Книга с изменениями была издана в издательстве «магариф» в 2007 году



бет2/9
Дата27.06.2016
өлшемі0.66 Mb.
#159847
түріКнига
1   2   3   4   5   6   7   8   9

Әдәбият:


  1. Әхәтов Г. Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе.— Казан, 1979.

  2. Бәширова И. Б. Сүз белән сурәт ясау.— Казан, 1974.

  3. Бәширова И.Б. Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология (махсус курс программасы). – Казан, 2003

  4. Закиев М. З. Татары: проблемы истории и языка.— Казань, 1995.

  5. Поварисов С. Ш. Тел— күңелең көзгесе.— Казан, 1982.

  6. Поварисов С. Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. — Уфа, 1997.

  7. Саттаров Г. Ф. Хәзерге татар лексикасыннан контроль эшләр башкару өчен методик күрсәтмәләр. —Казан, 1987.

  8. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.— Казан, 1999.




Сүзгә билгеләмә

Үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.

Асыл сыйфатлары


1.структур яктан бөтен булу (фонетик, грамматик бөтенлек)

2.аһәң, яңгырашка ия булу

3.бүленүчәнлек – һәр сүз фонетик, семантик, грамматик билгеләре буенча башка сүзләрдән аерыла


Функциясе


1.атау – сүз чынбарлыктагы әйбер күренешләрне атый.

2.гомумиләштерү – бер типтагы әйберләрне бер төркемгә туплап атый.

3.башка сүзләр белән мөнәсәбәттә яши.

4.кеше фикерен, теләк-хисләрен белдерә.


Сүз мәгънәсе





1. Лексик мәгънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.

2. Сүзьясалыш мәгънәсе – сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасындагы мөнәсәбәт.

3. Грамматик мәгънә – телдә даими кулланыла торган бер төркем сүз, сүз формаларына, синтаксик конструкцияләргә хас гомумиләшерә торган абстракт мәгънә.



Биремнәр.

1. Бирелгән сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерегез һәм төркемнең исемен атагыз.

Бит, икмәк, йөзек, тел, шулпа, эремчек, беләзек, тамак, чынаяк, агач, аяк, чуен, үлән, намаз, яңгыр, кул, алка, пәйгамбәр, хушбуй, буран, садака, бәлеш, фәрештә, чылбыр, кар, гает.

ЛЕКСИК МӘГЪНӘ ҺӘМ ТӨШЕНЧӘ





Лексик мәгънә

Төшенчә

Уртаклык



1.кеше аңында саклана

2.предмет, күренешнең уртак билгеләрен белдерә



1.кеше аңында саклана

2.педмет, күренешнең уртак билгеләрен белдерә




Аерма



3.төшенчәнең бер өлеше генә чагыла.

4.һәр аерым тел өчен үзгә, җәмгыятькә бәйле үзгәрә ала

5.бер күренештән икенчегә күчә ала.

6.семантик системаның бер элементы һәм тел берәмлеге санала.



3. әһәмиятле билгеләрне генә берләштерә.

4.барлык телләр, халыклар өчен уртак.

5.бер күренештән икенчегә күчми, бәлки ул күренеш турында күзаллауны тагын да тирәнәйтә.

6.фикерләү берәмлеге санала.





Лексик мәгънә типлары




Атау функциясе буенча




туры мәгънә - предмет, күренеш, процессның, билгенең турыдан-туры атамасы)

күчерелмә мәгънә - күзаллаулар, чагыштырулар, ассоциацияләр нигезендә туган мәгънә

конкрет мәгънә - күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап, тоеп, сизеп була торган сүзләр мәгънәсе

абстракт мәгънә - төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә

сигнал мәгънә - төшенчә атамасы булмаган, бары тик аңа ишарә генә итә торган мәгънә (алмашлык, ялгызлык исемнәре, ярдәмлек сүзләр, ияртемнәр, ымлыклар)


Лексик яраклашу принцибы

буенча


ирекле мәгънә - башка сүзләр белән мөмкин кадәр ирекле яраклаша, контексттан азат мәгънә

бәйле мәгънә - башка сүзләр чолганышында гына тулысынча

аңлашыла, контекстка бәйле (м-н, фразеологизмнар,

синтаксик бәйле сүзләр )


Мотивлашу дәрәҗәсенә карап:




беренчел, мотивлашмаган мәгънә.

икенчел, семантик яисә сүз ясалышы буенча мотивлашкан, ясалган мәгънә.


Анализ үрнәге: Тулган айның тау башында утырган чагы... (З. Хөснияр). Тулган ай – күчерелмә мәгънәдә, конкрет, бәйле мәгънәдә, семантик мотивлашкан; тау башында - күчерелмә мәгънәдә, конкрет, бәйле мәгънәдә, семантик мотивлашкан; утырган - күчерелмә мәгънәдә, конкрет, ирекле мәгънәдә, семантик мотивлашкан; чагы – туры, конкрет, ирекле, мотивлашмаган.


Биремнәр.

1. Сүзләрне лексик-семантик төркемнәргә (предмет, билге, процесс, халәт, күләм, мөнәсәбәт, эмоциональлек мәгънәләрен белдерү) аерыгыз.

Аваз, якын, ачу, каршы, һәм, тынлык, әмма, күтәрелергә, ак, да, ягымлылык, кызганыч, сөйләү, бала, аз, ызгышу, дустанә, урындык, җаным, көчсез, уңай, өстәл, кычкырышу, язү, күп, сары, җаный, ягымлы, дустанә, тынлык, тиз, бару, кызганыч, урман.
2. Җөмләләрдәге аерып бирелгән сүзләрнең кайсылары төшенчә белдерә, кайсылары белдерми? Сәбәпләрен аңлатыгыз. Ни өчен бер төркем лексик берәмлекләр атау һәм төшенчә белдерү үзлекләренә ия, кайберләрендә мондый үзенчәлекләр тулысынча табылмый?

1) Кичке җиделәрдә Зөлфия торды, өстен алыштырды, чәчен тарады. Сәгатькә карамаса да, Илфатның хәзер тренировкага барырга җыенып йөрүен күңеле белән тоя, сизә иде. (А. Ганиев) 2) Шушы сүзләрдән соң оныгы кинәт үзгәреп, очкынланып китте. (Р. Низамиев) 3) — Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз! (Ә. Еники) 4) Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала. (Ә. Еники) 5) Егерме алтынчы елның көзе үтеп, яңа гына йомшак, ак кар төшкән чак иде. (З. Зәйнуллин)

3. Түбәндәге өзектә аерып бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Сүзнең мәгънәсе кайсы очракта тулысынча күзаллана: аерым торгандамы, әллә контекст эчендәме?

Күк гөмбәзе бәләкәй генә калган, йолдызлар ишлелектән кысылышып тартышалар, кыймыл-кыймыл киләләр, алар күкне җиргә сөйрәп төшерерләр кебек тоела. Әнә алар, күпер аръягындагы талга сарылып, аның шәлбер ботакларын тагын да түбәнрәк игәннәр. Кап-кара шомлы офык сызыгы аның көчсез аяк очыннан гына уза кебек.

( А. Гыйләҗев)

4. Әлеге сүзтезмәләрдә сүз мәгънәсе төшенчә белән туры киләме? Кайсы очракларда туры килми? Ни өчен?

Агачка менү, агачка басу, кызыл агачтан эшләнгән җиһаз; күк күгәрчен, күгәрченем минем; бала анасы, җир-ана; көмеш ятмалары, көмеш тәңкә; ак аю, аю гәүдә; иясез йорт, иясез җөмлә, иясез хайван.
5. Кием, яшәү, йөрү, күңел төшенчәләрен бирә торган сүзләрнең лексик-семантик парадигмасын төзегез.

6. Җөмләләрдәге аерып бирелгән сүзләрне мәгънәләренә карап типларга аерыгыз.

1) Йолдызларга карап мин сагынырмын Күзләреңнең җылы карашын. Җилләр сыйпар синең кулың булып, Күкрәгемнең тирән ярасын. (М.Җәлил) 2) Бер касә бал эчү белән, ул чажлап баш миенә барып та керде һәм әче бал исеннән рәхәтләнеп утырган Хәйбуллага тагын да күбрәк итеп ләззәт өстәде. (З. Зәйнуллин)

3) Бакчага ямь, шатлык алып килгән

Яшьләрне ул күрми диярсең:

Көмешләнгән чәчле ике затны

Күзләп атлый аксак күгәрчен. (Ә. Баянов)

4) Инде көз бакчадагы куакларга сары буяуын тамызып йөри, җәйнең гомере әкрен генә кыскара, кыр-басулар шәрә калган, очар кошлар китәр юлга җыена иде. (Н. Гыйматдинова)

7. Бетү, очу, кайнар, бату, салу, койрык, боламык сүзләре белән лексик мәгънә типларының төрле очраклары чагылырлык итеп җөмләләр төзегез.

8. Тексттан күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне күчереп языгыз, стилистик вазифаларын аңлатыгыз.

Кояш нурлары тәрәзә төбендәге гөлләр арасыннан үтеп идәнгә челтәрләнеп төште. Таң да, минем кебек, давыллы төннән айнып, тынычланып уянгандыр сыман. Төштә күргән төсләрне хәтергә төшерергә тырышам. Ләкин төсләр секундның меңнән бер өлешендә генә чагылып киткән сыман була да эреп югала. (М. Галиев)



Өй эше: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ярдәмендә табу, моң, пешерү, аһ, шаккаткыч, тамак, өстәмә, шома, йолдыз, яхшы, йөрү, сафлык, куркаклык, уф, начар сүзләренең мәгънәләрен аңлатыгыз, лексик мәгънә типлары буенча характерлагыз.
Сораулар:

  1. Сүзгә билгеләмә бирегез.

  2. Лексик-семантик пардигмага билгеләмә бирегез. Сүзнең семантик позициясен мисаллар өстендә аңлатыгыз.

  3. Сүзнең лексик мәгънәсе нәрсә ул? Лексик мәгънәнең типларын атагыз.

  4. Сүз мәгънәсе һәм тәшенчә арасында нинди мөнәсәбәт ята?

  5. Мөстәкыйль һәм бәйле мәгънәле сүзләрнең үзлекләрен санагыз.

  6. Конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ПОЛИСЕМИЯ КҮРЕНЕШЕ



Әдәбият:

  1. Әхәтов Г. Х. Татар телендә полисемантик сүзләр.— Уфа, 1977.

  2. Лексика и стилистика татарского языка.—Казань, 1982.

  1. Сафиуллина Ф. С. Сүз иясе белән йөри.— Казан, 1985.

  2. Сүзләр һәм аларның мәгънә төсмерләре: Тел күрке—сүз // Совет мәктәбе .—1984. - №12.

  3. Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте.— Казань, 1988.

  4. Телдә сүзләрнең кулланылышы һәм мәгънә үзгәрешләре // Совет мәктәбе. —Казан, 1983. - №8, 30.

  5. Юсупов Р. Ю. Общее и специфическое в переносном употреблении слов контактирующих языков // Советская тюркология. — Баку, 1981. - № 1, 30-36.
сүз
Бер мәгънәле (моносемантик) - сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булуы
Күп мәгънәле(полисемантик)– сүзнең ике яки аннан да артык мәгънәле булуы
Күчерелмә мәгънә төрләре


метафора


бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү

метонимия

ике предметның янәшәдәш булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә

синекдоха

сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү

вазифа буенча күчеш

функция охшашлыгы нигезендә бер предмет атамасын икенчесенә күчерү




Метафора


Гомумтел


(номинатив)

образлыгын югалткан, катып калган күчерелмә мәгънәдәге сүзләр: китап бите, өстәл аягы.



Гомумпоэтик

(образлы)

укучы, сөйләүче тарафыннан образ буларак кабул ителә торган сүзләр: көмеш чәч, алтын көз.



Индивидуаль

(автор)


автор тарафыннан уйлап табылган, телдә моңарчы күзәтелмәгән яңа төр күчерелмә мәгънәдәге сүзләр: ак кайгы, зәңгәр бәхет.


Метонимия
нигезендә булган бәйләнешләр

1. әйбер һәм аның материалы– хрусталь – пыяла төре – ваза; алтын.

2. процесс һәм аның нәтиҗәсе: эремә – эремә (металл төре);

3. эш, аның урыны: кышлау, җәйләү;

4. форма һәм аның эчтәлеге: институтта ремонт бара – институт күп эшли; депутатлар съезды – съезд резолюция кабул итте; ике тәлинкә;

5. автор һәм ул иҗат иткән әйбер, әсәр: галифе, Мәһдиевне укыйм.

6. пространстводагы уртаклык тәрәзә – дәрес аралыгы;

7. әйбер һәм аның эшләнү урыны: һинд чәе, кашмир шәл, барнагыл, ливадия суы, шампань шәрәбе.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет