Хисаметдин менла



бет4/4
Дата11.07.2016
өлшемі465.33 Kb.
#191652
1   2   3   4

Гайса Зурколаков менланы каршылап, китаплар өләшү турында сорашты.

Ни өчен бик озак йөрдең?-диде Зурколаков.

Нинди озак? Минемчә, тиз кайттым әле мин. Китаплар биргәндә, укый-аңлый торганрак шәкертләргә бирергә кирәк, андыйларны табу бик тиз эш түгел.

Ахры, менлаларга вакыт бәһале нәрсә түгел. Син бел ки, вакыт бик кыйммәтле нәрсә. Вакытны бушка сарыф итмәк ярамас. Үзең беләсең ки, бер минут юкка үткәрсәң, ул бер минутны кире кайтармак мөмкин түгел. Шуның өчен инглиз мәкале бар ки, "вакыт сәрмаядер7, сәрмаяне бушка сарыф харамдыр". Бәс, вакытны да бушка сарыф итсәң, гөнаһлы булырсың!

Булды инде, Гайса! Әйттем ич инде, тиз кайттым. Буш вә кирәксезгә йөрмәдем! – җавапланды менла.

Ләкин мин синнән дә тиз кайтыр идем! – диде Зурколаков.

Син бүген шат күренәсең, Гайса! Күп сөйләү – шатлык галәмәтедер. Әмма белмим, нигә шатланасыңдыр.

Мин шат булсам, син бүген кайгылысың. Борыныңны җиргә салуың кайгы галәмәтедер. Әмма кайгыланып ни файда булсын. Һәрвакыт шат булу күңелгә дә хуш, эшләр яхшырак барадыр. Кайгы исә һәм эшкә, һәм тәнгә зарар. Чөнки татар шагыйре болай ди:



Каенсар төбендә кар булмас,

Кайгылы йөрәктә май булмас.

Күп сөйлисең, ахры, синең йөрәктә май күп.

Үлчә йөрәгемне, ничә мыскал икән? – диде көлеп Зурколаков.

Кайдан сиңа килде көлке?-сорады менла.

Ай менла, син аңла, безнең өебездә күп эшләр бар. Ничек килмәсен көлке, анаем булды төлке. Миңа карата төлкелек итә башлады.

Нинди төлкелек? – сорады менла.

Олуг төлкелек. Узган төндә анаема бер мөсафир килмеш. Мин сорадым: "Анай, кем сиңа килде?" Ул миңа әйтми: "Кем килмәс, хатыннар эшенә катнашырга синең эшең түгел",-ди. Мине дә мөсафирне күрер өчен үз бүлмәләренә һич җибәрмидер. Бу төлкелек түгелме? Углыннан мөсафирне яшерә.

Гаҗәп, нинди ул мөсафир?

Мин белмим. Хезмәтче хатын миңа диде ки: "Килгән мөсафир яшь хатындыр", – диде Зурколаков.

Шуннан соң Хисаметдин белән Зурколаков Гайниҗамал абыстайга керделәр. Менлабыз Гайниҗамал абыстай белән сөйләшкән арада үзе дә сизмәстән сүзне туйлар, Габбас агалар тарафына юнәлдерде. Ләкин Гайниҗамал абыстай әлеге сүзне озайтмыйча, аз-аз сөйләп, кыска җавапланып тынып калды. Менла борчылып теге кунак хатын хакында сөйләп карады. Ләкин абыстай моңа җавапта болай диде: "Килгән кунак – бер авылдан килгән хатын".

Инде Хисаметдин менла, мәгъшукасы хакында бер мәгълүмат та тапмыйча, төн җиткән вакытта Зурколаковлардан чыкты. Хәнифә туташны уйлый-уйлый кайгылы хәлдә бара иде. Күктәге болытлар вә яңгыр менланың кайгысын тагын да арттыралар иде. Караңгы кич, аяк астындагы юешлек вә көчәйгән яңгыр – һәммәсе менланың өмет-сезлеген арттырып, күңеленә бер кәефсезлек китерәләр иде. Шул хәлдә Хисаметдин, зонтын ачып, хәсрәткә батып, кунак өенә, ягъни Әбүзәр бәккә кайтып бара иде, кинәт артыннан бер кеше куып җиткәнне ишетеп, әйләнеп караса, хәйран калды. Бу-шатлыктан хәйран калу иде. Артыннан җиткән кеше-мәгъшукасы Хәнифә туташ икән! Ике гашыйк шунда ук бер-берсенә якынлашып сарылдылар. Элекке кайгы шатлыкка әйләнде. Инде яңгыр да гүя күңелле итеп ява.

Синме, җаным? Күзләрем алдамыймы?-дип сорады Хисаметдин.



Тиз, кая китсәң дә алып кит; артыбыздан төшмәсеннәр. Гайниҗамал абыстайда сине күреп, чыгып киткәнеңне көтеп, аннан качтым,-диде туташ. (...)

Ярты сәгать үтәр-үтмәс, Хисаметдин менла сөйгәне белән бергә үзенең йөгрек атында "Нун"га юнәлде...


XII
Бер атнадан соң "Нун"да Хисаметдин менла өендә туй мәҗлесе булды. Габбас ага, Шәмсекамәр абыстай, күп фикерләрдән соң, игътибар белән яхшы гына уйлап, каргыш вә ачуларын ташлап, дәгъвалашудан файда чыкмаячагына төшенеп, ахырда Хисаметдин менланы кияүлеккә кабул иттеләр.

Асылда Габбас аганы солыхка Гайниҗамал абыстай илә Зурколаков кайтардылар. Чөнки Хәнифәне авылына алып кайтканның соңында Хисаметдин тизлек белән Зурколаковларны башкодалыкка вә килешү эзләргә Габбас агайга җибәргән иде. Инде шуннан соң хәзер мондый шатлыклы туй мәҗлесен күрәбез. Бу туйда Габбас ага вә Шәмсекамәр абыстайның якыннары белән бергә, Хисаметдин менланың дус-ишләреннән Гайниҗамал абыстай, Гайса әфәнде һәм Әбүзәр бәк тә булдылар. Белешебез Бикбулат мулла никах укырга мәҗбүр булды. (...)

Гашыйклар берәр ел "Нун" авылында зәвык белән, күңелле итеп тордылар. Әмма ике ел үтмәстән, Хисаметдин, мөлкәтен сатып, Кавказга Тифлис шәһәренә күчте һәм гаиләсен дә шунда күчерде.

Югарыда яздыгымыз ятим Мохтар, хәзерге вакытларда Тифлистә манфактура малы илә сәүдә итеп вә мал-мөлкәт иясе булып, үзенә Тифлистә абруй-авторитет казанып, иске дусты Хисаметдин менланы анда имамлыкка чакырды.

Элекке теләнче Мохтар хәзер инде Мохтар әфәнде Хәмитов булып, имам булган Хисаметдинга үз акчасына мәдрәсә салдырды вә мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән тереклек итәр өчен акча билгеләде.

Башка белешләребез һәркайсы үз эшендә калдылар.

__________

* Әсәр текстындагы кайбер сүзләр һәм гыйбарәләр хәзерге әдәби телгә күчереп бирелде, бераз кыскартулар ясалды.

[1] Менла (мөлля) – укымышлы кеше, галим, мулла.

[2] Ысулы тәдрисе җаиз дәгел – укыту, дәрес бирү ысулы, методы дөрес түгел.

[3] "Тәрҗеман" (кемнең дә булса мәнфәгатьләрен чагылдыручы, бәян итүче мәгънәсендә)-Кырымда күренекле мәгърифәтче морза Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) тарафыннан чыгарылган газета (1883 – 1918). Милләтне уяту, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итү идеяләрен алга сөргән бу газета Идел – Урал буе татарлары арасында да киң таралган.

[4] Газета 1883 елның 10 апрелендә чыга башлый. Димәк, романдагы бу вакыйгалар 1883 елның көз айларында бара. М. Акъегет үзе дә 1887 елда "Тәрҗеман" редакциясендә эшли.

[5] Гавам мөсафирханәсе – гади халык кунарга керә торган йорт, кунакханә.

[6] Крымка бүрек – Кырым татарлары кия торган түгәрәк бүрек.

[7] Сәрмая – байлык, акча, капитал.

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет