! Мәхәббәтеңнән аянычлы-үкенечле итмәсәң, бик тә бәхетле булынырмын, әмма, киресенчә, аянычлы итү минем өчен бик зур бәла булыр вә бу бәлага түзүне бер Ходадан сорарга калыр. Инде сиңа ялварам, йөрәк парәм! Гыйшыкыма каршы мәхәббәтеңне бирермесең? Әгәр ким-хур санамыйча, берәр юл җавап язарга мәрхәмәт кылсаң, шул таш астына иртәгә ун сәгатьтә куюыңны үтенеп калучы, күңел вә җаннан гашыйк Хисаметдин".

Хатны конвертка салып вә Әбүзәр илә саубуллашып, менла мөсафирханәгә кайтты. Ястү намазы җитешкән вакытларда менлабыз, комган алып, гүя тәһарәткә чыкты вә бакчага кереп, сарай читеннән егерме дүрт казык санап, егерме бишенчесенә җитешеп, әлеге хатны куйды вә таш бастырды ки, җил очырмасын. Намазларын укып, эшләрен тәмамлады. Фәкать бу төнне менла бик рәхәтсез кичерде, чөнки җавап булырмы йә булмасмы? Шундый уй-фикерләр аның йокысын качырды. Икенче көн иртә Хисаметдин, бакчага чыгып, хатның куйган җирдән алынганлыгын күреп, гаять шат булды. Мәктүпне Хәнифә туташ кабул итеп алган икән, карап карыйк, җавап булырмы? Җавап булачак вакытны, ягъни икенче көн-иртә вакытны көтү менлабызга бик кыен булды. Бу бер көн менлага бик озын тоелды, һәрничек булса да шәһәрдә киереп, базарга, кибетләргә чыгып, көч-бәла илән бу көнне уздырды. Карынын кайгырткан гади кеше ураза вакытында көннең узуын ничек көтсә, шулай менлабыз да көннең тиз үтүен тели иде. Ниһаять, зарыгып көтелгән икенче көннең иртәсе булды. Вәгъдәләнгән вакыт җитте.

Хисаметдин менла, кемгә дә белдермичә, гүя йөреп кермәк нияте белән бакчага чыкты вә теге казыкның янына килеп, тетри-тетри вә курка-курка ташны күтәреп, мәктүпне алды. Үз мәктүбе алынмыш икән, бу мәктүп аңа охшамаган иде.

Өйгә кереп, мәктүпне ачып, мондый сүзләрне укыды:

"Гыйззәтлү Хисаметдин хәзрәтләре!

Мәктүбегездән аңлашылдыгына күрә, мәхәббәт вә гыйшыкыңызны белдергән булсаңыз да, бу гыйшыкыңызга ышанып карау мөмкин түгелдер дип уйлыйм. Чөнки куәтле вә чын мәхәббәт бер-беребезнең тышкы кыяфәтләребезне күреп кенә хасил булмас, сез тышкы күренешемне яраттыгыз, бәлки мин эчтән яманмын? Бәлки әхлаксызмын. Куәтле гыйшык икебезнең дә әхлак вә табигатебез беленгәч барлыкка килер, һәр никадәр әңгәмәләрегездән яхшы фикерле, ислам сөюче булуыгызны аңласам да, сез минем әхлагымны вә табигатемне белмисез. Сезнең тугры кеше булуыгыздан ышанам ки, сез гашыйк булгансыз, ләкин гашыйк булгансыз тышкы кыяфәтемә. Мондый гыйшык исә ышанычлы түгел, шуңа күрә бер-беребезнең табигатьләре вә әхлаклары аңлашылмадыкча катгый җавап бирергә батырчылык итә алмыйм. Мәгълүмегез Хәнифә".

Бу хатны укып, менла уй-фикер дәрьясына батты. Әмма хатның эчтәлегеннән сизелгәнчә, мәхәббәткә катгый каршылык күренмәгәнлектән, менла бераз юанды, ләкин мәхәббәт тарафы бераз көчәйде. Чөнки беренче: ихтирам күрсәтеп, Хәнифә ханым хатка җавап язган; икенче: менланың гашыйк булуына да ышанган; өченче: җавабын шулай итеп язган ки, җавапка җавап язарга юл калдырган.

Әлеге хәбәрләшүдән соң Хисаметдин тиз көндә янә шәһәргә юнәлде, ләкин, шик чыкмасын өчен, бу юлы Габбас агайга төшмәде. Дусты Әбүзәр бәккә төште. Шулай да ничек булса да егерме бишенче казык төбенә менла тагы мәктүп куйды. Бу мәктүбендә Хәнифәгә җавабы өчен рәхмәт әйтеп, соңра гыйшыклык белән тулып сибелгән сүзләре арасында игълан итте ки, Хәнифә ханым көтелмәгән бер вакыйгага хәзерләнсен.

Икенче мәктүп ирешдектән өч көн соңра, көн урталары кичкәч, Хәнифә туташ кече бүлмәдә тәрәзә төбендә тегү тегеп утыра иде. Кинәт урамнан тәрәзә янына вак-төяк сатучы бер венгр пәйда булды. Венгрның башында зур кара эшләпә, өстенә кара сюртук кигән. Бу венгр Хәнифә туташка эндәшеп, ярты-йорты русча сөйләп, инә-төймә алырга тәкъдим итте, вә янә диде: җепләр, оеклар, борын яулыклары кирәкмәсме? Венгрның тавышы Хәнифәгә бер таныш тавыш кебек ишетелде. Күзләре дә, тавышы да Хисаметдин менланыкына охшаган. Шулай да зур кара сакал, озын мыеклар Хисаметдин менланыкы кебек түгел. Хәнифә туташ башын тәрәзәдән чыгарып дикъкать иттектә, әлеге венгр татарча әкертен сөйли башлады: "Җаным, Хәнифә ханым, синең белән күзгә-күз күрешеп сөйләшүне йөрәгем тели".

Инде, хөрмәтле укучыларым, бу ялган венгр Хисаметдин менла иде. Гыйшыклык дәрте шулай эшләргә мәҗбүр итте. Сюртук вә эшләпәләр тапмак менлага көч түгел, мыеклар, сакаллар вә кашлар куймак шәһәрдәге парикмахерның һөнәре иде. Туташыбыз, бердән, бу менланы танып, һаман нишләргә белмичә аптырап вә югалып калды. Гашыйк вә гашыйка арасында аз гына тынлык булып алды. Шуннан соң ялган сатучы сабырсызланып: "Җаным, кил якынрак, сиңа сүзем бар", – дип әкертен генә дәште. Ике яшь бер-берсенә якынлаштылар. Сатучыбыз киндерен сүтеп үзе инә вә төймәләрен күрсәтер, үзе әкертен генә колактан колакка мәхәббәт сүзләре чәчәр. Төрле сүз арасында Хисаметдин менла: "Газизә Хәнифә, синең ялгыз тышкы кыяфәтеңә түгел, шулай ук матур күркәм холкыңа гашыйк булдым",-диде.

Каян белдең минем яхшы холкымны?-дип, назлы вә нечкә тавыш илә сорады Хәнифә.

Синең хакта турылыклы кешеләрдән яхшы сүзләр ишеттем. Яшьлектән гыйлем вә укуны сөйгән кешенең әхлак вә фикерләренең яман булуы шөбһәледер. Кил, йөрәк бәгърем, бир җавап, миңа мәхәббәт итәсеңме?

Итәмен,-сүзе Хәнифәнең авызыннан гүя ирексездән атылып чыкты. Бу сүз венгр сурәтенә кергән Хисаметдинга никадәр ләззәтле, никадәр хуш сүз иде ки, тәэсире колагыннан бөтен тәненә китте. Моннан соң ялган венгр Хәнифә туташка бер ядкяр чыгарып:

Моны сиңа ядкяр-истәлек итәмен,-дип, алтын йөзек Хәнифәгә бирде.

Нинди йөзегең нурлы,-диде Хәнифә.

Синең йөзең кебек. Ки, багаек. Хәнифә туташ көлә-көлә кияр:

Бак, нинди чак килде, әйтерсең бармагыма үлчәнгән.

Килешсә, бик хуп,-диде ялган венгр.

Бик килешә, мин моны ерак яшерермен вә аулакта йөзегеңне чыгарып киеп вә карап сине исемә алып шатланырмын.



Шул вакыт Хәнифәнең анасы ишектән кереп:

И кыз гына! Ни монда тубалчылар белән маташасың? Тиз бире кил, эш бар,-дип, Хәнифә туташны чакырып алды.



Ялган венгр исә үз юлына китте.


V
Шул көн кич Әбүзәр бәкнең арендага алган фатирында бер җәмгыять булды. Бу җәмгыять өч кешедән гыйбарәт булып: бере Әбүзәр бәк, бере Хисаметдин менла вә бере теләнче ятим Мохтар иде. Җәмгыятьнең тышкы яктан торышына карасаң, хәйран калырсың. Әбүзәр бәк бәһалы кара сукно сюртук, чалбар кигән. Алтын ука илә чигелгән тәкыясы вә алтын сәгатьләре мал иясе вә зур бәкләрдән иде кенә бер дәлил кеби күренерләр иде. Теләнче Мохтарның өстендә кырык ямаулы сары чикмән, пычрак чабаталары паркетлы идәнне пычратмышлар вә чуарламышлар. Хисаметдин менланың өстендә яхшы сукно бишмәт, аягындагы читекләре яхшы килешерләр иде. Сорамак мөмкин ки, бу өч, бер-берсеннән аерылып торган кешеләр нидән берләшкәннәр соң? Бере бәк, гимназист, бере укымышлы менла, берсе гади теләнче. Нидән алар бер-беренә ярашканнар? Нидән дуслашканнар? Сәбәбе будыр ки, бәк илә Хисаметдин менланы милләт мәнфәгатен кайгыртуда булган уртак сыйфат якынайткан иде. Алар, татарны наданлык дәрьясыннан коткарып, гыйлемнәр илә нурландыру кирәк икәненә һәр икесе бер үк дәрәҗәдә ышаналар иде.

Ышану һәм фикер уртаклыгы булган кешеләр арасында якын дуслык барлыкка килүе билгеледер. Сәүдәгәр сәүдә уенда булган башка сәүдәгәр белән белешер, игенче игенче илә катнашыр һәм башкалар. Мохтарга килгәндә, бу зат үзе галим булмаса да, боларның милләт өчен тырышып йөрүләрен аңлады. Үзе белде ки, Мохтарны теләнеп йөрүдән яптырып тыюлары боларның милләтпәрвәрлегеннән иде. Чөнки дин кардәше соранмак илә фәкыйрьлек бәласенә дучар булмасын дип яптырганлыкларын Мохтар яхшы аңлады. Сүз ачылгач, ябылу хакында да берәр сүз әйтик. Хисаметдин менла, шәһәргә килеп, авылдашы Мохтарның теләнеп йөрүен күреп:

Бу эштән яхшырак эш тапмадыңмы? Кил, кайт бу хәрәкәттән,-диде.



Мохтарның исә, бу сүзләргә илтифат итмичә, һаман теләнүдә дәвам итүен күреп, Хисаметдин Әбүзәр бәк белән киңәш итте. Соңра бу ике дус, "урлап йөри" дип, Мохтар өстеннән полициягә жалоба бирделәр вә, ялган шаһитлык итеп, аны полиция участогына яптырдылар. Мохтар, болай эшләүнең дин кардәшлеге өчен булганлыгын аңлап, аларга мәхәббәт белән карый башлады вә, алардан үрнәк алып, үзе дә милләт файдасына гайрәт вә тырышлык итәргә карар бирде. Кыскасы, бу өч кешене үз халкын ярату-милләтпәрвәрлек берләштерде. Милли патриотизм исә, гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып, һәр олуг эшләрнең чыганагыдыр. Мәсәлән, тарихка мөрәҗәгать итсәк, рус падишаһы Олуг Петр сирәк очрый торган милләтпәрвәр адәм булганлыгын күрәбез. Бу падишаһыбыз Петрның милләтпәрвәрлеге сәясендә – милли патриотизмы аркасында Русиядә яңа законнар һәм реформалар юлында алмашынулар мәйданга чыкты. Хәзер дә бар булган университетлар ачылды. Руслар диңгез фәннәрен өйрәнә башлап, пароход вә сугыш көймәләре мәйданга чыкты. Руслар механика гыйлемен, техника гыйлемен өйрәнә башладылар. Олуг Петр милләтеннән кыйммәтле бер нәрсә белмәс иде. Башында-уенда һәрвакыт рус вә рус, вә рус иде. Диде ки, миллионнарча русларым миңа бер углымнан бәһалыдыр...

Наполеон, француз патшасы, 1812 елда Москва шәһәрен алып, барлык руслар җиңелде дип уйлады.

Юк! Русларның пайтәхете (башкаласы) алынса да, милләтпәрвәрлекләре-милли патриотизмнары алынмады. Наполеонны хур итеп, Русиядән сөрделәр. Бу ике тарихи мисалдан милләтпәрвәрлекнең куәтен күрдегез, хөрмәтле укучыларым! Бәс, һич хәйранга калмагыз ки, милләтпәрвәрлек чабаталы илә бәһалы киемнәрне дус әйләде.

Әмма, гафу итегез, мин хикәямнең асылыннан бераз аерылып киттем. Бәс, бу өч дус кызышып-кызышып сөйләшмәктә иделәр. Ятим Мохтар үзе турында болай диде:

Мине теләнчелектән тыйдыгыз, бик рәхмәт сезгә. Моннан соңра бер кәсепкә тотынырмын, дусларым! Сездән бик гыйбрәтле сүзләр ишеттем, һай, ничек мин укымый калдым! Наданлык бөек бәладер.

Наданлыкка карама, яхшы күңелле кеше булсаң, син дә файдалы булырсың, – диде Хисаметдин менла.

Нинди файда? Гыйлемем дә юк, милкем дә юк. Һич булмаса милкем булса иде, исламиятебез мәнфәгатенә һәрвакыт сарыф итәргә хәзер булыр идем.

Тугры сүз, – диде Әбүзәр бәк, – тормышта иң зур куәт – акчадыр. Бу куәт илә милли мәгарифебез юлында күп эш кылырга мөмкин булыр иде.

Әлбәттә, акча илә мәңгелек шөһрәт казанырга мөмкин. Ләкин корсак тутырудан башка бер нәрсәне белмәгән акча иясеннән ни файда килсен? Мондыйлар кешеләргә файда итүне уйларына да китермиләр. Шуның өчен алар күмелгәч үк онытылалар, – дип бәян итте менла.

Юк, дуслар, минем акчам күп булса иде, атымны онытмаслар иде, – диде Мохтар. – Шулай да бер морадым бар, бай булырга телим.

Кәсеп ит, бай булырсың, – диде Әбүзәр бәк.

Һәрбер кеше кәсеп итеп бай булуны теләр иде, ләкин бай була алмый, – дип җавап бирде Мохтар.

Теләкнең теләге бар, чын күңел илә теләп, тырышлык илә кәсеп итсәң, бай була алырсың. Чөнки кеше гакылы бик куәтле нәрсәдер, – диде Әбүзәр бәк.

Сүзең тугры, тырышып кара, – дип сүзгә кереште Хисаметдин. – Хәзрәте рәсүл димеш ки (....) ягъни кем иҗтиһат итәр, ул табар.

Син ни өчен соң иҗтиһат итеп тапмадың, – сорады ятим Мохтар.

Мин байлык эзләмәдем, гыйлем эзләдем. Бераз таптым, әлхәмде лилла.

Сиңа бай булу мөмкиндер,-бәянга кереште Әбүзәр бәк,-хәзер сиңа 18 яшь. Бу яшьтән кискенлек вә әрсезлек илә байлык эзләсәң, бәлки табарсың, кеше гакылы ниләр кылмас!

Мин сатуга керешер идем, ләкин бер монет кадәр дә акчам юк. – Егерме-утыз монет (сум) акча эш башламак өчен мин дә бирер идем,-диде Әбүзәр бәк.

Юк, юк, Әбүзәр бәктән акча алма, кеше акчасы илә эш йөртү егетлек түгел, һәм дә эш файдасыз булып китәр, чөнки акчаның кадерен белмәссең, – диде Хисаметдин.



Бу сүзләр Мохтарга никадәр ачы килсә дә, менланы тыңлап, Әбүзәр бәктән акчаны кабул итмәде.

Бу өч дус сөйләшә-сөйләшә күп вакыт утырдылар. Төн урталары җиткәч, Мохтар мөсафирханәгә кунарга китте. Юлда баемак хакында уйланыр иде, вә шул вакыт башында мондый фикер барлыкка килде: "Үз гайрәтем илә бәлки баермын, моның өчен миңа йөз монет кирәк. Аннан соңра эшләр уңайланыр. Әмма моны ничек казанырмын икән? Сабыр! Әбүзәр бәкнең бер белеш извозчигы бар, бәкнең тәкъдиме белән бу извозчикка хезмәткә керермен, әрсезлек вә кискенлек илә һәр көн берәр кәпик (тиен) тапсаң да, заман узу белән баемый калырга мөмкин түгелдер. Шундый әрсезлек кирәк ки, бер кәпик тапмай көнең узмасын. Әмма мин көн дә кәпик түгел, егерме кәпик табармын, айда – алты монет, бәс елда 72 монет була. 72 дән йөзгә кадәр күп түгел. Аннан соңра эшләр куәтләнер. Кыскасы, баемак бик мөмкин, – дип, кискен карар бирде Мохтар.


VI
Яз башының яхшы бер көнендә Бикбулат мулла хатыны белән Габбас агайга килеп төште. Шул уңай белән Габбас аганың өендә зур бер хәрәкәт-гөрелте купты. Габбас аганың хатыны Шәмси абыстай (асылда аты Шәмсекамәр иде, ләкин атын бозып Шәмси диләр иде) күптән бу мулланың килүен өмет итә иде. Чөнки халык арасында сүз бар иде ки, Гали бай угылына Хәнифәне сорарга Бикбулат мулланы башкода итеп җибәрә, имеш. Шунлыктан Шәмси абыстай, боларның килүен күргәч, гаять шат булды. Ни өчен шатланмасын, кызын шундый байга сорарга килгәннәр. Гали бай Җаватов кебек кешеләр бөтен губернага бер-ике генә булалар бит.

Шул уйдар белән иләсләнеп, Шәмси абыстай өйдәгеләргә кычкырына башлады:

Тиз-тиз, кызым, яхшы гына киен, ризыклы булырсың, мөдәррис әфәнде хәзрәтләре үзе һәм дә абыстай килгән ич. – Шунда ук хезмәтчеләренә эндәшеп:

Әй, сез, яшен кебек әйләнегез, кунакларга яхшы дикъкать итегез,-диде.

Габбас ага мөдәррис хәзрәтләрен хөрмәтләп-олылап каршылады. Шәмси абыстай аның хатынын каршылап үз бүлмәсенә кертте. Моннан соң кунакларга сыйлар, хөрмәтләр башланды.

Башта гадәтчә самавыр мәйданга чыкты. Ашханәдә гайрәт вә хәрәкәт купты: коймаклар, пәрәмәчләр бер-бер артлы пешә башладылар, камырлар басылып, катламалар, кош телләре хәзерләнде. Хезмәтчеләр, ашчылар зур бер хәрәңәттә. (...)

Ниһаять, чәйдән соң Бикбулат мулла Гали байдан күндерелгәнлеген игълан итеп, Хәнифәне Сибгатулла әфәндегә хатынлыкка бирмәк хәерле булмасмы, дип әмер иткәндәй ныгытып әйтте. Аңа җавапта Габбас ага:

Яхшы, хәзрәт, киңәшербез. Киңәшләшкәч, катгый җавап бирербез, – диде.



Тиз заман ашханәдә янә хәрәкәт купты: шурпалар, пылаулар кунаклар өчен кайнап-кайный, хәтта ки мөдәррис хәзрәтләре йортка йөрергә чыкканда, майлы ашларның исе ашханәдән борынына җитешеп, ләззәт хисләре кичереп, теле тирәсеннән төкерек чыкты. Өйдә барчасы шат, фәкать Хәнифә туташ кына үз бүлмәсендә ябылып, кайгылы торыр. Хәтта мулла хатыны моңа игътибар итеп:

Ни өчен соң кызыгыз яныбызга чыкмый? – дип сорады. Шәмси абыстай моңа җавабында:

Кыз кеше бераз ятсынадыр, гаеп түгел, абыстай, – диде. (...) Икенче көн Габбас ага башкодаларның тәкъдимен кире какмыйча:

Икенче килүегезгә сүзне тәмамларбыз,-диде.



Вә шул хәлдә башкодаларны озатты. Габбас ага вә Шәмси абыстай бөек вә бай адәмнәр арасына кереп, кардәшлек вә руглыкка ирешәчәкләренә шат иделәр. Фәкать Хәнифә туташ, үзен Сибгатулла әфәндегә бирү морадларын аңлап, янә бик тирән борчуга төште. Үз-үзен Хисаметдинга яр итеп күз алдына китермәктә иде. Чөнки Хисаметдин бу көннәрдә егерме бишенче казык төбенә куйган хатында белдерде ки, Хәнифәгә өйләнү морады бар, эш бары Хәнифәнең теләгеннән генә торадыр.

Әмма шул вакыт ике яшьнең теләкләренә каршы Гали бай Җаватовтан башкодалар килде. Бу башкодалар Хәнифә туташка үткен пычак кебек күренделәр. Кискен пычактан да ачы нәрсә шул иде ки, атасы-анасы аны байга бирергә тырышалар. (...)

Кичке ашлар ашалды, әйдә барчасы ятып, каты йокыга талдылар. Бары Хәнифә туташ кына уяу хәлдә иде. Стенага тагылган сәгатьләр инде берне уздылар, яшь кыз, йомшак түшәгеннән торып, төрле якларга карап, һәммәсе йокыда икәнлекләрен белгәч, лампасын яндырып, каләм, кәгазь табып, мондый хат язды:

"Хисаметдин менла әфәнде!

Миңа өйләнү морадыгызны хатыгыздан күреп сөендем, сезгә хәлаль улмак миңа бик хуштыр, ләкин морадыбызга ирешүебез бик шикле булып китте. Чөнки Бикбулат мулла мине Сибгатулла әфәндегә сорарга бу көннәрдә килгән иде. Һәм дә атам, анам шат улып, мине аңа бирәләр. Мин никадәр каршылык күрсәтсәм дә: "Бармасаң, ирексезләп бирербез",-диләр. Шуңа күрә мин кайгыдан нишләргә дә белмим. Шулай да бу юлларны сезгә язмак илә күңелем бераз юаныч тапты. Җаннан сезгә гашыйка булып калучы Хәнифә".

Бу мәктүпне язып, туташымыз, әкертен атлап, бакчага теге казык янына чыкты. Чөнки менланың мәктүбендә җавапны тап шул кичтә куярга кирәклеге әйтелгән иде. Казык янына җиткән вакыт Хәнифә туташ бердән туктады, төн бик тын иде, һичбер хәрәкәт ишетелми. Бары тик якындагы бер кечкенә чишмә челтерәп агадыр. Хәнифә туташның колагына бер хәрәкәт ишетелде. Төн бик караңгы түгел иде. Яшь кыз еракта бер кара нәрсә хәрәкәт иткәнен күреп, күңеленә курку төште. Яхшырак дикъкать итеп караса, белде ки, бу шәүлә адәмдер. Бу кеше, туташны күргәч, тизрәк атлый башлады. Хәнифә туташ кача башлаган иде, әлеге адәм:

Курыкма, җаным, үзем киләмен! – дип дәшкәч, туташ бу кешене танып туктады. Бу кеше сөйгәне Хисаметдин икән. (...)



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет