«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» Бәйрәмнәр бәйләме Мамадыш 2016



бет5/5
Дата17.07.2016
өлшемі0.62 Mb.
#206127
1   2   3   4   5

2 НЧЕ КҮРЕНЕШ.

(Урман аланы.Юлбасарлар учак янында карта уйныйлар.)



1нче юлбасар. Әй,син, кылый, ник хәрәмләшәсең?

2 нче юлбасар. Ә син, ник җиңеңнән запас картаңны чыгарасың?

1нче юлбасар. Кем минме? Син үзең, син үзең! ( Сугыша башлыйлар.)

3нче юлбасар. Туктагыз әле, нинди тавышлар бу? Тсс, качыгыз, шым булыгыз! (Качалар. Кар кызы һәм башкалар керә.)

Кар кызы. Их! Тәки куып җитеп булмады.

Кар җиләгем югалды шул, югалды...(Елый.)



(Әче итеп сызгырган тавыш ишетелә. Юлбасарлар болар өстенә ятьмә ташлыйлар.)

1нче юлбасар. Әһә, эләктегезме, тутый кошлар?

2 нче юлбасар. Өч көн корсакка ризык эләккәне юк иде, шәп булды әле бу! Бу Кылые бик ару күренә.

3нче юлбасар. Монысының тиресе калын, йоннары куе, бүрек белән тунга шәп булачак.

4 нче юлбасар. (Кар бөртекләрен әйләндереп карый.)Ә боларын нишләтәбез? Ашасаң итләре, тунасаң тиреләре юк.

1нче юлбасар. Нишләтергә икәнен уйлаганчы, агач куышына ябып торыйк.Әй, Такырбаш, Учакка утын өстә әле! Куырып алырлык булсын!

Кар кызы. Туктагыз әле, сез кемнәр буласыз соң?

Бергә. Безме, безне дә белмисезме? (“Юлбасарлар” биюен бииләр.)

1 нче юлбасар. Я таныдыгызмы инде безне? Без- шушы урманның хуҗалары:бу- Кылый, бу- Такырбаш, бу-Шалпан колак, ә мин- Атаман Каракаш булам.

4 нче юлбасар. Нәрсә шулар белән кәнфитләнеп торасың, Атаман, сал учакка бу симезен, ә боларын-кых! Бетте-китте!

Кар кызы. (Хәйләкәр тавыш белән.) Безне ашап тамагыгыз да туймас, күңелегез дә булмас, без менә дусларым белән каракларның эзеннән барабыз. Алар безнең тылсымлы җиләгебезне урладылар. Мнә шул җиләкне кулга төшерсәк, җаныгыз ни тели, шуны эшли алачаксыз!

2 нче юлбасар.Нәрсә ди, тылсымлы җиләкләр диме?

3нче юлбасар. Вәт шәп булыр иде: газлы-сулы җылы өйдә яшәвемне сорар идем мин!

4 нче юлбасар. Ә мин җылы тун. Бусы бөтенләй тетелеп төште.

1нче юлбасар. Тсс, шакаллар, белер идем әле мин нишләргә икәнен, кулыма ул җиләкләр эләксәме? (Кулларын уа.)Чишегез бауларын, киттек каракларны тотарга! (Музыка астында китәләр.)

3 нче күренеш.

(“Ну, погоди” көенә куян йөгереп чыга.)

Куян. Уф, үләм, бетәм, кая гына качыйм, артымнан тагы теге явыз куа! (Чыршы төбендә Кыш бабай киеме күрә.) Әһә, таптым, ну, бүре, чамала! ( Кыш бабай киемнәрен кия.)Я, балалар, ошаганмы мин Кыш бабайга? Ошасам, бик шәп! Тәки кызык итәм бит бүрене, ул мине мәңге таный алачак түгел. Ниһаятъ, рәхәтләнеп Яңа елны бәйрәм итәм икән!

Бүре. (Чабып керә.) Кая гына олакты соң бу кылый? Ну җитез дә соң үзе, уктай атылды, ну, эләктерсәмме, чамала, куян! (Куянны күрә.) Әһә, асыл кош тәпиеннән эләкте.Бу үзен танымыйлар дип , күкрәк киереп йөргән була инде, хәчтерүш! Җиде кат җир астыннан да сизәм мин сине, әһә, эләктеңме!(Музыка башлана, мультфильмдагы кебек кара-каршы “җырлыйлар”, куян бүрене шнур белән чорнап, чыгып йөгерә.) Ну,куян, чамала! (Йодрык күрсәтә, ачулана.)

Кар кызы. Чү, бүре, нишләвең бу, кемгә йодрык яныйсың?

Бүре. У-у-у, кемне булса да тотып ашыйм хәзер! Тагын ычкынды теге кылый! Тукта-тукта, монда түгелме соң ул?

Куян. Ю-юк! Мин башка куян!

Бүре. Миңа барыбер,кемне тотып муенын борсам да, ичмасам, ачуым басылыр иде! (Бармакларын тырпайтып куянга бара башлый.)

Кар кызы. Тукта әле, бүре дус, без тылсымлы җиләкне урлаучыларны эзләп барабыз, песи белән төлке юлыңда очрамадымы?

Бүре. Әле генә очрамадылар, ну ул төлкегә дә ачуым яман әле минем. Узган ел бәкегә тыктырып, чүт койрыксыз калдырмады. Җиләге дә чурт с ним, эләктерсәм, муенын борам да борам, түлке! Әйдәгез, мин дә сезнең белән! У-уу, бу куянны, ну бу төлкене!(Музыка астында китәләр.)

4 нче күренеш.

(Музыка астында бии-бии Буратино керә.)



Буратино. Әтием Папа Карло Азбука алып биргән иде, нәрсәгә инде ул миңа? Укымыйча да бик әйбәт яшәргә була.Алайса “А” дип, “Б” дип башымны катырып бетерделәр. Акча саный белсәң, хәзер шул да җитә, ашыйсым килгән саен туңдырма, чупа-чупс, тик-так алып, рәхәтләАзбукамны сату әйбәт булды әле, менә акчамны шунда гына күмеп куям днеп йөрермен. Чү, кемдер килә түгелме? (Торып баса, кулларын артка яшерә.Төлке белән Песи керә.)

Төлке. Ай-яй-яй, иске танышларны күрмәмешкә салышабызмы?

Песи. Ярамый, дустым, ярамый алай. Иске дуслар һәрвакыт кирәк булып куя ул.

Төлке. Йөз долларың булганчы, иске дустың булсачы,- диләр бит.(Кулын күрергә тырыша.)

Буратино. Сез каян килеп чыктыгыз әле, теге юлы да мине алдап качтыгыз, вәт әтидән эләкте дә соң!

Төлке.Ай-яй-яй, бәхетсезкәем минем, мескенкәем минем, ничек шушы гөнаһсыз сабыйны рәнҗетергә була инде, шулаймы, Базилио?

Песи. Шулай, шулай, Алиса. Бу бит шулхәтле акыллы, шулхәтле юмарт бала, хәтта сукыр Песи белән аксак Төлкегә соңгы долларларын да кызганмый...

Буратино. Юк минем акчам, каян килсен?Курткамны саткан акчаларымны да сез алып качтыгыз бит инде.

Төлке. Их, бәхетсез дускаем минем. Хәзерге дөньядагы әшәкелектән, явызлыктан җаным әрни минем.Синең кулыңдагы долларлар да компьютерда гына ясалган бит. Моның белән кибеткә керсәң, полициягә эләгәсең дә эләгәсең инде.Ах, бичара Буратино, ах, бичара Папа Карло!Ничек кызганам мин сезне!

Буратино. Нишләп ялган булсын, әле яңа гына банкоматта алыштырдым бит, акча үзгәрә, дигәч. Менә, ышанмасагыз карагыз!

Песи белән Төлке. (Икесе бергә акчага ташланалар.)Аһ! Долларлар, ямь- яшелләр!

Төлке. Юк, кирәк түгел, күренеп тора, төсле кәгазьдән генә басылган, ялган акчалар!

Песи.Тагын алдаганнар сине, Буратино!

Буратино. Тагын алдаганнар? Ә мин ничек хыялланган идем: туңдырма, чупа-чупс...

Төлке. Кайгырма, дускаем. Хәзер җайлыйбыз аны, бир әле ул ялган акчаларыңны, хәзер алыштырып киләм мин аларны. Базилио, син монда гына тор, яме?!(Күз кыса.)

Буратино. Кара аны, качасы булма, теге юлы да...

Песи. Юк, юк кайгырма, аның банкта блаты бар. Кара әле, Буратино, ай нинди зур һәм түгәрәк!

Буратино. (Айга карап.) Әйе, мине дә Папа Карло айга карап сагынадыр, көтәдер...Ә мин...

Песи. Ә син, ә син...мәңге ул картлачны күрә алмассың инде, бәхил бул, утын агачы.(Башына суга, Буратино егылып кала, Песи кача.)

(Шаулашып Кар кызлары керә.)



Кар кызы. Чүегез, бу ни бу? Буратино түгелме соң бу? Ярдәм итегез, аңа бик авыр! (Кайсы ясалма сулыш алдыра, кайсы йөрәген массаж ясый. Буратино торып утыра.)

Буратино. Сез кемнәр, мин кайда, доллар, долларларым!(Сикереп тора.)

Барысы бергә. Терелде, терелде!

Буратино. Тотыгыз, тот, әле ерак китмәгәннәрдер, акчам...ялган... юк, чын акчалар... Тагын алдадылар! (Елый.)

Кар кызы. Ник елыйсың, Буратино, аңлатып сөйлә әле!

Буратино. Теге явызлар: Базилио һәм Алиса тагын мине алдап, долларлаымны алып качтылар. Әле алар ерак китмәгәннәрдер, тотарга кирәк аларны!

1 нче Кар бөртеге. Аһ, явызлар! Әле алар Карҗиләкне урлап, Кар кызын гына түгел, башкаларга да явызлык кылып йөриләр икән!

2 нче Кар бөртеге. Тотарга, тотарга да җәза бирергә кирәк ул явызларга!(Чыгып китәләр.)

Куян. Әнә, әнә бурлар, качалар, качалар!

Аю. (каршыларына чыга.) Мин барында караклар,

Котыла алмас, белегез.

Хәзер безгә Карҗиләкне

Яхшылык белән бирегез!



Песи. Мәгез, алыгыз гына,

Ачуланмагыз гына! Мяу, мяу!

Төлке. Без бит шаярттык кына,

Кызык булсын дип кенә!

Бергә. Сез безне гафу итегез инде,

Безне бәйрәмгә кертегез инде?



Кар кызы. Ярар,бер юлга кичерәбез,

Һәм сезгә берәр җиләк бирәбез.



Песи. Ой, нинди тәмле!

Төлке. Ә дөнья нинди ямьле!

Бергә. Без хәзер шундый әйбәтләндек. Моннан соң беркемгә дә начарлык эшләмәбез. Алдашмабыз, урлашмабыз!

Кар кызы. Тылсымлы җиләкләр шул болар, Кыш бабам җир йөзендә явызлык калмасын, яхшылык кына булсын дип ясады бит аларны!

Юлбасарлар. Безнең дә әйбәт буласыбыз килә!

Бүре. Кара әле, Кар кызы, мин ашап карасам, Куян да минем белән дуслашмас иде микән?

Кар кызы. Ягез, сыйланыгыз, дусларым, дөньяда бары тик яхшылык кына тантана итсен, явызлык җиңелсен (Ашап карыйлар, җиңел музыка астында Куян белән Бүре, Юлбасарлар бергә, кар бөртекләр җитәкләшеп бииләр.) Әйдәгез, дусларым, бәйрәм башланырга санаулы минутлар гына калды, ашыгыйк, я соңга калырбыз.(Музыка астында китәләр.)

5 нче күренеш.

(Килеп җитәләр. Барысы да тып- тын утыра.)



Кар кызы. Исәнмесез, дусларым! Авыр юллар үтеп, без сезгә килеп җиттек, ашыктык, соңга калырбыз дип борчылдык. Яңа ел белән, сезне, Яңа ел котлы булсын!

Кыз. Кар кызы, сез безнең укучыларны ачуланмагыз инде, алар тылсымлы җиләкләрне Песи белән төлке урлаганны ишеткәч, кайгыларыннан сөйләшми торган булып калдылар. Син килмәгәч, бәйрәм булмас дип, бик борчылдылар.

Кар кызы. Ә-әә!Менә хикмәт нәрсәдә икән! Ә без Карҗиләкне алып килдек бит! Менә ул! Кемгә тылсымлы җиләк белән кагыласың, ул яхшы күңелле, тәмле теллегә әйләнә. Ягез әле, мин сезне яхшы күңелле кызларга, тәмле телле малайларга әйләндерим әле!(Кагыла.)

Балалар.(Елмая башлыйлар.)Исәнмесез, урман җәнлекләре, исәнме, Кар кызы!

Кар кызы. Ягез, дусларым, сөенечтән бер җырлап та җибәрик әле.

(“Яңа ел җыры” башкарыла.)



Егет. Кар кызыбыз килеп җитте, ә Кыш бабай, кайда йөри икән? Әллә картлык галәмәте белән бәйрәм икәнен оныттымы? Ягез, бергәләп чакырыйк әле.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Тизрәк килеп җит инде!

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, дусларым!

Кыз. Исән-саумы, бабакай,

Сезне сагынып көттек без!

Кыш бабай. Сезнең белән очрашуга,

Көчкә килеп җитек без!

Ясадылар бит көлке,

Явыз песи һәм төлке,

Качтылар безне алдап,

Өлгерми калдым аңлап.

(Таякларын болгап, ачулана башлый.)

Кар кызы. Җәзасын алды алар,

Көлкегә калды алар!

Мә, бабакай, үзең дә җиләктән авыз ит, алайса бик кызгансың, я ачуыңнан эреп бетәрсең! (Җиләк каптыра, Кыш бабай шунда ук елмая башлый.)

Кыш бабай. Ярар инде алайса,

Бүген бәйрәм лабаса.

Онытып борчуларны,

Бәйрәм итик булмаса!

Дусларым, Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, шатлык, бәхет, бары тик “4”кә, “5”кә укуыгызны гына телим.

Кар кызы.Бөтен кеше ашкынып,

Сагынып көткән бәйрәм бу.

Кешеләргә Яңа ел

Алып килгән бәйрәм бу.

Котлы булсын Яңа ел,

Бәйрәм булсын мөбарәк,

Тотышыгыз кулга-кул,

Ясап бәйләм-түгәрәк.

Җырлап, биеп әйләник,

Яшел чыршы тирәли,

Безнең белән бәйрәм ит,

Син дә ,Куян, әйдәле?!



Егет. Тукта, тукта, Кар кызы,

Оныттык без бер эшне,

Балкып торырга тиеш,

Безнең чыршы бу кичне.



Кыз. Вакыт җитте, Кыш бабай,

Кабыз чыршы утларын,

Җем-җем итеп балкысын,

Җиргә төреп Җир шарын!



Кыш бабай. (Чыршы тирәли йөри.)

Әфсен-төфсен, чыршыда утлар кабынсын,

Бар бала да шатлансын!

Балалар.(Кул чабалар, сөенәләр.Җыр башкаралар.)

Кыз. Кыш бабай, Кыш бабай,

Озак көттек без сине,

Сагындырдың килмичә,

Китмисең биемичә.

Башта безне каап тор,



Аннан үзең әзер бул!

Кыш бабай. Биим,биим шатланып,

Шатланып, канатланып.

Чыршы бәйрәменә килеп,

Булмас биеми калып.

(“Яңа ел полькасы”башкарыла.)

Кыш бабай. Минем күңелне күрәсез,

Рәхмәт, сезгә, балалар.

Бик күп җырлар өйрәнгәнсез,

Хәтта бии беләсез,

Менә шундый осталарга,

Без бүләкләр бирәбез.( Бүләкләр өләшә.)

Сез бик оста балалар икәнсез.Минем кызым Карчәчәк тә бик матур җырлый, яле , кызым, җырлап күрсәтче?

Кар кызы. (“Кар кызы җыры”н башкара.)

Кыз. Кар кызы, Кыш бабай, сез килүгә һәр сыйныф тырышып әзерләнде, рәхим итеп сыйныфлар чыгышын карагыз. (Һәр сыйныф аерым һәм күмәк чыгышларын башкара.)

Кыш бабай. Һай, рәхмәт, балалар.Сөендердегез мин-картлачны.Матур итеп җырладыгыз, биедегез.Якын дуслар белән вакыт үткәне дә сизелми шул.Ләкин...Һәр очрашу саубуллашу белән бетә, минем дә китәр вакытым җитте, Яңа елны Аҗдаһа дуска тапшырам.Ул сезгә зур сөенечләр, күңел тынычлыгы алып килсен!

Сезнең белән бик күңелле,

Булды безгә дә,

Бәхетләр генә телим һәммәгезгә дә.

Сукты китәр сәгатьләр,

Хушыгыз инде,

Яңа шатлыклар алып,

Яңа ел килде!

(Сәгать суккан тавыш ишетелә.”Хуш, иске ел” җыры башкарыла.)




Кулланылган әдәбият


  1. “Керәшен сүзе”, “Туганайлар” газеталары.

  2. Туфан Миңнуллин “Җанкисәккәем” моңсу комедиясе : Пьесалар җыентыгы.—Казан: Тат.кит.нәшр.,, 1989

  3. С.Сәүбанова. Бәйрәмнәр, туйлар өчен.-Казан, “Раннур” нәшрияты.1999

  4. Адымнар нык, юллар имин булсын – Казан, 2002.

  5. Надиров И.Н. Татар халык иҗаты “Тарихи һәм лирик җырлар”.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1988.

ЭЧТӘЛЕК


Кереш............................................................................................................3-4

“Нардуган” бәйрәме...................................................................................5-11

Канат сыдыру өмәсе...................................................................................12-17

Кодалар килгән безгә.................................................................................18-23

Белмәмешнең могҗизалы төше................................................................23-32

Шүрәле, Карлсон һәм башкалар

ничек юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнгәннәр............................................33-39
Кар кызының тылсымлы Кар җиләге.......................................................40-50

Кулланылган әдәбият................................................................................51

Кушымта………………………………………………………………....52

Рецензия







Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет