«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» Бәйрәмнәр бәйләме Мамадыш 2016



бет4/5
Дата17.07.2016
өлшемі0.62 Mb.
#206127
1   2   3   4   5

Палый кодача . Чык, кодагый, бакчага,

Мәтрүшкәләр өз анда.

Кайнатып бир дә эчер,

Бәлки шуннан терелер?!



Әби. Авырта ди йөрәген,

Чәнчешә ди билләрен...



Палый кодача. Чык, кодагый, бакчага,

Тузганаклар өз анда,

Яп биленә кыздырып,

Китмәс микән кузгалып.



Әби. Җарар, җарар, кодача син әйткәнчә эшләп карармын әле, бәлки файдасы да тиеп куяр...

Палый кодача. Картлык шатлык түгел шул, кодагый, Чтапан кода да аның артыннан куып бара бит инде...

Әби. Әйтмә дә инде, кодача, дәрт бар-дәрман җук, сугышка китәр иде дә-кылыч күтәрергә хәле җук.(Көлешәләр.)

Әндри кода. Ә мин болай дим кодагый: Метри кода элек тә эш дип бик исе китә торган кеше түгел иде, картайгач бигрәк пич башыннан да төшми икән. Җалкау җатар-бәхете артыр, диләрме әле?

Чтапан. Карт кешенең анысы да, монысы да бардыр инде. Җәгез, ашап-эчеп утырыгыз әле.

Әндри кода. Их, кода, сыраң бигрәк каты булган, тавышым булса, бер җырлап та бирер идем инде.

Ана. Син, Әндри кода, бар яктан да килгәнсең, ә җырлар өчен тумыштан сәләт кирәк шул, җәле, үзем башлап җырлыем әле.(Кара-каршы басып,такмаклар җырлыйлар,барлык бала да катнаша.)

Безнең ындыр артларында

Җәшел чирәмнәр тездән.

Мөмкин булса,бер минутка

Аерылмас идем сездән.

Сез дә килгәнсез икән,

Без дә килгәнбез икән,

Барыбыз да җыелышкач,

Бер җырлап алыйк микән?

Кәҗә кергән бакчага,

Бакчага-җәшелчәгә,

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нәмәрсәгә?

Идәнегез тигез икән,

Фанер җәйдегез мәллә,

Килдегез дә утырдыгыз,

Тамыр җәйдегез мәллә?

Җегетләр бүрек кия,



Кызлар шәл җабыналар,

Җегетләр матур булса да ,

Кызларга җалыналар.

Безнең бакча буйларында

Печән чүмәләләре,

Безнең Дүсмәтнең кызлары,

Печән чүмәләләре.

Безнең капка төпләрендә,

Үсеп утыра миләш.

Бик күтәрмә борыныңны,

Сортыңны белеп сөйләш.

Без бәләкәй чакларда,

Сикереп мендек атларга,

Сикереп мендек-җыгылып төштек,

Сер бирмәдек җатларга.

Нәнәең коймак пешерә,

Табасын майлап кына,

Тагын шулай җыйнаулашып,

Килегез җайлап кына.

Әби. Чү, чү, бик каты җырлап, бабаемны уята күрмәгез, уянса, биим ди башлар тагы. Бер бии башласа, һич туктатып булмый аны.

Балалар. Безнең дә биисебез килә! (“Чүпләмле” биюе. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка басып, парлашып бииләр.)

Полый кодача. Кода да җулдан кайткан, балаларга да җокларга вакыт, әйдә, Әндри, кузгалыйк, таң да ата бугай инде.

Әндри. Утырыйк әле бер килгәч, Полый, бик күңелле бит?

Чтапан. Әйе шул, кодача, кайтмагыз әле, утырыйк рәхәтләнеп. Иртүк көтү куасы җук.

Полый кодача. Җарар, икенче җулы үзегез безгә килегез, тагын шулай күңелле итеп утырырбыз.

Әби. Җарар, җарар, барырбыз, Кодай кушса. Ә хәзер әйдәгез, үзебезнең керәшен җоласына туры китереп, җырлап озатыек әле сезне.

Әндри гаиләсе . Өстәл өсләрендә чынаяк

Чынаяк өсләрендә чын җимеш.

Ул чын җимешегезгез бетмәсен,

Башыгыздан дәүләт китмәсен.



Чтапан гаиләсе. Тауның менүләре булганчы,

Төшүләре аның булсачы.

Киткән чакларыгыз, ай, булганчы,

Килгән чакларыгыз булсачы.



Бергә. Ай гынае аяз булсае,

Җыл гынае имин булсае.

Җыллар урынына җыл булсае,

Безнең гомеребез булсае.

Шүрәле, Карлсон һәм башкалар ничек

юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнгәннәр

Максат: укучыларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру:

дуслык, бер-береңә ярдәм хисе тәрбияләү.

I күренеш.

Йомшаккай белән Сорыкай “Урталай” җырын җырлап керәләр. Кулларында кып-кызыл алма.

Иң якын җан дуслардай,

Без бүләбез урталай:

Яңгырны да, карларны да –

Урталай, урталай, урталай,

Лай, лай.

Иң якын җан дуслардай,

Без бүләбез урталай:

Шатлыкны да, сагышны да –

Урталай, урталай, урталай,

Лай, лай.

Иң якын җан дуслардай,

Без бүләбез урталай:

Гадел бүләбез җырны да –

Урталай, урталай, урталай,

Лай, лай.



Йомшаккай: Кара әле, Сорыкай, минем нинди матур алмам бар.

Сорыкай: Әйе шул, Йомшаккай, бигрәк тәмлегә ошап тора. Үзе шундый зур, үзе кып-кызыл.

Йомшаккай: Әйдә, Сорыкай, бу алманы икәү бүлеп ашыйк әле. Җырдагыча: “Урталай, урталай”.

Сорыкай: Әйе шул, Йомшаккай, дуслар һәрвакыт шатлыкларын да, кайгыларын да, тәмле алманы да урталай бүләргә тиеш!

Сорыкай: Тукта әле, тукта, Йомшаккай, безгә бу алманы бүлеп торасы да булмады бит әле...

Йомшаккай: Нишләп, Сорыкай?

Сорыкай: Кара әле юлның теге ягына. Күрәсеңме?

Йомшаккай: Берни дә күрмим.

Сорыкай: Ә юл буендагы алмагачны?

Йомшаккай: Менә хәзер күрдем, күрдем. Күр әле, алмаларын күтәрә дә алмыйча утыра. Монда безгә генә түгел Тиенкәйгә, Төлкебикәгә, Бүре малае Бүркәгә дә алма җитәрлек. Әйдә, тизрәк җыйыйк, дусларыбызны да сыйлыйк. (Йөгереп чыгып китә, машина тавышы, тормоз чыелдаганы ишетелә).

Сорыкай: Йомшаккай, Йомшаккай. Бетте, харап итте, дустымны машина бәреп китте. Их! Никләр күрдем шул алмагачны, никләр күрсәттем Йомшаккайга, хәзер минем дустым кем була инде? (Елый).

Милиционер керә. Куянны җитәкләгән. Куяннын башы, кулы бәйләнгән.

Сорыкай: Йомшаккай, Йомшаккай. Син исән! Урра! Урра!

Милиционер: (честь биреп) Исәнмесез, иптәш җәяүле, сез бергә идегезме?

Сорыкай: (тотлыгып) Ә-ә-ә-йе. Ә сез кем буласыз?

Милиционер: Кем икәнем белмисенме?

Мин милиционер булам.

Яшенле яңгыр яуса да,

Карлы бураннар булса да,

Әче җилләр уласа да,

Урамда дежур торам.

Үтә трактор гүләп,

“Жигули”, “КамАЗ”ларга

Дөрес юлны күрсәтәм.

Үтә алмый беркем дә

Мин таякны күрсәтсәм.

Сорыкай: Менә хәзер белдем инде кем икәнегезне.

Йомшаккай: Сорыкай, ул мине машина астыннан тартып алды, үлемнән коткарды. Менә башымны, кулымны да бәйләп куйды.

Сорыкай: Ә сез анда кайдан килеп чыктыгыз соң?

Милиционер: Сез беренче генә очрак түгел шул. Алмагачның тәмле алмасына кызыгып, юлны тиешсез урыннан чыгучы балалар бик күп булды. Алмагачны киссәң дә кызганыч. Менә шуның өчен зебра ясап куйдык.

Сорыкай: Зебра – хайван исеме түгелме соң ул?

Милиционер: Эйе, Сорыкай. Буй-буй сызыклы, атка охшаган көньяк хайваны ул, җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган юлны да зебра диләр, чөнки ул да аклы-каралы сызыклардан тора. Һәм шул урыннан чыкмыйча, юл кагыйдәсен бозып теләсә каян йөрүче җәяүлеләргә беркетмә төзеп, штраф салалар.

Икесе бергә: Штраф дисезме? Нәрсә соң ул штраф?

Милиционер: Штраф – тәртип бозган өчен акча түләү.

Йомшаккай: Безнең акчабыз юк шул, менә шушы алмабыз гына бар. Без белмәдек бит, гафу итегез инде безне.

Сорыкай: Ә ул ка-ка-ка, әй ничек әле, кайда өйрәтәләр соң?

Милиционер: Юл кагыйдәләрен дип әйтүеңме?

Сорыкай: Әйе, шуны инде.

Милиционер: Урман җәнлекләре дә юл кагыйдәләрен белсеннәр, төгәл үтәсеннәр өчен урман аланында яшь инспекторлар мәктәбе ачтык. Сез дә шунда белем алсагыз, беркайчан да юлда хәвеф-хәтәргә очрамассыз, әйдәгез хәзер мин сезне шунда озатып куям (җырлап чыгып китәләр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә).

Юлда дөрес йөрергә,

Кагыйдәләр белергә,

Өйрәтәләр ул мәктәптә, ул мәктәптә.

Велосипедта чакта,

Син ашыкма дип чатта,

Өйрәтәләр ул мәктәптә, ул мәктәптә.

II күренеш.

Урман аланы. Җәнлекләр төпләргә тезелеп утырган.

Милиционер: Исәнмесез, дускайлар. Менә яшь инспекторлар мәктәбенә тагын ике укучы өстәлде. Аларны да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбезме?

Җәнлекләр: Өйрәтәбез, өйрәтәбез.

Милиционер : Ягез әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

Куян: Светофор нәрсә ул, шуны белеп килергә иде.

Милиционер: Белдегезме соң?

Керпе: Ә без светофорның үзен дәрескә чакырдык.

Милиционер: Булдырасыз да инде үзегез. Яле, яле, кая ул минем дустым Светофор.

Светофор: (керә) Исәнмесез, дусларым. Чын күңелдән чакыргач, килдем сезгә йөгереп, вакытым бик аз минем, юлда эшем бик-бик күп.

Сорыкай: Йомшаккайның да күзе икәү, минем дә күзләрем икәү генә, ә синең күзең нишләп өчәү, Светофор?

Светофор: Булышабыз без сиңа

Юлны чыксын дип тыныч.

Шул теләк белән көн-төн

Армый янабыз өч төс.

Иң кырысы – кызыл төс,

Алдыңда кызыл янса –

Тукта! Бераз сабыр ит,

Ашыгып алга барма!

Юлдан тыныч чыгу өчен

Безнең киңәшне тыңла:

-Көт! Күрерсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

Артыннан ук яшел төс

Кабыныр синең алда.

Әйтер: - Каршылыклар юк

Курыкмый алга атла.

Минем ни өчен кирәклекне аңладыгызмы инде?

Җәнлекләр: Аңладык, аңладык, рәхмәт, Светофор дус!

Светофор: Ә хәзер миңа китәргә вакыт, эшем күп, сау булыгыз, дуслар, юлда һәрвакыт дөрес йөрегез.

Карлсон: (очып керә, 1-2 очып әйләнә) Фу, көчкә туктадым. 95ле бензин салган идем, ай-яй-яй каты әйләнә пропеллерларым.

Милиционер: Исәнме, Карлсон. Нинди җилләр ташлады сине бу кара урманга?

Карлсон: Җил ди сиңа. Әйтәм җит, бензины шәп, һич тыеп булмый, чүт агач башына эләгеп калмадым. Ә сез монда нишләп җыелыштыгыз, бушка варенье ашаталармы әллә?

Куян: Юк, Карлсон, без монда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Син аларны әйбәт беләсеңдер инде?

Карлсон: Матур, тыйнак һәм җитез

Карлсон – ул мин булам.

Тик белмим шул кагыйдәләр

Мин бит түбәдә торам.

Милиционер: Я, ярый, Карлсон, борчылма. Әгәр үзең теләсәң, безнең балалар сине дә урамда дөрес йөрергә өйрәтерләр. Ягез әле, балалар.

Беренче төлке: Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркып куям, ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.



Икенче төлке: Светофорның сигналы бар

Тыңла аны карусыз.

Кызыл төс – әле куркыныч,

Туктап тор син, - дигән сүз.

Сары әйтә: “Әзерлән,- ди-

Хәзер юл ачылачак.”

Яшел әйтә: “Әйдә, кузгал,

Юлдан чык син курыкмыйча”.



Керпе: Бергә булса да,

Ялгыз булса да,

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга.

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.



Куян: Як-якка карама,

Нәрсә барын күр.

Машиналарга,

Атларга юл бир!

Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма.

Бераз туктап тор

Урам чатында.



Карлсон: Рәхмәт сезгә, дуслар, хәзер түбә башында гына түгел, ә урамда да дөрес йөри белермен инде.

Руль тотып Шүрәле килеп керә. Туктый алмыйча, 1-2 тапкыр әйләнгәч, юл билгесенә килеп бәрелә.

Шүрәле: Китегез юлдан, китегез. Кайсы тормоз, кайсы газ соң әле моның? Укымыйча гына иномаркага утырган идем, һич рәтен белеп бетереп булмый, руле дә кире якта бит аның.

Милиционер: Иптәш Шүрәле, сез тупас рәвештә юл кагыйдәләрен боздыгыз.

Шүрәле: Нинди кагыйдә, урманда нинди кагыйдә кирәк булсын. Мин, беләсеңме, кем? Урман мафиясе. Ничек телим, шулай йөрим. Эх, машинасы шәп иде, әрәм булды.

Милиционер: Документларыгызны күрсәтегез, иптәш Шүрәле!

Шүрәле: Күр әле, күр, нәрсә ди бит. Нинди документ булсын миндә, урманда нәрсәгә ул. Әле аның машинасы да минеке түгел, гөмбә җыярга килгән Былтыр абзыйныкы. Хәзер утынга да ат белән килми, газ ягалар икән, гөмбәгә “Мерс”ка гына утырып килә. Элеккеге үчемне алыйм дип, алып чаптым машинасын.

Милиционер: Сезнең кеше машинасын алып китүегез үзе үк зур җинаять. Бу булды бер! Һәм сез транспорт белән керү тыела дигән билгегә кереп, аны бәреп ектыгыз.

Җәнлекләр: Бу булды ике.

Милиционер: Кеше яши торган урында тизлек 20 км дан артмаска тиеш.

Җәнлекләр: Бу булды өч.

Шүрәле: Нинди 20, 160 белән генә чабам мин (күкрәк кага).

Милиционер: Менә шуның өчен дә сезгә машина руле артына утыру тыела.

Шүрәле: Мин бүтән алай эшләмәм. Мин бу кагыйдәләрне белмим бит. Сез мине өйрәтерсезме соң?

Сорыкай: Менә безне тыңлап утырсаң, бөтен кагыйдәләрне дә белерсең, машинада да рәхәтләнеп йөрерсең.

Милиционер: Ягез әле, җәнлеккәйләр, үзегезнең белемегезне күрсәтегез әле. Юл йөрү билгеләре нинди төрләргә бүленә?

Беренче төлке: Юл йөрү билгеләре өч төргә бүленә: тыючы, кисәтүче, боеручы билгеләр.

(Милиционер күрсәтә, җәнлекләр әйтә, милиционер мактый)

Карлсон: Мин моңа кадәр бер нәрсә дә белмичә очып йөргәнмен икән, хәзер мин дә һавада юл кагыйдәләре буенча гына очып йөрермен инде.

Шүрәле: Мин дә кагыйдәләрне төгәл үтәрмен, милиционерны күрсәм, сәлам биреп китәрмен.

Сорыкай: Юл кагыйдәсен белмәү, мине дә дуссыз калдыра язды, ярый әле милиционер абый коткарды.

Йомшаккай: Рәхмәт сезгә, милиционер абый! Таяклы булсагыз да, сез бер дә усал түгел, бик яхшы күңелле икән. Ярый әле бу мәктәпкә алып килдегез, күп нәрсәләр белдек, минем дусларым тагын да күбәйде.

Милиционер: (елмаеп) Үзегез дә миңа бик ошадагыз, бүтән тәртип бозмассыз дип ышанып калам.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез –

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр.

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.

Карагыз әле, дусларым, мин сезгә нәрсә алып килдем. Юл буенда үскән алманы ашарга ярамый, ул автомобильләрдән чыккан газлар белән агуланган була. Ә мин сезне үзебезнең урман аланында үскән экологик чиста алмалар белән сыйлыйм.



Җыр: 1. Юлда йөргәндә

Кирәк чын дуслар.

Дуслар булганда

Кыскара юллар.

Дуслар белән бергә

Яшик гөрләп җирдә.

Шул вакытта

Яңгырарлар шат җырлар.

2. Юлга чыкканда

Үтә һәрчак син

Юлларда йөрү

Кагыйдәләрен.

Юлны чаксаң, кара

Уңга, сулга, алга.

Ашыкма син,

Кабаланма бер чакта.

3. Җәяү йөрсәк тә,

Очсак та күктә,

Хөрмәт итик без,

Бер-беребезне.

Шул вакытта гына,

Кояш балкып торыр.

Капламас болытлар,

Шат йөзебезне.




Кар кызының тылсымлы Кар җиләге
1нче күренеш.

Кыз. Хәерле кич, кадерле дуслар!

Егет. Хәерле бәйрәм киче белән, сезне!

Кыз. Яңа ел белән, сезне!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр елы булсын,

Шатлыклар елы булсын!



Егет. Кырларда иген уңсын,

Амбарлар тулып торсын,

Әниләр көлеп торсын,

Бәбиләр туып торсын!



Бергә. Котлы булсын, Яңа ел!

Кыз. Каршыбызга килеп җиткән Яңа ел бар,

Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар,

Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

Бергә. Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!

Егет. Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,

Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

Бергә. Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!

Җыр. ”Кар кызы”.

Егет. Нишләптер кызык түгел әле. Чыршыбызда утлар да яна,җырлар да җырладык, ә бәйрәмебез һаман да ямьләнми...

Кыз. Кыш бабай белән Кар кызы күренми бит, шуңадыр, бәлки.

Егет. Кара әле, чынлап та! Ягез әле, дуслар, Кыш бабай белән Кар кызын чакырып карыйк әле!

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Тизрәк килеп җит, давай!



Бабай. (Керә) Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Ба-бай, ба-бай, дип кычкыргач, ашыга- ашыга килгән булдым шул.Сез монда нишләп җыелдыгыз соң әле? Әллә тагын сайлау була диме? Әллә пенсияне айга ике мәртәбә бирәчәкләрме?

Егет. И бабай, бабай, нинди сайлау, нинди пенсия, Яңа ел бәйрәме җитте бит, оныкларың ун көн ялга кайтса, пенсияң тү-тү, җитми дә калыр.

Кыз. Бабай, безнең бәйрәмебез Кыш бабай белән Кар кызыннан башка башлана алмый, алай-болай юлыңда очрамадылармы?

Бабай. Күрүен күрмәдем, ә менә сарафанлы телефон аркылы ишеттем: анда Кар кызына ниндидер этлек эшләргә җыеналар диме...Әйттем исә кайттым, карчыгым пуштыга кереп тилифунга акча салырга кушкан иде, ниндидер “безумный” көн дидеме шунда.Күрше Кәтри карчык белән көне-төне карый торган киноларының эчтәлеген тилифуннан гына сөйләшәләр хәзер, китте замана! Я карчыгым ачуланыр,китим әле.Ә сез бер дә кайгырмагыз. Әле бер генә , Яңа елның да килми калганы юк, килер, килер.Сау булып торыгыз, балалар.



Кыз. Бабай нәрсә ди, Кар кызына бәйрәмгә килергә комачауларга җыеналар дидеме?

Егет. Шулай диде шул. Безнең тылсымлы көзгебез бар бит, яле, шуннан карыйк әле, ниләр булып ята икән бу серле урманда?

Кар кызы.(Җырлап чыга.) Урманда үсәләр йөзьяшәр чыршылар,

Сукмакны күмгәннәр бураннар.

Ак боздан салынган челтәрле өемдә,

Кар кызы- яшим мин, күрегез, балалар.



Кыз. Тсс...Әнә үзе дә килә түгелме? Хәзер нәрсә булыр икән? Бергәләп карыйк әле, дуслар!

Кар кызы. Эһе-һей! Дусларым-кар бөртекләре, сез кайда? Килегез, бөтерелегез, кояшта җемелдәп, чыршыга куныгыз!

Кар бөртекләре. Без монда, Кар кызы! (Бию башкаралар.)

Кар кызы. Дусларым, беләсезме, минем кулымда нәрсә бар?

Кар бөртекләре. Юк, Кар кызы, белмибез, нәрсә ул, күрсәт әле?!

Кар кызы. Бигрәк сабырсызлар инде сез, ашыкмагыз, хәзер сөйлим.

Беркөнне йөргәндә урманда,

Дусларым-җәнлекләр янында.

Алардан ишеттем ямьле җәй,

Хуш исле чәчәкләр турында.

Имештер , җәй көне үсә ди,

Җирҗиләк, бөрлегән аланда.

Җәйне мин һич тә белмим,

Җәй көне мин бит эрим!

Шуннан соң килдем дә бабама,

Һәм болай дидем аңа:

“Бабакаем, бабакай, ясачы миңа бүләк,

Кирәк түгел бөрлегән, кураҗиләк, җирҗиләк,

Яса миңа-Карҗиләк!”

Һәм менә бабакаем миңа шушы Карҗиләкне ясап бирде.Ул гади җиләк кенә түгел, ә тылсымлы җиләк! Мин аны Яңа елда балаларга бүләк иәргә булдым.Җиләкле ботакны менә монда гына куеп торыйм да, дусларым-урман җәнлекләрен чакырып килим. Бергәләп Яңа ел бәйрәменә барырбыз.(Китәләр.)

Песи белән Төлке. (Керәләр, музыка астында бииләр.)

Төлке. Мин хәйләкәр төлке Алиса,

Беркем оста юктыр миннән.

Җүләрләр булса бу дөньяда,

Мин беркайчан ачка үлмәм!



Песи. Әкиятләр илендә мин,

Алдакчы һәм карак песи.

Тычкан тотып ник интегим,

Әллә каян сизәм менә,

Урлашканда сөт-май исен.

Төлке.Эй, Базилио, кара әле нәрсә ялтырый ул анда, чыршы төбендә?

Песи. Кая, Алиса, кая, беләсең бит инде минем сукыр икәнне!

Төлке. Үзеңә кирәкне бик шәп күрәсең син, сукыр шайтан!Кара әнә, чыршы астында, колбаса түгел микән?

Песи. Мяу, мяу, ниндидер җиләкле ботак бу, колбаса ди, көтеп тор!(Иснәп карый.) Мяу, сөт өсте исе килә.

Төлке. Бир әле монда,сиңа ышансаң, ашап та бетерерсең, сөт өсте ди бит.Әһә, бу Кар кызының Карҗиләге! Кыш бабасы ясап биргән икән дип ишеткән идем аны!Балаларга бирәм дип әзерләп куйган инде ул аны: имеш, әйбәт була, бүләк бирә. Менә бирми тор әле, Карҗиләк безгә- тигәнәк сезгә, Кар кызы!

Песи. Ну, шәп уйлап таптың да инде.Чүпрәкбаш кына булсаң да шәп фикерләр килә инде синең бу чүлмәгеңә.

Төлке. Нәрсә дидең, минме чүпрәкбаш, мин булмасам күптән ачка ката идең бит инде, сукыр шайтан!(Сугыша башлыйлар.)

Песи. (Таягы белән селтәнә.) Җитте, җитте, хәзер Кар кызы килеп җитә, сызарга кирәк тизрәк, Алисакаем!

Төлке.Шулай диген, Базилио, бер-беребезне рәнҗетмәсәк, без бик шәп яшибез бит!

Кар кызы. Дусларым, килегез, куяннар, тиеннәр, керпеләр, җыелыгыз, Дүсмәт мәктәбенә чыршы бәйрәменә барабыз!

Җәнлекләр. Урра!Сөенче! Бәйрәмгә барабыз, күңел ачабыз, җырлыйбыз да биибез!

Кар кызы. (Ботагын эзли, таба алмый.) Шушында гына куйган идем бит, югалган, югалган!

Тиен. Нәрсә югалган, әйтче безгә, Кар кызы.

Куян. Нишләп моңсуланып калдың, сөйлә безгә, Кар кызы.

Аю. Кем рәнҗеткән Кар кызын,

Мин барыбер табармын,

Кабыргасын санармын,

Башын сугып ярырмын!



Кар кызы. Кыш бабаем Карҗиләк биргән иде.

“Балаларга бүләк ит,”- дигән иде.

Карҗиләкне кемдер урлаган,

Урынына менә нәрсә калдырган! Хәзер бүләксез балалар янына ничек барабыз инде?!



Куян. Ярдәм итмәс күз яше,

Бу- бик явызлар эше.

Әйдәгез, без тик тормыйк,

Эзләргә план корыйк!



Тиен. Бурлар эзсез югалмас,

Алар тотылмый калмас!



Аю. Килегез монда, дуслар,

Менә монда эзләр бар!



Тиен. Бу бит төлке һәм песи эзләре,

Ләкин күренмиләр шул үзләре!



Кар кызы. Дусларым, бүләксез Яңа елга барып булмый, безгә каракларны һичшиксез табарга кирәк!Әйдәгез! (Китәләр.)


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет