«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе



бет13/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   53

Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе


Укытучысы Г.Г. Җәләлетдинова.

Кайчакта кеше бара-бара да
арып туктала,
Ә максатына барып җитәргә
бер адым кала.
Шул бер адымга дәртләндерергә
кеше күңелен,
Көч булса иде, дәрт булса
иде минем шигырем.

Фәнис Яруллин.

Вакытында аны «Заманыбыз Корчагины» дип йөрткәннәр. Әйе, ул бу геройны үзенә үрнәк итеп алган, аның кебек көчле һәм сабыр булырга тырышкан. Ә кемнеңдер батырлыгын кабатлап буламы икән соң? Минемчә, юк. Һәр кешенең үз язмышы һәм үз тәкъдире, ачымы ул, татлымы ул − аны кабул итеп алырга кирәк.

Шундый ачы язмышка дучар ителгәннәр турында сөйләгәндә, Фәнис Яруллинны әйтми мөмкин түгел. Инде менә кырык дүрт ел урын өстендә ята ул. Шуңа карамастан, ул безнең күңелләрдә шагыйрь, драматург, әкиятче һәм язучы буларак яши.

1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында туган егетне унтугыз яшендә армия сафларына алалар. Егет бик тә шаян була, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә ярата. Күнегүләр ясаган вакытта, ул турниктан егылып төшә һәм гомерлеккә йөри алмаслык булып кала. Баштарак бик авыр булса да, Фәнис Яруллин рухын сындырмый, ул үзендә яшәр өчен өмет уята. Үзенең кайгы-сагышларын оныту өчен, ул кулына каләм ала. Хәер, каләм ала дип әйтү бик үк дөрес булмас иде, чөнки Фәнис Яруллин баштарак башын да күтәрә алмый. Бераз тазарганнан соң, ул иҗат эшенә күчмәкче була, хәтта каләмне авызына кабып та язып карый.

Шулай итеп, Фәнис Яруллин үзенең имзасы белән бер-бер артлы шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр иҗат итә башлый. Язучының туган һәрбер әсәре өр-яңа бизәкләр, образлар, фикер сөрәше белән гаҗәпкә калдыра. Күңелләребездә ул, күпкырлы талант иясе − язучы, шагыйрь, әкиятче һәм драматург булып, һаман яшәп килә. Талантына соклану хисе Фәнис Яруллинның дүрт дивар арасында ята торган кеше икәнлеген һәм кызгануны оныттырды. Әйе, тормыш газабын ул үзенчә кичерә. Ә ничек яза соң ул? Кем булыша аңа?

Нурсөя исемле шәфкатьле, чибәр туташ аңа гомерлек яр була. Нурсөя кырык елдан артык Фәнисен, яшь бала тәрбияләгәндәй, гел карый, бага. Дөрес, хатын-кызларның һәммәсенә дә табигать тарафыннан кайгыртучанлык, шәфкатьлелек, яраткан кешең хакына үз-үзеңне аямыйча яшәү хас. Үз балабызны без беләкләребез талганын сизмичә күтәреп йөрибез, аны сөябез. Нурсөя ханым да шулай ук.

Фәнис Яруллин аяусыз язмышның сынауларына бирешми Ул сөйгәненең хисләрен, назлы карашын тоеп яши.

Яшимен мин шулай әллә сиңа,
Әллә мәхәббәткә табынып, −

дип яза ул. Нурсөя исемле кешелекле ханым белән ул бер сулыш алып яши. Бу бит − үзе бер батырлык! Нурсөянең батырлыгы!

Фәнис белән Нурсөянең зур тырышлыгы, каһарманлыгы аркасында, татар әдәбиятында өр-яңа йолдыз булып, Фәнис Яруллин дигән шагыйрь иҗаты балкый. Ул − тырышлыгы аркасында ел саен мул җимеш бирә торган алмагач кебек, гаҗәеп дәрәҗәдә күп эшли торган язучы. Югыйсә, кырык дүрт ел урын өстендә ятучы кешенең күзаллаулары, гомере чикләнгән булырга тиеш кебек. Ләкин Фәнис Яруллин белән бу башкачарак икән.

Фәнис Яруллин, чикле дөньяда яшәп тә, хыялый образлар вакыйгалар түгел, ә тормыш – чынбарлыкны, реаль образларны тудыру өстендә бик күп эшли. Аның иҗаты һәр укучыга таныш һәм якын. Поэзиядә Фәнис Яруллин дөнья күрде. Аның йөзләгән шигырьләре «Аерылмас дустым», «Гел ашыгам», «Танышлар арасында» исемле шигъри җыентыкларда туплаган. Шигырьләрендә Фәнис Яруллин халыкка олы рәхмәтен белдерә, халык аны гел иҗатка рухландыра.

Һич хыянәт итми торган
Бер дустым бар янымда:
Күңелем минем кимлек сизми
Янда ул бар чагында.
Ул минем тормыш тоткасы,
Ул минем бетмәс көчем.
Тугры дустымның исеме −
Хезмәтем минем, эшем! −

ди шагыйрь «Тугры дус» шигырендә. Әйе, Фәнис Яруллин гомеренең иң авыр минутларында да иҗат итә. Ул үзе өчен, үзенең җанын тынычландыру өчен генә түгел, ә халык күңеленә якынаю өчен, гел яңа шигырьләр яза. Шагыйрьнең шигырьләреннән күпме матурлык һәм яктылык бөркелә. Фәнис Яруллинның йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләре, ялкынлы сүзләре гел безнең күңелләрдә яши.

Фәнис Яруллин − нечкә хисле, киң күңелле кеше. Аның геройлары, үзе кебек үк, кыенлыклар алдында каушап калмыйлар, бирешмиләр. Ә чынлыкта, шагыйрьнең күңеле бик тә газаплана, шулай да ул башка кешеләр кебек сау-сәламәт булмаганына уфтанмый. Гарип булып калу аңа тормыштан бирелгән булса, иҗат итү өчен, моңнар тумыштан килә.

Сагышларны миңа язмыш бирде,


Ә моңнарым булган тумыштан.
Бәхет белән шатлыкларны гына
Гел көрәшеп алам тормыштан, −

ди Фәнис Яруллин үзе дә. Күпме генә кыен булмасын, ул үзендә тормышка мәхәббәт һәм ихтыяр көче тәрбияли. Шагыйрь үз халкын бик тә ярата. Әгәр дә халык аның шигырь-әсәрләрен укудан туктаса, Фәнис Яруллинның тормышы тагын да караңгыланыр иде.

Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
Каерса да язмыш минем канатымны,
Ала алмас кешеләрне яратуны, −

ди шагыйрь «Дөньяда мин битараф кеше түгел» исемле шигырендә. Күпме мәгънә, фәлсәфи уйланулар салынган бу шигъри юлларга.

Фәнис Яруллин кебек көчле рухлы, көчле ихтыярлы кешедән үрнәк алырдай сыйфатлар гаять күп. Ул − үз сүзен кистереп әйтә торган, шул ук вакытта бала җанлы, уен-көлкеле кеше. Шагырьнең мондый хисчән кеше икәнлеген каян белеп була соң? Әлбәттә, иҗаты аша.

Шагыйрьнең җаны зур сынаулар аша узса да, Фәнис Яруллин үзендә:

Мин тормышны сөям шау наратлар
Яктылыкны сөйгән шикелле.
Тормыш бит ул алга дәшеп торган
Зур эшләре белән күңелле, −

дип җырларга көч таба. Шушы урында шагыйрьнең күңел көрлегенә соклану, горурлану хисе уяна. Шагыйрьнең батырлыгы белән горурланырлык та шул.

Фәнис Яруллин − киң җәмәгатьчелеккә танылган шәхес. Аның «Җилкәннәр җилдә сынала» кебек повестен кече яшьтәгеләр генә түгел, ә олылар да бик яратып укыйлар. «Әнә килә автомобиль» пьесасы буенча куелган спектакльне бөтен халык яратып карый. Фәнис Яруллинның сабыйлар өчен язган шигырьләре һәм әкиятләре дә күп. Аның күпчелек әкиятләре «Серле дөнья» исемле җыентыкта тупланган. Шагыйрь юмор-сатира өлкәсендә дә зур казанышларга ирешә. Фәнис Яруллин күп вакытта шаяртып, көлкеле итеп әйтелгән сүзләрне куллана. Ул каяндыр катлаулы сүзләр дә, авыр җөмләләр дә эзләми. Шагыйрь саф татарча тел белән, гади халык телендә иҗат итә. Шуңа да ул безнең күз алдыбызга үтә дә җор телле, нечкә хисле кеше булып килә. Фәнис Яруллинны мин бик гади, киң күңелле һәм кешелекле шагыйрьгә саныйм.

Фәнис Яруллин гел халык күңелендә. Ул, урын өстендә яткан хәлдә дә, үзе кебек ачы язмыш колына әйләнгән кешеләрне көрәшкә дәшә, ялкынлы сүзләре белән укучыны яктылыкка алып чыга. Яшәү дәртен, яшәү ямен шагыйрь халык күңеленнән ала:

Кешеләргә бурычым бар:
Алар хаклык табыштылар,
Алга юллар салыштылар,
Дәрт бирделәр, яндырдылар,
Үз-үземә ышандырдылар,
Йөрәгемә көч бирделәр,
Кулларыма эш бирделәр.

(«Бурычым бар».)

Фәнис Яруллин − искиткеч талантка ия язучы. Аның хикәяләрендә, әкиятләрендә күңелләргә бик тә якын булган хисләр матур уйлар, саф мәхәббәт, яшәү дәрте мөлдери. Шагыйрь дөньяның чынбарлыгын бик үк белеп бетермәсә дә, замана сулышын ачык тоеп яши. Үзенең йөрәк әрнүләрен, моң-зарларын, холык-фигылен, талант-мәсләген шигырьләрендә туплый. Никадәр яшәү көче, канатлы хыял, фәлсәфи тирәнлек аларда!

Фәнис Яруллин − бик тә кыю, зирәк, акыллы кеше.

Мин таң калам синең батырлыкка,


Һәм сокланам синең сабырлыкка.
Йөзләреңә чыгармыйча хәсрәт төсен,
Салгансың шигырьләреңә йөрәк хисен.

Фәнис Яруллин кебек уйлы-гамьле җанга яшәве бер дә җиңел түгелдер. Шулай да, хыялый, шигъри җанлы, эшлекле һәм уңган баласына язмыш мәрхәмәтле булган. Фәнис Яруллин тормышының да олы мәгънәсе бар: яшәү ямен, эш тәмен һәм ләззәтен тоя белергә өйрәткән аны дөнья! Ул аңа бөтен сызлануларын җиңәргә, тормышны сөяргә, кешеләр бәхете өчен үзен аямый көрәшергә илаһи көч бирә!

Фәнис Яруллин ничек итеп киң җәмәгатьчелеккә таныла соң? Ул үзенең шигырьләре һәм әсәрләре аша һәрбер җаны тетрәгән кешене дәвалый. Мондый кешеләргә ул үзенең җылы сүзен, назлы сүзен, йөрәк тулы яратулы сүзен һич кызганмый.

Кешеләргә кайгы килсә,


Киңәш кирәклеген белсәм,
Юатырга әзер торам:
Ансын гына мин булдырам, −

дип, Фәнис Яруллин һәр укучыда өмет хисе уята.

Фәнис Яруллин янына халык юлы беркайчан да суынмас. Ул, чын мәгънәсендә, халык шагыйре. Югыйсә, аңа Муса Җәлил исемендәге премия, Халык язучысы дигән исем һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелер идемени?! Минемчә, мондый югары бүләккә бары тик Фәнис Яруллин кебек арысландай батыр, мәдәният өлкәсендә үзенең әдәби ядкәрләрен калдырган кеше генә лаек була ала.

Мин Фәнис Яруллин белән горурланам, аның батырлыгына һәм иҗатына карап сокланам. Дөрестән дә, аның һәрбер сүзе минем күңелемдә очкын булып көйри, ул мине көчле һәм батыр булырга өйрәтә. Мин шагыйрьнең тормыш юлыннан гыйбрәт, иҗатыннан рухи байлык алып яшим.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет